Иҗтимагый-сәяси басма "Татарстан", октябрь. 2013

Page 1

Татарстан ОКТЯБРЬ 2013 WWW.PROTATARSTAN.RU

ИҖТИМАГЫЙ - СӘЯСИ БАСМА

Министрлар япан кырда Бөек күченү булырмы? Әгәр сезнең миллионыгыз булса: намус белән тапканны ничек арттырырга «Халык контроле»: миссия үтәләме Разил Вәлиев: «Адәм баласы ялгызлыкка кереп чумды» Владимир Меньшов: «Мин үземне үзем тудырдым»


LX 570 тор к е т и арх

СИЛЬНЫЙ МИРА СЕГО

нди о т е . .П ФИ

Зимнее предложение на покупку.*

200 еллык тарих реклама

При поддержке ООО «ТОйОТА МОТОР» Служба клиентской поддержки:

лекСуС - каЗанЬ УЛ. ДЕКАБРИСТОВ, 96

(843) 203 92 37 | LEXUS.TTS.RU

Двигатель 5,7 л V8

Исключительный комфорт в любых условиях

Дополнительный топливный бак 45 л**

* Организатор ООО «ТрансТехСервис-32». Подробности на сайте lexus.tts.ru Предложение ограничено. Предложение действует с 1 октября по 30 ноября 2013 года. **Доступен для модели LX 570 во всех комплектациях, кроме Luxury 8S («Лакшери 8 мест»).

Казан, Профсоюзная ур., 4 тел. (843) 293-70-70 www.kremlin-kazan.ru


Мөхәррир сүзе

Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 3 Тел.: (843) 222-09-79

Бөтен дөньядан «акыллыбашларны» җәлеп итәргә тиешле Иннополис, Смарт-сити һәм башка фантастик проектлар турында таң калып сөйләшүләрне ишеткәндә, мин һәрвакыт ике яшь белгеч тарихын искә төшерәм. Чит илдә белем алырга хөкүмәт грантын откан яшьләр, Татарстанга абруйлы инглиз университеты дипломын тотып кайттылар, тик елга якын эш таба алмый интектеләр: алар өчен бөтен җирдә юл ябык. Хәтта ул вакытта глобаль федераль проектны гамәлгә ашыру өчен махсус төзелгән һәм шундый инглиз белеменә мохтаҗ булган учреждениедә дә аларны эшкә алмадылар. Түрә күзгә карап: «Сез безгә туры киләсез, әмма эшкә, гафу итегез, сезне кабул итә алмыйм, кемне кушалар, шуны алачакмын», – дип җавап биргән. Инглиз вузын тәмамлаганнар югалып калмыйлар. Язмышларын кабат сынап тормыйча, Мәскәүгә юл тоталар. Анда аларны шунда ук эшкә алалар – туган-тумачалык, рекомендацияләр кызыксындырмый. Берничә ел эчендә кызлар уңышлы гына карьера ясыйлар һәм инде туган якларына кайтырга җыенмыйлар. Вөҗдан газабы кичерсәләр дә: грант шартлары буенча алар туган республикаларында өч ел хезмәт итәргә тиешләр иде... Моңа охшаш хәлләрнең әйләнә-тирәбездә гел булып торуы күңелсез. Үз «акыллыбашларыбызны» үзебездә калдыру читтәгеләрне җыюга караганда мөһимрәктер бит югыйсә. Әмма моның өчен хезмәт хакын күтәрү һәм дөньякүләм масштабтагы уникаль проект игълан итү генә җитми. Һәр гений шуны тәгаен белергә тиеш: биредә аның акылы, белеме, әтисенең элемтәләре яки туганының нинди урын биләвенә караганда кыйммәтрәк бәяләнә.

Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, e-mail: tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, e-mail: Sabirov@ tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, e-mail: Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, e-mail: Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatamedia.com «Икътисад» рубрикасы мөхәррире: Татьяна Колчина, e-mail: Kolchina@ tatmedia.com «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская, Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Раил Гатауллин, Светлана Коновалова, Мөршидә Кыямова, Ольга Меркушенкова Фотограф: Егор Алеев Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, e-mail Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Равил Шәрәфетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова

Журнал 1920 елдан нәшер ителә Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009 Гомуми тираж:

6000

данә, шул исәптән татар телендә – 1224

Әскәр Сабиров, шеф-редактор

Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» һәм «Медиа» рубрикаларында материаллар реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № С-2205 Басарга кул куелды: 11. 09. 2013

Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozgenovaei@tatmedia.com Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79 «Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13

Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә

2014 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе – 449

сум 04 тиен

Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80

1


Эчтәлек

Хакимият

Мигрантлар һәм коррупция эзе турында Телем – дошманым?

2

Икътисад

8 12

Җәмгыять

Миллионны кая куярга?

18

Бар да тәртиптә. Төпкә китәбез

34

Хыялдагы каланы яңача шәкелләштерү

22

Какшамас берлек. Һәм алыштыргысыз дамы?

42

Капитализм чоры халык контроле

26

Дмитрий Бикчәнтәевнең тормыш линиясе

44

Разил Вәлиев: «Кеше аралашуга мохтаҗ»

48

Владимир Меньшов: «Миңа ясалган пародияләр барып чыкмый»

52

Бүләк бирүче падишаһлар

56

Зур эшләр кечкенә адымнардан башлана

60

Афиша

64

татарстан

октябрь 2013


г.Казань, ул.Спартаковская, д.6, ТЦ «Сувар-Плаза», тел: 8 (843) 526-55-77 г.Казань, ул.Пушкина, д. 15/25, тел: 8 (843) 292-08-88 г.Нижнекамск, ул.Химиков, д.36, ТЦ «Чингисхан», тел: 8 (8555) 41-53-88


Татарстан

саннарда

158,4 ìëðä ñóì

ТР берләштерелгән бюджетына 2014 ел керемнәренең күләме, федераль акчаларны исәпләмәгәндә, шулкадәрле булыр, дип фаразлана. 2014 елга республика бюджетына керемнәрнең күләме, планда каралганча, 127,3 млрд сум тәшкил итәчәк.

4 ñóì сөт сатып алу бәясе, узган

19 мәктәп

Татарстанда Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе исәбенә кергән. Рейтинг «Яңалыклар» РМА тарафыннан Россия Мәгариф министрлыгы белән берлектә уздырылган «Социаль навигатор» проектын тормышка ашыру барышында төзелгән. Татарстандагы иң яхшы мәктәпләрнең абсолют күпчелеге (16) – Казанда, икесе – Яр Чаллыда һәм берсе Бөгелмәдә урнашкан.

ел белән чагыштырганда, әнә шуның кадәргә арткан. «Сатып алу бәяләре 20 сумнан да артып китте, әле беркайчан да болай булганы юк иде», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәтендәге киңәшмә барышында. «Сөт белән шөгыльләнергә кирәк, аеруча шундый бәяләр булганда», – диде үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

21 îáúåêò, «Авыл клуб-

лары» программасы буенча төзелеп, әзерлекнең югары дәрәҗәсенә җиткерелгән. Аларда түбә ябу эшләре алып барыла. Республиканың муниципаль районнарында әле тагын 151 спорт мәйданчыгы да төзелә.

2 млн 399мең кв.м

16 меңнән артык

электрон имза республикада көн саен куела. Документлар әйләнешенең 90 проценттан артыграгы электрон ысул белән алып барыла. Ай саен электрон юл белән ике миллионнан артык дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

күләмендә Татарстанның 2014 елга торак төзелеше программасы каралган. Шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча – 418,8 мең кв.м, күп фатирлы инвестицион йортлар – 992,8 мең кв.м, аз катлы торак төзелеше кысаларында 987,4 кв.м мәйданда торак йортлар төзү күздә тотыла.

900 меңнән артык кулланучы – аларның 770е гомуми белем бирү системасы вәкилләре – «ТРнда электрон мәгариф» порталында теркәлгән.

50–60 êã – «Казан»

Агросәнәгать паркында гади эш көнендә бер ноктадан әнә шуның кадәр ит саталар. Ә инде авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылган ял көннәрендә биредә бер лотоктан 700 кг нан башлап бер тоннага кадәр продукция сатыла.

82 òîðàê éîðòíû

республикада быел полициянең участок уполномоченныйлары өчен төзү күздә тотыла. Авыл районнарында полициянең участок пункты белән торак йортны берләштергән административ-торак комплексларын төзү каралган.

4

9

ìëðä ñóì акчаны якындагы өч ел дәвамында «Радиоэлектрон технологияләр концерны» ААҖ үзенең Татарстанда эшләүче 15 предприятиесен модернизацияләүгә юнәлтәчәк. òàòàðñòàí

октябрь 2013


ЧПОУ "Высшая Школа Трейдинга"


ай цитаталары

Илсур Метшин,

Казан мэры, – «Автомобильсез бер көн» акциясе нәтиҗәләре турында:

Шунысы да мөһим, елга бер тапкыр – «Автомобильсез бер көн»дә генә түгел, гадәти эш көннәрендә дә, ялларда һәм башка көннәрдә дә файдаланырга уңайлы булган шундый җәмәгать транспортына ия булсак иде. Кафил Әмиров,

ТР экс-прокуроры, – Татарстандагы экстремизм вазгыяте уңаеннан мәскәүлеләрнең фикере турында:

Матбугаттагы хәбәрләрдән чыгып, аларда Татарстандагы һәр агач төбендә землянка казылган һәм анда мөҗәһидләр утыра, дигән фикер туган. Алар инде моның болай түгеллегенә инандылар. Корбан Бердыев,

«Рубин» ФКның баш тренеры, – «Рубин»–«Томь» матчындагы гадел булмаган хөкем турында:

Бу хөкем итү башбаштаклыгы кайчан да булса бетәргә тиеш, ярамый бит болай... Яисә, уйнаучылар юкка интекмәсен өчен, кемнең нинди урын алачагын алдан ук белдереп куйсыннар. Марат Әхмәтов,

ТР Авыл хуҗалыгы министры, – савымны күтәрү эшендә дәүләтнең роле турында, ТР Президенты янындагы киңәшмәдә:

Миңа район башлыкларының административ ресурслары бик мөһим һәм кирәк. Хәзер 90нчы елларда булган башлыклар түгел, кызганыч.

Денис Вәлиев,

«Билетти» компаниясенең генераль продюсеры, – сэр Джонның гастрономик ихтыяҗлары турында, йолдызның Казанда булачак концертына багышланган матбугат конференциясендә:

Ул (Элтон Джон. – Ред.) тәмле ашарга ярата... Ул – чыгышы белән Британиядән һәм тулысынча үз иленең горефгадәтләренә тугры. Аның командасы да үзен диеталар белән җәфаламый, аларга чипсылар әзерләп куелачак. Александр Гордон,

режиссер, актер, телетапшырулар алып баручы, – сәнгатьтә үз урыны һәм үзендә сәнгать урыны турында:

Сез минем кино яратмавымны аңларга тиеш, ирекле баштан беркайчан да кино карамыйм һәм киноны сәнгатькә санамыйм. Мин үземне, үзе төшергән киноны соңыннан карарга теләмәсә дә, шул киноны төшерергә теләгәнлектән, газап чигәргә дучар ителгән бәхетсез кешегә саныйм. 6

òàòàðñòàí

октябрь 2013



хакимият вакыйгалар

Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына дүртенче Юлламасында күпләр үзеннән көткән эшне эшләде – әлеге еллык документны «сәясиләштерде» һәм шул исәптән, партия төзелешенең яңа шартлары, республика парламентының «партия-сәяси һәм персональ составын» яңарту зарурлыгы, коррупция белән көрәш өлкәсендәге проблемалар турында да фикерен белдерде. 8

òàòàðñòàí

октябрь 2013

Фото http://islam.ru/ сайтыннан

Мигрантлар һәм коррупция эзе турында


фотопроект

«Алтын Урда» триумфы

10

òàòàðñòàí

октябрь  2013


«

Ү

вакыйгалар

хакимият

Президент Юлламасының жанры хисләрнең артык кайнавына урын калдырмый, һәм, димәк, без бу өлкәдәге киеренкелек градусы чынлыкта тагын да югарырак, дип фаразлый алабыз.

зенең чыгышын «этноконфессиональ мөнәсәбәтләр һәм миграция сәясәте өлкәсендәге җитди эшләп җиткермәү»ләрдән башлап, Рөстәм Миңнеханов шунда ук үзе өчен беренче номерлы сәяси проблеманың нәрсәдә булуын төшенергә мөмкинлек бирде: «Нурлаттагы һәм республиканың кайбер башка районнарындагы вакыйгалар хакимият органнары, хокук саклау системасы һәм күзәтчелек органнары эшендәге җитди кимчелекләр турында сөйли. Хакимият һәм этник җәмгыять мәнфәгатьләренең үзара берләшү очраклары күзәтелә, кайчакта коррупция эзе дә сизелә. Халыкның мигрантлар белән үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы проблемалы мөрәҗәгатьләре, кагыйдә буларак, игътибардан читтә кала. Шуңа күрә халыкта конфликтларны үзләре хәл итү омтылышы барлыкка килә, һәм алар еш кына милли төсмергә ия булып чыга». Президент Юлламасының жанры хисләрнең артык кайнавына урын калдырмый, һәм, димәк, без бу өлкәдәге киеренкелек градусы чынлыкта тагын да югарырак, дип фаразлый алабыз. КНИТУ-КАИның социология, политология һәм менеджмент кафедрасы мөдире, сәясәт фәннәре докторы Владимир Беляев читләтеп моны раслый: – Россиядә, хакимият һәм бизнесның якын чит илләрдән мигрантлар санын үстерүдә күрсәткән тырышлыгы сәбәпле, этносара киеренкелек кискен көчәя. Җирле хакимият җинаятьчел рәвештә мигрантлар криминалына ярдәм итә дигәндә, ТР Президенты ахыргача хаклы. Хокук саклау органнарына карата ышаныч югалу аларның мигрантлар криминалы белән берләшүеннән генә түгел, ә бәлки полициянең күзәтүчәнлеге җитмәүдән дә килеп чыга. Шуңа күрә дә «Ворошилов укчысы» эффекты, ягъни полиция башкарырга тиешле вазыйфаларның халыкның үз кулына күчүе күзәтелә. Президент әйткәннән чыгып, мондый хәлләрнең Нурлаттан башка тагын кайсы районнарда булуы турындагы сорауга җавап итеп, Владимир Александрович беренче чиратта Казанны күрсәтте, анда «ФСБ һәм полиция ваһһабчыларның яшерен оешмасын күрми калган һәм бу культ хезмәткәрләренә һөҗүм итү, аерым мәчетләрне ваһһабчылар яулап алу белән тәмамлана». Сәясәтче сүзләренә караганда, нәкъ менә ваһһабчылар хәзерге вакытта конфессияара каршылык формасына күчеп баручы этносара каршылыкларның катализаторы булып тора: – Алар үз тирәләренә аз белемле авыл кешеләрен генә түгел, Согудияләрдә «белем алган» радикаль ислам тарафдарларын да һәм, иң мөһиме, биредә маргинал булып торган Урта Азия һәм Азәрбайҗан мигрантлары йөзендә массакүләм база, туклану мохитен туплыйлар. Шушындый ук процесслар Чаллыда һәм Түбән Камада, Татарстанның нефть зонасында бара. Рөстәм Миңнехановның безнең традицияләр белән исәпләшергә теләмәгән кешеләрнең республикага үтеп керүенә каршы киртә кую зарурлыгы турындагы сүзләрен шәрехләп, күзәтүчеләр шуны билгеләп үтә: моны эшләү җиңел булмаячак, чөнки кешеләрнең башларына керә алмыйсың. Моннан тыш, этник криминал бар икән, ул, тегеләйме-болаймы, бизнес-мохит, димәк, диаспоралар белән бәйле. Ә диаспоралар – ул инде милли сәясәт проблематикасы һәм ул федерациянең аерым субъекты дәрәҗәсендә һич кенә дә тулысынча хәл ителә алмый.

Айназ Мөхәммәтҗанов, Islam-today.ru порталы шеф-редакторы:

− Президентның «хакимият органнары, хокук саклау системасы һәм күзәтчелек органнары» эшен тәнкыйди бәяләвенә карамастан, сигнал, барыннан да элек, муниципаль хакимияткә юнәлтелгән. Халыкның бүген аңа ничек тә булса тәэсир итү мөмкинлеге юк диярлек. Ә аның вәкилләре, үз чиратында, административ ресурска ия буларак, башларына ни килсә, шуны эшли алалар. Менә шуннан «халыкның игътибарсыз калдырыла торган мөрәҗәгатьләре» килеп чыга да инде. Бу проблеманы «вертикаль»не йомшарту, җаваплылыкны халыкның үзе белән бүлешү юлы аша гына хәл итеп була. Президент мөфтияткә булышырга кирәк, диде. Хәзер күпләр яңа мөфтидән тиз һәм тәэсирле нәтиҗәләр көтә, әмма дин – гомуми мохитне кыска вакыт эчендә үзгәртеп була торган өлкә түгел. Моның өчен еллар буе җентекле эшләү кирәк, монда түрәләр мавыгырга яраткан әшнәлеккә урын булырга тиеш түгел. Минемчә, мөфти моны бик яхшы аңлый һәм тиешле нәтиҗәләргә яхшы кадрлардан башка ирешеп булмавын белә. Шуңа да Нәзарәт идарәсендә дөньяви белемгә ия яшь кадрлар күбәйде. Мөфтинең ике урынбасары һәм ТР ДНИнең голәмәләр шурасы рәисе – фән кандидатлары. Мөфтинең, бүгенге көндә теләсә кайсы нормаль ММЧ аудиториясенең аерым мәчет аудиториясеннән шактый зур булуын аңлап, заманча масс-медиа өлкәсенә җитди игътибар күрсәтүе дә шулай ук бик әһәмиятле. Шулай да яңа мөфтинең векторында иң мөһиме – ул конфессияара каршылыкларны дипломатик юл белән хәл итү сәясәтен алып бара. Ул оппонентларын кабат тәрбияләү һәм фикерләрен үзгәртеп кору ягында, ә себереп ату ягында түгел. Бу – катлаулырак, әмма ышанычлырак юл.

Күзәтүчеләр шуны билгеләп үтә: безнең традицияләр белән исәпләшергә теләмәгән кешеләрнең республикага үтеп керүенә каршы киртә кую җиңел булмаячак, чөнки кешеләрнең башларына керә алмыйсың. 9


фотопроект

«

«Алтын Урда» балетының дөньякүләм премьерасы 22 сентябрь көнне Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Бу спектакль сәяси дә, тарихи да түгел. Бу олы тарихка сәнгати караш, дип белдерде сәхнәгә куючы режиссер Георгий Ковтун, музыка авторы – Резедә Ахиярова, либретто авторы – Ренат Харис. Солтан Исхаков фотосы

11


хакимият вакыйгалар

Телем – дошманым?

Федерациясе халыклары телләре турында» Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты «калкып чыкты». Нияз Әхмәдуллин тексты 12

òàòàðñòàí

октябрь 2013

Фото www.wallon.ru сайтыннан

Быелның август аенда Россия парламенты «төпкеленнән» «Россия


вакыйгалар

« Д

хакимият

Милли республикаларга төгәл сигнал җибәрелә: сезнең туган телегезнең дәүләтчелеккә хокукы юк.

окументта нәрсә турында сүз барганы аңлашылсын өчен, кабул ителергә тиешле законның бер маддәсенең ике редакциясен – гамәлдәгесен һәм яңасын – мисалга китерәм. Болай иде: «Россия Федерациясе гражданнары Россия Федерациясе дәүләт органнарына, оешмаларына, предприятиеләренә һәм учреждениеләренә тәкъдимнәре, гаризалары, шикаятьләре белән Россия Федерациясе дәүләт телендә, туган телендә яисә Россия Федерациясе халыкларының үзләре белгән башка теләсә кайсы телендә мөрәҗәгать итәргә хокуклы». Булачак: «Россия Федерациясе гражданнары дәүләт хакимиятенең федераль органнарына, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына тәкъдимнәре, гаризалары, шикаятьләре белән Россия Федерациясе дәүләт телендә мөрәҗәгать итәргә хокуклы». Текстның калын хәрефләр белән басылган өлешен яңа редакциядә алып атарга тәкъдим итәләр. Шуның белән шул! Аермага күз салыгыз. Эш хәтта татарныңмы, башкортныңмы яисә аварныңмы үз туган телендә үз хокукларының бозылуы турында «Конституция гарантына» мөрәҗәгать итә алмавында гына да түгел. Эш тирәндәрәк һәм куркынычрак: милли республикаларга төгәл сигнал җибәрелә: сезнең туган телегезнең дәүләтчелеккә хокукы юк. Республика парламентының Мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитетының 17 сентябрендә узган утырышы нәкъ менә шушы закон проектын карауга багышланган иде. Закон проекты Татарстан парламентына август башында кертелде һәм тикшерелү өчен дәүләт хакимияте органнарына, юнәлешле дәүләт оешмаларына җибәрелде. Барлык дәүләт структураларыннан тискәре бәяләмәләр алынды. Иң мөһиме шул, алар документның үзендәге эчке каршылыкларга гына кагылмый. Закон проектының кайбер нигезләмәләренең РФ Конституциясенә туры килмәве ачыкланды. ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Разил Вәлиев фикеренчә: «Тәкъдим ителгән закон проекты Россия Федерациясе милли телләренең, аның субъектлары дәүләт телләренең хокукларын чикләүгә юнәлтелгән. Россия Федерациясе халыклары телләренең ил Конституциясендә беркетелгән статусын саклауны принципиаль әһәмияткә ия дип саныйбыз: Россия Федерациясе дәүләт теле, Россия Федерациясе республикалары дәүләт телләре, туган телләр». ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова депутатларның игътибарын закон проектының сәяси ягына, анда «россия

Рафаэль Хәкимов, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты директоры: – Тел мәсьәләсе сәяси мөнәсәбәтләрдә иң кискен вакыйгаларга китерергә сәләтле. Бу гомум билгеле аксиома. Шуңа күрә барлык илләрдә дә туган телне өйрәнү стимуллаштырыла. Мәсәлән, Европада татар теле төп тел буларак танылган, чөнки анда фин һәм румын татарларының зур булмаган төркемнәре бер генә йөз ел яшәми. Россиядә барысы да халыкара сәясәткә каршы эшләнә. Конституция белән сәяси уеннар Россиядә сәяси культураның (яисә культурасызлыкның) бер элементына әверелде: бер очракта аның барлыгына бөтенләй игътибар ителми, ә икенче юлы ул изге сыерга тиңләштерелеп катгый саклана (әйтик, яшьләргә алкогольле эчемлекләрне сату яшен чикләгәндә). Гомумән алганда, рәсми Россия идеологиясе көнкүреш дәрәҗәсенә тәгәрәде. Патша Россиясе – «халыклар төрмәсендә» мәдрәсә һәм мәктәпләрдә татар телен укыганнар, Казан университеты һәм башка уку йортларында татар теленә укытканнар, ә хакимият тәрҗемәчеләрне судларда гына түгел, башка дәүләт учреждениеләрендә дә тотарга тырышкан. Бүген Россия бер яктан демократия игълан итсә, икенче яктан урта гасырга тәгәри. «Россия милләтен» төзү турындагы яңа идея рәсми идеологларның профессионал булмауларын гына раслый. Милләт-дәүләтләр Европадагы революцион вакыйгалар дулкынына бәйле рәвештә Бөек Француз революциясеннән соң барлыкка килә башлый. Россиядә милләтләр империя кысаларында капиталистик мөнәсәбәтләр барлыкка килүгә һәм яшь буржуазия таләбенә җавап буларак оешалар. Татарлар инде ХIХ гасыр ахырында ук милли мәгариф системасына, әдәби телгә, мәгариф органнарына ия булганнар, ә ХХ гасыр башында Дәүләт Думасында үз партияләрен һәм мөселман фракциясен дә булдырганнар. 1917 елгы революцион процесслар барышында татарлар милләт буларак оешып бетәләр һәм ТАССР формасында үзбилгеләнәләр. Болар барысы да русларга һәм башка милләтләргә дә кагыла. Инде русларны һәм татарларны тагын нинди милләткә әверелдерергә кирәк соң? Совет халкын төзергә маташтылар бит инде, ә Югославиядә – югослав халкын. Файдасы булмады. Вакыт узган. Безнең Россия идеологлары Француз революциясе чорындагы категорияләр белән яши. Нигә дип революцион катаклизмнарның кара көчләрен тагын чакырырга? Бәлки инде революцияләргә нокта куярга вакыттыр. Конституциядәге: «Без – Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы» формуласы да җитәдер! Татарстандагы вазгыять ике дәүләт теленең тигезлеге принцибының кулай икәнлеген раслый, республикадагы иминлек һәм тотрыклылык шуңа корылган. Без шуны ныгытып сакларга тиешбез. Проблема башкада – татар теленә начар өйрәтәләр, кешеләр күпме көч һәм акча түгелгән нәрсәнең практик файдасын күрмиләр. Өстәвенә, моңардан руслар гына зарланмый, балалары озак вакытлар татар теленә өйрәнүләренә карамастан, татарча сөйләшә дә, укый да белмәгән татарлар да канәгать түгелләр. Ә параллель рәвештә балаларыбызны башка төрки телләргә дә өйрәтәсе иде бит, алар теләсә кайсы төрки илдә иркен аралаша алсыннар өчен. Бу филологларның гаебе, алар татар телендә булмаган диалектларны эзләп маташканчы, берәр дистә гади, аңлаешлы дәреслекләр төзү белән шөгыльләнсеннәр иде.

13


хакимият вакыйгалар

Башта Россия халыкларына милли язу графикасын билгеләүне тыйдылар, аннан соң – туган телдә БДИ тапшыруны.

милләте», «Россия халыклары телләре исәбеннән туган телләр» һ. б. кебек стратегик характердагы төшенчәләр булуына, әмма аларның эчтәлеге аңлатылмавына юнәлтте. Депутатлар әлеге закон проекты кабул ителгән очракта милли мәктәпләр үсеше перспективалары буенча үзләренең шөбһәләрен белдерделәр. Кабул ителергә куелган закон проекты әлеге уңайдан фикер йөрткәндә мәгариф учреждениеләрендә гомумән милли компонентны укытуның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә утырышта катнашучылар әлеге закон проектын хупламаска дигән фикергә килделәр. Комитет исеменнән Татарстаннан Дәүләт Думасында эшләүче депутатлар адресына кабул ителергә куелган законга аларның игътибарын җәлеп итүче хат җибәрелде. Закон проектының идеологиясе асылда аңлашыла. Кемнеңдер бик каты бердәм «россия милләтен» төзисе килә. «Яңа тарихи бергәлек» – совет халкын төзү буенча аяныч тәҗрибә, күрәсең, инде онытылган. Һәм «шул ук тырмага басу» ту-

Тоташ контроль һәм бар нәрсәне унификацияләү буларак аңлашылган «бердәйлеккә» мәхәббәте кочагында ил үзен үзе бумасмы соң? 14

рындагы уйлардан башка тагын бер шик туа: тоташ контроль һәм бар нәрсәне унификацияләү буларак аңлашылган «бердәйлеккә» мәхәббәте кочагында ил үзен үзе бумасмы соң? Гомер-гомергә хәзерге Россия территориясендә яшәүче милләтләрнең ирегенә һәм хокукларына һөҗүм итүче «ялган дәүләтчеләр» мантыйгы дәүләтнең нәкъ менә көчсезләнүенә китерә дә инде. Кешеләргә дорфа формада аларның милли телләре икенче сортлы икәненә ишарәлиләр, димәк, милләтләрнең легитимлыгына карата шик белдерәләр. Башта Россия халыкларына милли язу графикасын билгеләүне тыйдылар, аннан соң – туган телдә БДИ тапшыруны. РФ Конституциясенең һәм халыкара хокук нормаларын санга сукмыйча һәм, ниһаять, аек акылдан баш тартып, дәүләт аңлы рәвештә туган телне өйрәнүгә булган һәр омтылышны юкка чыгара. Соңгысы гражданның дәүләт мәнфәгатьләренә һәм үсеш стратегиясенә бернинди мөнәсәбәте булмаган шәхси эшенә әверелә. Ахыр чиктә ике риторик сорау туа: миллионлаган россиялегә милли принцип буенча аларның икенче сортлы икәнлегенә күрсәтүче нинди стратегия соң бу? Һәм икенчесе: бу Россия халыкларының Россия дәүләтчелеге дошманнары булуын аңлатамы? òàòàðñòàí

октябрь 2013

Солтан Исхаков фотосы

«


реклама

дизайн

PIA B

классика

1620 ANTICA VENEZIA 8G

модерн Милан, 02-05 октября 2013 Зал 5 Стенд G25 H30

Красногорск-Москва, Крокус Экспо-2 16-19 октября 2013

SECRET YOU & GRIGIO SECRET · Push

Зал 8 Стенд D32 E35

BARAUSSE – Казань www.baraussekazan.ru ул. Чистопольская, д. 20/12 тел. +7 843 518 6858 факс +7 843 518 3735 info@baraussekazan.ru www.barausse.ru · mosca@barausse.ru

двери окна входные двери


икътисад

«Яңа Тура» тулы куәтенә эшли «Яңа Тура» технополисы яңа технологияләр, яңа мөмкинлекләр һәм шулай ук дәүләт белән бизнес арасында, инвестор белән эшкуар арасында принципиаль өр-яңа мөнәсәбәтләр полигоны буларак уйланылган һәм тормышка ашырылган иде. Проект ныклыкка сынауны үтте һәм кабат тулы куәтенә эшли башлады. Сәүдә-ярминкә комплексы кышкы товар кабул итә. Технополиска, бөтен дөньядан товар төяп, атнасына дистәләрчә фура килә.

