Иҗтимагый-сәяси басма "Татарстан", декабрь, 2013

Page 1

Татарстан №12 ДЕКАБРЬ 2013 WWW.PROTATARSTAN.RU

ИҖТИМАГЫЙ - СӘЯСИ БАСМА

Реклама. ЗАО «ИнвестАгент»

2013 ЕЛ ЙОМГАК ЛАРЫ


Мөхәррир сүзе

16 Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2, тел. (843) 222-09-79 tatarstan@tatmedia.com Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, Sabirov@tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatmedia.com «Икътисад» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Василина Олейник Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Андрей Григорьев, Мөршидә Кыямова, Рузилә Мөхәммәтова Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Тышлыктагы коллаж: Виктор Шуматов

Елны тәмамлаганда мин дә закон чыгару инициативасы күрсәтергә булдым! «Инициативаны җәза көтә» гыйбарәсен законлаштырырга тәкъдим итәм. Ә

Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Рушан Гыймалетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова

җәза сыйфатында «Төзелеш эшендә аеруча ахмаклык өчен» тибындагы ае-

Журнал 1920 елдан нәшер ителә

«Гражданнарның шәхси тормышына актив тыкшынган өчен» борынга

Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009

кидертелә торган алка формасындагы билге тапшырырга. Матди ярдәм сый-

рым премияләр һәм «Россиянең атказанган зыян китерүчесе» кебек «мактаулы» исемнәрне куллануны кертергә. Яки башка төрлерәкләрен. Иң мөһиме, «ахмаклык», «зыян китерүче» кебегрәк сүзләр булырга тиеш. Тантананы, һичшиксез, барлык федераль каналлар буенча күрсәтергә.

Гомуми тираж:

5500

данә, шул исәптән татар телендә – 1190

фатында профильле стационарга гомерлеккә беркетеп кую каралсын. Соңгы юлга озату, әлбәттә, законлы рәвештә түләүсез. Шулай ук керткән өлешкә карап, шәхси чик кую чаралары да кирәк. Бу Рус музеена, Третьяковкага яисә Үзәк балалар китапханәсенә алып бару, дөнья религияләре тарихы һәм Дарвин теориясе курсларын ирексезләп укыту, Дәүләт Эрмитажының Антик чор бүлеге каршындагы остаханәләрдә тегүче

Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» һәм «Медиа» рубрикалары материаллары реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № C-2632 Басарга кул куелды: 17. 12. 2013

яисә «Фараон» һәм «Молоко» клубларында администраторлар сыйфатында мәҗбүриләп эшләтү булырга мөмкин. Айга бер мәртәбә – күзләрне бәйләгән килеш Җәйге бакчада йөртеп кертү дә кирәк. Киләсе ел белән! Яңа ел мәрхәмәтлерәк булсын.

Артем Тюрин

Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozjenovaei@tatmedia.com Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79 Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com

Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80

«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13

Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә

2014 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе – 449

сум 04 тиен

Реклама.

Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com



Эчтәлек

Ел йомгаклары

Җәмгыять

Бөтен давылларга үч итеп

12

Медиа төрле – проблемалар бер үк

58

Эштән алу һәм билгеләнү: шәхси сәбәпләр юк

18

Көнне үткәрәсе дә төнне чыгасы

Нияз Даутов: «Театрдагы тормышымны намуслы итеп яшәдем»

62

22

Кискенләшү чоры

66

Соцйөкләмәләр һәм капчынбарлык

38

Билгесезлек елы

67

Рәшит Заһидуллин: «Милли театр – иң элек тел сакчысы»

68

Афиша

72

Мәдәни алгарыш: биш урынына бер ел

2

50

Татарстан

декабрь 2013


Реклама

Нет ничего невозможного Everything is possible

420085, г. Казань, ул.Тэцевская, 14 (843) 550 00 00, Fax (843) 550 00 55 www.russianhelicopters.aero


Татарстан

саннарда

1 òðëí 520 ìëðä ñóì – ел нәтиҗәләре буенча, үсеш

темплары 2,3%тан артмаган очракта, тулаем төбәк продуктының күләме шундый сумманы тәшкил итәргә тиеш. Килеп чыккан вазгыятьне дә, төп тармаклар һәм предприятиеләрнең үсеш темпларын да истә тотканда, уртача тизлектәге перспективада ТТП үсешенең темплары 2014 елда 4,2 процент тирәсе булыр, дип күзаллана.

3 ìëðä ñóì – алдан ук бил-

геле булганча, федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, республиканың 2014 елгы җыелма бюджетындагы югалтулар, 2013 ел белән чагыштырганда, шулкадәр суммага җыелачак.

12мең 330 кеше

авария хәлендәге 713 йорттан 2014 ел ахырына кадәр республикадагы авария хәлендәге торакларны бетерү программасы кысаларында күчереп бетереләчәк.

6í÷û урынны Казан быел Рос-

сия шәһәрләренең җәлеп итүчәнлек рейтингында яулады. Рейтинг РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан Россия инженерлар союзы, Госстрой, Роспотребнадзор һәм М.Ломоносов ис. МДУ белән берлектә төзелгән иде. Тикшерүләр 2012– 2013 елларда үткәрелде һәм анда 164 шәһәр бәяләнде. Исемлекне төзегәндә, 13 төрле фактор исәпкә алынды, аерым алганда, халыкның демографик характеристикасы, гражданнарның иминлеге, социаль инфраструктура, торак белән тәэмин ителеш, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы, кадрлар егәре һәм табигать-экологик вазгыять.

25

федераль максатчан программада (барлыгы – 38) Татарстан катнаша. ТРда ноябрь аена икътисадның үсеше 1,2% тәшкил итте, Россиядә – нуль тирәсе. «Мондый вазгыятьтә федераль программа буенча һәр тиен өчен көрәшергә кирәк», – дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

30 мең сумга якын сумманы Татарстандагы уртача ришвәт күләме тәшкил итә. Халыктан сорашулар нәтиҗәсендә ачыкланган мондый санны ТР социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова китерде. Сорашу Татарстанда яшәүче 4165 кеше, һәм шулай ук республиканың 1505 эшкуары арасында үткәрелгән.

4,2

мең юл-транспорт вакыйгасы республикада 2013 елның 10 ае дәвамында теркәлгән, аларда 584 кеше, шул исәптән 23 бала һәлак булган. Иң авыр фаҗигаләрнең төп сәбәбе булып элеккечә үк тизлекне арттыру, каршы юлга чыгу һәм автомобиль белән исерек хәлдә идарә итү кала.

88%ка якын татарстанлыларның мөрәҗәгате судка кадәр үк кулланучылар файдасына хәл ителгән.

4

110 òîðàê ïóíêò ТРда 2014–2015 елларда каты өслекле юлларга ия булачак. Бүгенге көндә Татарстанда 700дән артык торак пунктка каты өслекле керү юллары юк. Соңгы өч елда нибары 150 торак пункт кына асфальт юллар белән тәэмин ителгән. Татарстан

декабрь 2013


Татарстан

саннарда

1,2 ìëðä ñóìíàí артык әҗәт казанлыларның коммуналь хезмәтләр өчен түләмәвеннән җыелган. Бу – узган елгы ун айның бурычлары белән чагыштырганда, 16%тан артыграк.

9622

2,8 млн т бөртекле ашлык,

2 млн тоннага якын шикәр чөгендере, 1 млн тоннадан артык бәрәңге һәм 300 мең тоннадан артык яшелчә – һава шартлары эшләрен шактый катлауландырса да – 2013 елда республика аграрийлары тарафыннан җыеп алынды.

мөрәҗәгать ТРның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасында 2013 елның 10 аенда теркәлгән. Алар арасыннан 5471е хәл ителгән (57%), 1809ы – «планга кертелгән» статусында (19%), 774е – эш процессында (8%), 1568е сәбәпле рәвештә кире кайтарылган (16%). Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге территорияләрне уңайландыруга (4644 мөрәҗәгать), юл хәрәкәтен оештыруга (4566 мөрәҗәгать), узып йөрүгә комачаулаучы автомобильләргә һ.б.га карый.

50%

тан артык – республикадагы урта һәм кече бизнес әйләнешенең әнә шулкадәр өлеше сәүдә өлкәсенә туры килә. Сәнәгать өлеше 16%тан да узмый, ә бит шул ук вакытта үсеп килүче илләрдәге бу күрсәткеч 20–25%ка җитә.

100 меңенче агач Казанда ноябрь ахырында «Яшел рекорд» проекты кысаларында утыртылды. Казанда 2012 елның көзендә старт алган бу проектта бөтен шәһәр буенча 2656 мәйданчыкта агачлар утыртылган.

18,6

Гражданнарның мең мөрәҗәгате 2013 елның башыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан каралды. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 4,2%ка югары. Гомуми шикаятьләр санының 86%ы – сәүдә өлкәсенә, 8,3%ы – көнкүреш хезмәте өлкәсенә, 1%ы – ТКХ өлкәсенә һәм 5%ы башка хезмәтләргә туры килә.

15 мең литрдан артык – Казахстаннан легаль булмаган рәвештә китерелгән алкоголь продукциясенең әнә шул кадәрле күләме ел башыннан бирле әйләнештән чыгарылды. 1,5 млн сумнан артык бәядәге куллану вакыты чыккан сыйфатсыз продукция сатудан алынды.

3,2млрд сум күләмендәге

дәүләт акчасы, шул исәптән, Татарстан бюджетыннан 1,89 млрд сум республикада 2013 елда үсемлекчелекне үстерүгә бүлеп бирелгән. Терлекчелеккә дәүләт ярдәме 2,39 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән 956 млн сумы – Татарстан бюджетыннан. Банк кредитлары буенча процент ставкаларын субсидияләүгә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә күрсәтелгән ярдәм федераль һәм республика бюджетларыннан бергә 7,47 млрд сум тәшкил иткән. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә 946 млн сум юнәлтелгән, шул исәптән, 542 млн сумы – республика бюджетыннан.

1-2%

ка ит арзанайды – соңгы ел бәяләре турында Татарстанстат шундый саннар китерә. Балык уртача 5%ка кыйммәтләнгән. Сөт продукцияләренең бәясе сизелерлек арткан, мәсәлән, эремчек, 2012 ел белән чагыштырганда, 20%ка кыйммәтрәк тора. Йомырка һәм икмәк белән дә шундый ук хәл. Өчтән бергә диярлек бәрәңге кыйммәтләнгән. Ә менә карабодай дүрттән бергә кимрәк. 5


фотопроект    ел мизгелләре

Җитди Уеннар

6

Татарстан

декабрь  2013


«

Җәйге Универсиадаларның иң төньякта узганы иң колачлы да булып чыкты, һәм, гомуми фикер буенча, Студент Уеннары тарихында иң яхшысы да. Россия Президенты Владимир Путинның 6 июльдә Олимпиаданы ачу турындагы ялгыш әйтелгән сүзләре чак кына дөреслеккә туры килми калды.

Фото: izvestia.ru

7


ел цитаталары

Кафил Әмиров, ул чакта ТР прокуроры, – ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясендә:

Мәдәни мирас объектлары өчен җаныңны да кызганмый, ахыргача нык торырга кирәк. Әлегә кадәр үлем очрагы теркәлгәне юк.

Рөстәм Миңнеханов,

ТР Президенты, – авыл хуҗалыгында өстәп язулар белән көрәш турында:

Сезнең «рәсемнәрегез» беркемгә дә кирәкми! Марат Готыфович, катырак булыгыз, саз бит бу! Безнең йөзебез бераз моңсу булса булсын, әмма бу барыбызны да эшләргә мәҗбүр итәчәк.

Владимир Путин,

РФ Президенты, – Россия җыелма командасының Универсиадада ирешкән нәтиҗәләренә шик белдерүчеләр турында:

Әлеге кешеләргә спорт белән шөгыльләнегез, дип әйтәсе килә, сәламәтлекләренә карата дәгъвалары бар икән, табибларга мөрәҗәгать итсеннәр. Барыбыз да олы кешеләр. Ахыр чиктә, «Виагра»ны сынап карасыннар, бәлки, тормышлары җайланып китәр, ниндидер матур яклары белән ачылыр, алар киләчәкне күрә алырлар.

8

Артем Хохорин,

ТР буенча эчке эшләр министры, – Нурлаттагы массачыл сугыш сәбәпләре турында:

Пыскып яткан конфликт ачык фазага күчкән. Исәпләп карасаң, алар предприятие дә, бизнес та бүлешмәгән. Алар районда кемнең текәрәк булуын, кем кемне ераккарак «җибәрәсен» ачыклаганнар.

Алексей Демидов, Марат Әхмәтов,

ТР авыл хуҗалыгы министры, – Президент янындагы киңәшмәдә савылган сөт күләмен арттыру эшендә дәүләтнең роле турында:

Миңа район башлыкларының административ ресурслары бик мөһим һәм кирәк. Кызганычка, хәзер 90нчы елларда булган башлыклар түгел.

ТР Хисап палатасы рәисе, – ТРның 2012 ел бюджетындагы өстәмә керемнәре турында:

Аллаһы Тәгаләне ачуландырырга кирәкми. Нефть барреленең бәясе 100 булыр дип каралган иде, 110 булып чыкты. Сөенергә кирәк!

Илсур Метшин,

Казан мэры, – Чернышевский урамында мәдәни мирас объектларын торгызучы төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп:

Хезмәт батырлыгына 133 көн калды. Сез йокларга ятканда да бу турыда уйларга тиешсез. Йоклаганда күргән төшләрегез дә бу хакта булса, яхшы булыр иде.

Татарстан

декабрь 2013


финанс хезмәтләре

KФУга Альфа-Шанс Казан (Идел буе) федераль университеты попечительләр советының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән ноябрь аендагы утырышында «Альфа-Шанс» хәйрия программасын тормышка ашыру турындагы килешү тантаналы рәвештә имзаланды. Альфа-Банк директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров кул куйган документ вузның иң яхшы беренче курс студентларына ике ел дәвамында «Альфа-Шанс» стипендияләре алырга мөмкинлек

Реклама.

бирәчәк.

Казан (Идел буе) федераль университеты бүген илнең әйдәп баручы вузларыннан берсе булып санала. Россиядәге 12 югары уку йортының юл карталары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хуплап кабул ителде, һәм алар арасында КФУ да бар. КФУ 2020 елда дөньяның иң яхшы йөз университеты арасына керү өчен дәүләт ярдәме алачак. Попечительләр советында Илшат Гафуров Татарстан Республикасы Президентын һәм монда катнашучыларны 2013–2020 елларга дөньядагы әйдәп баручы фәнни-укыту үзәкләре арасында КФУның көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү программасы белән таныштырды. Программаны тикшерү барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов болай дип белдерде: «Федераль һәм төбәк ярдәменнән башка, бизнес ярдәменнән башка көчле университет булдыру мөмкин түгел. Тикшерелгән юнәлешләр безнең икътисад һәм үсеш өчен кирәк. Димәк, алар буенча эшләү дәвам итәчәк». Чыннан да, шәхси структураларның вуз үсешенә үз өлешен кертүе торган саен актуальрәк була бара. Альфа-Банкның

10

«Альфа-Шанс» хәйрия программасына попечительләр советының нәкъ шушы стратегик утырышында старт бирелүе дә очраклы түгел. «КФУның үсеше федераль үзәк, ТР Президенты һәм хакимияте ярдәмендә тәэмин ителә. Шул ук вакытта без шәхси партнерлыкның да никадәр мөһим икәнлеген аңлыйбыз, – диде КФУ ректоры Илшат Гафуров. – Без Альфа-Банк белән килешүгә кул куйдык, һәм бу безнең структуралар арасындагы күппланлы хезмәттәшлекнең башы булыр, дип өметләнәбез». 2013 елның көзендә Альфа-Банк «Альфа-Шанс» стипендия программасын төбәк масштабына кадәр киңәйтү турында игьлан итте. «Альфа-Шанс»ның Мәскәү өлеше – Россиянең талантлы яшьләренә ярдәм итү программасы – Альфа-Банк тарафыннан 1995 елда булдырылды. Баштан ук аның бурычы Россия төбәкләре мәктәпләреннән иң сәләтле чыгарылыш укучыларын сайлап алудан һәм аларга икътисад, бизнес һәм финанс өлкәсендә Мәскәүнең әйдәп баручы вузларында югары белем алырга мөмкинлек бирүдән гыйбарәт иде. 2008 елда программага реформа ясал-

ды, аның кысаларында «Югары икътисад мәктәбе» Милли-тикшеренү университеты (ЮИМ МТУ) белән бу проектны бергәләп тормышка ашыру турындагы килешүгә кул куелды. Программаның Мәскәү өлеше кысаларында Альфа-Банк ЮИМ МТУның беренче курсындагы иң яхшы 20 студентка ике календарь ел дәвамында ай саен исемле стипендия биреп тора. Программа стипендиаты булу өчен, беренче курс студентлары өч баскычлы кырыс сайлау аша үтәләр, ул үз эченә портфолио конкурсын, эссе язуны һәм телдән әңгәмәне ала. Шушы конкурс нәтиҗәләре буенча программа стипендиатлары булырлык 20 студент сайлап алына. Ул тулысынча хәйриядән тора, чөнки стипендиатларга банк каршында бернинди бурыч куелмый. Мәскәү программасының күпьеллык уңышын искә алып, Альфа-Банк җитәкчелеге тарафыннан «Альфа-Шанс» программасын киңәйтү карары кабул ителде. Россиянең әлеге банк эшләгән төбәкләрендә урнашкан әйдәп баручы вузлары бу инициативага бик рәхәтләнеп җавап бирделәр һәм бу проектны хупладылар. 2013–2014 уку елыннан башлап, Татарстан

декабрь 2013


ел цитаталары

Rubin Ultras, Мидхәт Корманов,

ул чакта ТР юстиция министры, – санкцияләнмәгән сәүдә өчен җәза бирүне кырысландыручы закон проекты турында:

Бу закон тукталышлардагы әбиләргә кагылмый. Судлар мин әйткәнне кабатлаячак!

Хафиз Миргалимов,

КПРФ рескомының беренче секретаре, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, – «Яңа Тура» технополисындагы янгын турында:

Кешеләрнең хәле өчен җавап бирмәгән килеш, аларны шундый зур базарларга куып кертү шулай ук дөрес түгел. «Турлар» да булырга тиеш, телисез икән, «мурлар» да, башка базарлар да, әмма кешеләргә якынраклары, аларга уңайлыраклары.

Денис Вәлиев,

«Билетти» компаниясенең генераль продюсеры, – Стинг һәм аның группасын Казанда тукландыру турында:

Алар һәр нәрсәне ашый. Стинг – ул ир кеше, ул үзен көнкүреш райдерында түгел, иҗатында раслый.

Ирина Винер-Усманова, нәфис гимнастика буенча тренер, – Казанда спорт үсеше турында:

Казанда һәр берничә метр саен диярлек грандиоз спорт корылмалары, сарайлары күзләрне сөендереп тора. Казан – ул спорттагы Гарәп Әмирлекләре.

Владимир Шалаев,

Континенталь хоккей лигасы вице-президенты, – лига хоккейчылары, шул исәптән «Ак Барс» ХК һөҗүмчесе Артем Лукоянов катнашындагы инцидентлар турында:

Лигада потенциаль алкоголиклар юк. Ә инде кешегә кайчагында баш мие җитеп бетми икән – анысы аның үз проблемалары. КХЛ кайдадыр нәрсәдер кырган һәр уенчы өчен җавап бирә алмый. Без тәрбия-төзәтү колониясе түгел.

фанатлар хәрәкәте, – үзләренең «Рубин» ФКның яңа символикасын кабул итмәүләре турында:

Үзебезнең фанатлар секторларында без сездән (җанатарлардан. – Ред.) мәҗбүри тәртиптә яңа эмблемалы майкалар, шарфлар һәм башкаларны йөртүдән баш тартуыгызны сорыйбыз. Әгәр дә сез үзегезне безнең тәртипләр һәм принциплар белән исәпләшмәскә мөмкин дип саныйсыз икән, без үзебездә сезнең белән шәхси тәртиптә аңлашу хокукын калдырабыз.

Рафил Ногманов,

ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, – Татарстандагы коррупция вазгыяте турындагы сорауга җавап биреп:

Бездә начаррак була алмый. Бездә бары тик яхшырак кына.

9


финанс хезмәтләре «Альфа-Шанс» программасы стипендиаты булу мөмкинлегенә Россиянең тагын 11 эре вузының беренче курслары ия булды. Мәсәлән, Казан, Владивосток, Екатеринбург, Иркутск, Краснодар, Түбән Новгород, Новосибирск, Самара, Төмән, Уфа һәм Санкт-Петербургта укучы унар сәләтле студент быел ай саен 5000 сум күләмендә исемле стипендия алачак, һәм ул аларга укуларының беренче ике елы дәвамында түләнәчәк. Альфа-Банк директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев мондый аңлатма бирде: «Бу – чыннан да талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтү, һәм бу программа талантлар күбрәк вакытларын икмәк эшләп табуга түгел, укуга юнәлтсеннәр өчен булдырылган. Аларга ышанычлы рәвештә үсәргә һәм укуда уңышларга ирешергә ярдәм итү – «Альфа-Шанс» стипендия программасының төп бурычы әнә шул, ул хәзер бөтен илебезнең эре вузларында укучы дистәләрчә студентлар өчен үзенең мөмкинлекләрен ача. Безне быел альфашансчыларның сафлары Россиянең лидер вузы – 200 елдан артык тарихы, традицияләре һәм киләчәккә амбицияле максатлары булган КФУ студентлары белән дә тулылануы бик шатландыра».

Владислав Абрамов, Олег Сысуев, Рөстәм Миңнеханов

Федераль «Альфа-Шанс»ка 12 вуз керде.

2013 елдан «Альфа-Шанс» программасы тормышка ашырыла торган вузлар: Владивосток ш. (Русский ут.) – Ерак Көнчыгыш федераль университеты Екатеринбург ш. – Урал федераль университеты (УРФУ)

Владислав Абрамов, «Альфа-Банк» ААҖнең «Казанский» ОО идарәчесе:

– «Альфа-Шанс» төрле факультет студентларын, әмма нәкь банк өлкәсендә таләп ителгән белгечлекләр – финанслар, икътисад, IТ-технологияләр, математика буенча укучыларны үз эченә алачак. Шул ук вакытта без яхшылардан да яхшыларны: өлкә һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны, БДИда өч профиль предметы буенча балларының суммасы 250дән дә ким булмаганнарны, укудан тыш эшләрдә актив катнашучыларны сайлыйбыз. Студент өчен аеруча авыр булган беренче ике елда алар Альфа-Банктан финанс ярдәме ала. Шунысын да әйтим, программаны киңәйтү өчен сайланган шәһәрләр исемлегенә Казанның кертелүе – әлеге банкның үз бизнесы планлы үсештә булган төбәктә социаль җаваплы сәясәт алып барырга омтылуын күрсәтә. Хәзерге вакытта без КФУ ректораты белән яңа проектларны тикшерү процессында. Программаның бары тик беренче карлыгач кына булуын инкарь итмим. Перспективада аның республиканың башка университетларына да киңәюе мөмкин. Без чын күңелдән «Альфа-Шанс» Татарстанның иң талантлы яшьләренә бирелер дип ышанабыз. Альфа-Банк ректор Илшат Гафуровка һәм КФУның бөтен коллективына «Альфа-Шанс»ны хуплаганы һәм конкурс комиссиясен оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә.

Иркутск ш. – Милли тикшеренү Иркутск дәүләт техник университеты Казан ш. – Казан (Идел буе) федераль университеты Краснодар ш. – Кубань дәүләт университеты Түбән Новгород ш. – Н.И.Лобачевский ис. Түбән Новгород дәүләт университеты (Милли тикшеренү университеты) Новосибирск ш. – Новосибирск дәүләт университеты Самара ш. – Академик С.П.Королев ис.Самара дәүләт аэрокосмос университеты (СГАУ) Санкт-Петербург ш. – Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты Төмән ш. – Төмән дәүләт университеты Уфа ш. – Уфа дәүләт авиация техник университеты. Инде һәрбер вузда «Альфа-Шанс» стипендия комиссияләре эшли, һәм алар студентларны конкурсның өч этабы аша сайлап алачаклар. Казан федераль университетында «Альфа-Шанс» стипендиясе конкурсы составына ректор, КФУның укыту эшләре һәм фәнни эшләр буенча проректорлары, вузның өч институты директорлары һәм АльфаБанкның Татарстан республикасындагы бүлекчәләре җитәкчеләре керде. Конкурс КФУның өч институты: Икътисад һәм финанслар институты, Идарә итү һәм территориаль үсеш институты һәм шулай ук Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының беренче курс студентлары арасында үткәрелә.

Казань ш, Петербург ур., 76, тел. (843) 291 12 22 «Альфа-Банк» ААҖ Ген. лицензия №1326 05.03.2012 ел. 11


cәясәт ел йомгаклары

Бөтен давылларга үч итеп Традицияләргә таяну

алмыйсың: ә узып баручы 2013 елның төп сәяси вакыйгасы спорт өлкәсенә карый, ул Җәйге Универсиада. Биниһая зур форумның Татарстан икътисадына, социаль өлкәсенә, мәдәниятенә тәэсире искиткеч зур булды. Боларның барысы бергә Универсиаданың синергетик нәтиҗәлелеген шәкелләштерде, Россиядә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе буларак, Татарстанның сәяси нигезен ныгытты. Россиядә яшәп килгән күпсанлы проблемалар җирлегендә, республика үсешенең уңай тәҗрибәсе аның көчле сәяси хәзинәсенә әверелде.

Милли мәсьәлә

Көтмәгәндә республикада яшәүче җирле халыкның читтән килүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләренә бәйле проблемалар өскә калкып чыкты. Нәкъ менә милләтара мөнәсәбәтләрдә толерантлыкка ия булуы белән горурланган Татарстанга әлеге проблема нигездә янамаска

Нияз Әхмәдуллин тексты 12

Татарстан

декабрь 2013

Солтан Исхаков фотосы

Әгәр вакыйга булган икән, аны инкарь итә

Шул ук вакытта, гомумроссия сәяси җирлеге шуңа тәңгәл процессларга тәэсир итмичә калмый. Күптән түгел булып узган матбугат конференциясендә, ТР буенча яңа Федераль инспектор Ринат Тимерҗанов: «Бүгенге көндә илебездә җәмәгатьчелек куркынычсызлыгына бәйле вазгыять бигүк тыныч түгел, аның теләсә кайсы ноктасында күпмедер дәрәҗәдә шартлау булырга мөмкин. Аның граната яки шартлаткыч җайланма ярылуы шәкелендә булуы мәҗбүри түгел, ул күп кеше катнашкан тәртипсезлекләр, җыйнаулашып сугышулар рәвешендә чагылыш таба ала, хәтта терактлар оештырылу ихтималы да юк түгел», – дип тәфсилләп сөйләп аңлатты. Экстремистлыкка бәйле, шулай ук республикага мигрантларның күпләп агылуыннан килеп туган проблемалар Татарстанны да читләтеп үтмәде. Икенче яктан караганда, быел мөселман җәмгыятендә хәлләрнең тотрыклылануын раслаучы уңай үсеш юнәлеше билгеләнде. Быел, исегезгә төшереп үтәм, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин сайлап куелды. Яңа әйдәман ике дистә ел буена җыелып килгән каршылыкларны бик тиз арада хәл итәр дип уйлау ялгыш фикер булыр иде. Әмма шунысы ап-ачык күренә: рәсми хакимиятнең республика биләмәләрендә ата-бабалардан килгән исламга теләктәшлек күрсәтүдә һәм татар халкына хас булмаган сәләфи агымнарны кабул итмәү буенча ныклы позициясе мөселманнарның яңа әйдәманына саллы ярдәм булыр. Ә ул хәерхаһлык аңа кирәк, чөнки аның алдында дин тотучы яшьләрнең шактый зур өлешен ата-бабалардан килгән исламга кайтару, ТР мөселманнарының Диния нәзарәтен санга сукмаучы дин әһелләрен идеологик һәм оештыру ягыннан читләштерү бурычы тора.


ел йомгаклары

« тиеш кебек тоела иде. Әмма июль ахырында Нурлатта булып узган вакыйгалар илдә барган гомуми процесслардан читтә калуның мөмкин түгеллеген күрсәтте. Сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык Юлламасында әлеге темага игътибарны юнәлтүне кирәк дип тапты: «Нурлатта һәм республиканың башка берничә районында булып узган вакыйгалар, хакимият, хокук саклау системасы һәм күзәтчелек органнары эшчәнлегендәге җитешсезлекләр булуын раслый. Хакимиятнең һәм этник берләшмәләр мәнфәгатьләренең үзара берләшүе очраклары бар, кайбер очракларда коррупция эзе күренә. Кагыйдә буларак, халыкның читтән килүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләренә бәйле проблемалы мәсьәләләргә караган мөрәҗәгатьләре игътибарсыз кала. Шуннан чыгып, каршылыкларны үзләре хәл итү теләге уяна, ә алар исә, еш кына милли төсмер ала». Президент төп бурычларны да билгеләде: «Күченеп килүчеләрне социаль җайлаштыру чараларына зур игътибарны юнәлдерергә, шул исәптән җитештерү һәм сәүдә итү объектларына чит илләрдән эшче көчләр чакырып китерүгә бәйлеләренә, аларның ябык җәмгыятьләр, анклавлар оештыруына юл куймаска кирәк. Берүк вакытта, мигрантларның һәм безнең горефгадәтләрне санга сугарга теләмәүчеләрнең республикага яшертен төстә үтеп керүенә ныклы киртә кую зарури. Экстремистлык

Фото: samaraanticorr.ru

ГЫЙНВАР

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе эшендә катнашты. Үзенең чыгышында ул болай дип билгеләде: «Радикаль экстремист төркемнәрнең иҗтимагый-сәяси вазгыятьне тотрыксызландыруга юнәлтелгән эшчәнлегенең активлашуы бөтен структураларның да көчләрен мобильләштерүне таләп итә. Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, алты радикаль экстремистик төркемне үз вакытында ачыклап, аларның республика территориясендә үткәрергә планлаштырган террористик актларына киртә куйды. 2012 елның 19 июлендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте лидерларына карата теракт оештырган террорчылар табылып, юк ителде».

cәясәт

Ришвәтчеләр тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга китерелгән зыян күләме 142 миллион сум тәшкил итә.

оешмаларына һәм радикал идеологик карашлар тәэсиренә каршы тору буенча эшчәнлекне дәвам итәргә кирәк». Агымдагы елның гыйнварында ТР Президенты каршында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы оештырылу республика җитәкчелегенең әлеге четерекле темага аерым бер игътибар бирүен раслый. Республика халкының СССРның элеккеге республикаларыннан, шулай ук РФнең кайбер төбәкләреннән килүчеләр белән үзара

ФЕВРАЛЬ ТР Дәүләт Советы РФ Дәүләт Думасына дини оешмаларга рухани вазыйфасына кандидатларга таләпләр кую хокукын бирүне тәкъдим иткән закон чыгару турында башлангыч белән мөрәҗәгать итте.

ТР Дәүләт Советы Татарстан Республикасының Дәүләт Гимны текстын раслады.

мөнәсәбәтләре мәсьәләләре 2014 елда да җентекле күзәтү астында булачагы бик нык аңлашыла. Кызганычка, кайвакытта тормыш чынбарлыгында килеп чыккан каршылыкларны катлаулыландырып җибәрүгә үз өлешен кертүче, мөселманнарны чыпчын явызлык чыганагы итеп күрсәтергә, ислам белән православие диннәрен, Россия халыкларын капма-каршы куярга омтылучы аерым бер көчләр бар. Әлеге вазгыятьтә, республикада тотрыклылык-

МАРТ Татарстанның Халыклар ассамблеясе советы утырышында мигрантларның адаптация үтүе һәм республикада экстремистлыкны кисәтү программалары турында сөйләштеләр.

АПРЕЛЬ

Казанда Татарстан мө селманнарының VI чи раттан тыш съезды үтте, анда Камил хәзрәт Сәмигуллин республика Диния нәзарәтенең яңа рәисе итеп сайланды. Съездга Татарстан районнарыннан 250дән артык имам җыелды.

РФ Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килгәч, Универсиада2013нең спорт объектларын карады.

13


cәясәт ел йомгаклары

«

Моннан соң гаепле түрәләрнең, абруйларына тап төшерми торган сәбәпләр табып, шыпырт кына отставкага китүе туктатылыр, дип фаразларга була.

ны саклауга юнәлдерелгән үзенең эчке сәясәтен корганда, Татарстанга тагын да саграк булырга кирәк.

Коррупциягә каршы ихтыяр көче

Традиция буенча, агымдагы ел дәвамында дәүләт органнарындагы коррупциягә каршы көрәш темасы да көнүзәк мәсьәлә булып калды. Беренче яртыеллыкта Татарстанда коррупциягә юнәлешле меңгә якын (алдагы елның шул чорына караганда, бер ярым мәртәбәгә артыграк) җинаять ачыкланды. Ришвәтчеләр тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга китерелгән зыян күләме 142 миллион сум тәшкил итә. Ачылган җинаятьләр боз тавының нибары өске өлешен генә чагылдыра, коррупциягә бәйле җинаятьләргә каршы көрәшнең хокук саклау органнарының югары һөнәрилеген, шулай ук җитәкчелекнең сәяси ихтыяр көчен таләп итүе очраклы хәл түгел. ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, бер интервьюсында республикадагы коррупциягә каршы көрәштә беренче затның тоткан ролен турыдан-туры ассызыклады, барлык очракларда диярлек (коррупцияле җинаятьләрне тикшергәндә – авт.), эшне активлаштыру өчен, ТР Президентының шәхси катнашлыгы кирәк булуын искәртеп үтте.

МАЙ

Казанда «Милли үзенчәлек һәм дин» дигән исем астында IV Бөтенроссия татар дини эшмәкәрләренең форумы үтте. Чарада Россиянең 65 төбәгеннән 700гә якын дин әһеле катнашты. Форум эшендә катнашып, Рөстәм Миңнеханов исламның татар халкын тупларга сәләтле фактор булуын раслады.

ИЮНЬ

Республика тарихында моңарчы күзәтелмәгән шау-шулы вакыйганың булуы: ТР Прокуратурасы тарафыннан улын мошенниклыкта гаепләүгә бәйле, ТР юстиция министры Мидхәт Кормановның отставкага җибәрелүе Татарстанда сәяси ихтыяр көченең нык булуын раслый. Эшнең нәрсә белән тәмамланачагы билгеле түгел, әмма прецедент барлыкка китерелгән. Моннан соң гаепле түрәләрнең, абруйларына тап төшерми торган сәбәпләр табып, шыпырт кына отставкага китүе туктатылыр, дип фаразларга була.

Түрәләр чемодан тутыра

Билгеле булганча, сәясәтне икътисад билгели. Дөнья икътисады артка тәгәрәүгә бәйле, республикада икътисадый үсеш тизлегенең кимүе Татарстанда гамәлгә ашырыла торган шактый күп проектларга тискәре йогынты ясамый кала алмады. Ә бюджеттагы сизелерлек җитмәүчелек үтә дә әһәмиятле социаль программаларны финанслау заруриятеннән килеп туган. Әлеге шартларда һәркемгә, беренче чиратта, бюджеттагыларга, шул исәптән түрәләргә, каешларын ныграк кысып буарга кирәклеге аңлашыла. Октябрь башында ТР Президенты дәүләт аппаратын кыскартуны күздә тоткан Указын имзалады. Киләсе ел дәвамында 110 дәүләт хезмәткәре кыскартылачак. Исегезгә төшереп үтәбез: түрәләрне моннан алдагы кыскарту бы-

ИЮЛЬ

XXVII Бөтендөнья Җәйге Студент Уеннарын ачу тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты. 12 көннән соң ябылу тантанасына РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев килде.

елгы язда, дәүләт хезмәткәрләре санын оптимальләштерүнең өч елга исәпләнгән программасы кысаларында булып узган иде. Шул рәвешчә, киләсе елның өстенлекле бурычлары арасында, коррупциягә каршы көрәштән тыш, түрәләр санын кыскарту буенча да аннан ким булмаган максатчан эш алып барылачак.

Барыбыз да сайлауларга!

