Page 1

Татарстан СЕНТЯБРЬ 2013 WWW.PROTATARSTAN.RU

ИҖТИМАГЫЙ - СӘЯСИ БАСМА

Корыган сөт елгалары Нефть-химия пасьянсы: балалар яуга китә Миллиард сумлык футбол: «Казан-Арена»ның киләчәге Сабантуй «плуг бәйрәме» генә түгел Нәҗип Нәккаш: «Зур шәхесләрнең йогынтысы, тәрбия көче юк»


Мөхәррир сүзе

тор к е т и арх

Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 3 Тел.: (843) 222-09-79 Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, e-mail: tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, e-mail: Sabirov@ tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, e-mail: Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, e-mail: Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatamedia.com «Икътисад» рубрикасы мөхәррире: Татьяна Колчина, e-mail: Kolchina@ tatmedia.com «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская, Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Андрей Григорьев, Айдар Сәгъдиев, Александр Игнатьев, Елена Добровольская, Рузилә Мөхәммәтова, Мөршидә Кыямова Фотографлар: Егор Алеев, Илдар Мөхәммәтҗанов, Газинур Хафизов Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, e-mail Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Равил Шәрәфетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова

Җирле популяр интенет-газеталарның берсендә танылган журналистның авторлык колонкасы әлеге мәкаләм

нди о т е . .П ФИ

өчен көтелмәгән сәбәп булды. Көнбатышта «традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне» пропагандалауны тыю турындагы Россия законына карата шау-шу куптарулары аның ачуын кабарткан. Әйтергә кирәк, минемчә дә, биредә артык сөенер урын юк. Төгәлрәк әйткәндә: кайбер закон чыгаручыларның күзгә ташланган шәхси проблемалары һәм алар кабул иткән законнар, талантлы Бой Джордж твиттеры, гаҗәеп Стивен Фрайның әйткән сүзләре, аякларын буяган спортчылар һәм гей-олимпиадалар, барлык гомосексуалистлар һәм гомофоблар һәм гомумән алар күперткән куыклар − берсе дә шатландырмый. Алай гына да түгел, мин гомумән һәртөрле пропагандистларны яратып бетермәдем. Әмма балаларның салават күперенә нигә орынырга иде инде? Колонканы укый башлагач, мин автор ишекне бутаган, һәм мәкалә каты режимлы

200 еллык тарих

колониядә чыгарыла торган стена газетасы өчен язылган дип уйлаган идем − тоны, лексикасы, авторлык, гафу итегез, позициясе буенча. «Блатной» телдә язылган текстны анализлау күңелне болгата, бу эшне Роскомнадзорга калдырыйк. Шулай да, өч көн торганнан соң, текстны юкка чыгардылар, тик күп кенә блогерлар аны күчереп алырга өлгерделәр, шуңа да тиешле запрос буенча аны табарга була.

Журнал 1920 елдан нәшер ителә Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009 Гомуми тираж:

5500

данә, шул исәптән татар телендә – 1278 Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» рубрикасында материаллар реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № C-1985 Басарга кул куелды: 11. 09. 2013

Мин һәр кеше үз позициясен ачык белдерергә хокуклы һәм шундый мөмкинлеккә ия булырга тиеш, дип саныйм. Шул демократия була да бугай инде. Әмма монда бер искәрмә бар: әгәр ММЧнда профессиональ журналистның сүзләре узган гасырның 30нчы елларында Мюнхен сыраханәсендәге белеме ярты-йорты булган бюргерны хәтерләтә икән, монда инде демократия тәмамланып, карагруһчылык башланды, дигән сүз. Уйларың да төрле булырга мөмкин, башкача ярата торганнарны сөргәннән яки бөтенләй юкка чыгарганнан соң, илдә бәхет һәм иминлек чәчәк атачак, дип күз алдына да китерергә була, әмма мондыйны минем өчен моңа кадәр абруйга ия ММЧнда бастырып чыгарганнар икән, бу, сүз иреге түгел, бәлки газетага да, авторга да хөрмәт арттырмаган йөгәнсезлек буладыр. Әлеге факт, ким дигәндә, тагын бер оешма — Журналистлар берлеген дә кызыксындырыр, дип уйлау беркатлылык булып чыкты, югыйсә профессиональ журналистика этикасы сорауларына, асылда, ул битараф калырга тиеш түгел. Тик соңгы мәртәбә кайчан һәм нәрсәгә карата аның нинди дә булса берәр фикере яңгырады икән? Артем Тюрин

Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozgenovaei@tatmedia.com Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79 Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80

«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13

Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә

2014 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе – 449

сум 04 тиен

Казан, Профсоюзная ур., 4 тел. (843) 293-70-70 www.kremlin-kazan.ru


*

www.aqualife24.ru

* Автострахование и автокредитование от АБК “Абсолют Банк”, ОАО “Банк Уралсиб”, АКБ “БТА-Казань” (ОАО). NEW – новый. Реклама


Эчтәлек

Хакимият

Нефть-химия пасьянсы

Җәмгыять

8

Икътисад

2

Нефтьнең соңгы тамчысына кадәр

12

Болытларга юл

18

Миллиард сумлык футбол

24

Әлмәт: казанышлар баскычы

28

Ике фикер Вагыйз Минһаҗев

36

Идел буйлап – Элизиумга

46

Һаман да аның турында

50

Нәҗип Нәккаш: «Илһамны Коръәннән алам»

56

Сабантуй «плуг бәйрәме» генә түгел

60

Афиша

64

татарстан

сентябрь 2013


Жилой комплекс

«Золотое руно» ул. Н. Ершо

ва, 57г

Ìàëåíüêîå î÷àðîâàíèå áîëüøîãî ãîðîäà

Øèêàðíàÿ ïàíîðàìà ãîðîäà ñ âèäîì íà Êàçàíêó, óþò, òèøèíà Безопасность:

Огороженная территория Круглосуточная охрана

Комфорт:

Уютный дворик с детской площадкой Подземный паркинг Бесшумные лифты OTIS Шумоизоляция полов

Пентхаусы с террасой 133 кв.м., 164 кв.м., 265 кв.м. 2-х комнатные квартиры - от 76.4 до 86.9 кв.м. 3-х комнатные квартиры - от 100 до 126 кв.м. 4-х комнатные квартиры 162 кв.м.

Реклама

Отдел продаж: 2-605-905, 2-505-905

г. Казань, ул. Н.Ершова, 1а, (ТРК «Корстон», Бизнес-центр, 9 этаж, оф. 954)


Татарстан

саннарда

37 êîìïàíèÿ

бүгенге көндә «Алабуга» махсус икътисадый зонасында теркәлгән. МИЗга тәкъдим ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 95 млрд сумнан артыгракны тәшкил иткән.

130 мең эшче һәм

2 млрд сум

хезмәткәр республиканың төзелеш комплексында эшләү белән мәшгуль, гаилә әгъзаларын да санаганда, бу 500меңнән артыграк кеше. Төзелеш комплексының тулай төбәк продукты (ТТП) күләменә керткән өлеше – 14%.

акчаны ел саен Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуга юнәлтү күздә тотыла. Бу турыда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика аграрийлары белән очрашу вакытында игълан итте.

21 îáúåêò, «Авыл клуб-

лары» программасы буенча корылып, әзерлекнең югары дәрәҗәсенә җиткерелгән. Аларда түбә ябу эшләре бара. Республиканың муниципаль районнарында шулай ук 151 спорт мәйданчыгы да төзелеп килә.

389 êåøå һәлак булган

1,3 млн кв. м

дан артыграк торак мәйдан Татарстанда август уртасына куллануга тапшырылган. Бу еллык планның 56,9 %ын тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча 133 йорттан 65е сафка бастырылган, 32 объект уртача әзерлек дәрәҗәсендә.

һәм 3376сының тән җәрәхәтләре алган – республика территориясендә 2013 елның 7 аенда әнә шундый сан теркәлгән. Шушы вакыт эчендә 2631 юл-транспорт һәлакәте булган. Төрле авария күрсәткечләренең үсеше Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас районнарында күзәтелгән. Юлларда һәлак булучылар саны 20 районда арткан. Мәсәлән, Чистай районында – 4 тапкыр, Актанышта – 2,5 тапкыр, Лаешта – 2,2 тапкыр.

«Юл приставы» дигән

26,6 меңнән артыграк бала Татарстанда бу елның 6 аенда дөньяга килгән. Ел башыннан 12 439 хатын-кыз беренче тапкыр әни булган, 10117се икенче баласын тапкан, 2714 гаиләдә өченче бала туган, ә 687 гаиләдә дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. 4

7

аппарат-программа комплексы суд приставларының ТР буенча Федераль хезмәт Идарәсенә тапшырылды. Алар бурычы булганнарның автотранспортын эзләүне җиңеләйтергә һәм, шуңа бәйле рәвештә, республика бюджетын тулыландырырга булышачак. Суд приставлары яңа җиһазларны 20 августтан куллана башладылар. Бүгенге көндә Татарстанда 140 автомобиль хуҗасы бурычлы, дип исәпләнә.

38 коръән-хафиз, мөселман йолаларын үткәрергә булышу өчен, Рамазан аенда Татарстанга килгән. òàòàðñòàí

сентябрь 2013


финанс хезмәтләре

Банк һәм бизнес бердәмлеге Үзләренең бизнес-проектларын тормышка ашырганда, Россиянең кече һәм урта бизнес вәкилләре шактый кыенлыкларга юлыга. Шуңа күрә компаниягә яисә шәхси эшмәкәргә хезмәт күрсәтәчәк кредит-финанс учреждениесен дөрес сайлау бизнес өчен стратегик мөһим момент булып тора. Марат Раиф улы Фатыйхов, «ЭлемтәБанк» АКБ» ААҖнең Казан филиалы идарәчесенең беренче урынбасары

Э

шлекле кешеләр банк йөзендә ышанычлы партнер һәм ярдәмче, дәүләт һәм базар белән мөнәсәбәтләр корырга мөмкинлек биргән фундамент таба ала. Шуңа күрә, ялгышлыклар ясамас өчен, банкларның тәкъдимнәрен анализларга өйрәнү бик тә мөһим.

Реклама

Иң әһәмиятлесе Мөрәҗәгать итәргә тиешле банкны сайлаганда, бизнес нинди төп факторларны исәпкә алырга кирәк соң? Киңәшләре белән «Элемтә-Банк» АКБ» ААҖнең Казан филиалы идарәчесенең беренче урынбасары Марат Раиф улы Фатыйхов уртаклаша: «Беренчедән, кредит-финанс оешмасының ышанычлылыгы мөһим. Безнең банк күптән түгел 22 еллыгын билгеләп үтте, бүгенге көндә ул РФнең 52 төбәгендә эшли, банк акцияләренең 99%ыннан артыграгына «Тышкы икътисад банкы» Дәүләт корпорациясе ия. Шуңа күрә безнең, үзебезгә мөрәҗәгать иткән оешмаларның бурычларын һәм проблемаларын игътибар белән өйрәнеп, һәркайсына аерым шартлар тәкъдим итү мөмкинлегебез бар. Бүген күпләр икътисадый вазгыятьнең тотрыксызлыгы турында сөйли, әмма шул ук вакытта эшкуарларга, шул исәптән, эшләрен яңа башлап җибәрүчеләргә ярдәм итү өчен реаль адымнар ясала. Элемтә-Банк кебек үз тарихы, төбәк базарларында эшләү тәҗрибәсе булган җитди учреждение кече һәм урта бизнеска мондый ярдәмне күрсәтә ала. Икенчедән, Элемтә-Банкта без беләбез, бүгенге көндә Казанда үз эшен (кечкенә генә булса да) башлап җибәрүче иртәгә югары сыйфат дәрәҗәсенә чыгарга, тармакта үсеш алып, чын уңышка ирешергә мөмкин.

Моның өчен үз эшеңне белеп төзү мөһим. Безнең өчен барлык клиентлар – юридик шәхесләр дә мөһим, без алар алдында яңа мөмкинлекләрне ничек ачарга кирәклеген беләбез. Эре федераль банк белән хезмәттәшлек итүнең өстенлеге тагын шунда – мондый банкта һәр клиент белән аралашуның индивидуаль сәясәтен алып барырга, нәкъ менә аңа ярашлы программа һәм шартлар тәкъдим итәргә, ә кирәкмәгәненнән баш тартырга һәм, ахыр чиктә, аның акчасын янга калдырырга мөмкинлек бирүче ресурслар бар.

Бизнеска ярдәм Чыннан да банк үз эшен үстерергә уйлаган предприятиегә, оешмага яки аерым шәхескә ярдәм итә аламы? Әйе, һичшиксез. Һәм монда кредитлар бирүне искә төшерү урынлы булыр. Күчемле яисә күчемсез милек, шул исәптән, җиһазлар, техника сатып алырга теләгән яисә капиталь ремонт ясарга җыенган эшкуарлар 5 елга кадәр срок белән «Үсеш капиталы» кредит программасыннан файдалана ала. «Әйләнеш капиталы» программасы буенча 2 елга кадәр срок белән әйләнеш акчаларын тулыландыру өчен финанслар алырга мөмкин. Ике программа да югарыда телгә алынган максатларда башка банклардан алынган кредитларны түләргә дә рөхсәт итә. Элемтә-Банк продуктының кече бизнес тарафыннан аеруча киң кулланыла торганы – коммерция максатларында кулланырга күчемсез милек сатып алу өчен «Сатып алына торган күчемсез милекне залогка салу хисабына кредит» һәм «Күчемле милекне залогка салу хисабына кредит» (1 елдан артык йөрмәгән траспорт чаралары һәм 3 елдан артык эшләмәгән җиһазлар) программалары. Әлеге программа кысаларында беренчесенә – 7, икенчесенә 5 елга кадәр вакытка займнар бирелә. Банкта махсус «Кече эшмәкәрлек субъектлары өчен дәүләт заказын тәэмин итү программасы» эшли, аның буенча дәүләт заказын конкурста/аукционда урнаштыруда катнашу турындагы гаризасын тәэмин итү өчен 6 айга кадәр

срок белән сумнарда кредит алырга; һәм шулай ук дәүләт контрактын үтәүне тәэмин итәр өчен (шул исәптән, банк гарантиясе формасында) кертем формалаштыруга 3 елга кадәр срок белән финанс ярдәме алырга мөмкин.

Хезмәт күрсәтүнең киң спектры Кредит бирүдән тыш, кече һәм урта бизнеска югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү зарур. Бүгенге көндә мин игътибарны универсаль кредит-финанс оешмаларына юнәлтергә киңәш итәр идем. Кагыйдә буларак, Элемтә-Банк клиентлары безнең бер хезмәтебездән генә түгел, ә бәлки, тулы «пакеттан» файдалана – барысын да «бер тәрәзәдән алу» бәрәкәтле дә, уңайлы да. Банк кредитлар да, исәпләү-касса хезмәтен дә, брокер хезмәтләрен дә, лизингны да, клиентларның вакытлыча «ирекле» акчаларын өстәмә керемнәр алу максатында төрле финанс инструментларына салып торуны да тәкъдим итә. Бу хезмәтләрнең һәркайсын күрсәткәндә дә, Элемтә-Банк белгечләре бөтен ил буенча югары сыйфат стандартларын саклыйлар. Казан филиалы клиентларына тәкъдим ителә торган сервис Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәр клиентларына күрсәтелгән хезмәттән аерылмый. Безнең төбәкнең һәр эшкуары ышана ала: Элемтә-Банкта аның проблемаларын аңлаячаклар һәм аларны хәл итүнең оптималь юлын табарга булышачаклар, – дип йомгаклый сүзен Марат Раиф улы Фатыйхов.

Казан, Рөстәм Яхин ур., 4нче йорт Контакт-үзәк: 8(800) 200-23-03 (тәүлек буе, Россия буенча шалтырату бушлай) 8(495) 58-00-80 (Мәскәү шәһ.) www.sviaz-bank.ru ОАО «АКБ «Связь-Банк» основано в 1991 году. Генеральная лицензия Банка России № 1470 от 17.08.2012.

5


ай цитаталары

Рөстәм Миңнеханов,

ТР Президенты, – төзелеш фирмасы директорының давыл нәтиҗәләрен бетерүгә тотылган чыгымнарны компенсацияләү турындагы үтенеченә җавап итеп:

Бездә шундый гадәт бар: давыл уза да, аңа кадәр әллә кайчан җимерелгәннәрне дә исемлеккә кертәләр. Без дә шундый идек! Мин дә шулай ук районда эшләдем, шулай ук хатлар яздым, ә син монда миңа сөйлисең! Әйе, сезгә бәла килгән, без булышырбыз, әмма нинди суммага икәнен карарбыз. Василий Лихачев,

РФ Дәүләт Думасы депутаты, – БСОда булуның милли ысулы үзенчәлекләре турында:

Әгәр дә сез бүген үз алдыгызга Россия Федерациясендә сезгә БСО нормаларын һәм принципларын шундук аңлатып бирердәй 10 белгеч табу максатын куйсагыз, бәлки, 10 кеше табылыр да, тик аннан да күбрәк түгел. Роман Шәйхетдинов,

Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, – ТКХ тармагында идарә итүче компанияләр рейтингын булдыру турында:

Бездә «Көмеш калош» призының аналогы булачак. Илсур Метшин,

Казан мэры, – ТР башкаласының җәмәгать транспортында реклама урнаштыру турында:

Автобусларга рекламаны кайтаруны сорап, миңа Рим Папасы гына шалтыратмады инде, калганнар барысы да шалтыратты. Rubin Ultras,

фанатлар хәрәкәте, – «Рубин» ФКның яңа символикасын кабул итмәүләре турында:

Үзебезнең фанатлар секторында без сездән (җанатарлардан. – Ред.) яңа символикалы майкалар, шарфлар һәм башка әйберләр киюдән мәҗбүри тәртиптә баш тартуыгызны үтенәбез. Әгәр дә сез безнең кагыйдәләр һәм принциплар белән исәпләшмәскә мөмкин дип уйласагыз, без үзебездә сезнең белән шәхси тәртиптә аңлашу хокукын калдырабыз. Владимир Шалаев,

Континенталь хоккей лигасы вице-президенты, - соңгы вакытта лига хоккейчылары, шул исәптән, «Ак Барс» ХК һөҗүмчесе Артем Лукоянов катнашында килеп чыккан җәнҗаллар турында:

Лигада потенциаль алкоголиклар юк. Ә инде кайчагында кешенең башында мие җитеп бетми икән, – бу аның проблемалары. КХЛ кайдадыр нәрсәдер кырган һәр уенчы өчен җавап бирә алмый. Без хезмәт белән төзәтү колониясе түгел. 6

òàòàðñòàí

сентябрь 2013


Реклама


хакимият фикер

Нефть-химия пасьянсы

8

йөрткәндә, акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе вазыйфасына утырачак Владимир Бусыгинга алмашка килер өчен. Катлаулырак кебек, әйеме? Вазгыять тә шундый бит. «Казан Оргсинтез» белән идарә итү турында сүз чыкканда, кайбер шәрехләмәләрдә үзгәрешләрнең әле башы гына булуына ишарәләр дә булгалады: янәсе, «ТАИФ» төркеменең «аталары», нигез салучылары Татарстан икътисадында компания белән бергә икенче планга кала. Мондый көйләр буш урында гына яңгырамый анысы. Минтимер Шәймиевнең озак еллар президентлык итү дәвамында «ТАИФ» бизнес-структура гына түгел, ә бөтен нәрсәне үзенә йоткан, кеше йөзле дәүләт капитализмы иде. Кем йөзе икәне һәммәбезгә дә мәгълүм. Монда искә төшерер нәрсәләр күп. Мәсәлән, 1995 елда ТАИФның (Татар-Америка инвестицияләре һәм финанслары) ни рәвешле барлыкка килүе − Альберт Шиһабетдинов белән Рөстәм Сүлтиев җитәкчелек иткән «Казан» фәнни-сәнәгать берләшмәсе нигезендә һәм ниндидер АКШ фирмасы катнашында, соңгысы, бер òàòàðñòàí

сентябрь 2013

Фото «ТАИФ» матбугат хезмәтеннән алынды

КОС

тан китү − үзләренең күпмиллиардлы бизнесыннан китә дигән сүз түгел әле. 60 яшьлек Альберт Шиһабетдинов һәм 59 яшьлек Рөстәм Сүлтиевнең әле көчләре ташып тора һәм алар элеккечә генераль директор белән «ТАИФ»ның директорлар советы рәисе булып кала. Ә беренчесенә алмашка моңа кадәр берничә ел әтисенең урынбасары булып эшләгән, шулай ук компанияләр төркеменең директорлар советында торган улының килүе, аның тиешле мәктәпне үтеп, бу вазыйфага әзер булуы турында сөйли. Бизнес-империяләр дөньясында улларының яки кызларының вазыйфа һәм байлыкны мирас итеп алган очраклары азмыни? Сүз уңаеннан, Сүлтиевнең улы Тимур − ТАИФның директорлар советы әгъзасы һәм «ТАИФ-НК»ның коммерция буенча директоры. Шуңа да акционерларның сентябрьдә узачак чираттагы чираттан тыш (сүз уйнаткан өчен гафу үтенәм) җыелышында, бу юлы «Түбән Кама Нефтехим» ААҖндә, шул ук Альберт Шиһабетдиновны нәкъ менә ул алыштырса, гаҗәп булмас − алга таба карап фикер

Август аеның мәгълүмат бушлыгы чорында Көнбатыш матбагачылары «Британия галимнәре»нең ачышлары турында сөйләп котылганда, Татарстан каләм ияләренә «Казан Оргсинтез» ААҖ ярдәмгә килде. Җәмгыятьнең чираттан тыш җыелышында озак еллар рәислек иткән Альберт Шиһабетдиновны һәм аның уң кулы Рөстәм Сүлтиевне директорлар советы составыннан чыгардылар, аның урынына «ТАИФ» компанияләр төркеменең генераль директорының улы 37 яшьлек Русланны куйдылар. «Китәләр, китәләр...» − дигән сүзләр ишетелеп калды. Кем китә, кая китә һәм ни өчен китә?