Реклама

Товар килә башлады «Килешенүләрнең озакка сузылуы сәбәпле, икенче павильонны ачу вакыты берничә тапкыр күчерелүе һәм көзге сезонны беркадәр кулдан ычкындыруыбыз кызганыч, әлбәттә. Аның каравы, без кышкысына тулы әзерлек белән керәбез, – ди технополисның профсоюз оешмасы лидеры Зөһрә Исмадилова. – Хәзер, ачылганнан соң, ихтыяҗ сизелерлек артты. Тәкъдимебез дә иң таләпчән ихтыяҗларга туры килә: хәзер «Яңа Тура»да товарны күмәртәләп сатып алучылар өчен дә, ваклап сатып алучылар өчен дә, һәм шулай ук теләсә нинди зәвыкка һәм кесәгә дә туры килерлек сайлау мөмкинлекләре бар». Күмәртәле сәүдә өчен традицион саналган тәэминатчылар – Кытай, Төркия, Вьетнам, Кыргызстаннан тыш, «Яңа Тура»га Россия товарларының да зур агымы керә башлады. Чагыштырмача кыска логистик таяныч һәм сәүдәнең көндәшлеккә сәләтле шартлары Россия җитештерүчеләренә дә үзләрен биредә уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә. «Яңа Тура» булдырган мохит Чабаксарның трикотаж җитештерүчеләренә яисә Иваново тукымаларын тәкъдим итүчеләргә дә Көньяк-Көнчыгыш Азия базарының демпинг бәяләре басымын тоярга ирек куймый. «Яңа Тура» баштан ук Россия товарларын тәкъдим итү максатындагы эре мәйданга әверелергә тиеш иде. Сер түгел, Россиянең әле оешып кына килүче фабрикантлар сыйныфына сатып алучыга юлны табу еш кына җиңел бирелми: Россиядә зур күләмдәге товарларны кабул итәргә һәм бер урында күмәртәләп һәм ваклап сатуны оештырырга

16

сәләтле цивилизацияле сәүдә мәйданнары әлегә җитешми. «Яңа Тура» ирекле һәм тигез көндәшлек урыны буларак та, Россия җитештерүчесе өчен Көнчыгышка капка буларак та уйланылган иде. Һәм хәзер технополиста Ростов-на -Донуның күн аяк киемнәре, Карачай-Черкесия һәм Кабарда-Балкарстанның трикотажы һәм баш киемнәре, Свердовскиның куртка, пальто һәм аяк киемнәре Төркия, Кытай, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан товарларына җитди көндәш булып тора. Татарстанның үз чик буе терминалы барлыкка килгәч, бу көндәшлек көчәергә генә тиеш, һәм бу һәрвакыт сатып алучы файдасына була. Өстәвенә, «Яңа Тура»да хәзер дә сатылучы сыйфатлы Европа товарларыннан тыш, уртача бәядә бренд товарлары да барлыкка киләчәк. Һәм ни өчен әле Татарстанда реаль аутлет формасы турында хыялланмаска, ди? Ә бит арзанлы чик бәясе һәм товарны китерүдән тыш, «Яңа Тура»да моның өчен барлык шартлар да тудырылган: куркынычсызлык, транспорт, арендага түләүнең түбән булуы әнә шуларга керә.

Югары дәрәҗәдәге куркынычсызлык «Яңа Тура»ның янгын сүндерүнең өр-яңа интеллектуаль системасы белән тәэмин ителгән икенче павильоны МЧС вәкилләре тарафыннан республикадагы иң куркынычсыз объектларның берсе, дип кабул ителгән. Павильондагы 1303 бүлемнең һәркайсына 2 шәр ут сүндергеч урнаштырылган, ә инде

мәйдан буенча тигезләп бүлгәләнгән 64 гидрант янгын брандспойты белән теләсә кайсы ноктага җитәргә мөмкинлек бирә. Йөз литрлы порошоклы өстәмә 10 ут сүндергеч һәрбер сәүдә линиясенә куелган. Һәр линиянең төтен чыгара торган люклары бар, ә инде ут капкан очракта рәт тиз арада томалана. Су спринклер системасыннан ярты сәгать дәвамында зур төгәллек белән ут капкан урынга агызыла, бу башка павильоннарны су басудан һәм күрше бүлемнәрдәге товарларны бозылудан саклый. «Заманча технологик җиһазлар – бу бик мөһим. Тик моның белән эш бетми әле, – ди «Яңа Тура»ның административ директоры Дмитрий Сипратов. – Иң мөһиме, безнең арендаторлар объектның куркынычсызлыгы турыдан-туры эшкуарларның үз мөлкәте өчен шәхси җаваплылыгына бәйле булуын аңладылар». Әмма арендаторлар товар турында гына борчылмый. Корбан бәйрәме алдыннан алар күмәртәле сатып алучылар өчен – аларның лояльлеген дә күтәрү максатында – махсус купонлы ташламалар программасын тәкъдим иттеләр. «Корбан бәйрәме – Татарстанның дәүләт бәйрәме. Һәм безне сатып алучыларыбызның бу көндә, мөселман традицияләрендә кабул ителгәнчә, бүләкләр белән кайтып китәчәге генә түгел, ә бәлки, бу тәкъдимнең түбәннән, арендаторлар тарафыннан ясалуы да сөендерә. Һәм, димәк, арендаторлар чыннан да безнең уртак бизнесыбыз өчен җаваплылык тоя, – ди «Яңа Тура»ның оператор компаниясе «Азинт Кэпитал»ның генераль директоры Имран Алиев. татарстан

октябрь 2013


Татарстан WWW.PROTATARSTAN.RU

ОБЩЕСТВЕННО-ПОЛИТИЧЕСКОЕ ИЗДАНИЕ

ПРЕМИЯ

«ГЛАВНЫЙ ПО ФАКТУ»

Декабрь! Пятница! 13-е!

Рекоама. 18+

Партнер мероприятия

ОАО «Промсвязьбанк». Ген.лицензия ЦБ РФ 3251

Стать партнером премии: (843) 222-09-76, (917) 397-87-92 Вероника Лукьянова


экспертлар советы

Миллионны кая куярга?

Беренче корал: акчаларны – банкка! Традицион депозитны корал дип атавы да әллә ничек. Әмма без куйган бурычны банк продуктларыннан фәкать шул гына үти ала икән. Казан буенча уртача алганда ставкалар 6 проценттан 8,5 процентка кадәр, акчаны валютада сакласаң, – 2 дән 8 проценткача. Быел депозит алырга теләүчеләр саны 30 процентка артты, ди белгечләр. Дәүләтнең бер миллион сумга кадәр булган депозитларны иминиятләштерүен исәпкә алсак, депозит без әйткән сумманы саклауның иң яхшы һәм ышанычлы юлы булып чыга. Тагын зуррак акчалар хакында әйтсәк, без сөйләшкән банк консультанты брокер хезмәтеннән файдаланырга киңәш итте. Инвестицияләр бер миллионга тиклем булган очракта, брокер хезмәте ставкасы 0,1 процентны тәшкил итә. Капиталның алдагы язмышы исә тулысынча клиентның фонд базарында үзен ничек тотуына бәйле. Депозит буенча мәсьәләнең нәтиҗәсе: Кертем суммасы: 1 миллион сум. Кертем вакыты: ярты ел. Табыш: 39 671 (елына 8 процент) Югалту куркынычы: 0. Кимчелеге: табыш инфляцияне каплый, ягъни депозитлар белән баеп булмый. Өстәвенә, ликвидлыгы бик түбән. 18

Икенче корал: ничек брокер булырга һәм бөлмәскә Монда инде капиталны өч төрле юл белән сакларга тәкъдим итәләр: бая әйткән брокер хезмәтеннән файдаланырга, акчалар белән идарә итүне кемгәдер ышанып тапшырырга яки интернет-трейдинг хезмәтен җәлеп итәргә. Идарә итүне ышанып тапшыру – шул ук брокерлык хезмәте инде ул, аермасы шунда: капитал белән базарда клиент үзе түгел, ә идарәче эш итә. Клиент кертем шартларын гына әйтә: күләм, вакыт, тәвәккәллек, кертем стратегиясен сайлый, ягъни мәсәлән. Бер компания безгә миллион сумны евробондларга (еврооблигацияләргә) җәлеп итеп, елына 12–15 процент табыш алырга киңәш итте. Моның өстенә, кулында башка брокерларның да акцияләре булган клиентка идарә итүче портфельне диверсификацияләргә – портфельнең табышын киметми генә, бәясе төшүе ихтимал акцияләрне файдалырагына алыштырырга тәкъдим итәргә мөмкин. Бу очракта инфляция күләме компания хезмәте өчен түләү бәясенә кертелгәнлектән, табышны «чиста» дип әйтеп була. Идарәне ышанып тапшырган өчен түләү хакына базарга кергән өчен түләү (активлар бәясенең 1 проценты), идарә өчен түләү (идарә ителә торган актив бәясенең 1 проценты), уңыш өчен премия (табышның 10 процентыннан да

ким түгел) керә. Активларны базардан вакытыннан алда чыгарган өчен шулар бәясенең 1 проценты алына. Интернеттрейдинг хезмәте дигәндә, программа сатып алу күздә тотыла. Бу программа ярдәмендә клиент базарда мөстәкыйль рәвештә эш итә. Идарәне ышанып тапшыру буенча мәсьәләнең нәтиҗәсе: Без куйган шартларга мондый төр кертем бигүк туры килеп бетми: базарга керү өчен капиталның размерын һәм кертем вакытын арттырырга туры килде. Кертем суммасы: 3 миллион сум. Кертем вакыты: 1 ел. Максималь ставка буенча табыш: 345 мең сум (операция өчен тотылган чыгымнар 105 мең сумлык). Югалту куркынычы: бәясе билгеле облигацияләр һәм кыйммәтле кәгазьләр белән эш иткәндә алай ук зур түгел. Бүтән коралларны эшкә җиккәндә, мәсәлән, портфельгә биржа һәм ПИФларның акцияләрен керткәндә (алардан кергән табыш 30–50 процент дип фаразлана), барысын да югалту куркынычы табыш күләменә тиң арта. Кимчелекләре: идарә итүне ышанып тапшыру хакында килешү төзегәч, клиент, чынлыкта үз капиталының язмышын идарәченең осталыгы һәм намусына тапшыра. Акчаларны индекс базарларының ташкынына ыргытканчы, сайлаган компаниягезнең шкафларында бөлгенлеккә төшкән клиентларның сөякләре өелеп ятмавына инаныгыз. òàòàðñòàí

октябрь 2013

Солтан Исхаков фотолары

Халык телендә яңадан кризис хакында сүзләр йөри, белгечләр күчемсез милек һәм автомобильләр базарында сүлпәнлек булуын әйтә, ритейлерлар да тегеннән монда күчеп йөри. Кыскасы, җанда тынычлык юк. Шул исәптән, бераз җыелган акчалар өчен дә борчыласың: 1998 елдагы хәл кабатлана күрмәсен тагын. Хәләл көч белән тапкан сумнарның бер тиенен дә югалтмас, ә киресенчә арттырыр өчен, кая куярга, кемгә ышанырга икәнен ачыкларга теләп, «Татарстан» журналы экспертларга мөрәҗәгать итте. Алар чишәргә тиешле инвестиция мәсьәләсе болайрак: бер миллион сум акча, алты ай вакыт (фаразланган тотрыклылык периоды), бер тиен дә югаласы түгел! Нәтиҗәләр генә төрлечә килеп чыга.


экспертлар советы

Экспертлар: Наил Зәбиров, «Плезир» КТ директорлары советы рәисе Ирина Ватанина, Казан Банкы вицепрезиденты, кече һәм урта бизнес белән эшләү бүлеге башлыгы Максим Петров, General Invest компаниясенең Казан офисының идарәче директоры Эльвира Сафина, «Промсвязьбанк» ААҖнең «Казан» ООның офис сатулары үсеше җитәкчесе Екатерина Шаповалова, «Промсвязьбанк» ААҖнең Идел буе филиалының «Зилант» VIP-офисы идарәчесе Алексей Федоров, Startpack компаниясе директоры Лилия Лысенко, «ФОН» ЯАҖ генераль директорының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча урынбасары Мария Лоскутникова, «БКС Премьер» компаниясенең өлкән финанс киңәшчесе

Өченче корал: фатир бәясе гел арта Булган акчага фатир алып кую – инвестицияләүнең иң гади һәм аңлаешлы юлы. Әмма моның өчен безнең беренчел шартлар туры килми: беренчедән, эксперт фикеренчә, өр-яңа фатирның бер квадраты 54 мең сум тора. Бер бүлмәле фатир алу өчен, ким дигәндә, 1,5 миллион сум акча кирәк. Сүз уңаеннан, Татарстанда яңа төзелгән фатирларның 70–75 проценты ипотекага алына. Икенчедән, бу халәттә республиканың күчемсез милек базары без күрсәткән ярты ел эчендә көтелгән табыш бирә алмастыр, мөгаен. Күчемсез милек өлкәсендәге белгечләр дә әнә нәрсә ди: 2011 елдан 2012 елның язына кадәр фатир бәяләре 20–30 процентка арткан булса, 2012–2013 елда, иң күп дигәндә, 10 процент кына үсеш күзәтелгән. Хәзер исә анысы да юк. Ни генә булса да, фатирны сату мөмкин әле, чөнки ихтыяҗ тәкъдимнән күбрәк. Фатир сатып алган очракта мәсьәләнең нәтиҗәсе: Кертем суммасы: 2 миллион сум. Кертем вакыты: 1 ел. Табыш (2014 ел башына фатир хакы 7 процентка артыр дип фаразлаганда): 140 мең сум. Югалту куркынычы: әлеге базарның туктаусыз үсүенә карамастан, ихтыяҗның бетүе һәм тәкъдимнең кирәгеннән артык булуы ихтимал. Төзүченең бөлгенлеккә төшүе дә мөмкин. Кимчелеге: бик түбән табыш.

Дүртенче корал: коммерциячел күчемсез милек – квадрат метрлардагы депозит

Күчемсез милек белән шөгыльләнүче белгечләр болай дип белдерә: бүгенге көндә Казанда теләсә кайсы класска керүче теләсә нинди торак булмаган бинаны сатарга яки биреп торырга мөмкин. Өстәвенә, банктан аз процентлы кредит алганда, аны залогка салырга була. Шулай итеп, коммерциячел бина белән пассив идарә иткәндә һәм аны дөрес файдаланганда аннан кергән табыш аренда хакыннан, бинаның үз хакы торган саен арта барудан һәм банктан кергән заемнардан гыйбарәт. Соңгысын берәр төрле бизнеска җәлеп итсәң отышлы, диләр. Торак бинадан аермалы буларак, монда «кергән» өчен түләү ике тапкырга арзанрак: 700–800 мең сум чамасы. Коммерциячел күчемсез милек сатып алган очракта мәсьәләнең нәтиҗәсе: Кертем суммасы: 700 мең сум (мәсәлән, «В» категориясенә караучы 60 кв.м мәйданлы склад). Кертем вакыты: 1 ел. Табыш: 144 мең (1 кв.м өчен 200 сум аренда түләве) + 49 мең (бинаның еллык капитализацисе) = 193 мең, ягъни 27,5 процент.

Югалту куркынычы: башкалабызда төзелешләр гөрләп бара, шуңа күрә дә С категориясенә керүче биналарга А һәм В категориялеләре белән ярышу торган саен авырлаша. Биналарның кирәгеннән артыграк булуы да бар. Кимчелеге: мондый милек белән идарә итү өчен аз булса да тәҗрибә кирәк.

Бишенче корал: start up Инвестицияләрнең мөмкин юлы буларак стартапларга мөрәҗәгать итәргә безне бу терминның кулланылышы космик тизлектә үсүе мәҗбүр итте. Бик кыска тарихы һәм бик зур финанс перспективасы булган әзер продукцияне (күп очракта электрон һәм интернет-технологияләргә бәйле була алар) шулай дип атыйлар. Үтә дә перспективалы продукт булганлыктан, без акчаларны IT-стартапка кертү мөмкинлегенә игътибар иттек. Экспертлар әйтүенчә, Россиядә мондый төр бизнеска салынган акчалар 765 миллион доллар чамасы. Әмма безне алда күңелне төшерердәй нәрсәләр көткән икән: беренчел кертем ике миллион доллардан да кимрәк булмаска тиеш. Үзеңнең стартабыңны чит венчур компанияләргә ышанып тапшыру бик куркыныч – бизнес уңышка ирешкәч кенә, аңа нигез салучыларны кысрыклап чыгару очраклары баштан ашкан. Олеся Бондаревская тексты

19


экспертлар советы

Максим Петров, General Invest:

Биржа операцияләреннән сизелерлек табыш алу өчен, беренчедән, база капиталына ия булырга кирәк. Ул исә икътисади яктан файдалы булу өчен өч-биш миллион сумнан башланырга тиеш. Һәм бу акчалар соңгылары булмасын. Икенчедән, югары табыш белән барысын да югалту куркынычы тәңгәл булалар. Өченчедән, капиталга зыян китерми генә биржада сату-алу өчен, бик зур профессионал булырга кирәк. Акчаларын куркыныч астына куярга теләмәүчеләр инвестицияләүнең консерватив чараларын куллана ала. Мәсәлән, бурыч чаралары. Финанс чараларының мондый төренә нигезләнгән портфельләр соңгы алты айда, нинди кәгазьләр булуына карап, клиентларыбызга 10 проценттан алып 16 процентка кадәр табыш китерде. Бу банк депозитларының кызыклырак альтернативасы.

Наил Зәбиров, «Плезир» КТ»:

Акчаны эшли белгән кешеләрнең алар белән идарә итүне акча эшли белмәүчеләргә ышанып тапшыруы мине бөтенләй гаҗәпкә калдыра. Бу очракта хәтта депозит та файдалырак: чынлап торып табыш китерердәй актив килеп чыкканчыга кадәр акчаны берничә ел буе дәүләт тарафыннан иминиятләштерелгән счетта сакларга мөмкин. Инвестицияләүнең теләсә кайсы ысулы, ким дигәндә, өч нәрсәгә җавап бирергә тиеш: куркынычсызлык, ликвидлылык, табышлылык. Тәҗрибәле инвестор инвестиция өчен кулланылучы чара төрләрен дә бәяли. Мин диверсификацияне күздә тотам. Мәсәлән, депозиттан кергән акчалар күчемсез милек сатып алу өчен тотыла, анысы үз чиратында арендага бирелә. Ә аннан кергән табыш бизнес оештыру өчен сарыф ителә, анысы ставкасы азрак булган кредит алу өчен банкка залогка салына. 20

Ирина Ватанина, Казан Банкы:

Бүгенге көндә яшьләр арасында акчаларны үз бизнесыңа тоту бик популяр. Безгә стартап ачучы яшьләр кредит алу максатында еш мөрәҗәгать итә. Без бу проектларны җентекләп өйрәнәбез һәм күп очракта аларның үтенече канәгатьләндерелә. Консерватив стратегия яклылар өчен нинди инвестицияләр бар дигәндә, без төрле төр кертемнәргә шактый ук кызыклы ставкалар тәкъдим итәбез. Бу сегмент та үсә. Соңгы араларда республикабыз базарына ыргылучы хосусый коммерция банкаларының кызыксынуы арту да моның бер күрсәткече. Депозит ачу өчен банк сайлаганда шуңа игътибар итегез: башкаларга караганда зуррак ставкалар тәкъдим итсәләр, ул яки барысын да югалту куркынычының зур булуын, яки килешү кәгазендә вак хәрефләр белән язылган өстәмә шартлар булуын сөйли.

Екатерина Шаповалова, «Промсвязьбанк» ААҖ :

Private banking хезмәте ышанычлы идарәгә альтернатива булып тора. Әйдәп баручы банклар аны бүгенге көндә бик актив үстерә. Безнең банк бу сегментта инвестицияләүнең стандарт чаралары белән беррәттән, клиентларга акчаларны күчемсез милеккә җәлеп итү, кыйммәтле металлар счеты белән операцияләр, премиаль кертемнәр (vip-киентларга валютага диверсификацияләүнең табышлы курсын) программасын тәкъдим итә. Тагын бер ликвидлы һәм ышанычлы чара – «Промсвязьбанк»ның үз облигацияләре, тәвәккәллек белән ышанычлылык арасындагы компромисс. Банк маркетмейкер булганга, акчага ихтыяҗ туган очракта аларны һәрвакыт гамәлгә ашырырга була. Һәм, әлбәттә, боларның барысы белән дә, шул исәптән депозит кертемнәре белән, интернет-банк аша идарә итеп була.

Мария Лоскутникова, «БКС Премьер»:

Брокерлык эшчәнлеге белән идарә итүне ышанып тапшыруның аермасын төгәл белергә кирәк. Брокерлык эшчәнлеге дигәндә, клиентның базарда мөстәкыйль эш итүе күздә тотыла. Бик үк күңелле булмаган статистикадан күренгәнчә, биржада яңа гына эшли башлаучыларның табышы нольгә тигез. Идарә итүне ышанып тапшырганда исә югалту куркынычы кимрәк, аеруча портфельне даими диверсификацияләп торган очракта. Ышанычлылык ягыннан депозиттан бер дә ким түгел, табыш ягыннан өстенрәк тә булган инвестиция юнәлешләре аз түгел. Мәсәлән, Россия евробондлары яки ЕТF класслы кыйммәтләр кәгазьләр. Башлангыч капитал бу очракта мөһим роль уйнамый. Операцион чыгымнар белән табыш арасындагы баланс ышанычлы идарәченең квалификациясенә бәйле.

Алексей Фёдоров, Startpack:

Шәхсән минем үземә һәм минем танышларыма инвестицияләүнең түбәндәге ысулы ошыйрак төшә: кыйммәтле кәгазьләрнең диверсифицияләнгән портфелен булдыру өчен ай саен 10–20 мең сум акча салып барасың. Аны 20–30 елдан соң гамәлгә ашырырга мөмкин булачак. Мондый стратегия белән барысын да югалту куркынычы кими, шул ук вакытта ул дөнья икътисадының күп елларга исәпләнелгән гомуми үсешен дә чагылдыра. Әмма күп кенә Россия банкларын һәм брокерлык компанияләрен өйрәнеп, мин бу юлның әлегә бик катлаулы булуын ачыкладым, аңлашылып җитмәгән нәрсәләр дә байтак. Стартап-проектларга килгәндә, шул проектыгыз күңелегезгә рәхәтлек бирсә генә, аңа акча сарыф итү отышлы, дигән фикердә. Акча кертеменә кадәр идеяне кулланучыда сынап карагыз – мәсәлән, алдан бик күп заказлар алып куеп. IT-базар әлегә үсештә һәм ул кече бизнеска шактый мөмкинлекләр бирә. òàòàðñòàí

октябрь 2013


финанс хезмәтләре

Бизнес үсеше өчен акча кайдан алырга? Forbes журналы мәгълүматларына караганда, россиялеләрнең 93 проценты бизнес булдыруларын күз алдына китерми. Һәр 23нче россияле генә эшкуар. Саннар сөенерлек түгел: социаль тотрыклылыкны һәм икътисадый иминлекне тәэмин итүдә нәкъ бизнес мөһим фактор булып тора. Әлеге вазгыять нәрсәгә бәйле соң?

П

Лицензия № 708 от 08.07.2003. Реклама

ерспективалы һәм кызыклы идея булуга да карамастан, күпләр үз эшен башларга тәвәккәлләми, чөнки бизнес даими рәвештә чыгымнар, башлангыч капитал булуны таләп итә: аерым бер бина яки склад булу, товар әйләнешен булдыру, хезмәткәрләр туплау һәм аларга даими хезмәт хакы түләп бару мөһим. Үз эшеңне ачып җибәргәч тә, аның үсеше өчен чыгымнар кирәк булачак. «Акча кайдан алырга?» – бу сорау эшкуарлар алдында кискен тора. Бигрәк тә кече һәм урта бизнес өчен кредит алу авыр, процент ставкалары янына якын килерлек түгел, яңадан кайтара алырлык финанслануга мохтаҗ кече бизнес банклар игътибарыннан читтә кала. Әлеге вазгыятьтә ни эшләргә һәм бизнес үсеше өчен табышлы кредит ничек алырга? Бу хакта без Казан эшкуары, «Юкард» компанисе директоры Йосыпов Динар Марат улыннан белештек. – Сезнең компания нәрсә белән шөгыльләнә? Бу эшне оештыру идеясе ничек туды? – Безнең компания реклама продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Башка сүз белән әйткәндә, фирмаларга башкалардан аерылып торырга һәм үзенчәлекле булырга ярдәм итәбез. Безнең хезмәт күрсәтү һәр компаниягә диярлек кирәкле. 2008 елгы кризиска кадәр без график дизайн белән генә шөгыльләндек, клиентлар кайда, нәрсә җитештерүне үзләре хәл итте. Хәзер, Казанда реклама базары актив үсештә булганлыктан, без хезмәт күрсәтүне киңәйтергә булдык. Үзебезнең

проценты шәһәр финанславы ярдәмендә компенсацияләнде. Нәтиҗәдә, процент ставкасы сигез процентны* тәшкил итте – миңа уңыш елмайды, дип уйлыйм.

Динар Йосыпов, Казан эшкуары, «Юкард» компаниясе директоры

җиһазларда визитка, открытка, блокнот, буклетлар җитештерәбез, каләм, көндәлек дәфтәрләргә, савыт-саба, тукымага логотиплар һәм сурәтләр төшерү белән дә шөгыльләнәбез. – Идеягезне гамәлгә ашыруга акча кайдан таптыгыз? – Җиһазларның бер өлеше үзебездә бар иде, җитмәгәнен эш барышында сатып алдык. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан 2007 елдан Казан Банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта бизнесны кредитлау муниципаль программасы хакында белдем. Программа турында күбрәк мәгълүмат туплап, кирәкле документларны җыеп, мине канәгатьләндерерлек шартлар белән кредит алдым, кредит ставкасы еллына 13 процентны тәшкил итте. Мине бу бик шатландырды, шуннан соң ставканың биш

– Программада кимчелекләр бармы? – Без, эшкуарлар өчен программа шартлары бик кулай. Документлар пакетын рәсмиләштерүдә генә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, вакыт күп сарыф ителә. Икенче яктан караганда, ай саен кредит ставкасының биш процентын кире кайтару документлар җыю мәсьәләсен икенче урынга күчерә, акча бит һавадан яумый. Уңайлы кредит алу бизнесыма ныгырга ярдәм итте, клиентлар саны да, ихтыяҗ да артты. Казан Банкы мәгълүматларына караганда, 2007 елдан алып кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм күрсәтү программасы буенча шәһәрнең 255 оешмасы ташламалы кредит алган. Димәк, эшкуар эшчәнлеген киңәйтергә, яңа план һәм идеяләрен гамәлгә ашырырга теләсә, шәһәр хакимияте ярдәм итәргә әзер. Казан Банкында эшкуарлар өчен кулай шартларда кредит алу мөмкинлеге тудырылган. Әлеге ярдәм компанияләр өчен сизелерлек зур, чөнки хәзер бизнеска кереме – киләчәктә үсеш өчен ышанычның нигезе.