2014 елда республикада чираттагы сайлау кампаниясе көтелә – көзен ТР Дәүләт Советына сайлаулар булып узачак, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, шуның нәтиҗәсендә «республика парламентының партия-сәяси һәм шәхси составы җитди рәвештә яңартылачак». Республика территориториясендә гамәлдә булган һәм, элеккеге гадәт буенча, сайлаулар арасында йокымсыраган сәяси партияләр һәм җәмәгать оешмалары, уянырга һәм нинди дә булса сайлау программалары тәкъдим итәргә мәҗбүр булачак. «Россия өчен» Халык фронты» гомумроссия хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлекчәсе оештырылу да беркадәр интрига тудыра. Башында РФ Президенты Владимир Путин торган әлеге хәрәкәтнең җирле бердәмроссиялеләр белән үзара мөнәсәбәте ничек урнашачагы мәсьәләсе ачык кала. «Фронтчыларның» «Бердәм Россия» белән бер төркемгә керүе дә мөмкин. Әмма, икенче

АВГУСТ

СЕНТЯБРЬ

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның Дәүләт Советында еллык Юллама белән чыгыш ясады. Юллама тезисларының берсе: «Татарстанда соңгы вакытта социаль-сәяси тотрыклылыкны саклау шартларында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә һәм миграция сәясәтендә җитди җитешсезлекләр барлыгы ачыкланды».

28 июль төнендә Нурлатта этник төркемнәр вәкилләре арасында массакүләм низаг (якынча мәгълүматларга караганда) килеп чыкты. Нәтиҗәдә шәһәргә ОМОН кертелде, алга таба Нурлат районының элекке җитәкчелеге вазыйфаларыннан алынды.

14

Татарстан

декабрь 2013



cәясәт ел йомгаклары

Сайлаулар арасында йокымсыраган сәяси партияләр уянырга һәм нинди дә булса сайлау программалары тәкъдим итәргә мәҗбүр булачак.

яктан караганда, бердәмроссиялеләрнең үз абруен югалтуы мондый бергәлеккә ирешүне булдырмый да кала ала. Ничек кенә булмасын, кануниятнең партияләргә карата либераллашуы, озын-озак вакытлардан соң, республика халкына янәдән 1990нчы елларның сайлау атмосферасына чуму мөмкинлеген тудырачак, ә ул чакта сайлауларда

СЕНТЯБРЬ

ТР Президенты «ТРның дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һәм ТРның дәүләт гражданлык хезмәткәрләре вазыйфасында булмаган вазыйфаны алыштыручы һәм ТРның дәүләт органнары эшчәнлеген техник яктан тәэмин итүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакы системасын камилләштерү турында» Указга кул куйды. Документта дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы аларның санын оптимальләштерү хисабына башкарыла, дип билгеләнә.

16

дистәләгән партияләр һәм аларның коалицияләре катнашты, араларында хәтта сыра яратучылар партиясе кебек сәерләре дә бар иде.

Соңгы Президентмы?

Киләсе елның тагын бер котылгысыз киләчәге: 2015ел ахырына чаклы РФ республикаларының Төп канунына

ОКТЯБРЬ ТР Хөкүмәтенең хокук бозуларны кисәтү буенча комиссиясе утырышында Татарстанның муниципаль районнары җитәкчеләренең һәм җирлек башлыкларының дини экстремистлык белән бәйле барлык проблемалар буенча үз вакытында мәгълүмат бирмәгән өчен җаваплылыгын арттыру кирәклеге билгеләнде.

республиканың иң югары вазыйфасын биләүче затка карата «президент» сүзен куллануны юкка чыгаручы үзгәреш кертеп бетерелергә тиеш. Бүгенге көндә бары тик Татарстан һәм Башкортостан башлыклары гына президент булып калган, калганнарының барысы да вазыйфаи атамаларын үзгәртеп, нигездә «республика башлыгы» исемен алган. 2013 елның ноябрендә Башкортостан депутатлары да республика Конституциясенә шуңа ярашлы төзәтмәләр кертүне карый башлады, шулай булгач, тиздән бары тик Татарстан гына үз президентына ия соңгы милли республика булачак. Милли республикаларда президентлык институтына каршы булучыларның фикерләренең ясалмалылыгын һәм дәлилләренең ышанычлы булмавын бер читкә куйыйк. Бары тик Татарстан да Президент вазыйфасының исемен алыштыруның республика өчен шактый ук кискен һәм авыр мәсьәлә икәнлеген ассызыклап узыйк. Билгеле булганча, Татарстан әлеге вазыйфаны башка республикалар арасында беренчеләрдән булып гамәлгә куйды, шунлыктан республиканың сәяси зыялылары алдында катлаулы бурыч тора. Өр-яңа тарихтан күренгәнчә, Россия кануниятенә һәм зирәк акылга таянып, Татарстан һәрчакта да үз позицияләрен теге яки бу дәрәҗәдә саклап кала килде, диярлек. Әлеге очракта килеп туган вазгыятьтән чыгуның нинди юлы табылуы гына билгесез.

НОЯБРЬ

ДЕКАБРЬ

ТРның терроризмга каршы комиссиясенең утырышы үтте, аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Хокук саклау структураларының җитәкчеләре, Алексеевск районында һәм Түбән Кама шәһәрендә кулдан ясалган шартлаткычлар табылып, аларның зарарсызландырылуын хәбәр итте.

Казанда Россия – Төркия җәмәгатьчелек форумы үтте, аның максаты – иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм ике ил арасындагы мәдәният һәм сәнгать, мәгариф һәм фән, тарих, киңкүләм мәгълүмат чаралары, эшлекле мохит, туризм, диннәр арасында диалог, хокук мәсьәләләре һәм башка өлкәләрдә үзара аңлашуны үстерү булды.

Фото: www.speaker.tatarstan.ru

«

Татарстан

декабрь 2013


иминиятләштерү

Көтелмәгән югалтуларны планлы рәвештә кире кайтару

Реклама.

«Росгосстрах» ҖЧҖнең Татарстан филиалы директоры Фәрит Хәмәдиевнең сүзләренә караганда, иминиятләштерү компанияләре клиентларының мотивациясен шулай бәяләргә була.

– Фәрит Ривнурович, урамда – декабрь, безнең укучыларга һәм үзегезнең потенциаль клиентларыгызга якынлашып килүче яңа елда нинди теләкләр теләр идегез? – Барысы да яхшы булсын һәм көтелмәгән югалтуларсыз гына яшәсеннәр. Киеренке, тизлек заманында яшибез, мисалларын да көндәлек хәбәрләрдән ишетеп торабыз: һәлакәтләр, табигать бәла-казалары, бәхетсезлек очраклары... Үзегезне һәм якыннарыгызны бәла-казалардан саклагыз. Иминиятчеләр даирәсендә шундый әйтем бар: «Иминиятләштерү – алдан күрелмәгән чыгымнарны планлы рәвештә кире кайтару ул». Үзегезнең иминлек өчен «алдан планлаштырырга» киңәш итәм – мөлкәтне, сәламәтлекне, гомерегезне иминиятләштерегез. Сәламәтлек яки мал-мөлкәтне торгызу өчен билгеле бер чыгымнарны ут капкандай акча эзләгәнче, үзеңнең бюджетыңнан планлаштырып кую һәрвакыт җиңелрәк. – Гомерне иминиятләштереп куйсаң да, язмыштан узып булмый бит... – Үлемнән полис күрсәтеп кенә котылып булмас, әмма ул якыннарыгыз өчен гарантия. Казан аэропортындагы фаҗига 50 кешенең гомерен өзде, һәм аларның гаиләләренә иминиятләштерү компаниясеннән икешәр миллион сум, Хөкүмәттән берәр миллион сум итеп бирелә торган акчалата түләүләр якыннарын югалту кайгысын юып төшерә ал-

мый. Әмма бу акчалар гаиләләренең яшәү дәрәҗәсен начарайтмаска ярдәм итәчәк. Бездә, мәсәлән, гомерне теләсә кайсы вакыт озынлыгына иминиятләштереп була. Кертемнәрне ничек уңайлырак – ай саен яки ел саен түләп барырга була, һәм шушы елларны тыныч кына яшәп үткәргәннән соң, сумманы инвестицион керемнәрне дә өстәп аласың. Килешүгә иминиятләнә торган очрак килеп чыкканда, ул сумма гаиләгә өч тапкыр арттырылып түләнә дигән шарт та өстәп язарга була – ай саен түләнә торган кертем бу очракта әллә ни зур суммада артмый. – Былтыр сезнең компания иминият базарының 18%ын тотып, алдынгы бара иде. Көндәшләрегез сезгә карап тигезләшә. Яңа елда нинди яңалыклар кертәчәксез? – Иминиятләштерү базары консерватив, классика һәрвакыт кирәк: малмөлкәтне, гомерне, шәхесне, медицина, автомобильләрне иминиятләштерәбез. Әмма без яңа шартлар тәкъдим итәбез. Без даими рәвештә үсештә һәм программаларыбызны да һәрвакыт җиренә җиткереп эшләп торабыз. – Компаниянең бизнесны алып бару принциплары нинди? – «Росгосстрах» күпьеллык традицияләргә таяна: җаваплылык, сыйфат, компаниянең тотрыклылыгы. Иминиятләштерү портфелен «тутырганда», без оттырырдай килешүләр булмасын өчен барысын да эшлибез: тәвәккәллекләрне катгый рәвештә тикшерәбез, югалту куркынычы булган, әмма җиңел керем вәгъдә итә торган иминиятләштерү төрләреннән баш тартабыз. Мәсәлән, кече һәм урта бизнесны иминиятләштерү – отышлы, һәм без бу юнәлештә эшлибез дә. Әмма складтагы хуҗалыкны иминиятләштерү кебек килешүләргә бик сак карыйбыз. Без янгын сүндерү сигналларын урнаштыруга, саклау хезмәтенә, бинаны җиһазлауга бик таләпчән. Кайсыдыр үтәлмәгән икән, без йә килешүдән баш тартабыз, йә тарифны күтәрәбез. Шул сәбәпле клиентлардан колак кагабыз, әмма тиз генә алынган файдага караганда, үзебезне тотрыклы рәвештә яклыйбыз. – Сез КАСКО турында да әйттегез. Хәзерге заманда машина бик күп, күпләр

тиз йөри, бик сакчыллык та күрсәтми. Монда Росгосстрахның яңа идеяләре бармы? – Ни өчендер яңа – өч елга кадәрге машиналарны гына иминиятләштерү гадәткә кергән. Күрәсең, кредит түләүләренә гарантия бирергә телиләрдер. Шул ук вакытта искерәк машиналар да мөлкәт бит. Машиналы кешеләргә дүрт, биш еллык машиналарын да иминиятләштерергә киңәш итәм. Бездә машинаны урлау очрагыннан түгел, ә тотылган машинаны арзан гына итеп иминиятләштерү программасы да бар. – Сез эшегезнең ниндидер финанс күрсәткечләрен әйтә аласызмы? 9 ай нәтиҗәләре буенча без уртача көн саен 3 миллионлык зыянны каплыйбыз. Инде җыелган иминият кертемнәренең яртысыннан бераз гына күбрәк. Елга, минем уйлавымча, 2,5 миллиард сум җыярбыз. Ә инде түләүләр кертемнәрнең 40–45%ын тәшкил итә икән, эшләрне алып барырга, хезмәткәрләргә эш хакы, салымнар түләргә дә кала. Ныклылык запасы да тәэмин ителгән. Клиентлар өчен дә бу плюс. Республикада түләмнәре җыелган кертемнәрнең 7–8 процентын тәшкил иткән компанияләр дә бар. Алар акча җыялар һәм зыянны беркемгә дә капламыйлар. Ул менә шуны аңлата. Безнең өчен иминиятләштерү – күрелгән зыянны тулы күләмдә кайтара, байлык туплау түгел. Клиентларыбызга, Черчилль сүзләрен аз гына үзгәртеп болай дияр идем: «Иминият кертемнәре түләп бөлгән гаиләләрне белмим, әмма иминиятләштермәү нәтиҗәсендә фәкыйрь калган күпләгән кешене беләм». Компания бер урында гына тормый, үзгәрешләргә җавап итеп яңа тәкъдимнәр барлыкка килә. Яңа ел алдыннан клиентларыбызга сәламәтлек, уңышлар һәм, әлбәттә, тормышларында иминият очраклары һәм көтелмәгән югалтулар булмавын телим. Төгәлрәк мәгълүмат өчен: (843) 267-62-00

17


ел йомгаклары

кадрлар

Эштән алу һәм билгеләнү: шәхси сәбәпләр юк

У

бигүк гаугалы булмаган вазыйфадан алынулар, вазыйфага билгеләнүләр белән кемнедер сөендерде, кемнедер, билгеле, көендерде. Тормыш шулай инде: кайдадыр яңа урынга билгеләнү уңаеннан шампан шәрабе шартлаталар, кайдадыр чемодан җыялар. Хәер, еш кына ул чемоданнар бер кәнәфиле кабинеттан икенчесенә күчүне генә аңлата...

Нияз Әхмәдуллин тексты 18

Сәфәров алыштырды – республикадагы сәяси элитаның иң көчлеләренең берсе. Элеккеге эчке эшләр министры, соңыннан республикада куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча ТР премьер-министры урынбасары. Әсгать Сәфәровны Президент хакимияте җитәкчесе вазыйфасына билгеләү – ә ул рәсми булмаган ранглар табелендә Татарстан вазыйфаларының беренче бишлегенә керә – ким дигәндә, ике принципиаль нәрсә турында сөйли. Татарстан

декабрь 2013

Фото: upload.weka.ch

Үтеп баручы 2013 ел гаугалы һәм

ниверсиада тарих битләренә күчәргә өлгермәде, югары вазыйфалар биләүче чиновникларның урын алыштыруы кебек имеш-мимешләр көчәя дә башлады. ТР Президентының матбугат хезмәте хәтта дәүләт хезмәткәрләрен тынычландыру өчен, ТР Президент Аппараты белән ТР Министрлар Кабинеты Аппараты берләшмәячәк, дип ышандырып, махсус чыгыш ясарга да мәҗбүр булды: «Татарстан Республикасы хакимияте органнарында мондый мәсьәләләр хәтта кузгатылмады да. Барлык вазыйфаи затлар да үзләренең эш урыннарында яки график буенча ялда гына, барлык министрлыкларның һәм ведомстволарның эше көндәлек режимда бара». Ике хакимиятнең – ТР Президенты белән Хөкүмәтнең – кушылу мөмкинлеген кире кагу ике аппаратның да республика дәүләтчелегенең принципиаль дәрәҗәдә мөһим булган сәяси атрибуты икәнен раслый иде. Шулай да элитаның аерым бер кешеләрнең язмышына кагылышлы дулкынланулары алай гына кимемәде. Тәҗрибәле чиновниклар ялгышмаган булып чыкты, әмма яшен көтелмәгән яктан килеп сукты: иң югары урыннарда кадрларны алыштыру Рөстәм Миңнехановның иң якын даирәсенә кагылды. Сигез ел дәвамында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе вазыйфасын биләгән Юрий Камалтыновны Әсгать


кадрлар

Беренчедән, кайбер экспертларның Рөстәм Миңнехановның «Шәймиев туплаган» чиновниклар командасын бер-бер артлы алыштыруы турындагы нәтиҗәләре артык сай булып чыкты. Әсгать Сәфәров республиканың беренче Президенты командасында иң абруйлы кешеләрнең берсе булды. Хәзер ул Рөстәм Миңнеханов командасында да шулай ук абруйлы һәм йогынтылы кешеләрнең берсе. Аның бу вазыйфага билгеләнүе – җитәкчелек итүче команданың бер булуы турында сөйли. Шулай да ул үзгәрми тора алмый, чөнки республика алдындагы бурычлар да үзгәрә. Икенче сәбәп соңгы тезис белән бәйле – Юрий Камалтынов биләгән вазыйфага Әсгать Сәфәровны билгеләү Татар стандагы бүгенге шартларда дәүләт аппаратының гамәлләрен катгый координацияләргә кирәклеге белән бәйле булуы да ихтимал. Юрий Камалтынов, үз чиратында, ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасына тәгаенләнде, ул куркынычсызлык мәсьәләләре, шулай ук социаль өлкә өчен җаваплы. Быел Илдар Халиковның урынбасарлары саны сигезгә җитүен дә билгеләп үтик: ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТРның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин вице-премьер статусын алдылар. Муниципаль идарә органнарында да кадрлар мәсьәләсендә җитди үзгәрешләр булды. Бу түбәндәгеләр хакында сөйли: беренчедән, республикада катгый хакимият вертикале саклана, чөнки башлыкларны вазыйфадан азат итү турындагы карарлар Казанда кабул ителә. Икенчедән, республика муниципалитетларында барысы да уңай гына бармый: кайбер районнар соңгы ике-өч ел эчендә икенче тапкыр башлык алмаштыра. Агымдагы елда (гыйнвардан ноябрьгә кадәр) республиканың җиде район һәм шәһәрендә башлык алышынды. Бу, әлбәттә, 2010 елдагы кебек 15 башлыкны ялга җибәрү түгел, шулай да уйландырырлык сан. Гыйнварда Чүпрәле районында Тимур Ногмановны яңа вазыйфага Ульяновскидан чакыртып

кайтартылган Александр Шадриков алыштырды (Шадриков Чүпрәледә туып-үскән, озак еллар шунда эшләгән). Тимур Ногмановның үзе теләп вазыйфасыннан китүенең бер сәбәбе – ТР Президенты каршында эшкуарлар хокукларын саклау буенча Вәкаләтле вәкил булып билгеләнү. Шул ук вакытта Чүпрәленең республикадагы иң артта баручы район булуы да гомуми билгеле факт. Апрельдә Буа районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров үзе теләп (бусы аеруча ассызыкланды) ялга китте – аның артыннан ветераннарны бер туганының фирмасы төзегән түбән сыйфатлы торакка күчерү эше ел буена кара сакал булып ияреп йөри. Әбүзәров урынына районның бер агрофирмасы директоры Азат Айзатуллов килде. Апрельдә шулай ук үзе теләп Питрәч районының башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин ялга китте – бу вазыйфада ул унбиш ел эшләде. Аның урынына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Эдик Дияров килде. Май аенда Минзәлә районы башлыгы Рәсим Садыйков та, ике ел ярым эшләгәннән соң, вазыйфасыннан китте. Сәламәтлеге

ТР Президентының матбугат хезмәте хәтта дәүләт хезмәткәрләрен тынычландыру өчен, ТР Президент Аппараты белән ТР Министрлар Кабинеты Аппараты берләшмәячәк, дип ышандырды.

ел йомгаклары

буенча китә, диделәр. Аны элек ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшләгән Айдар Сәлахов алыштырды. Май аенда Чирмешән рай онының башлыгы Нурхәмит Хәмидуллин китәргә гаризы язды (бу вазыйфага 2010 елның декабрендә генә сайланган иде). Шунысы кызыклы, аннан алда гына районда ТР Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе комиссиясе эшләгән. Яңа башлык урынына моңа кадәр Азәрбайҗанда ТРның Даими вәкиле вазыйфасында эшләгән Наил Зарипов килде. Зарипов – республикада туып-үскән, Баулы районының элеккеге башлыгы,

1998 елда истәлекле «башлыклар фетнәсе»ндә катнашкан. Ул вакытта вазыйфасыннан азат ителгәннән соң, Зарипов берничә урында эшләгән, 2005 елда Кавказ артына эшкә җибәрелгән. Хәзер янә республикага чакырылып кайтты. Июльдә Мөслим районында да хакимият алмашынды – 12 елга якын шушы урында эшләгән элеккеге башлыгы Ришат Хәбипов эшеннән гаилә хәлләре буенча китте. Депутатларның җирле советының чираттан тыш утырышында шулай дип игълан иттеләр. Аның урынына Мөслим районында туып-үскән Рамил Муллин килде, ул соңгы елларда Казан мэры Илсур 19


ел йомгаклары

кадрлар

«

Метшин командасында республика башкаласы башкарма комитетының административ-техник инспекциясен җитәкләде. Вазыйфалы урыннардан китүбилгеләнү чиратын сентябрьдә Нурлат районы башлыгы Наил Шәрәпов түгәрәкләп куйды – алты ел район белән җитәкчелек иткәннән соң, әлеге дә баягы үзе теләп китәргә мәҗбүр булды. Аның китүенең сәбәбен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат депутатлары алдында чыгыш ясаганда, дипломатия саклап, болай дип аңлатты: «Тормыш без уйлаганга караганда катлаулырак, вакыт район җитәкчелеге каршына яңа бурычлар куя. Шуңа да хакимият алышынуын һәркем аңлап кабул итәргә тиеш». Шәрәповның китүенең төп сәбәбе, билгеле, Нурлат районында җәй көне килеп чыккан милләтара низаг белән бәйле. Буталчык вазгыятьне туры юлга алып чыгу өчен Шәрәповка алмашка Казаннан соңгы өч елда ТР Президентының территорияләр белән эш буенча идарәсендә, соңыннан ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары булып эшләгән Равил Кузюровны чакырып кайтаралар. Башлыкларны алыштыру динамикасы Рөстәм Миңнехановның республика белән җитәкчелек итү стиленең үзенчәлеген күрсәтә: Минтимер Шәймиев вакытында муниципаль район башлыкларын ротацияләү сирәк була, массакүләм төс алмый иде, ә күпчелек башлыклар 10–15 елдан да артыграк эшли иде, ә бүген исә яңа гына куелган башлыкларга да вазыйфада озакка калу гарантияләнмәгән. Үпкәләштән түгел, бары тик эш мәнфәгатьләрен кайгырту гына. Быелгы ел республика Хөкүмәте составында үзгәрешләр белән дә истә калды. Сентябрьдә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов 20

Кайбер экспертларның Рөстәм Миңнехановның «Шәймиев туплаган» чиновниклар командасын бербер артлы алыштыруы турындагы нәтиҗәләре артык сай булып чыкты. Мәскәүдә «татарлар десантын» тулыландырды – Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнде. Айрат Фәррахов урынын аның белән бергә 2007 елда Сәламәтлек саклау министрлыгына эшкә килгән беренче урынбасары Адель Вафин биләде. Хөкүмәттә тагын бер үзгәреш республика тарихында булмаган сенсациягә әверелде. Ноябрьдә ТР юстиция министры Мидхәт Корманов үз теләге белән урыныннан китте. Ул бу вазыйфада 2004 елдан бирле эшли иде. Аның китүе министр улының «Леруа Мерлен» француз компаниясенә карата мошенниклыкта гаепләнүе белән бәйле җәнҗалның дәвамы булды. Шундый югары урындагы министрның үзе теләп вазыйфасыннан китүе, ТР прокуратурасы версиясе буенча, министрның улының фирмасына күчкән 47 миллион сум (түләнгән сумма өчен хезмәт күрсәтелмәгән) җәмәгатьчелекне шаккатырды. Бу шактый буталчык эшне тикшерү нинди генә нәтиҗәләр бирмәсен, экс-министрның үзе теләп вазыйфадан китүен күпләр цивилизацияле һәм ирләрчә гамәл дип бәяләде. Республиканың яңа юстиция министры итеп ноябрьдә Лариса Глухованы билгеләп куйдылар. Ул профессиональ юрист, ТР Финанс министрлыгында, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратында эшләгән. Соңгы ярты елда Глухова Айрат Шәймиев командасында «Татавтодор» Ачык акционерлык җәмгыятендә юридик бүлек башлыгы булган. Исегезгә төшерәбез, ТР юстиция министрының улына карата тикшерү эшен башлап җибәрү башлангычы

белән Татарстан Республикасының яңа прокуроры – Кафил Әмировка алмашка килгән Илдус Нәфыйков чыккан иде. Кафил Әмиров прокуратура белән 13 ел җитәкчелек итте. Асылда, бу Татарстанның яшәешендә үзе бер дәвер: нәкъ шушы елларда республика законнары федераль законнарга яраштырылды, җинаятьчел төркемнәргә карата күпсанлы җинаять эшләре судка кадәр җиткерелде. Әмиров, исегезгә төшерәбез, прокурор вазыйфасында 65 яшенә җиткәнче эшли ала иде (киләсе елның язына кадәр). Ни өчен ул хәзер китәргә уйлаган – анык кына әйтеп булмый, чын сәбәпләрен гоманларга гына кала. Һәрхәлдә, үзе теләп вазыйфасыннан китеп, бер ай үтүгә ул «Связьинвестнефтехим» ААҖ директорлар советы рәисенең киңәшчесе итеп билгеләнде, ягъни Рөстәм Миңнехановның киңәшчесе. Тагын бер яңгыраш алган кадрлар вакыйгасы – март башында ТР Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизовның вазыйфадан китүе. Аның китүе былтыр җәй көне ислам өммәтендә мөфтигә ясалган һөҗүмнән соң башланган билгесезлекләр чорына нокта куйды. Апрельдә республика мөселманнары съездында Диния нәзарәтенең яңа рәисе итеп 28 яшьлек Камил Сәмигуллин сайлап куелды, ул 2008 елдан башлап, Казанның «Тынычлык» мәчетендә имам-хатыйб булып эшләгән. Ул, мөгаен, Россиядәге иң яшь мөфтидер. Ул катлаулы бурыч алдында тора – мөселман яшьләре арасында традицион исламның абруен ныгыту һәм Татарстанда экстремистик идеология агымнарының алга таба таралуына юл куймау. Татарстан

декабрь 2013


кадрлар

Ел дәвамында федераль хакимият органнарының Татарстандагы идарәләрендә дә кадрлар алмашынды. Май аенда ТР буенча Федераль инспектор Рөстәм Идрисовка алмашка полиция генерал-майоры, РФ Эчке эшләр министрлыгының Алтай крае буенча экс-башлыгы Ринат Тимерҗанов килде. Бу билгеләнүне РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич кызыклы итеп шәрехләгән иде. Аның сүзләренчә, төбәккә «варяг» төбәк элитасы арасында каршылыклы вазгыять булган очракта билгеләнә. «Татар-

станда башка вазгыять. Хакимиятнең барлык тармаклары конструктив эшли. Монда, киресенчә, вазгыятьне эчтән белгән кеше кирәк. Монда контроль кирәкми, монда партнер кирәк. Бу республикага ышаныч белдерү белән бәйле», – диде Михаил Бабич. Ринат Тимерҗановка бирелгән мондый бәя мантыйкка ярашлы, чөнки аның моңа кадәр эшләгән бөтен эшләре дә Татарстан белән бәйле, Тимерҗанов ТР эчке эшләр министрының беренче урынбасары – криминаль полиция башлыгы сыйфатында Әсгать Сәфәровның «уң кулы» булды. Тимерҗановның Татарстанда һәм Алтай краендагы эш нәтиҗәләре республика һәм федераль җитәкчелек тарафыннан югары бәя алды. Ниһаять, республиканың массакүләм мәгълүмат чараларына турыдан-туры кагылышлы вазыйфага билгеләнү турын-

ел йомгаклары

да. Октябрьдә «Татмедиа» ААҖнең генераль директоры вазыйфасына Фәрит Шәһиәхмәтов билгеләнде, моңа кадәр ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары иде. Фәрит Шәһиәхмәтов республиканың журналистлар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш. Аның хезмәт баскычлары буйлап күтәрелүе, асылда, тулысынча ММЧ өлкәсе белән бәйле. Фәрит Шаһиәхмәтовның яңа урынга билгеләнүе «Татмедиа» ААҖнең директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров һәм «Татмедиа» республика агентлыгының генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов куйган бурыч белән аңлатыладыр –медиа базары куйган конкуренция шартларында дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә яңа импульс бирү.

Рекрутментта видеоинтервью

Реклама.

«Бигл» рекрутинг компаниясе 2013 елда клиентларын яңа уңайлы сервис белән сөендерде – HRменеджерларга уңайлы форматта үзләренең проектлары буенча яңалыкларны күзәтеп бару һәм кандидатлар белән видеоинтервьюларны карап чыгу мөмкинлеге бирә торган видеокабинетлар ул. «Видеорекрутмент һәм видеокабинет аркасында «Бигл» клиентлары кандидат белән очрашып сөйләшкәнче үк аны формаль билгеләр буенча гына түгел, ә шәхсән үзе бирелгән позициягә һәм тулаем компаниягә ни дәрәҗәдә туры килүен бәяли ала. Һичшиксез, клиентларның һәркайсы видеокабинеттан файдалана ала, шулай да ул персоналны ерактан эзләү белән бәйле төбәк проектлары өчен аеруча әһәмиятле һәм актуаль. Видеокабинет компаниянең эшен һәм чыгымнарын оптимальләштерү,

җаваплы кешеләр төрле шәһәрдән булган очракта, дәгъвачыны килештерү процессын тизләтү мөмкинлеге бирә», – ди «Бигл»ның Идел буе федераль округы буенча директоры Ольга Трифонова. Видеокабинетка «Бигл»ның интернетсәхифәсе аша керергә була, моның өчен интернет булуы гына кирәк: видеолар браузерларның барлык типлары өчен дә конвертер аша үткәрелгән, өстәмә программалар белән тәэмин ителгәнлек һәм видеофайлларны күчереп алуны таләп итми. Клиентның шәхси логин һәм пароль белән керә торган видеокабинетында аның проекты өчен яздырылган интервьюлар гына урын ала: алар системага салынган һәм башка кулланучылар өчен ябык – бу исә кандидат турында шәхси мәгълүматларның таралмавына гарантия бирә.

рекрутмент

«Бигл» – персонал сайлау һәм алар белән идарә итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче федераль рекрутинг компаниясе (классик рекрутмент һәм видеорекрутмент). Компаниянең баш офисы Мәскәүдә урнашкан. Бүгенге көндә Санкт-Петербург, Ростовна-Дону, Воронеж, Казан һәм Краснодар шәһәрләрендә вәкиллекләре эшли.

Казан, Уң Болак урамы, 35/2 Тел.: +7 (843) 210-00-40 Моб.: +7 (963) 120 60 16 www.beagle-group.ru 21


ел йомгаклары

икътисад

Көнне үткәрәсе дә төнне чыгасы

Кассада чиратта торам, минем алда ике егет үзләренең финанс проблемалары турында сөйләшә. Берсе икенчесенә: «Тот та кредит ал инде, бетте-китте», – ди. «Шундый процентлар беләнме?» – дип гаҗәпләнә тегесе. «Нинди ул шундый? – дип елмайган була беренчесе. – Сум арзанаюга таба бара, димәк, бөтенләй бушка кала». Фото: Марк Хэнсон «Земля свободных»

Шуннан соң безнең яшьләрне булдыксыз, дип кем әйтә ала? Ничек кенә булдыклы, вазгыятьне бик ачык күзаллый торганы. Яшьләр генә дә түгел, өлкәнрәкләр дә. Һәм тагын – шунысы кызык – Юрий Алаев тексты 22

Хөкүмәт тә. Татарстан

декабрь 2013


« Финанслар

икътисад

Глобаль икътисадый торгынлык фонында ул да бик ышанычлы түгел әле: РФ Финанс министрлыгы бюджетны ничек тә баланста тоту өчен, һәрбер кесәне селкеп карый һәм бизнеска нинди салым салырга, халыкны нәрсәдән мәхрүм итәргә белми аптырый.

Редакция кушуы буенча бу язмам узып баручы 2013 елда ТР икътисадына күзәтү булырга тиеш иде. Мәгълүм ки, әлегә йомгаклый торган саннар юк, шуңа да тәкъдим ителә торган текст, асылда, рәсми статистикага өстәп теркәлгән уй-фикерләр һәм кайбер күзәтүләремне гомумиләштерү булыр. Әлбәттә, сүзне акчадан башлыйм, чөнки бүген без бар нәрсәне дә акчага салып үлчибез, ә Россия хакимиятенә – илне тезләнгән җиреннән торгызу өчен күзгә күренеп торган бердәнбер таяну ноктасы ул. Финанс сәясәтеннән кала, бездә башка сәясәт тә юк. Глобаль икътисадый торгынлык фонында ул да бик ышанычлы түгел әле: РФ Финанс министрлыгы бюджетны ничек тә баланста тоту өчен һәрбер кесәне селкеп карый һәм бизнеска нинди салым салырга, халыкны нәрсәдән мәхрүм итәргә белми аптырый. Шул ук вакытта парадоксаль рәвештә – трагикомедия диярлек – федераль һәм төбәк хакимиятләре, соңгы көчләрен җыеп, РФ Президентының сайлаудан соң, 2012 елның май аенда кул куйган указларын тормышка ашырырга тырыша: укытучылар, табиблар һәм башка бюджет хезмәткәрләренең, ягъни халыкның күпчелек өлешенең хезмәт хакын арттыру, хәтта ике тапкырга күтәрү юлларын эзли. Татарстанда, мәсәлән, сәнәгать җитештерүенең индексы 101,4 процент (былтыр 106,8 процент булган), төзелеш комплексының үсеше 0,1 процент бул-

ГЫЙНВАР

«2013–2020 елларга ТРда интеллектуаль милек базарының үсеше» дигән озак вакытка исәпләнгән максатчан программа расланды. Программадан көтелә торган икътисадый файда – предприятиеләрнең НИОКРны тагын да активрак файдалану аркасында акча әйләнеше үсешен тәэмин итү. 2020 елга кадәр программаның бюджеты 498 миллион сум, шул исәптән 336,5 миллионы республика бюджетыннан булырга тиеш.

ел йомгаклары

ганда, моңа ничек ирешергә соң? Ягъни ике күрсәткеч тә статистик ялгышлыклар кысаларында гына «үскән», ә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 7,3 процентка кимегән. Ничек ирешергә мөмкин булуы билгеле инде – бурычка, ягъни агымдагы елга 11,5 миллиард сум итеп планлаштырылган бюджет дефициты хисабына. 1 октябрьгә республика бюджетының үтәлеш параметрлары шундый. Керемнәр буенча – планлаштырылганнан 82,5 процент (җыелма бюджет буенча аннан да азрак – 81 процент), табыш салымы буенча – 75 процент. План күрсәткечен арттырып үтәгән бердәнбер диярлек маддә (20 процентка хәтта) – түләүле хезмәтләр күрсәтүдән һәм дәүләт чыгымнарын компенсацияләүдән алынган керем. Дөрес, Финанс министрлыгы чыгымнар өлешен дә шактый кискән – исәпләгәннән 27 процент. Алга таба ничек? «Татарстан Республикасының 2014 елга һәм пландагы 2015 һәм 2016 елларга бюджет проекты турында»гы законга ярашлы, алдагы өч елда бюджет дефициты үсүгә таба барачак. Һәм бу мантыйкка туры килә дә, чөнки якын киләчәктә ТР предприятиеләре җитештергән продукциягә ихтыяҗның кризиска кадәрге чор дәрәҗәсенә җитәчәге күренми әле, ә бүген үк 65 процент тәшкил иткән «социаль әһәмиятле чыгымнар» 2016 елга бюджетның чыгымнар өлешенең 80 проценты булачак.

ФЕВРАЛЬ «2013–2016 елларга ТР машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү» дигән озак вакытка исәпләнгән максатчан программа расланды. Аны гамәлгә куюның ахыргы нәтиҗәсе булып, 2016 елга кадәр Татарстанның машина төзү һәм нефть химиясе комплексларында хезмәт җитештерүчәнлеген 2011 ел күрсәткечләреннән 1,7 һәм 2 тапкырга арттыру тора.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «Синергия» автокомпонентларын җитештерү индустриаль-технология паркына нигез ташы салынды. Проектка дәүләт 960 миллион сум күләмендә акча тотарга ниятли. Парк 500 кешене эш урыны белән тәэмин итәчәк.