фикер

хакимият

Юрий Алаев

төрле мәгълүматларга караганда, Делавэр штатындагы офшор зонада теркәлгән, икенче чыганаклар буенча исә — Нью-Йоркта (NKS Trading Inc). Тагын нинди американнар инде, Татарстанда алар нәрсәне финанслаган, һәм NKS Trading Inc вәкиле Александр Фридман кем ул? Чынлыкта уңайлы шартларда Татарстан нефтен чит илгә куу мөмкинлеге алган һәм финанс агымнарын океан артындагы партнеры аша көйләргә мохтаҗ булган Радик Шәймиев түгелме соң ул? Ул вакытта имеш-мимешләр күп йөрде, әмма төзелешләр һәм телекоммуникацияләр базарында актив эш башлаган «ТАИФ» бик нәтиҗәле итеп өстәмә кыйммәтләр булдыра алуын күрсәтте − тора-бара сүзләр дә тынды. 2003 елда «ТАИФ» компаниясе тарафыннан оештырылып, киң таралган «Сантел» компаниясен МТСка сатканда Альберт Шиһабетдинов болай дигән иде: «Безнең бурыч − активлар булдырып, аны арттыру һәм сату». Татарстанның иминлеге хакына, билгеле. Ярар, Татарстан хакына да булсын, ди. Әмма аннан соң төркемнең нефть-химия ягына экспансиясе башланды, һәм шунда ук башка төрле киеренкелекләр туды. ММЧнда киң чагылыш тапкан беренче низаг 2001 елга туры килде. ТАИФ «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ составында вакытта төзелгән ЭЛОУ-АВТ-7 — нефтьне беренчел эшкәртү җайланмасын сатып алды. Ул башта — «Петрокам» УПндә, аннан соң ТАИФта арендада булган, аннан соң нефтьчеләргә субарендага бирелеп, алар җайланманы «Татнефть-Түбән Кама» ҖЧҖнең ышанычлы идарәсенә тапшырган булганнар. Бу нефть эшкәртү буенча иң мөһим этап җайланмасын ни өчен тегендә-монда типкәләп йөрткәннәрдер − анысы икенче мәсьәлә. Иң мөһиме, кайбер басмалар, ТАИФ бу җайланманы Түбән Кама Нефтехим аңа түләгән акчаларга сатып алды, дип исбатлый, гәрчә киресенчә булырга тиеш, ягъни ул ЭЛОУ-АВТны бушлай алды. Башка басмалар икенче төрле сөйләде: янәсе, ТАИФтан башка Түбән Камада бернинди нефть эшкәртүче завод булмас иде... Ни генә булмасын, 2005 елда нефть эшкәртү заводы ТАИФ контроле астында иде инде. Бизнес җәмәгатьчелеге 2003 елның июлендә тагын бер шок кичерде: ТАИФ «Казан Оргсинтез» ААҖнең контроль пакетын сатып алды. Ике елдан артыграк вакыт узуга, ноябрьдә Россиядәге иң эре нефть химиясе предприятиесе булган «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ дә шул ук язмышны кабатлады. Бу вакытта инде ТАИФ тулысынча шәхси компания иде: 2003 елда компанияләр төркемендә үзенең акцияләр пакеты булган Татарстан Хөкүмәте Казанда теркәлгән, «ТАИФ»ның үз җитәкчелеге һәм республика хакимиятенә мөнәсәбәтле өч компаниягә сатып җибәрде. «Эксперт» журналы ул вакытта өч компаниянең икесен атады: Радик Шәймиев


хакимият фикер

«

«Китәләр, китәләр...» – дигән сүзләр ишетелеп калды. Кем китә, кая китә һәм ни өчен китә? җитәкләгән «Нира-Экспорт» һәм Руслан Шиһабетдинов кул астындагы «ТрансПорт» компанияләре. Игътибар итегез: ТАИФның нефть химиясе ягыннан экспансиясе Ельцин иреге чорында түгел, ә киресенчә, Путинның вертикаль төзеп, олигархлар һәм төбәкләрдәге артык мөстәкыйль лидерларны урыннарыннан алу чорына туры килә. Төбәкләрдәге активларга контрольне, димәк, сәяси контрольне дә югалту куркынычы күзгә бәрелеп тормаса да, мөмкин хәл иде. Шәймиев гади генә нәтиҗә ясап куйды: суверенитет − яхшы, әмма милекнең иң зур калҗаларын шәхси кулларга биреп, хосусыйлаштырып кую тагын да яхшырак. Ә үзеңнекеннән дә яхшырак куллар тагын кемнеке була ала? Нәтиҗәдә, СССРдан мирас итеп алган төбәкҗитештерү комплексы сакланып калды – ә аның күп кенә технологик чылбырлары Татарстан җирлегеннән читкә чыкмый, эш урыннары калды һәм салым базасы ныгыды (исегезгә төшерәм: башта ТАИФ өстәмә кыйммәт булдыра алуы белән дан тотты, КОС һәм Нефтехим сафтан чыкмады, хәтта кайбер өлкәләрдә продукция җитештерү күләмен арттырды һәм аның номенклатурасын да киңәйтте әле). Гадиләштерелгән кебек, шулаймы? Монысы бармакның үзеңә таба һәрвакытта да кәкре түгеллеген аңлату өчен. Чыннан да, канатың астында (ТАИФның эмблемасында, билгеле инде, канатлы барс) якынча биш миллиард долларлык актив әйләнештә йөрсен дә, кешенең ачуы да килмәсен. Икенче яктан, сорау туа: туган республикабызга азрак тама түгелме алардан, мондый компаниянең хуҗалары һәм топ-менеджерлары кем мәнфәгатенә эшли соң? Болары инде Татарстан белән чикләнә торган хисләр генә. Әмма шундый ук тышкы хисләр дә бар. Россиядә «Газпром» төркеменә керүче «Сибур» компаниясе химия комплексы буенча иң көчлеләрдән санала, ул Казан Оргсинтезны этан белән тәэмин итә. «Милли байлыгыбыз» − газ чималының яртысыннан күбрәге дигән сүз, әмма шул ук «Сибур»ның эшкәртү ягыннан позициясе артык зур түгел. Табигый, аны арттырырга тырышалар. Бер ысулы − зур чыгымнар таләп итә торганы − үзеңнең куәтеңне арттыручы төзелешләр алып бару (мисал өчен, Омскида «Сибур»ның «Полиом» компаниясе быел полипропилен җитештерә башлаячак − Түбән Кама Нефтехимга сәлам). Икенче ысул − «кранны ябу» белән куркытып, әйтик, шул ук Казан Оргсинтезның өлешенә керү. Бу ысул арзанрак һәм арттырып җитештерү белән эчке һәм тышкы базарда конкуренция көчәю (ә ул котылгысыз рәвештә бәяләр төшүгә китерә) куркынычын сыпырып ташлый. Икенче юнәлеш буенча Газпром белән ТАИФ арасында көрәш бер генә ел бармый инде, айлар буе этансыз калдыруга кадәр барып җиттеләр. Әйтик, 2007 елда КОСның блок куючы акцияләр пакетын «Сибур»ның ышаныч идарәсенә бирмичә торып, этан китерүне яңартмадылар, гәрчә

10

бәхәснең сәбәбе Казан Оргсинтезның килешү шартында күрсәтелгән чимал күләмен алырга әзер түгеллеге булса да. Проблема Казанга «Газпром» башлыгы Алексей Миллер килеп, Татарстанның ул вакыттагы Президенты Минтимер Шәймиев белән сөйләшүләр алып бармыйча хәл ителмәде. Табигый, Татарстан, үз чиратында, чимал белән тәэмин итүченең монополиясеннән котылу юлларын эзли. Аларның берсе − республикада үзеңнең нефть эшкәртү һәм тиешле нефть химиясе җитештерү куәтләрен булдыру. Мондый мөмкинлек ТАНЕКОның икенче чиратын эшкә кушканда чынга ашачак, әмма монда ике «ләкин» бар. Беренчедән, газдан алынган чималны нефтьтән алынган чималга алыштыру ахыргы продукцияне якынча 20 процентка кыйммәтрәк итәчәк. Икенчедән, ТАНЕКО − Татнефтьнең проекты, ТАИФныкы түгел. Өстәвенә, Минтимер Шәймиев бүген инде дәүләт киңәшчесе һәм күбрәк Болгар һәм Зөя белән мәшгуль, ә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАИФка гына басым ясамый, ул, гомумән, элекке президент кебек бизнесның Татарстан чикләрендә генә консервацияләнүе яклы түгел. Монда бернинди шәхси мотивлар да юк, бары тик вазгыять үзгәрде, әгәр шулай әйтергә яраса, урын һәм вакыт башка шартлар куя. Әйтелгәннәрдән Казан Оргсинтез сатылачак, дигән нәтиҗә ясап куясы килә. Бу Альберт Шиһабетдиновның шигаренә каршы килми, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында (бәлки шәхси, психологик сәбәпләрдер), аның турыдан-туры бу эштә катнашасы килми, һәм ул яуга улын җибәрә. «Өләшкәндә», бер очтан ТАИФның башка нефть химиясе активлары да китмәсме? Түбән Кама Нефтехимның тышкы тәэминатчыларга бәйлелеге шулай ук өрәк кенә түгел, ә кырыс чынбарлык. Монда шуны да күздә тотарга кирәк: яуга тагын берсенең улы − «ТАИФ» төркеменең төп хуҗаларының берсе булып калган һәм компаниянең директорлар советына үзенең 26 яшьлек кызы Камиләне алып килгән Радик Шәймиев та китәргә мөмкин. Соңгы яңалыкны йола итеп кабул итәргә дә булыр иде, әгәр Камилә Шәймиева (МГИМО тәмамлаган, РФнә инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча кандидатлык диссертациясе яза) шушы вакытка кадәр «Система» АФКның Стратегияләр буенча департаментында проект менеджеры, шулай ук корпорация президенты каршында финанслар һәм инвестицияләр комитетының секретаре вазыйфаларын башкаручы булып эшләмәсә. Чагыштыру өчен берничә мәгълүмат: АФК хуҗасы Владимир Евтушенков үз вакытында Башнефть белән Башкирэнергоны сатып алу башлангычы белән чыкты, «Газпром» Салават Нефтеоргсинтезны сатып алды; ТАИФ әлегә ике нефть химиясе комбинатын контрольдә тота, аның нефть эшкәртү заводы һәм энергетик активлары бар әле. Кем әйтмешли, вариантлар да бар. òàòàðñòàí

сентябрь 2013


телекоммуникацияләр

Бизнес нинди телекоммуникация хезмәтләрен көтә? Татарстанның теләсә кайсы компаниясе телекоммуникация хезмәтләреннән дөрес файдаланганда нәтиҗәлелекнең югары күрсәткечләренә ирешә ала. Һичшиксез, бүгенге дөньяда телекоммуникацияләр – бизнесның бик тә әһәмиятле инструменты.

Реклама

«Т

Татарстан» журналы республикабызда уңышлы эшләп килүче компанияләр арасында ихтыяҗ иң зур булган телекоммуникация хезмәте рейтингын төзергә булды. Татарстан Республикасындагы «ВымпелКом» ААҖнең ( «Билайн Бизнес» бренды) корпоратив бизнес буенча директоры Илгиз Гыйбадуллин әйтүенә караганда, телекоммуникация хезмәтләренең бизнес тарафыннан аеруча киң кулланылганы Раyme мобиль түләү терминалы, М2М идарә итү үзәге һәм «8 800» хезмәте. Банк карталары зур тизлек белән россиялеләрнең кулланылышына керә, һәм бик күп компанияләр үз хезмәтләре өчен клиентларына шундый түләү ысулы тәкъдим итәргә теләр иде. «Билайн Бизнес», Россиядә шушы максатны тормышка ашырган һәм эшкуарлар өчен яңа хезмәт – «Раy-me мобиль түләү терминалы»н башлап җибәргән беренче операторлардан булды. Түләүләрне теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы вакытта кабул итү мөмкинлеге биргән «Раy-me мобиль түләү терминалы»ның төп өстенлеге аның куркынычсызлыгында. Мобиль түләү терминаллары картадан укылган мәгълүматларны сакламый, һәр җайланма security-чип белән

тәэмин ителгән, монысы да карта белешмәләренең конфеденциальлеген сакларга мөмкинлек бирә. Сатып алучылар өчен мобиль терминал товарлар һәм хезмәтләр өчен түләүне җиңеләйтә – картаны уку җайланмасы аша үткәреп аласы гына. Ридер аерым банкка бәйле түгел, һәм бер түләү операциясе өчен зур лимит куелган, һәм бу «Билайн Бизнес»ның хезмәтен базардагы башка шундый ук хезмәтләрдән отышлы рәвештә аерып тора. Башлап җибәрелгән вакытыннан ук, әлеге хезмәт – эре такси хезмәтләреннән башлап, кечкенә интернет-кибетләргә кадәр – күп төрле компанияләрдә кызыксыну уятты. Мобиль түләү терминалына зуррак ихтыяҗ курьер хезмәте, иминият агентлары кебек күчмә сервис тәкъдим итүчеләр арасында да, һәм шулай ук индивидуаль эшкуарлар арасында да күзәтелә. Раy-me мобиль түләү терминалы проектында җиһазларны һәм сервисны берләштереп, без клиентларыбызны кулланучылар белән исәп-хисап алып баруның уңайлы системасыннан файдалану һәм үзләренең профильле бизнесларын мобильрәк һәм, димәк, нәтиҗәлерәк итү, ә компанияне көндәшлеккә сәләтлерәк итү мөмкинлеге белән тәэмин итәбез, – дип билгеләп үтте «ВымпелКом» ААҖнең Казан филиалының корпоратив бизнес буенча директоры Илгиз Гыйбадуллин. Бизнес өчен телеком-хезмәтләрнең тагын бер хиты – М2М идарә итү үзәге. «Билайн Бизнес» тарафыннан күрсәтелә торган бу хезмәт җитәкче өчен үз компаниясе кысаларында эшләүче барлык SIМ-карта-

лар белән идарә итүнең куәтле һәм күп функцияләргә ия үзәген булдыра. Бу хезмәт SIМ-карталар активлыгы мониторингын мобиль телефоннарда гына түгел, әмма датчикларда, банкоматларда, җайланма системаларында, терминалларда, сенсорларда, счетчикларда, ягъни сим-картаны файдаланырга мөмкин булган барлык приборларда да гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә. Аерым интерфейс ярдәмендә кулланучылар ялганышлары турындагы киң мәгълүматны реаль вакыт режимында ала алалар. Ә бу акча һәм трафик чыгымнарын оптимальләштерергә һәм контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, клиентлар әлеге җайланмаларның барысы белән дә бердәм интерфейс ярдәмендә идарә итү мөмкинлегенә ия була. «8 800» хезмәте – телекоммуникация базары өчен яңалык түгел, әмма хәзер ул тагын да популярлаша һәм аңа ихтыяҗ да арта бара. Әгәр моннан берничә ел элек 8 800-700-ХХХ төрендәге телефон номерларына эре компанияләр генә ия була алса, хәзер аннан кече һәм урта бизнес вәкилләре дә актив файдалана. Россиянең теләсә кайсы төбәгендәге клиентлары өчен дә бу номерга шалтырату мобиль телефоннан да, стационарыннан да – бушлай булачак. «Билайн Бизнес» тәҗрибәсе күрсәткәнчә, компания белән бушлай элемтәгә керү мөмкинлеге аның хәзерге һәм шулай ук булачак клиентларының да лояльлеген күтәрә. Мондый номерны истә калдыру да җиңел, шуңа күрә ул маркетинг акцияләрендә һәм реклама компанияләрендә куллану өчен идеаль булып тора.

Казан, Спартак ур., 6 тел. +7 (843) 259-94-94 11


икътисад

җир асты байлыклары

Нефтьнең соңгы тамчысына кадәр

Нефть-газ энәсе турында ни генә сөйләмәсеннәр, Россия һәм Татарстанның углеводородлар кебек ресурсы булу күңелне сөендерә. Файдалы казылмалар һәрвакыт файдалы − шул исәптән, яңартып кору турында алдан сөйләнгән генә түгел, җиңгән ил өчен дә. Киләчәк буыннар өчен стратегик запас буларак та. Айдар Сәгъдиев тексты 12

òàòàðñòàí

сентябрь 2013


С

тратегик запасмы яки инде тактикмы, ягъни гасырларгамы яисә елларгамы − «Татарстан» хәбәрчесе шуны аңларга тырышып карады.

Чик булырмы? Нефть ресурсы бетмәс-төкәнмәс, һәрхәлдә, якындагы берничә йөз елга җитәчәк, дип тынычландыра нефтьнең килеп чыгышы турында геологиядә хакимлек итүче теория (хәер, кире кагылганы — җир мантиясендәге гади матдәләр синтезыннан да углеводород барлыкка килә, дип раслаган минераль теория буенча да шулай). – Миллиард еллар яшәү дәверендә Җирнең утырма тышлыгында гаять зур күләмдә органик углерод тупланган, аның бер өлеше бүгенге көнгә кадәр сакланган, – дип сөйли КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры, КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры, геология-минералогия фәннәре докторы Данис Нургалиев. – Кайдадыр токымнарның органик матдәләре нефтькә әверелгән, кайдадыр − битумга, күчеп йөргән, кайбер урыннарда җыелып калган, кайдадыр сланецларда тупланган. Шул ук сланецларда традицион булмаган углеводородлар, традицион табигый газ һәм нефтькә караганда, шактыйга күбрәк. Хәер, шактыйга ким булганын да табасы да табасы әле. Хәтта Россиянең иң борынгы нефть регионы саналган, нефтьне чыгару коэффициенты (НЧК) ил буенча уртача күрсәткечтән сизелерлек югары булган һәм төрле бәяләмәләр буенча 20–30 процентны тәшкил иткән Татарстанда да хәл шулай. Ягъни республикада чыгарылган өч миллиардка курыкмыйча тагын сигезтугызны өстәргә буламы? – Ну, курыкмыйча, диеп,  – дип дәвам итә Данис Карлович. − Нефтьнең иксез-чиксезлеге турында сөйләгәндә без барыбер технологияләрнең үсешен күздә тотабыз. Ә алар чыннан да зур тизлек белән үсәләр, мөгаен, органик углеводородның күп өлешен чыгарып та булыр.