Казан шәһ., Солдатская ур., 1 Тел.: 518-98-98 «Казан Банкы» ИҮКБ» ҖЧҖ

* Кредитның күләме: 300 меңнән 5 млн сумга кадәр. Кредит сроклары: 6 айдан 24 айга кадәр. Кредитның еллык процент ставкасы: 13,0 %, шәһәр бюджеты исәбеннән елына 5 %ын кулланучыга кире кайтару шарты белән. Кредитны түләү тәртибе: ай саен тигез өлешләр белән яисә шәхси график буенча. Процентларны түләү тәртибе: ай саен. Тәэмин итү: бизнес хуҗасы яки шәхси эшкуарның ире яисә хатыны тарафыннан. 1 000 000,00 сумнан артык күләмдә кредит бирелгән очракта – күчемсез милек, автотранспорт яисә җиһазны залогка бирү. Банк таләбе буенча – залогка калдырылган әйберне иминиятләштерү. Кредит бирүчегә алдан хәбәр итеп, вакытыннан иртә түләү мөмкин. Банк карары нигезендә билгеләнгән шартлар буенча кулланучы Банк счетындагы акчаны әйләнештә тотарга бурычлы. Комиссиясез. Санкцияләр: түләүнең соңгы срогына кредитны кайтарып бетермәгән очракта – РФ Үзәк Банкының 2,5 ставкасы, процентларны вакытында түләмәгән очракта – һәр көн өчен 0,2% пени, башка бурычларны вакытында үтәмәгән очракта – кредит бәясеннән 2% штраф яисә кредитны вакытыннан иртә түләү таләбе, кредитны вакытында түләмәгән очракта – башка кешенең акчаларын файдаланган өчен, еллык процентлардан РФ Үзәк Банкының 1 ставкасы күләмендә өстәмә процент. Искәрмә: шәһәр бюджетыннан кулланучыга өлешчә ярдәм кире кагылган очракта Банк кредитның процент ставкасын үзгәртергә хокуклы.

21


икътисад

фикер

Хыялдагы каланы яңача шәкелләштерү

Август уртасында ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов твиттеры Татарстанның ИТ-җәмәгатьчелеген дулкынлану хисләре кичерергә мәҗбүр итте. Ул түрәләрнең кабинетларын, шулай ук эре компанияләрнең офисларын Югары Осланда төзеләчәк Иннополиска күчерү мәсьәләсе республика җитәкчелегенең көн тәртибенә куелачагы турында хәбәр итте. Сентябрь уртасына дәртләр сүнеп, әйтерсең, берни булмагандай, тынычлык урнашты.

Н

игә алай булды соң? Бәлки тикшереп карау өчен атылган таш бушлыкка очкандыр? Министрның ТР Министрлар Кабинеты җитәкчесе Илдар Халиковка җиткергән идеясе кемдер: «Бу гамәл күпме торачак?» – дигән сорауны куйганчы, ә Роман Шәйхетдинов министрлыкларны һәм ведомстволарны Иннополиска күчерү чыгымнарының бәясе хакында фикер алышуның гомумән булмавы хакында әйткәнче, миләрне тынгы22

сызлап торды. Акчаң юк килеш, нинди урындыклар турында сүз алып барырга мөмкин? Дөрес, премьер, әлеге проектның гамәлгә ярашлымы-түгелме икәнлеген ачыклау һәм аның детальләрен эшләп бетерү өчен, эшче төркем оештырырга күрсәтмә биргән, имеш, әмма бу хакта берни ишетелгәне юк әле. Шуңа карамастан, Иннополис белән чыннан да нәрсәдер эшләргә кирәк бит. Аны түрәләр белән тутыру идеясе – «әкияткә тиң шәһәр», «хыялдагы шәһәр» òàòàðñòàí

октябрь 2013


фикер

икътисад

Юрий Алаев тексты

дигәннәре рәшә генә булып калмасын өчен кулланыла торган вазгыятьне үзгәртү чараларының маниловча булмаганнарының берсе. Чынбарлыкта исә, Татарстан башкаласы янәшәсендә ИТ-өлкәсендә югары квалификацияле 60 мең белгечне туплау (бу ассызыкланды) идеясе халыкка җиткерелгәннән соң, скептик «айтичы»ларның күбесе аптырашлы сораулар бирде. Әйтик, ә ул чаклы күпсанлы топ-программачыларны һәм технологларны каян табып бетерергә? Бөтен дөнья буйлап җыяргамы? Кешеләр үзләре яшәгән уңайлы урыннарын (Мәскәү янындагысы булсынмы ул, Һиндстанның дистәләгән технопаркларындагысымы, телдән төшмәгән Силикон үзәнендәгесе турында әйтеп тә торасы юк) ташлап, бирегә күченсен өчен, прәннекләрнең ниндиен вәгъдә итәргә? Республика җитәкчелегендә Иннополисның әвәлгечә уйланылган шәкелдәгесе гамәлгә ашмаслык нәрсә икәнлегенә төшенә башладылар, ахрысы. Чөнки вице-премьерның, ТР Президентыннан җитди хәер-фатыйха алмыйча гына, үз тәкъдиме турында Твиттерда сүз башлавына ышанасы килми. Бу әле топ-«айтичы»ларны алар өчен махсус төзелгән калага чакырмаячаклар, дигән сүз түгел, билгеле. Бәлки, ике-өч меңен җыярлар, гаиләләре, инфраструктура персоналы белән бергә, җәмгысе 20 мең кеше тупланыр. Ә калган буш урыннарга кемне урнаштырырга? Проект расланган, уртак финанслау белән тәэмин ителгән. Менә монда, үзләренең гаилә әгъзалары һәм хезмәтчеләре белән бергә, Татарстан түрәләре армиясе вазгыятьне коткара ала да инде. Ә нәрсә, кайдадыр сынап каралган нормаль адым, ә кайбер җирдә (министрлыкларны һәм ведомстволарны иске Мәскәүдән «зур Мәскәүгә» күчерү идеясе) бу хакта актив рәвештә фикер алышалар. Моның дәлилле уңай яклары күз алдыбызда: Казанның тарихи үзәгендәге мәйданнарны бушату һәм транспорт агымнарын киметү, идарәче структураларны бер урынга туплау, үзара аралашуны (физик дәрәҗәдә) җиңеләйтү һәм башкалар. Эре компанияләрнең офисларын күчерү мәсьәләсе генә катлаулырак. Әйтик, Сорокинның «Элемтәнефтехиминвест»ның Кремль урамында импер стилендә әле генә төзелеп беткән комплексын яисә Шиһабетдинов – Сүлтиев гаиләләренең «ТАИФ»ның Щапов урамындагы офисын калдырып китүен күз алдына китерүе авыр. Министрлыклар белән дә вазгыять бертөсле генә түгел, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Кремль янындагы Игенчеләр сараеннан күченеп китәрме? Әмма бу әле интриганың бер генә ягы. Икенчесенең асылы түбәндәгедән гыйбарәт: Иннополисны административ һәм эшлекле үзәккә әверелдерү Татарстан җитәкчелеге тарафыннан хупланучы икенче проектка - Smart-сityга турыдан-туры көндәшлек тудыра. Нәкъ менә шунысы эшлекле үзәккә тәгаенләнгән һәм, Малайзия түрәләре каласы Путраджайя үрнәгендә, әлеге илнең AJM Planing and Urban Design Group төркеме тарафыннан проектлаштырылган. Хәтта географик торышына чаклы шуңа охшашлы: Путраджайя (шәһәр халыкара аэропорт белән КуалаЛумпур арасында) Малайзиянең рәсми башкаласы Куа-

ла-Лумпурдан 25 чакрым ераклыкта урнашкан һәм аңа югары тизлекле шоссе буенча яки безнең аэроэкспресс кебек поездда барып җитәргә була. Малайзия башкаласы исемен Казанга гына алыштырасы – калганының барысы да туры килә. Түрәләрне башкаладан читкә күчерү тәҗрибәсе экс-СССРның рухи яктан безгә якын биләмәләрендә дә бар. Әйтик, әлеге процесс Казахстанда башланып киткән, президент Назарбаев яз көне үк дәүләт компанияләрен «елгыр»лардан һәм «куян»нардан – «эш башкармыйча, бары тик зур хезмәт хакына кәгазьләрне әвеш-төеш китерүчеләрдән» арындыруны таләп иткән иде. Дәүләт компанияләре дигәндә, министрлыклар да күздә тотылгандырмы-юкмы, билгесез. Әмма идарә итүдә бүленеп чыгарылу карары буенча, биш мең түрә Астанадан, командировкага түгел, ә даими яшәү урынына… «аулларга» күчерелә. Казах әйдәманы хакимиятендә аңлатуларынча, халыкка якынрак булу өчен. Сүз уңаеннан шунысын искәртеп узыйк, Татарстан премьеры Илдар Халиков Иннополиска «күчереп утырту» проектына бәя бирүче эшче төркем алдына Малайзиянең һәм Казахстанның моңа охшашлы проектларының ни рәвешле гамәлгә ашырылуы тәҗрибәсен өйрәнергә боерган. Кискен борылыш булыр иде бу! Югарыда атап үтелгән билгесезлекләр һәм каршылыклар ничек хәл ителер, алдан фаразлау мөмкин түгел. Бары тик вакыйгаларны күзәтеп барырга, Ильф һәм Петровның үлемсез романын искә төшерергә, бездә кемнең Безенчук, ә кемнең – көндәшлек итүче «Нимфа» фирмасы булачагын гоманларга гына кала.

23


финанс хезмәтләре

Шәхси банкларның алдынгысы – алдынгы Татарстан Республикасына 2012 елның җәендә «Казан» операцияләр офисының идарәчесе итеп Владислав Абрамов билгеләнгән иде. Бер ел үткәч, ул Альфа-Банкның 2015 елга кадәрге стратегияләре кысаларында Татарстан Республикасында банкның үсеш динамикасы, йомгаклар һәм планнары турында сөйли.

Б

анк бүлекчәләре Татарстанның сәнәгать үзәкләрендә клиентлар белән актив эш алып бара: Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һ.б. Шул ук вакытта җәлеп ителгән акча күләме дүрт тапкырга артып, 6,2 миллиард сумга җиткән. Ә операцияләрдән кергән табыш 2,5 тапкырга арткан.

Үсеш динамикасы турында Альфа-Банк 2012–2013 еллар дәвамында Татарстан Республикасында корпоратив сегментта да, физик затлар белән эшләү буенча да тотрыклы һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Әмма, уңай нәтиҗәләргә карамастан, безнең алга таба үсеш мөмкинлегебез зур. Банкның 2015 елга кадәрге стратегиясе дә шундый бурычларны чагылдыра. Идарәче буларак, Казан «Альфа»сында клиентлар белән нәтиҗәле эшли торган профессионал банкирлар командасы туплануын әһәмиятле фактор, дип саныйм: кече бизнес буенча Казан директоры Альберт Килдиев; Яр Чаллыда Сергей Бондаренко; массакүләм бизнес, кече предприятиеләр һәм шәхси эшкуарлар блогының җитәкчесе Ольга Туманова; «Казан» ООның Казанда – Надежда Максимова, Чаллыда Сергей Алешин җитәкчелегендәге корпоратив блок хезмәткәрләре.

Челтәр үсеше 2013 елда без республикада Альфа-Банк челтәрен киңәйтү эшен башладык. Җәй көне Казанда Петербург урамы, 76 йорт адресы буенча урнашкан яңа офиска күчтек. Монда клиентларга, юридик һәм физик затларга, тулы форматтагы бүлекчәдә хезмәт күрсәтелә, 24/7 зонасына тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итәргә була. «Сукно бистәсе» метро станциясенә якын урнашу һәм машина кую өчен зур парковка булу сәбәпле, күп кенә клиентларыбыз Петербург урамы, 76 йортта урнашкан офиска мөрәҗәгать итүне кулай күрәләр. Яңа офис белән бәйле горурланырлык сәбәп тә бар. Казан мэры Илсур Метшин Альфа-Банкка «Казанның архитектур йөзен торгызуга керткән өлеш өчен» рәхмәт хаты тапшырды: 2011 елда «Альфа»ның яңа мәйданын һәм мәдәни мирасыбызның бер өлеше булган «Сукно бистәсе»н тор24

гызу буенча башкарган эшләрен шулай югары бәяләде. Мэрның рәхмәт хатында Казанда Альфа-Банкның яңа бинасын төзү – ватанпәрвәрлеккә җитди имтихан тоту, һәм ул намус белән башкарылды, дигән сүзләр ассызыклап әйтелә. Чаллыда яңа кредит-касса офисы ачылды, хәзер республикада Альфа-Банкның 8 бүлекчәсе эшли. Ел ахырына Казанда тагын берсе ишекләрен ачарга әзерләнә, ә 2014 елда өстәмә рәвештә 5 кредит-касса офисы ачылачак.

Татарстандагы клиентлар турында Альфа-Банк бизнесның клиентларга юнәлтелгән булуына стратегик өстенлек бирә. Татарстан клиентлары белән озакка сузылган мөнәсәбәтләр корганда, без клиентларда уңай тәэсир калдыру буенча җитди эш алып барабыз. Бүген безнең корпоратив клиентлар базасы 1800дән артык юридик затны үз эченә ала. 2013 ел ахырына актив эшли торган клиентларны 2400гә җиткерергә планлаштырабыз – болар кече һәм корпоратив бизнес вәкилләре. Клиентлар матрицасы төрле тармакларны үз эченә ала: нефть эшкәртү, төзелеш, IT һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре, сәүдә, транспорт тармаклары. Хезмәттәшлекне ныгыту һәм киңәйтү максатыннан без кече предприятиеләрне Альфа-Банкның Клиентлар клубына чакырдык. Әлеге лояльлекнең дисконт программасы кораллары: юридик хезмәтләргә сертификатлар һәм Яндекста контексттагы реклама, уңайлы тариф сәясәте.

Югары финанс технологияләре турында Альфа-Банк клиентларның вакытын һәм акчасын янга калдыру өчен эшләнгән алдынгы технологияләре белән билгеле. «Альфа-Бизнес Онлайн» – корпоратив клиентлар өчен интернет-банк кебек технологик кораллар тәкъдим иткәндә, без һәр клиентны аңлаешлы һәм уңайлы интерфейс белән тәэмин итү бурычын күздә тотабыз. Без финанслар дөньясы гади булсын өчен барысын да эшлибез.

Владислав Абрамов, «Альфа-Банк» ААҖнең «Казан» ОО идарәчесе

2013 елның көзге яңалыгы – смартфоннар өчен «Альфа-Бизнес Мобайл» дигән кушымта. Аның ярдәмендә зур булмаган предприятие хуҗасы компаниянең финанслары белән идарә итә ала. «АльфаБизнес Мобайл»ның инновациясе шунда, ул хисаплар буенча мәгълүмат алу коралы гына түгел, ә смартфон ярдәмендә ерактан торып түләүләр үткәрү мөмкинлеге бирүче тулыканлы система да. Сумнарда түләүләр һәм акча күчерергә кирәк булганда, бу эшне «Альфа-Бизнес Онлайн» системасындагы шаблоннар ярдәмендә башкарырга мөмкин. Сентябрьдә бу системаны гамәлгә керткәннән соң, AppStore һәм Google Play кушымталарын берничә мең тапкыр күчереп алганнар да инде. Клиентлар, бу кушымта күптән кирәк иде, дип канәгатьлек белдерә. «Альфа-Бизнес Мобайл» да физик затлар «Альфа-Клик»тан файдаланган кебек уңайлы. Сүз уңаеннан, «Альфа-Клик» быел да Россиянең мобиль һәм интернетбанклары арасындагы рейтингта функциональлек һәм уңайлылык ягыннан иң яхшысы дип табылды.

Татарстанның бизнестагы банк кораллары турында Безнең корпоратив продуктлар линейкасы технологияләрне, иң яхшы финанс схетатарстан

октябрь 2013


финанс хезмәтләре

маларын һәм клиент өчен икътисадый яктан файдалы шартлар һәм ставкаларны берләштерә. Факторингтан башлыйк. Альфа-Банк Россиядә факторинг базарында беренче өчлеккә керә, бу юнәлешне Татарстанда актив үстерә. Россия экспертлары бәяләвенчә, факторинг – финанс хезмәте күрсәтүнең динамик үсештәге сегменты. Россиядә факторинг эчке тулай продуктның 1 проценты тирәсен тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Европада 5 тән 14 процент арасында тирбәлә. Бүген факторингны контрагентларны да исәпкә алып кулланалар, бу исә бизнеспроцесска тәэсир итмичә генә әйләнешне шактый ук арттырырга мөмкинлек бирә. Клиент товар белән тәэмин иткәндә яки түләүне ахырга калдырып хезмәт күрсәткәндә факторинг кирәк була. Бу очракта еш кына әйләнештәге акча җитми. Без тәэминатчыны тәэмин итү килешүе буенча таләп ителгән акчаны кичектереп түләү бәрабәренә финанслыйбыз. Моның тәэминатчы өчен өстенлеге шунда, кредит алу өчен гаризага кул куйганчы ук, товар килүгә залогсыз гына акчалы булу. Ресурслар түләве кичектерелә торган товарлар сатып алуга юнәлтелгән очракта моның нәтиҗәсе максималь дәрәҗәдә була. Банкта кичектереп түләү вакытына кыйммәтләнми торган өстәмә вакыт та каралган. Факторинг клиенты документларның электрон әйләнеше өчен бушлай программа белән дә тәэмин ителә. «Казан» операцияләр офисының факторинг портфелендә уртача 310 миллион сум бар, лимит 1,5 миллиардка кадәр арттыру мөмкинлеге бирә. 2013 елга кадәр портфельнең күләмен 450 миллион сумга кадәр арттырырга планлаштырабыз. Соңгы ике елда «Альфа»ның сәүдәне финанслау буенча сделкалар күләме өч тапкырга артты. Банк алдынгы халыкара финанс институтлары белән хезмәттәшлек итә. Гадәти кредитлау белән чагыштырганда, без башка банкларның акчаларын арзанракка җәлеп итәбез һәм клиентны төп һәм әйләнеш акчалары белән чимал һәм комплектлаучыларын да кертеп финанслыйбыз Өстәвенә, алдарак тотылган чыгымнарны яңадан финансларга да була. Банк гарантияләреннән Татарстанның дәүләт һәм эре шәхси корпорацияләрнең подрядчылары булган компанияләре файдалана. Күпчелек очракта без залог таләп ит-

мибез яисә матди булмаган – контракт буенча табышка хокукны кабул итәбез. Бүген банк гарантиясе – кирәкле продукт, без «Казан» операцияләр офисының портфелен алдан планлаштырганча үстерә барабыз, 2013 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча аның күләме 4,5 миллиард сумга җитте. Лизинг операцияләре тәкъдим итеп, Альфа-Банк партнерлар табарга, тәэминатчылар, иминият компанияләре белән мөнәсәбәтләрне көйләргә, логистика өчен азрак чыгымнар тотарга һәм таможня аша җиңелрәк үтәргә ярдәм итә. «Альфа-Лизинг» кече компаниясе аша без автотранспорт, күчемсез милек алырга ярдәм итәбез, моның янына уңайлы шартларда клиентларның лизинг портфельләренә кагылышлы лизингны кире кайтару һәм яңадан финанслауны да өстәргә кирәк. «Альфа»ның лизинг буенча өстенлекләре – бәяләре һәм карар кабул итү вакыты белән җәлеп итүчәнлеге, чөнки финанслау чыганагы – банк. Клиентның авансы – 15 процент, лизинг вакыты 10 елга кадәр җитәргә мөмкин. Чит илдә җитештерелгән җиһазлар, транспорт сатып алганда, лизинг схемасы белән Көнбатыштан килүче акчаларны да җәлеп итү белән халыкара сәүдә финанслау схемасын да кулланырга мөмкин. Залог таләп ителми, лизинг предметы үзе шуны тәэмин итә. Лизинг буенча түләүләр үзкыйммәткә карый, шуңа да табыш салымы базасы кими. Сделкада катанашучылар белән барлык эшләрне банк «бер тәрәзә» принцибына нигезләнеп оештыра. 2013 елда «Казан» операцияләр офисының лизинг портфелендәге акча 600 миллион сумнан артып китте. Альфа-Банк клиентларына 14 көн эчендә елына 20 процентка кадәр артучы югары керемле структур депозитлар, шулай ук лимит конверсиясе кебек инвестицияле банк хезмәте продуктларыннан файдаланырга тәкъдим итә. Бу продукт еш кына валюта алыштыру операцияләреннән файдаланучы клиентлар өчен. Сash management хезмәте челтәрле филиаллары, кече компанияләре, агентлык яки дистрибьютор челтәре булган компанияләр өчен уңайлы. «Альфа»ның автоматлаштырылган сash management системасы аша клиент калдыклар белән идарә

итә, холдингның финанс агымнарын контрольдә тота. Моннан тыш төркемнең берләштерелгән акчалары белән идарә итүне оптимальләштереп, өстәмә керем ала, ликвидлыкны контрольдә тота, операцияләргә чыгымнарын киметә, компаниянең көндәлек финанс исәп-хисап эшләрен гадиләштерә. Альфа-Банкның белгечләре экспорт контрактлары буенча бушлай консультация бирергә әзер. Без экспортлау алдыннан финанслап, клиентка ставканы киметергә, постфинанслау белән аккредитив аша вакытны озайтырга ярдәм итәбез.

Татарстанда социаль активлык турында Биредә эшчәнлек җәелдереп, Альфа-Банк социаль яктан җаваплы компания сәясәтен дә алып бара. Көз – уку елы башы һәм, хәйриячелек темасына кагылып, 2013 елдан гамәлгә керәчәк «Альфа-Шанс» стипендия проекты турында да әйтәсем килә. Альфа-Банк, КФУ ректораты белән килешеп, ике ел дәвамында түбән курсларда укучы ун студентка стипендия биреп торачак – бу аларга югары мәктәптә уку таләпләренә һәм мөстәкыйль тормышка ияләшергә ярдәм итәчәк. Татарстандагы стипендия программасының гомуми күләме – 1,2 миллион сум. Без Казан федераль университетының җитәкчелегенә «АльфаШанс» белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм хезмәттәшлекне алга таба җәелдерү турында сөйләшүләрне дәвам иттерәчәкбез. Ә «Альфа-Шанс» стипендиатлары Альфа-Банкта практика һәм стажировка үтә алачак – бу исә алга таба аларга эшкә урнашу шансы да бирә.

Казан шәһ., Петербург ур., 76 Тел.: (843) 291 12 22 «Альфа-Банк» ААҖ Ген. лицензия №1326, 05.03.2012 ел. 25


җәмгыять демократия

Капитализм чоры халык контроле

«Халык контроле» проекты популярлаша бара, анда урам себерүче, поликлиника табибы яки сатучы эшеннән зарланып күңелне бушатырга, шикаятьне фотолар белән дәлилләргә була. Нәрсәсе беләндер бу компьютер уенын хәтерләтә – квест элементлары булган форум шикаятьләр китабы симбиозына охшаган ул.

Персонаж сайлау Уенчыга тәкъдим ителә торган роль бер генә – аның үзе. Хәер, техник яктан, хәтта үзләренә әйтмичә дә, әби-бабай, әтиәниләрне һәм башка туганнарны катнаштыру мөмкинлеге калдырыла, аларның кесә телефонына теркәү турында раслама һәм пароль җибәрәчәкләр. Әмма болар барысы да яшь һәм креатив кешеләр өчен. Яшь буенча да, психик яктан да җитлеккән яшьтәгеләрнең төрле персонажлар исеменнән көненә дистәләрчә пост язуга вакыты да юк, ирендерә дә. Сайтны эшкәртүчеләрнең ымсындыргыч тәкъдиме – уенчының «үз мөһимлеген тою хисен» гел ныгытып тору мөмкинлеге.

Владимир Матылицкий тексты 26

òàòàðñòàí

октябрь 2013

Фото newzz.in.ua сайтыннан

Республика дәүләт хезмәтләре сайтында


демократия

Моның өчен шикаять бирүче күтәргән проблеманы хәл итә торган министрлык һәм ведомстволар белән «кире элемтә» булдырылган. Рәхәт бит: ишегалдындагы чүп-чар җыю урыны җыештырылмый, дип язасың да, текстны дәлилләп, фотосурәт чәписең, бер сәгатьтән инде синең фотогаепләвең Хөкүмәт сайтында урын ала. Форумдагылар, шәрехләүләрдә «плюс» куеп, әлеге проблеманың актуальлеген дәррәү хуплый. Гүя инде син халык контролеры, дөреслек өчен көрәшүче! Дөрес, бу синең үзеңә генә мәгълүм, чөнки заявка авторларының шәхси мәгълүматлары күрсәтелми, имзаның шәхси үзенчәлекләре бетерелә. 10 көн эчендә профильле ведомстводан яки муниципаль хакимияттән күтәрелгән проблема буенча рәсми җавап та килеп җитә. Менә шул чакта уен башлана да инде. Шикаять язучы, мэрия ачылган фактларны тикшерү һәм идарәче компания җитәкчелеге белән катгый сөйләшү турында хәбәр итәр, анысы исә, үз чиратында, урам себерүчене ватанына депортацияләү хакында хисап тотар һәм «каты көнкүреш калдыклары туплану мәйданчыгында» җыештыруны графикта һәм СанПиНда таләп ителгәнчә ешайтырга вәгъдә бирер, дип көтә. Әһә, тот капчыгыңны... Сүз дә юк, уенчы сайтның нәтиҗәлелегенә исәп тотарга хокуклы, җитмәсә, мәсьәләсе дә әллә ни әһәмиятле түгел бит. Чыннан да кискен проблема-

ларны – торак белән тәэмин итү, пенсия, эш хакы, судтагы яки полициядәге башбаштаклыкларга кагылганнарны – уенда күтәрә алмыйсың. Анда андый категорияләр кертелмәгән. Уен шуңа да – дәүләт идарәсендә катнашу иллюзиясе күнекмәләрен шомартырга омтылган пешекчеләр өчен зарарсыз тренажер гына: мыгырданып, сукранып алу һәм үзең кебекләр белән гәп корып пар чыгару.

Миссия

Сезнең заявканы катлаулылыкның беренче баскычында ук законлы кире кагу сәбәпләре күп түгел. Иң мөһиме – үзеңдәге «аждаһаны» җиңү: безнең ишегаллары һәм юлларның халәтен, поликлиникаларда һәм срогы чыккан ашамлыклар саткан супермаркетларда сервис дәрәҗәсен аеруча төгәл сурәтли торган лексиканы кулланмау. Икенче дәрәҗәдәге капкын – «тематиканың категорияләргә туры килмәве» – кайнарланып, «яшәешнең барлык әшәкелекләрен» күралмауларын бер заявкага сыйдырырга маташканнарга исәпләнгән. Әз-әзләп һәм конкрет зарланырга кирәк – шикаять сайттагы исемлекнең бер генә категориясенә кагылырга тиеш. Юл начарлыгыннан зарланасың икән – юл кырыендагы кафеда эчемлекне салып бетермәүләрен искә алма, чөнки ике зарны ике заявкага бүлергә кирәк: берсе – юлны карап то-

җәмгыять

тучыларга, икенчесе – Дәүләт алкоголь инспекциясенә. Каһарманыбыз юлындагы каршылыклар арасында иң мөһиме дә бар: әгәр формаль билгеләр буенча заявканы кире кагу мөмкинлеге булмаса, аны «шәхси төрдәге үтенечкә» яки «шәхси мәсьәләгә» кертергә мөмкиннәр. Шуңа күрә подъезд, ишегалды, урам яки берьюлы бар кешелек мәнфәгатьләрен кайгырту мәслихәт. Капкыннар уенчыларга әле дошманнар булмаган җиңел баскычларда азарт өстәр өчен кирәк. Call-үзәкнең өч сакчы-модераторы – нейтраль персонажлар. Алар инструкцияләр белән чикләнгән һәм график яктан «3нче пункт бозылган. Гейм овер!» дип гырылдап заявка ашаучы усал оркларга бер дә охшамаган, бәлки эш кузгатылсын өчен, шикаять текстында нәрсәне төзәтергә кирәклеген сабыр гына телефоннан аңлатучы эльфларны хәтерләтә.