Халыкның керемнәре

Татарстан халкының керемнәре буенча да кызыклы картина килеп чыга. Казанда үткән Бөтендөнья Универсиадасы һәм аңа әзерлек кысаларында төзелеш комплексында һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә ихтыяҗ арту халыкның сатып алу мөмкинлекләрен кискен арттырырга тиеш кебек иде (шулай ук Путинның май аендагы указларын да онытмыйк). Түләүле хезмәтләр һәм ваклап сату күләме чыннан да арткан (5,9 процент һәм 3,4 процент), әмма кулланучылар бәяләре индексы тагын да күбрәк арткан – 7,1 процент, ә татарстанлыларның тере акча кереме (ягъни мәҗбүри түләүләрдән башка һәм кулланучы бәяләре индексын да санап) – нибары 5,2 процент кына. Әллә ни сөендерми, әлбәттә, әмма моның уңай ягы да бар. Гражданнар өчен түгел, ә гомумән икътисад өчен. Хикмәт шунда: соңгы елларда Татарстанда хезмәт хакы (кулга алганы да, саналганы да) хезмәт җитештерүенә караганда тизрәк артты. Былтыр, мәсәлән, хезмәт җитештерүенең индексы 105,4 процент, ә кулга кергән хезмәт хакыныкы – 111,1 процент иде! Агымдагы елда бу аерма күзгә күренеп кечерәйде (102,7 процент һәм 106), 2014 елда тагын да кимиячәк, дип фаразлана (104,4 һәм 106), ә 2015 елдан башлап, хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеш темплары хезмәт хакының үсеш темплары белән тәңгәлләшергә тиеш. Шунысы гаҗәпләндерә: республикада

МАРТ

Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе президенты Михаил Погосян «Туполев» ААҖ белән «С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе» ААҖнең БАК кысаларында бердәм структурага берләшүен игълан итте.

АПРЕЛЬ «Түбән Кама Нефтехим» ААҖндә АБС-пластиклар җитештерелә башлады. Бу җайланманың җитештерүчәнлеге – елына 60 мең тонна.

«ICL КПО ВС» сәнәгать электроникасы җитештерү компаниясе заводында өч җитештерү сызыгының беренчесе эшли башлады. Аның җитештерү егәрлеге – 350 мең эшләнмә. Заводның ел саен 1 миллион эшләнмә эшли ала. Предприятиедә 250 белгеч шөгыльләнә. Проектка кергән инвестицияләр 600 миллион сум тәшкил итте.

23


ел йомгаклары

икътисад

« җитештерү кимегән саен рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны сизелерлек артмый (гыйнвар-сентябрь айларында андыйлар 18 меңнән артык булган), әмма социаль тотрыклылык хакына нәрсә генә эшләмәссең... Кибеттәге сөйләшүне искә төшерик әле. Тугыз ай эчендә Татарстанда физик затларга кредит бирү күләме, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 21,7 процентка арткан (ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәгеннән алынган мәгълүматлар). Ел башыннан алып банклар татарстанлыларга 98,7 миллиард сумлык кредит биргән. Шунысын да искәртергә кирәк: вакытында түләнмәгән бурыч күләме 44,5 процентка арткан... Шар кабарды.

бер татарстанлыга туры килүче торак мәйданы күрсәткечен 24,5 «квадрат»ка җиткерү мөмкинлеге бирәчәк. Республикада социаль ипотека программасы буенча 383,3 мең квадрат метр торак тапшырылачак, дип планлаштырыла. Моннан тыш, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасына ярашлы, 12,3 мең кеше яңа фатирлы булачак. Болардан тыш, Татарстанда муниципаль районнарда универсаль спорт мәйданнары төзелеше (барлыгы 155) һәм балалар бакчаларына чиратларны бетерү программалары тормышка ашырылуын да әйтергә кирәк. Эш гөрләп бара, дип әйтеп булмый, республика җитәкчелегенә кайчак төзүчеләрне сүгәргә дә туры килә, ләкин ничек бар, шулай.

Төзелеш

Сәнәгать

Татарстан торак төзелеше буенча тотрыклы рәвештә төбәкләр арасында беренче өчлеккә керә, кулланылышка кергән торак төзелеше күрсәткече 8 процент диярлек үскән, ә инде объектларны яңа елга кадәр тапшыру омтылышын да исәпкә алсак, бу күрсәткеч тагын да артачак. ТР Хөкүмәт йортында үткән чираттагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов 2013 елның 14 ноябренә Татарстанда 2,061 миллион квадрат метр (еллык биремнең 85,9 проценты) торак кулланылышка кергән, дип белдерде. 2013 елгы программаның үтәлеше

МАЙ

Алабугада Ford Sollers заводы төзелеше тәмамлануга таба бара. Ул 1,6 литр күләмле Duratec двигательләре җитештерүдән тыш, Ecosport модельле внедорожник та эшләп чыгарачак.

24

Вакытында түләнмәгән бурыч күләме 44,5 процентка арткан... Шар кабарды.

Татарстан «нефть өстендә утыра» һәм республиканың икътисадый иминлеге нигезен нефть чыгару тәэмин итә, дигән фикер яши. Бу шулай да... шулай түгел дә. Файдалы казылмалар чыгару ТР сәнәгате структурасында 25 проценттан аз гына артыгракны тәшкил итә, шуның кадәрле үк – нефть продуктлары, 24 процент тирәсе химик продуктлар җитештерү өлешенә тия һәм шуннан бер процентка азрак транспорт машинасы төзелешенә (автомобиль, вертолет, двигательләр һәм башкаларга) туры килә. Минем субъектив фикеремчә, соңгы елларда ТРның машина төзелешенең

ИЮНЬ

«йолдызы» булып Казан вертолет заводы балкый. Ул җитештергән продукциянең 98 процентын экспортка чыгара, шуның аркасында НИОКР өчен һәм кадрлар әзерләүгә ресурслары бар һәм ул ресурсларны уңышлы куллана да. Нәрсә әйтәсең... Советларның Ми-8нә һәм аның күпсанлы модификацияләренә дан! Әлегә ул вертолетлар бөтен дөньяда диярлек оча, завод запас частьлар сату хисабына гына да яши ала. Казан вертолет заводы җитәкчелегенең вертолет базарында яңа географик киңлекләр өчен ничек көрәшүе күпләрне көнләштерерлек. Тагын бер «йолдыз», шулай ук совет чорыннан калган мирас – КамАЗ. Радикаль рәвештә яңадан корылып, немец һәм Америка концерннары белән партнерлык итүче, әмма, Казан вертолет заводыннан аермалы буларак, инвестицион ихтыяҗга бәйле һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү кебек конъюнктур үзгәрешләргә сизгер һәм тугандаш Белоруссиядән алып Көнбатыш Европага кадәр илләр белән конкурентлык басымына дучар (шулай ук, ахыр чиктә, күршедәге Sollers белән кадрлар җәһәтеннән көрәшергә мәҗбүр) булган заводыбыз безнең. Ноябрьнең беренче яртысында «КамАЗ» Ачык акционерлык җәмгыяте Россиядә йөк автомобильләре базарының торышы һәм аларны сату турында мәгълүматлар бастырып чыгарды. Ул мәгълүматларга караганда, коммерция нигезендәге (14–40 тонна йөк

ИЮЛЬ ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы һәм «Эйдос» ҖЧҖЧ «Смарт-сити Казан»да «Эйдос» Медицина фәне үзәген гамәлгә кую һәм урнаштыру турында килешү төзеде. Проектның бәясе 1,2 миллион сум тәшкил итә.

Петербургта үткән икътисадый форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советының рәисе итеп сайланды. Форум вакыйгаларының берсе – Ассоциация, Татарстан һәм Тышкы икътисадый банк арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.

Казанда авиация сәнәгате өчен композит детальләр эшләп чыгаручы «КАПО-Композит» заводы ачылды. КАПО-Композит «Композит» ЯАҖ катнашлыгында Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе нигезендә барлыкка килде. Предприятиегә кертелгән инвестицияләр күләме – 3,5 миллиард сум.

АВГУСТ Саба районында түбән сортлы агач эшкәртү буенча агач эшкәртү комплексы эшли башлады. Проектны тормышка ашыру өчен кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме – 741 миллион сум. 200дән артык кешегә эш урыны бирелгән.

Татарстан күмәртәләп сатып алу турында яңа законны сынап карау мәйданы итеп сайлап алынган. 44 санлы ФЗның төп яңалыкларының берсе – дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларга сатып алу процессында җәмә гатьчелекнең дә катнашу институтын кертү.

Татарстан

декабрь 2013


финанс хезмәтләре

Универсиада: төбәк үсеше өчен юнәлеш Универсиада кебек чараларның илебез өчен әһәмиятен бәяләп бе-

Реклама.

терерлек түгел. Казандагы XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада төбәкнең социаль-икътисадый, мәдәни үсешен тизләтүче факторларның берсе булды һәм ТРна инвестицияләр җәлеп итүне арттырды. PwC компаниясе әлеге зур инвестиция проектның консультация хезмәте белән рәсми тәэмин итүче сыйфатында һәм партнер буларак катнашуы белән горурлана. PwC тактик һәм операцион планлаштыру, бюджетлаштыру, финанс планлаштыруы һәм салым өлкәсендә эре проектлар сериясен гамәлгә ашырды. Универсиаданың кыйммәте беренче чиратта,Татарстан Республикасы һәм Казанның халыкара мәйданда абруен күтәрүдән һәм потенциаль инвесторлар алдында төбәкнең позицияләрен ныгытудан гыйбарәт. Бу бигрәк тә «СМАРТ Сити Казан» халыкара инвестиция технополисы төзелеше, Иннополис инновацияле иярчен-шәһәрчеге үсеше, шулай ук, төбәк предприятиеләре инициативасы белән гамәлгә куела торган 90нан артык перспективалы ин вестиция проектларын тормышка ашыруда актуаль. Мондый күләмле чара – төбәк модернизациясе «Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада башкарма дирекциясе» коммерциячел булмаган автоном оешма башкарма директоры В.А. Леонов элегрәк билгеләп үткәнчә, Студент Уеннарын үткәргәнгә күрә, Казан һәм барлык төбәкнең дистәләгән елга исәпләнгән үсеш программасы берничә елда гамәлгә ашырылачак. Шулай ук, статистиканы искә төшерик, соңгы 40 елда эре спорт Уеннарын кабул иткән шәһәрләрнең 80 проценты хәзер бизнес һәм туристлык үсеше буенча иң уңышлы шәһәрләр санына керә. Казанда да шундый ук йогынты күзәтә алабыз: Универсиада инфраструктура үзгәрешләренә этәргеч булды, аның нәтиҗәсендә шәһәр халкы яңа юллар, тимер юл һәм телекоммуникация инфраструктураларына, аэропортның

яңа терминалы, яңа медицина пунктлары, студентлар шәһәрчеге һәм, әлбәттә, яңа спорт объектларына ия булды. Тулаем алганда, Универсиадага әзерлек барышында Казанда 530 объект, шул исәптән 31 спорт корылмасы төзелде, үзгәртеп корылды һәм төзекләндерелде. Төбәкнең спорт объектлары белән тәэмин ителеше, шулай ук Россия җыелма командасының югары нәтиҗәле чыгышлар ясавы – яшьләр спорты үсешенә этәргеч булыр, дип көтелә. Универсиада Казанның икътисадый үсешенә уңай йогынты ясады: 2013 елның 9 аенда, кулланучылар базары, ел башы белән чагыштырганда, 6%ка арткан. Үсеш бигрәк тә җәмәгать туклануы һәм кунакханә бизнесы өлкәләрендә, шулай ук, җитештерү күләмендә һәм шәһәрдә электр энергиясе, газ һәм су белән тәэмин итүдә чагылды. Универсиада социаль өлкәдә дә уңышларга ирешүе белән горурлана ала: волонтерларның актив эше илдә волонтерлык хәрәкәте үсешенә өстәмә этәргеч булды. Универсиада шулай ук, илдә менеджмент һәм сервис өлкәсендә кадрлар үсешенә тәэсир итте: Уеннардан соң белгечләр саны артты, аларның эш тәҗрибәсен һичшиксез башка зур масштаблы чаралар вакытында да кулланып булачак. Спорт бәйрәме вакытында Татарстан башкаласында 150 меңнән артык кеше – 160тан артык ил вәкилләре килде. Вакыйга-тамашаларны 100дән артык телеканал трансляцияләде. Уеннарны оештыру дәрәҗәсенә югары бәя биргән һәм алардан уңай тәэсирләр алган бөтен дөньядан килгән тамашачылар гына түгел, спортчылар да, кайтып үзләренең позитив тәҗрибәсе һәм төбәк хакында сөйли алачак. Берсүзсез, спортчыларда һәм кунакларда Казан турында уңай тәэсир калдыруга «Мәдәни Универсиада» проектын гамәлгә ашыру да зур роль уйнады. Әлеге проект Бөтендөнья Студент Уеннары тари-

Евгений Отнельченко, Россиядә PwC бизнес-консультацияләү практикасы партнеры, Универсиада 2013 программасы җитәкчесе хында беренче тапкыр оештырылды. Универсиаданы, Сочида узачак Олимпия һәм Паралимпия Уеннары алдыннан җитди хәзерлек дип тә атарга була. Чөнки бу чараларны уздыру һәм аларга әзерләнү процесслары охшаш бит. Универсиада – шулай ук оештыручыларны күпсанлы халык белән идарә итү, уңайлы логистика, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүне тәкъдим итү, буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башкаларда сынап карау да ул. Хәзер, уңышлы уздырылган Универсиада тарихта калгач, Казан Уеннарның матди һәм матди булмаган мирасын башка спорт чараларында кулланырга әзер. Шәһәр 2015 елда узачак су төрләре спортының дөнья чемпионатына һәм 2018 елда кайбер матчлары Татарстан башкаласында үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатына актив әзерләнә. Тупланган тәҗрибә һәм башланып киткән модернизация процессы аркасында бу ике чара да, һичшиксез, югары дәрәҗәдә үтәчәк. 25


ел йомгаклары

«

икътисад

Татнефть тә, Түбән Кама Нефтехим кебек кызу темпларда булмаса да, табышлылыгын югалта бара.

күтәрешле) йөк автомобильләре ел башыннан алып өчтән бер өлешкә азрак сатылган. КамАЗ, авыр йөк машиналарын сатуга чыгаруны 11 процентка гына киметеп, эчке базарның 40 процентын үзендә тотып кала алган, моннан ул өч кварталга 2,5 миллиард сумлык табыш алган. Автогигантның генераль директоры Сергей Когогинның лоббига талантын (димәк, дәүләт заказларына да) исәпкә алганда да, бу әйбәт күрсәткеч. Шулай да экспорт кими, ә үтил җыемнары маневры (законга кертелгән һәм үзебезнең ил машина төзүчеләренә күпмедер преференцияләр вәгъдә иткән), күрәсең, штрафларга да барырга әзер булган БСО буенча «партнерларыбызның» КамАЗ көндәшләрен Россия базарына этептөртеп кертүгә юнәлдерелгән тырышлыклары белән юкка чыгарылыр. Бу предприятие җитәкчелегенең күңеленә шом сала, һәм ул хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен тырышлыкларын тагын да арттыра – бу индекс исә, «КамАЗ» ААҖнең төп акционерлары булган Daimler заводыныкы белән чагыштырганда да, ике тапкырга түбәнрәк. Шуңа күрә хезмәт хакы үсешен тоткарлау һәм персонал санын кыскарту кебек чараларга барырга мәҗбүр булалар. Соңгысы исә Яр Чаллы җитәкчелеген борчуга сала, чөнки хезмәт хакы салымы, җир салымы белән беррәттән, муниципаль бюджетның төп керем базасын тәшкил итә. КамАЗдагы сәясәткә охшашлы сәясәт Чаллыдагы

башка эре предприятиеләрдә дә башланып киткән. Мәсәлән, «Двигательмонтаж», «Камгэсэнергострой»да да шундый ук хәл. Өстәвенә, ел башыннан бирле якынча дүрт мең тирәсе шәхси эшкуар «күләгә»дә калган (федералларның шәхси эшкуарларны иминиятләштерү кертемен ике тапкырга арттыру турындагы зирәк карарына зур сәлам), нәтиҗәдә, шәһәр бюджетына физик затларның керем салымы 133 миллион сумга азрак кергән. Ноябрь башына чыгымнар керемнәрне ике тапкырга артып киткән, һәм бу тишекне ямар өчен, шәһәр хакимияте банктан 150 миллион сум кредит алырга мәҗбүр булган. Бәлки, үз вакыты белән барысы да җайланыр да. Әмма вакыт аз, һәм Татарстанның икенче эре шәһәрендә социаль болганышлар башлануы гына җитми. Беренче чаң бар: күптән түгел бюджет тыңлауларында ни өчен Яр Чаллы түләүләрнең бөтен төре буенча ун миллиард сум җыеп ала да шуның җиде миллиардын Мәскәү белән Казанга бирә, дигән сорау яңгырады да инде.

Нефть һәм нефть химиясе

Тармактагы гомуми тенденция: җитештерү күләме былтыргы хәлендә саклана, ә табыш дистәләрчә процентларга кими. Нигездә, чималга ихтыяҗ белән бәя төшү аркасында түгел, ә нефть химиясе продуктларына һәм ярымпродуктларына бәя төшкәнгә.

Түбән Кама Нефтехим – моның ачык мисалы. Анда чиста табыш тугыз ай эчендә 56,1 процентка төшкән (шул ук вакытта керем «нибары» 5,9 процентка кимегән). Төп сәбәпләрнең берсе – автомобиль шинналарын җитештерүдә кулланыла торган синтетик каучукка ихтыяҗның түбәнгә тәгәрәве. Беренчел сәбәп – Европа автомобиль базарының кысылуы. Шуңа карамастан, Нефтехим үзенең озак вакытка исәпләнгән инвестицион программасын гамәлгә ашыруын дәвам иттерә, аның кысаларында апрельдә елына 60 мең тонна АБС-пластик җитештерергә сәләтле завод эшли башлады. Бу машина төзелешендә импортка алмаш җитештерүдә әйбәт адым. Ә көнкүреш техникасын, электроника җитештерүдә тышкы ихтыяҗны эчкесенә алмаштыра. ТР Президенты Дәүләт Советына Юлламасында, инновацион эшләрне гамәлгә ашыруда тулы цикллы ачыш дип, Казан синтетик каучук заводындагы метилхлорсилан җитештерү буенча комплекс төзелеше проектын атады. Бу йөз процент үзебезнең илдә эшләнгән технологияләрне куллану мисалы, ул югары технологияле тармакларны заманча материаллар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Татнефтькә килгәндә, ул да, Түбән Кама Нефтехим кебек кызу темпларда булмаса да, табышлылыгын югалта бара. Ничек кенә парадоксаль яңгырамасын, ТАНЕКО проектын тормышка ашыруга тотылган чыгымнарга, төгәлрәк әйткәндә, 60x66 салым схемасына бәйле рәвештә та-

СЕНТЯБРЬ

ОКТЯБРЬ

«Алабуга» МИЗнда Saria немец концернының заводы эшли башлады. Ул Татарстанда ит эшкәртү предприятиеләре калдыкларын эшкәртә торган беренче предприятие. Проектның бәясе – 38 миллион евро. Предприятиедә 150 кешегә эш урыны булдырылган.

26

Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең Kazansummit– 2013 V Халыкара икътисадый саммиты эше барышында сигез инвестицион килешүгә кул куелды.

«Форд Соллерс Алабуга» заводында тулы цикл технологиясе буенча Ford Kuga автомобиле җитештерелә башлады.

«Химград» технополисы территориясендә «БАСФ Төзелеш системалары» ҖЧҖнең Татарстанда төзелеш химиясе җитештерүнең беренче линиясе ачылды.

«Алабуга» МИЗнда «КАИЛазер» инжиниринг үзәге проектын гамәлгә ашыруның «юл картасы»на кул куелды. Проектның бюджеты – 671 миллион сум, шуның 256,4 миллионы – ТР бюджетыннан.

ТР Хөкүмәте «2014–2020 елларга ТРның икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисад» дәүләт программасын раслады.

ТР Дәүләт Советы беренче укылышта «2014 елга һәм пландагы 2015 һәм 2016 елларга ТР бюджеты турында» закон проекты кабул итте. Экспертлар законның төп тренды – социаль чыгымнарның үсүе, дип билгели.

2013 елның тугыз ае йомгаклары буенча республикага чит илләрдән кергән инвестицияләр күләме 197,4 миллиард сум тәшкил иткән, ул, былтыр шушы чор белән чагыштырганда, 56,8 процентка күбрәк. Инвестицияләрнең гомуми күләме 10,6 процентка арткан һәм 306,3 миллиард сумга җиткән.

Татарстан

декабрь 2013


Реклама.


ел йомгаклары

икътисад

8%

ЫК КРЕ ДИ Т

50%

Чыганак: ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге.

РЫ

КУ

ЧЫЛ

ЛА

ЛЛ

42% У АН

РЕДИ АР

А ВТ

ОК

ТЛ

Р

К Р Е Д И ТЛ А АК

РЫ

ТО

ТАТАРСТАНДА ФИЗИК ЗАТЛАРНЫ КРЕДИТЛАШТЫРУ КҮЛӘМЕ

быш кими бара. Бу исә дизель ягулыгы белән мазут җитештерүне (ТАНЕКО беренче чиратта) шик астына куя. Нәтиҗәдә, нефть куу отышлырак килеп чыга, компания 2013 елның ун аена былтыр шушы чор белән чагыштырганда, 0,3 процентка күбрәк нефть чыгарган. Үсеш юк, ирешкән үрләрдә калсаң да яхшы әле. Бүген Татнефтьнең өстенлекләреннән төп майлар җитештерүче комбинацияләнгән гидрокрекинг җайланмасын урнаштыру һәм авыр калдыкларны эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрү тора. Шунысы кызыклы: ТАНЕКОга киткән чыгымнар Татнефтькә турыдан-туры түгел, ә читләтеп кайтырга мөмкин. Ноябрь башында ТАНЕКОның объектларында Уганда Республикасыннан рәсми делегация булып китүенә бик азлар гына игътибар иткәндер. Ә бит кунаклар килүенең сәбәбе – Татнефть Ростехның кече предприятиесе «ТР – глобаль ресурслар» һәм «ВТБ капитал» белән бер консорциумга кергән очракта, Угандада Нефть эшкәртү заводы төзү өчен тендерда катнашачак. Тендерда җиңеп чыгачагы билгеле түгел, әмма ТАНЕКО проектын тормышка ашыру барышында җыелган тәҗрибә һәм компетенцияләр, һичшиксез, заяга булмаячак. Былтыр «ТАИФ-НК» заводының авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексы төзелеше башланган иде. Ул 1,56 миллиард долларга төшә, предприятие кулланылышка керүгә, ул ТАИФ-НКга нефть эшкәртү тирәнлеген 75тән 95

ДЕКАБРЬ

НОЯБРЬ «Moody's Investors Service» халыкара рейтинг агентлыгы Татарстанның рейтингын «Bаа3» («Тотрыклы» фаразы) дәрәҗәсенә күтәрде. Нәтиҗәдә ТР рейтингы агентлыкның глобаль шкаласында беренче тапкыр инвестицион категория рейтингларында каралды.

«Чистай» индустрия паркында беренче булып «Дельрус» Халыкара фәнни-җитештерү компаниясе җитештерә башлады. Яңа завод медицина өчен кирәкле эшләнмәләр чыгара.

28

«Алабуга» МИЗ территориясендә «3М Волга» җитештерү комплексының нигез ташы салынды. Инвестицияләр 1 миллиард сум тәшкил итте.

«Татнефть»нең директорлар советы утырышында, «лаеклы ялга чыгу» сәбәпле, компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов вазыйфасыннан китте. Аның урынына моңа кадәр генераль директорның беренче урынбасары булган Наил Мәганов калды.

«Алабуга» МИЗнда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» компаниясенең заводын эшләтә башларга планлаштыралар. Ул түбән сыйфатлы агач эшкәртү һәм МДФпанель җитештерү белән шөгыльләнә, елына 380 мең тонна җитештерү көченә ия.

процентка кадәр арттыру мөмкинлеген бирәчәк. Нәтиҗәдә предприятиенең табышы 1,7–2 тапкырга артачак. Болар барысы да – киләчәккә кирпечләр, ә бүгенге көнне үткәрәсе бар әле.

Аграр тармак

Аллаһы Тәгалә Татарстан игенчеләреннән йөз чөерде, ахры: 2009 елдан башлап уңай һава шартлары 2011 елда гына булды. 2010 елда корылык аркасында чәчелгән җирләрнең яртысы диярлек әрәмгә китте (бер миллион гектар тирәсе), 30 миллард сумлык зыян килде. 2012 елда 3,2 миллион тонна бөртекле уңыш җыеп алынды – 2011 елгы күрсәткечтән 40 процентка азрак. Быел язгы корылык июль–сентябрь айларындагы тоташ яңгырлар белән алышынды, бөртеклеләрнең тулай уңышы өч миллион тоннадан да азрак җыелды, югалтулар 40 миллиард сумга җитте. Шулай да халык мәкалендәгечә, Ходайга ышан, үзең дә йоклап калма. Моны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та шул ук Юлламасында аңлашылырлык итеп әйтте. «Планнарның үтәлмичә калуының сәбәбе, – дип билгеләде ул, – һава шартлары гына түгел. Соңгы биш елда безнең эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уртача рентабельлелеге өч проценттан артмый. Шул ук вакытта кайбер күршеләребезнең бу күрсәткече корылыклы 2010 елда да биш проценттан төшмәде. Төп сәбәпләрнең берсе – нәтиҗәле идарә итә белмәү һәм дөрес булмаган бизнес-планнар». Канәгатьсезлек ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гына түгел, ә «Красный Восток-Агро» кебек эре агросәнәгать компанияләренең хуҗаларына да адресланган иде. «Без алга таба да үзебезнең агрохолдингларга ярдәм итәчәкбез, әмма моннан соң максатлы рәвештә генә. Тәгаен проект һәм нигезле финанс моделе булган очракта гына ярдәм итәргә кирәк», – дип ассызыклады Президент. Аның каравы, республика башлыгы фикеренчә, «хуҗалык итүнең яңа формаларына» – гаилә фермаларына берсүзсез ярдәм итәргә кирәк. «Республикада төрле юнәлештә 908 ферма эшли, – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, – аларның яртысы югары технологияле. Тагын 275 гаилә фермасы төзелеп килә». Күңелле динамика, гаилә фермаларын үстерүгә ике-өч ел элек кенә алынуларын Татарстан

декабрь 2013


реклама

BARAUSSE Казань www.baraussekazan.ru

Ул. Чистопольская, д. 20/12 Тел. + 7 843 518 6858 Факс + 7 843 518 3735 info@baraussekazan.ru

www.barausse.com

mosca@barausse.ru


ел йомгаклары

икътисад

ФАТИР МӘСЬӘЛӘСЕ ГРАЖ ДАННАРНЫ АВАРИЯ ХӘЛЕНДӘГЕ ТОРАКТАН КҮЧЕРҮ

12,3 мең кешене

(713 ЙОРТ ) 2013 ЕЛДА ЯҢА ФАТИРГА КҮЧЕРҮ КӨТЕЛӘ.

Тенденцияләр турында

42 миллиард сум – АКЧА КҮЛӘМЕ.

Чыганак: ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы

исәпкә алсак, бигрәк тә. Шулай да авыл хуҗалыгын олы юлга кайсы төр хуҗалык итү рәвеше алып чыгачак соң – эреләреме, әллә кечеләреме? Холдинглар белән гаилә фермаларыннан кергән табышны чагыштырып карарга иде. Кызганычка, андый мәгълүматлар табылмады, ә өзекөзек кенә мәгълүматлар шундый уйларга этәрә: гаилә фермалары идеясе икътисадка йөз тотамы, әллә яшьләрне, бигрәк тә яшь гаиләләрне авылда калдыру максатын күздә тотамы? Авылның традицион тормыш рәвешен җимермәс өчен, дип әйтик. Әлегә 2014 елдан башлап республикада авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларына киткән чыгымнарның 40 процентына субсидия бирү буенча программа гамәлгә ашырыла башлаячак, бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә өч ел эчендә техниканы 15 миллиард сумга яңарту мөмкинлеге бирәчәк. Ягъни фермер гаиләләре тугыз 30

миллиард сумлык – елына өч миллиард сумлык кредит алыр, дип көтелә! Кызыклы перспектива... Перспективаларга кагылышлы тагын ике кызыклы факт бар. Беренчедән, Юлламадан күренгәнчә, еш һәм авыр үтә торган корылыкка карамастан, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының шушы көнгә кадәр мелиорацияне үстерү программасы юк икән (Президент тиз арада моны хәл итәргә кушты). Икенчедән, статистика мәгълүматларына караганда, Татарстанда быелгы корылык һәм тоташ яңгырларга карамастан, мөгезле эре терлек саны нибары өч процентка кимегән (шул ук вакытта сөт җитештерү җиде процентка кимегән). Дуңгыз һәм сарыкларның баш саны былтыргы килеш калган, ә кошчылыкта исә арткан да (шул ук вакытта октябрь аенда тавык йомыркасына бәяләр 35 процентка артты). Могҗизалар...

Һәм тенденцияләр турында. Асылда, алар күзәтүнең «тармаклап» бүленгән өлешләрендә ярылып ята. Монда ике генә детальне аерып билгелисе килә. Беренчедән, ел дәвамында Татарстанның эре нефть химиясе предприятиеләре җитәкчелегендә – Казан Оргсинтез, Түбән Кама Нефтехим һәм ТАИФ компанияләр төркемендә урын алышулар күзәтелде. Бу (Роснефть белән «Система» АФКның төбәкләрдә активлыгын көчәйтүе, шулай ук Омскида Түбән Кама Нефтехимның турыдан-туры конкуренты, полипропилен җитештерүче Сибурның («Полиом» Газпром компаниясе, дип укы) кулланылышка кертүе белән берлектә) Татарстанның нефть-газ-химия комплексына контрольлек итү өчен көрәшнең яңа дулкыны башлануы турында сөйләргә мөмкин. Икенчедән, республиканың азык-төлек сәнәгатендә ике вакыйга булды. Моңа кадәр дәүләт милке, ә төгәлрәк әйткәндә, ТР Җир һәм милек министрлыгы карамагындагы биләмәләрдән «Татспиртпром» ААҖнең 100 процент акцияләре «Связьинвестнефтехим» ААҖның контроленә бирелде. Михаил Дворкович Казан ит комбинатын да сатып алып, аны Россиядәге иң эре ит комбинатына әверелдерергә вәгъдә итте. Моны Татарстан хосусыйлаштыруның яңа дулкынына әзер булырга тели, дип шәрехләп була. Шуның белән бәйле рәвештә, РФ вице-премьеры Аркадий Дворковичның (ул Хөкүмәттә сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика, транспорт, элемтә һәм бик тә кызыктыргыч файдалы казылмалары белән бергә Табигать министрлыгы мәсьәләләре өчен җавап бирә) энесе Михаил Дворковичның «керүе» символик мәгънәгә ия. Кайбер имеш-мимешләргә караганда, бу вицепремьерның Дагыстанның абруйлы эшкуарлары – Сөләйман Кәримов, Зиявудин белән Мөхәммәт Мөхәммәтовлар, шулай ук Әхмәт һәм Мөхәммәт Билаловлар белән бәйләнешләре бар. Билгеле булганча, соңгылары Президент Путинның оппозициясенә эләкте, әмма алар бергә булганда, элеккечә көчле һәм һәрьяклап актив. Менә шундый хәлләр, дип әйтик. Татарстан

декабрь 2013


бизнес-хезмәтләр

Очраклылыклар очраклы түгел Һәрбер бизнесменның үз уңыш тарихы бар, һәм ул аңа уңышлы бизнес булдырырга ярдәм иткән очраклы вакыйгалар чылбырына бәйледер кебек тоела.

М

енә шундый уникаль кешеләрнең берсе Арсен Халиков – уңышлы Казан эшкуары, шәһәрнең Нур диагностикасы медицина үзәге генераль директоры. Ул үзенең уңыш тарихы турында безнең журнал редакциясе белән уртаклашты. – Арсен Рөстәмович, Нур диагностикасы үзәге булдыру идеясе ничек туды? – Сез ышанмассыз да инде, әмма мин бу хакта балачагымнан ук белә идем. Кечкенәдән үк Айболитлы уйнап, үземнең уенчыкларымны дәвалый идем мин. 8 яшемдә язмышымны хәл итәчәк бер вакыйганың шаһиты булдым. Ишегалдында уйнаганда, велосипедта йөргән бер кызның, аннан егылып, аягын имгәтүен күрдем. Аның күз карашын әле дә хәтерлим, тик мин югалып калмадым: ярасын су белән юдым да, өстенә бака яфрагы капладым. Ул миңа бик рәхмәтле булды. Шушы вакыйгадан соң, мин үземнең табиб булачагымны һәм үз хастаханәм дә булачагын төгәл аңладым. Шушы теләк миндә озак еллар буе сакланды. – Ә Сез кайчан үзегезнең үзәкне ачтыгыз? – Сайлаган юлым буенча барып, медицина вузын тәмамлап чыктым һәм табиб булдым. Озак вакыт эшләү дәвамында шиксез бер хакыйкатьне үзләштердем: «Төгәл куелган диагноз – дәвалауның 90% уңышы». 2010 елда, вакыт җиткәнлеген аңлап, үземнең магнит-резонанслы томография (МРТ) медицина үзәген ачарга карар кылдым. Бүгенге көндә бу медицинадагы иң яхшы диагностика, чөнки ул нур басымын бирми. Теләгем бик зур булгангамы, барысы да килеп чыгачагыннан бер дә шикләнмәдем. Әмма һәммәсе дә алай ук җиңел булып чыкмады.

– Бизнес төзүнең башында нинди кыенлыкларга юлыгырга туры килде? – Идеям белән илһамланып, инвестицияләр эзләү эшенә керештем. Соңыннан аңлашылганча, төп кыенлык шунда булган икән. Җиһазлар кыйммәт, аның бәясе 40 млн сумнан башланып, 100 млнга кадәр җитә. Мондый проектны үзең генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Партнерым белән икебезгә 20 млн сум акчабыз бар иде. Җитмәгән сумманы кредитка алырга булдык. Ун ай буе мин төрле банкларның юлларын таптадым. Кешеләргә булышу теләгемнең аңлау һәм яклау тапмавы күңелемне төшерде. – Хәзерге вакытта Сезнең үзәк уңышлы эшли. Моңа ничек ирештегез? – Туктап калсам, максатка ирешеп булмасын белә идем, шуңа да тиешле сумманы эзләвемне дәвам иттем. Бервакыт кулын бәреп авырттырган хатынны кабул итәргә туры килде. Аны караган чакта сөйләшеп киттек тә, аның нәкъ менә балачакта мин ярдәм иткән кыз булуы ачыкланды. Мин аңа, үземнең үзәкне ачарга теләп тә, омтылышларымның уңышсыз булуы һәм инде 10 ай буе банклар буйлап йөреп, кредит рәсмиләштерергә азаплануымны сөйләп бирдем. Ул үзе эшкуар булып чыкты. Ә миңа үземнең мәсьәлә

«Городской» кредиты. Сумма 300дән 5000 сумга кадәр. Кредитның срогы: 6 айдан 24 айга кадәр. Кредитның процент ставкасы: елына 13% белән бирелә һәм аннан соң клиент түләгән процентларга шәһәр финанс чаралары хисабыннан еллык 5% күләмендә компенсация ясала. Кредитны кайтару тәртибе: ай саен тигез өлешләр белән яки индивидуаль график буенча. Процентлар түләү тәртибе: ай саен. Тәэмин ителеш: бизнес хуҗаларының поручительлеге, ә ИП буенча – ИПнең ире/хатыны поручительлеге. 1 000 000,00 сумнан артык кредит бирелгәндә – залогка күчемсез милек, автотранспорт, җиһазлар (шул исәптән, яңа сатып алынганнары) салына. Банк таләбе буенча – залог предметын иминиятләштерергә. Бурычны срогыннан алда каплау: мөмкин, әмма кредиторны алдан кисәтеп. Кредит бирүнең башка шартлары: клиент кредит вакыты дәвамында Банкның клиентка кредит бирүе турындагы карарында күрсәтелгән күләмдәге акчасын Банктагы исәп-хисап саны буенча әйләнештә тотарга тиеш. Комиссияләрсез. Санкцияләре: кредитны кайтаруның ахыргы срогын бозып, кредитны кайтаруны кичектергән өчен – РФ ҮБның 2,5 ставкасы; процентлар түләүне кичектергән өчен – һәр кичектерелгән көннең суммасыннан 0,2% процент күләмендә пени; башка бурычларны вакытында үтәмәгән өчен – кредит суммасының 2%ы күләмендә штраф һәм/яки кредитны вакытыннан алда кайтаруны таләп итү; кредитны кайтаруны кичектергән өчен – чит акчаларны файдаланганга күрә, РФ ҮБның еллык процентларыннан 1 ставка күләмендә өстәмә процентлар. Искәрмә: клиентка шәһәр финанс чараларыннан кредит буенча процентларның бер өлешен каплау турында ризалык бирелмәсә, Банк бер яклы тәртиптә кредит буенча процент ставкасын үзгәртергә хокуклы. МСП Банк стандартлары буенча кредитлар. Сумма: 60 млн сумга кадәр. Кредитның срогы: 5 ел. Кредит буенча процент ставкасы: 12,25%ка кадәр, кредит биргән өчен кредит суммасының 1,5%ы күләмендә комиссия, әмма 60 мең сумнан артык түгел. Реклама. 08.07.03тән лицензия №708, «Казан Банкы» КБЭР ҖЧҖ

белән Казан Банкына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Бик күп банклардан тискәре җавап алганлыктан, бу киңәшне шикләнеп кабул иттем. Әмма очраклылыклар булмавын истә тотып, икенче көнне шулай да анда шалтыраттым. – Аннары нәрсә булды? – Ни гаҗәп, кредит шартлары отышлы булып чыкты. Банк белгечләре минем бизнес-план белән таныштылар да, җитмәгән сумманы МСП Банк белән партнерлык программасы буенча алырга тәкъдим иттеләр. Документларны әзерләү, гариза бирү һ.б. – барысы да бер сулышта дигәндәй үтеп китте, һәм менә минем кулымда – елына 12,5 процент белән 5 елга 28 млн сум кредит бирүне рөхсәт иткән карар. Бу гына да түгел әле. Үзәк өчен без арендаларга теләгән бина хуҗасының планнары үзгәреп китте дә, без үзебезгә яраклы урын таба алмадык. Хәлебез бик авыр иде, тик монда да җай табылды. Казан Банкында миңа елына 8 процент белән 2 елга 5 млн сум күләмендә «Городской» кредиты тәкъдим иттеләр. Мондый ставкаларны беркайда да күргәнем юк иде һәм, әлбәттә инде, ризалаштым. Хәзер менә үземнең заманча интерьерлы һәм бөтен дөньяга билгеле Siemens немец компаниясенең бик яхшы җиһазлары урнаштырылган үзәгемдә эшлим. Тормыш хыялымның чынга ашуына бик шатмын. – Хыялыгыз тормышка ашкан. Ә аннан ары? – Әлбәттә, тагын да үсәргә. Үзебезнең үзәк базасында без республикада беренче булган томография белгечләре әзерләү мәктәбен ачарга җыенабыз. – Арсен Рөстәмович, без Сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар телибез! – Рәхмәт.