икътисад

Запаслар турында

Ә әлегә Татарстан өчен традицион булган углеводородлар белән булган кыенлыкларга тукталыйк. Беренчедән, төбәктә перспективалы нефтьле территорияләр аз калды. Татнефть, әлбәттә, запасларны арттыру юнәлешендә эшли, тик яхшы өйрәнелгән республика территориясендә моны эшләү авырлаша. 1990нчы елларда Татарстанда ТР Министрлар Кабинеты карары белән төзелгән минераль ресурслар запасын яңадан җитештерү һәм файдалы казылмалар табуның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча бюджеттан тыш фонд төзелгән иде, әмма заманалар үзгәрде һәм геологик разведка эшләренә акчаны хәзер Мәскәү бүлә. – Бу бер яктан караганда, шактый акча − елына дистәләгән миллиард сум, – ди Данис Нургалиев, – әмма икенче яктан, гигант запаслары булган Россия кебек ил өчен бу барыбер аз. Шуңа күрә безнең запаслар үсеше бик аз, кайчак хәтта формаль. Арктикадагы шельф турында инде искә дә алмыйлар, чөнки Төньяк Боз океанында нефть табу бик кыйммәткә төшә. Ярар, шельфка орынмый торыйк, ул киләчәк өчен запас. Ә менә Көнчыгыш Себерне инде үзләштерергә кирәк, геологик төзелешен, сейсмикасын өйрәнүгә, фәнни бораулауга акча салырга кирәк (сүз уңаеннан, быелның июлендә Россия нефтенең баланс запаслары турында яшерен мәгълүмат ачылды. Әмма әлеге фактның, экспертлар бәяләмәләренә караганда, тармакка җәлеп ителә торган чит ил инвестицияләренең күләменә йогынты ясавы шикле, чөнки бүген файдалы казылмалар запасы болай да Полишинель сере инде. Турыдан-туры булмаган төрле индикаторлар буенча аларны исәпләү бик гади. Өстәвенә, төп нефть-газ ятмаларының күләме билгеле, карталар бастырылган. − Ред. иск.) Икенчедән, Татарстан «кара алтын»ының шактый өлеше үтә үзле. Мондый нефтьне нефть торбасына куу өчен, аңа сыек девон нефте кушарга кирәк. Димәк, аны нефть эшкәртү заводына автотранспортта китерергә яки чыганак янына девон нефтен ку-

• Домашние кинотеатры • Телевизоры с большой диагональю • Персональные кинозалы • Аудио-видеомультирум • Профессиональное световое оборудование для ресторанов, конференц-залов • Домашняя автоматизация от 100 тыс. руб. до 7 млн руб.

У нас большой выбор: — три отдельных демозала; — представлено более 150 акустических систем стоимостью от 5000 руб. до 700 тыс. руб.; — установлены шесть видеопроекторов стоимостью от 45 тыс. руб. до 900 тыс. руб. Монтаж «под ключ» Наш сайт: www.pkinozal.ru Приглашаем посетить наши салоны-магазины: Казань, ул. Спартаковская, 2 (ТК «Караван», 2-й этаж) тел. 239-46-77 Отдел автоматизации: тел. 239-20-08 www.control4-kazan.ru

Реклама

җир асты байлыклары


икътисад

җир асты байлыклары

«

Сланецлар ярдәмендә АКШ сәяси максатларны да эзәрлекли, әйтик, нефть державаларын ниндидер киеренкелектә тоту өчен.

дырырга кирәк. Үтә үзле нефтьне җир өстенә чыгару да шактый көч таләп итә торган эш. Аны ятмалардан этеп чыгарырга, химикатлар яки җылыту ярдәмендә сыекларга яисә көрәкнасослар ярдәмендә әлеге куе массаны өскә суыртып түгел, күтәртеп диярлек чыгарырга кирәк булачак. Ә җылытылган нефтьне җәен махсус суытырга да туры килә. Болар барысы да, табигый ки, аның үзкыйммәтендә чагылыш таба. Моңа да карамастан, нефтькә югары бәяләр торганда һәм нефтьчеләр өчен уңайлы фискаль шартлар (узган ел үтә үзле нефть өчен 10 елга таможня пошлиналары киметелде, бераз иртәрәк − файдалы казылмалар чыгаруга салым бетерелде) гамәлдә булганда Россиядә авырлык белән табыла торган запаслар чыгарылачак. Әйтик, узган ел Татнефть Ашәлчә чыганагыннан 73 мең тонна битум чыгарды, быел 117,5 мең тонна табу ниятләнә, ә 2015 елга − инде 300 мең тонна.

НЧК булмас. Әллә булырмы? Фонтаннары аткан һәм әкренләп ярлылана барган нефть ятмаларының нефть бирүчәнлеген күтәрүдә иң нәтиҗәле ысулларның берсе − горизонталь скважиналар бораулау һәм ятмаларны гидравлик юл белән шартлату (ЯГШ). Үтеп керүе авыр булган ятмаларының күп булуы белән аерылып торган Татарстанда бу бигрәк тә популяр. Әйтик, Ромашкино чыганагындагы кебек, анда вак тишекле карбонат коллекторларында гаять зур күләмдә нефть запаслары тупланган. Горизонталь бораулау бу очракта бик нәтиҗәле түгел, ә менә ЯГШ шактый эре ярыклар ясый һәм нефть ахыр чиктә «иреккә» чыга. – Нефть бирүчәнлекне күтәрүдә тагын нинди методларны гамәлдә чыннан да кулланыла дип әйтеп була? − дип сорыйм Данис Карловичтан. – Иң перспективалылары − җылылык һәм микробиологик ысуллар. Беренчесендә пар яки яндыру (скважинага һава тутырып ятманы яндырып җибәрү) кулланыла. Нефть (яки битум) яну фронтында өлешчә яначак, 14

өлешчә, пар халәтенә килеп, нефть чыгару скважинасына эләгәчәк. Яртысы янып беткән очракта да НЧК шактый югары булачак. Ә микробиологик ысулга килгәндә, бу вакытта ятмага аның үзлелеген киметүче метоболизм продукты алу максатында микроорганизмнар кертелә. Ә менә вибродулкын, вибросейсмик, ультратавыш методлары белән сак булырга кирәк. Биредә спекуляция очраклары күп, һәм һәр конкрет очракта ихтимал нәтиҗәлелекне нигезләү таләп ителә. Бу методларның токымга тәэсир итү радиусы чикле, ә генераторларның куәте зур булганда скважиналарны җимерергә дә мөмкин. Кайвакыт пар тутыру җиңелрәк.

Сланецлар артыннан! Бер яктан, нефть һәм газ табуда сланецлар революциясе инде булды дияргә мөмкин − әгәр ул китереп чыгарган резонанска карасак. Әмма сланец нефте җитештерү күләмнәре аның тармакның беркадәр ераграк киләчәк икәнлеген күрсәтә. Хәтта бу яктан алдынгы дип саналган АКШта да шау-шу куптарган Bakken (Төньяк һәм Көньяк Дакота) чыганагында да сланец нефтен якынча Татарстанда гадәтиен чыгарган күләмдә табалар. Эш шунда ки, мондый нефть бик кыйммәткә чыга, аны табу технологиясе дә арзан булмаган ЯГШдан башлана. – Шуңа да карамастан, бездә сланец нефтен табуның киләчәге гаять зур, – дип саный Данис Нургалиев. − АКШтагы эшләнмәләр мәйданына күз салыгыз, бирелгән лицензияләргә, кредитларга һәм әлеге эш тирәсендә бөтерелгән компанияләргә (алар йөзәрләгән). Әмма сланецлар − технологик һәм шуңа да бик кыйммәт. Әйтик, нефтьнең бер барреле 60 долларга төшкән очракта бу компанияләргә бик кыенга китәчәк. Хәер, сланецлар ярдәмендә АКШ сәяси максатларны да эзәрлекли, әйтик, нефть державаларын ниндидер киеренкелектә тоту өчен. Россия, бигрәк тә Татарстан, сланецларның зур запасына ия түгел. Әмма Көнбатыш Себердә, мәсәлән, Баженов свитасы (тау токымнары пачкасы) бар, ул 50 метрлы яту урыны булган якынча миллион квадрат метрга сузыл-

ган мәйданда урнашкан. Һәм әгәр органика анда 10 гына процент булса да, нефть запасы триллион тонналарга басарга тиеш. Һәм шуңа да Данис Карлович сланецлар белән һичшиксез шөгыльләнергә кирәк дип саный – киләчәктә: – Сланец нефте – бу күләмнәрдән тыш, әле үтә үзле нефтьне чыгаруда кулланырга мөмкин булган югары технологияләр дә. Тик менә мине нәрсә куркыта: нефть табудагы югары технологияләр массакүләм кулланган очракта шундый ук югары оешканлыкны һәм көйләнгән идарә системасын таләп итә. Ә Россиядә бу өлкәдә традицион рәвештә проблема. Бездә берәр әйбәт мисал − барысы да дөрес алып барыла торган компания яисә участокны табарга була. Ә инде йөзләгән компаниядән торган һәм эше грамоталы итеп оештырылган системага килгәндә − бу инде кыенрак. Бу революциянең ничек башланса, шулай төгәлләнү ихтималы да бар. Ахыр чиктә кайсыдыр акыллыбашы, янәсе, болар барысы да чүп булган, мәгълүматыгыз ялган булып чыкты, дияргә дә мөмкин… òàòàðñòàí

сентябрь 2013


дизайн

PIA B

классика

1600 BURANO 3P PLUS

модерн

SECRET Push

BARAUSSE – Казань www.baraussekazan.ru ул. Чистопольская, д. 20/12 тел. +7 843 518 6858 факс +7 843 518 3735 info@baraussekazan.ru www.barausse.ru · russia.support@barausse.com

двери окна входные двери


икътисад

җир асты байлыклары

Аңлатмалар EY компаниясе экспертлары тарафыннан бирелде: Алексей Лоза, партнер, EY компаниясенең нефть-газ тармагы компанияләренә хезмәт күрсәтү төркеме җитәкчесе Денис Борисов, EY компаниясенең Мәскәү нефть-газ үзәге директоры Ольга Белоглазова, EY компаниясенең Мәскәү нефть-газ үзәгенең әйдәп баручы аналитигы

Татарстан нефте картасы: нефть компанияләре, «кара алтын» чыгару күләмнәре, ресурс базасы Татарстан Республикасының Россиянең нефть тармагындагы өлеше шактый зур: ул илебездә чыгарылган «кара алтын»ның 5%ы күләмендә. Нефтенең баланслы маялары күләме 1,1 млрд тонна чамасы дип бәяләнә, ягъни гомумроссия күрсәткеченең 5%ын тәшкил итә. Әмма запасларының эшкәртелүгә җәлеп ителгән өлеше шактый ук түбән дәрәҗәдә: запасларның аларны чыгаруга бәйле нисбәте 30 ел чамасы, ә Россиядәге уртача дәрәҗә — 14 ел.

Т

атарстан Республикасының нефть-газ тармагының үзенчәлекләренә, шулай ук биредә табылучы беренчел суммар ресурсларының тикшерелеп ачыкланганлыгының (70%тан артыграк) һәм чыганакның эшкәртелү дәрәҗәсенең югары булуында (78% чамасы). Республикада нефть чыгару күләме 1975 елда иң югары дәрәҗәгә (103,7 млн тонна, СССРда табылган бөтен нефтьнең 21%ы кадәр) җитә, ә аннан соң әлеге күрсәткеч берөзлексез кими башлый. 1990 елда 34,5 млн тонна булса, соңгы биш елда тотрыклы рәвештә елына 32– 33 млн тонна тәшкил итә. Әлеге тенденция нигездә иске ятмаларның зур тизлек белән ярлылануы һәм яңа запасларның җитәрлек күләмдә өстәлә бармавы белән аңлатыла, соңгылары эшләп чыгару күләменең кимүен тулыландыра алмады. «Татнефть» ААҖ элек-электән төбәктәге нефть-газ базарында иң саллы уенчы булып кала бирә, әмма бүгенге көндә Татарстанның 30 кече нефть компаниясе (алар арасында «Татнефтепром», «Болгарнефть», «СМП-Нефтегаз», «Татойл-газ», «Шешмаойл», «Татех») аның белән тыгыз хезмәттәшлек итә һәм Татарстанда табыла торган «кара алтын»ның агымдагы күләменең 20%ын тәэмин итә. Төбәктә табыла торган җир маеның күләмен бүгенге дәрәҗәдә тоту һәм аны үстерүгә, беренче чиратта, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру (КНБА) методларын кулланып, нефть чыгару коэффициентын яхшыртуга (НЧК) юнәлдерелгән эшләрне гамәлгә ашыру хисабына ирешү күзаллана. «Татнефть» ААҖ әлеге методларны уңышлы куллана инде, әлеге юнәлештә шактый тәҗрибә тупларга өлгерде (аның мәгълүматларына караганда, 2012 елда КНБА 0,339 тәшкил

иткән, уртача гомумроссия күрсәткече – 0,159). Бүгенге көндә катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча методларын куллануы хисабына, Татнефть» ААҖнең нефть чыгару күләме, төбәктә гомуми табылган җир маеның 23% ы чамасын тәшкил итә.Мондый ысулларны кулану зарурияте, нигездә, чыгарылучы «кара алтын»ның гомуми күләмендә күкертлелек дәрәҗәсе югары нефтьнең һәм бик нык ябышкак чималның арта баруына бәйле, әлеге сәбәпләр җир мае чыгаруны модернизацияләү юнәлешендә даими рәвештә эзләнүне, яңа алымнар уйлап табуны һәм НИОКРны инвестицияләүне таләп итә. Шул ук вакытта, запасларның эшкәртелә торган өлеше «Татнефть» ААҖндә шактый ук түбән булып кала, ә ул исә ресурс базасының, монетизацияләү дәрәҗәсенең күләмен киметә, ә соңгысы «кара алтын» табучы компанияләрнең эшчәнлегеннән һәм капиталлаштырудан керүче акча агымнарынын күләменә турыдан-туры тәэсир итә. Бу КНБА методларын куллануның икътисадый ягына

бәйләп аңлатыла. КНБА методларын куллануны чикләүнең төп сәбәпләренең берсе – керемгә салымнарның бик югары булуына бәйле (60% чамасы). Әлеге хәл, Россия нефть тармагындагы гамәлдәге салым системасының, барыннан да бигрәк, бәядәге тау рентасы зур булган югары дебитлы чыганакларга йөз тотуына бәйле, ә ул исә гамәлдәге вазгыятькә тиешенчә яраклаштырылмаган: скважиналарның дебиты даими рәвештә кимүе белән бергә, продукция составында суның күплеген, димәк, бәядәге рента өлешенең бик нык кимүен, җир маен табудагы чыгымнарның арта баруын исәпкә алмый. Шуның өстенә, КНБА методларын кулланганда, фаразланган чагыштырма чыгымнар $50/барр. (гадәти методлар өчен $15/барр.) тәшкил итә. АКШ, Канада, Бөекбритания һ. б. илләрдәге кебек, күптәннән файдаланылучы, КНБА методларын куллануга мохтаҗ ятмаларга мөнәсәбәттә, мөмкин кадәр уңайлырак фискаль шартлар булдыру, кулланылган капиталга керемне тиешле дәрәҗәгә җиткерү мөмкинлеген тудырыр иде.

ЗАПАСЛАР БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТЕЛЕШ, ЕЛ

Татнефть Лукойл Роснефть Газпром нефть ТНК-ВР Exxon Total Shell Chevron

Барысы углеводородлар Нефть

0

5

10

15

20

25

30

35

Чыганак: EYның Мәскәү нефть-газ үзәге компанияләре исәп-хисабы мәгълүматы

16

òàòàðñòàí

сентябрь 2013


ул. Гвардейская, д.16в ул. Ибрагимова, д.58, оф.202

Реклама

+7 (843) 295-55-46 +7 (843) 295-53-83 +7 (843) 200-12-26


экспертлар советы

Болытларга юл

Виртуаль күкләргә ишеттерергә Тыштан караганда өрфиядәй үтә күренмәле булуларына карамастан, «болытлы» сервислар күп нәрсәгә сәләтле. Биредәге продуктларның колачы, бер кулланучыга исәпләнгән электрон көндәлектән башлап, Җир шарының ун урынында меңләп хезмәткәре эшләгән предприятиенең тәэминат чылбыры белән идәрә итәргә сәләтле катлаулы системаны да кертеп, бик киң. Шуның өстенә, Россиянең IT-базарында бары тик виртуаль көндәлекләрнең генә дә йөзләбен табарга була. Күпмедер финанс чыгымнары тотып, IT-белгече беркадәр көч куйганнан соң, аларның һәркайсын диярлек сез куллана торган «болытлы» сервислар белән интеграцияләргә, әйтик, виртуаль АТСка тоташтырырга була. Әмма, кагыйдә буларак, мондый сервислар «болыт»ларны сатучыдан өстәмәләр салынган пакеты белән алына. Операторлар абунәчедән нибары үзе күрсәткән хезмәтләре өчен вакытында түләүне генә таләп итә. Гадәттә ул бер эш урынына исәпләнә. Проектлаучыны, календарьны, корпоратив «аська»ны, бер кешегә исәпләнгән 10 Гблы виртуаль мәгълүмат саклагычны – офис планктоннарының төнге саташуларын − эш вакыты исәпләгечен үз эченә алган офис продукты, бер эш урыны өчен уртача алганда аена 250–500 сумга төшә. Россиядә автоном урнаштыру фазасын ни рәвешледер сикереп узган һәм бүгенге көндә инде ярымвиртуаль халәттә гамәлгә кертелгән CRM һәм ERP-системалары өчен әлеге бәя беркадәр кыйммәтрәк булса да, күрсәтелгән хезмәтенә карата бик ярашлы. Белгечләр фикеренчә, предприятиенең һәрдаим икътисадый нәтиҗәлелек юлында торучы кеше факторы аркасында килеп чыккан чыгымнарына тәңгәл килә.

Тәбедәге сырмы?