Түрәләрчә троллинг

Кампитрдагы дустанә затлар ярдәмендә тозакларны әйләнеп үткәч һәм заявканы бастыргач, уенчы квестның катлаулы баскычына чыга. Монда ул үз заявкасы өчен тавыш биргән һәм аны хуплап шәрехләгән көрәштәшләр таба ала. Фикердәшләренең саны, проблеманың актуальлеген дәлилләп, каһарманның «сагын» көчәйтә. Ведомствоның конструк-

27


җәмгыять демократия

«

Әз-әзләп һәм конкрет зарланырга кирәк – шикаять сайттагы исемлекнең бер генә категориясенә кагылырга тиеш.

тив җавап бирәсенә өмет арта, әмма алданырга кирәкми: күренмәс көндәш әллә кайчангы «Doom» проектта булмаган чакта ук формаль җаваплар бирүдә шомарып беткән инде. Әлеге арадаш «боссның» исеме – категория модераторы, ул – министрлык яки идарәнең гражданнар гаризаларын тикшерү өчен җаваплы хезмәткәре. «Эштә» тамгасы сугылган заявка аңа килеп кергәч, ул аны үзе теләгән «җаваплы башкаручыга» – кирәкле идарә яки бүлек җитәкчесенә юллый. Дөресрәге, шуның өчен җаваплы кешенең кабул итү бүлмәсенә. Үпкәләтелгән җанның тавышы болай да эше муеннан булган түрәгә ишетелерме, заявкага нинди резолюция салырлар һәм кая җибәрерләр – болары инде ведомствоның эчке эше. Сайт статистикасыннан күренгәнчә, проблемаларның күпчелеген түрәләр хәл

итә. Мәсәлән, юлдагы чокыр ямала, газонга актарылган чүп-чар түгелә яки булдыксыз администраторга шелтә белдерелә. Әмма кайвакыт шикаятьче дә, аны «хуплаучылар төркеме» дә алынган формаль җавапка хәйран кала: өстәгеләр бирелгән сорауны аңламаганнармы, әллә инде чыннан да мәсхәрә итәләрме? Мәсәлән, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Эчке эшләр министрлыгы ведомство поликлиникасында бушлай бирелергә тиешле бахилалар белән сәүдә итүне кем туктатырга тиешлеген өч ай буе ачыклаган. Дөрес, хәл иткәннәр үзе. Ә менә поликлиникада, табиблар җитмәүгә сылтап, югары температуралы балалар янына табиблар җибәрелмәвен хәбәр иткән Елена А.га Сәламәтлек саклау министрлыгы болай җавап бирә: әйе, табиблар җитешми, әмма без штатны тутырырга тырышабыз.

Сәрия Сабурская, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил: — «Дәлилләнгән кире кагу» статуслы хәбәрләрне без көн саен тикшерәбез, еш кына аларга «Эшкә» статусын кире кайтарабыз. Андый хәбәрләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы башкаручылар белән киңәшмәләр үткәрәбез, башта урыннарга барып аларны тикшерәбез. Сүз уңаеннан, системадан файдаланучылар үзләре дә, кабул ителгән карар сыйфаты канәгатьләндермәгән очракта, үз заявкаларын кире эшкә кайтара ала. «Халык контроле» системасында 26 категория буенча мөрәҗәгать карала, аларның исемлеге ТР Министрлар Кабинеты карары белән расланган. Кеше тормышының барлык даирәләре дә диярлек исәпкә алынган, һәм әлегә исемлекне зурайтуга ихтыяҗ юк. Хәзер иң мөһиме – гражданнарның инде ачыкланган кимчелекләр буенча фикерләрен исәпкә алу. Мин бюджет планлаштырганда муниципалитетларга шикаять авторлары күрсәткән проблемаларны да исәпкә алырга кирәк, дип саныйм. Ул чагында кабул ителә торган программалар һәм бюджет депутатлар фикерен генә түгел, бәлки бөтен халык фикерен күздә тотып формалашачак. Әледән-әле кире кагылган, ягъни сайтка эләкмәгән шикаятьләр дә анализлана. Аларның күпчелеге торак-коммуналь хезмәтләргә кагыла, шунлыктан августтан пилот режимында яңа «ТКХ» категориясе эшли башлады. Гаризаларны караганда барлык формаль җаваплар һәм башка хилафлыклар башкаручыларның җавапсызлыгы аркасында килеп чыга. Аларның шәхси җаваплылыгын арттыру өчен башкаручы вазыйфасындагы орган җитәкчесенең, шулай ук заявканы тикшергән конкрет хезмәткәрнең фотосын һәм аның турында мәгълүматны Системада урнаштыру мөмкинлеге дә карала. Формаль җаваплар ачыкланганда моңа кагылышлы мәгълүматны «Ачык Татарстан» порталында һәм гаммәви мәгълүмат чараларында урнаштыру планлаштырыла. Карар кабул итмичә шикаятьләрне «ябуны» булдырмас өчен, чаралар тәкъдим ителгән. Формаль җавап авторлары аңлатма бирер өчен Ведомствоара комиссиянең күзәтү органнары катнашындагы ачык киңәшмәләренә һәм Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратындагы киңәшмәләргә чакырылачак.

28

Бу нәрсә, заявка хәл ителгән, дигән сүзме инде?

Башкаручы «миңгерәүләнсә» Әмма тролль-түрәләрнең супер-бластеры – «Дәлилләнгән кире кагу» да бар әле, аның ярдәмендә, шикаятьче каршы булса да, заявкага «үтәлгән» статусы бирелә. Әлеге корал форумның сорауны кабыргасы белән куя белә торган чыныккан сугышчыларына каршы кулланыла. Мәсәлән, Александр Д.ны үзе беркетелгән поликлиникада балалардан кан анализы алганда бер генә тапкыр кулланылышлы автомат ланцетлар урынына җәрәхәтли торган скарификаторлар кулланылуы кызыксындыра. Сәламәтлек саклау министрлыгы, әлеге поликлиникада «капилляр кан алу өчен бер генә тапкыр кулланылышлы автомат ланцетлар» җитәрлек күләмдә бар, дип җавап бирә. Әмма зур күләмдә кан алуны таләп итә торган тикшеренүләр үткәрү өчен гади скарификатор кулланырга туры килә. Автор төпченүен дәвам итә: сүз бик аз күләмдә кан алу турында барганда ни өчен балалардан канны авырттырып алырга соң, дип урынлы сорау куя. Бигрәк тә кирәкле скарификаторлар җитәрлек булганда. Балалардан кан алуның 90 проценты – канның тулаем анализын (ОАК) (0,3 – 0,6 мл) алу бит, тик аларның барысын да җәрәхәтли торган скарификаторлар белән интектерәләр. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк, Сәламәтлек саклау министрлыгы ведомство поликлиникасында травматик скарификатор куллану «зарурлыгы» ни өчендер юк... Попугай булып уйнап, «Бүгенге көндә автомат булмаган скарификаторлар куллануны тыя торган хокукый-норматив документлар юк», дип кабатлаган министрлык болай җавап кайтарырга мәҗбүр була: «Сезнең кабат мөрәҗәгатегездә нинди дә булса яңа дәлилләр китерелмәгәнгә күрә һәм алдагы гаризаларыгызга күп тапкыр дәлилле җавап бирелгәнгә, 2006 елның 5 маенда кабул ителгән 59-ФЗ санлы «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен тикшерү тәртибе турында» Федераль законның 11нче маддәсенә ярашлы рәвештә, чираттагы мөрәҗәгатегезнең нигезсезлеге хакында òàòàðñòàí

октябрь 2013


телекоммуникацияләр

«Дом.ru Бизнес»: сыйфат өчен акчалата җавап бирәбез Конкуренциянең кырыс шартларында «Дом.ru Бизнес» Татарстанның бизнес-җәмәгатьчелеге арасында популяр булып кала. Эшкуарлар телекомсервисларның һәр төрен көйләп, хезмәтләндереп тору буенча барлык эшләрен аутсорсингка бик теләп йөкли.

Б

үген Казан компанияләренең 1500е шушы операторның хезмәтләреннән файдалана. Ничек итеп алдынгы булып калу турында компаниянең корпоратив сектор буенча директоры Лия Сәгадиева сөйләде.

Реклама

Хакимият тарафыннан югары технологияләргә зур игътибар бирелә торган Татарстанда телеком-базары шактый киң. Хезмәт күрсәтү дә, хаклар да тигез диярлек. Бүген көндәшлеккә сәләтле булып калу өчен, «Дом.ru Бизнес» нинди юнәлешкә йөз тота? – Чыннан да, операторлар хезмәт күрсәтү хаклары буенча тигезләште дип әйтергә була. Компанияләр күп, әмма сыйфатлы хезмәт күрсәтүчеләрен бармак белән санарга була. Конкурентларның клиентлары еш кына бер сәбәп белән китә: техник ярдәм сорап вакытында шалтыратып чыга алмаганнар. Ягъни бизнеста иң кыйммәтле нәрсәне – вакытны югалтканнар. Шуңа да без беренче чиратта сервиска зур игътибар бирәбез. Бигрәк тә һәр клиентка шәхси мөгамәлә табып, барлык техник өзеклекләрне шунда ук төзәтү хәстәрен күрәбез. Бу бурычлар ничек хәл ителә? – Телекоммуникацияләр челтәрен «бинага кадәр оптика» технологиясе буенча урнаштыру Интернетка керү тизлеген локаль дрәҗәдә генә түгел, ә тышкы ресурсларның 100 Мбит/с ка җиткерү мөмкинлеге бирде. Проблеманы клиент үзе белгәнче үк хәл итү өчен, без тәүлек әйләнәсендә эшли торган челтәрнең Мониторинг үзәген булдырдык. Челтәрнең кире кагучанлыкка тотрыклылыгы 99,7 процентка җитә. Ышанычлылыкның мондый югары дәрәҗәсен тәэмин итүнең бер юлы – челтәрне боҗра рәвешендә оештыру, ягъни мәгълүмат өзелеп калган очракта, ул башка юнәлешкә кереп китә һәм өзеклек килеп чыкмый кала. Моннан тыш, һәр клиентның үзенең менеджеры бар, ул тиз арада проблемаларны хәл итә. Без һәр клиент белән Техник сервисның сыйфаты турында килешү төзергә әзер, аның кысаларында элемтә

Элемтәнең мондый отышлы якларыннан клиентлар Казанның үзендә дә, шәһәрара һәм халыкара элемтәдә дә файдалана ала. Безнең клиентларның компаниянең эчке телефон челтәрен заманча итеп оештыру системасы – болытлы АТСтан файдалану мөмкинлеге дә бар. Моның өчен офиска яңа техника да алырга кирәк түгел. Абонент бу хезмәт төре белән «шәхси кабинеты» аша үзе идарә итә. Күптән түгел без яңа болытлы сервисны гамәлгә керттек – видеокүзәтү. Без видеокамераларны да, системаның тоткарлыксыз эшләү функциясен дә үзебез урнаштырабыз, мәгълүматның 30 көн дәвамында видеоархивта саклану куркынычсызлыгын да үзебез тәэмин итәбез.

Әгәр сезне кызыксындырган сораулар бар икән, корпоратив сектор буенча директор Лия Сәгадиевага 8 927 240-00-29 телефоны буенча шалтырата аласыз.

4 сәгатьтән артыграк вакытка өзелеп торган очракта абонементка 25 процент ташлама ясала. Димәк, хезмәтебезнең сыйфаты өчен туры мәгънәсендә акчалата җавап бирәбез, дигән сүз. «Дом.ru Бизнес»ның үзенчәлекле ягы – инновацияләргә аерым игътибар бирелү. Бүген компания бизнес өчен нинди продуктлар тәкъдим итә? – Көз җитүгә, эшлеклелек артуга таба бара, моны истә тотып, без эшне оптимальләштерергә һәм җитәкчегә бизнесын нәтиҗәле итеп контрольдә тотарга ярдәм итүче болытлы технологияләр нигезендә тармак буенча хезмәт күрсәтүнең комплекслы яңа төрен тәкъдим итәбез. Бу тәкъдим клиентларга табышларын арттыру, җитәкчеләргә хезмәткәрләрен актив һәм нәтиҗәле итеп эшләтү мөмкинлеген бирә.

Шулай ук кулланучыларга төрле өстәмә опцияләр тәкъдим ителә. Мәсәлән, хәрәкәттәге объектны югары сыйфатлы итеп яздырып бару, йөзләргә карап, объектлар буенча эзләү. – Дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан архивка керергә яки офисны онлайн режимда күзәтергә була. Без клиентларның теләкләре һәм технологик яңалыкларга карап, даими рәвештә камилләшү өстендә эшлибез. Мәгълүмат һәм трафик куркынычсызлыгы мәсьәләсе белән ничегрәк? – Бездә кулланыла торган оптик сүскә санкциясез керү мөмкин түгел. Мәгълүмат яки трафик урлау ихтималы юк диярлек. Операторның серверына керү мөмкин хәл түгел – куркынычсызлык буенча тулы бер штат сакта тора. Бу мәгълүматны үзеңнең серверда саклауга караганда куркынычсызрак.

кушыл

8 800 333 9000 B2B.DOMRU.RU 29


җәмгыять демократия

Портал сагындагылар

Әмма хәзер уенда чын «язмыш идарәчеләре» дә бар. Август азагыннан «Халык контроле» проектын ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская шәхсән үзе контрольдә тота. Аның аппаратында системага керү юлы бар, ул барлык заявкаларны һәм алар белән үткәрелгән манипуляцияләрне күзәтү мөмкинлеге бирә. Игътибарны срогы чыккан хәбәрләргә, нигезләнмәгән «дәлилләнгән кире кагуларга» юнәлтә һәм хәтта формаль җавап бирергә яратучы түрәләрнең исемнәрен һәм фотосурәтләрен бөтен кеше күз алдына куюны да планлаштыра. «Халык контроле» буенча бүлек портал эшен тикшерә. Аның белгечләре категория модераторлары үтәдек, дип хисап тоткан заявкалар чыннан да үтәлгәнме икәнен тикшерергә районнарга да чыга.

30

Алсу Шәфыйкова, ТР Хөкүмәте рәсми порталы эшен тәэмин итү бүлегенең «Халык контроле» секторы җитәкчесе:

— Call-үзәк модераторлары беренчел эшкәртү белән шөгыльләнә. Канәгатьсез гражданнар күп (алар кагыйдәләрне укыса, яхшы булыр иде), алар «хатымны үткәрмәделәр» дип кайгыра. Кичә, мәсәлән, 73 заявка килгән иде. Шуларның 51е бастырылды, калганнары кире кагылды. Шикаять кире кагылганда, аны язган кешегә бастырмауның сәбәбен һәм кагыйдәләрнең конкрет пунктын күрсәтеп хат юллана. Әгәр «тереләй» аңлату җиңелрәк булса, шалтыратабыз, кемлегебезне әйтеп, ничек төзәтергә кирәклеген төшендерәбез. Иң күп шикаять юллар буенча, аннары ТКХ проблемалары буенча килә. Системада һәр заявканың аны язучыдан алып инстанцияләр буйлап күчеше чагылдырыла: кем һәм кайчан алган, кемгә җибәргән, нинди нәтиҗә ясалган, заявканы алган модератор турында мәгълүмат, аны эшкә кертү вакыты һәм категория модераторы тарафыннан җаваплы башкаручыга җибәрелүе. Уңай җавап белән документ кире юнәлештә бара – министрлыкка, категория модераторына. Бу – заявканы «ябуга» рөхсәт сорау. Модератор аның статусын расларга яки эшкә кире кайтарырга хокуклы. Раслаган очракта да соңгы сүзне зарланучы әйтә. Шикаять җибәрүчегә бернинди дә басым ясалмасын өчен, аның турында мәгълүмат бирелми. Әмма, әлбәттә инде, һәр гариза артында – анонимнар түгел, ә конкрет гражданнар тора.

òàòàðñòàí

октябрь 2013

Фото: www.picturechina.com.cn (Норман Роквелл)

карар кабул ителә һәм сезнең белән язышу туктатыла». Икенче төрле әйткәндә, «туйдырдың» була инде бу. Станислав Г. күтәргән һәм 400дән артыграк кеше хуплаган тема да шулайрак төгәлләнә. Гариза бирүче шәһәр транспорты эшен 01.00 сәгатькә кадәр озайтырга тәкъдим итә, моңа транспорт буенча Казан шәһәр комитетыннан (Транспорт министрлыгы заявканы шунда юллый) «дәлилләнгән кире кагу» ала. «Шәһәр пассажир транспортының эш вакыты пассажирлар агымын тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеләнә. 2013 елга расланган хәрәкәт графикларына ярашлы рәвештә кичке вакытта җәмәгать транспортының эш режимы 22.00–23.00 сәгатькә кадәр билгеләнә», – дип җавап бирә ведомство кытыршы устав теле белән, һәм расланган график янәшәсендә пассажирлар өчен җайлылыкның юк-бар гына булуын таный. Күпсанлы шәрехләүләрдә башка шәһәрләр һәм илләр мисалга китерелсә дә, төнге коммерция маршрутлары турында тәкъдимнәр кертелсә дә, миллионлы «өченче башкалада» тормышның кичке сәгать тугыздан соң ук тукталмавына басым ясалса да, транспорт хуҗаларына боларның берсе дә ышандыргыч тоелмый. Гомумән, Универсиада үтте, димәк, соңга калып йөрүнең кирәге юк, эштән соң кунакка һәм театрларга йөрмәү дә хәерлерәк.


автосалоннар

Көчле бренд өчен көчле дилер 12 сентябрьдә ТТС компаниясе Декабристлар урамында Volkswagen автосалонын ачты. ТТСның иң шәп традицияләре буенча җиһазландырылган яңа мәйданчыкта 24 автомобиль өчен иркен шоу-рум, склад, сервис үзәге, клиентлар өчен ял бүлмәсе урнашкан. Салонда Volkswagen автомобильләренең бөтен төп модельләре урын алган.

А

Реклама

чылу тантанасында Volkswagen вәкилләре ышандырганча, яңа салонда һәрвакыт карап сокланырлык та, сатып алырлык та продукция булып торачак. Компания Татарстан автомобиль сөючеләрен яңа Golf, Golf GTI, Tiguan Sochi Edition һәм кроссоверның 10 еллык юбилее хөрмәтенә чыгарылган Tuareg Edition X белән сөендерде инде. Күптән түгел исә автомобильләрнең югары сыйфатына карата консерватив булган бренд продукт имиджын үстерүдә прогрессивлыгын күрсәтте һәм R, шулай ук R-line комплектацияләре пакетын чыгарды, аларның спорт агрессиясен ТТС клиентлары бәяләп өлгерде инде. Концерн ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмый: бу көннәрдә генә Франкфуртта яңа 7нче буын Golf R презентациясе булды. Бу тулы приводлы иң шәп Golf спорт машинасының куәте 300 ат көченә тәңгәл, ул нибары 4,9 секунд эчендә 100 км/сәг тизлеккә җитә ала. Ашкынулы агрессивлыгына карамастан, автомобиль әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми диярлек: ул чыгарган СО2 нибары 159 г/км тәшкил итә. Әмма Golf модернизациясе системалы күренеш булса, легендар классика, мәсәлән винтаж Beetle, алай еш яңартылмый. Быел Volkswagen яңа «Жук» автомобилен тәкъдим итәчәк, ул, двигателенең куәте арттырылу һәм аэродинамик тюнинг нәтиҗәсендә, 220 км/сәг тизлек белән «очачак». Киләсе елның августында Мәскәү автосалонында Volkswagen тагын да кызыклырак яңа модельләр күрсәтергә вәгъдә итә. Ниндиләрне – әлегә сер итеп саклана. Вратислав Страшил, Volkswagen җиңел автомобильләр маркасының Россиядәге җитәкчесе: – ТТС компаниясе безнең иң ышанычлы партнерларыбыздан санала. Кризис һәм базар кыскаруы чорында ТТС безнең белән хезмәттәшлектән баш тартмады, һәм хәзер, Volkswagen

рыклы дип саныйбыз. Тулаем илкүләм продукт үсеше, 2 процентка булса да, барыбер үсеш ул. Моннан тыш, эшсезлек 6 процент күләмендә тора. Бу – бик яхшы күрсәткечләр, һәм тулаем икътисадый вазгыять бездә өмет уята. Volkswagen кебек көчле бренд һәм ТТС кебек көчле дилер альянсы – автомобиль брендлары сату Россия рейтингында Volkswagen позицияләрен күтәрү буенча безнең амбициоз планнарны гамәлгә кертү юлында бер адым ул.

модельләре күбәйгән чакта, без ТТСка зур өметләр баглыйбыз. Яңа модельләрне базарга чыгару ул – дилерны сынау һәм ТТС әлеге сынауны лаеклы үтәр дип ышанам. Билгеле иде, биредә сату хитлары да куелачак, мәсәлән Polo седан. Түбән Новгородта әлеге модельне чыгара торган заводның җитештерү куәте 100 процентка эшкә җигелә, шулай да без Polo автомобиленә булган барлык ихтыяҗны канәгатьләндерергә сәләтсез. Киләсе елда без аны җитештерү күләмен икеләтә арттырырга җыенабыз. Потенциаль кризис турында җәмгыятьтә йөргән имешмимешләргә карамастан, без бүген Россия базарындагы вазгыятьне тот-

Вячеслав Зубарев, «ТрансТехСервис» ҖЧҖ ИК директорлар советы рәисе: – Яңа салон – Volkswagen маркасының иң югары техник һәм архитектура стандартларының гәүдәләнеше ул. Шулай ук ул безнең клиентларыбыз ихтыяҗын максималь канәгатьләндерергә тырышу омтылышыбызны гәүдәләндерә. Әлеге бренд буенча Татарстан базары РФ базарыннан бөтенләй аерылмый диярлек – Polo турында сөйләгәндә, «бәя– сыйфат» нисбәтенә шул ук таләпләр, Tuareg, Tiguan кебек зур, тизйөрешле машиналарга шундый ук мәхәббәт. Безнең бурыч – әлеге машиналар хуҗаларына йөргәндә алар алырга теләгән рәхәтлекне бирсен. Алдарак искә алынган кризис безнең өчен бәла-каза түгел. Без төрле сценарийларга әзер, бездә һәр ситуация өчен стратегия эшләнгән. Әмма вакыйгаларда нинди генә үзгәрешләр булмасын, бер нәрсә үзгәрешсез кала: безнең сервисны максималь сыйфатлы, тиз һәм ышанычлы итү омтылышыбыз ул.

Декабристлар ур., 81В Тел. 519-48-48 31


медиа

Кыенлыкларны җиңү Залда утыручылар Эрик Вейенмайерның үзе һәм дуслары – мөмкинлекләре чикләнгән, әмма дөньяның иң югары нокталарын буйсындырган кешеләр турындагы бер сәгатьлек бәяненең һәр сүзен йотлыгып тыңлый.

У

нөч яшендә бөтенләйгә сукырайган америкалы гомеренең чирек гасыр вакытын альпинизм белән шөгыльләнүгә багышлый. Аның тау елгалары буенча каякта йөзү, таулардан парашютта һәм парапланда төшү кебек башка төрле экстремаль мавыгулары да бар… Элеккеге урта мәктәп укытучысы «мөмкинлекләрнең чикләрен киңәйтүне» киләчәгенең төп максаты дип саный. «Киртәләрсез тормыш» концепциясе аның фикердәшләре өчен уртак таяну ноктасына әверелә: «Бүгенге көндә ихтыяр көчеңне югалтырга ярамый, курку һәм икеләнү хисләренә үзеңне юлдан яздырырга мөмкинлек бирмәскә кирәк. Чикләрне киңәйтергә вакыт. Иң мөһиме – ишегеңне башкалар өчен дә ачарлык итеп яшәргә кирәк. Бүтәннәр дә алга барсын өчен, киртәләрне алып ташларга, – дип сөйли Казанга беренче мәртәбә аяк баскан спикер-мотиватор. «Корстон» кунакханәсенең конференцияләр залында ул Татарстан, Мордовия, Чувашия һәм Марий Элның бизнес-элитасы – Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы клиентлары белән очрашуга килгән. Банк рәисе Сергей Мальцев: «Саклык банкының тере китапханәсе» белем бирү проекты кысаларында иң яхшы авторларны һәм әйдәманнарны чакырырга булдык, аларның тәҗрибәсе безнең клиентларга максатларына ирешүнең тапталмаган юл32

татарстан

октябрь 2013


медиа

башкарганны мин дөньяны үзгәртүче « «Алар тыныч әйдәманлык дип саныйм». ларын табарга ярдәм итәчәк. Язын Түбән Новгородта кунагыбыз футуролог Митио Каку булса, бүген – Эрик Вейенмайер. Алар башкарганны мин дөньяны үзгәртүче тыныч әйдәманлык дип саныйм», – дип аңлатма бирде. Эрик, бервакыт үзенең әйдәкләүче эте артыннан барганда, бардагы аркылы өрлеккә бәрелеп, битен җәрәхәтләве турында искә алды: «Мин ул чакта киртәләр бары тик баш миендә генә дип санамый идем әле, ә соңрак «Мөмкин булмаганны да җиңеп чыкканда» дигән китап яздым. Сукыр укучыларны кыяга үрмәләү түгәрәгенә язулары турында ишеткәч: «Нинди юләрнең башына шундый идея килгән инде?» – дип уйлаган ул. Әмма үзе дә язылырга булган, һәм 1995 елда, «Дөньяның җиде биеклеге» программасын үтәүне максат итеп куеп, Мак-Кинли алтымеңлегенә күтәрелә, ул чакта физик яктан сау-сәламәт альпинистларның да йөзләбе генә аңа менә алган була. Тауга чираттагы мәртәбә менгәннән соң, башка аяк та атламыйм дигән чагыгыз булмадымы, дигән сорауга Эрик көлә-көлә болай дип җавап бирде: «Менгән саен! Андый мизгелләр күп булды, аерып әйткәндә, Эверестка күтәрелгәндә бертуктаусыз: «Мин монда нәрсә эшләп йөрим инде?!» – дип уйладым. Әмма ихтыяр көчең зур икән, үзеңнең күзаллавыңа таянырга кирәк, ә ул сине алып чыгачак. Мин барыннан да бигрәк 21 кешенең 19ының биеклеккә менеп җитә алуы белән горурландым. Бу Эверестка берьюлы менүчеләр саны буенча дөнья рекорды иде. Тау түбәсендә һава бөтенләй башка, әйтерсең, күккә ашканбыз. Миңа, әйләнә-тирәңә күз сал, тагын кайчан монда буласың әле, диделәр. Мин «карандым»: әләмнәрнең җилдә

җилфердәвен ишеттем, карны тотып карадым, күз яшьләрем агуын сиздем... Һәм мине барысы да кочакларга кереште». Ул тауларга янәдән күтәрелергә җыена, чираттагысы – Перу Андлары һәм кешеләр төркеме тарафыннан яуланган тагын бер биеклек, ә аларның мөмкинлекләре очлыклары булмау белән чикләнгән. Вейенмайер кешеләрне өч төркемгә бүлә: «куркаклар», «туристлар» һәм «альпинистлар»: «Куркаклар башлаудан шөлли, туристлар башлый, әмма авырлыклар алдында каушап кала. Болар – барлык командаларда һәм оешмаларда күпчелекне тәшкил итә. Альпинистлар – сирәк очраучы кешеләр категориясе, алар соңгы сулышкача эволюциянең һәм шәхес үсешенең яңа юлларын эзләүчеләр». Эрик аяк-кулсыз туган Кайл исемле дустының, ташлар, пычрак һәм кар өстеннән шуышып, ничек итеп дүрт чакрымлы тауга менүе хакында сөйләде. Дуслары аның «культи»ләрен сөлгеләр белән урап, целлофан кидертеп, скотч белән беркеткән. Соңрак ул протезлар кигән һәм 2012 елның гыйнварында Килиманджароны буйсындырган бердәнбер аяк-кулсыз кеше булган. Африканың иң биек ноктасына ул 16 көндә менеп җиткән. Вейенмайер хаклы рәвештә үзен чыпчын әйдәман, дип саный, ә лидерлык, аның фикеренчә, «йогышлы»: «Без ул сыйфатны, әйләнә-тирәбездәгеләрдә күңелләренә ятышлы гамәлләр кылырга тәвәккәллек уятып, башкаларга тапшырабыз. Кешеләрнең күпчелеге белән юл яручылар арасында аерма бар, соңгылары көрәшнең буй җитмәслеккә таба хәрәкәт итүнең өзлексез процессы икәнлеген аңлый. Без ул чикләрне күрмибез, әмма сиземләргә була. Мин үземне, нигә кирәклеген аңламыйча,

Рушан Сәхбиев, «Татарстан Банкы» бүлеге идарәчесе: Бүген Эрик Вейенмайер чыгышы турында соклангыч сүзләр әйткән күп кенә клиентларыбыз кебек үк, мин дә тәэсирләндем. Без «уңышлылык фәлсәфәсе» турында чираттагы фикерне түгел, бәлки кыенлыкларны җиңү тарихын ишеттек. Минем уйлавымча, лекцияне тыңлаган бик күпләрнең күңелен әлеге бәян тетрәндергәндер.