«Нур диагностикасы үзәге» ҖЧҖ Чистай ур., 5а Тел.: (843) 20-55-917 e-mail: cldkazan@mail.ru Лицензия ЛО-16-01-02342, 26.12.2012

ИМЕЮТСЯ ПРОТИВОПОКАЗАНИЯ, НЕОБХОДИМА КОНСУЛЬТАЦИЯ СПЕЦИАЛИСТА

31


фотопроект    ел  мизгелләре

Биредә СМАРТ-шәһәр булыр 32

Татарстан

декабрь  2013


«

Октябрь аенда Казан аэропортыннан 3 чакрым ераклыкта «Смарт сити Казан» проекты нигезенең беренче ташы салынды. 10,3 миллиардлык «акыллы шәһәр» төбәкнең яңа эшлекле үзәге булыр дип көтелә.

Фото: president.tatarstan.ru

33


финанс хезмәтләре

Саклык банкы бизнес-старт бирә Экспансия белән кызыксынган челтәрле компанияләр франчайзинг схемаларын киң куллана, ягъни зур булмаган хакка бренд һәм сатар өчен товар бирә. Ләкин эшен әле башлап кына җибәрүчегә ул акчаны да табуы кыен. Саклык банкы яшь эшкуарларга франчайзинг моделе нигезендә мәсьәләне ышанычлы чишү юлларын тәкъдим итә.

Реклама.

Р

34

оссия Саклык банкы сайтындагы бушлай мультимедиа курсында кандидат бизнес, бухгалтерия һәм салым исәпләү нигезләрен өйрәнергә тиеш. Кандидат үз эше белән җаваплы шөгыльләнәчәген курс ахырындагы тест барышында исбатларга тиеш. Тестны уңышлы узучылар Саклык банкы тарафыннан аккредитацияләнгән франшизалар һәм бизнес-модельләр арасыннан үзләренә якынрак һәм кулайрак булганын сайлыйлар. Сайланган компания вәкилләре килеп, бинаны карыйлар, аларның проектлары нәкъ бу очракта уңышка ирешәчәкмеюкмы, шуны анализлыйлар. Барлык якларын да бәяләп, проектны хуплаганнан соң, Саклык банкы булачак эшкуарга «Бизнес-старт» кредитын бирә. Эшкуар чыгымнарының 80 процентына кадәр банк тарафыннан финанслана, калганын ул үзе түләргә тиеш. Кредит 100 мең сумнан алып 3 миллион сумга кадәр һәм ярты елдан 42 айга кадәр бирелә. Саклык банкы тәкъдим иткән бизнес төрләренә бу акча җитәрлек. Әлмәт шәһәрендәге «220 вольт» кибете директоры Сергей Филиппов Саклык банкы ярдәменнән файдаланган инде. «Мин ремонт өлкәсендә эшли идем, – дип исенә ала ул, – соңгы 12 ел «Евроинтерьер» компаниясендә төзелеш материаллары сату белән шөгыльләндем. Менеджердан башлап, директорга хәтле үстем, соңрак төбәк директоры булып күтәрелдем. Тик эре компаниядә, чылбырның бер буыны буларак, башкарак күнекмәләр аласың:

«220 вольт» кибете директоры Сергей Филиппов (Әлмәт)

сату эшендә тәҗрибә тупласаң да, бухгалтерия, логистика белән шөгыльләнмисең. Ә үз фирмаңда син ихтыяҗга күрә һәрнәрсә белән дә шөгыльләнәсең». Бервакыт Сергей «220 вольт» компаниясенең сайтында франшиза турындагы тәкъдимне укыган һәм соңрак телевизордан Саклык банкына багышланган реклама чыгарылышын күргән. Күрсәтелгән телефон буенча шалтыраткан, ләкин ул вакытта бу Әлмәттә программа эшләмәгән әле. Исемлектә Казан гына булган, ә аның тирәсендәге 150 чакрымлык зонага нефтьчеләр башкаласы эләкмәгән. Аңа банк хезмәткәре Надежда Толстых шалтыратып, озак ламый

программаның Яр Чаллыга керүе хакында әйткән, һәм инде соңрак үзе үк Сергейга кредит документларын әзерләгән. Сайттагы мультимедиа курсы белән тестны ул алданрак үткән булган. Үзе ниятләгәнчә, «220 вольт» франшизасын сайлаган. Бинаны карарга дип үзәк офистан килмәгәннәр, эшкуар аларга фотолар җибәреп торган. Аренда килешүен хуп лаганнар. Сергей минимум бу енча 3 елга кредит алып 20 процент акчаны керткән. «Әйбәт шартлар, – ди ул, – бүтән банклар 20– 25 процент тәкъдим итте, ә процент түбән булган саен, шартлары төгәл язылмаган, мөгаен, яшерен түләүләре бардыр. Татарстан

декабрь 2013


финанс хезмәтләре Әлегә Филиппов чыгымнарын кайтара алмаган: күләмнәр ул ниятләгәннән әкренрәк үсә. – Сату планына әлегә сыеша алмыйбыз, ләкин ай саен 15 процентка үсәбез. Иң югары ноктага җитмәдек әле, – ди ул. – Болай үскән очракта, табыш китерә торган сату күләмнәренә җитәр өчен тагын дүрт ай кирәк. Башлангыч этапта күңел төшкән чаклар да булды, ләкин кыен вакытта якыннар белән дусларның ярдәме көч бирде. Эшли

башлагач, ниндидер яңа фикерләр туа, гадәттә, иң гадиләре иң файдалы була. Сәүдә үсә барган саен начар уйлар тарала. Өч еллык кредит срогы ахырына таба бизнес кереме сизелерлек булыр, дип ышанам. Һәрхәлдә, мин Саклык банкына бу программа өчен рәхмәтле. Йөк машинасын алуда да булышырлар дип өметләнәм – әйләнеш арткан саен транспорт компаниясе терминалларыннан товарны да күбрәк ташырга туры килә.

Үз бизнесыңа таба биш гади адым

Адым 1 «Россия Саклык банкы» ААҖ бүлегенә мөрәҗәгать итегез һәм «Бизнес-старт» продуктын табыгыз!

Адым 2 «Бизнес нигезләре» мультимедиа курсларын өйрәнегез һәм кредит бирүгә беренчел хуплау алыгыз!

Адым 3 Франчайзер компаниянең яисә банк партнерының (типлаштырылган бизнес план буенча кредитлашканда) хуплавын алыгыз һәм шәхси эшкуар яисә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак теркәлегез!

Мәрьям Дәүләтшина, Россия Саклык банкының «Татарстан Банкы» бүлеге идәрәчесе урынбасары: «Бизнес-старт» – ул минималь чыгымнар белән үз эшеңне ачу мөмкинлеге бирә торган уникаль кредит программасы. Саклык банкы тәкъдим итә торган исемлектә бүген 67 франшиза һәм безнең партнер «Гориславцев һәм К. Аудит» ЯАҖнең җиде бизнес-планы бар. Болар нигезендә тиз һәм артык көч куймыйча, яңа кибет яки предприятие ачып була. «Бизнес-старт» яңа эш башлаучы эшкуарга ике төп мәсьәләне: белем һәм финансларның җитеп бетмәвен хәл итәргә булыша. Мондый схема хәвефне киметә – рентабельлек дәрәҗәсен, шулай ук түләү күләмнәрен һәм аклану срокларын алдан ачыклап була.

Адым 4 Банкка документлар пакеты тапшырыгыз һәм кредитны хуплауны алыгыз!

Адым 5 Беренчел кертемне түләгез һәм бизнесыгызны башлап җибәрегез!

«Россия Саклык банкы» ААҖ. Россия банкының 2012 елның 8 августындагы 1481 санлы Генераль лицензиясе. 35


икътисад

Капкалар Азиягә чыга «Яңа Тура» технополисы Идел буе гына түгел, Түбән Новгородтан алып Екатеринбургка кадәр, хәтта Себердән дә килүче күпләп сатып алучыларның тартылу ноктасына әйләнеп бара.

Реклама.

Машина бөкеләреннән дәва

36

Күп кенә икътисадчылар технополисның көнчыгыш базарларының күбесенә алып чыгуы турында хәзердән үк әйтә. «Яңа Тура» үзенең логистик яктан уңайлы урыны, кирәкле инфраструктурасы һәм кызыктыргыч бәяләре белән Көнчыгышка капка ролен үтәячәк. Әле проектлаганда ук аның авторлары технополисның бөтен куәтен ачардай икътисадый һәм социаль атмосфера булдырырга тырышкан. Сер түгел, мондый проектларның нигезен уңайлы транспорт йөреше белән зур мәйданнар тәшкил итә. Шушы ике ихтыяҗның үтәлүе эре сәүдә компанияләре вәкилләренә һәрвакыт җитми: ул котылгысыз рәвештә кесәгә суга торган проблемага әйләнә. Технополисның Казаннан ерак түгел генә урында булуы, шулай ук Европача тиз йөрешле магистральгә якын урнашуы – күпләп сатып алучыларны җәлеп итә торган ике төп сәбәп шушы. Авыр йөк машиналарын йөртүчеләр республика башкаласына товарга дип килеп, еш кына борыла да алмыйча күпме вакыт һәм ягулык әрәм итүне бик яхшы белә. Татарстанның башкаласында транспорт проблемасы хәл ителде. «Казанда болай эшләү тулаем нигезләнгән. Шәһәр эчендә транспорт артык күп булганга, объектны шәһәрдән читкә чыгару ике як өчен дә отышлы иде: Казан өстәмә трафик алмады, технополиска исә транспорт белән килеп йөрү мөмкин булды», – дип саный Югары икътисад мәктәбенең Транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты профессоры Михаил Блинкин. Чыннан да, бүген Казан базарларына бару – машина бөкеләре һәм парковка урыннары булмау сәбәпле, чын мәгънәсендә авырткан башка тимер таяк ул. Транспорт экспертлары шәһәр үзәгеннән яңа сәүдә мәйданына һәм шәһәр эчендәге «Адмирал»га бару вакытын исәпләп чыгарганнар. Аерма әллә ни зур булмаган. Тик «Яңа Тура»га автомобиль светофорларга

еш туктамыйча бөкеләрсез генә бара, «Адмирал»га исә шәһәрнең машина тулы урамнарыннан барып җитү өчен шактый нерв туздырырга туры килә. Җәмәгать транспортында йөрүчеләргә Залесный бистәсеннән бушлай автобус йөри, шулай ук «Яңа Тура»га кадәр шәһәрнең берничә автобус маршруты да бара. Ял көннәрендә технополиска кадәр Мәскәү урамындагы «ЦУМ»нан да маршрут автобусы йөри. «Яңа Тура»га кадәр бу юллар – кагыйдә буларак, бөкеләрсез генә киң магистральләр. Моннан тыш, төзелә торган комплекстан биш километр ераклыкта «Обсерватория» тимер юл станциясе урнашкан. Комплекс проект күрсәткечләренә җиткәч, әлегә автобуслар йөрми торган тар юлны да киңәйтәчәкләр. Үзәк вокзалдан һәм шәһәрнең башка районнарыннан экспресс-электр поездлары йөри алачак.

Барысы да сәүдә итә! Транспорт белән килү мөмкинлекләренә мондый игътибар булуы оч-

раклы түгел – озакламый технополис Көнчыгыш белән Көнбатышны бәйләп торучы төен булачак. Бүген товарлар шәһәре М7 федераль трассасында һәм Казан – ЙошкарОла трассасында урнашкан, ерак түгел генә М5 федераль трассасы үтә. Янәшәдә генә Свияжскида зур мультимодаль логистика үзәге урнашкан, анда бик күп товар булачак. Шул рәвешле, бөтен Идел буе һәм Уралның күпләп сатып алучыларына «Яңа Тура»га йөрү отышлы булачак. Шул вакытта Урал сырты аша Татарстан Көнбатыш Европа базарының нәкъ уртасына кыска логистик юл салачак. Төп драйверның технополис булачагы аңлашыла инде. Хәзер үк «Яңа Тура»га төрле төбәкләрдән тәэминатчылар һәм сатып алучылар килә. Товарларның сыйфаты һәм төрлелеге иң эзләнүчән ихтыяҗны да канәгатьләндерерлек – теләсә кайсы зәвыкка, теләсә кайсы кесәгә. Күпләп сату өчен гадәти тәэминатчылардан – Кытай, Төркия, Вьетнамнан тыш, Россиядә Татарстан

декабрь 2013


икътисад эшләнгән товарлар да шактый. Моннан тыш, биредә үзебезнең ил җитештерүчеләренә Көньяккөнчыгыш Азия базарларының демпинг бәяләренең йогынтысы юк. Алга таба вазгыять уңай якка гына үзгәрәчәк. Технополис территориясендә кием-салым, аяк киеме һәм башка халык куллану товар-

үзәге төзү бурычын куймаганнар, ә еракка карап эш иткәннәр. Технополис төрле фәнни һәм җитештерүче кластерлардан, агросәнәгать һәм сәүдә үзәкләреннән торган, торак кварталларны берләштергән тере шәһәр булырга тиеш», – ди Россия Архитекторлар берлегенең вице-президенты Максим Перов.

лары җитештерүче предприятиеләр эшен оештыру да планлаштырыла. Моның белән кече инновацион предприятиеләр шөгыльләнәчәк, алар югары уку йортлары базасында оештырылачак. Монда студентлар өчен практика үтү мөмкинлеге дә, җирле халыкка эш урыннары да, үзебездә җитештерелгән товарларга конкурентлы хаклар да булачак дигән сүз. Мондый стартаплар өчен офислар шәһәрдәгегә караганда ташламалы шартларда бүлеп биреләчәк.

Шулай итеп, киләчәк шәһәренең нигезенә машина белән кешеләрне аеруның урбанистик принципларының берсе яткан. Киң мәйданнар моны авырлыкларсыз эшләргә мөмкинлек биргән: зур парковка урыны, иркен мәйданнар, тротуарлар, җәяүлеләр керү өчен урыннар, фураларга йөк төяү, бушату зоналары. Болар барысы да бербөтен булып яшәп ята. Моннан тыш, проект кысаларында инвесторлар технополис хезмәткәрләренә вакытлыча яшәп тору өчен торак төзелешенә дә әзерлек башлаганнар. Бу Көнбатыш үрнәгендә заманча фәнни-җитештерү кластерларына ярашлы, бөтен инфраструктурасы да булган 10 гектар мәйдан торак зона булачак. Шәһәрчектә тулай торак, эконом- һәм бизнес-класслы кунакханә комплексы, куркынычсызлык системасы, сак хезмәте, төрле форматтагы һәм кухнясы булган ресторан һәм кафелар, аптека, химик чистарту пункты, банк бүлекчәләре, милиция пункты, Федераль миграция хезмәтенең бүлекчәсе

Мөмкинлекләр киңлеге Чиновниклар яки журналистлар бу проект турында сөйләгәндә, еш кына «шәһәр» сүзен кулланалар, фән шәһәре, инновацияләр шәһәре һәм башка шундый билгеләмәләр белән атыйлар. Дөресен генә әйткәндә, шәһәр идеясе проект алды карарларында ук бар иде. Технополисны проектлаучылар башта ук шәһәр төзелешенең төп законнарына таянган иде. «Күренүенчә, авторлар акча каеруга нигезләнгән чираттагы сәүдә

булачак. Девелоперлар боларны планнарның башы гына, дип билгели. Алга таба эшкуарлар һәм фәнниукыту җәмәгатьчелекнең ихтыяҗына карап, төрле уңайлылыктагы өстәмә торак мәйданнары төзү ихтималы да бар. Технополис — беренче чиратта бизнес, җитештерү һәм укуукыту системасының берләшүе ул. «Яңа Тура» хакимияте Татарстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенә белгечләр әзерләүче ике югары уку йорты белән хезмәттәшлек итә: Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетының Казан филиалы һәм Идел буендагы иң эре шәхси югары уку йорты – Икътисад, идарә һәм хокук институты белән. «Яңа Тура»да инновацияләр-хакимият корпусы төзү дә планлаштырыла, анда технополисның дирекциясе генә түгел, ә фәнни-укыту үзәге дә урнашачак. Әгәр уку-укыту ягыннан алга китеш булса, кампус төзеләчәк. Боларга өстәп, комплекс бик зур социаль бурычны да үти. Аның беренче чираты гына да 25 мең эш урыны булдыруны күздә тота. Технополисны һәм анда урнашкан предприятиеләрне эш белән тәэмин итү өчен нәкъ шуның кадәр кеше кирәк. Күптән түгел генә Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия дәүләт сәүдәикътисад университетының Казан филиалы, шулай ук Икътисад, идарә һәм хокук институты технополис белән Татарстан Республикасының сәүдә, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү турында килешүгә кул куйды. Хәзер, шушы документка ярашлы, «Яңа Тура» министрлыкка барлыкка килгән вакансияләр, яңа эш урыннары турында мәгълүмат бирә. Ул мәгълүматлар Яшел Үзәннең Мәшгульлек үзәгенә бирелә, анда ул вакансияләргә кадрлар табу белән шөгыльләнәчәкләр. Шулай итеп, «Яңа Тура» халыкны эш белән тәэмин итүче җитди үзәк булачак – анда 40 меңгә якын кеше эшләячәк. Әлеге амбицияле проект төбәкнең күпләп сату структурасын үзгәртәчәк һәм бер урында җитештерү-логистика агроүзәге, фәнни-укыту үзәге, кече инновацион предприятиеләр тупланырга тиешле икътисадый мәйдан булачак. Ә киләчәктә бөтен гаиләнең яраткан эш һәм ял итү урынына да әйләнер әле. 37


ел йомгаклары

җәмгыять

Соцйөкләмәләр һәм капчынбарлык Социаль өлкәдәге быелгы хәлләргә килгәндә, Россиядә дә «социалка»ны, торгынлыктагы башка Европа илләрендәге кебек үк, сәясәт белән тиңдәш итеп, «икътисадның концентрацияле чагылышы» дип бәяләргә мөмкиндер. Рөстәм Шакиров тексты

С

оциологиядә (һәм, гомумән, аек акыл белән фикер йөрткәндә) җәмгыятьтәге уңышлылыкның иң интеграль күрсәткечләреннән берсе булып гомер озынлыгы санала. Чөнки күп нәрсә шуңа бәйле – тормышның һәм сәламәтлек саклауның сыйфаты да, балаларның үлеме, җинаятьчелек һәм, ни гаҗәп, белем дәрәҗәсе һ.б. да... Димәк, татарстанлы гражданнар, шуңа күрә дә сезгә түбәндәгеләрне җиткерү безгә икеләтә күңелле: БМОның Үсеш программасы күрсәткечләренә караганда, республикабызда 2013 елда уртача гомер озынлыгы 70,43 яшь тәшкил иткән, уртача Россия күрсәткечен ике елга уздырган. Шушының белән бу теманы ябарга да мөмкин булыр иде, өстәвенә, социаль өлкәдә быел чыннан да гади күзгә дә күренеп торган байтак яхшы эшләр башкарылды – әйтик, кинәт модернизацияләнгән медицина инфраструктурасы, матурланган шәһәрләр, транспорт, яңа юллар һ.б. Әмма үзгәрешләр фонында, кем әйтмешли, тормышыбызны боза һәм гомеребезне кыскарта торган проблемалар да яхшырак күренә.

ТКХ тармагы инде ничә ел буе айкан-чайкан килә, 2013 елда да аның очы-кырые күренмәде әле. Бу тармактагы һәр реформа хәрәкәте яңа проблемалар китереп чыгара тора. Барысы да февраль ахырында РФ Президенты Владимир Путинның, кайбер төбәкләрдәге коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне күп тапкырлар күтәргән торак хезмәткәрләре акылдан язмадымы икән, дип әдәпле генә кызыксынуыннан башланып китте. Һәм ул россиялеләрне бу нигезсез үсештән аралау зарурлыгын белдерде. Ашыгыч рәвештә федераль Хөкүмәт карары кабул ителеп, 1 июньнән моңа кадәрге карарның хаталарын төзәтү, ягъни күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясен төшерү, «гомуми йорт ихтыяҗлары» (ОДН) дигән юлдагы адекват булмаган исәпләр мәсьәләсен хәл итү һ.б. шундый бурычлар куелды. Идарә итүче 38

Татарстан

декабрь 2013

Фото: britishsme.co.uk

Тормыш мәшәкатьтән гыйбарәт


җәмгыять ел йомгаклары

«

Россия ТКХ бүген чуалып беткән проблемалар йомгагын хәтерләтә.

компанияләр борчуга төштеләр һәм үз җитәкчеләренең авызыннан коммуналь хуҗалыктагы чираттагы сәяси кульбитның аларны бөлгенлеккә төшерәчәген белдерергә керештеләр. 344нче карарның гамәлдә булган ике ае моны раслады да: бу вакыт эчендә ОДН суммасының бүлгәләнмәгән күләме, мәсәлән, Казанда 23 миллион сум тәшкил итте – һәм бу сумманы идарә итүче компанияләр капларга тиеш иде. Шунысы кызык, Татарстанда гомуми йорт ихтыяҗларын исәпләүнең үз тәртибе булган 2012 елга кадәр (санау приборларына ия булган кешеләр «факттагы» сан өчен түләсә, аларның санау приборларындагы күрсәткечләр белән гомуми йорт приборы күрсәткечләре арасындагы аерма санау приборлары булмаган кешеләр өстенә йөкләтелгән), республикада ОДН белән андый киеренкелек күзәтелмәгән. Һәм, иң мөһиме, кешеләр санау приборлары куйдыру турында үзләре кайгыртты, ә хәзер, ОДН фатир мәйданына пропорциональ рәвештә исәпләнә башлагач, тәртипле һәм сакчыл санау приборлары ияләре оттырышта калды. Хәер, якындагы өч елда әлеге үзенчәлекле базарның ресурс белән тәэмин итүче уенчылары да зыян күрер кебек тоела. РФ Хөкүмәте табигый монополияләрнең сәнәгать предприятиеләре өчен 2014 елгы тарифларын һәм шулай ук халык өчен тарифлар үсешен

ГЫЙНВАР

– Россия дәүләт статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, гыйнварда Татарстан РФндә торакны кулланылышка кертү буенча беренче урынны алды (381,1 мең квадрат метр).

«инфляция минус 30 процент» принцибы буенча (ягъни 0,7 коэффициенты белән) алдагы өч елга «туңдырырга» карар кылды. Моннан тыш, 2014 елдан башлап, РФ Хөкүмәте россиялеләрне экономияләргә өйрәтүне дәвам итәргә уйлый: электр энергиясен куллануның социаль нормаларын кертү фикере бар – лимиттан тыш киловаттлар «иркен яшәүчеләр»гә икеләтә яисә өчләтә үк бәягә төшәргә мөмкин. Россиядә ТКХ бүген чуалып беткән проблемалар йомгагын хәтерләтә. Бу «коммуналь хезмәт күрсәтүче – идарәче компания – торак хуҗасы» чылбырындагы катлаулы мөнәсәбәтләр дә, фатир приборлары күрсәткечләрен бозып, «күз буарга» өйрәнгән хәйләкәр хуҗалар да, «нульле» фатирлар һ.б.ш. галәмәтләр дә. Җитмәсә, боларга халыкның һәм коммуналь хезмәт башкаручыларның тотылган ресурслар өчен коточкыч зур бурычларын (ноябрь аена Татарстанда ТКХ өчен бурычларның күләме 3,4 миллиард сум тәшкил итте), коммуналь челтәрләрнең тузганлыгын, коммуналь инфраструктураның технологик яктан нык артта калганлыгын һәм әлегәчә санау приборлары белән тәэмин ителмәгән фатирларның күплеген дә кушсаң... Объектив рәвештә – һәм күп экспертлар шундый фикердә – аны федераль дәрәҗәдә ниндидер көчле, бәлки әле, бөтен системаны радикаль үзгәртәчәк карар ярдәмендә генә сүтәргә туры килер.

ФЕВРАЛЬ – Казанда 4 санлы балалар поликлиникасының яңа бинасы һәм 27 ел буе эшләү дәверендә беренче тапкыр капиталь ремонттан соң, 1 санлы бала тудыру йорты бинасы ишекләрен ачты. Ике клиника да иң заманча медицина техникасы белән җиһазландырылган.

– Яр Чаллыда сигез яшьлек Василиса Галицынаны урладылар һәм үтерделәр. Июльдә ТРның Югары суды присяжныйлар коллегиясенең гаепләү карарына таянып, җинаять кылуда гаепләнүче 30 яшьлек Үзбәкстан кешесе Фәррух Ташбаевны гомерлеккә төрмәгә хөкем итте. Октябрьдә РФ Югары суды хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Метр квадратурасы

Торак төзү Татарстан җитәкчелеге өчен күптән инде үзенә күрә бер «пунктик»ка әверелде, һәм ул, фатирларны төзү күләмен арттырган очракта гына алардан халык файдалана алачак, дигән фикергә таяна. Шуны искә төшереп үтик, моннан берничә ел элек Татарстан төзелеш комплексы алдына 2019 елга һәр кеше бер квадрат метр исәбеннән торак мәйданын куллануга тапшыру бурычы куелган иде, ягъни, халыкның бүгенге санын алып карасак, елына 3,8 миллион квадрат метр килеп чыга. Әгәр 2010 елда 2,02 миллион квадрат метр торак тапшырылган булса, шул исәптән 716 меңе – социаль ипотека программасы буенча, 2013 елга инде еллык задание 2,4 миллион «квадрат» тәшкил итте (383,3 меңе – социаль ипотека буенча). Көзге айлар динамикасына караганда, план тормышка ашырылачак. Алдагы өч елда да якынча шулкадәр үк торак тапшыру күздә тотыла. Татарстан башкаласындагы торак төзелешенә килгәндә, ел дәвамында Казан муниципалитеты, күрәсең, Универсиада алды йөкләмәләрен искә алыптыр, еллык планны сизелерлек киметергә тырышты (920 мең квадрат метр). Нәтиҗәдә октябрь башында Казан аның 51 процентын гына үтәгән иде, шуңа күрә бер җыелышта Рөстәм Миңнехановның катгый кисәтүенә дучар булды, ә ул, кабат ассызыклап: «Әгәр без торак төземибез икән, димәк,

МАРТ – 75 модульле фельдшер-акушерлык пунктының беренчесе Апас районының Иске Әнәле авылында ачылды. Алар 2013 елның ноябренә кадәр төзелеп бетәргә тиеш, дип планлаштырыла.

АПРЕЛЬ

– Татарстанда 708 күп балалы гаилә махсус дәүләт программасы ярдәмендә бушлай алынган җир кишәрлекләрендә йорт төзелешен башлап җибәрде.

– ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы Татарстанда арендага бирелә торган торак төзелеше күләмен 2016 елга 420 мең квадрат метрга җиткерү планы турында хәбәр итте.

39


ел йомгаклары

«

җәмгыять

Республика сәламәтлек саклау өлкәсендә ел вакыйгаларыннан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховның алты ел буе хезмәт иткән постыннан китүе һәм август аенда Яр Чаллыдагы медицина үзәкләренең берсендә яңа туган балаларны алыштыру тарихы булды.

шәһәр белән шөгыльләнмибез», – диде һәм соципотекага план үтәү инструменты итеп карамаска (моңа кадәр ул тагын да кискенрәк – «төзелеш халявасы» дип атала иде), ә бәлки, төзелеш алып баручылар белән эшләргә чакырды. Хәер, нәтиҗәдә Казан торакны пландагыдан кимрәк тапшырса да, ул торакны куллануга тапшыру буенча Россиянең эре шәһәрләре арасында элеккечә лидер булып калачак.

Кем эшләми, ул инде эшләп бетергән

Сентябрь аенда 1967 елдан соң туган һәм үзләренең пенсия кертемнәрен шәхси ИКларга һәм дәүләтнеке булмаган фондларга тапшырмыйча, киреләнеп, элеккечә үк РПФна ышанып тапшыручы булачак пенсионерларны яңа хәбәр белән миңгерәттеләр: янәсе, РФ Хөкүмәте аларның пенсияләренең тупланма өлешен нульгә әйләндерергә җыена. Аннары РФ Финанс министрлыгы россиялеләрнең 2014 елгы пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган пенсия фондларыннан (НПФ) һәм шәхси ИКлардан алыначак һәм бүлгәләү системасына – ягъни бүгенге пенсионерларга пенсия түләү өчен тотылачак, дип белдерде. Һәм тагын: борчылмагыз, бу туплау системасын бер елга туктатып тору гына, аннары барысын да кире кайтарабыз, дип өстәде. Мондый «ат йөреше» Россия Пенсия фондына 240 миллиард сум китерәчәк.

МАЙ

– Татарстан ТКХ Фонды төзегән субъектлар рейтингында беренче урынны алды. Бу тармакка 2013 елда өстәмә рәвештә 400 миллион сум җәлеп итү мөмкинлеге бирде.

Әмма Хөкүмәт үзенең карарын гражданнарга аларның пенсия тупланмалары турында кайгырту дип аңлата. 2014 елда игълан ителгән планнар буенча барлык НПФларга кабат лицензия биреләчәк, шул уңайдан, пенсия тупланмалары белән идарә итүче дәүләт компаниясе буларак, Тышкы икътисад банкының эше анализланачак, монысы – «алданган өлешчеләр белән булган вазгыять кабатланмасын өчен». Шуны гына өстисе кала, гражданнарның НПФлардагы тупланмаларын алырга Хөкүмәтнең законлы хокукы юк – шул ук вакытта, тискәре нәтиҗәләр килеп чыккан очракта, алар алдында җаваплылык тотмый. Ә бу адымның асылы пенсия проблемасын хәл итү юлы табылмавы, ә бәлки, киләчәккә күчерелеп торуына кайтып кала.

Универсиада чистарту чарасы

Казанга һәм бөтен Татарстанга коточкыч киеренкелек белән бирелгән Универсиада – спорт проекты булудан бигрәк, социаль проектка әверелде. Шуңа да, дөресен әйткәндә, ул тарихта иң кыйммәтлесе булып чыкты – спорт һәм шәһәр инфраструктураларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә тотылган чыгымнар оештыру эшләренә тотылганнан күп тапкырлар артыграк булды. Инде июнь аена казанлылар үзләренең глобаль төзелеш белән бәйле ике еллык транспорт газапларының,

ким дигәндә, транспорт борчуларына әверелүен тойдылар. Бу вакытта инде 11 транспорт чишелеше, гомуми озынлыгы 65 километр тәшкил иткән 23 автомобиль юлы, шәһәрнең 63 урамы, җәяүлеләр өчен 41 юл кичүе, Казан метрополитенының беренче линиясенең икенче чираты, тизйөрешле трамвай линиясе, аэроэкспресс линиясе, аэропортның яңа һәм реконструкцияләнгән терминаллары, реконструкцияләнгән тимер юл вокзалы, «Казан-2» вокзалы сафка бастырылган иде. Студент Уеннарының ярыш өлешенә шәһәр кешеләре башта беркадәр көлемсерәбрәк карасалар да, барысы да «зурларча» булачагын күрсәткән ачылыш тантанасыннан соң, әйтерсең лә, ташкын барлыкка килде. Көненә 30ар мең билет сатылды, ә инде Универсиаданың экваторына мондый ярышларның бөтен тарихында булмаганча тамашачылар кызыксынуының рекорды куелды – барысы 800 меңнән артык билет сатылды. Универсиада марафонына бишьеллык әзерлек чорында финанс контроле органнарында бюджет акчаларын тотуга кагылышлы зур сораулар һич тә тумады, Россия чынбарлыгы өчен бу факт чыннан да гаҗәпләнерлек иде. Моннан тыш, март аенда РФ Хисап палатасының ул чактагы башлыгы Сергей Степашин, моңа охшаш шундый эре чаралар үткәргән чакта, бюджет акчаларын тотуның Казан тәҗрибәсен файдаланырга кирәк, дип белдерде: «Без әле генә тикшерүләрне

ИЮНЬ – Татарстанда БДИның уртача баллы барлык предметлар буенча да 2012 елгы нәтиҗәләрдән югарырак булган. Уртача баллар химия, инглиз теле, физикадан аеруча югары нәтиҗә биргән. Йөз балл җыючыларның саны дүрт тапкырга арткан – былтыргы 109 урынына быел 416.

ИЮЛЬ

– «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе кысаларында 754 предприятие һәм оешманың җитәкчеләре, сәүдә фирмасы һәм челтәрләренең директорлары, эшкуарлар һәм ярдәм итәргә теләгән кешеләр кайчандыр үзләре укыган яки балалары укый торган мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына 79 миллион сум акча җыйган.

– ТР Җир һәм милек министрлыгы һәм Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды балалар хосписы төзү өчен җир арендалау турында килешү төзеде.

– Казанның 7 нче хастаханәсе реконструкцияләнеп һәм модернизацияләнеп, янә ишекләрен ачты. Составында ике бала тудыру йорты, өч хатын-кызлар консультациясе, ике поликлиника һәм хирургия корпусы булган хастаханә холдингы республикадагы иң эре дәвалау учреждениеләренең берсенә әверелде.