Барысы да бик гади булгач, нишләп әле «болытлар» сатып алырга чиратка тезелмиләр? Россия базарында тәкъдим итү ни сәбәпле ихтыяҗдан күпкә артыг18

рак соң? Реаль һәм виртуаль экспертлар менталитетны төп сәбәпләрнең берсе, дип саный. Әгәр чит илләрдә теләсә нинди яңа сервистан, барыннан да бигрәк, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгәненнән, аның базарга чыгуын да көтеп тормыйча файдаланырга керешсәләр, Россиядә яңалыкны гамәлгә кертүгә тоткарлык ясау предприятиегә килү юлында ук башлана. Вазгыять аңлашыла: һәр җитәкче дә кешеләр һәм җитештерү белән идарә итүдәге вәкаләтен ниндидер программага ышанып тапшыра алмый, аеруча Англия яки Австралиядәге ниндидер сервердагы программага. Хәтта әлеге серверлар хакерлар һөҗүменә бөтенләйгә бирешмәсәләр, барлык мәгълүмат тагын ике виртуаль саклагычка тапшырылып барса да. Алгарыш − шәп нәрсә инде ул, әмма «болытлы» үзара мөнәсәбәтләрнең юридик ягы ничегрәк тора икән? Валерий Ларягин, ЮНЭКС: — Эре вендорларның күпчелеге чит ил компанияләре, шуларның сәясәтенә ярашлы рәвештә, ул кайсы илдә теркәлгән булса, шул дәүләтнең кануннары кулланыла. Әйтик, компаниянең сайтында урнаштырылган Googlедан файдалану шартларыннан чыгып, ә ул исә 1600 Amphitheatre Parkway, Mountain View, CA 94043, United States адресы буенча теркәлгән. Аларда файдалану шартларына яки хезмәт күрсәтүләргә бәйле бөтен бәхәсләрнең Калифорния (АКШ) штаты канунияте нигезендә хәл ителәчәге һәм федераль дәрәҗәдәге яки Санта-Клара (Калифорния штаты, АКШ) округындагы штатның мәхкәмәләре компетенциясендә икәнлеге ачыкланган. Шул рәвешчә, Googleдан файдаланучыларның кайсы булса әлеге компаниягә, конфиденциальлек сакланмауга бәйле дәгъва белдерә калса, ул бәхәсле мәсьәлә АКШта каралачак. Чит илләрдә теркәлгән башка вендорлар белән дә шуңа охшашлы вазгыять килеп туа. Хәер, операторларның әйтүенчә, кулланучыларның күпчелегенең хокукый кырның камил булмавына бик артык исе китми. Һәм бер мәртәбә «болытлы»

сервис кулланып, әйтик, офис эчендәге видеокүзәтү камераларының трансляциясен шәхси кабинетка тоташтыруны һәм, төрле гаджетлар кулланып, әлеге трансляцияләрне Карибтагы отельдән күзәтеп караганнан соң, корпоратив клиентлар виртуаль хезмәт күрсәтүләрнең опцияләрен бик тиз арада үзләштерә. Чынбарлыкта исә, аутсорсингка бөтен нәрсәне, хәтта тирән җир астында саклана һәм, аз дигәндә, 200 мең сум торган һәм үз бәясе чаклы файдаланылмаган сервердагы мәгълүматны тапшыру теләген тыеп торуы бик читен. Энергияне күп сарыф итүче «тимер»ең юк икән, өзеклекләр дә, мәгълүмат югалту да, лицензия софтын сатып алу чыгымнары да, проблемалар да юк. Бушлай сыр турындагы мәкальне өйрәнеп үскән россияленең акылы шунда ук, гадәт буенча, «болытлы» сервистан «тәбе» эзли башлый. Хәер, монда беркадәр хаклык бар: барысы өчен түләргә кирәк. Әгәр «болытлы» исәпләп чыгаруларга күчеп (ягъни бөтен коллективка һәм һәр хезмәткәргә аерым йөкләмә бирә торган планлаштыручысы булган эчке челтәр урнаштырып), ә белгеч әлеге планлаштыручыда эшләргә теләмәсә яки тагын да начаррагы  – моны булдыра алмаса, абунәче түләвен шикләнмичә чыгымнарга язарга була. Ярый әле чыгымнар операцияләр өчен генә, ә капиталга түгел. òàòàðñòàí

сентябрь 2013

Солтан Исхаков фотосы

Эшкуарлыкта болытлы технологияләр куллану мәҗбүриятме, әллә аларны әйләнешкә кертеп җибәрү корпоратив «чәйнек»ләргә исәп тоткан, оста итеп корылган маркетинг алымымы? «Татарстан» журналы әлеге сорауны үзенең чираттагы экспертлар киңәшмәсендә күтәреп чыкты.


экспертлар советы

Экспертлар: Илгиз Гыйбадуллин, «ВымпелКом» ААҖ («Билайн Бизнес» бренды) Казан филиалының корпоратив бизнес буенча директоры Максим Горнастаев, «Ростелеком» ҖЧҖнең ТРнда филиалы директоры Оксана Пушкарева, «Манго Телеком»ның Казандагы филиалы җитәкчесе Лия Сәгадиева, «Дом.ru Бизнес»ның корпоратив сектор буенча директоры Марат Гайфуллин, «ТаксНет» ЯАҖ генераль директоры Рамил Миңнеҗанов, вәкиллек җитәкчесе, ELMA компаниясе Искәндәр Бариев, төп клиентлар белән эшләү буенча менеджер, «Майкрософт» ҖЧҖ Валерий Ларягин, «ЮНЕКС» юридик агентлыгының практика җитәкчесе

«Тимер»ең булмаса, проблемаларың юкмы? Процессны Россиядәгечә кабул итүдән тыш, гамәли характердагы каршылыклар да бар. Әйтик, алып ташланган серверларда саклана торган конфиденциаль мәгълүматларның иминлеге мәсьәләсе. Аны бозудан килеп туа торган хәвефләр хакында хезмәт күрсәтү турындагы килешүдә дә күрсәтеп үтелгән: башкаручы, мәгълүматларны кабул итеп алганнан соң, алар өчен клиент алдында җавап тота, шул исәптән финанс ягыннан да. Ә башка юлдан барганда – мәгълүматларны үз ресурсларында саклаганда − фирма хуҗасы «болытлы» сервислардан таләп иткән чараларның күбесен күрми. Чынбарлыкта булган бер вакыйга турындагы хәбәр киң таралган: «болытлы» технология сата торган компаниянең вәкилләре бик эре фирмага килә. Фирма җитәкчесе үзләрендәге дата-үзәкнең ничаклы камил икәнлеген күрсәтү өчен, «болытлы» вәкилне җиде йозак астындагы саклагычка алып керә, аны ача... һәм шул мәлдә хуҗаның кәрәзле телефоны чылтырый, ә ул исә, кунакны датаүзәктә берүзен калдырып, кәрәзледән сөйләшер өчен, 15 минут чамасы вакытка аннан чыгып тора. Әлеге вакыт предприятиенең базасын бөтенләйгә

юкка чыгару өчен бик җиткән булыр иде... Биредә шунысын әйтеп үтү урынлы: соңгы ике ел эчендә банклар һәм дәүләт структуралары өлешчә читләрнең хезмәт күрсәтүеннән файдалауга күчте, ә алар турында: тотрыклы рәвештә «болытлардан» тыелып торачаклар, дип фаразлаганнар иде. Шулай булмый ни, провайдерлар өчен серверларны саклау системалары – тотрыклы үсешкә ия аерым бер тармак ул. Әгәр үз провайдерымнан да, бер үк вакытта, «болыт»тан да китәргә карар кылсам, нәрсә булачак?  Заказчыны шул борчый. Әлеге очракта мәгълүматның күчермәләре аның иясенә тапшырыла, ә соңгысы аны икенче операторга җибәрә ала. Әмма провайдерларның үзләре әйтүенчә, «болытлы» клиентлар алардан бик сирәк очракта гына ваз кичә. Беренче, икенче, өченче хезмәт күрсәтүләрне сатып алганнан соң, заказчыда бертөрле бәйлелек туа. Чөнки бүгенге югары мәгълүмати технологияләр заманында тәүлек әйләнәсе эшләүче, 15–40 минут эчендә челтәрдәге өзеклекне юкка чыгарырга сәләтле белгечләр командасы хезмәтеннән файдаланыргамы, әллә үзеңнең, еш кына тәҗрибәсез, юнәлешле белеме дә булмаган «айтичы»ңа бәйле булыргамы, дигән сорау үзе үк урынсыз кебек тоела. Gartner компаниясенең мәгълүмати технологияләр базары экспертлары

2010 елда ук: 2013−2015 елларда болытлы исәпләүләр үзенең иң югары ноктасына җитәчәк һәм бөтен җиргә таралачак, дигән фикергә килгән иде. Шулай булгач, алгарышлы компанияләр өчен «болытлы» сервислар − маркетинг коралы да, иртәгәсе көннең иң яңа технологиясе дә түгел, ә бүгенге чынбарлыкка туры килүче яшәү, үсеш, көндәшлеккә ирешү өчен көрәш мохите ул. Рамил Миңнеҗанов, ELMA: – Без шундый вазгыятьне күзәтәбез: «болытлы» базар килеп җиткән, ә кешеләр аны кабул итәргә әзер түгел. Консалтинг компаниясе буларак, гади генә фактларның кабул ителмәвенә даими рәвештә тап булабыз. Әйтик, идарә итүнең зарури автоматлаштырылган системасын тәкъдим итәргә дип чакыралар. Алардан: бу система сезгә нинди бизнес-процесслар өчен кирәк, дип сорыйбыз. Безнең предприятиедә бернинди бизнес-процесслар юк бит, дип җавап бирәләр. Кайвакытта, теге яки бу гаджетның нәрсәгә кирәк булуын уен рәвешендә диярлек аңлаткан чаклар була. Әмма уңышка чынлап торып ирешергә теләүчеләр, инновацияле технологияләрдән һәрчакта хәбәрдар. Алар үз бизнесының һәр адымын күзәтеп-тикшереп тора. Якын киләчәктә идарә итү системалары «болытларга» күчә башлаячак, чөнки ул процессларны бик киң колачлы итә бит. Олеся Бондаревская тексты

19


экспертлар советы

Илгиз Гыйбадуллин, «Билайн Бизнес»:

Бүгенге көндә компаниядә эшләсәң, иңнәреңдә нәтиҗәлелек өчен җаваплылык ята икән, алдынгы карашлы кулланучы булмый хәлең юк. Шуны аңлаганнар бизнеста әйдәп бара. Чынбарлыкта җитәкче, гамәлдәге техник мөмкинлекләрдән файдаланып, смартфон ярдәмендә дөньяның теләсә кайсы почмагыннан документларны карый һәм виза сала ала. Башка бизнес-процесслар белән дә шулай ук. Элек ерактагы офисның тулыканлы эшчәнлеге өчен тизлек җитәрлек түгел иде, ә хәзер әлеге проблемалар хәл ителгән. Мәгълүматны кәрәзле элемтә аша тапшыру сегменты – телекоммуникацияләр базарында арада иң тиз үсүчеләренең берсе. Дөнья, интернет, кәрәзле тоташулар болытларга чаклы күтәрелергә әзер. Кешеләргә комачаулаучы стереотипларны гына үзгәртәсе калды.

20

Максим Горностаев, ООО «Ростелеком»:

Бүгенге көндә күп кенә IT-стартаплар «болытларга» нигезләнеп төзелә, әмма эшен яңа гына башлап җибәрүче эшкуарның, проектны эшләтеп җибәрү өчен, үзенә кирәк кадәр «тимер» сатып алырлык финанс мөмкинлекләре генә юк. Ә «болытлар» шундый мөмкинлекне бирә. Ул виртуаль серверны вакытлыча файдалануга алып тора, ә аның чыгымнары бик аз. Проектың гамәлгә ашмый калса, аны тиз арада ябарга була, әлеге очракта финанс югалтулары да аз. Шуның өстенә, «болытлы» сервис – көндәшлеккә ирешү өчен алып барылган көрәшнең бик шәп коралы. Асылда, планшеттан һәм интернетка керү мөмкинлегеннән тыш, берни кирәк түгел. Үзегезгә кирәк булган чаклы эш урыны булган корпоратив портал ачасыз һәм – алга! Еллык лицензияләр сатып алырга кирәкми, офис арендаларга чыгымнар тотасы да юк.

Искәндәр Бариев, «Майкрософт»:

Универсиада «болытлы» мөмкинлекләрне бик яхшы күрсәтте: 2 500 кулланучыга электрон почтасы, портал чишелешләре, аудио- һәм видеоконференцияләре һ.б. булган эш урыннары оештырылды. Яңа ярышлар уздырылганда, бик тиз арада янәдән кирәк хәтле эш урыннарын җәелдерергә мөмкин булачак. Шул ук вакытта, интернетка бары тик гамәлдә күпме тоташуыңа карап кына түләнелә, резервтагы урыннар яки егәрлек өчен, кирәгеннән артык бернинди зур чыгымнар тотылмый. Биредә төп сүз – өлгерлек. Чит илләрдә мондый карарлар үзеннән-үзе аңлашыла – эшкуарлык һәрвакыт югары нәтиҗәлелеккә ия булырга тиеш. Ә бездә – башкача. Росcиядә хезмәт җитештерүчәнлеге, алга киткән илләрдәгегә караганда, 4–5 мәртәбә түбәнрәк, әмма вазгыять яхшыга үзгәрә.

òàòàðñòàí

сентябрь 2013


экспертлар советы

Лия Сәгадиева, «Дом.ru Бизнес»:

«Болытлы» сервислар күп нәрсәгә маһир, җитмәсә, алар фирмаларның кечесенә дә, зурысына да яраклы. Ул шундый универсал продукт ки, аннан файдаланып, бик күп төрле проблемаларны хәл итәргә: клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга, хезмәткәрләрнең нәтиҗәлерәк эшләвенә ирешергә, мәгълүмат базаларын алып баруны гадиләштерергә, арзанайтырга була. Төп проблемалар компанияләрдә аннан файдалану урыннарына урнаштырган вакытта пәйда була: бик күпләр ерактан торып ресурска ничек керергә, шәхси кабинетны ничек көйләргә икәнлеген күз алдына да китерә алмый. Әмма аннан соң мәсьәлә гадиләшә. Эшнең асылы финансларны янга калдырудан гына гыйбарәт түгел, провайдер буларак, бу эшне һөнәри дәрәҗәдә яхшырак беләбез һәм без төрле техник проблемаларны хәл итәргә әзер.

Оксана Пушкарева, «Манго Телеком»:

Татарстанда эшкуарлык динамикалы үсештә, шунлыктан предприятиеләргә, офисны тиз арада телефонлаштырудан тыш, төп бизнес-процессларга – сатуалуларга һәм клиентлар белән эшләүгә бөтен яклап ярдәм күрсәтү зарури. Шуның өстенә, сатуның колачын киңәйтергә яки УКЭның заказчылары белән үзара хезмәттәшлеге сыйфатын яхшыртырга, берничә айдан соң түгел, хәзер үк кирәк. Биредә «болытлы» бизнес-кушымталарга алмаш юк. Аларны гамәлгә кертүнең тизлеге, үзләштерү ягыннан гадилеге, колачын киңәйтү җиңеллеге һ.б. – бик көчле өстенлек ул. Тиз арада һәм аз чыгымнар тотып, төбәкләрдә яңа офисларын ачу өчен, эре эшкуарлык та «болытлы» бизнес-кушымталарны гамәлгә кертә башлый. Шунлыктан тупланган тәҗрибә эшкуарлыкның тиздән массачыл төстә «болытларга күчү»енә китерәчәк, дип саныйбыз.

Марат Гайфуллин, «ТаксНет» ЯАҖ :

Үсештәге компанияләргә эшкуарлыкка карата мөнәсәбәтләрен үзгәртергә вакыт: киң колачлы һәм буй җитәрлек «болытлы» исәпләүләр пәйда булганнан соң, яңа продуктларга бәйле катлаулы идеяләрне гамәлгә ашыру тизләнде. Виртуальләштерү технологияләре һәм хисаплау ресурсларын консолидацияләү юлы белән, гамәлдәге IT парктан тагын да нәтиҗәлерәк итеп файдаланырга, ITгә ия булуның тулаем бәясен киметергә мөмкинлек бирә. Икеләнүче клиентларга демо-хезмәт күрсәтүне — «болытлы» исәпләүләрдән беренчел кертемнәрдән тыш кына файдаланып карауны тәкъдим итәбез. Аз дигәндә, алар берни югалтмый, ә чынбарлыкта, инновацияле технологияне үз бизнесларында «үлчәп» карап, аны гамәли яктан күзаллауга ирешәчәкләр, үз ресурсларыннан файдалану буенча аналитикага ия булачаклар.

21


икътисад

Виртуаль АТС: беренче танышу Сыйфатлы телефония башлап җибәрүче компанияләргә дә, бизнес дөньясында инде үз урынын тапканнарга да бердәй зарур. Виртуаль АТС технологиясе (ВАТС) офисны кыйммәт булмаган бәягә телефонлаштырып кына калмый, ә бәлки, компаниянең керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирә торган күп төрле өстәмә сервислар да тәкъдим итә.

Телефон номерларына ихтыяҗ яңа офис ачылу, бизнесның диверсификациясе яки географиясе киңәю, киң колачлы реклама компаниясе эшли башлау һ.б.лар белән бәйле булырга мөмкин. Компаниянең офис АТСы (УАТС) булса да, тора-бара аның ресурслары чикләнә. Бигрәк тә бизнес-үзәктә офис арендалаганда, үсә барган оешма тышкы телефон линияләренә максималь санда тоташуның чикләнүе белән очраша. Бу чиккә җитмәгән очракта да, өстәмә номерлар алуның мөмкин булмавы ихтимал. Өстәвенә, номерның канал мөмкинлеге (берьюлы алып барылучы сөйләшүләр саны) еш кына ун ялганудан артмый, һәм ул санны арттыру каралмаган да. Өстәмә ПО куелган куәтле УАТСлар сатып алу, кертү һәм интеграцияләү гадәттә кыйммәткә төшә, һәм кече һәм 22

урта бизнесның аңа көче җитми диярлек. Капиталь инвестицияләрдән тыш, УАТС хуҗасына системаны монтажлау һәм программалаштыру өчен дә, шулай ук офиста телефон челтәрен сузган өчен дә түләргә кирәк булачак бит әле. УАТС аппаратлары базасындагы офис телефониясе, кыйммәтле белгечләр чакыртып хезмәт күрсәтүне дә таләп итә. Сату технологияләре күпсанлы клиентлар белән телефон аша аралашуны таләп иткән компанияләр мондый чикләнгәнлектән аеруча җәфалана. Әмма бүгенге көнгә вазгыять кардиналь рәвештә үзгәрде: байтак компанияләр үзләрендә яңа технологияне – «Манго-Офис» виртуаль АТСын (ВАТС) сынап карады. Аның барлыкка килүе Интернет, югары технологияләр, VoIР-телефония үсеше белән бәйле булды. Шул ук вакытта, компаниядә УАТС

инде бар икән, яңа технологик алымнар элекке инвестицияләрне саклап калырга гына түгел, андагы номерлар сыйдырышлылыгын һәм функцияләрен артык зур булмаган бәягә киңәйтү мөмкинлеген дә бирә.

Болыттан төшкән АТС «Манго Телеком» компаниясенең Россия базарында беренчеләрдән булып «болыт» сервисы рәвешендә тормышка ашырган виртуаль АТСының уңышын экспертлар SМВ предприятиеләренең, әлеге хезмәтне күрсәтү белән бергә, барысын да һәм берьюлы алуы белән аңлата. Беренчедән, алар телефон номерларының теләгән кадәр санын тиз арада гына түгел, арзан бәягә дә алалар. «Манго-Офис» виртуаль АТСы (ВАТС) үзе уздыра торган телефон номерларының татарстан

сентябрь 2013

Реклама

Чикләнүләрдән чыгу


икътисад

санын һәм каналларын чикләми: Казанда өстәмә номер аена 150 сумлык символик бәягә төшәчәк. Өстәвенә, һәр шундый номер берьюлы йөзгә кадәр ялгану мөмкинлеге бирә. Икенчедән, заказчы, офисны бюджеттан телефонлаштыру белән беррәттән, компаниянең бизнес-процессларын яхшыртырга мөмкинлек бирүче күпсанлы өстәмә сервислар да ала. Шулай итеп, «Манго-Офис» ВАТСы теләсә нинди катлаулылыктагы IVR тарафыннан яклана, нәтиҗәдә хезмәткәрләрнең йөкләмәләрен киметергә һәм компаниягә мөрәҗәгать иткәндәге тоткарлыклардан арынырга мөмкинлек тудырыла. АТСның теләсә кайсы офисында, менеджерга шалтыратканда ул урынында булмаса, шалтырату юкка чыгачак һәм бу турыда компаниядә беркем дә белмәячәк – ә бит бу шалтыратулар, аеруча реклама компанияләре үткәргәндә яисә «сезон» вакытында бик тә мөһим. «МангоОфис» ВАТСы шалтыратуларның юкка чыгу ихтималын кискен киметә һәм, тиешле хезмәткәр бушауга, «югалган» клиент белән тиз арада элемтәгә керергә мөмкинлек бирә. Ә ВАТСның мәгълүмати-аналитик сервислары, эшкәртелгән шалтыратулар саны белән ясалган килешүләр саны арасындагы чагыштырманы төгәл ачыклау нәтиҗәсендә, һәр белгечнең сату өлешен объектив бәяләү мөмкинлеген тудыра. Ахыр чиктә, килешүләр суммасына карап, «сату эше йолдызы» саналган хезмәткәрнең асылда 75% шалтыратуны «үтереп барганы», ә аның коллегасының күпчелек шалтыратуларны килешүгә илтеп җиткергәне ачыклануы ихтимал. Шул рәвешчә, объектив күрсәткечләр

нигезендә сату бүлеге хезмәткәрләрен реаль нәтиҗәләр буенча бәяләргә була. Шалтыратуны автомат рәвештә башка адреска юнәлтү механизмы территориаль яктан бүлгәләнгән офис эчендәге шалтыратуларны бүлгәләүнең күпсанлы алгоритмнарын күздә тота, алар бүлекчә эшенең үзенчәлеген исәпкә алып билгеләнә. Мәсәлән, сату буенча менеджер, нәтиҗәлерәк коллегалары башка эш белән мәшгуль булган очракта гына, шалтыратуны кабул итә. Менә шундый көйләнеш кенә дә предприятиегә сатуларның 15-20%ка үсешен тәэмин итә (персоналны өстәмә рәвештә укытмаган килеш). «Манго-Офис» виртуаль АТСы шалтыратуларның ничек эшкәртелүе, ничәсе кабул ителүе һәм күпмесе югалуы турында отчетлар бирә, сатуларның барышын күзәтергә һәм шалтыратуларга хезмәт күрсәтүче персоналның санын оптимальләштерергә мөмкинлек тудыра. Интернет булган һәр урында күргәзмә таблицалар һәм графиклар рәвешендә бирелгән нәтиҗәләрне карап танышырга була. Ә сөйләшүләрнең эчке язмалары хезмәткәрләрне өйрәтүдәге кимчелекләрне ачыкларга һәм клиентларның сорауларын типиклаштырырга ярдәм итә.