хәтәр юлдан йөрүче һәм исән калырга омтылучы акылдан язган сукырга санамыйм. Бу – акылсыз гамәл булыр иде. Үземне проблемаларны хәл итүче кеше, дип саныйм. Юл ярып баручылар мөмкин булмаганнарга ирешүнең әмәлен эзли». Аның тагын бер дусты – Марк, егерме яшьтә егылып, умырткасын сындыра. Параличланган аяклары белән хастаханәдә яткан вакытта, альпинизм белән шөгыльләнүен дәвам итәргә карар кыла. Бауга куллар ярдәмендә генә күтәрелүнең блоклы яңа системасын эшли. «Мондый кешеләрне мин алхимиклар дип йөртәм, – ди Эрик. – Алар тормыш тарафыннан үз өсләренә ишеп төшерелгән кургашны алтынга әверелдерә. Алар проблема белән көрәшми, аяусыз язмыш биргән энергияне контрольгә ала һәм аны үзләре беркайчан да була алмаган җирләргә барып ирешүгә юнәлдерә». Марк белән алар өч мең метрга күтәрелгән, араларында тагын бер «алхимик» – Хилл булган. Альпинист, бозлык буенча югарыга менгән вакытта, яшен аркасында юл югалта, адашып, тау ярыгында өч көн ята, үлермен инде, дип уйлый. Аны коткаралар, әмма өшегән аякларын кисәргә туры килә. Хилл укытуның инженерлык программасын узып, Массачусет технология институтында докторлык дәрәҗәсенә ирешә. Композит материаллардан үзенә протезлар конструкциясе иҗат итә, кыяга күтәрелергә җайлаштырып, аяк табанын махсус рәвештә резинадан ясый һәм элеккегедән дә шәбрәк альпинистка әверелә. Колорадода ул беркем дә менә алмаган кыяны буйсындыра. «Гади кеше кул сузымы җитәрлек урыннан ярты метрга өстәрәк тау ярыгы бар иде, ә мин протезларымны «үстердем» дә, аннан соң буем җитте», – дип җавап бирә. Эрик фикеренчә, берөзлексез үзгәреп торучы җиһанда авырлыклар чиксез күп. Алар кешене салып таптарга да, әмма энергия чыганагы булырга да мөмкин. «Дөньяга алхимия кирәк, ихтимал, сез – аңа өмет уятырга булышучы алхимиклардыр», – ди ул. Ә монда ишеткәннәргә мөнәсәбәтне бирегә чакырылганнарның берсе бик оста итеп белдерде: «Монда килергә чыкканда, минем вак һәм эре проблемаларым бик күп икәнлеген төгәл белә идем. Ә хәзер мин аларның проблема түгеллегенә төшендем». 33


җәмгыять транспорт

Бар да тәртиптә. Төпкә китәбез

Татарстанда елга пассажир транспортының кискен кыскаруының объектив сәбәпләрен атарга була: дачага ашыгучы халыкның шәхси транспорты барлыкка килү, яр күперләр ачылу... Тиздән елгада «омиклар» һәм «восходлар» бөтенләй калмый, дигән сүзме бу? Владимир Матылицкий тексты 34

òàòàðñòàí

октябрь 2013

Егор Алеев фотосы

буендагы ял базаларының ябылуы, Идел һәм Чулман аша


«

транспорт җәмгыять

Расписаниедәге рейслар санын һәм бәяләрне күреп, пассажирның нишләргә мәҗбүр булуы аңлашыладыр дип уйлыйм: әлбәттә, ул башка төр транспорт сайлый. Әмма расписание төзегәндә артыгын эшләп булмый: бүген элеккеге кебек Болгарга ярты сәгать саен «метеор» җибәрергә мөмкинчелек юк. Казанда навигацияне12 судно белән башлаганнар, тагын икесен елгачылар сезон уртасында ремонттан соң кабул иткәннәр. Расписаниедәге рейслар санын һәм бәяләрне күреп, пассажирның нишләргә мәҗбүр булуы аңлашыладыр дип уйлыйм: әлбәттә, ул башка төр транспорт сайлый. Менә сезгә елгада пассажир ташуның кискен кимүенең бер сәбәбе дә.

80

нче елларда «омиклар» һәм «ракеталар» Кордоннан Зәңгәр Култыкка кадәр йөри иде. Ключище, Студенец, Садовая һәм Ташевка – уң як ярга дача халкы ыргылды. Казан елга порты кассаларына су буе чират иде. Теплоходлар еш кына чамадан тыш төялгән була иде – капитан ярдәмчесе утырырга теләүчеләрнең санын якынча гына билгеләп, агымны туктата һәм судно кычкырыш-тавыш астында ярдан аерыла. Шәһәрләр арасында йөрүче «метеорлар»ның өчесе-дүртесе берүк вакытта Чебоксар, Ульяновск, Чаллы һ.б. шәһәрләргә старт алды. Шәһәр яны линияләренә билетләр 20–50 тиен торды.

Таушалган «Биш диңгез порты» Бүген елга порты турында исән булудан бигрәк, үлгән дип әйтергә була: пассажирларның җыелуын елга вокзалы бинасына керү юлындагы тикшерү урынында гына күрәсең, ул да булса бик сирәк – сезон вакытында, ял көннәрендә. 2009 елгы навигация чорында елгачылар 915 мең кешене ташыган, 2010 елда – 731 мең, 2011 елда – 626 мең, 2012 елда – 467 мең кеше. Быел тагын да азрак булырга мөмкин. Гаҗәпләнәсе юк – 2011 елда гына да тарифлар 15,5 процентка арткан. «Булгария» фаҗигасе экскурсия һәм туристик рейсларга йөрергә яратучылар санын өчтән бергә киметте, өстәвенә, иске судноларны бракка чыгару процессын да тизләтте.

Пассажир елга порты директоры Эдуард Хәйруллин барысы да чагыштыруда беленә дип саный: «Башка портларда, әйтик, Самарада, Түбән Новгород, Саратовта пассажир флоты юк дияргә була, суднолар тик торалар, «метеорлар», «восходлар» бездә генә йөриләр, хөкүмәт ярдәме аркасында. Бер ел эчендә рейслар саны артты: Казаннан Печищега кадәр сигез рейс булды, тизйөрешле «восходлар» юл сәгатен ике ярым тапкырга киметтеләр. Кышын Югары Осланга суднолар һава мендәрендә йөри: көненә 8–10 кеше төяп, 11 рейс ясала». Ә пассажирлар агымы белән порт авырлык күрми. Шулай да, миңа калса, расписание аркасында гынадыр: күп халык, теплоход юлда калган пристаньнарга тукталып тормаганга, башка юл сайлый. Мәсәлән, Болгарга көн саен рейс ясала,тик ул барганда да, кайтканда да, Кама Тамагыннан башка, бер генә җирдә дә туктамый. Казан–Кызыл Байрак рейсы көнгә бер мәртәбә, ул да көн уртасында – алай итсәң дә юк, болай итсәң дә. Хуш, Свияжскига теплоходлар хәрәкәте экскурсияләр уздыруны күз уңында тота: иртән – анда, кич – кирегә. Ә менә Кызыл Байракта яшәүчеләрне ни сәбәптән Казанга иртән килү мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр? Нишләп әле пристаньнарны күбрәк ясамаска, рейсларны арттырмаска, ди? Уң як яр Свияжскидан Кама Тамагына кадәр дачалардан гына тора. Өстәвенә, автобуска караганда, су юлы белән тизрәк барып була торган торак пунктлар да беркая да китмәде. Уң як ярдагы кайберләренә бары тик «омик» яисә «ракеталарда» гына барып җитәргә була...

Инвесторларга йөк пассажирга караганда якынрак

Елгачылар зарлана: яңа суднолар (әйтик, Яшел Үзәндә чыгарыла торган А45 проекты) алар өчен түгел, алар рәхәтләнеп иске «восход»ларны ремонтлыйлар. «Кырык бишенче» өчен чыгарып бирергә кирәк булган 150 миллионга алар ике дистә иске «метеор» сатып ала алалар! «Метеор»ларның Сергей Соколов, «Якутия елга порты» ХК директорлар советы рәисе: «Ташулар артсын өчен, бәяләрнең яраклы булуы кирәк. Кеше компаниянең үзкыйммәте буенча түгел, үз финанс мөмкинлекләре буенча йөрергә тиеш. Эш шунда гына, дәүләт яки төбәк моның өчен күпме тота ала. Россиядә Яшел Үзәндә чыгарыла торган А45тән башка бернәрсә дә юк. Бераздан арзанаячак, дигәннәр иде. Беренче судноны Красноярск 80 миллионга төзеде, алга таба 100 миллион тотты, ә бүген яшелүзәнлеләр үзләре 150 миллион, диләр. Аңлашыла торган тенденция. Әйе, судноның маневрлар ясау сәләте югары, урынында борыла ала, җиһазландырылмаган ярга чыга, дебаркадерларга акча сарыф итәсе юк, бу миңа, мәсәлән, 170 миллионны янга калдырырга ярдәм итә. Йөрү тизлеге начар түгел, салоны заманча, багаж урыны бар. Әмма сәгатенә 450 кг дизель ягулыгы «ашый», ә «метеор» – 320-340 кг, ничек итсәң дә, моңардан котылып булмый. Иске судноларны яңарту бәрәкәтлерәк булып чыга. Алай арзанрак».

35


җәмгыять транспорт

36

Александр Зайцев, Россия елга портлары һәм елга транспорты хуҗалары ассоциациясе президенты: «Метеорлар» һәм «ракеталар» төзелгән кагыйдәләр буенча бүген теплоходлар төзергә ярамый. Техник таләпләр, суднолар реестры, куркынычсызлык таләпләре үзгәрде. А45 – начар судно түгел, кыйбатрак, ләкин серияләп җитештерергә мөмкин. Мөгаен, шул юлдан китәрбез дә. Енисей буйлап дүртәү йөри, Ханты-Манси округы икене сатып алды. Елга транспорты бүген бүлгәләнгән һәм хосусыйлаштырылган. Елга флотын яңартуны үз җилкәсенә алырга әзер структуралар калмады. Чыгымнарның акланмаслыгын белә торып, кайсы судно компаниясе «метеор» төзүгә алыныр иде микән? Портларның судноларны тотарга акчасы җитми. Дотацияләр бирелгәндә генә пассажир ташулар белән шөгыльләнергә була».

Теплоход алырга бирегез Өметсез диярлек вазгыятьтә соңгы ышаныч – дәүләттә. Әле күптән түгел генә кире кайтмаслык булып тоелган төбәкара авиаташуларга җан өрә алдылар бит. Нигә әле бүген елгада пассажир ташулар-

Эдуард Хәйруллин, Казан елга порты башлыгы:

«Россиядә шәһәр яны елга суднолары гомумән төзелми дияргә була. Хәтта андый проектлар да юк. Безнең, үз чиратыбызда, яңа теплоходлар сатып алырга акчабыз юк: пассажир ташуларына киткән чыгымнарыбызны капларларга бирелгән (әле анысы да тулысынча түгел) дотацияләргә яшибез. Лизинг та – кабала. Без аның ни икәнен һава мендәрендә йөри торган ике кече судно сатып алгач татыдык, аларның һәркайсы өч миллион тора иде. Өч ел дәвамында ай саен 356 мең акча түләдек. Шушы ук шартларда 150 миллион торган А45 алыргамы?»

ны җанландырып җибәрмәскә, ди? Күп кенә илләрдә аңа ихтыяҗ кала биргәндә бигрәк тә, өстәвенә, ул элеккегечә үк иң арзан транспорт төреннән санала. Ачыкланганча, Татарстан Транспорт министрлыгында бу турыда бер генә ел уйланмыйлар. Ведомство, аерым алганда, Яшел Үзәндәге Горький исемендәге завод җитештергән тизйөрешле судноларны лизингка сатып алуны РФ бюджетыннан субсидияләү өчен көрәш алып бара икән, республика финанслашуга да әзер. òàòàðñòàí

октябрь 2013

Егор Алеев фотосы

ресурслары әле җитәрлек, алар әле йөрерлек: навигация ел әйләнәсе түгел, «яңа дулкын» тизйөрешле суднолар белән чагыштырганда, кышын аларны саклау уңайлырак һәм җиңелрәк. Ул 150 миллион дигәне дә булса икән әле! «Татфлот» ААҖнең төп акционеры – «Казан» Җитештерү-төзелеш берләшмәсе» ҖЧҖ үзе кушылган «Татфлот» СК» ААҖ мөлкәтеннән файдалану нәтиҗәсендә хәерчелектә көн итми. Иделдә һәм Камада руда булмаган төзелеш материалларын табу һәм транспортлау, порттагы техника, йөкләрне туплау мәйданнары, гравий заводы «инвестор» кулында. Йөк инфраструктурасына өч ел эчендә 457 миллион сум акча кертелгән. Пассажир судноларыннан утыз ел эчендә икене – һава мендәрендәгеләрен сатып алганнар. Хуҗаларның пассажирлар ташуга битарафлыгы аңлашыла: 2011 елда компания керемендә аларның чагыштырма авырлыгы – 0,02. Аңлашыла ки, әлеге шартларда бизнестан ниндидер тәвәккәл адымнар көтү урынсыз. Нәрсә эшләргә соң? Җирле линияләрнең тыныч кына ябылуын, ә Иделдә гомумән теплоходлар калмавын көтеп, кул кушырып утырыргамы?


финанс хезмәтләре

Татарстанның Гарантия фонды: кече һәм урта бизнес өчен кредит алу җиңелләшә бара Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен оештырылган «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасы эшли башлауга октябрьдә бер ел тула.

Г

Гарантия фонды хезмәтеннән ничә эшмәкәр файдаланды инде, һәм «Яңа Тура»да янгында зыян күрүчеләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелдеме? – Бүгенге көнгә гомуми суммасы 301 миллион сумлык 90 йөкләмә бирелгән, бу эшмәкәрләргә 648 миллион сумлык кредит алу мөмкинлеген биргән. Бер йөкләмәнең уртача суммасы – 3 миллион сум, кредитныкы – 7,2 миллион сум. Минем иманым камил, әлеге очракларның күпчелегендә бурыч сораучыларга кредит фонд ярдәменнән башка бирелмәгән булыр иде. «Яңа Тура»га килгәндә исә, без беренчеләрдән булып зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм эшенә кушылдык. Алар өчен «Яңа Тура» дигән аерым продукт эшләдек, дүрт банк белән килешү төзедек, алар аннары елына 8,25 проценттан артмаган ставка белән кредит бирде. Минемчә, бу эшмәкәрләргә реаль ярдәм булды.

Реклама

адирәк әйткәндә, кече һәм урта бизнес Татар стан банкларында кредит сораганда, фонд җаваплылыкны үз өстенә ала, бу кредит ставкасын киметү мөмкинлеге бирә. Мондый җаваплылыкны үз өстенә йөкләү нәтиҗәсендә эшмәкәрләр инде барлыгы 648 миллион сумлык файдалы кредит алган. Фондның эше һәм киләчәккә планнары турында безгә аның директоры Җәүдәт Ахманов сөйләде. Гарантия фондының төзелү тарихы нинди һәм ул базарда кредит продуктлары тулып яткан шартларда никадәр файдалы? – Фонд ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә төзелде, эшчәнлегенең башы булып беренче йөкләмә алган көн – 2012 елның 12 октябре санала. Төзелү максаты – кече һәм урта бизнеска банкта кредит алуны җиңеләйтү, төгәлрәге, җаваплылыкны үз өстеңә алганда ярдәм күрсәтү һәм кредит ставкасын киметү. Сер түгел, эшмәкәрләр кредит алганда туган төп проблемаларның берсе – залог тәэминатының җитәрлек булмавы. Әлбәттә, хәзер банкларда залогсыз кредит продуктлары күп, әмма алар, кагыйдә буларак, шактый кыйбат – андый кредит ставкалары елына 20–22 проценттан башлана. Ә безнең статистика буенча, Гарантия фонды ярдәмендә эшмәкәрләр елына уртача 12,8 процент ставка буенча кредит ала. Эшмәкәрләр өчен экономия булуы күренеп тора. Моннан тыш, залог мөлкәтен бәяләү, аны иминиятләштерүгә бәйле өстәмә чыгымнар да юк. Фондның катнашы бушка түгел, тик ул, бирелү вакытына һәм эшмәкәрнең кайсы тармакта эшчәнлек алып баруына бәйле рәвештә, кредит суммасыннан 0,5–2 процент кына тәшкил итә. Басым ясап әйтәм, ул бөтен кредит срогына бер генә тапкыр түләнә. Эшмәкәр өчен файдасы бәхәссез һәм бик зур.

Һәм бу ничек эшли инде? – Без Татарстандагы 21 банк белән килешү төзедек, алар конкурс нигезендә сайлап алынды һәм кече, урта бизнеска кредитларны теләп бирә. Банклар исемлеген безнең сайтта табып була. Эшмәкәр банкка мөстәкыйль мөрәҗәгать итә, анда заявка карала һәм, залог тәэминаты җитәрлек булмаганда, банк Гарантия фонды ярдәменнән файдаланырга тәкъдим итә. Банк өчен безнең катнашу кредит биргәндә хәвеф кимегәнгә күрә, бурычка алучыга исә кредит ставкасының киметелүе хакына файдалы. Безнең шартлар – кредит суммасы 1 миллион сумнан да кимрәк булмаска тиеш, тәэминат кредит суммасының 50 процентына кадәр була ала, тик бер бурычка алучыга 30 миллион сумнан артмаска тиеш. Әгәр эшмәкәр фонд җаваплылыгын алырга риза икән, банк ике көн эчендә безгә заявка җибәрә, өч көн эчендә без аны тикшерәбез һәм карар кабул итәбез. Җавап уңай булганда, бурычка алучы, банк һәм Гарантия фонды арасында өчьяклы килешү имзалана, аннары кредит бирелә.

Гарантия фондының планнары нинди? – Хәзер, фондка бер ел тулгач, җаваплылыкны үз өстебезгә алу йөкләмәләрен биргәндә, без инде 1гә 3 коэффициентлы мультипликатор куллана алачакбыз, димәк, Фондның үз акчасы өч тапкырга арта. Ә бу инде 1,7 миллиард сумнан артыграк. Безнең катнаштагы кредит бирү күләме якынча 3,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, без республикабыздагы тагын 500 эшмәкәргә ярдәм күрсәтә алачакбыз. Сүз уңаеннан, күптән түгел «Эксперт РА» бәйсез рейтинг агентлыгы, безнең ышанычлы булуыбызны бәяләп, Гарантия фондына А+ «Гарантия яклавының бик югары ышанычлылык дәрәҗәсе» ышаныч рейтингын бирде. Димәк, без дөрес юлдан барабыз.

Петербург ур., 50 Тел. 227-40-73 37


җәмгыять транспорт

«

Йөк инфраструктурасына өч ел эчендә 457 миллион сум акча кертелгән. Пассажир судноларыннан утыз ел эчендә икене сатып алганнар.

Алай гына да түгел, ТР Транспорт министрлыгының киңәйтелгән утырышында Ленар Сафин төбәкара авиаташуларны яңарту үрнәгендә Идел буе федераль округында су транспортында пассажир ташуларны яңарту буенча төбәк пилот программасын эшләргә тәкъдим итте.«Яңа суднолар сатып алуны федераль һәм төбәк бюджетларыннан уртак финанслау механизмнарын эшләргә, түләүләрне каплау буенча уңайлы шартлары булган лизинг механизмнарын киңрәк кулланырга кирәк. Суднолар сатып алуны федераль бюджеттан субсидияләү мөмкинлеген каравыгызны үтенәбез», – диде ул. Киңәшмәдә катнашкан Россия транспорт министры Максим Соколов коллегасының тәкъдимен хуплады дияргә була: «Без халыкның мобильлеге дәрәҗәсен күтәрү проектларын тормышка ашырганда субсидияләүнең яхшы нәтиҗәләр бирүен күрәбез». Әмма тәкъдимнәр һәм фикер алышулар – хәтта шундый югары дәрәҗәдә барганда да – әле программаның үзе була алмый. Бу икенче мәсьәлә. Хәтта каралама рәвешендә генә булса да, күрәсең, бүгенгә кадәр федераль үзәкнең андый программасы юк. Флот исә картаюын дәвам итә. Кискен һәм тиз рәвештә. Биш-җиде елдан Россия елгаларында субсидиянең инде беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә кирәге булмаска мөмкин. Хәер, бу пессимистик сценарий буенча шулай. Әгәр якын киләчәктә елгада төбәк пассажир ташуларын яңарту программасы барлыкка килсә? Әйтик, киләсе ел навигация чорына? Бу очракта Россиядә аны тормышка ашыруда ярдәм итәргә тиешле заманча, экономияле, уңайлы суднолар табылырмы?

Сергей Сарицкий, РФ Транспорт министрлыгы департаменты директоры урынбасары:

«Беренчеләр булыгыз. Һәр судно хуҗасы – шәхси оешма. А45не сатып аласың килми икән, үз проектыңа заказ бир. Законда субъектларның субсидия бирү мөмкинлеге каралган. Республика белән килешегез: субсидияләр керми калган табышны да капласын, план буенча ремонтланырга тиешле иске судноларга да җитсен. Лизинг компанияләре белән эшләгез. Суднолар компаниясе шундый-шундый санда, шундый-шундый теплоходлар төзисе килүен әйтергә тиеш. Ул лизинг компаниясенә бара, соңгысы үз чиратында верфьтә заказ урнаштырып, әзер судноны аңарга лизингка бирә ала. Елга пассажир суднолары өчен түләүләрне кайтару вакытын озынайту юнәлешендә банклар белән эшләргә кирәк. Әйтик, хәтта 20 елга кадәр озынайту максатында».

38

Егор Алеев фотосы

2009 елгы навигация чорында елгачылар 915 мең кешене ташыган, 2010 елда – 731 мең, 2011 елда – 626 мең, 2012 елда – 467 мең кеше. Быел тагын да азрак булырга мөмкин. Гаҗәпләнәсе юк – 2011 елда гына да тарифлар 15,5 процентка арткан. òàòàðñòàí

октябрь 2013


Казанда OLYMP премиум фитнесчелтәре клубы ачылу Россиянең иң эре фитнес-операторларының берсе «Алекс Фитнес» холдингы Казанда OLYMP премиум клубы ачылу турында игълан итте. Шулай итеп, Татарстан башкаласы Петербургтагы популяр фитнесчелтәрнең төбәкләр экспансиясендә беренче шәһәр булды. Бу клубның фәлсәфәсе катгый рәвештә «респектабельлек – уңайлылык – ихтирам итү» принцибына нигезләнә.

тел. 571-50-50 Ибраһимов проспекты, 54 «Тандем» СКҮ

Реклама

OLYMP

челтәренең Казандагы беренче клубы Ибраһимов проспекты, 54 йорт адресы буенча урнашкан «Тандем» проекты базасында ачылачак. Бу мәйдан заманча элитар фитнесклуб төзү өчен кирәк булган техник мөмкинлекләрнең барысына да ия. Монда зиннәтле җиһазлар да, залларның үзенчәлекле планировкасы да каралган. 4000 квадрат метрдан артык мәйданны биләячәк OLYMP премиум спорт клубының үзенчәлекле яклары дип, иң заманча җиһазларын, югары технологияле су чистарту системасы булган иркен бассейнын, төркем белән шөгыльләнү өчен уңайлы залларын һәм югары комфортлы ял итү урыннарын санарга була. OLYMP клубында әгъза булу өчен квотаның башка фитнес-үзәкләр белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга азрак булуы да бер үзенчәлек булып тора. Клубның хезмәт күрсәтү исемлеге дә аерыла: клиентларга төркем белән шөгыльләнү өчен киңәйтелгән расписание, шәхси тренировкалар өчен уңайлы вакыт һәм фитнесның иң актуаль юнәлешләре тәкъдим ителә. OLYMPның иң үзенчәлекле ягы – клубның һәрбер әгъзасына чын мәгънәсендә аерым игътибар бирелә: хезмәткәрләрнең яхшы мөгамәләсе, уңайлы киенүчишенү урыннары һәм сервисның иң югары дәрәҗәсе – моны Төньяк башкаланың 30 мең клиенты бәяләргә өлгерде инде. Бүгенге көнгә OLYMP клубы клиентларына клуб әгъзасы булу өчен төрле вариантларда ташламалар белән бәясе 20 мең сумнан 40 меңгә кадәр булган карталар алуның уникаль мөмкинлекләрен тәкъдим итә.

39


фотопроект

Караш Заманча фото сәнгате буенча беренче фестивальгә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләр

40

òàòàðñòàí

октябрь  2013


фотопроект

«

Наталья Багина (Казан) эше «Портрет» номинациясендә җиңүгә дәгъва итә.

41


җәмгыять ике мөхәррир

Рубрика премьерасы. Бер проблемага ике караш. Стандарт булмаган карарлар. Журналистлар берлеге – хакимиятнең тузган терәгеме әллә профессиональ мәнфәгатьләрне кайгыртучымы? Менә шундый актуаль темага ике төрле фикер.

