«АВЫЛ ИСЕМНӘРЕ НИ СӨЙЛИ? 1973 елгы археографик экспедиция вакытында Олы Бәрәзә авылының Заһидуллин Галиулла (1874—1947) тарафыннан язылган тарихын ачкан идек. Әлеге тарихи язманы Галиулла бабайның кызы, пенсионер укытучы Маһинур апа Заһидул-лина саклаган. Без ул вакытларда бу кызыклы язма белән танышып чыктык, аның аерым сәхифәләреннән күчермәләр алдык. Шуннан соң әлеге кулъязма Маһинур Заһидуллинага кайтарып бирелде. Еллар үткәч, безгә бу авылны кабат урарга туры килде. Ләкин кулъязманы Казаннан кемдер килеп алып киткән иде инде. Җепнең очы югалды. Соңыннан Г. Заһидуллин кулъязмасы караламаларының Казан университеты фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклануы мәгълүм булды. Галиулла Заһидуллин үзенең тарихын нәрсәләргә таянып язган соң? Бу кеше үз заманында татар телендә басылып чыккан тарихка кагылышлы китаплардан хәбәрдар булган. «Олы Бәрәзә тарихы» язмасында безгә мәгълүм булган Шиһабетдин Мәр-җани, Хисаметдин Мөслимиләрнең әсәрләреннән сәхифәләр китерелә. Шулай ук аның үзенең тарихи чыганаклары да булган. Соңгы чыганаклар рәтенә нәсел шәҗәрәләре, тарихи риваятьләр, каберташ язмалары, топонимнар һ.б. керәләр. Олы Бәрәзәнең җирле чыганаклары татар тарихы өчен гаять мөһим мәгълүматлар бирә. Кулъязма тарихта язылганча: «Карт бабайларның сөйләүләренә караганда, Бәрәзә һәм Бәрәскә ике бертуганның исемнәре булып, алар Күәм бабай угыллары дип саналганнар». Әлеге мәгълүмат Татарстанның хәзерге Әтнә төбәгенә караган Олы Бәрәзә, Бәрәскә һәм Күәм авыллары халыкла-рының кардәшлеге хакында сөйли. Бу җәһәттән сүзне «Күәм бабай» исеменнән башларга мөмкин: Күәм — авыл атамасы — русча Кубян дип йөртелә. Кубян исеме исә Нугай татарларының этнонимы буларак мәгълүм, » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.274 «ул Нугай Урдасы татарлары арасында таралган. Аның тагын губян, губан, кубан кебек төрләре дә бар. Төньяк Кавказдагы Кубан елгасының исеме дә татарлар этнонимы белән бәйле. Нугай Урдасындагы татарларның губян, кубян, кубан исеме белән аталу очраклары тарихта яхшы билгеле. Тарихчы Әхмәт Булатовның бер хезмәтендә мордва фольклорыннан алын-ган мондый мисал китерелә: «В произведениях мордовского народного творчества