белән чагыштырганда, уннарча тапкыр кимрәк булып чыга. Шул ук вакытта элемтә хезмәтләренең сыйфаты бизнес-классның традицион хезмәтләреннән калышмый. Башка шәһәрләргә һәм чит илләргә шалтыратуларны исәпкә алып, компаниянең элемтәгә чыгымнары, уртача 4–10 тапкырга кими. «Манго-Офис» ВАТСын интерфейс аша яисә телефоннан шалтыратып сатып алырга һәм көйләтергә мөмкин; барысы да шәхси кабинетта ачык һәм аерым квалификация таләп итми.

Корпоратив культура чарасы ВАТС — бер офистан икенчесенә күчкәндә, телефон номерларын саклап калу чарасы да, өйдә эшләүче хезмәткәрләр һәм фрилансерлар хезмәтеннән (эшнең сыйфатын тулысынча контрольдә тоткан килеш) системалы рәвештә файдалану мөмкинлеге дә. Бу – территориаль бүлгәләнгән оешманың бердәм коммуникация кырын булдыру һәм бизнес буенча партнерлар белән тагын да тыгызрак интеграция дә. Һәм оешма боларның барысына да нибары «МангоОфис» ВАТСын кертү ярдәмендә ирешә.

Гади һәм арзан Офиста күпме хезмәткәр эшләвенә карамастан, аны «Манго-Офис» ярдәмендә телефонлаштыру һәм телефон шалтыратуларын тиешле кагыйдәләр буенча кабул итүгә көйләү өчен, зур булмаган компаниягә бер сәгатькә якын вакыт җитә. Шул ук вакытта башлангыч инвестицияләр күләме, аппаратлы УАТСтан файдалану

Казанда «Манго-Офис» виртуаль АТСы: Спартак ур., 6нчы йорт, «Сувар Плаза» СКҮ , офис 1217 +7(843) 2-100-900, 8-800-55555-22 www.mango-office.ru 23


икътисад

фаразлар

Миллиард сумлык футбол

«Казан-Арена» – Россиядә 2018 елда футбол буенча узачак дөнья чемпионатын бүген үк кабул итәрлек бердәнбер стадион. Билгеле, аны төзү өчен тотылган 12,5 миллиард сумлык чыгымнарны ул беркайчан да аклый алмаячак, әмма «Казан-Арена» ел ярым вакыт эчендә үз-үзен туйдырып торырлык булырга тиеш.

Һ

әрхәлдә, «Казан-Арена» ҖЧҖнең җитәкчелеге – стадион операторлары шуңа исәп тота. Алар дипломатия саклапмы, 45 мең кеше сыйдырышлы бу бинаны ел дәвамында «асрау» нинди суммага төшүе турында дәшмиләр: оптимистик фикер йөрткәндә, табышның яртысыннан күбрәге «Рубин» футбол клубы матчларына сатылган билетлар һәм абонементлар хисабыннан, калганы – инфраструктураны дөрес файдалану нәтиҗәсендә килергә тиеш: ресторан, кафе, спорт-барлар, спорт атрибутикасы кибетләре һәм хәтта стадион тарихы музее...

Татьяна Колчина тексты 24

òàòàðñòàí

сентябрь 2013


фаразлар

«

Дөнья чемпионатлары һәм Олимпиадаларның иң зур мирасы, аларның иң зур проблемасы да – «ак филләр».

Хайваннар дөньясында

Егор Алеев фотосы

икътисад

Дөнья чемпионатлары һәм Олимпиадаларның иң зур мирасы, аларның иң зур проблемасы да − «ак филләр» (Сиам патша турындагы риваятьтән алынган гыйбарә. Патша үзенә ярамаган куштаннарын бөлдерү өчен, аларга изге дип саналган ак фил бирә торган булган. Ул филне үтерү түгел, хуҗалыкта да кулланырга ярамаган). Спорт индустриясе тарихында олимпиадалардан калган мирасны файдалы итеп куллану очраклары бик сирәк. — 1996 елдан 2011 елга кадәрге чорда зур спорт чаралары үткәрү өчен 23 илдә 75 стадион төзелгән яки реконструкцияләнгән,  — дип сөйли спорт корылмалары һәм стадионнар төзү өчен концепцияләр эшләүче ArenaCom немец компаниясенең генераль директоры Томас Шпек. − Һәркайсын төзү өчен уртача 200 миллион доллар киткән. Кызганычка, аларның 51е эксплуатациягә киткән чыгымнарны акламый. «Ак фил»ләр тормышыннан берничә генә мисал китерәбез. Көньяк Африканың Кейптаундагы 64 мең кеше сыйдырышлы FIFА стадионы 2010 елда Футбол буенча дөнья чемпионатына төзелә. Соңыннан аның сыйдырышлылыгы 55 меңгә калдырыла, әмма бу да объектны бөлгенлектән саклап кала алмый: стадионның операторы SA & European consortium компаниясе халык ярата торган җирле бейсбол командаларының икесе дә элекке стадионнарына кайтып, өч ай үтүгә эшчәнлеген туктата. 2010 елда төп арендачы − Кейптаунның «Aякс» футбол клубы монда нибары 10 тапкыр уйный − һәркайсына уртача алганда дүрт мең тамашачы килгән. Австриянең Клагенфурт шәһәрендәге 30 мең кешелек Woerthersee Stadium аренасын Евро-2008 гә төзиләр. Төп уенчы — «Aвстралия Клагенфурт» өченче лига командасы һәр уен саен 4000– 5000нән азрак кеше җыя. Шәһәрнең урыннар санын киметерлек тә акчасы юк.

Португалиянең Лейерия шәһәрендәге 30 мең кешелек стадионны, гомумән, «абсурдның бер үрнәге» дип йөртәләр − шәһәрнең үзендә 120 мең кеше яши. Җирле футбол командасы, табигый, иске стадионда уйнауны кулай күрә – ул кечкенә, заманча түгел, әмма өйрәнелгән һәм җайлырак. Бу исемлекне тагын да дәвам иттерергә була. Кызганыч, анда Россия шәһәрләренең дә эләгү ихтималы бар: 2018 елда дөнья чемпионаты узачак шәһәрләрнең күбесе өчен 43–45 меңлек ареналар артык зур. 2018 елда дөнья чемпионаты вакытында стадионнарны тутыру уңаеннан кыенлыклар булмаячагына шик юк. Ә менә аларның алга таба язмышы футбол статистикасы күрсәткәнчә, шатланырлык түгел. Чөнки 2011–2012 елгы Россия чемпионатының матчларын уртача 13 мең кеше карап барган. Шулай булгач, яңа төзелгән гигант стадионнар бер тапкыр кулланыла торган иң кыйммәтле корылма үрнәге булырга да мөмкин. «Ак филләр»нең барлыкка килүе гамәлдәге тәртип кушканча, программага салынган инде: эре ярышлар үткәрер алдыннан Халыкара олимпия уеннары комитеты һәм Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе таләп иткәнчә, зур-зур ареналар төзиләр дә, «тыныч» тормышка кайткач, аларны бар көченә эшләтү проблемага әверелә. Томас Шпек фикеренчә, «ак филләр»не төзүчеләр гадәттә өч хата ясый: алар, беренчедән, мега-вакыйгадан соң стадионның сыйдырышлылыгын киметү мөмкинлеген проектка салмыйлар; икенчедән, эшләп торучы стадионнар яңа төзелгәненә җитди көндәш булырга мөмкин; һәм, мөгаен, иң мөһиме, проект төзүчеләр ярышлардан соң аренаның яшәеше һәм алга таба үсеше турында бизнес-план төзү зарурлыгына күз йома. – Проект төзүчеләр стадионның киләчәген дә күзаллыйбыз, диләр икән, бу сүз күп вакытта бизнес-планның булмавын аңлата, – дип сүзен йомгаклый Шпек. − Шул ук вакытта икътисадый яктан отышлы стадион − атнасына җиде (!) көн эшли торган стадион.

Вариацияле билет Казанның 45 меңлек яңа стадионының оператор-компаниясе − «Казан-Арена» ААҖнең генераль директоры Радик Миңнеәхмәтов әйтүенчә, стадионның бизнес-планы бар. «Татарстан» авторын бу документ белән җентекләп таныштырмады, шулай да кайбер саннарны әйтте. Табышның саллы гына өлешен спорт-бар, берничә ресторан, спорт атрибутикасы кибете, «Стадион буйлап сәяхәт» тә үткәрә торган музей, ретро-автомобильләр музее, «Рубин» футбол клубының музее, балалар шәһәрчеге, фитнес-үзәк, төнге клуб һәм конференцияләр залы тәэмин итеп торачак. Моннан тыш, стадионның мәйданы монда тармак күргәзмәләре оештыру мөмкинлеге дә бирә. Шулай да кабатлап әйткәндә: табышның яртысыннан күбрәген «Казан-Арена»га тамашачылар һәм җанатарлар китерергә тиеш. Стадионда 70 ложа бар, һәркайсына 20 кеше утыра ала. Иң арзанлы абонемент − йөз мең сум тирәсе. «Олл инклюзив» ук түгел, әмма ашау һәм эчү шул хакка керә. – Пакетлар да бар − көмеш, алтын һәм платина,  – дип төгәллек кертә Миңнеәхмәтов. − Монда автомобильләр парковкасы һәм көймәләр парковкасы вариантлары бара. Әгәр абонементлар сатылып бетсә, алардан кергән еллык керем 120 миллион сумга җитәргә тиеш. Салым һәм хезмәт хакы һәм башка түләүләрдән соң калган табыш 50 миллион сумнан да ким булмаска тиеш. Бөтен абонементларның да сатылып бетүе турындагы сорауга Миңнеәхмәтов җавап итеп, мисалга Мюнхенның «Альянс-Арена»сын китерде: – Анда абонементлар 2016 елга кадәр сатылып беткән. Анда ложада урын өч мең доллар гына тормый. Икенче бер мисал − Донецк «Шахтер»ының стадионы «Донбасс-Арена». Әлбәттә, анда ложалар азрак, әмма бер еллык аренда хакы алты мең доллардан башлана. 12, һәм хәтта 40 меңлек абнементлар да бар − барысы да сатыла. Өстәвенә ложалардагы 60 лап урынны без читтән килгән җанатарлар өчен калдырабыз. 25


икътисад

фаразлар

«

Банкет өстәле артында утырып, яраткан командаңның уенын тамаша кылу 30 мең сумнан башлана.

ЯҢА СТАДИОННАРНЫ ТӨЗҮ БӘЯСЕ ( МЛН ЕВРО )

« УЭМБЛИ » ( ЛОНДОН )

912 90 000 УРЫН « КАЗАН -АРЕНА » ( КАЗАН )

321,5 45 000 УРЫН « ДОНБАСС-АРЕНА » ( ДОНЕЦК )

294 51 504 УРЫН « АЛЬЯНЦ-АРЕНА » ( МЮНХЕН )

340 69 901 УРЫН Чыганак: KPMG (Германия) консалтинг компаниясе

«Казан-Арена» ААҖ хуҗасы ложаларны еллык арендага алу буенча «Рубин» өчен җан атучы кешеләр һәм компанияләр белән бүген үк берничә килешү бар инде, ди. – Әлегә сүздә генә, – дип төгәллек кертә Миңнеәхмәтов. − Күбрәк булачак: ложада бер тапкыр булганнан соң, күпме акча да жәл түгел, диләр. Әйткәндәй, ложаларны футбол матчларыннан тыш та еш файдаланырга планлаштыралар − офислар, презентация үткәрү өчен кече заллар, эшлекле төшке ашлар һәм башка шундый чаралар сыйфатында, мәсәлән. Финанс мөмкинлекләре чикләнгәнрәк җанатарлар бизнес-урыннарга исәп тота ала. Алар – 15 нче рәттән 20 нче рәткә кадәрге мең тирәсе яхшы урын (барлыгы 30 рәт). Бизнес-урыннар да 26

абонемент системасы аша сатыла. Банкет өстәле артында утырып һәм кейтеринг хезмәтләреннән файдаланып, яраткан командаңның уенын тамаша кылу 30 мең сумнан башлана. Артык катлаулы булмаган арифметик мәсьәләләр чишкәннән соң, «Казан-Арена»ның бизнес-зонага абонементлар сатып, 30 миллион сум тирәсе акча эшли алуын ачыклап була. Тамашачыларның төп массасына («Казан-Арена» җитәкчелеге һәр матчка 30  мең тирәсе кеше килер дип өметләнә  – ә барлыгы, исегезгә төшерәбез, 45 мең урын) гадәти билетлар кала: аларның хакы урыннарына карап, 100 дән 500 сумга кадәр. Әгәр бу исәп-хисап дөрескә чыкса, бер сезонда гадәти билетлар сатудан гына стадион кассасына 200 миллион сум тирәсе акча керергә тиеш.

Барысын да урын хәл итә Укучы, мөгаен, аңлагандыр да инде − югарыдагы исәп-хисап гамәлләре фаразлар гына. «Казан-Арена»ның да, «Рубин» футбол клубының да җитәкчелеге алдында торган төп бурыч − халыкның матчларга күпләп килүен тәэмин итү. Ахрысы, стадион җитәкчелеге бу җәһәттән шөбһәләнми дә кебек. Казанның 45 меңлек стадионын тутыруның үзенә күрә бер гарантиясе аның географиясе дә булырга тиеш − шәһәрдә моннан да яхшырак урын юк һәм була да алмый, дип саный «КазанАрена»ның җитәкчесе. Әлегә моны кире кагарлык дәлилләр китереп булмый: «Рубин» уйнаган вакытта 23 мең тирәсе кеше сыйдырышлы иске стадион да тулмый кала. Беренчедән, кешеләр күпләп яши торган иң якын урын − Адмиралтейская бистәсе − шактый ерак урнашкан, икенчедән, уеннар вакытында стадион янына машина кую тыелган. – Бүген «Рубин»ның һәр уенына 8–10 меңләп җанатар килә. Парковка урыннары да юк, бөтенләй диярлек сервисы да юк, урыннарның 75 проценты ачык һавада − мондый стадионга килү өчен бу клубны шул дәрәҗәдә яратырга кирәк бит, – дип гаҗәпләнә Радик Миңнеәхмәтов. − Мин анда бер тапкыр гына булдым, анда да матчтан соң кешеләр агымы мине бәдрәфкә илтеп терәде. Шулай буламы инде? Шуңа да яңа аренага 30  мең кеше җыю − җиңелрәктер, дип уйлыйм. Чыннан да, географик яктан 45 меңлек стадион «Үзәк» стадионнан катгый рәвештә аерыла. Монда инде «Казан-Арена»га транспорт та күп йөри, үзенең парковкасы да зур. Ә иң мөһиме − стадион 350  мең кеше яши торган «Квартал»га терәлеп тора.

Бурычлы булып калырсыңмы? «Рубин» «Казан-Арена»ның төп арендачысы булырмы? Клуб белән яңа стадионның үзара мөнәсәбәтләре әлегә җайга салынганга охшамаган. òàòàðñòàí

сентябрь 2013


фаразлар

«

икътисад

«Рубин» белән яңа стадионның үзара мөнәсәбәтләре әлегә җайга салынганга охшамаган.

– 2012–2013 елгы сезонга кадәр парадоксаль хәл күзәтелә иде − моңа кадәр матчларга сатылган билетлар һәм абонементлардан кергән керемнәр стадион бюджетында кала килде, – дип сөйли спорт темасына махсуслашкан журналист Александр Егоров. − Былтыр, белүемчә, вазгыять үзгәрде: билетларны сату белән хәзер клуб үзе шөгыльләнә һәм сатудан кергән акча да үзендә кала. Әмма матчларга җанатарларның аз йөрүен һәм билет хакларының түбән булуын игътибарга алсак, моның клуб бюджетында әллә ни зур роль уйнамавын күрәбез. Кара акыл белән исәпләгәндә дә, һәр матчка ун мең кеше уртача 200 сум түләп керсә, сезондагы 20 матчка нибары миллионга якын евро эшләп була − билетлар сату программасына киткән чыгымнарны да алсак, тагын да азрак кала. Ул очракта шундый нәтиҗә ясап куярга була: әгәр «Рубин»ның булачак матчларына билет һәм абонементлар сатудан кергән керемнең бер өлеше футбол клубына китеп бара икән, «КазанАрена»ның финанс күрсәткечләре (уен саен 30  мең кеше җыйган хәлдә дә) оператор-компаниянең җитәкчеләре

өмет иткәннән күпкә аз булырга мөмкин. — Бигрәк тә, абонементлар югары хак белән сатылса, – дип саный спорт журналисты. − Казан җанатарларының үзенчәлеген искә алганда, абонементларның бишенче тәгәрмәч булып ятачагына да шик юк. Яисә аларны республикада спорт клубларына иганәчеләр табып бирү кебек үк сатачаклар, ягъни административ ресурсны кулланып. Стадионны Казанның футбол клубы арендага алуына килгәндә (стадионның исеменең бер варианты да, исегезгә төшерәбез, «Рубин-Арена» иде), вазгыять тагын парадокска әйләнергә мөмкин. – Әгәр «Рубин»га яңа стадионда уйнар өчен аренда хакы түләргә туры килсә һәм ул хак бик югары булса, теоретик яктан клуб көндәшләрен «Үзәк» стадионда да каршы алырга мөмкин, – дип фикер йөртә Александр Егоров. − Европада финанс фэйр-плэй кагыйдәләре кертелгәннән соң, клубларның һәр тиене исәптә. Исегезгә төшерәбез, УЕФАның фэйр-плей (финанс ягыннан намуслы

уен) финанс кагыйдәләре буенча клуб эшләгәннән артык акча туздыра алмый. Ә футболчылар, әгәр иганәчелекне санамасак, трансферларда һәм Европа Лигасында катнашу белән генә акча эшли ала. – 2012–2013 елгы сезонда «Рубин»ның күпме акча эшләве турында клуб җитәкчелеге генә белә,  – дип дәвам иттерә спорт хәбәрчесе. − Бары тик Европа Лигасында «Рубин»ның 7,6 миллион евро тирәсе эшләве генә мәгълүм. Клубның гомуми бюджеты белән чагыштырганда, бу диңгездәге бер тамчы кебек кенә. Ниһаять, 30 мең җанатар дигәнне Егоров оптимистик дип бәяли, гәрчә җыеп булмаслык сан түгел, ди. Баштарак «Казан-Арена» артык көч куймыйча да тамашачы җыярга мөмкин: халык яраткан командасы өчен генә түгел, ә яңа стадионны күрер өчен дә йөрергә мөмкин. Әмма алга таба, Александр Егоров фикеренчә, күп нәрсә «Рубин»ның киләчәктә ничек уйнавыннан һәм яңа аренага килгән кешеләрне ничек каршы алуларыннан торачак.