Какшамас берлек. Һәм алыштыргысыз дамы? Андрей ГРИГОРЬЕВ, «МК Поволжье» газетасының баш мөхәррире

Ә

гәр миңа Татарстанның СССР таркалып, 20 ел үткәннән соң да үзгәреш җилләренә каршы тора алган берәр оешманы әйтергә кушсалар, мин, ике дә уйламыйча, ТР Журналистлар берлеген атар идем. Совет чорыннан безгә мирас булып калган һәм инерция буенча диярлек яшәп ятучы иҗади берлекләргә карата мөнәсәбәтемне мин, скептикларча, дип бәяләр идем. Иҗат кешеләре «түбәннән» генә берләшергә сәләтле, кызыксыну өлкәсенә карап, һәм шул вакытта җәмгыять Бөекбританиядәге кебек – прерафаэлитлар, Россиядәге кебек «Могучая кучка» йолдызлыклары тууның шаһиты була. Совет дәүләте, күрәсең, иҗади берлекләргә бөтенләй башка таләпләр куйган. Аларны «югарыдан» кушып оештырдылар, ә аерылып торучы индивидуальлек икенчел планга калды, беренче планга исә бөтенләй башка сыйфатларны куйдылар. Һәрхәлдә, Татарстанның Журналистлар берлеге буенча фикер йөрткәндә шулай. Моны, беренчедән, рәис фигурасының булуы гына да раслый. Ел ярым элек Римма Ратникованы бишенче тапкыр ТР Журналистлар берлеге башлыгы итеп сайлап куйдылар. Бу вазыйфада ул 1995 елдан, ягъни «озын гомерле юлбашчыбыз» Брежнев белән чагыштырыла торган Путин да ил белән алай ук озак идарә итмәде әле. Билгеле, ТР Журналистлар берлеге – ил дә, хәтта республика да түгел. Диалоглар, кайчак хәтта көн кадагына суга торган темаларга карата кыю һәм бәйсез фикерләр ишетергә, хакимият белән кискен бәхәсләр дә көтәргә мөмкин булган орган – Журналистлар берлеге, монысы башка инде. Диалогтан башлыйк. Берүк вакытта хакимият тә, медиа-җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләрен дә кайгыртучы кешенең үз-үзе белән сөйләшүен сез ничек күзаллыйсыз? Ул үзенә, Дәүләт Советы рәисенең урынбасары буларак төртмәле сорау бирә аламы? Ә иң мөһиме – аңа намус белән җавап тота аламы? Хәтерлисезме, быел яз көне нинди буран купкан иде? «МК»да «Сәяси проституция җенесен үзгәртә» дигән мәкаләдән соң федераль масштабта җәнҗал чыкты. Шулай да мин үзебезнең Журналистлар берлеге үз фикерен белдерер, дип көткән идем. Беркатлылык... Гомумән, республиканың Журналистлар берлегендә нинди дә булса эш кайныймы соң? Аның сайтындагы «Яңалыклар» бүлегендә соңгы хәбәр 2012 елның июлендә эленгән булган. Кунак кенәгәсе нигездә «Бердәнбер Яралтучы» һәм «Ахырзаман» турындагы спам белән тулган. Күрәсең, ТР ЖБнең Интернет сәхифәсе белән берьяклы хат алмашучы диндарның нечкә хисләренә кагылмас өчен чистартмыйлардыр. 42

Шулай да анда гади кеше күзенә чалынмый торган нинди дә булса берәр эшчәнлек алып барыладыр – сүз дә юк. Взнослар җыела, ветераннарны чәйгә чакыралар... Әмма сүз бит дүртенче хакимият вәкилләренең берләшмәсе яисә «вертикаль»нең тузган терәге турында бара түгелме соң? Дөрес, мондый терәк коелып төшә икән, җәмгыять бу һәлакәтне сизми дә калачак. Мин хезмәттәшләр авызыннан «мондый хәлдәге берлек кирәк түгел» дигән фикерне торган саен ешрак ишетәм – шунда ук үземнең дә биш тиенлегемне өстәп салам. Канәгатьсезлек «түбәннән» килә. Дөрес, әлегә аны «өстә»геләр ишетмидер, дигән шик бар. ТР ЖБ үзгәрә аламы? Билгеле, ала. Мәсәлән, әгәр «өстән» шундый бер фәрман килеп төшсә. Мондый карар нинди максат белән кабул ителергә мөмкин? Әйтик, берлеккә «бәйсез» цензор ролен бирү максаты белән. Совет чорында һөнәри берлекләрнең андый роле дә бар иде. Берәрсен «сытарга» кирәк булганда, тылсымлы таяк белән бер генә болгап алган кебек иҗат коллективлары, җәмәгатьчелек шаулап ала иде. Сүз уңаеннан, мин Россия Журналистлар берлегенең иҗтимагый коллегиясе матбугатка басым ясау турындагы ризасызлыкларны тикшергәнне сирәк булса да күзәткәләп барам. Кайчак «Олы жюри»ның объективлыгына карата шик туа. Шуның аналогы Татарстанда барлыкка килде, ди (андый тәкъдимнәр булды инде). Шуннан ни? Мин, шәхсән, моңа карата хакимиятнең басым ясау өчен тагын бер рычагы гына барлыкка киләчәк, дигән фикердә. Һәм ул гади журналистларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешма була алмастыр. Аеруча бүгенге көндә бик шома булып яңгырый торган сүз иреген яклау темасына кагылганда. Шулай булгач, бәлки барысын да ничек бар, шулай калдырып, бернинди үзгәреш тә кертмәскәдер? òàòàðñòàí

октябрь 2013


ике мөхәррир

җәмгыять

Сүзне иректән кем яклар?

Артем ТЮРИН, «Татарстан» журналының баш мөхәррире

2003

елда Казан пресс-клубы барлыкка килгәндә, без төрле фондлар, иҗтимагый оешмалар һәм берлекләрне барлап, һәркайсы белән элемтәләр булдырган идек. Ул вакытта төбәкләрдәге массакүләм мәгълүмат чараларының бәйсезлеге темасы алар өчен трендта иде, һәм җирле башлангыч шактый тиз арада теләктәшлек тапты. Казанда семинарлар, «түгәрәк өстәлләр» сериясе үткәрелде, тәҗрибә уртаклашу өчен Мәскәүгә, Страсбургка, Брюссельгә барып кайттылар. Россия Журналистлар берлегенең съездында да катнашырга туры килде, шунда Татарстан Журналистлар берлегенең, Россия ЖБнең подразделениесе булмыйча, формаль яктан мөстәкыйль оешма икәнлеге минем өчен гаҗәп тоелган иде. Гәрчә РФ ЖБнең сайтында «Иҗади берлек – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге» иҗтимагый оешмасы төбәк бүлекчәсе дип тора, ә уставында «Россия, РФ субъектларының, башка илләрнең Журналистлар берлекләре белән үзара мөнәсәбәтләр формасын» билгеләү компетенциясе дә язылган. Хәтта ике тапкыр. Бәлки ялгышлык белән киткәндер, әмма мәгънәле хата. Кызык, Россиянең каршылыклы, бәхәсле ситуацияләрне хәл итә, һөнәри этика проблемаларын чишә торган, Матбугатка карата ризасызлык буенча иҗтимагый коллегиясе булган Олы жюрилы берлеге булуы кайсы ягы белән начар соң әле? Мондый структуралар монда да эшсез утырмас иде, дип уйлыйм. ТР ЖБнең былтыр апрель аенда узган XVIII съездында Фәрит Мөхәммәтшин ясаган чыгыштан: «Журналистлар берлеге – безнең республикада абруйлы һәм иң озын гомерле иҗат берлекләренең берсе. Киләсе елга ул үзенең 95 еллыгын

билгеләячәк». Икенче билгеләмә белән килешми мөмкин түгел. Хакимиятнең алышынмавы – бусы да безнең традиция. Һәм, төптән уйлап караганда, хакимият нәтиҗәле эшләгәндә, ул мөһим дә түгел. Мин беркайчан да ЖБ әгъзасы булмадым, бәлки шуңа мин аның ниләр белән шөгыльләнүен белеп бетермимдер? Мәгълүмат кырында да ишетелгәне юк. Бу Татарстанның медиа-җәмәгатьчелегендә бернинди дә вакыйга булмый дигәнне аңлатамы? Юктыр. Моннан ун ел элек Римма Атласовнаның пресс-клубка вакытлыча урнашу урыны белән ярдәм итүен дә онытмаска кирәк. Тельман урамында ул вакыттагы Журналистлар йортының өченче катында иде, һәм ул буш тора иде. Хәзер ул тыкрыктагы йорт та юк инде... ЖБ эшлиме, юкмы – мөһим проблема. Минем мондый структураның кирәклегенә шигем юк. Әмма бары тик «түбәннән» оештырылуга, һөнәри аралашуга ихтыяҗ булганда гына. Ун ел элек андый ихтыяҗ күзәтелмәде, һәм пресс-клуб төрле фондлар акчасына берничә чара үткәрде дә, үзенең максатлы аудиториясен таба алмыйча, нәшрият фирмасы булып әверелде. Хәзер исә, вазгыять, минемчә, башкарак. Беренчедән, журналистлар эчтән кайный – моны социаль челтәрләрдә күрергә була. Икенчедән, һөнәри әзерлек сыйфаты шулкадәр түбәнгә тәгәрәде ки, һөнәрнең киләчәге өчен чаң кагар вакыт җитте. Проблема системалы төс алды, дилетантлык күгәреге йомшак келәм булып медиаҗәмәгатьчелекне каплады. Сүз иреген яклау күптән инде актуальлеген югалтты, сүзне ул иректән яклау вакыты җитте! Мин цензураны да, хәтта үз-үзеңә цензураны да күз уңында тотмыйм. Мин сүз, текст, сурәтләр, ниһаять, мәгънә белән эшли белү күнекмәләре турында әйтәм! Һәм монда ЖБ тәҗрибәле журналистлар һәм мөхәррирләр ярдәмендә бәһаләп бетергесез оештыру-методик ярдәм күрсәтә алыр иде. Мәсәлән, журфак белән берлектә махсус авторлык курслары оештырырга була. Һәм тагын. Ни өчен әле журналистлар профсоюзларының статусын күтәрмәскә? Коллектив белән анда әгъза булып керүне, мәсәлән, редакцияләргә файдалы итеп эшләп була (мәсәлән, салымнарга ташламалар ясау юлы белән). Моны җирле закон чыгару органнары эшли ала. Алга таба Олы жюри да, этика буенча комиссия дә һ.б... Съезддагы шул ук чыгыштан: «Татарларның бер мәкале бар: «Чирен яшергән – үлгән» (...) Укымышлы, иҗади һәм креатив фиркерләүче чын һөнәр осталарыннан торган журналистлар җәмәгатьчелегенең мөстәкыйль рәвештә «чире»н җиңәрлек көче булуына шигем юк». Журналистлар җәмәгатьчелеге – абстракт төшенчә, ә менә Журналистлар берлеге – нәкъ менә конкрет төшенчәнең үзе. 43


җәмгыять караш

44

òàòàðñòàí

октябрь 2013


караш

җәмгыять

Дмитрий Бикчәнтәевнең тормыш линиясе 16 яшемдә «Ирония судьбы, или С легким паром» нәфис фильмында Александр Кочетковның «Тәмәке төтене сеңгән вагон хакында баллада»сын ишеткәч, беренче мәртәбә «Битлз» җырларын тыңлаган Андрей Макаревич әйтмешли, колагыма тыгылган мамыкны алган кебек булдым. Таң калдым. Сүзнең музыка икәнлеген шунда аңладым. Яшь чагында яратып калып, гомере буена бары шул музыканы гына тыңлаучыларны беркайчан да сәерләр рәтенә кертмәдем. Андыйлар мизгел артыннан кумыйлар, алар бары тик үзләренә рәхәт халәтне эзлиләр. Чынлыкта бик акыллылар. Үзләрен кузгата, тәэсирләндерә алган әйберләргә кире әйләнеп кайталар, аларны яңача ачалар. Шунысы да бар: яхшы җыр текстлары еллар узу белән башкачарак кабул ителә. Алар калейдоскоптагы бизәк сыман – һәрвакыт берникадәр 15 градуслы тайпылышта. Хәлемнән килсә, Давид Тухмановка «По волне моей памяти» сюитасы өчен Ленин премиясе бирер идем. Бөтен рус музыкасы минем өчен шуннан башланды. Аңа кадәр бары тик чит ил рогын гына тыңлый һәм уйный идем.

Солтан Исхаков фотолары

Рус җыр культурасында миңа Юрий Шевчук якын. Ул үзенә дә, халкына да тугры калды, беркайчан да башын имәде. Кирәк икән, туп-туры күзгә бәреп әйтте. Ни өчен икәнен аңлатып маташмады. Без дуслар дип әйтә алмыйм, ә шулай да ул яхшы кофе пешерүемне, андый кофеның миндә һәрчак булуын белә. Садистлар һәм мазохистлар җыенын күрсәгез, һич тә шикләнмәгез: сез – шигырь тикшерүдә. Җаннарын шәрран ачып салучыларны кимсетми генә шигырьләрен бәяләү – ул үзе бер сәнгать. Күп кенә яшь шагыйрьләр минем белән танышырга, әсәрләрен укытып карарга тели икән, димәк, мин күпмедер дәрәҗәдә шул сәнгатькә якын. Шигырьләр өеме белән чират көтеп ята. Еш кына графоманнар да очрый, әлбәттә, тик аларына да әйбәт була белергә кирәк. Темадан еракта торучылар гаҗәпләнер дә, әмма хәзер мин сыйРөстәм Шакиров язып алды

фатлы шигъри әсәрләрнең чамадан тыш булуын күзәтәм. Бик күп шигырьләр актарырга, өйрәнергә, үзем аша үткәрергә туры килә (шигырь язмасам да). Өстән-өстән генә карап чыгып булмый торган битләр бихисап – аларны тәмен белеп укырга, һәр хәрефенең җилегенә җитәргә, чагыштырып карарга, ассоциацияләштерергә кирәк. Шигырьләр, гомумән, башкача укыла. Мин көрәшми торган атеист, миндә шулхәтле күп кан катнашкан, шуңа аерым бер конфессияне генә сайлап алу кыен булыр иде. Әни үзенең фамилиясен алуымны сорады, чөнки төп халыкка каравыңны аңлатмаган фамилия белән яшәү бездә кыенрак булыр иде. Ә әти ягыннан мин Василопуло, грек. Америка – ул минем өчен дәреслек сыман. Берничә ел дәвамында инде мин анда озаклап торып кайтам. Америкалылардан игелекле булырга, демократиягә, тормышка карашка, толерантлылыкка, үземне тыныч тотарга өйрәнәм. Культуралы итеп руль артына утырып йөрергә дә, дип өстәр идем әле. Америкалылардагы елмаю һәм хәлгә керә белү сәләте ул икенче бер американ маңгаеңа пуля җибәрмәгәе дип куркудан килеп чыккан диючеләр белән һич тә килешмим. Алар анда һич тә безнең масс-медиа тасвирлаганча ук куркыныч түгел. Авторлык җырлары эволюция кичермәсә, үз-үзен юкка чыгарган булыр иде. Аның соңгы 20 ел эчендәге үзгәрешләре мине канәгатьләндерә, орлыкны чүбеннән аерып дигәндәй, һәр яңгыраган – музыка түгел, һәр рифмалашкан шигырь түгел икәнен аңласаң инде. Күп йолдызлар, 20, 30, 40 яшьләрдәге бик кызыклы авторлар пәйда булды. Ә менә Грушин фестивале каядыр икенче, ялгыш якка кереп бара кебек. Берләшәсе урында, анда һаман кемнең җырлары әйбәтрәк, аларның кайсыларын җырларга дип, сугышып яталар. Мин әйләнә-тирәдәгеләр сүзенә колак салам, әмма фикере яки киңәше белән егып салырдай берәүне дә очратмадым әле. Нәрсә кирәк, нәрсә кирәк

Визит карточкасы Дмитрий Бикчәнтәев (1959 нчы елда туган) – бард, композитор. 1980 елда Казан музыка училищесын тәмамлый. 1982–1994 елларда – Казан театр училищесында гитара классы буенча укытучы. 1992– 2012 елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Россия һәм чит илләрдә концертлар куеп йөри. Үз методикасы буенча инвалидларны гитара һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәтү белән шөгыльләнә. Берничә музыкаль альбом яздырган. Кинофильм һәм спектакльләр өчен музыка авторы. «Гитара для всех» үзлектән укып өйрәнү дәреслеге авторы. Грушин, «Петербургские аккорды» фестивальләренең жюри әгъзасы. «Поющий берег» музыка фестиваленең даими сәнгать җитәкчесе.

түгел икәнен билгели-билгели, акрын гына үз юлым белән баруымны дәвам итәм. Хәзер мин сагынып искә ала торган әйберләр СССРда аз булмады. Мәсәлән, үзем сәяхәт итәргә яраткан поездлар. 2 сум 70 тиенлек чын доктор колбасасы. Ә тагын ул вакытта белемгә сусау бар иде. Бүген мәгълүмат кыйммәтен югалтты – һәммәсе әзер килеш Интернетта бар. Әлбәттә, бу уңайлы. Әмма дуслар белән сөйләшүләр һәм бәхәсләшүләр вакытындагы «нәкъ үзен» тудыручы синтезлау моменты юкка чыкты. Хәзер без аралашмыйбыз, ә электрон почта һәм социаль челтәрләр аша бер-беребезгә өзек-төтек җөмләләр генә җибәрешәбез. Ул чорда музыка һәм сүз дөньясын магнит тасмасы ярдәмендә танып белә идек. Сүзләрен дә аермачык ишетүе кыен булган магнитофон язмалары еш кына тормыш китабы булды – син күчереп яздырасың, тыңлыйсың, асылына төшенәсең, ул чемоданның «икенче төбен» табасың, шул «икенче төпне» ачып, нәрсә хакында җырланганны аңлыйсың. Заманында шагыйрь Николай Беляев белән гөмбәгә, җиләккә йөрүләрем минем өчен искиткеч мәктәп булды. 45


җәмгыять караш

Музыка укытучысы булып эшли идем, хезмәт хакым кечкенә, бакчам юк, шунлыктан җәй көннәрем җыю-әзерләү чоры да булды. Кичке учак янында утыруларыбызны бөтен нечкәлекләре белән хәтерлим: Николай Николаевич сөйләп китә – күбесенчә, шигърият турында, хәер, гел аның хакында гына да түгел. Аның белән килешмәгән чакларым да булгалады, шулай да, еллар узгач, аның ул чакта хаклы булганлыгына бер генә инанмаганмындыр.

Фон булып юньсез музыка уйнаганга гына, мин йөрми торган сәүдә үзәге бар Казанда. Әйтик, кассага чиратта торганда динамиклардан заманча поп-репертуарның бөтенләй дә ятышсызы, мәгънәсезе яңгыраса, акча янчыгымны хатыныма тоттырам да аны машинада гына көтәм. Музыкаль булмаган музыкаль әсәрне тыңлау көчемнән килми. Андый чакларда Композиторлар берлеге цензурасын да сагынып куям хәтта. Россиялеләргә ату коралын йөртүне рөхсәт итәргә ярамый – алар аны үзүзеңне саклау чарасы итеп түгел, ә, бәлки, нинди дә булса проблемаларны чишү коралы итеп кабул итә. Моисей, халкыннан коллыкны чыгарып бетерү өчен, аны 40 ел дәвамында чүл буйлап йөртә, ә безгә ату коралын легальләштергәнче, бер гасыр сугышсыз яшәп карарга кирәк. Үзем беркайчан да корал белән йөрергә теләмәдем, пычак-пәкеләрне дә яратмыйм хәтта. Шулай да 90нчы елларда эшемдә миңа газ пистолеты биргәннәр иде. Кайдадыр кертеп ташладым, соңрак милициядән вакыты чыккан лицензия буенча сорау килгәч, пистолетны кая куйганымны көчкә искә төшердем. Милициядә бу тутыккан экспонатка карап, бу хәлдә аның үзе үк куркыныч тудыруын әйттеләр. Сөенә-сөенә баш тарттым. 46

Россиянең соңгы ике дистә елы – ул һәммәсенең демократия өчен көрәшеп тә, аның әле һаман исе дә булмау тарихы. Һәрхәлдә, законнар бүгенге көнгәчә бөтен кеше өчен дә бердәй түгел. Олы кызым миңа берчак болай диде: «Син – меңнәр белән, мин миллионнар белән исәп йөртәм, аермабыз бары шунда гына». Күрәсең, буыннар арасындагы аерма да шундадыр. Ничек кенә булмасын, мин кызларым белән горурланам. Алар икесе дә булган кешеләр. Өебездә телевизор эшләп торса, бу оныгыбыз балалар тапшыруын карый, дигән сүз. Мин сукырларны музыка коралларында уйнарга өйрәтәм. Эшка урнашып, аның өчен акча алу тәкъдименнән шундук баш тарттым. Чөнки дәүләттән алган бер сум өчен соңыннан озак-озак җавап тотарга тиеш булачакмын: нәрсә өчен аны алганмын, ни өчен вакытында алмаганмын, ни өчен журналны тутырмаганмын, ни өчен бер сумнан налог түләмәгәнмен, ни өчен мин биргән исемлектә инвалидлар саны шулкадәр аз. Һәм гомумән, без сиңа биргән сумманың нәтиҗәсе кайда?! Гала-концертларың кайда, нинди дә булса ярышларда барысын да уздырып җырлаучы лауреатларың кайда?

Казан аэропортында 30лап машина урыны инвалид автомобильләре өчен дип билгеләп куелган. Безнең инвалидларның каян аның хәтле машинасы булсын! Без аларны өйләреннән дә чыкмаслык итеп бетергәнбез, бернинди «уңайлы мохит»ларга да ышанмыйлар алар. Дәүләттән ике тапкыр грант алырга җай чыгып та, уйлаганымнан да катлаулырак булып чыкты ул. Башлап җибәрү өчен миңа 30 мең сумны дәүләт түгел, ә Казанда үзенең хәйрия эшләре белән билгеле Андрей Дашин бирде. Бу акчага мин инвалид балалар өчен беренче 10 гитараны сатып алдым. Дашин офисында кешеләргә таратыласы яңа мөлкәт белән шыплап тулган зур бер бүлмә бар. Исемлектә кемгә нинди ярдәм күрсәтәсе билгеләнгән – кемнәрне операциягә җибәрәсе, кайсыларын – ашыгыч рәвештә, кайсылары сабыр итеп тора ала. Бар соң Казанда изге кешеләр. Инвалидлар белән эшләргә тиешле кешеләр аларга карата бик үзенчәлекле мөнәсәбәттә була икән. Гомумән алганда, үзебезнең дәүләт кебек үк. Күптән күнегергә вакыт та бит, шулай да ул мине һаман саен шаккатырып тора. Шуңа күрә мин клеркларны, югары кабинетларны, министрлыкларны сөймим. Мин алардан курыкмыйм, моны үзләре дә белә. òàòàðñòàí

октябрь 2013

Солтан Исхаков фотолары

Автор җырлары концертларында һәрвакыт диссидентлыкка ишарә булмый калмый иде. Теләктәшлек итүчеләр сәхнә артыннан хәбәр салып йөгереп уза: залда «АБВГДейка» (КГБ) утыра, репертуарыгыз белән саграк булыгыз. Шуңа да карамастан, кайбер башкаручылар барыбер дә Галич җырларын җырларга җөрьәт итә – җырның авторын игълан итмичә генә яисә башкача атап.


16+

(843) 527 90 26 www.tmtv-online.ru СПРАШИВАЙТЕ В АБОНЕНТСКИХ ОТДЕЛАХ ОНИКС-ЗЕЛЕНОДОЛЬСК


җәмгыять сәнгать

48

òàòàðñòàí

октябрь 2013


сәнгать җәмгыять

Разил Вәлиев: «Кеше аралашуга мохтаҗ»

Мөршидә Кыямова тексты

Фотолар автордан алынды

Хәзерге заманда кемнән дә булса төпле фикер әйттерү бик авыр мәсьәләләрнең берсе бугай. Шул фикерне татарча авыз тутырып җиткерә белүчене табуы тагы да катлаулырак. Шулай да, Аллага шөкер, андый шәхесләребез бар әле. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән, һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев әнә шулар рәтенә керә. Ул быел Казандагы IX халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри төркемендә эшләде.

М

әдәнияттәге һәрбер тармак өчен борчылып, аның үсешенә этәргеч ясаучы Разил әфәнде республикадагы кинематография торышына да битараф түгел. Татар мәдәнияте, ана теле өчен җан атып яшәүче һәм иҗат итүче шәхесебез белән әңгәмә республикадагы татар кино сәнгате һәм иң авырткан җиребез – телебез хакында.

– Разил әфәнде, быелгы мөселман кинофестивале сезнең өчен нинди яңалыклар алып килде? – Мин гомерем буе кино сәнгатенә битараф булмадым. Безне бәләкәй чакларда кичләрен авыл клубына кертмиләр иде. Шулай да, кача-поса булса да, кинолар карый идек, чөнки авылда ул вакытта телевизор юк, спектакльләр күрсәтелми, җырчылар бик сирәк килә. Авыл уртасында бердәнбер зур, «эшләпәле» радио гына бар. Сәнгать белән танышуыбыз шуннан гыйбарәт булды. Китаплар укый идек, билгеле, китапханәбез бай иде. Мин – авыл баласының күңеленә кино сәнгате театр, опералардан иртәрәк килеп керде. Шуңа күрә ул мәхәббәт күңелемдә мәңгелеккә калды. Борчып килгән мәсьәләләрнең берсе дә шушы кино өлкәсе булды. Бер карасаң, татарның һәммә сәнгате дә бар: театрыбыз йөз еллык тарихка, югары дәрәҗәгә ия. Аны Татарстанда, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Җыр сәнгатебез (соңгы елларда бигрәк тә), татар даирәсеннән читкәрәк чыгып, дөньяга тарала башлады. Хәтта «Евровидение»гә кадәр барып җиттеләр. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашеваларны бөтен төрки дөнья белә. Рәсем сәнгатебез дә дәрәҗәле урын били. Опера, балетта да кайбер уңышларыбыз бар. Ни гаҗәп, бөтен сәнгатьләрне бергә туплый торган кинода мактанырлык, горурланырлык казанышларыбыз юк иде. Әйткәнемчә, бу мәсьәлә мине гел борчыды. Хәер бер мине генә түгел, бик күпләрне уйландыра торгандыр ул. Ленинның шундый сүзләре бар: «Барча сәнгатьләр арасында иң мөһиме – кино». Чыннан да иң йөремсәк, үтемле сәнгать ул. Теләсә кая барып җитә ала. Аны телевизорда, Интернетта, төрле видеоҗайланмаларда да күрсәтергә мөмкин. Шушы иң мөһим сәнгатьләрнең берсе татарда бүгенгә кадәр яралгы хәлендә генә булды. Дөрес, кинематографистлар беркайчан да тик ятмаганнар, инде 1920 елларда ук беренче киноларыбыз чыга башлаган. Ул вакыттагы «Булат батыр» дигән телсез фильмны атап үтәр идем. Мөселман киносы фестивалендәге жюри әгъзалары җиде илдән җыелган иде. Кичкә кадәр кино караганнан соң да, калып, фикер алыштык. Моңарчы кино сәнгате белән кызыксынып торган булсам

да, үзем өчен бу өлкәдә бик күп яңалыклар ачтым. Шәхсән фестивальнең иң кызыклы ягы: әйтерсең лә бөтен дөнья уч төбендә күренгән шикелле тоелды. Бу табигый, кино сәнгате бит халыкның рухын, менталитетын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен күрсәтә. Дөньяның шулкадәр төрле булуы әнә шушы кинотасмаларда чагылган да иде. Мөселман кинофестивале Казанда оештырыла башлагач, күңелдә ниндидер бер өмет кабынды. – Фестивале бар, киносы юк, дигән фикергә сезнең караш ничегрәк? – Безгә дә бу хакта еш ишеттерәләр. Матбугат битләрендә, хәтта кинозалларга килгән тамашачы да әлеге мәсьәләне еш кузгата. Бу фикер урынсыз дип әйтмәс идем. Әмма моңа бераз гына төзәтмә дә кертергә була. Соңгы елларда безнең кинобыз бөтенләй үк юк, дип әйтә алмас идем. Безнең шактый уңышка ирешкән режиссерларыбыз бар: Салават Юзиев, Илдар Матуров, Илдар Ягъфәров, Фәрит Дәүләтшин, Рамил Төхфәтуллин һ.б. Алар куйган фильмнарны Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә дә күрсәтәләр. Кайберләре конкурсларда җиңеп тә чыкты. Фестивале бар, киносы юк, дигән фикер белән йөз процентка килешә алмыйм. Казанда уздырылучы мөселман киносы фестиваленең уңай тәэсире бу, дип әйтер идем. Кино карап кына зур тәҗрибә туплап булмый торгандыр. Дөрес, алардан да күпмедер үрнәк алырга мөмкин. Әмма фестиваль барышында кино карап кына калмыйча, дөньяның иллеләп иленнән килгән режиссерлар, актерлар, операторлар, сценаристлар, тәнкыйтьчеләр, сәнгать белгечләре белән очрашабыз, фикер алышабыз бит. «Түгәрәк өстәл»дәге бәхәсләр үзләре генә дә үтемле һәм нәтиҗәле. Аларның күбесендә мин дә катнаштым. Безнең жюри әгъзалары арасында бик тә атаклы кешеләр бар иде. Карен Шаһназаров үзе генә ни тора! Көненә дистәләгән картина карасак та, алардан туймадым, чөнки фильмнар бер-берсенә охшамаган. Югыйсә Иран белән Төркия янәшә генә илләр. Әмма Иран киносы белән Төркия киносы җир белән күк арасы шикелле. Иран киноларында безнең совет чорындагы картиналар белән уртаклык сизелә. 49


җәмгыять сәнгать

Анда кешенең җаны, эчке дөньясы, рухы чагыла. Анда адәм баласы ихлас. Төрек киноларында да ул сыйфат бар, шулай да аларда заманчалык күбрәк. Анда Шәрык культурасы белән Көнбатыш кино сәнгате синтезы бар. Төрек сәнгате тулаем шуңа әйләнеп бара. Алар Көнбатыштан да өйрәнә, Американың Голливуд киноларыннан да калышмаска омтыла. Аның уңай ягы да, шул ук вакытта тискәре ягы да бардыр.