40

Татарстан

декабрь 2013


эксперт фикере

Бөтен үзгәрешләр дә уңай булырга тиеш! 2013 ел башында хакимиятләрнең автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) турындагы законга кагылышлы фикер алышулары Россиянең иминиятләштерү базарында ыгы-зыгы уяткан иде. Февральдә берничә эре иминиятләштерү компаниясе РФ вице-премьеры Шувалов исеменә ачык хат язды. Хатның эчтәлегендә алар хакимиятләрне үзгәрешләр планын яңадан карарга чакырды, чөнки ул үзгәрешләр компанияләр өчен зур югалтулар белән яный иде. Җитди үзгәрешләрдән куркып, иминиятләштерү базарының күп кенә эре компанияләре ашыга-ашыга эшчәнлекләрен чикли башлады. Бу исә алар тәкъдим итә торган продуктлар күләмен киметте, һәм 2013 ел урталарына вазгыять урыны белән абсурд дәрәҗәсенә җитте. Берничә ел рәттән бер үк компаниядә иминиятләштерелгән клиентлар полисларын озайтырга дип мөрәҗәгать иткәндә, иминиятчеләрнең төрле сәбәпләр табып, читләшүенә тап булдылар. Рәсми рәвештә әйтмәсәләр дә, компанияләрнең белгечләре клиентларын башка компаниягә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә башлады. Бер караганда, шулай дөрес кебек, әмма башка иминият компанияләрендә дә, шул исәптән эре һәм киң таралганнарында да клиентлар шуңа охшашлы проблемаларга юлыга иде. Иминият полисы алырга теләгән кешеләр бәйсез арадашчыларга мөрәҗәгать иткәндә, еш кына аларга ышанычлылыгы шикле булган компанияләрне тәкъдим итәләр иде. Ахыр чиктә, иминиятләштерү ту-

рындагы килешү төзү мөмкинлеге эзләп, клиентлар бөтен шәһәрне әйләнергә мәҗбүр була иде. ОСАГО базарындагы үзгәрешләр процессының тискәре нәтиҗәсе дип Россиянең иминиятләштерү компанияләре арасында беренче унбишлеккә кергән бер алдынгы операторның лицензиясен алуны санарга була. ОСАГОдан соң, иминиятчеләр КАСКО иминиятләштерү продуктына да башка төрле күзлектән карый башлады. Нәтиҗәдә КАСКО базарында шулай ук тәкъдимнәр саны кимегән урыннар булды, тарифлар артты, шартлар кырысланды. Ахыр чиктә күп кенә клиентларга иминиятләштерү компанияләрен алыштырырга туры килде. Иминиятләштерү базарындагы кайбер тискәре тенденцияләргә карамастан, тулаем алганда, иминият базары өчен 2013 ел тотрыклы булды. Моңа автомобильләрне кредитка сатканда дәүләт ярдәме программасының уңай йогынтысы булды – программа яңа автомобильләргә ихтыяҗны көчәйтеп җибәрде. Шулай да елның икенче яртысында яңа автомобильләр сатып алуга ихтыяҗның кимүе күзәтелүен дә әйтергә кирәк. 2013 елда «КАСКО СЕРВИС» уңай нәтиҗәләр белән сөендерүен дә әй-

Реклама.

РФ Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән ОСАГО турындагы закон проекты: – иминият суммаларын этаплап арттыра бару. Сәламәтлеккә килгән зыянны каплау лимитын бүгенге 160 мең сумнан 500 мең сумга кадәр арттыру, ә автомобильләрне ремонтлау буенча түләмнәрне – 120 меңнән 400 мең сумга кадәр. Иминиятчеләр мәгълүматларына караганда, РФ Финанс министрлыгы иминият суммаларын арттыруга бәйле чыгымнарны тарифларның 25%ка үсүе каплаячак, дип саный. РИА исә база тарифлары 50%тан да күбрәккә артырга тиеш дигән фикердә тора; – чыгымнарны альтернативасыз турыдын-туры каплауны - иминият түләмнәрен ЮТВнда зыян күргән кешенең компенсация сорап авариядә гаепленең иминият компаниясенә мөрәҗәгать итүен түгел, ә бәлки үзе ОСАГО алган компаниягә килү ысулын кертү; – ЮТВ нәтиҗәсендә алган теге яки бу травма өчен билгеле бер сумма билгеләү; – ЮТВ нәтиҗәсендә караучы вафат булу очрагы буенча түләмнәрне теләсә кайсы вафат булучы, шул исәптән балалар өчен дә түләү; – Евроберкетмә буенча түләмнәрне 50 мең сумга (хәзер – 25 мең) кадәр арттыру.

Азат Мортазин, «КАСКО СЕРВИС» компаниясенең генераль директоры

тергә кирәк. Югарыда язган тискәре тенденцияләр эшнең нәтиҗәлелегенә һәм хезмәт күрсәтү сыйфатына йогынты ясамады, «КАСКО СЕРВИС» клиентлары иминиятләштерүдә кыенлыклар кичермәде. Моны, беренче чиратта, иминиятләштерү продуктларының дөрес итеп сайланган ассортименты белән бәйләргә кирәк. Без эшне, базардагы үзгәрешләрне вакытында анализлап планлаштырдык, вазгыятьнең бик тиз үзгәрүен һәм үзгәрешләргә әзер булырга кирәклекне аңлый идек – бездә клиентларны кызыксындыра торган продукт тәкъдим итү мөмкинлеге булырга тиеш. Иминиятләштерү базарында вазгыятьнең катлаулануын искә алып, клиентлар белән мөнәсәбәтләр урнаштырганда аеруча сак булырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә безнең 2014 елда эшчәнлек стратегиясе дә үзгәрә. Иң беренче бурыч – клиентларга максималь дәрәҗәдә якын килү. Без бу юнәлештә актив эшлибез инде, аның беренче җимешләрен гыйнвар-февральдә үк күрергә була. Клиентларыбыз сервисны яхшыртуга таба ясаган һәм алга таба да ясаячак адымнарыбызны лаеклы рәвештә бәяләр, дип уйлыйм.

Тел./факс: (843) 2-508-508, 526-03-30, 526-03-06, Мәскәү ур., 11 3 кат («ММД Банк») www.kasko-service.ru 41


ел йомгаклары

«

җәмгыять

Мәгарифтә елның төп нәтиҗәсе – мәктәп балаларын дәреслекләр белән тәэмин итүне җайга салу, төп вакыйгасы – балалар бакчасы өчен түләүләрнең күтәрелүе булды.

тәмамлаган Санкт-Петербург белән чагыштырганда, бу – көн белән төн кебек». Хәзер, аңлашыла инде, Уеннар үткәргән чакта ирешкән көндәшлек өстенлекләрен һич тә юкка чыгарырга ярамый. 27нче Универсиада башкаласының International Sports Event Management Awards-2013 тантанасында бүләкләнүе дә бәйрәмнең күңелгә ятышлы нәтиҗәсе булды, Казан анда дөнья спорты башкалаларының берсе дип танылды һәм теләсә нинди типтагы халыкара ярышлар үткәрү урыны буларак тәкъдим ителде. Ә менә ажиотажлы туристлык кызыксынуы, алдан көтелгәнгә каршы, Татарстанда быел күзәтелмәде – туристлык агымы, иң яхшы дигәндә, 2012 ел дәрәҗәсендә калыр, мөгаен. Моңа бәйле рәвештә, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы туризм буенча эшләнүче федераль максатчан программаларда катнашырга карар кылды, аны нигездә бюджеттан тыш чыганаклардан финанслау күздә тотыла. Һәм, әлбәттә инде, иң мөһим Универсиада арты соравы яңа төзелгән спорт һәм кунакханә инфраструктурасына куллану табу белән бәйле. Беренче очракта икътисадый табыш халык исәбенә алыныр, дигән курку бар. Һәрхәлдә, үземнең алты яшьлек баламны Теннис академиясенә йөртү тәҗрибәм шул фикергә этәрә, анда бер айлык абонемент (атнасына бер тапкыр сәгать ярым шөгыльләнү) 1800 сум, яки бер елга исәпләсәң, 21600 сум тора.

Балалар бакчасы дәрәҗәсендәге чишелеш Мәгарифтә елның төп нәтиҗәсе мәктәп балаларын дәреслекләр белән тәэмин итүне җайга салу һәм шулай ук мәктәптә «акча җыюларга» киртә кору булды. Һәрхәлдә, хәзер хокук саклаучылар һәм прокуратура республиканың бу министрлыгы җитәкчеләренә андый гаепләр такмый. Моннан тыш, быел «РФдәге мәгариф турында» яңа Федераль закон һәм «Мәгариф турында» ТР законы эшли башлады һәм педагогик хезмәткәрләрнең хезмәтенә төбәктәге уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк булмаган түләү таләбе билгеләнде. Һәм бу түләү искиткеч үсеш күрсәтте – беренче яртыеллыкта мәктәптәге педагогик хезмәткәрләргә ул, уртача 29900 сумга җитеп, 2012 ел белән чагыштырганда, 60 процентка югарырак булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең педагогик персоналына хезмәт хакы 72 процентка күтәрелде (20200 сум). Һәммәсе дә яхшы да кебек, әмма мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүнең тәэмин ителеше турындагы мажор статистика фонында – ә бу 2013 ел өчен бүлеп бирелгән 2,2 миллирд сумнан артык акчага төзелүче балалар бакчалары да, 2013–2015 елларга бакчаларга чиратны бетерү буенча республиканың «юл картасы» да – балалар бакчасы өчен түләүне арттыру бик көчле тирбәлешле бер кашык дегет булып чыкты.

АВГУСТ – «Юл приставы» системасы эшли башлады. Беренче ике көнне үк штрафлары булган автомобиль хуҗаларыннан 1,7 миллион сум түләтелгән. Тагын ярты миллион сум түләү терминаллары аша кергән.

– Әлмәттә Татарстанда нефть чыгаруның 70 еллыгын билгеләделәр. Шәһәр үзе 60 еллыгын үткәрде.

42

Төбәк хакимиятләренә мондый хокукны 2013 елның 1 сентябрендә көченә кергән һәм ата-аналарның балаларын мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренә йөрткән өчен түләү кагыйдәләрен үзгәрткән шул ук ФЗ бирде. Һәм август аенда РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев «Бердәм Россия»нең активы белән очрашуда «балалар бакчасына йөргәнгә түләүне сизелерлек арттыруга юнәлтелгән бернинди карар да булмады, алар кабул ителмәде һәм ителмәячәк тә», дип ышандырса да, Россиянең күп төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да мондый мөмкинлектән файдаланырга карар ителде. Татарстан бакчасына баласын йөрткән өчен түләү ата-анага 2014 елның гыйнварыннан башлап 900–1000 сумга артачак (аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә компенсацияләр вәгъдә ителә). Нәтиҗәдә, октябрь аенда республикада ата-аналардан түләтүне күтәрүгә каршы пикетлар, митинглар, имза җыю дулкыннары булып узды. Ата-аналарның да, дәүләтнең дә монда үз хакыйкате бар. Беренчеләре «абонент түләүләре»ннән тыш, түгәрәкләргә, бассейнда өстәмә шөгыльләнгәнгә, спектакль куярга килүче театр коллективларына, персоналга бүләккә һ.б.ларга өстәп түләргә мәҗбүр булуларын, шул ук вакытта балалар бакчасының хәйрия фондына кертемнәр рәвешендә «ихтыяри ярдәм» актлары күрсәтергә кирәклеген дә искә төшерәчәк. Тагын әле төркемнәр шыгрым тулы, тәрбиячеләр арган, ә компенсацияләр

СЕНТЯБРЬ

– Уку елы башына Татарстанда капиталь ремонт программасында катнашкан барлык мәктәпләр дә әзер иде. 2013 елда 160 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды.

– Казанның Азино-1 бистәсендә Россиядәге иң зур балалар поликлиникасы ачылды, ул 70 меңгә якын бала һәм үсмерне кабул итә ала. Учреждениедә 12 балалар үзәге эшли, шул исәптән кардиоүзәк, күз авырулары үзәге, фтизиатр һәм башкалар, шулай ук авыр тормыш шартларында яшәүче балаларга ярдәм итү үзәге дә бар.

– ТРның Хөкүмәт йортында атналык киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Татарстанда авыл һәм шәһәр яны бистәләре урамнарын яктырту буенча программаның гамәлгә керәчәген хәбәр итте.

ОКТЯБРЬ

– ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Тикшерү комитетына ТР Энергетика министрлыгының (бүген ул гамәлдән чыгарылган) юридик бүлегенең элеккеге башлыгы Илдар Кормановка карата (ТР юстиция министры Мидхәт Кормановның улы) җинаять эше кузгату турындагы тәкъдимен җибәрде. Ул Франциянең DIY-челтәренең Казандагы «Леруа Мерлен» гипермаркетын электр энергиясе белән тәэмин итү челтәренә тоташтыруга булышлык итүе өчен 47,3 миллион сум ришвәт алуда шикләнелә.

Татарстан

декабрь 2013


агросәнәгать секторы

«Майский»: инновацияләр һәм кече энергетика – төп үсеш векторлары «Майский» теплица комбинатының төп бурычы – халыкны ел буе яңа өзелгән һәм экологик яктан куркынычсыз яшелчә һәм яшел культуралар белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Куелган максатны тормышка ашыру өчен яңа технологияләр кертелгән һәм кертелә, заманча теплицалар төзелә, комбинатта яктылык культурасы технологиясе актив үстерелә һәм камилләштерелә.

Реклама.

Б

илгеле инде, мондый масштабтагы предприятие зур энергетик чыгымнар таләп итә, шуңа да беренче чиратка энергияне саклау һәм җитештерүнең энергетик нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре куела. Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә хәзергеләрдән бәрәкәтлерәк яңа буын теплицаларын төзү – төп адымнарның берсенә әверелде. Төп культура булган кыяр уңышы мондый теплицаларда 130/м2ка, томатныкы 73кг/м2дан артып китә. Европача сыйфатлы продукция үстерелә торган мондый теплицалар хәзер 22,3 гектарны били. Тормыш бер урында тормый – һәр ел, һәр көн технологияләр үсешенә нинди дә булса яңалык алып килә, шулай ук алар комбинатка да киләләр. Камил микроклимат системасы автомат режимда бер градуска кадәр төгәллек белән теплицадагы температураны көйләп тора. Югары басымлы натрий лампалары көздән алып язга кадәр үсемлекләргә җитешмәгән яктылыкны тулыландыра. Яктырткычның электрон кабызу-көйләү җайланмасы яктылык агымының көчен 50 проценткача көйләргә һәм шул ук вакытта энергия чыгымын 5–6 процентка киметергә мөмкинлек бирә. Киләчәге өметле булган яктылык-диодлы яктырткычларны файдалану эксперименты дәвам иттерелә. Соңгы вакытта, яктылык өстәүнең энергетик нәтиҗәлелеген арттыру максатында, яктылыкның берьюлы ике чыганагын

да – натрий лампаларын һәм зәңгәркызыл спектрда көчәйтелгән яктылыкдиод лампаларын да – комбинацияле куллану буенча сынаулар алып барыла. Бүгенге көндә 700 м2 мәйданда Рһilips Green Power LED interlighing фирмасының 1м2ка 45 Вт егәрлектәге яктылык-диодлы яктырткычлары ценоз эчендә һәм, икенче вариант буларак, үсемлекләр өстенә урнаштырылган. Яктылык-диодлы лампалар җылы бирмәгәнгә һәм шуңа бәйле рәвештә яфракларны көйдермәгәнгә күрә, аларны үсемлекләргә бик якын урнаштырырга да була (бу вакытта күләгәдәге яфраклар да кирәк кадәр яктыртыла). Бу эшләр белән беррәттән, кыяр үстерелә торган һәм бу культура өчен оптималь дымлылык тоту проблемасы (бигрәк тә кыш көне) булган биек теплица гектарларының берсендә дымландыруның өр-яңа системасы урнаштырылган. Ул теплицада томан булдырырга мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә үсемлекләргә үсү өчен аеруча уңайлы шартлар тудырыла. Югарыдан дымландыруның әлеге нәтиҗәле системасын башка теплицаларга да кертү күздә тотыла. Әмма теплицаларда нинди генә энергия саклау технологияләре кулланылмасын, яктылык культурасы барыбер шактый энергетик чыгымлы технология булып кала. Теплица хуҗалыгында яктылык һәм җылылык – элеккечә үк чыгымнарның төп өлешен тәшкил итә, шуңа да энергиянең нәтиҗәлелеген

күтәрү комбинат белгечләренең эшендә төп юнәлешләрнең берсе булып кала. Шактый уңышларга да ирешелгән инде. Башта – электр егәрлеге 24 МВт һәм җылылык егәрлеге 24 Гкал тәшкил иткән «Майский» энергоүзәген кору, аннары һәркайсы 42 МВт егәрлектәге өч котельный төзү һәм, ахыр чиктә, электр егәрлеге 23,5 МВт һәм җылылык егәрлеге 200 МВт булган (якын арада эшли башлаячак котельный белән бергә) үз энергетика үзәге төзелешен тәмамлау. Энергоүзәкнең электр егәрлеге 9,9 МВт тәшкил иткән беренче чиратын җибәрү шушы елның ноябренә планлаштырылган. Комбинат эшчеләренең социалькөнкүреш шартлары да яхшыртыла. Мәсәлән, бу елның ноябрендә 55 фатирдан торган гаилә тулай торагы куллануга тапшырылды. Киләсе елга комбинат эшчеләренең балалары өчен 50 урынлы балалар бакчасы да булган тагын шундый ук тулай торак төзү күздә тотыла. Якын киләчәктә – хезмәткәрләр өчен социаль торак төзү.

422527, Россия, Татарстан Респ., Яшел Үзән районы, Осиново ав., Гагарин ур., 15 тел.: 8 (843) 524-21-21 факс: 8 (843) 716-95-31 maiski@mail.ru 43


ел йомгаклары

җәмгыять

ТАТАРСТАНДА НОМИНАЛЬ ХЕЗМӘТ ХАКЫ, СУМНАРДА

21 994 сум

24 941 сум

гыйнвар–сентябрь 2013 г.

гыйнвар–сентябрь 2012 г. артыннан йөрү әллә никадәр вакытны һәм көчне ала – Казан шәһәр думасында 2014 ел муниципаль бюджетына ата-ана түләүләрен компенсацияләү өчен салынган 321 миллион сумның барысы да халык тарафыннан файдаланылмас дип, юкка гына исәп тотмыйлар. Дәүләт болай җавап бирә: дәүләт балалар бакчасында баланы ай буе тоту гомумән бюджетка тугыз мең сумга төшә. Элеккечә үк гаиләдәге балалар санына бәйле компенсацияләр схемасы саклана, моннан тыш, Татарстанда, Идел буенда бердәнбер буларак – гаиләнең кеременә бәйле компенсация дә булдырылган. Шунысы да мөһим, түләү арту белән, балаларны бакчада тоту да яхшырачак. Шуңа да карамастан, барлык бу дәлилләр үз вакытында дәүләтнең демография үсешен стимуллаштырырга әзер торуы турындагы вәгъдәсенә ышанган атааналарга, йомшак кына әйткәндә, үзләрен алданган итеп тоярга комачауламый.

Тагын бер кат исән-сау булыгыз

Республика сәламәтлек саклау өлкәсендә ел вакыйгаларыннан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховның алты ел буе хезмәт иткән постыннан китүе һәм август аенда Яр Чаллыдагы медицина үзәкләренең берсендә яңа туган балаларны алыштыру тарихы булды. Министр итеп 39 яшьлек Адель Вафин куелды һәм, әйтергә кирәк, яңа себерке

ОКТЯБРЬ

– ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов республикада мәгълүматлаштыру процессының бер өлешенә йомгак ясады: Татарстанда секунд саен ике электрон хезмәт күрсәтелә, яки айга 2,5 миллион. 2013 елда электрон хезмәт күрсәтүнең социаль-икътисадый файдасы 2,5 миллиард сумнан да күбрәк булган (2012 елда – ике миллиард).

44

Реаль хезмәт хакы (товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә кулланучылык бәяләре индексын исәпкә алып санаганда) 2013 елның гыйнвар–сентябрь айларында 2012 елның шул ук чорына карата 106 процент булды. шактый каты себерергә кереште: Чаллы галәмәтенең турыдан-туры гаеплеләре генә түгел, хастаханәнең баш врачы да, шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы да үз вазыйфаларыннан азат ителде. Адель Вафинга яхшы гына мирас калды (ТТПның 2010 елгы ике проценттан да кимрәк үсешеннән башлап, тармакны финанслау күләме өч процентка кадәр үсте, модернизация программасы буенча республиканың әйдәп баручы клиникалары тулысынча һәм 31 район хастаханәсенең кабул итү-диагностик бүлекләре яңартылды, югары технологияле медицина ярдәме үсә, ФАПларның яртысыннан күбрәге яңартылды), әмма аның эше искиткеч күп булачак. Үзенең сентябрь Юлламасында Рөстәм Миңнеханов республика сәламәтлек саклау өлкәсе алдына онкологик авырулардан үлү очракларын киметү, алга таба

НОЯБРЬ – РФ Президенты Владимир Путин белән үткән киңәшмәдән соң, Россия Хөкүмәтенең вицепремьеры Игорь Шувалов Мәскәү–Казан тиз йөрешле магистрале проектын Гомумдәүләт байлыгы фондыннан финанслау кичектерелә, дип белдерде.

– РФ Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең Үз куркынычсызлыгы идарәсе һәм РФ Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең махсус биргадасы ТР Эчке эшләр министрлыгының эшчәнлекләре наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшү белән бәйле булган югары вазыйфадагы дүрт хезмәткәрен кулга алды. Аларга карата җинаять эше кузгатылды, шул исәптән «Законсыз рәвештә зур күләмдә наркотиклар алган, саклаган һәм тараткан өчен» дигән мәддә дә бар.

ДЕКАБРЬ

да трансплантологияне үстерү, кадрлар дефициты проблемасын хәл итү һәм, гомумән, әйдәп баручы Европа илләре күрсәткечләренә ирешү бурычын куйды. 2014 елда бөтен Татарстан буенча 400дән артык сәламәтлек саклау объектын төзү һәм ремонтлау күздә тотыла. Республика халкын диспансерлаштыру (быел аны 611 мең татарстанлы үтәчәк), шулай ук «электрон сәламәтлек саклау системасына» күчү, ягъни пациентларның электрон карталарын кертү һәм һәр җирдә табибка интернет аша язылу мөмкинлеген тәэмин итү дәвам итәчәк. Ахырда – «ел саны» дигән исемгә лаек булырдай сан турында. Апрель аенда РФ Хөкүмәтендә социаль мәсьәләләргә күзәтчелек итүче вице-премьер Ольга Голодец болай дип белдерде: «Безнең хезмәт базары легитим түгел диярлек, аның кечкенә бер өлеше генә нормаль кагыйдәләр буенча эшли». Голодец белешмәләре буенча, Россия икътисадында бүген 86 миллион кеше мәшгуль, әмма аның 48 миллионының гына «кайда икәнлеге аңлашыла». Хезмәт яшендәге калган 38 миллион россияле «соры сектор»да хезмәт итә. Хәтта алар МРОТта яши дип күзаллаганда да (хәер, әйтик, гадәттә «конверттагы хезмәт хакы»ның өлеше зуррак булган сәүдә эшендә, эш көне 600 сумга бәяләнсә, димәк, аена 13–16 мең чыга), эш бирүченең алардан түләмәгән салымнарының күләме астрономик суммаларга җыела. Пенсионерларга да, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә дә җитәр иде, ә бит алар алдындагы бурычларын Россия Хөкүмәтенә бик нык көчәнеп кенә түгел, ә бәлки, торган саен популяр булмаганрак чаралар белән дә үтәргә туры килә. Татарстан

декабрь 2013


энергетика

ЕТК-Татарстан кулланучыларына хезмәткә Ноябрьдә Россия энергетикасының өр-яңа тарихында әһәмиятле вакыйга булды. Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, «Генерацияләүче компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев һәм «КЭЧ» ЯАҖ генераль директоры Борис Вайнзихер егәрлек тапшыру турындагы килешү (ЕТК) шартларында, Казанның ҖЭҮ-2 мәйданчыгында генерацияләү объекты төзү буенча инвестиция проектын бергәләп гамәлгә ашыру турындагы меморандумны имзалады.

тыш, Генерацияләүче компания 2015 елда югары нәтиҗәлелекле газ машиналары төзеп, аларны кулланылышка тапшырачак», – дип ассызыклады «Генерацияләүче компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев. Инвестицияләрне гарантияле төстә кире кайтаруны тәэмин итүче ЕТК механизмын кулланып, генерацияләү егәрлекләрен яңарту мөмкинлеге республиканы читләтеп үткән, безнең территориядә бер генә модернизацияләү проекты да планлаштырылмаган, энергия системасының ышанычлылыгы куркыныч астына куелган. Шул ук вакытта Татарстан кулланучылары ЕБТИК механизмы аша даими рәвештә башка төбәкләрдәге генерацияләү үсеше өчен түләп бара: 2027 елга алар «читкә» 160 миллиард сум җибәрәчәк. Новобогословск ҖЭҮ мисалында 2007–2010 елларда кабул ителгән проектларның үз актуальлеген югалта баруы күренә.

Генерацияләүче компаниядә бүгенге көндә ЕТК механизмын кулланмыйча яңа генерацияләү төзелешен финанслау икътисадый яктан үз-үзен акламый һәм тоткан чыгымнарны кайтарып алу мөмкинлеген бирми дип саныйлар. Программага төзәтмә кертү – мантыйкка сыешлы һәм вакытында ясалган адым. Ул аны гамәлгә ашыручыларга егәрлекләрне яңарту процессын нәтиҗәлерәк итү, төбәкләргә икътисадый үсешне ясалма рәвештә тоткарламау, ә ЕТК программасы нигезендә алып барылучы объектлар төзелешенә чыгымнар тотучы кулланучыларга ышанычлы һәм өзлексез рәвештә энергия белән тәэмин ителү мөмкинлеген тудырачак. Ә республикага килгәндә, бүгенге көндә шуны әйтеп үтәргә була: соңгы елларда, Татарстанның электр энергетикасын зур киләчәкле һәм тарифларын мантыйкка сыешлы дәрәҗәдә тотарлык алдынгы тармак итәрлек, беренче реаль адымнар ясалган.

Реклама.

Фото: prav.tatarstan.ru

И

мзаланган меморандум, ЕТК буенча генерацияләү объектын төзүгә кагылышлы инвестиция проектын, аннан файдаланып егәрлек белән тәэмин итүне, Новобогословски «ТДК-9» ААҖ ҖЭЧ (КЭЧ Холдинг») мәйданчыгыннан Казанның ҖЭҮ-2 мәйданчыгына («Генерацияләүче компания» ААҖнә карый) күчерүне күздә тота. КЭЧның инвестиция проектыннан баш тартуы Свердловск өлкәсенең Серово-Богословское энергия узелындагы егәрлекләрнең ихтыяҗдан артыграк булуына бәйләп аңлатыла һәм мантыйкка ярашлы булып тоела. Ә Татарстан энергетика компаниясе карары нәрсәне күздә тота? Татарстан энергетикларын инвестиция проектын ЕТК механизмы аша күчерү адымына баруына, компаниянең үзе өчен генә түгел, бөтен республика, андагы барлык кулланучыларга бик мөһим берничә шартның этәргеч бирүен билгеләп үтәргә кирәк. Эшнең асылы шуннан гыйбарәт: Татарстан ел саен үзенең икътисадый үсеш темпларын көчәйтә һәм энергетик егәрлекләрен җитди рәвештә арттыра баруга мохтаҗ, шул ук вакытта, әйтик, Казанның ҖЭҮ-1 һәм ҖЭҮ-2 якын елларда планлы рәвештә кулланылыштан чыгарылырга мөмкин (аларны ГОЭЛРО таңында, беренче бишъеллыклар чорында сафка бастырганнар). Шул рәвешчә, әгәр бүгенге көндә Казанның энергия районындагы егәрлек кытлыгы 850 МВт булса, 2018 елга ул 1,5 ГВт ка җитәчәк. «Казанның ҖЭҮ-2дә ҖГУ төзелеше проекты башкаланың энергия районындагы бик кискен торучы егәрлек кытлыгын киметү мөмкинлеген тудырачак, ЕБТИК программасы республика кулланучыларының әлеге объектлар төзелешенә тотылучы чыгымнарын өлешчә каплаячак. Моннан

45


икътисад

«ТАИФ-НК» ААҖ: нәтиҗәлелеккә илтүче юнәлешләр

«ТАИФ-НК» компаниясе стратегиясенең нигезе – динамик үсешкә, технологик процессларны камилләштерүгә һәм инновацияле менеджментка корылган. Предприятиенең эшкәртү куәтләрен югары экологик стандартлы мотор ягулыклары эшләп чыгаруга күчерү темплары РФ Хөкүмәтенең Техник регламентыннан алданрак бара һәм Россиянең НЭЗларын модернизацияләү программасына тулысынча яраша.

Реклама.

Б

46

үгенге көндә нефть эшкәртүне нәтиҗәле итү – гомуммилли өстенлекле мәсьәлә ул. Әлеге тармакны үстерүнең заманча юнәлешләре нефтьне тирәнтен эшкәртүне һәм яңа эшләнмәләрне гамәлгә кертүне күздә тота. Татарстанның икътисадый үсеше программасы нефть химиясенә һәм нефть эшкәртүгә турыдантуры бәйләнгән, биредәге төп бурычлар нефть эшкәртү күләмен, нәтиҗәлелекне һәм сыйфатны арттырудан гыйбарәт, ә боларга җитештерүгә инновацияле технологияләр кертмичә ирешү мөмкин түгел. «ТАИФ-НК» Ачык акционерлык җәмгыяте – Татарстан Республикасы нефть-газ-химия комплексының нефть эшкәртү тармагының төп катнашучысы ул. Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – республика үсеше өчен өстенлекле әһәмияткә ия программаларны гамәлгә ашыру. 1998 елда нигез салынган предприятие даими үсештә һәм җитештерү егәрлекләрен арттыра бара. Бөтен башлангычларның максаты нефтьне тагын да тирәнтенрәк эшкәртүне арттырудан, югары сыйфатлы нефть продуктлары, шулай ук Татарстан Республикасының химия һәм нефть химиясе сәнәгате ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен

арадаш продуктлар эшләп чыгарудан гыйбарәт.

Үсешкә юнәлгән тармак Инновация сәясәте, җитештерүне модернизацияләү компания үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия факторлар һәм алар алдан фаразланган нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген бирә: 2008 елдан башлап, ТАИФ-НК җитештергән бензиннар «ЕВРО-4» сыйфат стандарты таләпләренә туры килә, ә 2012 елда компания Европа стандартына туры килүче «ЕВРО-5» дизель ягулыгы эшләп чыгаруга күчте, бүгенге көндә актив рәвештә Авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын сафка бастыру алып барыла, ә ул эшли башлаганнан соң, Россия дөньяның сыйфат стандартларына туры килүче, нәтиҗәле эшләүче, нефть эшкәртүче җитештерү предприятиесенә ия булачак. Бүгенге көндә компания эшләп чыгарган продукциянең барлык ассортименты югары көндәшлеккә ия һәм ул 25 төрле продуктны үз эченә ала: бензиннар, реактив, судно һәм дизель ягулыклары, юл битумы, сыекландырылган һәм углеводородлы газлар һ.б. Эшчәнлекнең төп күрсәткечләре сайланган үсеш юлы-

ның нәтиҗәлелеген чагылдыра: 2012 елда Россия Федерациясендәге еллык гомуми нефть чималы эшкәртү күләмендә әлеге компаниянең өлеше – 3,1 процент, ә Татарстан Республикасында – 53,7 процент тәшкил итте. «ТАИФ-НК» компаниясе казанышлары нигезенә нефть эшкәртү егәрлекләрен технологик яктан камилләштерү салынган. 2012–2013 еллар дәвамында җитештерү предприятиесендә технологик җайланмаларны һәм гомумзавод хуҗалыгы объектларын реконструкцияләү буенча зур эш башкарылган. Егәрлекне арттыру максатыннан, газ-нефтьне су ярдәмендә чистарту җайланмасы үзгәртеп корылган; җайланманың җитештерү мөмкинлеге 30 процентка арттырылган; өстәмә гидрочистарту реакторы – DC-302 ясалган һәм урнаштырылган; катализацияләү системасы 200 м3га зурайтылган; DA-302 вакуумлы киптерү колонналары монтажланган, гидрочистарту реакциясенең җылылык рекуперациясе секциясен урнаштыру чималны җылыту мичен реконструкцияләүдән баш тарту һәм энергия куллануда нәтиҗәлелекне арттыру мөмкинлеген тудырган. Агымдагы елда водород җайланмасы реконТатарстан

декабрь 2013


икътисад струкцияләнде, аның җитештерү куәте сәгатенә 26,5 мең нм3 водородка арттырылды, газ-нефтьне су ярдәмендә чистарту җайланмасы үзгәртеп корылгач, аның чимал эшкәртү егәрлеге елына 2300 мең тоннага арттырылды һәм түбән үзлекле, югары күкертле судно ягулыгы эшләп чыгару туктатылды. Әлеге чара «ТАИФ-НК» ААҖнә уртача дистиллятлы чималның тулаем күләмен эшкәртеп, аннан югары сыйфатлы нефть продуктлары, аерып әйткәндә, «ЕВРО-5» дизель ягулыгы эшләп чыгару мөмкинлеген тудыра. 2015 елга әлеге компания үзе эшләп чыгара торган автомобиль бензиннарын «ЕВРО-5» сыйфат дәрәҗәсенә җиткерергә ниятли. Предприятиедә нефть продуктларын ваклап сату челтәрен киңәйтү дәвам иттерелә, ә ул исә халыкны җитештерүченең сыйфатлы ягулыгы белән тәэмин итү мөмкинлеген тудыра. Хәзерге көндә «ТАИФ-НК» ААҖндә АЯС челтәренең 13 станциясе эксплуатацияләнә, тагын 15е ТАИФ-НК бренды астында эшли. Агымдагы елда Азнакай каласында, Биектау, Алабуга районнарында өч ягулык салу станциясе кулланылышка тапшырылачак. 2014 елда тагын ике АЯС төзергә җыеналар. Модернизацияләүнең комплекслы программасы һәм гамәлгә ашырылучы технологияләр предприятиедә бизнес үсешенең яңа нокталарына ирешү мөмкинлеген тудыра. 2013 елның тугыз аенда ТАИФ-НКда 6,1 млн тонна чимал, шул исәптән, 5,2 млн тонна нефть, 875 мең тонна газ конденсаты эшкәртелгән. 2013 елның гыйнварыннан алып, сентябренә чаклы «ТАИФ-НК» ААҖндә 6 млн тонна чамасы товарлыклы продукция эшләп чыгарылган. Экспортка сатылган продукция күләме 3,7 млн тонна. Реализацияләнгән продукциядә читкә чыгару өлеше – 55,3 процент. Продукция төп ике юнәлештә экспортка чыгарыла: ЕБ һәм БДБ илләренә озатыла. Эчке базарда сату күләме 2,4 млн тонна тәшкил итте.

Нефть эшкәртүнең иртәгәсе көне Авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын (АКТЭК) сафка бастыру – «ТАИФ-НК» компаниясенең киләчәктәге үсеше ул. Киң колачлы, зур чыгымнар таләп итә торган, стратегик яктан бик әһәмиятле проект, аның төп максаты – дөньяның һәм Европаның сыйфат таләпләренә туры килә торган, ачык төстәге, югары ликвидлы нефть продуктлары эшләп чыгаруны арттыру хисабына, югары күкертле ягулык мазут җитештерүне туктатудан гыйбарәт. Комплексны проектлаганда,

ресурсларны янга калдыручы алдынгы технологияләрне гамәлгә ашыру, шулай ук компаниядә кулланылышта булган һәм проектланучы объектларында әйләнәтирә мохиткә зыян салуны киметүче чараларны эшләү күздә тотыла. АКТЭК проекты баштан ук инновацияле: гудрон гидроконверсиясе җайланмалары Veba Combi Cracking технологиясе нигезендә төзеләчәк – Kellogg Brown and Root (АКШ) инжиниринг компаниясенең югары технологияле эшләнмәсе ул. Комплексны эшләтеп җибәргәч, нефтьне тирәнтен эшкәртү үсәчәк, ул 95 проценттан ким булмаган дәрәҗәгә җитәчәк, калдыкларсыз диярлек булачак. Комплекс эшләп чыгарган продукциянең бөтен төрләре яхшыртылган экологик тасвирламага ия булачак: күкерт, хуш исле, җиңел очучан углеводородлар түбәнрәк күләмдә (нафт һәм дизель ягулыгында 10 ррm дән артмаячак) булачак. Әлеге югары сыйфатлы нефть продуктлары,Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең химия һәм нефть химиясе сәнәгате ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән тыш, чит илләргә дә сатылачак.