27


җәмгыять юбилей

28

òàòàðñòàí

сентябрь 2013


юбилей

җәмгыять

Әлмәт: казанышлар баскычы Айдар Сәгъдиев тексты

матбугат хезмәтеннән алынды

Фото Әлмәт муниципаль районы

Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы һәм Татарстан нефтенә 70 ел тулу уңаеннан «Татарстан» журналы Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы Мәҗит Салихов белән әңгәмә корды. – Мәҗит Хаҗипович, Әлмәт муниципаль районы күп кенә күрсәткечләр ягыннан Татарстанда алдынгы урыннарда бара. 2012 ел йомгаклары буенча социаль-икътисадый үсеш ягыннан ТР муниципаль берәмлекләре арасында беренче урынны алуыгызны гына әйтү дә җитә. Уңышлы җитәкчелек итү серен безнең белән дә уртаклашыгыз әле. – Мин һәрвакыт ассызыклап әйтәм: безнең уңышлар − уртак тырышлык нәтиҗәсе ул. Районның идарә органнары да, «Татнефть» компаниясе дә, ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөзендә республика җитәкчелеге дә, нефть төбәген беркайчан да игътибарсыз кадырмый һәм безнең һәр башлангычка булышлык итүче ТР Хөкүмәте дә һәм, әлбәттә, әлмәтлеләр − авыл һәм шәһәр кешеләренең дә тырышлыгы ул. Ә җитәкчелек итүнең сере гади − эшне халык мәнфәгатьләрен истә тотып башкарырга кирәк. Аларның теләкләрен тыңларга, уй-фикерләре белән кызыксынырга. Һәм сүзеңдә торырга. – Без сезнең хезмәттәшләрегезне шәхси үрнәгегез белән эшкә өндәвегез турында да ишетеп беләбез. Мәсәлән, Әлмәт буйлап велосипедта узасыз. Чын-

нан да туктыйсыз да кешеләр белән аралашып-сөйләшеп торасызмы? – Әлбәттә. Башлыкларның вакыты күп бит ул (Көлә.). Җәяү дә, велосипедта да, машинада йөрергә дә вакыт табабыз. Кемдер хәтта минем маршрутларны алдан өйрәнеп куя − очрашу эзли. Күпләр сорауларын бирә, проблемаларын сөйли, нәрсәнедер әйтеп җибәрәләр, киңәш итәләр, кайчак рәхмәт кенә әйтер өчен дә туктыйлар. Төп урамнардан читтәрәк, кешеләр җәяү йөри торган тыкрыклардан, ишгелларыннан велосипед белән үткәндә чынбарлык күбрәк күренә. Минем урынбасарлар да хәзер велосипедларга күчеп утыра. Бер үк вакытта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга да үз өлешләрен кертәләр. – Скандинавия диярсең. – Ә без чыннан да тормышыбызны Европа стандартларына көйләргә тырышабыз, бу яктан гына түгел. Читтән килгәннәрнең күбесе Әлмәтнең соңгы дистә елда Европадагыча матур һәм төзек шәһәр булып үзгәрүенә игътибар итә. Монда эшләү генә түгел, яшәве дә рәхәт, диләр. Халык белән аралашу дигәннән, «Халык контроле» дигән республика программасы да уңышлы эшли бездә, әмма без аңа үзебезнең районда кайбер өстәмәләр керттек: халык белән «Луч» телеканалы эфирларында да атна саен аралашабыз. Моның да ярдәме зур. – Сез сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында искә алдыгыз. Пропагандасы бер хәл, әмма спорт белән шөгыльләнү өчен матди нигез дә булырга тиеш бит әле? – Беләсезме, бездәге кебек нигез, мөгаен, Россиядә башка беркайда да юктыр. Әлмәттә спорт белән шөгыльләнү өчен 460 объект бар! Бүген әлмәтлеләрнең 60 меңнән артыгы физкультура белән шөгыльләнә һәм, вакыт булуга карап кына түгел, ә даими рәвештә. Әлмәттә, гомумән, спорт белән шөгыльләнү традицияләре көчле, безнең шәһәребез һәм районыбыздан Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге спортчылар тәрбияләнеп чыккан. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән без Физкультурачылар көнендә Спорт даны аллеясенә нигез салдык.

– Соңгы елларда Татнефтьнең Әлмәткә тигән ярдәме нинди булды? – Белүегезчә, Татнефтьнең социаль юнәлештә эшли торган компания булуы турындагы сүз буш урында гына чыкмаган. Аның һәм шәхсән генераль директоры Шәфәгать Фәхраз улы Тәхәветдиновның территория үсешенә керткән өлеше бәһаләп бетергесез. Ел саен нефтьчеләр Әлмәттә һәм республиканың нефть төбәгендә социаль объектлар төзүгә, аларны яңартуга миллионнарча сумлык чыгымнар тота. Соңгыларыннан − менә шушы көннәрдә генә әле шәһәр буалары каскадының җиденче чиратын кулланылышка тапшырдык. Ниһаять, дистә ел буе төзелгән әлеге 35 гектар мәйдан биләүче су-архитектура ансамбле тәмамланды. Бу Әлмәтнең горурлыгы, Татарстанда башка андый комплекслар юк. Бу максатларга Татнефть 400 миллион сумнан артык акча бүлде. Ә 31 августта шәһәрнең юбилеен һәм нефть чыгарыла башлауның түгәрәк датасын билгеләгәндә, Татарстан Президенты белән бергә «Яшьлек» микрорайонында 1224 урынлык мәктәп ачачакбыз. Шулай ук «Татнефть» АҖ хисабына төзелде. Мондый зур мәктәп республикада башка юк. Башка компанияләр дә читтә калмый. Бүген, 21 августта, 347 миллион сумлык шәһәр подстанциясе кулланылышка тапшырылды. Бу проект Илшат Шәех улы Фәрдиев җитәкләгән «Сетевая компания» тарафыннан финансланды һәм тормышка ашырылды – алар республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгенә даими ярдәм итеп торалар. Әлмәтлеләрнең туган шәһәрләре өчен янып-көеп торуына тагын бер мисал китерик. Быел яз көне без телемарафон үткәрдек. Анда бөтен шәһәр катнашты, җыелган акчаны без шәһәрдәге һәйкәлләрне төзекләндерүгә юнәлттек − беренче чиратта мемориал өчен тотылды. Шәхси эшкуарлар һәркайсы берәр һәйкәлне шефлыкка алды − Җәлил, Тукай һәйкәлләре һ.б. Барысы да яңартылды. – Әлмәт муниципаль районы федераль һәм республика күләмендәге нинди максатлы программаларда катнаша? 29


җәмгыять юбилей

таль ремонт та, авыл җирлекләрендә клублар төзү дә, «Чиста су» һ.б. – Әлмәт юбилеена ничек итеп әзерләнде? Шул турыда да сөйләгез әле. – Әзерлек эшләре бер генә ел алып барылмады. Исегезгә төшерәм, бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәреп җибәрү буенча оештыру комитетына ТР Президенты җитәкчелек итте − бу исә, сүз дә юк, безнең бурычларыбызны җиңеләйтте. Әзерлек эшләренең сметасы ике миллиард сумга җитә язды (бу сумма безнең еллык бюджеттан чак кына азрак), бу акчалар республика, җирле бюджетлардан алынды, инвесторлар ярдәмгә килде. Чыгымнарның күпчелек өлешен Татнефть каплады. Юбилей көннәрендә кулланылышка тапшырыласы объектларның кайберләре турында сөйләдем инде. Гомумән, без планлаштырганнан күбрәк эшләр башкардык. Татарстан Президенты биргән 100 миллион

сумга урамнарның, юлларның бер өлешен, ишегаллары мәйданнарын тәртипкә китердек. Торакларга капиталь ремонт ясау 267,5 миллион сумга төште, ун мәктәпкә 190 миллион сумлык ремонт ясалды һ.б. Юбилей көннәрендә Әлмәтнең 60 еллыгына багышланган сквер ачылачак. Тагын 35 сквер өчен урыннар билгеләнгән инде − яңалар да, яңартылганнары да булачак, алар балалар өчен һәм спорт мәйданнары белән баетылачак. Бу җәһәттән эшләр бара инде. Юбилейга без күтәренке күңел белән киләбез, дип әйтә алам. Эшләр төгәлләнгән булса, бәйрәм итү дә күңелле − килешәсездер. – Якын киләчәктә Әлмәт нинди юнәлештә үсәчәк? – Шәһәр көнбатышка таба киңәячәк. Аңа кадәр безгә «Яшьлек» һәм «Көнбатыш капкалары» микрорайоннарын төзеп бетерәсе бар. Моннан тыш, коммерция нигезендә «Алсу» микрорайоны төзелеп килә, «Дуслык», «Урсала» микрорайоннары да кушыла. Һөнәрем буенча төзүче буларак, республикада торак төзелеше буенча алда баруыбыз белән аеруча горурланам; өченче ел рәттән кулланылышка 155 мең квадрат метр торак тапшырабыз. Бездә бер кешегә 24 квадрат метр торак туры килә. Бу әйбәт күрсәткеч. Һәм безнең тагын бер хыялыбыз бар – җиңел атлетика буенча манеж төзисебез килә. Аны да тормышка ашыру өчен тырышачакбыз.

30

òàòàðñòàí

сентябрь 2013

Егор Алеев фотосы

– Без андый программаларны төрле өлкәләрдә үз позицияләребезне ныгыту мөмкинлеге итеп карыйбыз. Шуңа да Татарстанда гамәлдә булган программаларның барысында да теләп катнашабыз. Бу торакка капиталь ремонт ясау да, юлларны төзекләндерү дә, «Уңайлы мохит» тә, мәктәпләргә капи-


җәмгыять

Карта: Виктор Шуматов

юбилей

ӘЛМӘТ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ САННАРДА ХАЛЫК САНЫ (2013 елның 1 июленә) – 200 873 кеше. 2013 елның I яртыеллыгына халык саны 491 кешегә арткан.

лион сумлык салым һәм салым булмаган керемнәр кергән (планга карата 109%).

ЭРЕ ҺӘМ УРТА ЗУРЛЫКТАГЫ ОЕШМАЛАРДА ЭШЛӘҮЧЕЛӘРНЕҢ ХЕЗМӘТ ХАКЫ

2013 елның I яртыеллыгына 101 мең 75 квадрат метр мәйданда торак тапшырылган (еллык планның 65,2%ы).

(2013 елның I яртыеллыгына) – 29 мең 509 сум (былтыргыдан 16,8% ка арткан).

СӘНӘГАТЬ ҖИТЕШТЕРҮЕ –

2013 елның I яртыеллыгына 203,1 миллиард сумлык продукция җитештерелгән, хезмәт башкарылган (былтыргыдан 4,5% ка арткан).

САЛЫМНАР ҺӘМ ҖЫЕМНАР –

2013 елның I яртыеллыгына муниципаль районның тулаем бюджетына 985 мил-

ТОРАК ТӨЗЕЛЕШЕ –

ЮЛ ТӨЗЕЛЕШЕ –

агымдагы елда юллар төзелешенә төрле чыганаклардан 0,5 миллиард сум тирәсе акча тотылган.

117 млн 517 мең сум (былтыргы шушы чорга караганда 44%ка кимегән).

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ –

2013 елның 1 июленә авыл хуҗалыгында җитештерелгән азык-төлекне сатудан кергән керем 341 миллион сум тәшкил иткән (былтыргы шушы чорга караганда 0,9%ка күбрәк).

ХАЛЫКНЫҢ ВАКЫТЫНДА ТҮЛӘМӘГӘН БУРЫЧЛАРЫ ( БЕР АЙДАН АРТЫК ТҮЛӘНМӘГӘН, 2013 ЕЛНЫҢ 1 ИЮЛЕНӘ ) ТОРАККОММУНАЛЬ ИДАРӘСЕНӘ – 31


фотопроект

Сабантуй тәме

32

òàòàðñòàí

сентябрь  2013


фотопроект

«

Август аенда Төмәндә узган Федераль Сабан туенда халык җырлы-биюле уеннарда катнашып кына калмады. Бар халык өчен сый-нигъмәт тулы өстәл дә әзерләнгән иде. Себер халкы өчен экзотик булган тәгамнан авыз итәргә теләүчеләр, әлбәттә, күп булды. Егор Алеев фотосы

33


финанс хезмәтләре

Дөрес исәп-хисап Бүгенге көндә банк хезмәтләренең иң зарурие булып юридик затларга исәпләү-касса хезмәте күрсәтү тора. Заманча бизнес шартларында контрагентлар белән исәп-хисапның оперативлыгы компаниянең уңышы өчен хәлиткеч дәрәҗәдә әһәмиятле булырга мөмкин.

К

айчагында тиешле акча бер генә көнгә соңрак исәпләнсә дә, компания өчен моның финанс күзлегеннән генә түгел, репутация күзлегеннән дә бик кыйммәткә төшүе ихтимал. Шуңа күрә дә, исәп-хисапны алып барачак банкны сайлаганда, бизнес вәкилләре, төп критерийлар буларак, түләүләрне исәпләүнең тизлегенә һәм аларны үткәрүнең күпме вакыт таләп итәчәгенә игътибар итә. Кече һәм урта бизнеска исәпләүкасса хезмәте күрсәтү – Казан Банкы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Шуңа да бүгенге көндә банк ИКХндә заманча бизнесның барлык таләпләренә җавап бирерлек иң отышлы тарифларга ия. Моннан тыш, Казан Банкында исәп-хисапны бер көн эчендә ачарга мөмкин. Ашыгыч мәсьәләләрне хәл иткәндә клиентларга ярдәм күрсәтергә әзер торган игътибарлы һәм ихтирамлы операционистлар – банкның тагын бер өстенлеге. Шулай ук банкның баш офисында юридик һәм физик затлар өчен операция залларының аерым булуы да клиентларга чират тору вакытын сизелерлек кыскартырга мөмкинлек бирә. Һәм болар – Казан Банкының хезмәт күрсәтүдәге өстенлекләреннән кайберләре генә әле. Казан Банкының даими клиентлары арасында муниципаль предприятиеләр генә түгел, төрле тармаклардагы шәхси компанияләр дә бар. Әнә шундый ике компаниянең вәкилләре үзләренең Казан Банкы белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Азат Хөсәенов, «Союзхимтрейд» ҖЧҖнең башкаручы директоры Лицензия № 708 от 08.07.2003. Реклама

– Безнең компания 2001 елдан башлап полимер чималны дистрибуцияләү белән шөгыльләнә. Күмәртәләп сәүдә итү эшчәнлеге исап-хисап операцияләренең интенсивлыгы белән аерылып тора һәм аны оператив банк хезмәтеннән башка алып бару мөмкин түгел. Шуңа да без 34

инде сигез елдан артык «Казан Банкы» ИҮКБ» ҖЧҖ белән эшлибез, һәм аның белән эшләүне ике сүз белән сыйфатлап була: тизлек һәм уңайлылык. Безнең төрле банкларда исәпләү-касса хезмәтеннән файдалану тәҗрибәбез бар, берара 10нан артык исәп-хисап алып барган чакларыбыз булды, шул исәптән, дәүләт катнашындагы иң эре Россия банкларының берсендә һәм Россиянең эре шәхси банкында да. Шулай да зур ышаныч белән белдерәбез: Казан Банкында исәпләү-касса хезмәте – иң яхшыларның берсе. Җибәргән көнебездә үк акча кергәнне күреп һәм аны шул арада икенче контрагентка да озатып өлгергәннән соң, көн ахырына анысыннан да хәбәр алу – сирәк күренеш кенә түгел, ә бәлки, Казан Банкы ярдәмендә, көндәлек гадәти хәл булып тора. Акчаны 20:00 сәгатькә кадәр җибәрү мөмкинлеге, исәп-хисапта акча хәрәкәте турында sms– хәбәрләр алу, теләсә-кайсы браузердан куркынычсыз һәм уңайлы «Банк-клиент» – бу банк өстенлекләренең кайберләре генә. Моннан тыш, ярдәмчел һәм игътибарлы персонал турында да әйтми булмый. Без «Казан Банкы» ИҮКБ» ҖЧҖн үзебезнең барлык контрагентлабызга тәкъдим итәбез, курыкмыйча сезгә дә тәкъдим итә алабыз. Фәридә Пирогова, «Алюкон» СК» ҖЧҖ директоры

– Казан Банкы белән без 2010 елда эшли башладык. Бу кече бизнес өчен катлаулы чор иде, чөнки күп банклар кредит бирү шартларын кырысландыра башладылар, ә кайчакта кече бизнес белән эшләүдән бөтенләй баш тарталар иде. Шул моментта Казан Банкы безнең бизнеска нык ярдәм итте, һәм шуннан бирле без бергәләп үсәбез. Казан Банкындагы ИКХ дәрәҗәсе безнең өчен күңелле сюрприз булды, чөнки без башка банкларда мондый сервис күреп «иркәләнмәгән» идек. Казан Банкындагы ИКХ өстенлекләре исәбенә түләү поручениеләренең оператив башкарылуын һәм үткәрелүен кертер

идем, һәрвакыт шалтыратырга һәм тизрәк эшләнүен сорарга да була. Исәпне көннекен көнгә алып бару – иң мөһим өстенлекләрнең берсе, чөнки сәүдә бизнесында куелыш сроклары еш кына хәлиткеч роль уйный һәм мондый очракта тәэминатчыларга безнең мөмкин кадәр тизрәк түләвебез бик тә әһәмиятле. Ә инде акчаны тиз арада күчерү зарурлыгы бик еш кабатлана, ни дисәң дә, төрле хәлләр була, әйтик, машинабыз башка шәһәрдә товар төяү урынында тора, акча җитмәгән, тиз арада аерманы түләргә кирәк. Ә Казан Банкы белән проблема юк! Тагын шундый бер очрак булды. Кредитны каплау көнендә башка банктагы исәп-хисапта акча җитмәде һәм керемнәрнең бер өлешен Казан Банкы исәп-хисабыннан тиз арада күчерергә кирәк булып чыкты. Операция үткәрелде, һәм без бер-ике сәгать эчендә тиешле исәп-хисапка акча килгәнен күрдек, шулай итеп, вакыт кичектерелү аркасында процент өстәмәләре түләүдән котылып калдык. Казан Банкы белән эшләгәндә, түләүнең тиз һәм төгәл барып җитәчәгенә һәрвакыт ышанырга була. «Мобиль бизнес» дигән өстәмә хезмәт безнең өчен бик уңайлы булып чыкты, ул түләүләрне 20:00 сәгатькә кадәр үткәрергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, предприятие җитәкчеләренә Казан Банкы исәпхисапларында калган акчалары турында мобиль элемтә аша хәбәр итү мөмкинлеге дә бик ошый.

Шулай итеп, исәпләү-касса операцияләрен Казан Банкында алып баруны сайлау сезгә вакытыгызны һәм акчагызны − теләсә кайсы эшкуар өчен әһәмиятле ике ресурсны − янга калдырырга мөмкинлек бирер. Һәм бу, һичшиксез, бизнесыгызның үсешенә һәм чәчәк атуына ярдәм итәр. татарстан

сентябрь 2013


финанс хезмәтләре

Тотрыклылыкка кредит юнәлтелгән проекты 2007 елдан башлап тормышка ашырыла.

К

ече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программасы механизмнары, аның шәһәр икътисады өчен әһәмияте, һәм Казан предприятиеләренең аннан ни дәрәҗәдә файдалануы турында башкарма комитет аппараты Икътисадый үсеш комитетының эшмәкәрлек һәм кулланучылар базары үсеше бүлеге башлыгы Алсу Әхмәтгәрәева сөйли. – Алсу Нәҗиповна, бу программа шәһәрдәге кече һәм урта бизнес үсешенә беркадәр стимул булып торамы? – Әлбәттә. Аның шартлары үзенә җәлеп итеп тора бит: эшкуарлар ике еллык срок белән биш миллион сумга кадәр кредит алырга мөмкин (шул ук вакытта бер миллионга кадәр кредитны залогсыз алырга да рөхсәт ителә). Башкарма комитет, традиция буенча, куелган процент ставкасының биш процентына субсидия бирә. Бүгенге көнгә ул 13 процент тәшкил итә, шулай булгач, кредит алучыга ул елына сигез процент кына булып чыга.