– Разил әфәнде, еш кына татар кинорежиссерлары сыйфатлы фильм төшерү 50

өчен акча җитмәүне сәбәп итеп куя. Финанс мәсьәләсе генә киртә микән? – Юк, хикмәт анда гына түгел. Акчаны да соңгы урынга куярга ярамый. Ләкин акчаны таба да белергә кирәк. Хөкүмәт, дәүләт тә булышырга тиеш, монда бернинди шик тууы мөмкин түгел. Фестиваль барышында чит илләрдән килгән режиссерлар, актерлар белән сөйләштем. «Безнең киноларның 90 проценты шәхси оешмаларның, аерым кешеләрнең акчасына эшләнә», – ди алар. Хәер, дәүләттән ярдәм алырга омтылмыйлар да анда. Чөнки дәүләт заказ бирсә, аның таләбен үтәргә кирәк була. Бу инде күпмедер дәрәҗәдә иҗат иреген чикли. Кадрлар мәсьәләсен дә күз уңында тотарга кирәк, аңа килгәндә исә, театр, музыка, рәсем сәнгатьләре белән чагыштырганда, кинода кытлык зур әле. Мәдәният һәм сәнгать университетында кинематография өчен кадрлар әзерләү факультеты ачылды. Әмма бу факультетка гына ышанып утырырга ярамый. Режиссерларыбызны Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, хәтта чит илләргә укытырга, стажировкаларга җибәрергә кирәк. «Китсәләр, кире кайтмыйлар инде алар», – дип әйтүчеләр булыр. Республикага кире кайтарырлык итеп җибәрергә! Монда кызыксындырырлык чаралар, иҗат итәргә мөмкинлек була икән, кире әйләнеп кайтачаклар. Һәр эштә башлап җибәргәндә дәүләт ярдәме сорала. Инвесторларга таянырга кирәк, әмма безнең акчалы кешеләребез шактый булса да, араларында рухи яктан байлары сирәк.

Аларның мәдәниятне, сәнгатьне аңлау дәрәҗәсе дә төрлечә. ХХ гасыр башындагы Рәмиевләр кебек меценатларыбыз берничә генә шул. – Кинематография катлаулы җанр, дибез. Чыннан да киноны төшереп кенә эш бетми әле. Аның прокат мәсьәләсен дә хәл кылырга кирәк бит... – Монда инде дәүләт ярдәме зарур. Кино төшергәндә Хөкүмәт ярдәменнән тыш, безгә меценатларга, иганәчеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә прокатта бүгенге шартларда дәүләт ярдәменнән башка берни дә эшләп булмый. Дәүләт оешмалары, муниципиаль хакимият, урындагы җитәкчеләр белән бергәләп уйлау мәслихәттер. Кино сәнгатен халыкка җиткерергә телибез икән, һәр авылда кино карау мөмкинлеген булдырырга кирәк. Хәзер һәр кешенең өендә телевизор бар. Күпләр Интернеттан файдалана, өеннән чыкмый гына, диванга кырын ятып, кино карауны кулайрак күрә. Кино карауны кызыклы чарага әвелдерергә кирәк.1–2 сәгать карап кайтып китү генә түгел, бәлкем, фильм караганнан соң чәй мәҗлесе кору, режисссер, актерлар белән очрашу оештыру да кирәктер. Сеанстан соң, фикер алышулар уздыру да комачау итмәс иде. Халыкның үзен дә әлеге процесска катнаштырырга кирәк, диюем. Кеше бүгенге көндә аралашуга мохтаҗ. Адәм баласы ялгызлыкка кереп чумды. Шәһәрне әйткән дә юк, авыл да шуңа таба òàòàðñòàí

октябрь 2013

Фотолар автордан алынды

– Иран киносы дигәннән, тугыз ел дәвамында уздырылучы бу кинопроектта әлеге ил кинематографистлары даими рәвештә призлы урыннар яулап бара. Иранның мөселман иле булуы да әһәмиятле микән әллә? – Сүзләрегездә хаклык бар. Чөнки алар исламны, иманлылыкны үзләренең яшәү рәвешендә саклап калган. Чөнки Иранда ислам – дәүләт дине. Анда барлык гамәлләр дә ислам кануннарыннан чыгып эшләнелә. Шуңа күрә ислам рухы һәм әхлагы, йолалары бөтен өлкәдә дә тоемлана. Кинода да, кешенең үз-үзен тотышында да, дәүләт идарәсендә дә. Ә башка илләрдә, әйткәнемчә, чит йогынтылар да көчле. Төркиядә, мәсәлән, әйткәнемчә, Европа шаукымы, ә Индонезия якларына китсәң, Кытай, Япония тәэсире бар. Ә иранлылар ничектер аерым дөнья булып яшиләр сыман. Аларга бүгенге көндә икътисадый блокада да бар. Иранны дөньяга бик чыгарырга теләмиләр. Бер яктан караганда, бу күренеш аларга зур кыенлыклар тудыра, ә икенче яктан алар үз-үзләрен саклап калган. Кино сәнгатендә дә үз рухларына бирелгәнлек ачык сурәтләнә. Картиналарының уңышка ирешүләре дә мөселман киносы фестивале таләпләренә башкаларга караганда ныграк туры килүеннәндер. Европа илләреннән килгәннәрендә ислам рухы күпмедер чагылыш кына таба. Без үзебез дә ул культурадан читләшкәнрәк. Ислам кино фестивале дини асылыбызга кире кайтырга ярдәм итәр. Исламның иң гүзәл сыйфатларын шушы кинолар аша халыкка да иңдерә алырбыз. Бу яктан караганда да аның тәэсир көче бик зур.


сәнгать җәмгыять

йөз тота башлады. Кешеләр гомер-гомергә бер-берсе белән аралашып яшәгән. Бөтен цивилизация кешеләрнең аралашуы аркасында килеп чыккан, лабаса. Фикер алышулар, бәхәсләр аша җәмгыять бүгенге хәленә килеп җиткән. Киләчәктә дә халыкларның аралашып яшәүләрен телибез икән, киноны ярдәмче итеп алуыбыз лазем. Бу киноның үзенә дә булышлык итәр иде. – Фестивальдә иң зур резонанс тудырган кырым татарлары турындагы «Хайтарма» кебек картина бездә дә төшерелә башлармы икән? – «Хайтарма» юнәлешендәге кинолар бездә күренә башлаган иде инде. Мәсәлән, режиссер Рамил Төхфәтуллинның «Зөләйха» фильмы шушы юнәлештәге кыю адымнарның берсе булды. Аны тәнкыйтьләүчеләр дә

булды. Татар белән рус арасында низаг китереп чыгармассызмы, диючеләр дә очрады. Татарда да һичшиксез тарихи дөреслекне күрсәтә торган әсәрләр булырга тиеш. Кинотасма өчен бездә сюжетлар бик күп. Сөембикә-ханбикәнең Казаннан китүе турында искиткеч гыйбрәтле, трагик сюжетка корылган картина төшерергә мөмкин. Халкыбыз юкка гына аның турында бәетләр чыгармаган бит инде. Казан ханлыгы җимерелүе турында шулай ук халыкның бәгыренә үтеп керерлек, тарихи сабак күрсәтерлек кино эшләп булыр иде. Аннары Муса Җәлилләр эшчәнлек җәелдергән татар легионнары турында. Анысы катлаулырак мәсьәлә, бәлки, аңа вакыт җитмәгәндер әле... Фаҗигале язмышка дучар ителгән бик күп шәхесләребез бар. Инде 1930–50нче елларда репрессияләнгәннәрне алыйк: Һади Атласи, Ризаэтдин Фәхретдин,

Кәрим Тинчурин – боларның барысы хакында да җан әрнеткеч картиналар тудырырга мөмкин. Ә инде Хәсән Туфанның төрмәдә утырган чоры, Луиза ханым белән икесе арасындагы мәхәббәте тулы метражлы нәфис фильм сюжетына лаеклы! – «Хайтарма» иганәче исәбенә төшерелгән. Бәлки, безгә дә җиң сызганыбрак спонсор эзләргәдер? – Төркиягә барган саен, шаккатып кайтам. Анда мәктәпләрнең 40 проценттан артыгы хосусый. Аларны хәлле кешеләр үзләре ача, үзләре тота һәм бу бик зур, күркәм тарадициягә, гадәткә әверелгән. Бездә әле моның яралгылары гына пәйда була башлады. Киләчәктә зур кинолар төшерергә ярдәм итәрлек татар байлары да булыр, дип өметләник. (Дәвамын киләсе санда укыгыз.)

*Подключение происходит при технической возможности на условиях тарифных планов, действующих в компании «ЭР-Телеком». Услуги в г.Пермь оказывает ОАО «ЭР-Телеком», в остальных городах – ЗАО «ЭР-Телеком Холдинг».51 Цена действительна при подключении услуг связи «Доступ в интернет» по тарифному плану «Комплекс 1000», по услуге связи «Телефония от «ЭР-Телеком» к дополнительной услуге «Виртуальная АТС» по тарифному плану «Мини», по услуге «Видеонаблюдение» при подключении 1 камеры. Указан размер ежемесячной абонентской платы. Подключение оплачивается дополнительно. С условиями подключения вы можете познакомиться на сайте www.b2b.domru.ru.


җәмгыять

мәдәният

Владимир Меньшов: «Миңа ясалган пародияләр барып чыкмый»

М

ин кызып китүчән, һәм ярыйсы гына. Һәм шуның йогынтысында күп-күп хаталар ясалган. Мине тулысынча ниндидер ярсу хис биләп ала, һәм бу, беренче чиратта, кычкыруда чагыла. Ачу олы гөнаһлардан саналса да, мин үзем аны гөнаһ, дип уйламыйм. Яшь арткан саен, ачу чыгу да кими. Мин намуслы кеше, ышаныгыз. Билгеле бер мәгънәдә минем репутациям дә шундыйрак. Һәм әгәр дә мин кайдадыр гадел булмасам һәм мине моның өчен хаклы рәвештә кисәтсәләр, мин үз сүзләремне дә кире алачакмын: «Әйе, сез хаклы. Мин хаксыз булганмын», – диячәкмен.

Актерларны сайлау – бу процесс минем өчен һәрчак газаплы. Кешене сыналу халәтенә кую – чынлыкта түбәнсетү икәнен аңлыйм мин. Күпләрнең моны яшәү белән үлем арасы диярлек кабул итүен дә күрәм: «Алырлармы, юкмы? Карьерам барып чыгармы, юкмы? Кечкенә генә роль булса да, Меньшовта уйнасаң – моны күрәчәкләр!..» Мин уздырган аз санлы гына сайлаулар да – алар барыбер актерларны рәнҗетә. Шулай килеп чыга, алар үз эчләренә йомарлана, һәм дистә еллар үткәч кенә, ул кешенең шул чактагы хисләрен әле дә истә тотуы мәгълүм була. Ә кемдер еллар буе кара коелып йөри һәм син аның очрашкан чакта ни өчен «З-з-здравствуйте» сүзен теш арасыннан гына кысып чыгаруын аңламыйсың. Баксаң, син аны кайчандыр карагансың икән дә сайламагансың икән. Моннан 30 ел элек. Тамашачы киноны караячакмы-юкмы икәнен беркем белми, һәм беркемнең дә моны ачыклау өчен җитәрлек күрсәткечләре юк. Мин башлаган чакта, Госкино каршында ниндидер идеологик төркем бар иде. Хәтеремдә, мине менә шулар «исәпләп карадылар». «Москва слезам не верит» картинасына алар 30 миллион тамашачы юрады. Ә ул беренче прокат елында 52

ук 90 миллионны җыйды! «Любовь и голуби» фильмы белән дә алар шулай ук ялгышты. Аннары бөтенләй санамый башладылар, ә хәзер инде төрле формадагы барлык карауларны беркем дә санап чыгара алмый. «Салонная драма» барып чыкмагач, мине төшенкелек биләп алды. Картинаның беркайчан да тәмамланмаячагы миңа кызганыч. Мин аңа әзер идем. Әмма, күз алдына китерегез, мин инвесторларны аңа акча кертергә инандыра алмадым. Ә мин бик нык ыша-

нам: картина акчаны кире кайтарачак иде. Чөнки ул – «озак уйнаучы» матур проект әле тагын 50 еллап бәйрәмнәрдә телевизордан күрсәтелә ала иде. Нишлисең, насыйп булмаган. Дөресен әйткәндә, мин фаталист. Нәрсә дә булса бик озак барып чыкмый һәм каршылыклы була икән, димәк, мине югары көчләр ниндидер начарлыктан читләштерә, дип уйлый башлыйм. Минем һәр картинам – тере җан иясе. Һәрбер мизгелен хәтерлим: кайчан «балага уздым», кайчан әсәрем беренче тапкыр òàòàðñòàí

октябрь 2013

Равил Шәрәфетдинов иллюстрациясе

Язмышым шулай килеп чыкты, үземнең кастингларым булмады диярлек. Мин кинога җитез аргамакта, дөресрәге, мотоциклда очып кердем. Ләкин бик соңарып очып кердем, һәм язмышым үзеннән-үзе ары китте.


мәдәният җәмгыять

«тәпиләре белән тибенә» башлады. Һәм һәр картинаның туу мизгеле дә үзенеке генә. Менә «Москва слезам не верит» белән болай булды: без аны 1979 елның июнь аенда тәмамладык, ә экраннарга ул 1980 елның февралендә чыкты. Моңа кадәр аны «Мосфильм» киностудиясендә күп тапкыр караулар булды һәм хәтта тамашачылар белән бергә дә. Шулай да мин бу фильмның «тууы» дип картинаның «Россия» кинотеатрындагы ике мең кешелек залына чыгу мизгелен атар идем. Һәм шуннан соң өч ай дәвамында Пушкин мәйданының билетка чират торучы кешеләр белән тулып торуын. Менә бу миңа бик җитди тәэсир итте. Тәнкыйтьләү өчен коллегаларымда һәрвакыт сәбәп табылып торды. Шул ук «Москва...»ны алыйк – картина ул чактагы мейнстримга ярашмый иде. Мин үзем дә кинематографта «үз кеше» булу өчен тиешле таләпләргә туры килми идем. Ә «үз кеше»гә әверелү өчен, шартлы рәвештә әйткәндә (хәер, шартлы гына да түгел!), сиңа Кончаловский башын кагып үтәрлек, Тарковский хупларлык ни дә булса төшерергә кирәк иде... Сокуров, мәсәлән, Тарковский аның җилкәсеннән кагып: «Молодец, әйдә, тәвәккәллә», – дигән мизгелдән соң, режиссер Сокуровка әверелде дә куйды. Һәм хәтта чак кына яңа Тарковский, аңа алмаш дип игълан ителмәде. Мин аз гына дәрәҗәдә дә моңа өмет итә алмый идем. Шуңа да мин үземне үзем тудырдым. Бүгенге заман әдәбиятын кабул итеп бетерә алмыйм, зур авырлык белән укыйм. Швейцариядә яшәгән Шишкинда - ниндидер бормалы-бормалы адашулар. Алексей Иванов – мавыктырмады. Пелевин – шулай ук кызыксындырмый башлады. Яңалык белән очрашканда яшь чагымда кичергән, хис иткән кебек тойгылар юк. Без әдәбияттан нәрсә эзлибез соң, ни өчен кулга китап алабыз? Синең нинди кеше икәнлегең, нәрсә белән килүең, безгә ни әйтергә теләвең кызык, автор! Ә инде мин үземне алдап йөрткәннәрен тоям икән, ул чакта гафу итегез, китапны бер читкә алып куям. Ә хәзер күбесенчә публицистика укыйм. Олыгайган саен, кешеләр мемуарлар, көндәлекләр укуга күчә. Менә шундый «тормышны тикшерү», беләсегез килсә. Ольга Меркушенкова язып алды

Бу заманда миңа нәрсә ошамый – ул да булса, кемнәрдер исемләгәнчә, пост-модерн! Ниндидер юк нәрсә! Аның адептларыннан берничек тә «кем соң син?» дигән сорауга җавап табып булмый. Алар үзүзләрен фаш итүдән төрлечә кача, юкса, бу бит гомумән сәнгатьнең мәгънәсе, әдәбиятның мәгънәсе: тормышны үзенчә аңлавы, үз карашлары булган кеше. Ә алар һәрвакыт читкә таялар. Тибенәләр! Бу – коточкыч! Бүген бу инде җитди юнәлеш, әмма сәнгать өчен һәлакәтле юнәлеш. Карагыз: алар бүген формага китәләр (технологияләр, компьютер графикасы шундый мөмкинлекләр бирә). Һәм ярышалар: бу әкиятне кем яхшырак төшерә алыр, кем матуррак монтажлар? Болар барысы да – «һөнәрчелек» үсеше чоры. Әмма бу җан өстәми. Кешеләр үзләрен яшерә, беркем дә үзен ачарга кирәк булган һәм башкаларны ачылырга чакыручы ачыктан-ачык сөйләшүгә чыкмый. Үз студентларымны өйрәтәм: формаль эзләнүләр һәм табышларга караганда, ихласлык һәм дөньяны үзгәртергә омтылышларыгыз белән бәйле һәрнәрсә минем өчен күпкә югарырак торачак. Кешеләрдә мин нәкъ шуны бәялим. Әмма дөньяны үзгәртергә теләүчеләр бик аз. Педагог буларак, минем нинди дә булса кушаматым бардыр дип уйламыйм. Әле шуны аңладым, миңа беркем дә пародия ясамый икән. Әллә алар барып чыкмыймы? Гомумән, мин ниндидер шундый – тотып булмый торган. Хәзер режиссерларның якынча 70 проценты – хатын-кызлар, бу бөтен дебютлар буенча да күренеп тора. Мин бу күренешкә уңай карамыйм, чөнки әлеге профессия алардагы хатын-кызлык башлангычын юкка чыгара. Юля режиссурага китәргә тырышканда да, бу миңа ошамады, хәзер дә. Әмма мин сезне ышандыра алам: дистә елдан соң режиссерлар нигездә хатын-кызлар булачак. Мемуарлар язарга кирәктер инде. Күптән түгел миңа моны Юля тәкъдим итте. Ә бит бу әйбәт фикер, дип уйлап куйдым: мин сөйләрмен, ә ул мине башкаларга караганда күпкә яхшырак аңлый һәм менә язар минем хакта. Бу кызыклы тәҗрибә

була ала, чөнки мин үземнең ак кәгазь алдындагы халәтем белән коточкыч авыр килешәм! Минем өчен шулкадәр газап ул – беренче юллар! Җитмәсә, аны нәкъ каләм белән язарга кирәк, ә компьютер клавиатурасында җыймаска. Сүз башта нәкъ шулай туарга тиеш кебек тоела миңа. Иҗат итәргә тырыша башлаган чорымны мин вагы-төягенә кадәр хәтерлим. Һәм барлык сызгаланып беткән караламаларның нинди тәртиптә барганын, бер-ике елдан соң кабат күчереп язылган (кул белән, әлбәттә), аннан соң гына машинкада басылган пьеса һәм сценарийларны да хәтерлим. Менә шул басылган битләрне тою – үзенә бер аерым хис.

Визит карточкасы Владимир Валентинович Меньшов (1939 елның 17 сентябрендә Бакуда туган) – совет һәм Россия актеры, режиссеры, сценаристы, продюсеры. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Россиянең халык артисты. Кинода 88дән артык актерлык, 7 режиссерлык эше, 10 кинофильмның сценарий авторы һәм продюсеры. «Москва слезам не верит» фильмы өчен «Чит телдәге иң яхшы фильм» номинациясендә «Оскар» премиясе һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1981). 1965 елда – МХАТ Мәктәп-студиясен, 1970 елда ВГИКта режиссура кафедрасы аспирантурасын (Михаил Ромм остаханәсе) тәмамлый. 2003 елда «Бердәм Россия» партиясенә керә. «Еsquire» журналына биргән интервьюсында, партиягә «очраклы рәвештә» кердем, дип белдерә. 2004 елда «Соңгы герой-5» реалитишоуын алып баручы. 2007 елның 19 апрелендә МТV-2007 бүләкләрен тапшыру тантанасында, тавыш бирү нәтиҗәләре салынган конвертны идәнгә томырып, «Сволочи» фильмына приз тапшырудан баш тарта. 2009 елда ВГИКта актерлык-режиссерлык остаханәсе ача. 2011 елда, Россиянең «Оскар» комитеты рәисе буларак, Никита Михалковның «Утомленные солнцем 2: Цитадель» фильмын «Оскар» премиясенә тәкъдим итү турындагы карарга кул куюдан баш тарта. Актриса Вера Алентовага өйләнгән. Кызы – Юлия Меньшова, актриса һәм телевизион тапшырулар алып баручы.

53


фотопроект

Төнге алка

54

òàòàðñòàí

октябрь  2013


фотопроект

«

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, бозга алка ташлап, Төнге хоккей лигасының («Идел буе» конференциясе) 2013–2014 ел сезонын ачып җибәрде. Төнге хоккей лигасы – аны шулай ук Россия һәвәскәр хоккей лигасы дип тә атыйлар – узган ел оешты. Сезон ачылышы матчлары берьюлы берничә шәһәрдә узды: Владивостокта, Казанда, Санкт-Петербургта, Чиләбедә, Подольскида һәм Мәскәүдә. Шунысын искә төшерү күңелле, узган ел «Казан драконнары» дип аталган Татарстан командасы иң абруйлы «Чемпионнар лигасы» дивизионында җиңүгә иреште. Фото ТР Президенты сайтыннан алынды

55


җәмгыять тарих

Бүләк бирүче падишаһлар

патша галиҗәнапларының Казанга килүе турында әлегәчә бәхәсләшә. Петр I үзенең илле яшьлеген биредә билгеләп үткәнме-юкмы, яки Әби патша чыннан да Казан янындагы бер утрауны үзен озатып йөргән яраннарына бүләк иткәнме (аны соңрак «Маркиз утравы» дип атап йөртә башлаганнар) һ.б. Падишаһларның башкалабызга төрле еллардагы эшлекле сәфәреннән чынбарлыкта ни-нәрсә калган?

Светлана Коновалова тексты 56

«Борынгылыкка зыян салмаска, аны ватмаска, җимермәскә…» Бөек Петрның 1722 елда (императорның шәһәргә килүе бер мәгълүмат чыганагы буенча – 27 майда, икенчесендә – 7 июньдә) Казанга сәяхәтеннән соң, татар төбәгенә игелекләр кылу башланып китә. Петрның борынгы Болгар шәһәрен саклап калу хакындагы фәрманы – шуларның иң мөһимнәренең берседер, мөгаен. Патша анда болай гына барып кайтмаган, ә истәлекле урыннарны игътибар белән күзәтеп чыккан, хәтта әйләнмәле баскыч буенча Олы манара башына күтәрелгән, каланың ярыйсы ук саклануына канәгатьлек белдергән. 2 июльдә, хәтта Персиягә (Иранга) каршы хәрби походка әзерлекнең иң кызган чагында, ул Казан губернаторы Салтыковка: «Галиҗәнап губернатор! Күптән түгел Без Болгарда булып, андагы борынгы болгар корылмасы манарасының (яки чаң манарасының) нигезе какшаганлыгын күрдек. Һәм аны яңартырга кирәк. Моның өчен хәзер шунòàòàðñòàí

октябрь 2013

Художник: Павел Рыженко

Галимнәр һәм туган якны өйрәнүчеләр


«

тарих җәмгыять

Алдан күрүче патша шул чакта ук борынгы биналарның ЮНЕСКО һәйкәле булуы ихтималлыгын сизеп алгандыр, мөгаен, башкача булуы мөмкин түгел. Казанда Петр I фәрманы нигезендә оештырылган Адмиралтейство, күн заводы һәм постау фабрикасына килгәндә, вакытлар узу белән алар юкка чыккан.

да эш кораллары белән унике яки унбиш ташчыны һәм берничә кисмәк известь җибәрегез, ә иске ташлар анда болай да җитәрлек. Шулай ук андагы вакытлар узу белән искергән урыннарны төзәтергә боерыгыз», – дип язарга вакыт тапкан. Алдан күрүче патша шул чакта ук борынгы биналарның ЮНЕСКО һәйкәле булуы ихтималлыгын сизеп алгандыр, мөгаен, башкача булуы мөмкин түгел. Казанда Петр I фәрманы нигезендә оештырылган Адмиралтейство, күн заводы һәм постау фабрикасына килгәндә, вакытлар узу белән алар юкка чыккан. Хәер, агымдагы елның мартында каланың иң борынгы районнарының берсе булган Адмиралтейство бистәсен яңарту концепциясе шәһәр хакимияте дәрәҗәсендә каралды. Казан Адмиралтействосына нигез салынуның 300 еллык юбилеена ерак калмаган вакытта, уйланыр һәм эшләр нәрсәләр җитәрлек, 2018 елдагы тантананы кабаттан торгызылган тарихи биналар арасында үткәрү отышлырак булыр иде.

«Мин аларның җирдәге урынын билгеләдем, ә күккә үзләре теләгәнчә күтәрелергә хокуклылар»

Художник: Ильяс Фәйзуллин_ Екатеринаның Казанга килүе sfart.ru

1767 елның маенда Казанга Екатерина II килә, Идел буе мөселманнарына дин һәм

сәүдә иреге биргәне, татар сәүдәгәрләренә таш мәчетләр (1770 елда ук Беренче Зур мәчет төзелә, Юнысовныкы, бүген Мәрҗани мәчете дип йөртелә ) салырга рөхсәт иткәне өчен, аны биредә яраталар һәм, үз итеп, «Әби патша» дип атыйлар. Сәүдәгәр Осокин йортында патшабикәне кабул итәргә затлы урын әзерлиләр, бу хакта ул менә нәрсәләр язып калдырган: «Мин биредә таштан салынган сәүдәгәр йортында торам, тугыз ял бүлмәсенең барысы да ефәккә төренгән, кәнәфиләр һәм канапелар алтынланган, бөтен җирдә зур көзгеләр, ә асларында мәрмәр өстәлләр урнаштырылган». Патшабикә тукталган йорт бүгенгәчә сакланып калган (хәзерге Рәхмәтуллин урамы, 6). Соңрак әлеге бинада Дворяннар җыенының кунакханәсе урнашкан (сүз уңаеннан,180 ел элек биредә Александр Пушкин тукталган!), ә аннары, йортны бүлгәләп, фатирлар итеп биргәннәр. 2010 елның җәендәге янгынга чаклы, биредә кешеләр яшәгән. Бүгенге көндә бу бина, койма белән әйләндереп алынган хәлдә, түземлелек белән үзен төзекләндерүне көтә. Моннан тыш, Бөек Екатеринаның безнең шәһәрдә булуын тагын ике үзенчәлекле истәлек: Бауман урамына куелган карета күчермәсе һәм Петербург урамындагы стильләштерелгән металл «Тверь» галерасы макеты искәртеп тора. Чагыштырмача күптән түгел, шәһәребез патшабикә йөзеп килгән галераның (ул Адмиралтейство бистәсендә махсус төзелгән

бинада сакланган) үзе белән горурланган. Әмма кабатланмас ядкәрне саклап кала алмаганнар: 1956 елдагы янгында «Тверь» да, 1798 елда казанлылар янына килгән Павел I нең катеры да янып көл булган. Аның каравы, Екатерина II нең каретасы сакланып калган, ул озак вакытлар Архиерей бакчасында торган, ә бүгенге көндә – Татарстан Республикасы Милли музее экспонаты. Казаннан Сембергә барган чакта, Петр I кебек, Әби патша да юл уңаеннан Болгарда тукталыш ясаган, борынгы җирлекне саклап калу буенча үзеннән алдагы патшаның таләп-күрсәтмәләрен үтәүнең әһәмиятен ассызыклаган. Хәер, Петр патша биредә бик борынгы 70 таш бина булуын санап чыгарса, ярты гасыр узгач килгән Екатерина шуларның нибары 40ын гына күргән...