Уңышның нигезе – планлы рәвештә алга бару «ТАИФ-НК» ААҖнең республика сәнәгать базарына аяк басуына унбиш ел инде. Актив рәвештә камилләшә, җитештерүгә һәм идарә итүгә яңа технологияләр кертә барып, предприятие бүгенге көндә Татарстан Республикасының нефть эшкәртү тармагында хаклы рәвештә алдынгы урыннарның берсен били һәм илебезнең «кара алтын» эшкәртү заводларының беренче унлыгына керә. Предприятиенең традицияләре, белгечләренең бай тәҗрибәсе һәм югары һөнәрилек дәрәҗәсе, Россиянең нефть эшкәртү тармагы алдына куелган бурычларның әһәмиятен аңлау «ТАИФ-НК» компаниясенә киләчәктә дә Россия һәм чит илләр базарларында көндәшлеккә ия булып калу мөмкинлеген бирәчәк.

Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһ., Сәнәгать зонасы, А-12а, «ТАИФ-НК» ААҖ, ОПС-11, а/я 20, Тел. (8555) 38-17-17, e-mail: referent@taifnk.ru 47


фотопроект    ел мизгелләре

Болгар бөеклеге

48

Татарстан

декабрь  2013


«

Татарстанның иң изге җәүһәрләренең берсе – Борынгы Болгар бөтендөнья мәдәни кыйммәте булып тора. Күптән түгел әлеге фактны Камбоджада узган сессиясендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты да таныды. Дөрес Бөтендөнья мирасы Исемлегенә Болгар әлегә кермәде – гаризаны җитешсезлекләрне бетерү өчен кире җибәрделәр.

Солтан Исхаков фотосы

49


ел йомгаклары

мәдәният

Мәдәни алгарыш: биш урынына бер ел

Татарстанлыларның популяр телепроектлардагы уңышы, театрлардагы яңа сәхнәләштерүләр һәм фестивальләр — 2013 ел Татарстанның һәм, беренче чиратта, Казанның мәдәни ышанычлы, нәрсәдәдер каршылыклы, әмма, иң мөһиме — халыкка кызыклы һәм бик тә бай эчтәлекле булды ул.

Василина Олейник тексты 50

Татарстан

декабрь 2013

Фото: rbcdaily.ru

тормышы өчен гаять тә уңышлы булып чыкты. Нәрсәдәдер


мәдәният ел йомгаклары

«

К

азанны Россиянең өченче башкаласы дип кабул итү-итмәү турында соңгы берничә ел буе алып барыла торган бәхәсләр әле хәл ителмәгән. Әмма ел шуны күрсәтте — Казан күптән провинция, чытырманлык, периферия түгел, бу илнең мөһим мәдәният үзәкләреннән берсе. Ул хәзер башка бөтен дөнья өчен моңарчы Россия буларак күзалланган Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка якынайды. Шәһәрне халыкара картада ачу өчен, барысыннан тыш, төрле амбициоз мәдәни проектлар тормышка ашырылды. Һәм уңышлы рәвештә, дөньяви дәрәҗәдә тормышка ашырылды. Республика башкаласы быел беренче зурлыктагы дөнья йолдызларының гастроль маршрутларында ныклап «теркәлде», бу тагын бер кат аның мәдәни пландагы әһәмиятен раслады. Һичшиксез, Казанга имидж булдырырга Универсиада булышты, әмма Студент Уеннарыннан тыш та, биредә дөньяны республикабызның башкаласы турында сөйләргә мәҗбүр иткән күп нәрсәләр булып узды.

«Евровидение»дә безнең «Әгәр дә...»ебез

Февраль аенда, Яңа елның боз шоулары онытыла төшкәч һәм традицион рәвештә уңышлы Шаляпин фестивале шаулап узгач (бу юлы ул театралларны Гергиев белән дә

ГЫЙНВАР

Фото: vsluh.ru

Cirque Du Soleil бөек җырчы Michael Jacksonга багышланган THE IMMORTAL тамашасын күрсәтте. Программаның цирк тамашасы белән уртак яклары аз иде, иллеләп акробат попмузыка патшасының үзенә генә хас стилендә биеде.

«Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе» дигән өч дисктан торган уникаль җыентык тәкъдир ителде. Аны ТР Дәүләт симфоник оркестры яздырды.

Динә Гарипова салган сукмактан телепроектка якташларыбыз да китте һәм «Голос» шоуының икенче сезонында дүрт катнашучыбыз сайлау аша узды.

сөендерде), шундый яңалык шаккатырды: Россиядән «Евровидение»гә Татарстанда туып-үскән, Беренче каналның «Голос» телеконкурсында җиңеп, илгә Татарстанның нефть һәм «КАМАЗ»лары белән генә данлыклы булмавын искә төшергән Динә Гарипова барачак. Май аенда «Евровидение»нең финалында Динә What if («Әгәр дә...») җыры белән конкурсның бишенче урынын алды. Бер уйласаң, зур карьераның башлангычы өчен — бер дә начар түгел, әмма күпләр үзләрен өметләре алданган итеп тойды һәм тәнкыйтькә кереште — янәсе, конкурсантканың күлмәге дә

ФЕВРАЛЬ

МАРТ

«тиешенчә түгел», «шоу да азрак» һәм сексуальлек тә җитеп бетмәде... Нишлисең, Евровидениедә уңыш таләпләре чыннан да үзенчәлекле — монда тавыш бирүнең сәясәткә корылган принциплары да, купшы «спецэффектларга» көйләнгән мөнәсәбәт тә һәм тагын гайре табигый чиккә җиткән экстравагантлыкны «чыгар да күрсәт». Гадәти генә киенгән Динә «Бураново әбие» түгел иде һәм аның тирәли Плющенко конькида пируэтлар да әйләнмәде, ул бары тик бик яхшы җырлады гына. Шикле рәвештә аннан «алынган» Азәрбайҗан тавышларын искә төшереп тормыйк (бу вакыйга бик тә күрсәтмәле

АПРЕЛЬ Казан командасы, «Россия» каналындагы «Большие танцы» телепроектында катнашып, җиңү яулады. Команда шәһәрне илебезнең бию башкаласы да итеп танытты.

Шаляпин исемендәге XXXI Халыкара опера фестивале үтте. Иң соңыннан Казанда беренче тапкыр Мариинск театры ның солистлары, хоры һәм оркестры башкаруында Жюль Массненың «Дон Кихот» операсы күрсәтелде. Операга маэстро Валерий Гергиев дирижерлык итте.

Кинопрокатка Дмитрий Коробкин Казанда төшергән «Сокровища О.К.» фильмы чыкты, анда төп рольләрнең берсен Татарстан телевидениесе алып баручысы Эльвира Ибраһимова уйнады.

51


мәдәният

« булса да), бары тик ничек бар, шулай кабул итик — безнең вәкилебез илне һич тә оятка калдырмады, әгәр дә инде рәсмиләштерү өлешенә нәрсәдер «җитенкерәмәгән» икән, бу инде чыгышка режиссерлык иткән кешеләргә кагыла. Һәрхәлдә, Динә Татарстанның горурлыгы булып кына калмады, ә үзенә күрә юл салучы да булды: ул салган сукмактан телепроектка якташларыбыз да китте һәм «Голос» шоуының икенче сезоны алар өчен триумфка тиң булды — дүрт катнашучыбыз сайлау аша узды. Алар арасында — кабынып килүче йолдыз, Түбән Камада туып-үскән һәм сәнгатьнең башкару төрләрендәге World Championship of Performing Arts бөтендөнья чемпионаты җиңүчесе Алена Тойминцева да бар. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә яши һәм укыта. Ә менә икенче проектның ачышы һәм җиңүчесе — «Россия» каналындагы «Большие танцы» проекты өчен Казан командасын әзерләгән хореограф Алина Барилова Казаннан китәргә уйлап та карамавы турында белдерде. Апрель аенда аның җитәкчелегендәге Татарстан биючеләре Мәскәүгә 2012 елда оттырган «Битва хоров» өчен реванш алырга киттеләр. Һәм бу юлы җиңү Казанга эләкте һәм, мөгаен, ул хәзер бию башкаласы дадыр. ММЧның телепроектлар көрәшенә ажиотажлы игътибары фонында Татарстанның опера җырчысы, яшь талант Аида Гарифуллинаның Ореralia вокаль

МАЙ

Аида Гарифуллина моннан 20 ел элек Пласидо Доминго үзе нигезләгән искиткеч зур дәрәҗәле Ореralia вокаль конкурсында җиңүче булды.

конкурсында җиңүче булуы турындагы хәбәр сизелмичә дә узды диярлек. Югыйсә, бу бик эре калибрлы сенсация иде, чөнки Казан кызы моннан 20 ел элек Пласидо Доминго үзе нигезләгән искиткеч зур дәрәҗәле дөнья вокаль конкурсында барысын да узып китте бит! Моңа кадәр 26 яшьлек җырчы кыз Европаның иң эре опера сәхнәләренең берсе – Италиядәге Аrena di Verona фестивалендә чыгыш ясады, Кытайның Шеньчженендә ХХVI Бөтендөнья Студент Уеннары ябылышында һәм Казандагы Универсиада 2013 ачылышында җырлады, Мариинск театры сәхнәсендә уңышлы де-

ИЮНЬ Казанда беренче тапкыр бөтен дөньяга билгеле рок-һәм блюз-башкаручы, «Грэмми» һәм «Алтын Глобус» премияләре иясе, Британия империясе ордены кавалеры Джо Кокерның концерты үтте.

«Голос» Бөтенроссия телешоуының җиңүчесе Динә Гарипова «Евровидение-2013»тә бишенче урынны яулады.

52

Рәссам Константин Васильевның музее, 2011 елда Гв а р д е й с к а я урамындагы бинасыннан чыгарылып, ябылу чигендә калганнан соң, Казан үзәгендә яңа бинага күчте.

Казан язучысы Денис Осокин «Небесные жены луговых мари» фильмының сценарие өчен «Кинотавр»ның иң яхшы сценарий бүләгенә лаек булды.

бют ясады. Боларның һәммәсенә өстәп, Ореraliaда җиңү артистка алдында барлык дөнья театрлары ишекләрен ачты, һәм аның туган Татарстаны планетар дәрәҗәдә отышлы урында күрсәтелде.

Татарстан киносы могҗиза көтә

IХ Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тагын әле Татарстан кинематографының да дөньяга туган булуы һәм менә-менә тәпи атлап китәчәге турында сөйләделәр. Әмма бу адымнарны инде беренче

ИЮЛЬ Казанда Бөтендөнья Студент Уеннары көннәрендә Мәдәни Универсиада үтте.

АВГУСТ

Җырчы Аида Гарифуллина Operalia Халыкара вокаль конкурсында җиңү яулады. Бу конкурс 20 ел элек Пласидо Доминго тарафыннан оештырылган иде.

Татарстан башкаласында му зыка легендасы, «Грэмми», «Алтын Глобус», «Эмми» һәм җырлары һәм фильмнарга язган саунд-треклары өчен иң яхшы бүләкләргә лаек булган җырчы һәм композитор Стинг чыгыш ясады.

Фото: aidagarifullina.com

ел йомгаклары

Татарстан

декабрь 2013


мәдәният ел йомгаклары

Poccиядә 135 ел

лар һәм кино тәнкыйтьчеләре тарафыннан «хронометражны 15 минутка кадәр кыскарткан очракта, Казан турында бик яхшы туристик открытка» дип бәяләнде. Гомумән алганда, тулы уңышсызлык. Аның каравы, Казан язучысы һәм сценаристы Денис Осокин сынатмады. Июнь аенда ул «Кинотавр»да үзенең «Небесные жены луговых мари» дигән китабы буенча Алексей Федорченко төшергән шул ук исемдәге фильмга язган сценарие өчен приз алды. Федорченконың аннан алдагы «Овсянки» фильмына язылган сценарий күптөрле кинематографик призлар җыйды, алар арасында «Ника» да бар иде. Хәзер мари һәм фин-угыр йолалары җырчысы Федорченко белән бергәләп, үзенең инде өченче китабын — «Ангелы и революция» дигәнен экранлаштыру белән мәшгуль. Мондый «кино бөтен кеше өчен түгел»дер, бәлки? Мөгаен, шулайдыр. Осокин баштагы ике тасмасы мисалында үзенең арт-хаус юнәлешендә эшләвен күрсәтте — ярым әкият һәм мистика, тик кайчагында бик тә үзенә тартучан.

Казан — кызыклы, гастрольләргә хәерхаһлы

Җәй Татарстан өчен гадәти тынычланып-тынып тору чоры булмады. Төгәлрәк әйткәндә, аның соңгы елларда зур вакыйгага әзерләнеп яшәгән һәм шуны уздырган башкаласы өчен. Бөтендөнья яшьләр уеннары тарихында беренче тапкыр узган Мәдәни Универсиада шәһәр тормышына үзенең саллы өлешен кертте. Әйтергә кирәк, Универсиаданың мәдәни паркына узу өчен аңлашылмаган схемалар тибындагы кайбер кимчелекләргә һәм, шул сәбәпле, Игенчеләр сарае янында коточкыч чиратлар килеп чыгуга һәм хәтта кирәкмәгәндә һава торышының бозылуына да карамастан, бәйрәм уңышлы килеп чыкты. Искиткеч ачылу тантанасы, гаҗәеп театраль куелышлар, махсус программа белән килгән Дю Солей циркы, чакырылган дөнья һәм Россия йолдызлары — әйтерсең, оештыручылар шәһәр кешеләренә һәм аларның спорт форумы кунакларына мәдәни тантаналарның берьюлы бишьеллык нормасын бирергә җыенганнар иде. Хәтта беркадәр шөбһәләнү дә барлыкка килде:

Ш

вейцариянең Сент-Имье шәһәрендә 1832 елда нигез салынган атаклы Longines сәгать бренды Россия базарына керүенең 135 еллыгын билгеләп үтә. Нигез салынган чагыннан башлап, Longines үз продукциясен бөтен дөньяда сата, ә мануфактураның архив язмаларында Россиягә беренче сәгатьләрнең 1878 елда озатылуы турында белешмәләр бар. Әлеге күренекле вакыйга хөрмәтенә Longines күргәзмә оештырды, һәм ул бөтен Россия буйлап ел дәвамында сәяхәт итә. Казанда бу күргәзмә «Сувар-Плаза» сәүдә үзәгендә 2013 елның 31 декабренә кадәр ачык. Сәгать традицияләренә баш иючеләр Longines музее махсус шушы вакыйга өчен тәкъдим иткән тарихи сәгать модельләренә карап соклана ала. Сәгатьләрнең уникаль һәм атаклы модельләреннән сайланган ассортимент марканың бай һәм мавыктыргыч тарихы турында сөйләр. Кайбер модельләр баштан ук Россия сатып алучылары өчен тәгаенләнгән булган һәм соңыннан Longines тарихи коллекциясенең бер өлешенә әверелгән. Әлеге уникаль күргәзмәдә бу брендны башкалардан аерып торган барлык сыйфатлар да чагыла: техник ноу-хау, катлаулы эволюция, затлылык, җитештерүчәнлек, төгәллек һәм инновацияләр.

«Империя» салоны, Казан ш., Спартак ур., 6, «Сувар-Плаза» СҮ, Тел.: (843) 526-55-77

Реклама.

форумнарда ук көткәннәр иде кебек, ә 2010 елда фестивальнең Гран-приен Татарстанның «Бибинур» картинасы алганнан соң, «сабый», гомумән, вундеркинд булып күренде. Әмма уңышлар шуның белән тәмамланды да — югыйсә, Татарстанда бүген иллеләп киностудия, сан гына, үҗәтләнеп, сыйфатка күчәргә теләми. Бу елның фестивале дә оптимизм өстәмәде — төп программада бер генә тулы метражлы Татарстан картинасы да юк иде. Тулыканлы уен фильмы урынына Салават Юзиевның «Корбан-роман» картинасының проекты гына тәкъдир ителде. Инде әзер фильм күрергә өметләнгән тамашачыларның ачыктан-ачык күңеле төште. Әхтәм Сәетаблаевның Икенче бөтендөнья сугышы вакытында кырым татарларын депортацияләү турындагы «Хайтарма» фильмына кагылышлы гауга һәм аның РФ Тышкы эшләр министрлыгы «үтенече» буенча конкурс программасыннан чыгарылуы, гомумән, фестивальнең гаделлеген шик астына куйды. Сүз уңаеннан, сайлау комиссиясенең гамәлләре алдан көтелгән нәтиҗәне бирде: кулуарда күрсәтелгән «Хайтарма» тиз арада «тыелган» картина аурасына ия булды һәм кызыксынган тамашачыны үзенә икеләтә җәлеп итте. Казанның Мәскәү кинематографы белән дә эше барып чыкмады. Май аенда киноэкраннарга «Сокровища О.К.» фильмы чыкты. Картинаның бөтен Казан күз алдында төшерелгән эш вакытындагы исеме — «Сокровища озера Кабан» — һәрхәлдә, уңышлырак иде, хәер, фильмга карата күпкә җитдирәк дәгъвалар да бар. Режиссер Дмитрий Коробкин маҗаралы фильмны, Кабан күле төбендәге хәзинәләр турындагы җирле риваятьләргә таянып, Алексей Воробьев, Мария Кожевникова, Сергей Шәкүров, Гоша Куценко кебек шактый профессиональ актерлар командасы көче белән төзегән. Сценарийда җирле телеканал алып баручысы Эльвира Ибраһимова өчен дә роль табылды. Ни гаҗәп, әмма игелекле тарихи материалны һәм башкаручыларның иҗади потенциалын берләштерү дә көтелгән искиткеч нәтиҗәгә китермәде. Комедия элементлары кертелгән маҗаралы фильм буларак уйланылган картина ахырда тамашачы-


мәдәният

әгәр дә бу өлкәдәге бөтен лимит файдаланып беткән булса һәм алдагы елларда, Универсиада тантаналарында ярлыланып калган бюджетка экономия ясап, шәһәр кырыс диетага утырса? Монда да шуны танымыйча булмый, гаҗәеп тамашаларның каймагын нәкъ менә Казан җыеп алды, ә башка татарстанлыларга нибары валчыклар гына эләкте. Мисалга Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбленең Яр Чаллыда һәм Әлмәттә узган чыгышлары кебек тәмлеләре булса да. Сүз уңаеннан, бу артистлар үзләренең 76 еллык тарихында монда беренче тапкыр гастрольдә булдылар. Тик барыбер — валчыклар гына. Бу яктан республика өчен Казан кинофестивале күпкә кызыклырак булды. Чөнки ул конкурс узганнан соң бер ел дәвамында «Фестиваль кайтавазы» программасы кысаларында фильмнарны районнар буйлап күрсәтә. Тагын әле республиканың иң ерак почмакларына театр гастрольләре һәм татар эстрадасының кайбер фидакарь вәкилләре барып җитә. Күренекле артистларның Казанда чыгыш ясавы өчен бердәнбер сәбәп Мәдәни Универсиада гына булмады. Безнең кунакчыллыкны еллар үткәч беркадәр дәрәҗәләрен югалткан йолдызлар да күптән бәяләделәр. Мәсәлән, узган ел Sсorpionsлар, үзләренең үткән турларын саубуллашу дип белдергәннәрен онытып, Казан тамашачысына тагын үзгәреш җилләре турында җырладылар. Патрисия Каас чираттагы концерт программасы

СЕНТЯБРЬ

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Алтын Урда» балеты зур уңыш белән үтте.

IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале үтте. Ул фестивальдә катнашкан фильмнарның сыйфаты белән генә түгел, ә Бөек Ватан сугышы вакытында Сталинның Кырым татарларын депортацияләве турында төшерелгән «Хайтарма» картинасын фестивальдә күрсәтүдән баш тарту аркасында килеп чыккан гауга белән истә калды.

54

белән сөендерде, Scooter командасының гаярь егетләре килеп китте, легендар Стинг, биредә үзенең икенче чыгышын оештырып, Казанга үзенең рәхимле карашын юнәлтте. Джо Кокерның беренче концерты булды, Тһе Offspring панк-рокерлары тамашачыны шатландырды һәм инде күптән телләрдән төшмәгән вакыйга тормышка ашты — Элтон Джон килде. Промоутер Денис Вәлиев боларның Казан өчен башлангыч кына булуына ышана һәм инде чираттагы йолдыз өчен аз да түгел, күп тә түгел — берьюлы кырык биш мең тамашачыны сыйдыра алган «Казан-Арена»ны файдаланырга әзер. Дөрес, «бөек һәм коточкыч» Мэрлин Мэнсонның килмәве генә гомуми картинаны бераз боза. Хәер, турдан ул бөтенләй ваз кичмәгән, бәлки, алдагы елга гына күчереп торган (мөгаен, башка йолдызлы кунакларның әле генә килеп киткән төркемендә югалып калмас өчендер), димәк, ни генә эшләнмәсен, барысы да хәерлегә. Шулай булгач, күпсанлы Казан заллары һәм ареналары киләчәктә дә күренекле затлардан һәм аларның җанатарларыннан бушап тормаска охшаган.

ОКТЯБРЬ ТРның Дәүләт симфоник оркестры Казан өчен яңа проект башлап җибәрде — «Денис Мацуев дуслары янында» музыка фестивале. Танылган пианист белән үтә торган чара ТР башкаласы өчен традициягә керер, дип планлаштырыла.

Казан язучысы Борис Вайнер «Русьның алтын каурые» милли әдәби премиясенең «Балалар өчен шигырьләр» номинациясендә лауреат булды.

Театраль билгесезлек Үзе өчен кайгылы булган елның ахырын Казан ТЮЗы баш режиссерсыз каршылый. Владимир Чигишев бу дөньядан июнь аенда китеп барды, һәм әлегә кадәр театрның җитәкчесе юк. Шуны да әйтергә кирәк, мондый хәл ТЮЗ өчен яңалык түгел. 2005 елда Георгий Цхвирава киткәннән соң, театр бер елга якын баш режиссерсыз калды. ТЮЗда күптән оешкан труппа, сәхнә арты традицияләренә хас булмаганча, бу очракны авыр, әмма нык кичерде, әмма «идарәсез» чорда үзен югалтмады. Репетицияләр, чыгышлар ясады һәм читтән чакырылган режиссерлар җитәкчелегендә тамашачыга яңа спектакльләр күрсәтте. Быел да, яңа баш режиссерны көткән арада, ТЮЗ артистлары күңелләрен төшермәделәр. Сезон үз вакытында Чигишев куйган спектакль белән ачылды, театрның икенче премьерасын бәйрәмнәр алдыннан күрсәтергә вәгъдә итәләр, ә чираттагысының репетицияләре киләсе елга планлаштырыла. Мондый труппа бул-

НОЯБРЬ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Норвегия драматургы Йон Фоссе пьесасы буенча куелган «Җәйнең бер көнендә» спектакле «Алтын битлек» милли театраль премиясенә но минацияләнде.

ДЕКАБРЬ

Казанда беренче тапкыр поп-музыка яратучыларның кумиры, танылган артист, легендар Элтон Джонның гастрольләре үтте.

Режиссер Сергей Жигуновның татарстанлы Риналь Мөхәммәтов катнашкан фильмы прокатка чыкты.

Татарстан

декабрь 2013

Фото: region.metronews.ru

ел йомгаклары


мәдәният ел йомгаклары

«

Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел аеруча танылды, әмма иҗади уңышлар белән түгел, ә бәлки тавыш-гауга белән.

ганда, театр үзенең тамашачыларын һәм популярлыгын югалтыр дип уйларга ярамый, әмма үсешкә гомуми юнәлеш бирүче һәм сәхнәдә ниләр булачагын аңлаучы баш режиссердан башка, артистларга, һичшиксез, авыр. Мәдәният министрлыгында, лаеклыны эзлибез, дип ышандыралар. Камал театры өчен ел позитивта һәм, театр Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясен алуга номицияләнгәнгә күрә, көтү халәтендә тәмамлана. Өстәвенә, «Җәйнең бер көнендә» спектакле дүрт тапкыр номинацияләнгән — кече формадагы иң яхшы спектакльгә, иң яхшы режиссурага, яктылык буенча рәссам хезмәтенә һәм иң яхшы хатын-кыз роленә. Үз спектакльләрен республиканың милли премиясенә данлыклы Качалов исемендәге театр да (һәм бер тапкыр гына да түгел), рус ТЮЗы да, опера һәм балет театры да тәкъдим итәргә тырышып карады. Йомшак кына әйткәндә, алмашынучан уңыш белән. Качалов театры номинантлар арасына да үтә алмады, ә башка театрларга килгәндә, «Алтын битлек» Татарстанга берничә тапкыр эләкте. 1996 елда «Драма» номинациясендә иң яхшы спектакль дип рус ТЮЗы куйган «Буря» табылды, 1999 елда «Честь и достоинство» номинациясендә, Россия театр сәнгатенә

күрсәткән ярдәме өчен, аңа ТР Президенты Минтимер Шәймиев лаек булды, ә 2001 елда шул ук номинациядә — Галиәсгар Камал исемендәге театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов. Узган ел премия Гаэтано Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» операсындагы төп партияне башкарган Альбина Шаһиморатовага һәм 2008 елда Резедә Ахиярованың Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган «Шагыйрь мәхәббәте» операсындагы иң яхшы ирләр партиясе өчен Әхмәт Агадига бирелде. Камаллылар мондый җитди җиңүгә беренче тапкыр омтылыш ясыйлар.

Симфонияләрдәге алгарыш

2013 ел республиканың Дәүләт симфоник оркестры өчен дә уңышлы проектлар елы булды. Кайчандыр кризиска каршы менеджер сыйфатында махсус чакырылган дирижер Александр Сладковский үз ролен әлегә бик яхшы башкара. Ярдәмсез түгел, әлбәттә: оркестрга Президент гранты бүлеп бирелде. Быел, Россиядә генә түгел, инде Европада да танылган коллектив тамашачыга татар музыкасы антологиясен тәкъдир

итте. Татарстанның 15 композиторының әсәрләре кергән өч диск ТР Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан Sony Music Entertainment hәм RCA RED SEAL RECORDS лейблларында яздырылды. Глобаль планда бу Татарстан өчен бик мөһим момент: дөнья музыка пространствосында татар музыкасының үзенчәлекле яңгырашы ачылды, республиканы танытуга тагын бер адым ясалды. Бөтен дөньяга билгеле тавыш яздыру компанияләренең каталогына кертелгән антология, гомумән алганда, дөньяда аз билгеле татар музыкасын яңа биеклектә алга җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Шушы максатта бу дисклар Универсиада кунакларына да бүләк ителде. Тик шунысы кызганыч, проектны коммерцияләштерүдән баш тарттылар һәм антологияне сатуга чыгару каралмаган иде. Шунда ук компаниянең студиясендә «Просветление» альбомын яздырып — анда Петр Чайковскийның «Манфред»ы һәм Сергей Рахманиновның «Остров мертвых» әсәрләре дә кергән — дирижер һәм оркестр да Sony Music Entertainment артистлары статусына ия булдылар. Проектлар тезмәсе арасында Сладковский Казан турында да онытмады: «Рахлин сезоннары», «Ак сирень», «Казан көзе» һәм «Конкордия»гә кушып, шәһәрдә «Денис Мацуев дуслары янын-

55


ел йомгаклары

мәдәният

да» дигән яңа фестиваль оештырып җибәрде. Монда күренекле пианист белән таныш булган дирижерның шәхси элемтәләре дә ярдәмгә килде. Бер генә еллык нәтиҗәләр ясаганда да, республика симфоник оркестрының үз алдына куйган темплары буенча фикер йөртеп, Татарстан өчен чираттагы бренд актив формалашып килә, дияргә мөмкин. Бу юлы — музыкаль бренд.

Виртуаль, реаль һәм дөньяви мирас турында

Бу елның 16 июнендә Камбоджада ЮНЕСКО комитетының Татарстан өчен бик тә әһәмиятле булган 37нче сессиясенә старт бирелде. Нәкъ шунда Болгарны һәм Свияжск утравын торгызу һәм аларны дөнья мирасы һәйкәлләре итеп таныту өчен куелган грандиоз көчләрнең мантыйкый нәтиҗәсе ясалырга тиеш иде. Кызганыч, өметләр бары тик өлешчә генә акланды: һәйкәлләрне һәм күренекле урыннарны саклау буенча халыкара совет экспертлары (IСОМОS) безнең объектларның мәдәни кыйммәтенә шик белдерделәр. Аерым дәгъвалар Болгар адресына әйтелде, экспертлар фикеренчә, анда яңа корылмалар артык күп төзелгән һәм ул борынгы шәһәрнең «кыйммәтен һәм чынлыгын» шактый киметкән. Россиягә Свияжск турындагы гаризасын кире кайтарырга туры килде, шул рәвешчә, аны алдагы елларда кабатлап бирергә мөмкинлек кала. Ә Болгар буенча гаризаны республика, асылда, бик тә тәвәккәл адымга барса да, кабат эшкәртеп-тулыландырып, яңадан тапшырды: әгәр аны бу юлы да кире каксалар, объект-кандидат исемлеккә керү хокукыннан мәңгегә мәхрүм калачак иде. ТР Мәдәният министрлыгы хәбәрләренә караганда, бу адым үзен аклаган: комитет бу объектның дөньяви универсаль кыйммәтен бертавыштан таныган, әмма тулыландырылган гаризаны 2014 елдагы киләсе сессиядә карарга хәл иткән. Быел кыйммәтлелек дәрәҗәсен Татарстанның тагын бер күренекле урыны — Кол Шәриф мәчете өчен ачыкларга тырыштылар. 25 майда старт бирелгән «Россия-10» мультимедиа конкурсындагы халыкара тавыш бирүдә мәчет тотрык56

лы рәвештә финалистлар исәбендә торды-торды да хисләрнең аеруча кайнаган өченче этабында, 18 нче урынга ук тәгәрәп, җиңүче унлыктан төшеп калды. Чараның максаты илнең яңа виртуаль символларын ачыклау булса да, гаять тә оригиналь схема буенча төзелгән халыкара тавыш бирү, гражданнарның индивидуаль фикерләрен зыялыларча белдерүдән бигрәк, регион һәм милләт өстенлекләренең көрәшенә әверелде. Һәм анда, кызганыч, тавышларны арттыру һәм хакер атакалары кебек ысуллар да кулланылды. Хәтта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шәрехләүләрдән тыелып кала алмады: «Экспертлар белдерүенә караганда, сайттагы тавышларның саны «Россия-10» сайтына керү исәбе белән алып барылмый. Тавышлар саны периодик төстә йә кискен арта, яки кими. Конкурсны оештыручылар сайтка керүчеләрнең бәйсез счетчикларын «Россия-10» сайтында биреп барса, бу ачык һәм намуслы тавыш бирүгә булышыр иде. Миндә конкурсның объективлыгы турында бик зур шик туа, бу хакта минем туганым Рамзан да (Чечня Президенты Рамзан Кадыйров — авт. иск.) август ахырында ук белдергән иде». Виртуаль чараларның гаҗәбияте фонында шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендәге реаль казанышлар — хәер, монысы шәһәр дәрәҗәсендә — күп тапкырга ышанычлырак күренде. Мәсәлән, Иске Татар бистәсен яңартып коруның беренче этабы шактый уңышлы узды. 24 мәдәни мирас объектына ия булган Мәрҗани, Каюм Насыйри, Сафьян, Фатих Кәрим һәм Зәйни Солтан урамнары урнашкан өч квартал Универсиада вакытында инде 20 мең турист кабул итте. Шәһәр, яңартып коруга кадәр Илсур Метшин бәяләгәнчә,

«әрнү һәм оят» халәтеннән, ниһаять, котылды. Бистәдәге йортлардан тыш, Универсиада алдыннан үзәктә Александр пассажы, Фукс йорты, «Казан» кунакханәсе, Бауман урамындагы Матбугат йорты һәм башка тарихи биналар төзекләндерелде. Мондый үзгәрешләр, әлбәттә, шатландырмый калмый. Әле күптән түгел генә бәһасез борынгылыкны бик тә бәхәсле яңа корылмалар хакына битараф рәвештә җимереп ташлаган Казан өчен, бу зур яңарыш һәм моннан ике ел элек экскурсовод Олеся Балтусованың, Президентны чакырып, бергә үткәргән җәяүле сәфәренең бәхетле нәтиҗәсе. Иске Казанга шул чактагы яңа караш шәһәрдәге мәдәни һәм архитектура һәйкәлләрен саклауга яңа мөнәсәбәт булдыру өчен кузгалу ноктасы булды. Күп еллар буе сүтелүне көтеп яткан тарихи биналар өчен кинәт кенә инвесторлар табылды һәм, шуңа бәйле рәвештә, Универсиадага әзерлек кысаларында булса да, яңарыш чоры башланды. Мәдәни-тарихи мирасны саклау өчен традицион рәвештә дәрәҗәле сәбәпләр һәм югары җитәкчелекнең махсус игътибары таләп ителүе генә бераз күңелсезрәк. Һәм ахырда — Татарстанда беренче тапкыр булган тагын бер әһәмиятле вакыйга турында. Республика Гимны беренче тапкыр сүзләр белән яңгырады. ТРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән һәм символика сайлаган вакытында, әлегә көй килеш кенә калдырып, гимн тексты белән ашыкмаска булганнар иде. «Әлегә» 20 елдан озаккарак сузылды — мәсьәләне узган ел иҗади конкурс ярдәмендә генә хәл иттеләр. Гимн шагыйрь Рамазан Байтимеровның конкурска кызы тәкъдим иткән «Туган ягым» шигыре нигезендәге текст белән «сөйләшә» башлады. Тарихи мизгел! Татарстан

декабрь 2013


in memory

җәмгыять

Мәңгегә югалтулар Гыйнвар

Илдар Ханов – күренекле рәссам, скульптор, шагыйрь һәм дәвачы, Казан янындагы Иске Аракчино бистәсендә «Барлык диннәр храмын» төзүче Оскар Фельцман – совет һәм Россия композиторы

Февраль

Март

Валерий Золотухин – совет һәм Россиянең театр һәм кино актеры, Таганкадагы театрның сәнгать җитәкчесе

Алексей Герман – совет һәм Россия кинорежиссеры, «Проверка на дорогах», «Мой друг Иван Лапшин», «Хрусталев, машину!» һ.б. фильмнарны куючы Рэм Вяхирев – Газпромның элекке җитәкчесе

Борис Васильев – совет һәм Россия язучысы

Апрель Михаил Бекетов – Россия журналисты, «Химкинская правда» газетасының баш мөхәррире

Юнона Карева – ТРның атказанган артисты, Казан театр училищесы укытучысы, кинорежиссер Сергей Говорухинның әнисе Виталий Тимирясов – Казан икътисад, идарә итү һәм хокук институтына нигез салучы һәм аның ректоры

Май

Июнь

Алексей Балабанов – Россия кинорежиссеры, сценаристы, продюсеры һәм актеры, «Про уродов и людей», «Брат-2», «Груз-200» һ.б. фильмнарны куючы Петр Тодоровский – совет һәм Россия кинорежиссеры, «Любимая женщина механика Гаврилова», «Военно-полевой роман», «Интердевочка» һ.б. фильмнарны куючы

Владимир Чигишев – Казан ТЮЗының баш режиссеры

Июль Хәләф Низамов – ТР Президенты Аппаратының элекке җитәкчесе, «башлыклар путчы»ның (1998 ел) идея илһамчысы һәм оештыручысы

Илья Сегалович – «Яндекс» интернет-порталына һәм эзләү системасына нигез салучыларның берсе

Август Александр Юртаев – «Татарстанның электрон хөкүмәте» проекты идеологларыннан берсе

Василий Песков – совет һәм Россия журналисты, язучысы, телевидение алып баручысы

Сентябрь

Октябрь Александр Салий – республика коммунистларының 1990–2000 еллар башындагы лидеры, РФ Дәүләт Думасының элекке депутаты

Казан аэропортында төшәргә җыенганда, «Татарстан» авиакомпаниясенең Воeing 737-500 лайнеры һәлакәткә юлыкты. Борттагы 50 кешенең барысы да, шул исәптән Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Александр Антонов та һәлак булды.