тапкыр гариза биргәндә, эшкуарның әлегәчә булган проектында яңа юнәлеш үстерә башлавы яисә нульдән башлавы мөһим. Шунысы да мөһим: беренче эш тәмамланган очракта гына икенче кабат ярдәм күрсәтелә. – Проектта катнашу өчен кандидатлар алдына куела торган төп критерийлар нинди? – КУЭ субъекты, беренчедән, «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында»гы законга туры килергә тиеш. Икенчедән, документлар пакеты тулысынча формалаштырылган булырга тиеш. Өченчедән, эшчәнлекнең юнәлеше исемлектә күрсәтелгән өстенлекле юнәлешләр белән ярашырга тиеш. Ул юнәлешләр Казан шәһәр Думасы карары белән расланган һәм, кече эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен, Казан бюджетыннан кредитларның процент ставкаларының

– Шәһәр өчен өстенлекле саналган юнәлешләр бармы? – Алар барысы 14 – инновацион эшчәнлектән башлап, халык сәнгате һөнәрләрен саклау, торгызу һәм үстерүгә кадәр. Исемлек шәһәр икътисадының барлык тармакларын да үз эченә алган диярлек һәм программага старт бирелгәннән башлап, үзгәрешсез калган дияргә була. Бары тик бик якын торган кибет челтәрләре үсеше белән бәйле проектларга гына субсидия бирми башладык – бу инде формалашкан сектор. Һәм 2013 елда өстенлекле проектлар арасына эшкәртүче җитештерү өлкәсе кертелде. Бу – товарларны матди җитештерү һәм хезмәт күрсәтүнең 200дән артык төрдәге икътисади эшчәнлеген үз эченә алган классификатор бүлеге. – Процент ставкаларын субсидияләүгә шәһәр бюджеты күпме акча тота? – Шәһәр бюджетында ел саен процент ставкаларын субсидияләүгә 10 миллион сум акча карала. 2007 елдан башлап, процент ставкасының бер өлешен компенсацияләү өчен шәһәр бюджетыннан барысы 32,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде, һәм бу эшкуарларга 700 (!) миллионлап акча алырга мөмкинлек бирде, асылда, алар шәһәр икътисадына инвестицияләнде.

Реклама

– КУЭның ничә субъекты программага катнашты? – Инде 250дән артык. Шул ук вакытта күпләр икенче кабат килә. Икенче

Алсу Әхмәтгәрәева, башкарма комитет аппараты Икътисадый үсеш комитетының эшмәкәрлек һәм кулланучылар базары үсеше бүлеге башлыгы.

бер өлешен капларга субсидияләр бирү тәртибе шул нигездә билгеләнгән.

35

Реклама

Казан мэриясенең кече бизнесны ташламалы кредитлауга


èêå ôèêåð

Вагыйз Минһаҗев

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Билгеләп куелган коткаручы

Кредитор банкларның былтыргы демаршына кадәр Вагыйз Минһаҗевның хезмәт стажында җитәкче урыннарда 34 еллык нәтиҗәле эш теркәлгән иде. 36

òàòàðñòàí

сентябрь 2013


Вагыйз Минһаҗев

èêå ôèêåð

Владимир Матылицкийдан уңай портрет

«Өйдә үстерелгән» олигарх

уңай портрет

1998 елда Минтимер Шәймиев Минһаҗевка сөт тармагын җитәкләргә тәкъдим иткәндә, тармакны аякка бастырырга гына түгел, реанимацияләргә кирәк була. 1990 елда «арендачылар берләшмәсенә» әйләнгәннән соң, сөт предприятиеләре ширкәте хосусыйлаштырылып дүрт ел үтүгә үк таркала. «Татарстан сөте» холдингының 34 предприятиесеннән Казан сөт заводы, Чистайныкының өчтән бере, «Лениногорск май-сыр базасы» ААҖнең чирегеннән азрагы дәүләт идарәсендә була. Калган масса түләүгә сәләтсез һәм Мамай заманында җиһазландырылган предприятиеләрдән тора, аларның акцияләре бушка диярлек чит «инвесторларга» китә бара. Һәм иң хәвефлесе − «мәскәүләргә» китә. Моңа инде җитәкчелек сәяси сәбәпләр буенча да, хуҗалык сәбәпләре буенча да юл куя алмый. Кызганыч, тик бу тармак, нефть химиясе, төзелеш һәм элемтә тармакларыннан аермалы буларак, җирле олигархларны кызыктырмый. Шунлыктан предприятиеләргә директор «билгеләргә» һәм аңа киләчәктә кредитлар, ташламалар, банклар белән сөйләшүләрдә арадашчы буларак ярдәм итәргә туры килә. Табигый ки, Президент Минһаҗевны очраклы гына сайламый. ...Казан ветеринария институтын тәмамлап, баш зоотехник булып Арча районының «Ватан» совхозына кайткан 23 яшьлек Вагыйз Минһаҗевка үзен күрсәтү мөмкинлеге тиз арада туа. Урак өстендә директор хастаханәгә эләгә, әле бер ел да эшләмәгән зоотехникны «вазыйфаны үтәп торучы» итеп куялар. Совхоз игеннәрне районда икенче күрсәткеч белән җыеп ала, шуннан соң ук «иртә өлгергән яшь» белгечне тиз арада партиягә кертәләр дә, совхозны тапшыралар (ул өч елда алдынгылыкка чыга). Аннары − «Северный» гигант совхозы, Минһаҗев анда да бер-ике ел эчендә күрсәткечләрне икеләтә яхшырта. Шунысын да әйтеп китик − мелиорация министры химаясеннән башка, ә бит кайбер «экспертлар» нәкъ менә аны Вагыйз Васил улы карьерасының төп этәргеч көче дип саный. Монда күбрәк геннар булышкандыр, мөгаен... Минһаҗ бабасы яшьтәшләренең әйдаманы булган Вагыйзга зур өметләр баглый: «Аңардан шәп директор чыгачак!» − ди ул. Нәкъ менә бабасы егетне ветеринарлыкка укырга кыстый — әтисе исә улын физкультура институтына җибәрергә ниятләгән була. Бабасы белеп әйтә: революциягә кадәр ул Оренбур сәүдәгәре Гали Яушевта баш ат караучы була. Бай аны намуслы хезмәте өчен хөрмәт итә һәм, революциядән соң Кытайга киткәндә: «Кызыл һәм ак әтәч сугышында кызылы җиңәчәк, иң яхшы атны, кирәкле бөтен нәрсәне ал да, кызылларга кушыл», − дип киңәш бирә. Вагыйз Минһаҗевның карьера үсеше дәвам итә. Ул авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, аннары район җитәкчесе була. Крестьян утарларын совхоз кырларындагы печән белән тәэмин итә, хезмәткәрләргә ашлыкны сатарга һәм терлек азыгына бирергә рөхсәт итә, ул чактагы советлар заманында әле башка районнарда бу турыда уйлап та карамаган булалар.

Минһаҗев Арча районы белән ун ел җитәкчелек итә. Партия таркалгач, райкомның беренче секретаре кәнәфиен хакимият башлыгы вазифасына алыштыра. Башлаганда − районда җүнле юл булмый, эчәргә яраклы су юк, бәдрәфләр — ишегалдында. Минһаҗев вакытында алты асфальт заводы төзелә, шәһәр трассалары Әтнә, Кенәргә барып җитә, Күпербаш һәм Түбән Курса скважиналарыннан район үзәгенә су үткәрәләр. Канализация һәм чистарту корылмалары төзелә. Ул чакта республиканың үзенең бизәү өчен кулланыла торган кирпече булмый, һәм хакимият 12 завод өчен җиһаз сатып ала. Бүгенге көнгә кадәр эшли торганы бердәнбер − Арчаныкы (елына 30 миллион данә кирпеч җитештерә), аны Минһаҗев төзеткән. 1995 елда аңа «РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исем бирелүгә дә беркем каршы түгел. Ветеринария фәннәре кандидаты дәрәҗәсе алуына да ризасызлар юк. ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләген дә Вагыйз Васил улы танышлык белән генә алмаган. Ул уйлап тапкан орлыкларның яңа сортларын туфрак үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлау ысулы һәм чәчүлекләрне эшкәртүнең яңа технологиясе чыннан да нәтиҗәле булып чыга. 1996 елда районда гектарыннан уртача 42,2 центнер уңыш җыела (ТР буенча − 26,8 центнер), ә иң алдынгы хуҗалыкларда 48-54шәр центнер уңыш җыялар. Төзелгән торак һәм мәктәпләр тапшырыла, район буенча газлаштыру 73 процент тәшкил итә. 140 урынлык балалар бакчасы, картлар интернат-йорты төзелеп бетеп килә, район үзәк хастаханәсе киңәйтелә. «Олигарх» итеп билгеләнгәнгә кадәр Минһаҗевның казанышлары һәм оештыру тәҗрибәсе җитәрлек була. Тармак тартып-сузып җыела: эре акционерларны хөкүмәт һәм шәхсән президент үзе «колхоз − ирекле эш» катгый принцибы буенча тартып китерә, физик затлар белән гендиректор аяк терәп үзе сатулаша. Әмма 2001 елга Вагыйз Васил улы предприятиеләрнең күпчелегендә дәүләт өчен контроль пакетлар җыя ала. «Татарстан сөте» ААҖ бер кешегә буйсына, Минһаҗевтагы 20 процент акциягә бер-ике елдан соң туганнарының тагын 50 процент акциясе өстәлә. Ни өчен туганнарыныкымы? Чөнки җирле байлар арасында хәтта символик суммалар «инвестицияләрлек» кеше табылмый. Бу бит нефть химиясенә «керү» түгел...

«Колачлы фикер йөртә» «Татарстан сөтенең» (2006 елдан − «Вамин Татарстан») кредит бурычлары оешканнан соң ук үсә башлый. Әмма моның сәбәбе Минһаҗев ихтыярыннан гына тормый. Үсешкә кертергә бернәрсә булмауга һәм моның кирәге дә булмаганга Вагыйз Васил улы гаеплеме соң? Кредит буенча процентлар, субсидияләүне дә кертеп, кайбер елларда хәтта еллык инфляциядән дә түбәнрәк була, шунлыктан 2000 еллар уртасында агросәнәгать комплексын үстерү дәүләт программасы белән илһамланган меңнәрчә авыл хуҗалыгы җитештерүчесе кредитка бата. 37


Вагыйз Минһаҗев

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, 2011 елның ноябрендә парламентка сенатор кәнәфиенә кандидатны тәкъдим иткәндә, Минһаҗевның агрохолдинг предприятиеләрен заманчалаштыру һәм үзгәртеп коруга керткән өлешенә аеруча басым ясады. «Ваминның» куәте 2008 елга тәүлегенә 5000 тонна сөткә җитә  — предприятиеләрдә суыту җиһазларын тулысынча алмаштыралар, сөт кабул итү җиһазларын, сыр һәм эремчек җитештерү линияләрен чит илдән кайтарталар. Бер Казан сөт комбинатына гына да миллиард сумнан артыграк акча кертелә! Әгәр 90нчы елларда республикада каты сырлар бөтенләй диярлек җитештерелмәсә, 2006–2007 елларда аларны елына 30ар мең тонна җитештерәләр. Саклау җиһазлары җитәрлек булмаганга элегрәк канализациягә агызыла торган эремчек суын һәм майсызландырылган сөтне 2000нче еллар уртасыннан эшкәртә башлыйлар. Чебен болытларын җәлеп иткән май заводларының никадәр сасы һәм пычрак булуы хәзер онытыла язды инде, ә бит алар әле күптән түгел генә заманча җитештерүгә әйләнде... Республика хәтта көзге-кышкы чорда да коры сөт турында онытты. Сөт заводлары продукцияне бары тик аертылмаган сөттән, консервантлар һәм антибиотиклар кушмыйча гына чыгара башлады. Районнардагы филиаллар коры сөт һәм сыр җитештерүгә күчте. Билгеле инде, болар барысы да − кредитка, республика җитәкчелеге арадашчылыгында һәм гарантиясендә. Тик бит Вагыйз Минһаҗев үз хыялларын гына тормышка ашырмаган. 2004 елдан (һәм кабат − республика җитәкчелеге таләбе буенча) ул нигездә түләүгә сәләтсез йөз иллеләп элекке колхоз һәм совхозны үз канаты астына ала. Танышлары Минһаҗев турында: «Ул колачлы фикер йөртә», − ди. Минтимер Шәймиев тә нәкъ менә шуңа таяна: «Вагыйз Васил улыннан башка кеше бу эшкә алынмас иде. Тик безнең Минһаҗев шундый масштаблы кеше инде ул», − ди. Ярты миллион гектарга якын биләмәләре һәм анда эшләүче 14 мең крестьяны булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре 26 агрофирмага берләшә. Вагыйз Минһаҗев әйтүенчә, аларга 24 миллиард сум акча кертелгән, шуның яртысы 130 тузган терлекчелек комплексы объектын үзгәртеп коруга һәм ремонтлауга, чит ил җиһазлары сатып алуга тотылган. Фермаларда азык тараткычлар, миксерлар, сөтүткәргечләр, суыту савытлары пәйда булган. Сигез миллиардтан күбрәк акча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга киткән: 799 ашлык җыю һәм терлек азыгы җыю комбайны, 1037 трактор, 69 киңколачлы чәчү комплексы, 1163 автотранспорт берәмлеге һәм 2798 авыл хуҗалыгы машинасы. Агрофирмаларда бары тик элиталы орлыклар гына чәчелә башлый. 2008 елга сөт терлеге көтүе 36,4 мең башка, 2013 елның язына − 40,4 мең башка җитә. Язын эре мөгезле терлекнең гомуми саны 108 мең, дуңгызларныкы 86 мең була. 2005 елның июленнән «Вамин Татарстан» ААҖ составына Казандагы порт элеваторын һәм икмәк продуктлары реалба38

засын, Печищи икмәк продуктлары комбинатын, шулай ук 15 икмәк кабул итү һәм ашлык эшкәртү бүлендек предприятиесен берләштергән «Татархлебопродукт» ХК керә. «Вамин» составында элеватор һәм тегермәннәрнең куәте арта, Чистайда комбиазык заводы төзелә. Компаниянең махсуслаштырылган автобазасы, ике ремонт-техника предприятиесе, үзенең җитештерү-конструкторлык бюросы һәм укыту-курс комбинаты бар. Арча балык хуҗалыгында 540 гектар буаларда карп, сазан, юанбаш, ак амур, чуртан, керкә һәм мәрсин үрчетелә. 240 кибеттән торган ваклап сату челтәре төзелә, 2007 елдан бирле республиканың эре шәһәрләрендә фирма киоскларында эчәргә яраклы су сатыла.

«Вамин» һәм БСО капмакаршы? Агросәнәгать комплексының «кырдан табынга кадәр» тулы циклын тәэмин итә торган эре структуралары дәүләт ярдәменнән башка үсешкә ирешә алмый: кредитлар буенча түләү, гигант техника паркын һәм иксез-чиксез биләмәләрне «эш» халәтендә тоту даими чыгымнар таләп итә. 2010 елгы корылыкта азык әзерләүнең Минһаҗевка күпмегә төшүен кем дә булса санап карасын иде... Киров һәм Пермь өлкәләренең еллар буена чабылмаган гаять зур кырларына Татарстаннан йөзләрчә бригада десанты төште: техника, машиналар һәм хәтта паромнар да эшкә җигелде. Хуҗалар «хәрби» тәртипкә һәм гамәлләрнең үзара көйләнгән булуына гаҗәпләнде. Минһаҗев кабат үзен бик шәп оештыручы итеп күрсәтте: азыксыз калган терлекне суярга туры килмәсен өчен мөмкин булмаганны да эшләде. Әмма корылык Татарстанда еш кунак була башлады, элегрәк озайтылган түләүләр вакыты исә 2012–2013 елларòàòàðñòàí

сентябрь 2013

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

èêå ôèêåð


да килеп җитте. Җитмәсә, 2011 ел азагында аграрийларны БСОга керү белән «шатландырдылар». Зәгыйфь натуралардан аермалы буларак, Вагыйз Минһаҗевта әлеге хәлләр көрәш омтылышын көчәйтте генә. Ул ике чакырылышта ТР Дәүләт Советы депутаты булды һәм, экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану «профильле» комитетында эшләп, үз фикере белән әллә ни тыкшынып маташмады. Ә менә 2011 елда Федерация Советына сайлангач, чишмәсе «юл ярды», дип әйтеп була. Аграр азык-төлек һәм табигатьтән файдалану комитетында аның позициясен тиз белеп алдылар. Былтыр яз Түбән Новгордта үткәрелгән киңәшмәдә Минһаҗев РФ Хөкүмәтен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен банк кредитларыннан һәм «Росагролизингка» бурычлардан азат итәргә өндәде. Нигезләү саллы иде: 10 елда Татарстанда гына да агросәнәгать комплексын үстерүгә 150 миллиард сумнан артыграк акча җәлеп ителгән, һәм хәзер аларны кайтарып биреп булмый: бишьеллыкта − дүрт коры җәй, ун елда − ашламаларга сигез тапкыр, ягулыкка − биш тапкыр, электр энергиясенә — җиде тапкыр бәя арткан (ә терлекчелек продукциясенә бәя икеләтә генә арткан). Сенатор фикеренчә, процент ставкалары субсидияләнгән инвестицион кредитлар 15 елга һәм күбрәккә бирелергә тиеш. «Бердәмроссияле» һәм «олигарх» булуына карамастан, Минһаҗевның карашлары һәм эш ысуллары райком вакытыннан калган − феодаль-социалистикка якынрак. Һәм омтылышлары да, «үзен дә онытмый» торган кешегә карата бу никадәр генә сәер тоелмасын, дәүләтне баетуга юнәлтелгән. Туры сүзлелеген дә өстәсәгез, базарның чикләнмәгән көченә һәм БСОның шик тудырмаслыгына ышанган либералларга, шулай ук Россия базарларына ыргылган чит ил көндәшләренә оппонент килә дә чыга. Агросәнәгать комплексының артык кредитлаштырылуы

èêå ôèêåð

һәм банк ставкаларының чамадан тыш югары булуы турында ачыктан-ачык сөйли торган кешеләр алар өчен зыянлы. Хакимият алар сүзенә колак салса нишләрсең? Ничек булса да, кредитор банклар гаммәви матбугат чаралары булышлыгында һәм хакимият нейтралитетында Минһаҗевны «талауга» килешеп һәм тату тотынды. Бер елда башына җиттеләр, әмма Вагыйз Васил улы бөртекләп төзегән авыл хуҗалыгы империясе эшен дәвам итәчәк. Һәм сенатор сораган дәүләт ярдәме дә булачак. «Вамин» буенча хәзер «кризис планы» гамәлгә ашырыла: төп мөлкәтне яңадан бәяләү хисабына устав капиталын арттыру да, бурычны акцияләргә алмаштыруны эченә алган өстәмә эмиссия дә булачак. Әмма инде Минһаҗевлардан башка гына. Алардан «Ваминны» «тартып алу» бенефициарлары һәм сөт короле җәберләнүнең чын сәбәпләре соңрак мәгълүм булачак әле, әмма киләчәктә агросәнәгать комплексында фермер хуҗалыклары да, «тармак локомотивлары» да янәшә тыныч яшәр, дип ышанасы килә. Һәрхәлдә, Марат Моратов «Просто молоко» ИК дигән яңа бренд астында компания белән идарә итүдә бернинди кыенлык та күрми. Һәм аны артык зурга да санамый, структурасы да, аның фикеренчә, белеп төзелгән − дөньядагы сөт компанияләренең күбесе шулай эшли. Бу Вагыйз Минһаҗев казанышларын соңгы тапкыр гына тану булмастыр, шәт. Тик беренчесе дә түгел. Минтимер Шәймиев: «Вамин» бит артта сөйрәлгән хуҗалыкларны алды, шулар базасында беренчел капиталсыз төзелде. Әлеге хуҗалыклар һаман җимерелүен дәвам иткән булыр иде. Һәм тагын, әгәр без аларга бүген яки иртәгә генә чынлап тотынсак, аларны торгызуга тагын да күбрәк акча китәр иде. Шунлыктан, әйе, бурычлар бар, тик барыбер эш урыннары сакланып калды, күп фермалар торгызылды», − ди. ТРның беренче Президенты исә нәрсә турында сөйләгәнен яхшы белеп сөйли.