Казанга килеп киткән императорлар арасында Павел I үзен тантаналы, купшы шартларда кабул итүдән кискен рәвештә баш тарткан бердәнбер патша була. Бирегә килүе алдыннан гражданлык губернаторы Дмитрий Казинскийга, ике төрле уйларлык урын калдырмыйча, «юлларда бернинди купшы каршы алуларга охшаган махсус әзерлек эшләре алып бармаска» дигән әмер бирә. 57


җәмгыять тарих

«Әй, арфам, яңгыра, син Казан турыда барысын көйлә, Павелның аңа шатланып килүе хакында сөйлә» Гавриил Романович Державин тарафыннан рифмага салынган әлеге юллар 1798 елның мае ахырында Павел I нең Казанга килүе вакыйгасы уңаеннан язылган. Император шәһәребезгә, уллары – бөек кенәзләр Константин һәм Александр белән бергә, Оренбург хәрби экспедициясе гаскәрләрен карау өчен килә. Шунысы игътибарга лаек, Казанга килеп киткән императорлар арасында Павел I үзен тантаналы, купшы шартларда кабул итүдән кискен рәвештә баш тарткан бердәнбер патша була. Бирегә килүе алдыннан, гражданлык губернаторы Дмитрий Казинскийга, ике төрле уйларлык урын калдырмыйча, «юлларда бернинди купшы каршы алуларга охшаган махсус әзерлек эшләре алып бармаска» дигән әмер бирә. Шунлыктан патшаны бөтен җирдә ипи-тоз белән генә каршылаганнар (дөрес, көмеш, алтын йөгертелгән тәлинкәләре вензельле, тоз савытлары алтыннан булган). Эшлекле сәфәре тәмамланганнан соң, Павел I җирле сәүдәгәрләрдән бүләккә биредә танылган «бренд»ларны: атаклы казан сабынын һәм күннән ясалган эшләмәләрне кабул иткән. Шул заман кешесе сүзләренә караганда, галиҗәнап затның бирегә килүе, «Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә бул58

маганча», калага бик күп игелекләр күрсәтелү белән истә калган. Барыннан да бигрәк, Павел шактый ук зур мәйданнардагы көтүлек җирләрне, урманнарны һәм болыннарны Казанга кушарга, каланың чикләрен киңәйтергә боерган. Моннан тыш, яңа Сәүдә йорты (элеккегесе, XVI гасырның 60нчы елларында ук агачтан салынганы, әледәнәле шәһәр янгыннарында зыян күргән, пугачевчыларның котырынуыннан соң, бөтенләйгә яраксыз хәлгә килгән) төзелеше өчен, ун елдан соң кайтарып түләү шарты белән, губернатор керемнәреннән 200 мең сум процентсыз ссуда бирергә боерган. Патша ссудасына таш бина җиткергәннәр, тик анысы да берничә мәртәбә янгыннан (соңгысы ХХ гасырда, музейга тапшырылган хәлдә) зыян күргән. Казан Богородица монастыре чиркәвенең беренче нигез ташын император үз куллары белән салган, 25 мең сум акчасын булачак дин йорты төзелешенә фидая итеп биргән. Павел яңа лазаретлар сафка бастыруга 10 мең сум бүлеп биргән. Болардан тыш, шәһәргә Казансуда тегермән, Болакта мунча бүләк ителгән, губернаторның Воскресенский урамындагы бик иркен йорты гимназия бинасы итеп тапшырылган. Кызганычка, генерал Лецкийның император тукталган йорты сакланып калмаган, әмма казанлылар Горький урамындагы Лядской бакчасын яхшы хәтерли, ә ул кайчандыр генерал йорты күршесендә генә булган. Сүз уңаеннан шунысын да искәртик, нәкъ менә Павел I үзен сыендырган затлы йорт торган урам исемен Лецкий урамы дип үзгәртергә кушкан. Әмма кала халкы андый әйтелешле атаманы кабул итеп бетерә алмаган, тиздән башка сыймаслык рәвештә үзгәртеп, «Лядской»га әверелдергән. 1923 елда ул Зур Галактионов урамы итеп үзгәртелгән, ә 1949 елда Горький исемен алган. Бүгенге көндә Павел I нең кала топонимикасына керткән өлеше хакында бакча гына күпмедер дәрәҗәдә искәртеп тора.

«Державинга һәйкәл төзү буенча бәйге ачарга» 1836 елның августында Казанга эшлекле сәфәренә чыкканчы ук, император Николай I, аның проектына бәйге ачарга боерып, Гавриил Романович Державин һәйкәленең язмышын хәл итүгә кушылган. Ә шәһәребезгә килгәннән соң, патша һәйкәлне кайда урнаштыруга бәйле кайнар бәхәсләрнең шаһиты булган, университет ишегалдындагы анатомия театры каршындагы мәйданга төртеп күрсәтеп, үзе үк моңа нокта куйган. Университет комплексы Николай I не аеруча тәэсирләндергән, шуның нәтиҗәсендә патша хәзрәтләре яңа медицина учреждениеләре төзелешенә казнадан 200 мең сум бүлеп бирергә боерган. Шулай ук Кремльдә губернатор сарае төзелеше урынын да шәхсән үзе сайлаган. Император бинаның алгы ягының чиркәү мәйданына каравын таләп иткән, ә янәшәдәге Введенский чиркәвен

Николай I 1842 елда Казанда булып узган чиксез зур янгын турындагы хәбәрне бик борчылып кабул иткән, «кызыл әтәч» кала өстенә төшкән чын афәт булудан туктамаган. Император шәһәрне кабаттан торгызуга, ссуданы 37 ел дәвамында кайтару шарты белән, Дәүләт заем банкыннан миллион сум көмеш акча бирдерткән, ә «шәхсән үзеннән» тагын 50 меңне шәһәргә бүләк иткән. òàòàðñòàí

октябрь 2013

Фото: блогер humus

Казанга барып кайтканнан соң, патшабикә берничә фәрман чыгарган. Россиядәге фән һәм мәгариф үсешен кайгыртып, ул Беренче ирләр гимназиясен финанслау күләмен арттырган. Тагын бер фәрманы Казанда таш йортлар салуны җәелдерүгә караган, алар чыннан да аз булган. Кала Пугачев гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителгәннән соң, патшабикә шәһәрне кабаттан торгызуга акчаны кызганмаган. 1786 елның 15 сентябрендә аның фәрманы буенча Казан дары заводына нигез салынган, ул ике елдан эшли башлаган.


«

тарих җәмгыять

Нәкъ менә Павел I үзен сыендырган затлы йорт торган урам исемен Лецкий урамы дип үзгәртергә кушкан. Әмма кала халкы андый әйтелешле атаманы кабул итеп бетерә алмаган, тиздән башка сыймаслык рәвештә үзгәртеп, «Лядской»га әверелдергән.

янәдән торгызып, ябык кичү аша сарай белән тоташтырганнар. Николай I 1842 елда Казанда булып узган чиксез зур янгын турындагы хәбәрне бик борчылып кабул иткән, «кызыл әтәч» кала өстенә төшкән чын афәт булудан туктамаган. Император шәһәрне кабаттан торгызуга, ссуданы 37 ел дәвамында кайтару шарты белән, Дәүләт заем банкыннан миллион сум көмеш акча бирдерткән, ә «шәхсән үзеннән» тагын 50 меңне шәһәргә бүләк иткән. Патша нәселе әгъзалары, шулай ук эчке эшләр министрлыгының төрле дәрәҗәдәге түрәләре дә хәйриячелек ярдәме күрсәткән.

Александрлар бүләксез, әмма гаиләләре белән килгән Патша галиҗәнаплары тарафыннан иганәчелек ярдәме күрсәтү модасы

әкренләп узганмы, әллә алар хәйрияләре турында халыкка хәбәр җиткерүне кирәксез дип санаганмы, белмәссең. Аннан соңгы затлы кунаклар Казан губернасына истә калырлык бүләкләр тапшырмаган. Әмма сәер хәл килеп туган: кала халкы үзе галиҗәнап әфәнделәрнең бирегә килүен мәңгеләштереп калырга теләгән. Исегезгә төшерәбез, Александр II Казанда ике мәртәбә булган: 1837 елда – тәхет варисы, 1871 елда император сыйфатында, уллары озатып йөрүендә, Идел буйлап зур сәяхәте вакытында. Соңгы визитында патша истәлекле урыннар белән танышкан, Родионов институтында, Мариинск хатынкызлар гимназиясендә, керәшен- татар мәктәбендә булган. Ул килеп киткәннән соң, Казанда ике югары уку йорты: ветеринария (1874) һәм укытучылар (1876) институты ачылган. Халык арасында танылган патшаның исемен мәңгеләштерү фикере, казанлыларда ул террорчы бом-

басыннан һәлак булганнан соң ук туган. Әмма аны гамәлгә ашырганчы, ягъни Кремль янәшәсендәге Император Александр II мәйданында 1895 елда һәйкәл пәйда булганчы, берничә дистә ел узган, ә ул исә 1918 ел башына чаклы каланы бизәп торган. Александр III нигездә экскурсия – танып белү максаты белән Казанга өч мәртәбә: 1866, 1869 , 1871 елларда килгән, һәрвакытта аның белән гаилә әгъзалары да йөргән. Дәрәҗәле кунак истәлеген мәңгеләштерү максатыннан 1898 елда Мәскәү Могҗиза тудыручылары чиркәве янәшәсендә (Мәскәү ур., 39) кәшәнә төзелгән. Александр Александрович үзе казанлыларга берни дә бүләк итмәгән. Әлеге өч визиты вакытында да тәхет варисы гына булганга күрә, аның мөмкинлекләре дә, вәкаләтләре дә чикле булгандыр, мөгаен. Бәлки, ул шәһәр халкының болай да бөтен нәрсәсе җитеш, дип санагандыр.

59


җәмгыять татар интернеты

Зур эшләр кечкенә адымнардан башлана

Бүгенге көндә татар интернетын ясаучыларны балалар белән чагыштырырга мөмкин. Инде күптән нигез салынган булса да, татар интернеты әле дә сабый бала кебек. Интернет челтәренең татар сегменты өчен татар телендә сайт ясаучылар

Б

орчылырлык мәсьәләләр әле күп булса да, хәлне алай ук аяныч дип әйтмәс идем. Татарстан Хөкүмәте бу мәсьәләне аңлый һәм бу юнәлештә «аякка баса» башлады инде. Татар телен үз бизнесын ныгыту өчен файдаланган коммерцияле оешмалар да юк түгел. Microsoft, Билайн, Яндекс, ВКонтакте һ.б. зур компанияләр инде күптән татар телен үстерү һәм шул рәвешле Татарстанда үз позицияләрен ныгыту өстендә эш алып баралар, чөнки сайтның/проектның татар телле версиясен ясау һәм алып бару аларга финанс ягыннан позицияләрен ныгытырга ярдәм итә. Әлегә күп булмасалар да, татар теленә хөрмәт белән караган күршеләрнең саны арта бара. Ульян, Самара, Чувашия кебек төбәкләрдә татар теле кадердә. Мисал өчен, мәкалә укучыларыбызны Мәскәү

үз интернет-проектларын ясыйлар да үзләренең эш нәтиҗәләрен бәяләп фикер әйтерлек өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк кешене эзли башлыйлар кебек. Раил Гатауллин тексты 60

өлкәсендәге Дмитров сөт заводы сайты (http://dmz.ru/Tatar/index2.php) белән танышырга чакырам. Әмма бүгенге көндә татар интернеты әлегә ватанпәрвәр энтузиастлар кулында. Күпләре өйрәнчек дәрәҗәдә ясалган булсалар да, әлеге татар сайтлары үзләренең эчтәлекләре белән кулланучыларны озак вакытка үз сәхифәләреннән чыгармый тотарга сәләтле. Бу сайтлар контентлары белән кыйммәтле дә. Татар интернетын үстерү өстендә эш алып барган энтузиаст һәм профессио-

наль веб-осталарны ачыклау, аларны таныту һәм аларга ярдәм күрсәтүне күздә тотып «Белем.ру» ҖЧҖ инициативасы белән 2010 елның февраль аенда дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесе башланып китте. Иң беренче елдан ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасын үтәү максатында оештырылган әлеге бәйге мәгариф һәм фән, балаларга мәктәптә һәм гаиләдә белем-тәрбия бирү белән бәйле файдалы проектларны ачыклауны максат итеп куйды. Быелгы бәйгене оештыручылар составында ТР Мәдәният министрлыгы белән Татнетны үстерү фонды да бар. Узган ел бәйгедә 50 гә якын интернетпроект катнашкан булса, быел бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәрнең саны 73кә җитте. Бәйгенең нигезләмәсенә туры килгән 68 сайт бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Бу юнәлештә АКШтан, Франциядән катнашучы интернет-проектлар булу да шатландыра. Бәйге нәтиҗәләрен анализлап бары тик сөенергә генә була. Интернет челтәренең татар телендәге сегментында сайтлар саны артып кына калмый, аларның сыйфатлары да яхшыра. Әлеге өлкәдә лидерлар – энтузиаст укытучылар. Мәктәп укучылары һәм студентлар, бу өлкәдә күпкә белемлерәк булуларына карамастан, татар интернеты белән азрак кызыксыналар. Яшьләрне Татнетка тартырдай проектлар, стимул бирә торган бәйгеләр җитми. Кызганычка, Татарстанда òàòàðñòàí

октябрь 2013


татар интернеты

үткәрелә торган күп кенә IT-чараларның (IT-Jump һ.б.) татар теленә кагылышы юк дәрәҗәсендә. IT-лицейларда, техник вузларда мәгълүмати технологияләрне рус һәм инглиз телләрендә укытуга кайтып калдык. Дөньякүләм киңлекне яулап алу өчен, алар рус һәм инглиз телләрен якынрак күрәләр, татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү әлеге бәйгеләрнең максатларында билгеләнмәгән. Мондый юнәлештә эшне дәвам иткән очракта рус теленең дә кирәге калмас кебек, дөньяга танылу өчен инглиз теле дә җитә. Ә бит заманында Татарстанда компьютерлар өчен үз операцион системабызны төзү эшләре дә алып барылган, республиканың үз компьютерлары ясалган. Бу турыда әлеге өлкәдә эшләгән Равил Һади кебек «аксакаллар»ыбыз күп мәгълүмат бирә ала. Алар әзерләгән шул ук яшьләр бүгенге көндә бөтен дөньяны яулыйлар, Татарстан яшьләре программалау һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кайда да беренче урыннарда. Гомумән, 2016 елда информатикадан халыкара олимпиада (!) Казанда үтәчәк бит. Шундый мөмкинлекләр булган очракта ник татар телен танытмаска да, ник әле аны ныгытмаска? Инглиз телендә программалар язган кебек үк татар телендә дә программалар язу да шулай ук гади һәм техника өчен аңлаешлы бит. Бу дөньякүләм танылган факт.

Быелгы бәйгедә катнашырга гариза тапшыру вакыты инде узды, бу мөмкинлекне киләсе ел башыннан файдаланырга мөмкин булачак. Бүгенге көндә IV Бөтендөнья бәйгесенең инде җиңүчеләре дә билгеле, алар белән бәйгенең рәсми сайтында (http:// konkurs.belem.ru) танышырга мөмкин. Г.Камал театрында узган тантанада әлеге җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү уздырылды. Бәйгедә катнашып җиңеп чыккан сайт авторлары әлеге бәйге һәм татар интернеты турында нинди фикердә торалар? http://www.lyaysan.ru сайты авторы, 2012 елның «Белем җәүһәре», укучыларын

татар сайтларын ясарга өйрәткән Ләйсән Әкбәрова:

– Ләйсән, узган ел бәйгедә шәхси сайтыгыз белән үзегез җиңсәгез, быел инде укучыларыгыз катнашты һәм уңышларга да иреште. Укучыларыгыз әлеге эшкә күңелләрен биреп тотынганнар идеме? – Әйе, минем эшемнең шулай югары бәяләнүе, әлеге конкурста җиңүгә ирешү укучыларыма да бик уңай тәэсир итте. Алар да рухланып, сайт төзү эшенә керештеләр. Укучыларымның бу омтылышлары һәм тәвәккәллеге – минем өчен тагын да зур куаныч булды. Әлбәттә, сайт төзү, аны һәрдаим тулыландырып, яңартып тору җиңел эш түгел. Ул зур тырышлык, белем һәм иҗадилык таләп итә. Укучыларым – Алисә Исхакова һәм Айрат Шакиров бик эзләнүчән, тырыш, сәләтле балалар. Үзләре башлаган эшне һәрвакыт җиренә җиткереп эшләргә тырышалар. Финалга чыгу да алар өчен зур куаныч булды. Хәзер аларның эше башка укучылар өчен дә үрнәк булып тора бит.

http://dilus-19.web-box.ru сайты авторы, 2013 елның «Белем җәүһәре» Дилүс Шәвәлиев: – Дилүс, технологияләр өлкәсендә татар телендә сайт ясау башка сайтларга караганда үзенчәлеклерәкме? – Информатика укытучысы булуым күпмедер дәрәҗәдә сайт төзүгә зур этәргеч бирде. Татар теле туган телем булганга, бик кызыксынып, шәхси сайтны ана телендә булдыруны мин технологияләр өлкәсенә яңалык кертүгә бер омтылыш дияр идем. Әлбәттә, интернет киңлекләрендә әлеге өлкәдә материаллар рус телендә киң таралыш тапкан. Шунлыктан сайттагы материаллар-

җәмгыять

ны төрле чыганаклардан җыярга, төрле телләрдән тәрҗемә итәргә туры килде. Үз һөнәреңне яратып башкарганда һәр өлкәнең дә үз үзенчәлекләре бар. Шәхси сайтым һәрвакыт үсештә, һәрвакыт эзләнүдә булырга ярдәм итә. Һөнәремә дә, укыткан фәнемә дә, укучыларыма, алар белән эш алымнарына да башка күзлектән карарга этәргеч бирә.

http://yashel-bishek.ucoz.ru сайты авторы, 2013 елның «Белем җәүһәре» Дилә Мөхәммәди: – Дилә ханым, сез төзегән «Туган ягым – яшел бишек» республика программасы инде сайтлы да булган, ул «Белем җәүһәре» исеменә тәкъдим ителде. Әлеге программа турында бераз сөйләп үтегез әле. – «Туган ягым – яшел бишек» программасы 2008-2009 уку елында муниципаль заказ буларак 1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның «Нур» милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлегендә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен эшкәртелеп тормышка ашырылды. Программада җыр, бию, шигырь, рәсем һәм башка шундый киң таралган юнәлешләрнең булмавы шарт итеп куелган иде. Бу шартлар үзенә күрә уңайлыклар тудырды. Табигать чиксез белем чыганагы, без гомеребез буена белемне табигатьтән алабыз. Шуннан чыгып, программаның максаты да балаларда кечкенәдән үк табигатькә мәрхәмәтле караш, туган ягына, туган теленә, яшәгән җирлегенә хөрмәт тәрбияләүгә нигезләнде. Программаның уңышлы эшләп китүе аның сайтын булдыруга этәргеч булды. Сайт бәйгедә катнашучы балаларның осталыкларын әти-әниләре, якыннары күреп куансын, татар телчеләре, тәрбиячеләр үз хезмәтләрен күреп бәяли алсын өчен эшләнде. Һәм ул шулай булды да. Әйтергә кирәк, чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә «Табигать турында бер фикер» дип исемләнгән видеоинтервьюларны бик ошатты. 61


җәмгыять татар интернеты

Узган ел бәйгедә 50 гә якын интернет-проект катнашкан булса, быел бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәрнең саны 73 кә җитте. Бәйгенең нигезләмәсенә туры килгән 68 сайт бәйгедә катнашу хокукына ия булды.

http://marsila.org.ru сайты авторы, 2013 елның «Белем җәүһәре» Марсилә Шакирова:

– Марсилә ханым, мәктәпнең профсоюз оешмасы сайтын булдыру турында фикер ничек туды? – Бөтенроссия мәгариф хезмәткәрләренең Үзәк комитеты 2012 елны башлангыч профсоюз оешмасы елы дип игълан иткән иде. Шул уңайдан районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы башлангыч профсоюз оешмаларының сайтларын төзү буенча бәйге игълан итте. Инде ун елдан артык башлангыч профсоюз оешмасын җитәкләп, тәҗрибә туплаган профсоюз рәисе буларак, мин сайт төзергә булдым. Сайт өчен материаллар тупладым. Үзебезнең башлангыч профсоюз оешмасының эшчәнлеген яктыртуны, яңа эшли башлаган башлангыч профсоюз рәисләренә әз булса да ярдәм итүне максат итеп куйдым Ә «Белем җәүһәрләре» бәйгесе белән инде мин бәйге башланган көннән үк таныш. Алдагы 2010-2011 елларда мин әлеге бәйгедә «Яшь хәбәрче» түгәрәге сайтым белән катнашкан идем. Быел бәйгегә гариза тапшырганчы озак уйланып йөрдем: язмаларым гел татар телендә генә булмагач, бәйгене оештыручылар тарафыннан кире кагылмасымы? Шуңа күрә башта сайт дизайнындагы рус телендә генә язылган язуларны янәдән татарчалаштырдым. Эшләнгән зур хезмәтем, бәлки, хөкемдарлар тарафыннан уңай бәяләнер дигән өмет белән бәйгегә сайтымны тәкъдим иттем.

http://tarkhanova.ru сайты авторы, бәйгенең иң беренче «Белем җәүһәре», 2013 елның «Җәүһәрләрнең җәүһәре» исемен алучы һәм 2012-2013 елларда бәйгенең жюри әгъзасы булган Гүзәлия Тарханова: 62

– Гүзәлия Инсафовна, сайтыгыз бүгенгә кадәр башкаларга үрнәк булып тора, камилләшә һәм ресурсларга байый бара. Быелгы бәйгедә сез сайтларны бәяләүдә дә катнаштыгыз. Узган еллардагылар белән чагыштырганда сайтлар яхшыра барамы? – Бәйгегә килгән һәр сайт һәм аны ясаган һәр кеше хөрмәткә лаек. Зур сайтмы яисә кечкенәме, инде берничә ел дәвамында эшләп килә торган сайтмы яисә әле яңа гына ачылганмы – аларның барысы да файдалы эш башкаралар. Сайтлар арасында төрле бәйгеләр оештыручылар үзләре дә зур хөрмәткә лаек. Шундый кешеләрне һәм ресурсларны күреп алу, аларны танытырга тырышу һәм сайтларга игътибар җәлеп итү – бик мөһим эш. Төрле сайтлар бар. Сыйфаты ягыннан яхшыра барганнары да, туктап калгана-

Ә бит заманында Татарстанда компьютерлар өчен үз операцион системабызны төзү эшләре дә алып барылган, республиканың үз компьютерлары ясалган. Бу турыда әлеге өлкәдә эшләгән Равил Һади кебек «аксакаллар»ыбыз күп мәгълүмат бирә алалар. Алар әзерләгән шул ук яшьләр бүгенге көндә бөтен дөньяны яулыйлар, Татарстан яшьләре программалау һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кайда да беренче урыннарда. Гомумән, 2016 елда информатикадан халыкара олимпиада (!) Казанда үтәчәк бит.

ры да очрый. Авторларны моның өчен гаепләп булмый. Татар интернетында күпчелек сайтлар гап-гади энтузиазмга нигезләнеп барлыкка килгән. Киң җәмәгатьчелеккә файда китерердәй эшлекле сайтларга игътибар ныграк булып, дәүләт дәрәҗәсендә аларга бераз гына булса да финанс ярдәме дә күрсәтелсә, яхшы булыр иде, минемчә. Зур сайтлар беренче кечкенә адымнардан башлана. Шуңа күрә, татар интернетында файдалы проект төзисең килә икән, бер дә куркып торырга кирәкми. Бу эшкә алынырга һәм эшләргә генә кирәк. Татар телен, татар интернетын үстерүгә файда китерә аласың икән, бик хуп. Андый эшләр, хезмәтләр тарихка кереп калачак! Конкурста катнашып финалистлар исемлегенә эләгү, интернет челтәренең татар сегментында үрнәк сайт булдыру өчен нишләргә кирәк соң? Иң беренче чиратта, андый сайт уникаль файдалы мәгълүматка ия булырга, технологик яктан камил һәм куллану өчен уңайлы булырга тиеш.

Бу юнәлештә интернет-кулланучылар белән аңлату эшләрен алып баруны үз өстенә Татнетны үстерү фонды алды. Инде бүген Интернет челтәрендә http://tat-i.net адресы буенча фондның рәсми сайты эшләп килә. Сайтта татар интернет-проектларын ясаучылар белән әңгәмәләр, татар интернеты һәм татарча мәгълүмати технологияләр турында аналитик мәкаләләр урын алган. Ни рәвешле компьютерда татар телендә язып аралашырга, ни рәвешле татарча мәгълүмат эзләргә һәм башка күп кенә шундый сорауларга инде бүген үк сайтта җавап табып була. Фонд сайтының ВКонтакте һәм «Татар иле» социаль челтәрләрендә үз рәсми төркемнәре булдырылды, әлеге төркемнәрдә кулланучылар саны көн саен 40–50 кешегә арта бара. Татар интернеты тормышы белән кызыксынучылар бар, димәк, татар интернетының, татар теленең дә киләчәге бар дигән сүз! òàòàðñòàí

октябрь 2013

Егор Алеев фотосы

«



җәмгыять афиша

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

«Алтын көз» Премьера! Шамил Фәрхетдинов һәм Рәшит Заһидуллин әсәре буенча сәхнәләштерелә. Спектакльдә картлар тормышыннан бер көн сурәтләнә.

ТР Дәүләт Зур концерт залы «Орган патшалыгы әкиятләре» балалар абонементының беренче концерты Мультфильм геройлары музыка коралларында уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Абонемент концертларында бертуган Гриммнар һәм Шарль Перро әкиятләре җанланачак. 3 ноябрь, 12:00; 14:30, 6+

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залы «Музыкаль ринг»

20 октябрь, 18:30, 6+

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Халык уен кораллары дәүләт ансамбленең «Музыкаль меридиан» циклыннан студентлар өчен абонемент концертларының беренчесе. Дирижёр – Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков. 14 ноябрь, 18:00, 12+

Әлмәт Татар дәүләт драма театры «Авыл эте Акбай» Премьера! Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы – инде берничә буын баланы тәрбияләгән таныш әсәр. Балалар өчен маҗаралы әкиятне бу юлы сәхнәгә режиссёр Лилия Әхмәтова куйды, рәссамы – Булат Ибраһимов. Акбай авылда яши һәм ул тормышыннан риза. Аның белән бер йортта яшәүче песи Тәмлетамакның шәһәр дигән бик матур җиргә китәсе килә. Хәйләкәр Тәмлетамак Акбайны үзе белән бергә барырга үгетли башлый... 19, 20, 26, 27 октябрь, 12:00, 0+ 64

«Сагынуларга ни чара»

Премьера! Мелодрама. Режиссёры – Байрас Ибраһимов. Г.Камал театрында Илгиз Зәйниевнең бу пьесасы «Әрем исе» исеме белән бара. Пьесаның төп герое Сәфәр 35 ел элек туе алдыннан авылдан чыгып качкан. Ниһаять, ул авылга әйләнеп кайта. Бөтенләйгә дип кайта, әмма... 31 октябрь, 10:00, 12+ татарстан

октябрь 2013


LX 570 тор к е т и арх

СИЛЬНЫЙ МИРА СЕГО

нди о т е . .П ФИ

Зимнее предложение на покупку.*

200 еллык тарих реклама

При поддержке ООО «ТОйОТА МОТОР» Служба клиентской поддержки:

лекСуС - каЗанЬ УЛ. ДЕКАБРИСТОВ, 96

(843) 203 92 37 | LEXUS.TTS.RU

Двигатель 5,7 л V8

Исключительный комфорт в любых условиях

Дополнительный топливный бак 45 л**

* Организатор ООО «ТрансТехСервис-32». Подробности на сайте lexus.tts.ru Предложение ограничено. Предложение действует с 1 октября по 30 ноября 2013 года. **Доступен для модели LX 570 во всех комплектациях, кроме Luxury 8S («Лакшери 8 мест»).

Казан, Профсоюзная ур., 4 тел. (843) 293-70-70 www.kremlin-kazan.ru


Татарстан ОКТЯБРЬ 2013 WWW.PROTATARSTAN.RU

ИҖТИМАГЫЙ - СӘЯСИ БАСМА

Министрлар япан кырда Бөек күченү булырмы? Әгәр сезнең миллионыгыз булса: намус белән тапканны ничек арттырырга «Халык контроле»: миссия үтәләме Разил Вәлиев: «Адәм баласы ялгызлыкка кереп чумды» Владимир Меньшов: «Мин үземне үзем тудырдым»


Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.