Ольга Аросева – совет һәм Россиянең театр һәм кино артисты

Ноябрь

Декабрь

57


җәмгыять караш

Медиа төрле – проблемалар бер үк

Б

үгенге көндә үз-үзен хөрмәт иткән, актив яшәү рәвеше алып барган адәм баласы пульт тотып телевизор каршында утырмый. Җитмәсә, аның бәйләнчек рекламаларына түзеп… Хәер, реклама роликлары күптән инде тапшыруларның үзенә караганда сыйфатлырак әзерләнә. Әмма анысы бөтенләй башка тема. Бүгенге көндә телевизорсыз яшәүче гаиләләр аз түгел. Мин дә шундыйларның берсе – телевизорсыз яшим. Бик күпләр өчен телевидениенең мәгълүмат җиткерү функциясен интернет алыштыра, яңалыкны үзеңчә «эшкәртеп», фикер әйтү мөмкинлеге тудыра, мәгълүматны рәхәтләнеп шәрехли, «парыңны чыгара» аласың. Әйе, интернет һәм аның социаль челтәре һәр кешегә үзен журналист итеп тоярга мөмкинлек бирде. Хәтта урыс телендә «твитнуть» дигән яңа сүз дә барлыкка килде. Татарлар «тывитладык» дими диюен, әлегә… Алдагысын кем белә. Хәзер һәр кеше кесә телефонының фотокамерасына кызыклы кадр төшерә ала, шуны «ВКонтакте»га элеп куя да, «лайк» җыеп, амбицияләрен канәгатьләндерә. Мин социаль челтәрләр белән актив мавыкмагач, ул «лайк»тан ни файда икәнен белмим, мине, профессиональ журналист буларак һөнәрем ашатырга тиеш, шуңа да бухгалтер түләгән гонорарга өстенлек бирәм…

Әнкарә – Бишкәк «Не будет ни газет, ни книг, ни кино, ни театров, а будет одно сплошное телевидение», дигән идеме әле «Москва слезам не верит» фильмында яшь оператор Родион? Әлбәттә, телевидение «сплошной»га әверелә алмады, алай гына да түгел, ул инде үзенең җәмәгатьчелеккә тәэсир итү көчен югалтып бара. Рузилә Мөхәммәтова тексты 58

Быел ноябрь аенда Кыргызстанның башкаласы Бишкәк каласында үткән төрки телле илләрнең III медиа-форумында шушы мәсьәләләр күтәрелде, яңа технологияләрнең массакүләм мәгълүмат чараларының формалашуына тәэсире һәм бүген заман журналистының портреты күзалланды, җәмгыятьнең мәгълүматка ихтыяҗы һәм авторлык хокуклары балансының саклануы, яңа медиалар фонында журналист этикасы мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмады. Форум кысаларында яңа сайт та тәкъдир ителде. Әлеге мәртәбәле утырышта Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Гагаузия (Молдова), Кырым автономияле республикасы (Украина), Карачай-Черкесия, ЯкутияСаха, Хакасия, Тыва, Башкортостан журналистлары белән бергә, Татарстан вәкиле буларак, миңа да катнашу насыйп булды. Татарстан

декабрь 2013


«

караш

җәмгыять

Бүгенге көндә үз-үзен хөрмәт иткән, актив яшәү рәвеше алып барган адәм баласы пульт тотып телевизор каршында утырмый. Җитмәсә, аның бәйләнчек рекламаларына түзеп… Хәер, реклама роликлары күптән инде тапшыруларның үзенә караганда сыйфатлырак әзерләнә.

Медиа-форумны Төркия Хөкүмәтенең матбугат һәм мәгълүмат баш идарәсе оештырган иде. Темасы – «Традицион массакүләм матбугат чараларының яңа медиага әверелеү процессы». Төркия Хөкүмәте бу медиа-форумны өченче мәртәбә үткәрә. Башта медиа-форумның ни дәрәҗәдә җитди оештырылуын ассызыклап үтү кирәктер. Журналистларның бу зур форумын Төркия Премьер-министры урынбасары Бәшир Аталай, Төркия Республикасының Матбугат һәм мәгълүмат баш идарәсе генераль директоры Мурат Каракая, Азәрбайҗанның матбугат советы рәисе, Төрки телле илләрнең Медиа-платформасы рәисе Әфләтун Амашев, ТЮРКПАның генераль секретаре Җандос Асанов, Кыргызстанның мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Солтан Раев сәламләде. Төрки телле илләрдән килгән журналистларны нинди проблемалар борчый соң? Әйтик, элеккеге совет илләре, «башка» чыксалар да, мәгълүматны анализлаганда, Мәскәүгә таба карыйлар, дөресрәге, рус телле мәгълүмат чаралары аша фикер йөртәләр икән. Әйтик, быел Төркиядә булган чуалышлар турында мәгълүмат биргәндә, күп журналистлар рус телле интернет-порталлары аша мәгълүмат туплаганнар. Кызганыч, тел белмәү турыдан-туры мәгълүмат алу мөмкинлеген чикли. Бу очракта медиафорумның яңа сайты бөтен төрки телле халыклар өчен уртак мәгълүмат мәйданы була ала. Афәрин! Ул төрек, инглиз телләре белән бергә рус телендә дә алып барылачак. ТЮРКСОЙ сайты кебек ягъни мәсәлән. Журналистларны тере газеталарның киләчәге дә борчый. Тарату хезмәте газетаны көнгә берничә тапкыр иясенә җиткерә алса, мин аны көнгә берничәне чыгарыр идем, диде хәтта бер журналист. Ә икенче бер коллегабыз газетаны ат белән чагыштырды: заманында аңа атланып йөргәннәр, каядыр барганнар, әйбер ташыганнар, җир сөргәннәр, һ.б. Хәзер барысын да машина хәл итә, атның кирәге калмады. Шуңа да газеталарны бетермик, дип кычкыру, барасы җиребезгә атка атланып барыйк, дигән кебегрәк яңгырый. Авыр тәэсир итсә дә, миңа калса, ул хаклы иде шул…

Казан: журналлашабыз Медиа-форумда күтәрелгән темалар тәэсирендә Татарстанның медиа-базарындагы вазгыяткә күз салыйк. Телевидение аудиториясен югалткан кебек, әлбәттә, хәзер газета-журналларга да элеккеге тиражда чыга алмыйлар. Бу мөмкин түгел. Хәер, аның элеккеге тиражы да реаль түгел иде. Чөнки без – урта буын, элек газеталарның ничек тираж җыйганын яхшы беләбез. Ул чакта мәктәп укучысы идек – балалар матбугатына язылып, квитанцияне мәктәпкә алып барып укытучыга күрсәтүебезне яхшы хәтерлибез. «Яшь ленинчы» газетасына бер елга язылу бәясенең 1 сум 8 тиен торганы да яхшы истә. Оештыру шулай куелганда, 100 мең тираж җыюның ние бар? Бүген дә тираж җыю, ягъни план үтәү өчен баш мөхәррирләр төрле ысулларны куллана, әлбәттә. Аның нечкәлекләренә кереп, серләрен ачып тормыйк, шунысын гына әйтим: тираж җыю кыйммәт тора. «Алтыга ал, бишкә сат – атың булсын сәүдәгәр», дип әйткән ди бер агай. Дәүләт заказы белән чыгучы газета-журналларда тираж җыю кампаниясе шулайрак бара. Баш мөхәррирләрнең бер өлеше үз продукцияләрен китапханәләр язылуына өметләнә, дөресрәге, ТР Мәдәният министрлыгы китапханәләргә яздырттырып, тираж планын күпмедер үтәшергә ярдәм итәсенә ышана. Шуңа күрә, көз җиттеме – баш мөхәррирләр яки аларның бик ышанычлы вәкилләре министрлык тирәсендә ешрак күренә башлый… Яңа технологияләр тәэсирендә газета-журналларның тиражы кимү бик табигый булган заманда, массакүләм мәгълүмат чараларының башында торган җитәкчеләр әлеге процессны туктату өчен нинди чаралар күрәләр соң? Бу процессны туктату мөмкин хәлме? Кирәкме? Туктату кирәктер, әлбәттә. Әмма ничек икәнен мин белмим. Хәзер балалар матбугатының концепциясен әзерләп, яңа форматта басмага әзерләүчеләргә дә, киләчәге өчен борчылып һәм яныпкөеп йөрүчеләргә дә «Афәрин!» дим. Быел республикабыздагы ике татар газетасы яңа форматка күчте, «журналлашты» ягъни. Берсе – «Мәктәп һәм гаилә» исемлесе, «Мәгърифәт» газетасы базасында туып, инде берничә номерын чыгар-

са, икенчесе – 90 яшен куып килгән «Сабантуй» газетасын журнал итү буенча эш бара. Ул каталогка журнал буларак кергән, язылу башланган, редакциядә яңа журнал әзерләү буенча эш кайный. «Сабантуй» «газета-журналы»ның баш мөхәррире Айдар Гыймадиев сүзләренә караганда, Европада балалар өчен журналлар гына чыгарыла, һәрхәлдә, ул быел Европа буенча сәяхәте вакытында үзе булган һәр илдә балалар матбугаты белән кызыксынган, аңа киоскларда бары тик журналлар гына тәкъдим иткәннәр. Ул бүгенге балалар матбугатын аз текстлы, күп рәсемле итеп күз алдына китерә. Аның күзаллавы җитәкчелекнеке белән бик тәңгәл килә дип беләм, чөнки яңа журналның штатында бер генә корреспондент яки әдәби мөхәррир штаты каралмаган. Берничә рәссам һәм дизайнердан тыш, офис-менеджер белән шофер штаты бар, әдәби мөхәррир яки корреспондент юк – гафу итегез, бу миңа гаҗәбрәк һәм гаделсезлек булып тоела. Әлбәттә, «Сабантуй» газетасын элеккечә калдырып булмаслыгы көн кебек ачык иде. Балалар газетасы әти-әнигә үзләренең балачагын искә төшереп торучы раритет түгел. Ул балалар белән бергә үзгәрүче, алар мәнфәгатен кайгыртучы актив басма булырга тиеш. Шулай икән, һичшиксез, үзгәртүләр кирәк. Әмма дәүләт заказы белән чыга торган балалар матбугаты, беренче чиратта, тәрбияче һәм мәгърифәтче ролен үтәргә тиеш. Ә замана баласына ул матбугатны ничек укытырга – анысы да бар бит әле. Шуңа да инде рәсем белән игътибарын җәлеп итеп булмасмы, укымасмы, дип өметләнәбездер. Ә укырга нәрсә тәкъдим итәбез соң без аңа? Кыскасы, яңа журналга форма белән эчтәлек тәңгәллегенә ирешелүен телим.

Социаль челтәр: син дә журналист, мин дә журналист

Татар матбугатының тиражы кимүен укучының интернет киңлекләренә күчүе белән генә аңлату дөрес түгел, әлбәттә. Татар матбугатының тиражы кимеде, дип уйламыйм, ул бары тик бер газетадан икенчесенә күчте. Укучыларның күп өлешен дәүләт заказы белән чыгу59


җәмгыять караш

«

Зур тираж җыюлары – язылу вакытындагы активлыкларында һәм журналистларына яхшы хезмәт хакы түләүләрендә. Аларның баш мөхәррирләре, журналистка 8–10 мең сум хезмәт хакы түләп, үзләре дәүләт машинасына утырып, «Без әйбәт, безгә тираж бирегез» дип, министрлык тирәсендә йөрми шул.

чы газета-җурналлар урынына шәхси газеталарга языла. Алар кайчакта укучыларын саклап калу өчен арттыргалап җибәрсәләр дә, арада шактый гына сыйфатлылары да бар. Зур тираж җыюлары – язылу вакытындагы активлыкларында һәм журналистларына яхшы хезмәт хакы түләүләрендә. Аларның баш мөхәррирләре, журналистка 8–10 мең сум хезмәт хакы түләп, үзләре дәүләт машинасына утырып, «Без әйбәт, безгә тираж бирегез» дип, министрлык тирәсендә йөрми шул. Татар матбугатындагы бер тенденциягә игътибар итәм. Бүген социаль челтәргә теркәлгән һәм форумнарга катнашкан һәр кеше үзен потенциаль журналист итеп тойган кебек, шәхси татар матбугаты да шушы юлдан бара. Ягъни интернетта һәр кеше үз яңалыгын язып куя, фотохәбәрче сурәтендә үзе төшергән фоторәсемнәрен элә, көн вакыйгаларына актив рәвештә үз позициясен белдерә алса, татар матбугаты да татар укучысына шул мөмкинлекне бирә – алар язган хатлар еш кына кыскартылмыйча да газета битләрендә урын ала. 60

«Татарстан яшьләре» газетасы элеккеге дәрәҗәсен һәм абруен тулысы белән югалтып бетерсә дә, халык сүзе өчен менә дигән мәйдан. Республикада дәүләт заказы белән (димәк, «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы канаты астында дигән сүз) чыгучы басмаларны «оптимальләштерү» процессы дәвам итә. Әлегә кайбер редакция хезмәткәрләре иртәгә ни буласын үзләре дә белмиләр. Шунысы кызганыч, заманның бу үзгәрешләре күпмедер журналистны эшсез калдырырга мөмкин. Чөнки аларның күбесе заманча техника белән коралланган – җилкәсенә фото- һәм видеокамерасын аскан, планшетын тоткан бүгенге журналист образына туры килми. Алар бүгенге заман стилендә яза да алмаска мөмкиннәр. Ә монысында, минемчә, җитәкчелекне дә гаепләргә кирәк. Чөнки соңгы 10 елда мин журналистларга белемнәрен күтәрү мөмкинлеге тудырылганын белмим. Төрле форум-семинарларга да, белгәнебезчә, баш мөхәррирләр генә йөри. Ә журналистлар өчен андый командировка-

лар да, белемнәрен күтәрү өчен укулар да каралмаган. Мин эшләгән чорда җитәкчелек бу хакта кайгыртмады. Кабинетта утырып кына көн үткәргән журналист «мүкләнә», әлбәттә. Ә хәзер шул «мүкләнгән» журналистларның кирәге бетеп бара. Мин үзем дә мүкләнә башлавымны сизеп, редакциядән башымны алып качкан журналист ләбаса… P.S. Мәкалә басмага тапшырылыр алдыннан, «Татмедиа» тарафларыннан тагын кайбер яңалыклар килеп иреште: кайбер матбугат органнарының баш мөхәррирләре алышынган… «Казан утлары»н җитәкләргә хыялланып йөрүчеләрнең исемлеге күптән телдәнтелгә йөрде, ниһаять, билгесезлеккә чик куелды: Татарстан Язучылар берлегенең элеккеге рәисе, «Чын мирас» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов баш мөхәррир итеп билгеләнде. «Мәгариф»–«Мәгърифәт»– «Мәктәп һәм гаилә» «газета-журналлары букеты» нишләп бетәр – әлегә бернәрсә аңлашылмый. Мин җитәкчелек «Мәгариф» журналының юнәлешенә кагылмас, дип өметләнәм. Милли мәгариф өчен бу журнал чын мәгънәсендә кулланма иде һәм аны бернинди интернет порталлар да алыштыра алмый, чөнки безнең мәгариф әлегә интернетта иркен йөзгән яшь буын укытучыларга түгел, ә кәгазьгә язылган мәгълүмат белән эшләп өйрәнгән өлкән яшьтәге укытучыларга таянып тора. Хаталы дәреслекләр, уйланмаган программалар һәм мәгарифнең оештыру өлкәсендәге буталчыклыклары дәрьясында атааналарның бөтен өмете әнә шушы өлкән яшьтәге укытучыларда. «Татмедиа» кадрлар алыштырган мизгелләрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә республика сәнәгате өчен белгечләр әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Президентның киңәшмәдә яңгыраган бер фикерен искә төшереп үтәсем килә. «Нәтиҗәсез вузларны һәм ссузларны ябачакбыз. Башта җитәкчесен алыштырып карыйбыз, файдасы булмаса, бетерәбез», – диде ул. Ә «Татмедиа» холдингына кергән басмалардагы үзгәрешләр нәрсәгә бәйле икән? …«Молодежка»ның ябылуы да кызганыч. Татарстан

декабрь 2013


пенсия фонды

Аңлап карар кылу вакыты Ноябрь аенда Дәүләт Думасы икенче укылышта «Мәҗбүри пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул итте, шуңа бәйле рәвештә, 1967 елда һәм соңрак туган гражданнар өчен пенсия хокукларын формалаштыру системасы сизелерлек үзгәрәчәк.

Х

Реклама.

әзерге вакытта эш бирүче үз эшчеләре өчен РПФгә эш хакының 22%ы күләмендә кертем түли, аның 6%ы пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга китә. Әмма, үз пенсиясенең тупланма өлешенә кагылышлы бернинди инвестицион карар белдермичә, «дәшмәүче» булып калган гражданнарның бөтен кертемнәре дә, 2015 елдан башлап, пенсиянең бүлгәләнү өлешенә юнәлтеләчәк. Ягъни тупланма пенсия кирәкме-юкмы икәнлеген бәяләр өчен, гражданнарга тагын бер мөмкинлек бирелде. Шушы ук закон проекты буенча, 2013–2014 елларның мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә кергән иминиятләштерү кертемнәрен Хөкүмәт бүлгәләү өлешенә юнәлтергә планлаштыра. Бу чара бюджет маневры өчен һәм НПФларны (дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын) акционерлаштыру процедурасын үткәрү һәм аларның пенсия тупланмаларын гарантияләү системасына керүе чорында зарури саналып, вакытлыча булыр, дип уйланыла. Ул 2014 елда РПФ бюджетын тигезләргә һәм НПФ эшенең үтә күренмәлелеген һәм ышанычлылыгын күтәрергә мөмкинлек бирер, дип көтелә. Әлеге пенсия яңалыкларыннан гади гражданнар ни дәрәҗәдә отар? Дәүләтнеке булмаган милли пенсия фондының башкаручы директоры Светлана Касина белән бүгенге әңгәмәбез әнә шул турыда. – Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә 2013–2014 елларда кергән иминиятләштерү кертемнәрен тулысынча пенсия системасының бүлгәләү өлешенә юнәлтү күздә тотыла. Бу очракта дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының клиентлары нәрсә ота? – Бүгенге көндә халыкның финанс белеме дәрәҗәсе сизелерлек күтәрелде – кешеләр аңлы рәвештә теге яки бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын сайлый башладылар. Ә инде күптән түгел ясалган үзгәрешләр нәтиҗәсендә «дәшмәүчеләр» пен-

сиясенең тупланма өлеше нульгә калдырырга карар ителгәч, акчаларын НПФларга күчерергә теләүчеләр ике тапкыр диярлек артты. НПФларда пенсия тупланмаларының зур күләмдә җыелуы дәүләттән фондлар эшчәнлеген яңа дәрәҗәдә контрольдә тотуны һәм гражданнарга пенсия тупланмаларының саклануын гарантияләүче (ягъни банк кертемнәрен гарантияләү системасы кебек) озак сроклы система булдыруын таләп итте. Акционерлаштыру процессы Фондның агымдагы пенсия эшчәнлегенә бернинди дә йогынты ясамаячак. Барлык түләүләр дә күрсәтелгән күләмдә һәм вакытта тапшырылачак. Фондны акционерлаштыру процессы 2014 елда уңышлы төгәлләнер, дип исәпләнелә. Милли НПФ акционерларының составы гамәлгә куючылар составы расланганнан бирле үзгәрешсез кала – бу күпчелеге Татарстан Республикасында урнашкан эре сәнәгать һәм финанс оешмалары: «Татнефть» ААҖ, «Зенит» Банкы, «Казан Оргсинтез» ААҖ, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ, «Татэнерго» ААҖ, «Солид» ИФК. Милли НФК активлары бүгенге көндә 25 млрд сумнан артык, иминият резервы 500 млн сумнан югары, капиталы 2 млрд сум тирәсе, бу безгә һәм клиентларыбызга киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Пенсиянең тупланма өлешенә иминият тарифын сайлау мөмкинлеген 2 елга озайту пенсия реформасының мөһим моменты булды: иминиятләштерелгән затлар аны 2015 елның 31 декабренә кадәр хәл итәргә тиеш. 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк булган иминиятләштерелгән затларга эш бирүчедән хезмәткә түләү фондыннан 6% күләмендәге кертемне яки хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә, яки иминият өлешенә юнәлттерү хокукы бирелә. 2014 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак яшьләр өчен сайлау мөмкинлеге пенсия кертемнәре беренче тапкыр исәпләнгәннән соң биш ел дәвамында

карала ала. Сайлау хәл ителгәнче, 6% пенсиянең иминиятләштерү өлешенә юнәлтеләчәк. Шулай итеп, 2015 елдан башлап, гражданин үзенең НПФсын сайлаган һәм туплау системасында катнашырга теләве турында гариза язган очракта гына, 6%ы тупланма өлешкә күчереләчәк. Кеше сайлауны никадәр озаккарак сузса, яки «дәшмәүче» булып калса – ул шулкадәр үк оттыра. Пенсиянең тупланма өлеше – ул 1967 елда һәм аннан соңрак туган кешенең шәхси пенсия счетындагы «тере» акчалар, алар инвестиция юлы белән арта һәм, иң мөһиме, мирас булып кала. Шул ук вакытта без корпоратив индивидуаль пенсия программаларын пропагандалауга, алга җибәрүгә, гамәлгә кертүгә һәм үстерүгә аерым игътибар бирәбез – чөнки киләчәк безнең белән. Дәүләт эшчәнлегеннән бәйле булырга кирәкми, үз пенсия капиталыңны мөстәкыйль рәвештә булдырырга кирәк. Моның өчен мөмкинлекләр бар! Татарстан Республикасындагы Милли НПФ бүлекчәләренең адреслары: Әлмәт ш., Маяковский ур., 60нчы йорт Тел./факс: (8553) 37-73-73; 45-45-36 Казан ш., Пушкин ур., 30нчы йорт Тел./факс: (843) 236-05-81; 292-54-27 Яр Чаллы ш., М.Җәлил пр., 29/2нче йорт (ГЭС бистәсе, 4/01), 3 кат, 314нче офис Тел/факс: (8552) 74-74-72 Түбән Кама ш., Шинчылар пр., 53А йорты 26нчы офис Тел/факс: (8555) 43-89-22 Чистай ш., К.Маркс ур, 47А йорты, 5нче офис Тел./факс: (84342) 5-25-18 61


җәмгыять шәхес

Нияз Даутов: «Театрдагы тормышымны намуслы итеп яшәдем» Нияз Даутов – музыкаль театр сәнгатенең олы вәкиле. Нәзакәтле, ягымлы җырчы. Классик һәм заманча операларда истә калырлык лирик образлар галереясен тудырудан тыш, тирән фикерле режиссер сыйфатында күп кенә театрлар сәхнәсендә дистәләгән кызыклы спектакльләр дә куйган. Тирән белемле, киң эрудицияле, бай театраль культурага ия педагог, опера театры яшьләрен тәрбияләгән остаз. Бүген ул безнең күз алдыбызга әнә шулай килеп баса. Әлеге тармакларның һәрберсендә ул үз эшенең чын остасына әверелә алды.

Мөршидә КЫЯМОВА тексты 62

Татарстан

декабрь 2013


«

Җ

ырчы, режиссер, укытучы һәм мәгърифәтче, Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нияз Даутовның тууына быел 100 ел тулды. Нияз Даутов 1913 елның 23 сентябрендә Казанда Комаров-Завод (Комзавод) авылының атаклы сәүдәгәре Курамша Даутов гаиләсендә туган. Ниязның балачагы әби-бабайлары янында Комзавод авылында уза. 1930 елны ул Казанда урта мәктәп тәмамлый һәм берара укытучы булып эшли. Илебез башкаласына барып Мәскәү университетының биология факультетына укырга керә, 1938 елда – Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә, 1939–1943 елларда Мәскәү консерваториясенең вокал факультетында укый, ә 1953 елда Урал консерваториясен тәмамлый. 1941 елда беренче тапкыр Татар опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Җик партиясен башкара. Үз гомерендә Нияз Даутов солист буларак сәхнәгә 2 меңнән артык тапкыр чыккан. Һәрвакыт спектакльләрдә төп партияләрне башкара. Яхшы вокал мәктәбенә, кабатланмас матур һәм көчле, йомшак тембрлы чиста тавышка ия була ул. Иң катлаулы жанр булган операны сәхнәгә кую өчен аның бар компонетларын да төгәл белергә кирәк. Биредә классик яисә заманча музыка, әдәби материал буларак либретто, күп тавышлылыкка корылган хор һәм ансамбльләр чыгышы, солистларның вокаль осталыгы, миманс һәм хореография, декорацияләрдә чагылыш тапкан рәсем сәнгатьләре очраша. Менә шушы күп компонентлар табигый рәвештә үзара үрелеп бердәм сәнгати тукыма тәшкил иткәндә генә опера әсәре туа ала. Нияз Даутов боларның барысын да сабый чагыннан сеңдергән, шул дөнья белән әсәрләнеп яшәгән, үз эшенә мөкиббән киткән кеше. 1975 елны Кемерово шәһәрендә гастрольдә йөргән чагында ул болай дип интервью бирә: «Опера үзенең яшисен яшәп бетерде инде, диюче кешеләр очрый. Мин моны мәгънәсез фикер дип саныйм. Опера сәнгатендә соңгы елларда күп нәрсәләр эшләнде. Без кыю рәвештә әйтә алабыз:

шәхес

җәмгыять

Шунысын әйтергә кирәк: мондый шәхес, кызганычка, Татарстанда бүтән очрамады. Бүгенге көндә татар операсының пыскыбрак ятуының бер хикмәте дә шунда шикелле. нәкъ менә хәзер әлеге жанрның иң яхшы әсәрләренә салынган тирәнлекне калкытып күрсәтер көннәргә якынлашабыз». Баш режиссер булу сәбәпле, кырыслык күрсәтергә, таләпчән булырга, «камчы селтәргә» дә туры килгән аңа. Ник дигәндә, режиссер эшенең аерылгысыз бер компоненты – педагог һәм администратор булу. Әлеге таләп белән нәзакәтле артист күңеле килешмәгән чаклар да булгалаган. Нияз ага андый чакларда бәргәләнә, тынгысыз җаны урын таба алмый. Аның сакланып калган хатларында да шуны дәлилләүче юллар очрый. 1960 елның ноябрендә Свердловск шәһәрендә эшләгән чагында ул болай дип язган: «Хәзер режиссер һөнәренең бар фаҗигасен аерата ачык аңлыйм. Сәхнәдә үзеңнең формада түгел икәнеңне тоемлау да кыен. Ләкин бу хис тамаша залында утырып бөтен йөрәге белән үз эшенең бер тиенгә дә ярамаганлыгын аңлап утыручы режиссер бәргәләнүләре белән чагыштырырлык түгел. Еш кына артистлар өчен, үзең һәм опера сәнгате өчен оят булып куя. Яхшылыкка ышану сәләтен генә югалтмаска иде инде». Нияз Даутов гомер буе укыган һәм өйрәнгән. Классик сәнгатьне тирән аңлавыннан тыш, мәдәнияткә нисбәтле бер генә яңалыкны да күз уңыннан ычкындырмаган: яңа куелышларда, премьераларда катнашкан, киноларга йөргән, күргәзмәләр һәм тәкъдир итүләр үзәгендә кайнаган. 1956–1960 еллар, ә аннары 1975– 1986 елларда Нияз Даутов М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының баш режиссеры булып эшли. Шул ук вакытта Казан консерваториясендә яшьләргә музыкаль театр тәрбиясе бирә. Мәшһүр татар композиторлары Нәҗип Җиһанов («Алтынчәч»), Хөснул Вәлиуллин («Самат»), Рәшит Гобәйдуллин («Җиһангир») Нияз ага иҗатының аерым сәхифәләрен тәшкил итә. Режиссер буларак Даутов Россиянең төрле театрларында 80ләп спектакль сәхнәләштерә. Ул Татарстанның музыкаль сәхнә сәнгате үсешенә дә бәһаләп бетергесез өлеш кертә, республиканың әйдәп баручы опера җырчыларының иҗатын үстерүгә булышлык итә. Нияз Курамшевич Казан консерваториясенең операга әзерләү кафедрасы мөдире бу-

ларак, күп студентларга олы сәхнәгә юл ачкан. Аларны профессионал буларак тәрбияләп үстергән. Шунысын әйтергә кирәк, мондый шәхес, кызганычка, Татарстанда бүтән очрамады. Бүгенге көндә татар операсының пыскыбрак ятуының бер хикмәте дә шунда шикелле. Замандашлары маэстроны тирән мәгънәле, гамьле шәхес, шул ук вакытта гади, аралашучан, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән кеше буларак искә ала. Иҗади тормышында аны ике әсәр – П.Чайковскийның «Евгений Онегин», Н.Җиһановның «Алтынчәч» опералары озата йөри. Иҗатының башлангыч чорында ук инде Ленский һәм Җик образларын башкара. Ә инде вакытлар узгач, 1958 елда Г.Тукай премиясен беренчеләрдән булып аңа нәкъ менә Казанда «Евгений Онегин» һәм «Алтынчәч» опералары куелышы өчен бирәләр. Маэстро үз тормышы турында болайрак бәян итә: «Мин театрдагы тормышымны ярыйсы ук намуслы итеп яшәвем белән генә мактана алам. Бәйсез булдым. Һичкемгә ташлама ясамадым һәм беркемгә дә ялынмадым. Дөньяны ничек бар шулай күрер өчен һәм бернигә дә карамастан яратыр өчен, кыюлык кирәк булуы турында Ромен Роллан әйткән бугай. Әлеге күркәм гыйбарәне мин театрга да, минем андагы газапларыма да, аңа булган мәхәббәтемә карата да кулланыр идем. «Кармен»ны каравыгызны телим. Уйлавымча, анда мин үзем турында, газапларым, төшләрем, гамәлгә ашмаган өметләрем хакында нидер әйтә алдым кебек. Үземнең ялгызлыгыма да ишарә итә алдым шикелле».

«Сильва» опереттасын беренче каналдан тыңлап, анда безнең татар җырчысы җырлый бит, дип горурланып йөри идек. Солист буларак «Алтынчәч» операсында иң яхшы Җик Мәргән. Аның зәвыгы, аның вокаль культурасы, үз-үзен тотышы соклангыч! 63


җәмгыять шәхес

«

Соңгы вакытта «Үз урыныңа кеше әзерләмәгәнсең», дип аның теңкәсенә тигәннәр. Шуңа да бик борчылгандыр инде. Андый җырчылар да, андый режиссерлар да хәзер юк. Безнең театрда бигрәк тә. Татар әсәрләре нишләп күренми, дип кисәткәннән соң, ара-тирә куйгалап алалар инде.

Святослав Рихтер

Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты, Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина: – Нияз Даутов безнең опера театрына килә дигән хәбәрне ишеткәч, бик шатландык, чөнки безнең өчен ул шул чакта ук легенда иде. Без яшь идек әле. «Сильва» опереттасын беренче каналдан тыңлап, анда безнең татар җырчысы җырлый бит, дип горурланып йөрдек. 1944 елда экраннарга чыккан «Сильва» фильмында Нияз Даутов кенәз Эдвин ролен башкара, әлеге роле аңа Россия күләмендә танылу китерә. Солист буларак «Алтынчәч» операсында иң яхшы Җик Мәргән. Аның зәвыгы, аның вокаль культурасы, үз-үзен тотышы соклангыч! Солист буларак физик яктан да интеллекты белән дә таң калдыра торган иде. Андый шәхес белән таныш һәм иҗатташ булуыбыз белән барыбыз да горурланабыз һәм сөенәбез. Андый кешеләр сирәк туа. Нияз Курамшевич килгәндә,

64

мин әле театрда икенче елымны гына эшли идем. Ул режиссер булып килгәч махсус минем өчен «Богема», «Севилья чәчтарашы» һ.б. спектакльләр куйды. Үзе куйган спектакльләрдәге төп рольләргә гел яшьләрне ала иде. Даутовның нәкъ шушы сыйфаты нәтиҗәсендә без үсеп китә алдык та инде. Консерваториядәге опера классында да яшьләр белән эшләде. Шунда ук яшьләрне күреп ала иде. Хәйдәр Бигичев, Руслан Дәминов, Мөнир Якупов, Рафаэль Сәхәбиев, Клара Хәйретдинова, Венера Ганиева – татар җырчыларын ул театрга энҗе бөртекләре кебек җыйды. Ул данлыклы кеше генә түгел, бик зур педагог та. Аның белән аралашканда һәр көнне үзеңә нинди дә булса ачыш ясыйсың, мәгълүмат аласың. Белеме энциклопедик, Россиякүләм танылган музыка һәм әдәбият шәхесләре белән аралашкан. Дуслары хакында безгә дә сөйли иде. Аның сөйләвен без авызыбызны ачып тыңлый идек. Режиссер буларак, барыбызны да бер калыптан куймый, мәсәлән,

«Травиата»ны да җиде солист уйный, аның җидесе дә җиде төрле. Һәрберсе аерым, хәтта костюмнары да башкача. Сәхнәдән һәркайсыбызны матур итеп күрсәтергә омтыла, мезансценаларны шулай көйли иде. Тамашачыга һәрбер актерны отышлы итеп күрсәтергә, һәркайсының үзенчәлеген сакларга омтылды. Спектакль вакытында безнең янга кереп матур сүзләр генә әйтеп, үзенең «арка терәген» куеп күңелне күрә, үзебезгә ышанычны арттыра. Бер спектакльне дә калдырмыйча, ахырга хәтле тыңлап утыра иде. «Травиата»да бер урынын үземчә эшләп куйган идем дә шулвакыт: «Әллә яшьлегең, әллә инде талантың. Әйдә, синеңчә калсын», – диде. Казан консерваториясенең опера студиясендә маэстроның 100 еллыгы уңаеннан «Сильва» опереттасын әзерләдек. Ел дәвамында Татарстан, Россия шәһәрләре буйлап шул спектакль белән гастрольләрдә йөрдек. Халык бик яратып кабул итә.

Татарстан

декабрь 2013


шәхес

җәмгыять

ОФИСНАЯ, ГОСТИНИЧНАЯ

– Нияз Курамшевич белән консерваториядә таныштым, аның опера классына йөрдем. Укып бетергәч тә, опера театрына алмадылар әле, филармониядә эшләдем. Шулай бер көнне ул мине тыңлауга чакырды. Сынау срогы белән театрга эләктем дә 26 ел буе шунда эшләдем. Ул чакта опера театры консерватория белән тыгыз элемтәдә яшәде. 4–5нче курс студентларын стажер төркеменә дә ала торган заман. Өметле җырчыларны театрга курыкмыйча чакырып торалар иде. Нияз Даутов яшь татар солистларын канаты астына җыйды. Ул безгә үз балалары кебек карый иде. Сәхнәдә ничек йөрергә, үз-үзеңне ничек тотарга – барысына да ул өйрәтте. Шәхсән мин үзем аңа чиксез рәхмәтле. 1979 елны Казанда җырчылар ярминкәсе булды. Бу ярминкә вакытында төрле режиссерлар, театр җитәкчеләре үзләренә кадрлар сайлый, хуш килгән җырчыларны карый, күзәтә дә үзләренә эшкә чакыра. Мин шунда ЧиоЧио-Сан ариясен җырладым. Нияз абый мине чакырып алды да: «Клара, менә сиңа 25 сум акча, бар базардан ит сатып ал да пешереп аша, көч тупла», – диде. Ул чагында бала үстерә идем, чыннан да бигүк хәлле вакыт булмагандыр, күрәсең, өске ноталарым уңышлы чыкмый иде. Кешелекле, аталарча кайгыртучанлыгы, тирән белемле булуы белән үзенә җәлеп итеп тора иде Нияз абый. Театрда эшләгәндә, үзең җырлаган спектакльне генә түгел, башкаларныкын да тыңларга кирәк, дип әйтә иде. Яхшы якларын үрнәк итәргә, җитешсез урыннарыннан сабак алырга куша иде. Безне балетка йөрергә дә ул өйрәтте. Кояш булып театрга килеп керә, вахтада утыручыдан башлап барысы белән дә якты чырай күрсәтеп исәнләшә. Кешелек сыйфатларына килгәндә, бер хатирә истә калган. Миңа рәттән ике спектакльдә җырларга туры килде. «Үзем җырчы буларак спектакльдән соң ял итәргә кирәген беләм, әмма режиссер буларак мин аны сиңа әйтергә тиеш түгел», – дигән иде. Андый шәхесләр йөз елга бер генә туа торгандыр. Азрак күңелем әрнеп тора. Башка милләттә шундый кеше булса, юбилей ел буе шаулап барыр иде. Нияз Даутов Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә танылган маэстро. Ә бездә юбилей датасы ничектер артык тыйнак кына, консерватория дәрәҗәсендә генә узып бара. Башкарган партияләре, куйган күпсанлы спектакльләре сакланып калды, Ходаем, шуларны гына югалта күрмәсеннәр. Опера җырчыларын күтәрергә, алар белән горурланырга кирәк. Нияз Даутовны да югарырак дәрәҗәдә искә алырга кирәк.

МЕБЕЛЬ

Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев:

ВЫГОДНО!

– Иҗатчы буларак кына түгел, кеше буларак та андыйлар арабызда бик сирәк. Саф татарча сөйләшә иде, татар мәдәниятенең һәр өлкәсе белән гомере буе кызыксынды, аны белде. Рәсем сәнгате, әдәбиятны бик яратты. Артистларны җыеп, үз өенә кунакка чакыра торган иде, мәрхүм. Театрдан ерак тормый иде бит. Шулай бервакыт өенә кердек, анда стеналарга картиналар эленгән, без шуларны караган арада, табын әзерләде. Ул бик зәвыклы һәм тәмле итеп борщ һәм башка ризыклар пешерә торган иде. Ул ялгызы яшәде. Екатеринбург, Свердловск, Мәскәүдә дуслары күп иде. «Даутистка»лар хакында ишеткәнегез бардыр, хатын-кызлар бик ярата иде аны! Дуслары белән гел хат язышып торганын беләбез. Хатларда ул иҗади планнары белән уртаклаша торган булган. Якты дөньядан китеп барганын очраклы рәвештә генә ишеттем. Театр каршындагы эскәмиядә утырганда хәле начарлана. Ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. Нияз Даутовны театр сәхнәсендә үлде диләр, ул нәкъ шулай да. Ә кулларында – «Башмагым» пьесасы. Шуны куярга җыенган булган икән. Соңгы вакытта «Үз урыныңа кеше әзерләмәгәнсең», дип аның теңкәсенә тигәннәр. Шуңа да бик борчылгандыр инде. Андый җырчылар да, андый режиссерлар да хәзер юк. Безнең театрда бигрәк тә. Татар әсәрләре нишләп күренми, дип кисәткәннән соң, ара-тирә куйгалап алалар инде.

3 РАНТИИ! ГОДА

ГА

Нияз абый мине чакырып алды да: «Клара, менә сиңа 25 сум акча, бар базардан ит сатып ал да пешереп аша, көч тупла», – диде. Ул чагында бала үстерә идем, чыннан да бик үк хәлле вакыт булмагандыр, күрәсең, өске ноталарым уңышлы чыкмый иде. Кешелекле, аталарча кайгыртучанлыгы, тирән белемле булуы белән үзенә җәлеп итеп тора иде Нияз абый.

vertex-mebel.ru

ООО “ВЕРТЕКС” г. Казань, ул. Родины, 2, офис 214 тел./факс: 8 (843) 275-83-68 8-906-320-09-79 8-927-671-17-46

реклама

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Казан Дәүләт консерваториясе укытучысы Клара Хәйретдинова:

skype: vertex707 vertex-optmebel@mail.ru


җәмгыять ике мөхәррир

Ел йомгаклары: ике караш – ике фикер

Кискенләшү чоры 2013 елның төп нәтиҗәсе шундый: яңа 2014 елны Татарстан моңарчы күрелмәгәнчә, «җир белән күк арасы»ндагы халәттә каршылый. Җавапларга караганда, сораулар күбрәк. Һәм монысы сәеррәк тоела, чөнки без киресенчә булуына күнеккәнбез.

У

ниверсиаданы үткәрдек, акчаларны уңышлы үзләштердек. Бүгенге көндә республикага финанслар агымының көчле һәм тотрыклы булуын тәэмин итәрлек, аның киләчәк үсешенең шундый ук төгәл планы бармы соң? Биш елга ук димим, өчкә булса да. Җирле аналитикларның үзәк белән төбәк арасындагы мөнәсәбәтләрнең инде ун елдан бирле уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылучы яңа моделе турында сөйләүдән башы чыкмый. Кичә – 1000 еллык, бүген – Универсиада, иртәгә… Ә «иртәгә» бүгенгәчә йә нокталы сызыклар белән билгеләнгән, яисә Бөтендөнья Студент Уеннары вәгъдә иткән чаклы акчалар бирүгә өметләндерергә җыенмый. Яки, бергә алганда, – тегесе дә, бусы да. Иннополис дигән гаҗәеп калага әүвәле бары тик IT-белгечләрне генә күчерергә җыенганнар иде. Көзен Татарстан түрәләрен дә шунда тупларга дигән яңа идея туды. «Өстә» яңа шәһәрне бары тик айтичылар белән генә тутыру мөмкин түгеллеге хакында уйланганнардыр, күрәсең. Талантлы һәм көчле амбицияле IT-кадрлар бүгенгәчә Казаннан читкә агыла, каядыр шәһәр читенә түгел, ә максатчан рәвештә Мәскәүгә юл тота. Тагын бер өстенлекле чара – югары тизлекле магистраль рәвешендә шәйләнә, әлеге дә баягы Мәскәүнең бу проектка галәмәт зур күләмдә акчалар бүлеп бирәсе турында ишетеп алуга, аңа «коткару таякчыгы»на тотынгандай барып ябыштылар. Иң мөһиме – чираттагы кайсы булса да федераль программага керү өчен, җан-фәрман тырышып карау Татарстанның һәм Казанның төп проблемасын ачык чагылдыра. Бюджет энәсе – көчле наркотик, ә бүгенге вазгыять – чирнең кискенләшкән чагы. ДЧ-2015. Универсиадага төзелгән футбол стадионын һәм су спорты төрләре сараен ярышларның төп аренасы итеп яраклаштырачаклар. Кремльдән бераз өстәрәк Казансу елгасы төбен беркадәр тирәнәйтәчәкләр, суга сикерү өчен каланча кадап куячаклар, әллә моңа зур акчалар бүлеп бирерләр дисезме? Универсиада, амбициялелеге бик зур булуга карамастан, үтә дә төгәл максат иде. «Халык өчен» тәгаенләнгән күпсанлы спорт комплекслары – федераль үзәктән акча суыруның хәйләлетапкыр планының нибары бер өлеше генә. Киң колачлы финанс мөмкинлекләре транспорт инфраструктурасын булдыруга тотылды. Уеннар булмаса, шәһәр кайчан яңа аэропортка, во-

кзалга, яңа метро станцияләренә һәм юл киселешләренә ия була алыр иде әле? Әмма 2015 һәм 2018 еллардагы ДЧларында әлеге алымны кулланып булмаячак. Универсиаданы республиканың һичшиксез зур казанышы һәм җиңүе дип санаганда, боларның барысының да бурычка эшләнүен онытмаска кирәк. ТРның 2014 елгы бюджеты очраклы рәвештә генә дефицитлы булып чыкмады, ә 2015 һәм 2016 елларда чыгымнар һәм керемнәр арасындагы аерма арта гына барачак. Моннан тыш, «Универсиада маясының» безгә кайчанга чаклы җитәчәге бер дә тик торганнан куелган сорау түгел. Универсиада алдыннан салынган каты өслекле юллардан йөргәндә, асфальтның Казан урамнарына рекордлы темплар белән салынуын онытмыйк. Тулысынча технологиягә ярашлы итеп эшләгәннәрдер, дип ышанасы килә үзе, әмма могҗизаларның булмавын беләбез шул. Өр-яңа мисал китерәм, авиаһәлакәтне. Татарстанның бик матур фасадын барлыкка китерүдәге гаҗәеп зур тырышлыгы нәтиҗәсен мизгел эчендә сызып ташлады. Табигый ки, мин хәзер сүзне очучылар турында алып бармыйм. «Боинг» һәлакәте – фаҗигаи соңгы аккорд. Әле 2007 елда ук, Казанга Универсиада 2011 претенденты булырга мөмкинлек бирмәве сәбәпле, авиакомпаниянең ул чактагы директорына авиайөк ташуның сыйфаты түбән булуга бәйле кисәтүләр шактый эләккән иде. «Татарстан» турында яңарак кына язылган бәяләмәләрне укыгыз, үз кичерешләрегезне искә төшерегез һәм сез алты ел эчендә асылда бернәрсәнең дә үзгәрмәвен аңларсыз. Гомумән алганда, республика тарихына кара ай булып керергә тулы нигезе булган ноябрьдә, дистә ел дәвамында диярлек тырышып булдырылган, тышкы яктан карагандагы иминлек күренеше, бер генә түгел, хәтта берьюлы берничә җирдән чатнады. «Түбән Кама Нефтехим»га кулдан ясалган ракеталар белән атуны искә төшерү дә җитә. Шул ук ялда ике чиркәүгә ут төрттеләр. Әлеге күзлектән караганда, республика милләтара һәм конфессияара иминлек үрнәге, иң мөһиме – тотрыклылык утраучыгы булып күренми шул инде. Һәм монда чираттагы финанс агымы чыганаклары турында уйлаудан бигрәк, бөтенләй башка нәрсәләр турында фикер йөртергә туры килә. Ни булган? Ә киләчәктә ничек булыр? Хәтта шулай дияргә була: инде артта калган «бөек максатка» таба хәрәкәт иткәндә, кайчан һәм кайда, нәрсәне күз уңыннан ычкындырганбыз икән соң? «МК Поволжье» газетасының баш мөхәррире Андрей Григорьев

66

Татарстан

декабрь 2013


ике мөхәррир

җәмгыять

Билгесезлек елы Аркагызга төкерәләр икән, димәк, сез алга барасыз

Б

у юлларны ноябрь ахырында язам, ел төгәлләнмәгән әле. Мин пәйгамбәр түгел, ә шулай да, елның төп вакыйгаларыннан торган ниндидер тулы бер манзараны ачык күзаллый алам. Башлангыч нәтиҗәләр ясау өчен болары да җитеп торыр, дип өметләнәм. Әгәр бу елда булып узган яхшы һәм яман вакыйгаларны санап карасак, беренчеләре күбрәк булыр, мөгаен. Әмма эшнең асылы аларның саныннан гына тормый. Яхшы белән яманның, кара белән акның, яхшылык белән явызлыкның башка ягы кызыклы. Безне бөтен яклап биләп алган төп уңай вакыйга – Универсиадага галәмәт озак вакыт әзерләндек, әмма ул үзе, бик күп казанлыларның фикеренчә, әйтерсең лә, күз ачып йомганчы узып китте һәм мәгълүмат кабул итүчеләргә әлеге хәбәрләр бер атнадан соң ук кызыксызга әверелде. «Боинг», санаулы секундлар эчендә егылып төшсә дә, бу тема һәм аның дәвамы яңалыклар тасмасының беренче юлларында шактый озак вакыт чагылыш табачак әле, чөнки һәлакәтнең ахыргы нәтиҗәләрен алдан гоманлавы авыр, ә күңел яралары беркайчан да төзәлмәячәк. Китеп баручысы әнә борылыш елы булды. Барыннан да бигрәк, кешеләр аңында. Без үзгәрдек, башка кешеләргә әверелдек. Бу – диалектика, билгеле, әмма бөтен нәрсәнең һәр мизгелдә үзгәрүенә карамастан, сүзебез башка төшенчәләр турында бара: без ничектер кинәттән олыгайдык һәм күп нәрсәләрдә, әлеге сүзнең рәсәйчә мәгънәсендә, Россия провинциясе булудан туктадык. Бу хәл бер сәгать эчендә генә, рухи күтәренкелеккә ия булу белән беррәттән, шул дәрәҗәдә үк шикле «өченче башкала» бренды теркәлгәннән соң гына барлыкка килмәде. Шундый мәл килеп туа: син үзеңне бөтенләй башка зат кебек хис итүеңне ачыктан-ачык сиземлисең. Республиканың бөтен халкы өчен расларга җыенмыйм – аның башка калаларында һәм районнарда үзгәрешләр азрак булгандыр, мөгаен. Әмма сез казанлылар белән сөйләшеп карагыз, алар үз тормышларының

сыйфат ягыннан үзгәрүе турында әйтер. Шунысы кызык, нинди булса да җирле социологик хезмәт гражданнарның төбәктәге үзгәрешләрдән канәгать булу-булмавы хакында сораштырып карадымы икән? Быелгы елның нәтиҗәләре элеккегеләреннән күпкә аерыладыр, дип уйлыйм. Политэкономия һәм урбанистика кануннарына ярашлы рәвештә, Россия иң мөһим нәрсәне – кеше ресурсларын үзәктән читләштерүнең (башка илләр бу юлны бер гасыр элек узган) күптәннән таныш сценарие буенча алгарыш кичерә. Ягъни инфраструктур, интеллектуаль, социаль таяну нокталары башкалада гына түгел, ә берничә мегаполиста үстерелә. Бер генә мәртәбә гамәлгә ашырылмый торган, ә Иннополис һәм Смарт-сити кебек киләчәге зур булачак дәвамлы проектларга чит илләрдән зур күләмле инвестицияләр кертелү – моны раслаучы бер мисал гына. IT-тармагы шул ягы белән күңелгә ятышлы, акчалар бөтен дөнья буенча эшләп табыла, ә салымнар кешеләр утырган һәм серверлар торган җирдә кала. Гаиләләре белән үзләре элек яшәгән урыннарыннан күчеп китәргә риза булучы, Россия үлчәмнәре буенча тулы бер шәһәрне тутырырга сәләтле энтузиастларны һәм алдынгы карашлы интеллектуалларны каян табып бетерербез соң, дип сукранабыз. Әйдәгез, алга карап фикер йөртик. Җир астындагы байлыклар миллион еллар дәвамында барлыкка килгән, ә без аларны нибары ике йөз ел чамасы вакыт эчендә кулланып бетерәчәкбез. Ә шик-шөбһәләр аша бүгенге көндә шәкелләшкәне исә, киләчәкнең ресурсына әверелергә мөмкин. Үзебезнең байлыкка. Казан һәм республика җәмәгатьчелеге игътибар үзәгенә, дөнькүләм әһәмияткә ия мәгълүматлар сәбәпчесенә, акчаларны, акыллы башларны җәлеп итүче үзәккә әверелде. Бары тик төпле фикер йөртүче, зирәк җитәкчелек кенә, килеп туган вазгыятьнең ахыргы нәтиҗәләрен алдан күреп, аңлап эш итәргә, йомгаклар ясарга, шуңа ярашлы гамәлләр кылырга һәм файда күрергә сәләтле. Быелгы елда тулып яткан вакыйгаларның сыйфат ягына янәдән күз салсак, хәлләр әнә шулай тора. Сан ягыннан начарларыннан азрак булган уңай яклар, әһәмияте һәм макроэкономик ахыргы нәтиҗәләре җәһәтеннән караганда, аннан авыррак тарта. Республика башкаласы инфраструктурасындагы – юл челтәрендәге, транспорт узелындагы биниһая зур үзгәрешләр, тарихи үзәкне реконструкцияләү, күпсанлы спорт һәм туристлык объектларын, отельләрне сафка бастыру – эшлекле һәм дәүләт делегацияләре өчен генә ачык ишек түгел ул. Хәзер бирегә бары тик моны күрер өчен генә дә киләләр. Күпләр монда күченеп, төпләнеп яшәү мөмкинлеге турында җитди итеп фикер алыша. Әмма яктылыкка таба шат күңелле туристлар, акча тулы чемоданлы эшкуарлар яки, әйтик, хатыннарыннан читтә, төрле басуларда армый-талмый хезмәт куярга әзер торган, эшсөяр мигрантлар гына очып килми шул. Уңышның угы өскә таба ыргылды, әмма энергияне саклау кануны бар бит әле, ел тәмамланып килгәндә, бәхетсезлекләрнең күп булуы шуңа бәйле түгелме икән? «Боинг» һәлакәте – аерылып торган фаҗига ул, әмма борчулы вакыйгаларның бер-бер артлы тезелеп торуы – Түбән Камадагы ниндидер кулдан ясалган ракеталар, чиркәүләргә ут төртергә маташулар, танылган җирле эшкуарны тоткарлауга бәйле федераль ТВ-шоу – сизгер күңелле ватандашларда боларның барысы да алдан планлаштырып оештырылган, дигән фикер уята. Әмма шулай булуы икеле. Алдан сүз куешу теориясе безгә кагылмый ул. Бары тик берни эшләмичә, кул кушырып утыручыларның гына дошманнары һәм хаталары булмый. «Татарстан» журналының баш мөхәррире Артем Тюрин

67


җәмгыять театр

Рәшит Заһидуллин: «Милли театр – иң элек тел сакчысы» Режиссер һөнәрен еш кына шахтер эше белән чагыштыралар. Шахтер җир астыннан байлык чыгарса, режиссер – сәхнә биеклегендә рухи байлык тудыручы кеше. Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллинның театр сәнгатендә эшли башлавына 25 ел тулса, К.Тинчурин театрында баш режиссер булып эшли башлавына ике дистә ел тулды. Режиссер белән очрашып, гаилә, бала тәрбияләү һәм, әлбәттә инде, иҗат турында сөйләштек.

Мөршидә КЫЯМОВА тексты 68

Татарстан

декабрь 2013


театр

«

җәмгыять

Спектакль куйганда, артист режиссер белән конфликтка керә икән, бу хәл сәхнә әсәрендә барыбер тискәре чагылыш таба. Шуңа күрә артист белән режиссер уртак фикергә килеп эш итәргә тиеш.

– Рәшит Галиевич, Татарстаннан читтә туып-үскәнсез. Шулай да татар мохитенә бик тиз кереп киттегез. Бала чагыгызның тамырлары кая барып тоташа? – Мин Пермь өлкәсенең кечкенә генә ябык бер бистәсендә туганмын. Безнең клубта үзешчән сәнгать бик әйбәт иде. Бистә яртылаш гаскәриләрдән торгач, инфраструктураның да бик яхшы булуы табигый. Төрле түгәрәкләргә йөрдем. Әлбәттә, алар рус телендә, ләкин бистәнең үзендә төрле халыклар яши. Өйдә яртылаш татарча, яртылаш русча сөйләшә идек. Җәй көнне Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында абыем белән өчәр ай торган чаклар булды. Әтиәнием шул яктан минем. 1982 елда Казанга килдем. Театр училищесының актерлык бүлегенә укырга кердем. Бер ел укыганнан соң, армия сафларына киттем. Армиядән соң, Юнона Карева һәм Вадим Кешнер бүлегендә яңадан укый башладым. – Ә режиссер булу теләге ничегрәк бөреләнде? – Мәскәүнең Щукин исемендәге театр институтында режиссерлык бүлеген тәмамладым. Режиссер булу теләге училищеда укыганда ук туган иде инде. 1992 елда Роберт Әбелмәмбәтов режиссер итеп чакырды. Ул вакытта Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның бер әсәре дә куелмый иде. Эшемне бөек драматургның әсәрен куюдан башладым. Оригиналда «Йосыф Зөләйха» дип атала, сәхнәдә «Хәйләсез дөнья файдасыз» дип бирдек. Ул 1992 елның 28 декабрендә сәхнәгә чыкты. Бу вакытта әле режиссер дипломы алмаган идем. Шунысы кызыклы, егерме елдан соң, «Йосыф-Зөләйха»ны янә сәхнәләштерергә туры килде. Монда инде оригиналына мөрәҗәгать иттем. Театрга баш режиссер тәкъдименә карыштым әле. Моңарчы берничә әсәр генә куйган бар иде бит. Бернинди тәҗрибә юк. К.Тинчурин театрында (ул вакытта күчмә театр) эшләү өчен шартлар бөтенләй башкача! Шулай да озак уйланулардан соң мине вазыйфага раслап боерык чыкты. «Мәхәббәткә мәдхия» – баш режиссер буларак әзерләгән беренче хезмәтем иде инде.

– Рәшит әфәнде, режиссер – эгоист һөнәр, диләр... – Бар режиссер, бар баш режиссер дигән хезмәт. Профессия һәм вазыйфа – икесе ике нәрсә. Кеше талантлы режиссер була ала, шул ук вакытта булдыксыз оештыручы. Баш режиссер булып та, таланттан мәхрүм калмаганнары очрый. Бу ике юнәлешне бергә алып бару – шактый авыр йөк. Мәсәлән, миңа спектакль кую ошый. Материалны яратам икән, мин аны куям. Ул мәхәббәт артистларыма да күчә. Артистларны йә әйбәт, йә начарга бүлмим. Минем иҗатым алар аркылы тормышка ашырыла. Һәм мин артистларымның булмышы нинди, шундый итеп кабул итәм дә. Һәрбер иҗади профессиягә күпмедер эгоистлык хас инде ул. Режиссерлар бу сыйфат ярдәмендә генә идарә итә, дип әйтү дә дөрес булмас иде. Конкуренциягә килгәндә, мин беркем белән дә ярышмыйм. Бу ахмаклык дип саныйм. Бер труппада ике режиссер эшләсә, бәлкем, була торгандыр. Ике театр арасында конкуренция була алмый. Театрларның күп һәм төрле булуыннан милли сәнгать ота гына, дип уйлыйм. Татар театрлары күбрәк булсын иде. Һәм артист кеше бер труппада гына түгел, Мәскәүдәге кебек, театрдан театрга күчеп, төрле режиссерларда эшләсә кызыклырак та файдалырак та булыр иде. – Режиссер һөнәре өчен иң мөһиме нәрсә, дип уйлыйсыз? – Фантазия. Шул фантазияңне тормышка ашыра белү. Озак вакытлар ният корып йөрергә мөмкин, ә инде шуны кешеләргә күрсәтеп бирә алмасаң, ул буш хыял булып кына кала. Фантазияне техник яктан тормышка ашыру мөһим факторлардан санала. Шуңа күрә мәсьәләгә техник һәм рациональ яктан дөрес якын килә белергә кирәк. – Режиссер үз артистлары өчен педагог та бит әле ул... – Әлбәттә, дөньяга караш, тормыш нечкәлекләре хакында сүз булмаса, спектакль, роль турында диалог бара. Артист, чыннан да, күп нәрсәне режиссер күзе аша тоемлый. Бу очракта ул режиссерны кабатлый, дип уйлыйм. Спектакль куйганда, артист режиссер белән конфликтка керә икән, бу хәл сәхнә әсәрендә барыбер тискәре чагылыш таба. Шуңа күрә артист белән режиссер ур-

так фикергә килеп эш итәргә тиеш. Югыйсә, иң беренче роль челпәрәмә киләчәк, ә аннары инде тулаем спектакль юкка чыгачагын көт тә тор. Режиссер нәрсә теләгәнен алдан ук белергә һәм артистка караганда 100 тапкыр әзерлеклерәк булырга тиеш. – Сез бит әле атаклы актриса Шәхсәнәм Әсфәндиярованың кияве, бердәнбер кызының ире. Аның белән уртак телне ничегрәк таптыгыз? – Бик җиңел. Дүртенче курста укыганда, Җәмилә белән өйләнештек. Бергә яши башлавыбызга быел 25 ел булды, көмеш туй елыбыз. Ә Шәхсәнәм Әсфәндиярова белән бернинди проблема булмады. Ул бик гади, эчкерсез, конкрет кеше иде. Үзенә нәрсәдер ошамаса, күзгә бәреп әйтә ала. Ул бик рәхмәтле тамашачы һәм рәхмәтле тәнкыйтьче булды. – Театрда сезне бик таләпчән диләр, ә гаиләдә нинди? – Шундый ук, күземә генә карап торалар. Җәмилә белән бергәләп Даниял исемле егет үстерәбез. Алдан ук әйтеп куям, театр белән алай мавыкмый(!). Бер гаиләдә өч артист бик күп инде ул. Улыбыз хәзерге замана кешесе, 8-9 яшендә компьютер белән дуслашты. Бик күп программаларны эшкә җигә ала. Хәтта аннан файда да күрә, кесәлек дигәндәй акча да эшли үзенә. Хәзер аңа ундүрт яшь, программист буларак төрле сайтлар эшли. Исемен әбисе тапты. «Даниял Алланың якын кешесе дигәнне аңлата», – диде ул. Улыбыз әбисе үлгәч дөньяга килде. Кызганыч, Шәхсәнәм ханым аны бик көтсә дә, күреп өлгермәде. Мин заманында бик күп тәмәке тарттым. Даниялга өч яшь ярым чагында, чупа-чупс таягын тәмәке итеп уйнаганын күргәч, тәмәке тарту – начар гадәт дип, аңлата башладым. Ә ул: «Син тартасың ич!» – ди. Менә шулай итеп тәмәке тартмаска да өйрәтте әле ул мине. Баланы үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк. Мәктәптә бишлегә генә һәм үзе теләп укый. Бокс, каратэ белән шөгыльләнә. – Тинчуринлылар өчен быелгы ел вакыйгаларга аеруча бай булды. Бу уңайдан ниләр әйтерсез? – Безнең коллективта иҗади күтәрелеш К.Тинчурин исемендәге фес69


җәмгыять театр

«

Бар режиссер, бар баш режиссер дигән хезмәт. Профессия һәм вазыйфа – икесе ике нәрсә. Кеше талантлы режиссер була ала, шул ук вакытта булдыксыз оештыручы. Баш режиссер булып та таланттан мәхрүм калмаганнары очрый. Бу ике юнәлешне бергә алып бару – шактый авыр йөк.

тивальдән соң үзен шактый сиздерде. Минемчә, бәрәкәтле бер этәргеч булды. Әлбәттә, фестиваль әлегә сүлпәнрәк, аңа әле үсәсе дә үсәсе. Ләкин ул бар, бала туды, дибез. Киләчәктә (яңа елның сентябрь, октябрь айларында) К.Тинчурин фестиваленең офыклары киңәячәк, халыкара статуска күчәр, дип өметләнәбез. Фестивальдә татар милли драматургиясе белән генә чикләнмәскә ниятләп торабыз. Монда төрле халыкларның драматургиясен танытасыбыз килә. Шул рәвешле, без татарның милли классикасын да һәм кунаклар алып килгән башка милләтләрнең иҗатын да күрер идек. Узган ел театрыбыз өчен, шәхсән иҗади коллектив өчен искиткеч булды, дияр идем. Коллективның стационар рәвештә эшли башлавына 25 ел тулды. Ул безнең һәм тамашачының күңелендә дөнья классикасыннан «Гамлет» куелышы белән дә сакланып калачак. – Театрда яшь режиссерга да мәйдан биргәнсез икән? – Әйе, Резедә Гарипова – минем укучым. К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын ул куйды. Яшь булуына да карамастан, музыкаль драма әсәренә алынды. Бу спектакль аша аның профессиональлеге бәяләнде. Спектакльдә нибары биш профессиональ артист катнашты, калганнары шәкертләр. Сәхнәбездә тере оркестр уйный башлады, бу да яңалык. Әйтик, Т.Миңнуллинның «Төш»ендә драма артистлары үзләре уен коралларында уйный, ә инде хәзер сәхнәдә профессиональ музыкантларны да күрергә була. Хәй Вахитның «Туй алдыннан» әсәрен дә сәхнәләштерде Резедә. Театрда аерым урын биләүче һәм ашатучы спектакльләр бар. Күптән язылган әсәрдә, бүгенге көнгә аваздаш чалымнар таба алу режиссерның сәләтеннән килә. Гади тамашачы өчен дә эшли белергә кирәк. Төрле куелышлар карап зәвык иясенә әйләнгән тамашачы гына йөрми бит безнең театрга. Башлыча без гади тамашачы өчен эшлибез. Эксперимент та кирәк, тик ул чамалы булырга тиеш. – Әмма татар сәхнәсендә экспериментлар ешаймадымы? Әлеге тәҗрибә театрларның милли йөзенә хилафлык китермәс микән? – Юктыр, мөгаен. Миллилек ул – консервативлык. Миллилек дигәндә, 70

русларның матрешка, балалайкасын күздә тотсак, татарда кәләпүш, өчпочмак, чәкчәк, дип кенә карасак... Икенче яктан, безнең бөек иҗатчыларыбыз безгә кадәр шулай ук экспериментатор булганнар. Алар үз вакытында экспериментлар үткәрмәгән булса, бүгенге мәдәниятебез, бәлки, хәзерге халәтендә булмас та иде. Драма сәнгатендә миллилек, иң беренче чиратта, телдә чагылыш табарга тиеш. Без замана шаукымына бирелмичә, әдәби телне сәхнәдә саклыйбыз икән, нинди генә эксперименталь сәхнә әсәре куелуына карамастан, милли театрның төп максатын төгәл үтибез, дигән сүз. Операга вокал, музыка тыңларга, балетка биюченең мөмкинлекләрен күрергә, ә драма театрына сүз тыңларга киләләр. Экспериментлардан башка театр яши алмый, тик ул үзмаксат булырга тиеш түгел, әйткәнемчә, чама кирәк. Фикерне җиткерә алмыйсың икән, әллә нинди тәҗрибә уйласаң да, файдасы булмаячак. Безнең Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Разил Вәлиев әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән әдәби театрыбыз да эксперимент иде. – Театр тәрбия чарасы да бит әле. – Әлбәттә, моңа мисал да китерә алам. Безнең сәхнәдә «Тол хатыннар көймәсе»

спектакле бара иде. Театрга мәктәптән яшүсмер балалар килде. Спектакльдән соң бер кызның почмакта бәргәләнгәнен күрдек. Укытучысына: «Сез махсус мине монда китергәнсез. Мине күрсәтергә теләгәнсез», – дип кычкыра ул. Соңыннан укытучы безгә аңлатты. Ул кыз тәрбиягә авыр бирелүчән балалар төркеменнән икән. Әти-әнисен, укытучыларны тыңламый, спиртлы эчемлекләр куллана икән. Менә ул бала әсәрдә үзен күргән, шуны аңлаган. Туры юлга баскандыр, дип өметләнәбез, һичьюгы спектакльдәге күренеш аны «эләктергән», күңеленә тигән, димәк, уйландырган. – Яңа елдан соң нәрсәләр белән сөендерергә уйлыйсыз? – Мәдинә Маликованың «Сөембикә» әсәренә тотындык. Тарихи фактларга таянып, әдәби драма әсәре язылган. Бер яктан, без тарихи чишелештән чыгып эш итәргә тиеш. Ләкин икенче яктан, монументаль пафослы әсәр дә тудырасы килми. Сөембикә дигәч, һәйкәл килеп басмасын иде безнең күз алдына. Еллар аркылы фикерләп, тарихи вакыйгаларның башында ниләр торганын ачыкларга, Ханбикәнең катлаулы образы аша тарихи сорауларга җавап бирергә тиеш булабыз. Татарстан

декабрь 2013


16+

(843) 527 90 26 www.tmtv-online.ru СПРАШИВАЙТЕ В АБОНЕНТСКИХ ОТДЕЛАХ ОНИКС-ЗЕЛЕНОДОЛЬСК


җәмгыять афиша

С.Сәйдәшев исемендәге ТР Дәүләт Зур концерт залы

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

«Чиполлино маҗаралары»

Премьера. Джанни Родари әсәре буенча сәхнәләштерелгән музыкаль әкият. Әлеге авторның дөньякүләм мәгълүм Чиполлиносы һәм башка каһарманнары беренче тапкыр татар театры cәхнәсенә менәчәк. Режиссеры – Резедә Гарипова. 2014 елның 3 гыйнвары, 11:00 (тамаша 1 сәгать 15 минут дәвам итәчәк), 0+

ТР Дәүләт симфоник оркестры концерты ТРның Дәүләт симфоник оркестры 17 ноябрьдә «Татарстан» авиакомпаниясе һава судносы «Боинг» фаҗигасе урынында хезмәт куючыларга рәхмәт йөзеннән, коткаручылар, полиция хезмәткәрләре, табиблар һәм журналистлар өчен хәйрия концерты бирә. П.Чайковский. Симфония №6 «Патетическая» Дирижер – Александр Сладковский. 28 декабрь, 11:15, 16+

Сойонг Йон катнашындагы кичке концерт Концерттан кергән акчалар 17 ноябрьдәге авиаһәлакәттә һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм итү фондына күчереләчәк.

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры

Яңа ел тамашалары

Чыршы янында әйлән-бәйлән һәм А.Веселов пьесасы буенча куелган «Солнышко и снежные человечки» спектакле (рус телендә). Режиссёр – Илдус Зиннуров. 20 декабрь – 8 гыйнвар, 10:00; 12:30; 15.00 6+ Чыршы янында әйлән-бәйлән һәм Н.Абрамцеваның Ләбиб Лерон тәрҗемәсендәге пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Кыш бабай бүләкләре» спектакле (татар телендә). 21 декабрь, 2014 елның 3 һәм 6 гыйнвар көннәре, 15:00; 22 декабрь, 2014 елның 7 гыйнвары, 10:00, 2014 елның 8 гыйнвары, 12.30, 6+

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры «Кышкы әкият»

28 декабрь, 17:00, 16+

«Золушка» «Яңа музыка» камера оркестры һәм яшь артистлар катнашында Шарль Перро әкияте мотивлары буенча куелган видео-инсталляцияле Яңа ел музыкаль спектакле. 29, 30 декабрь, 2014 елның 3, 4, 5 гыйнвары, 10:30 һәм 13:30, 0+ 72

Шамил Фәрхетдинов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль. Убырлы карчык, тиен балалары, Ала карга, Актырнак һәм, әлбәттә инде, Карчәчәк белән Кыш бабай балаларны чып-чын әкият дөньясына алып керә. Балаларны чыршы тирәли әйлән-бәйлән, сюрпризлар һәм бүләкләр көтә. 26 декабрь, 10:00, 12:00, 6+ Татарстан

декабрь 2013


Мөхәррир сүзе

16 Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2, тел. (843) 222-09-79 tatarstan@tatmedia.com Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, Sabirov@tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatmedia.com «Икътисад» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Василина Олейник Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Андрей Григорьев, Мөршидә Кыямова, Рузилә Мөхәммәтова Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Тышлыктагы коллаж: Виктор Шуматов

Елны тәмамлаганда мин дә закон чыгару инициативасы күрсәтергә булдым! «Инициативаны җәза көтә» гыйбарәсен законлаштырырга тәкъдим итәм. Ә

Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Рушан Гыймалетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова

җәза сыйфатында «Төзелеш эшендә аеруча ахмаклык өчен» тибындагы ае-

Журнал 1920 елдан нәшер ителә

«Гражданнарның шәхси тормышына актив тыкшынган өчен» борынга

Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009

кидертелә торган алка формасындагы билге тапшырырга. Матди ярдәм сый-

рым премияләр һәм «Россиянең атказанган зыян китерүчесе» кебек «мактаулы» исемнәрне куллануны кертергә. Яки башка төрлерәкләрен. Иң мөһиме, «ахмаклык», «зыян китерүче» кебегрәк сүзләр булырга тиеш. Тантананы, һичшиксез, барлык федераль каналлар буенча күрсәтергә.

Гомуми тираж:

5500

данә, шул исәптән татар телендә – 1190

фатында профильле стационарга гомерлеккә беркетеп кую каралсын. Соңгы юлга озату, әлбәттә, законлы рәвештә түләүсез. Шулай ук керткән өлешкә карап, шәхси чик кую чаралары да кирәк. Бу Рус музеена, Третьяковкага яисә Үзәк балалар китапханәсенә алып бару, дөнья религияләре тарихы һәм Дарвин теориясе курсларын ирексезләп укыту, Дәүләт Эрмитажының Антик чор бүлеге каршындагы остаханәләрдә тегүче

Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» һәм «Медиа» рубрикалары материаллары реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № C-2632 Басарга кул куелды: 17. 12. 2013

яисә «Фараон» һәм «Молоко» клубларында администраторлар сыйфатында мәҗбүриләп эшләтү булырга мөмкин. Айга бер мәртәбә – күзләрне бәйләгән килеш Җәйге бакчада йөртеп кертү дә кирәк. Киләсе ел белән! Яңа ел мәрхәмәтлерәк булсын.

Артем Тюрин

Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozjenovaei@tatmedia.com Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79 Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com

Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80

«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13

Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә

2014 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе – 449

сум 04 тиен

Реклама.

Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com


Татарстан №12 ДЕКАБРЬ 2013 WWW.PROTATARSTAN.RU

ИҖТИМАГЫЙ - СӘЯСИ БАСМА

Реклама. ЗАО «ИнвестАгент»

2013 ЕЛ ЙОМГАК ЛАРЫ


Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.