уңай портрет

Фото www.prav.tatarstan.ru сайтыннан

Вагыйз Минһаҗев

39


èêå ôèêåð

Вагыйз Минһаҗев

ТӘХЕТСЕЗ КОРОЛЬ

40

òàòàðñòàí

сентябрь 2013


Вагыйз Минһаҗев

èêå ôèêåð

Андрей Григорьевтан тискәре портрет

«В

Фотолар www.prav.tatarstan.ru сайтыннан

Президентка вәгъдә Ә бит барысы да ничек шәп башланган иде! Үткән гасырның 90нчы еллар уртасында Минһаҗев Арча районының кунакчыл башлыгы буларак Сабан туенда федераль әһәмияттәге кунакларны каршылады. Нәкъ менә Арчада Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин, күзен бәйләп, — бер сугуда! – чүлмәк ватты. Усал телләр моны да алдан оештырылган бер күз буу дип күрсәтергә маташса да, авыл бәйрәме хуҗасының үзенчә югары кунак күңелен күрергә теләвен гаепкә санап буламы соң? Әмма өч елдан соң район җитәкчесенең шатланыр сәбәп булмаган очракта да гел бәйрәмчә кәефтә булуын искәрәләр. Үзегез күз алдыгызга китерегез әле: 1998 елгы кризис, районга тегесе-бусы кирәк, ә Арча шәһәрендә кинәт, җир астыннан калыккандай, берсеннән-берсе зиннәтлерәк сарайлар пәйда була − өстәвенә әле аларны кенәз Юсуповның борынгы проектлары буенча төзелгән, диләр. Нәкъ менә чума вакытындагы мәҗлес инде! Зиннәтле йортларның чыннан да Юсупов сызымнары буенча салынганмы, әллә инде сарайларны төзетүче гүзәллек турындагы үзенең күзаллауларын тормышка ашырганмы — төгәл генә әйтә алмыйм, әмма хуҗаның кем икәнлеге мәгълүм булгач, бик зур шау-шу купты. Ул хәтта район чикләреннән чыгып, тиз арада Казан Кремле диварларына кадәр барып җитте. Шулай да Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тимерне кызуында сугып калырга ашыкмады. Һәм, мөгаен, район җитәкчесенең элеккеге казанышларын истә тотыптыр, җәмәгатьчелеккә үзенең Минһаҗев белән сөйләшүен җиткерде, шуннан соң Вагыйз Васил улы үз сарайларын халыкка бирергә – әллә балаларга, әллә ветераннарга − вәгъдә итте. Дөрес, бер-ике елдан соң йөдәтүчән журналистлар Минһаҗевның президентка биргән вәгъдәсен үтәү-үтәмәвен тикшереп карарга булган. Биек койма артындагы аерым йортларның элеккечә үк бер дә җәмәгать файдасына бирелгән йортларны хәтерләтмәве ачыкланган. Соңрак масс-медиа вәкилләре әлеге биналарны «халыкка» тапшыруның кызыклы схемасын казып чыгарган.

тискәре портрет

амин» бизнес-империясенең элекке хуҗасы, Татарстаннан сенаторлыкка озатылган Вагыйз Минһаҗев, барыннан да бигрәк, үзенә дошманнар табу сәләтенә ия. Мәгълүм булганча, мифик Мидас патша тотынган һәрнәрсә алтынга әйләнгән. Байларча кыланмышларыннан бик кыенлык белән генә аерылып маташкан Арча районының элекке падишаһы да үзе бер легендага әйләнгән инде. Ул, ахрысы, бөтен кешене үзенә каршы котырткан: крестьяннарны да, хокук сакчыларын да, банкирларны да... Кыскасы, берничә химаячесеннән башка һәркемне диярлек. Хәер, «аннан» хуплау булмаса, соңгы дистә ярым ел буена Татарстан җәмәгатьчелеген шаккатыра торган хәлләр дә булмас иде. Әмма Вагыйз Минһаҗевны иң кызып яклаучылар да әкренләп чигенә, ахры. Дөрес, Минһаҗевка каршы дәррәү күтәрелгән күпчелек теләгәнчә үк тиз түгел.

41


èêå ôèêåð

Вагыйз Минһаҗев

6000 квадрат метрлы җир участогындагы төзелеп бетмәгән зиннәтле йортлар торак-коммуналь хуҗалык муниципаль предприятиесенә ярты миллион сумга сатылган. Белмим инде, МП нәкъ менә бу килешү аркасында бөлгенлеккә чыкканмы, әллә әлеге коммуналь предприятиенең хәле электән үк начар булганмы, тик ул Минһаҗев йортларын Элистада ук теркәлгән ниндидер «Вояж» ЯАҖнә ваклап түләү шарты белән саткан. 723 мең сумга. Алгарак киткән саен тагын да күңеллерәк: «Вояж» ялган фирма булып чыккан. Яңа хуҗаның эзләре бөтенләй югалыр иде, тик Минһаҗевның әле үзе генә, әле кунаклар белән даими рәвештә йортларга килгәләп йөрүен күрүче шаһитлар табылган. Хәер, сарайлар ул чакта кемнеке генә булмасын, 1998 елгы гауга инде еллар үтү белән онытылган. Минһаҗев үзе дә район башлыгы кәнәфиен ташларга өлгерә, яңа вазыйфага билгеләнә — «Татарстан сөте» холдинг компаниясе генераль директорына әйләнә. Бу инде яңа масштаблар һәм яңа перспективалар дигән сүз. Яңа урынга билгеләнгән Минһаҗев фамилиясенең тагын да күбрәк төрләндерелә башлавы гаҗәп түгел. Бигрәк тә безнең героебызның гүзәллеккә омтылышы тиз арада тагын игътибар үзәгенә эләккәндә.

Көчәйтелгән ярдагы Казан плацдармы Юсуповныкына охшаган яңа сараен Минһаҗев инде Татарстан башкаласында төзи башлый − Казансуның текә ярында, хәзер биредән яңа «Казан-Арена» футбол стадионы уч төбендәгедәй күренеп тора. Әлеге гауганы мин бик шәп хәтерлим, чөнки аның турында үзем дә берничә тапкыр язган идем. Мин инде эш урынын да үзгәртергә өлгердем, ә Минһаҗевның чираттагы сарае һаман үз урынында. Хәтерлим әле, 2004 елда ук прокуратура мине ышандырган иде: көнләп түгел, сәгатьләп үскән әлеге йортларның көннәре санаулы. Минһаҗевның уңышка бернинди өмете дә юк, дип ышандырдылар мине ул чакта: йортны ишәргә туры киләчәк, чөнки ул суны саклау законнарын тупас бозып төзелгән. Прокуратура хезмәткәрләре эшенә тел тидерерлек түгел, алар үзләренең вазыйфасын җиренә җиткереп башкарды: судка биреп, кирәкле карар чыгаруга иреште. Минһаҗев исә бер генә суд утырышына да килмәде. Аңлашыла ки, беркем дә сөт короленең судта пәйда булуына өметләнмәде, әмма ул хәтта үзенең вәкилен дә җибәрмәде. Ничектер котылу өмете исә калган булган икән − Минһаҗев апелляциягә бирде һәм отты. Ни өчен судка килмәгәнме? Повестка килеп җитмәгән икән. Күтәрелгән шау-шу турында да ул, әлбәттә инде, шулай ук бернәрсә дә ишетмәгән булып кыланды. Аннары бөтенләй цирк башланды. Вагыйз Васил улы йортын яхшы гына төзеп бетерде дә, тыныч кына законлаштырып та куйды. Закон сагындагы күпсанлы органнарга хәзер үз йөзләрен саклап калу бик кыенга туры килде. 42

Мондыйрак аңлатулар башланды: янәсе, Минһаҗев Казансу ярына зыян китермәде, ә киресенчә ныгытты гына, һәм моның өчен һәртөрле мактауга лаек. Ура, иптәшләр! Әлеге гаугадан соң − яки, төгәлрәге, аның могҗизалы рәвештә хәл ителүеннән соң − инде берәүдә дә шик калмады: Минһаҗев җитди һәм озакка килүчеләрдән, андый зур кантарны тиз генә урыныннан кузгатып булмаячак. Шунысы кызык, Казансудагы зиннәтле сарай хәтта кинода да мәңгеләштерелде. Безруковлы «Самая реальная сказка» фильмында нәкъ менә ул Кощей Бессмертныйның форпосты булып тора. Фильм төшерүчеләрнең куеннарында таш йөртүе икеле, әмма күп кенә казанлылар әлеге шикле тәңгәллеккә мөгаен махсус мәгънә салгандыр.

Чүпрәле сөт Ә инде Татарстан фермерларының Минһаҗев республиканың сөт короле булган чакта ничек яшәве − үзе бер тарих. Сөт өчен алынган тиеннәр көчкә очын-очка ялгап бару мөмкинлеген бирде. Барлык каймак − туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә – эшкәртүче кулында кала иде. Башта − «Татарстан сөте» ХК» ААҖндә, аннары, 2006 елдан, «Вамин Татарстан» ААҖндә. Сүз уңаеннан, соңгы атамада безнең героебызның исеме һәм фамилиясеннән кыскартылган комбинация җиңел шәйләнә, бу тагын бер тапкыр аның тыйнаклыктан үлмәячәгенә дәлил булып тора. Тыйнаклыкка − бигрәк тә матди дәгъвалар планында − гигант холдинг соңгы тамчысына хәтле согын сыккан кешеләр ия булырга тиеш иде. Әле крестъяннарга вакытында акча биреп барсалар ярый. òàòàðñòàí

сентябрь 2013


Холдинг исә чүпрә кушкандай күперә генә бара. Сөт комбинатларына терлекчелек фермалары, икмәк кабул итү предприятиеләре өстәлә... Кирәк икән − Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүенең бер дигән уңышлары күрсәтелә. Җирле түрәләрнең горурлыгына һәм читтән килгәннәренең күңелен ачу өчен. Әмма, тулаем алганда, аннан соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, холдинг эшчәнлеге тышкы яктан зәгыйфь контрольдә тотыла. Төгәлрәк әйткәндә, берничек тә контрольдә тотылмый. «Вамин Татарстан», бигрәк тә хуҗасының киребеткәнлеген исәпкә алганда, республика өчен билгеле вакыт узгач шартлый торган гигант бомбага әйләнә. Бөтен бер республиканы азык-төлеккә күмәргә яки бер сәгать эчендә бернәрсәсез калдырырга сәләтле гаять зур структура Минһаҗев өчен тылсымлы коткару таякчыгына әйләнә. Сөт короленә һәм аның зур гаиләсенә электән күнеккән затлы тормышта яшәү мөмкинлеге саклана. Чыгымнар турында әллә ни кайгырмыйлар, иксез-чиксез диярлек кредит алырга була. Кредиторлар бәйләнә башлый икән, һәрвакыт «Ваминның» Татарстан өчен стратегик әһәмиятен искә төшерү җитә, шундук бәйләнүдән туктаячаклар.

Акча кайда, «Вамин»? Үзенең сөт империясен киңәйтү белән беррәттән Минһаҗев сәяси карьера баскычларыннан да бик җиңел һәм иркен күтәрелә. Ул — өченче һәм дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ә 2011 елдан − Федерация Советында Татарстаннан сенатор. Әлеге хәлиткеч карьера сикерешендә тәфсилләбрәк тукталу мөһим.

èêå ôèêåð

Федерация Советындагы кәнәфиенә Минһаҗев мондый нәтиҗә белән килә: 27 агрофирма, 28 сөт эшкәртү һәм 10 икмәк кабул итү предприятиесе, балык хуҗалыгы. Рәсми мәгълүматлар буенча, ул чакта Вагыйз Минһаҗевка ААҖ устав капиталының 19,95 проценты туры килә. Калган акцияләр туганнары кулында була. 2011 елның октябрендә Минһаҗев холдинг гендиректоры постыннан китә, аның директорлар советы рәисенә әйләнә. Ул чакта «Ваминны» бизгәк тота башлаган була инде. Дөрес, Дәүләт Советында нигездә Минһаҗевның уңышлары турында сөйләнә. Мәсәлән, компания җитәкчелеге уртача хезмәт хакының үсешенә зур игътибар биргән икән. 2011 ел азагына ул 10 мең сумга җитәргә тиеш булган! Шул ук вакытта «эш хакы буенча барлык бурычларны ноябрь азагына кадәр түләп бетерү турында» карар кабул ителә — мөгаен, шул ук 2011 елныкындыр. Хәер, холдинг хезмәткәрләренә булган бурычлар хәзергә кадәр түләп бетерелмәгән булса да, мин гаҗәпләнмим. Гомумән алганда, гәрчә Дәүләт Советындагы коммунистлар сенаторлыкка мондый кандидатка каршы булсалар да, күпчелек тавыш белән Вагыйз Васил улы барыбер «өскәрәк» җибәрелә. Беркатлы коммунистлар, мөгаен, республика җитәкчелеге маневрына төшенми калгандыр. Минем уйлавымча исә, Минһаҗевны шундый еракка җибәрү очраклы түгел − «Ваминда» тәртип урнаштырырга вакыт иде. Минһаҗевның холкын белгәннәр, аның моңа каршы тору ихтималын да исәпкә алгандыр. Аннан соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, сенатор үзенең бизнес-империясен сугышсыз гына калдырырга җыенмый. Хәтта конга Федерация Советындагы кәнәфи куелса да. Үткән язны искә төшерик: сенатор Минһаҗев сугышка ыргыла һәм хәтта «Ваминның» директорлар советында гигант бурычлы холдинг белән нишләргә дип баш ваткан кредиторларны ярсып кире кага. Кискен җавапның максаты гади һәм ачык: безнең героебыз, сенатор булгач, бизнес алып барырга хокуксыз калса да, аның зур гаиләсе уенда бит әле, һәм аны үзе күнеккәннән тәмсезрәк ашату килешми. Кабат гауга, моның өчен сенатор мандатыннан коры калырга да мөмкин. Әмма Минһаҗев кабат судан коры чыга, чөнки аның яклаучылары арасындагы фигуралар берсеннән-берсе абруйлырак − ТР Дәүләт Советы спикеры, авыл хуҗалыгы министры... Ә бит хәл инде бөтенләй начар. Монда активларны күпләп «Казанга» алып чыгу да, күпмиллиардлы бурыч артыннан тезелгән кредиторлар чираты да бар. Әмма Вагыйз Минһаҗев әлеге вазгыятьтә дә шартлар куярга һәм сәүдәләшергә өлгерә... Гомумән алганда, Минһаҗевның күпсанлы эскападаларын бер генә гади факт китереп чыгара дип уйларга нигез бар – өстәгеләрнең химаясеннән ул бераз узынган. Шунлыктан әкияттәгедәй үлемсез персонаж турында тагын яңа сәхифәләр көтеп калабыз. Ни өчендер минем иманым камил: Вагыйз Васил улы гаугалар хроникасына үзеннән өлеш кертер әле. Һич югында, Татарстанда. Чөнки биредә шәхсән аңа «ярамаса да, бик кирәксә, рөхсәт ителә».

тискәре портрет

Фото www.prav.tatarstan.ru сайтыннан

Вагыйз Минһаҗев

43


җәмгыять    шәхес

Т

Тирәнлектә очыш

аныш булыгыз, Илгиз Салихов, «Нурлатнефть» НГТИ башлыгы. Әлеге НГТИ территориясендә Ашәлчә чыганагы урнашкан. Биредә ил өчен уникаль эксперимент тормышка ашырыла − монда үтә үзле нефть чыгарырга өйрәнәләр.

Гасыр проекты турында

Ашәлчә чыганагын эшкәртү һәм аның эшен җайлап җибәрүне «ТатНИПИ нефть» галимнәре башкарып чыкты, экспертизада «Татнефть» бүлекчәләре һәм структур подразделениеләре катнашты, аннан соң аны компаниянең генераль директоры раслады. Икенче төрле әйткәндә, әлеге гаять колачлы бурычны башкарып чыгуда тулы бер команда эшләде. «Нурлатнефть»тә безгә «бары тик» бер нәрсәне генә эшләргә − технологияне гамәлдә кулланырга гына кирәк иде. Ә моның өчен күпме көч һәм нерв түгелгән − монысы икенче мәсьәлә. Ул хәзер генә барысы да гади тоела − ике пар горизонталь скважина бораулыйсы, бер пар скважинага пар кудырасы, ул, нефтьне нормаль консистенциягә кадәр сыегайтып, кат44

ламны җылыта. Беренче тапкыр әлеге горизонталь скважиналарны бораулау­ ны искә төшерсәкме? Күз алдына китерегез, елганың биек ярында кәҗә арканлаганнар, һәм сезгә аны елга астыннан исән­имин икенче ярга чыгарырга кирәк − әлеге бурычның катлаулылыгын Шәфәгать Тәхәветдинов якынча шулай аңлатты. Моннан да төгәлрәк әйтеп булмыйдыр. Үтә үзле нефтьне табу технологиясенең кайбер элементларын без канадалылардан алдык. Безнең, әлбәттә, үз үзенчәлегебез бар. Анда катлам 400 метр тирәнлектә ятса, без ул 100 метрда. Бездә төче сулар якын, димәк, аеруча саклык таләп ителә − экология барыннан да өстенрәк. Самолет сынау үткәннән һәм очарга өйрәнгәннән соң, серияләп чыгарыла башлый. Монда да шулай: Ашәлчә чыга-

нагын тәҗрибә рәвешендә эшкәрткәннән соң, аны сәнәгать күләмендә үзләштерү башланды. Җиде ел элек үтә үзле нефтьнең һәр тоннасы безгә зыян китерә иде. Бүген рентабельле, һәм без өч­дүрт ел эчендә узган еллардагы зыянны капларга ниятлибез. Максатыбыз − 2015 елга үтә үзле нефть табуны 300 мең тоннага җиткерү. Аны тормышка ашыру өчен быел безгә капиталь төзелешкә дип миллиард сумнан артык акча бүленеп бирелде, ел ахырына кадәр без эшләрне төгәлләргә тиешбез.

Тамырлар һәм тормыш сабаклары турында «Тәүлектә егерме дүрт сәгать» − бу безнең генералыбызның («Татнефть»тә генераль директорны хөрмәтләп шулай дип атыйлар. − Ред. иск.) яраткан òàòàðñòàí

сентябрь 2013

Егор Алеев фотосы

Ашәлчә чыганагы − үтә үзле нефть чыгару полигоны. Республика өчен генә түгел − бөтен ил өчен. Ил өчен генә дә түгел. Бездә хөкүмәт әгъзалары да, барлык Россия нефть компанияләре дә, халыкара делегацияләр дә булып китте. Мондый кызыксынуның сәбәбе нидә? Бездә тормышка ашырылганнарны әлегә Россиянең бер генә төбәгендә дә эшләгәннәре юк. Нәрсә соң ул үтә үзле нефть? Аның агучанлыгы судан ун мәртәбә акрынрак. Икенче төрле әйткәндә, бу бөтенләй үк сыеклык түгел − битум дип әйтергә була. Һәм бу битумны ничек итеп җир өстенә күтәрергә? Әлеге мәсьәләне чишү өстендә бер генә ел җәфаланмадылар. Вертикаль скважиналар һәм пар ярдәмендә чыгару чоры да булды − дебет тоннадан артык булды. Без сынаган һәм керткән бүгенге технология инде узган ел ук 73 мең тоннадан артык нефть табарга мөмкинчелек бирде, быелгы программа − 118 мең тоннага якын.


шәхес

гыйбарәсе. Мәгънәсе: җитәкченең теләсә кайсы сорауны хәл итәргә вакыты җитәргә тиеш. Тәүлек тәүлеге белән, НГТИ башлыгы өчен унике сәгатьлек эш көне әле чик түгел. Шимбә, якшәмбе көннәренә дә үрелергә мөмкин. Җитәкче өчен нормаль график. Хәер, дөресен әйткәндә, кайвакыт тәүлектә ни өчен егерме биш сәгать түгел икән, дип уфтанасың. «Артык» сәгатьне нәрсәгә сарыф итәр идемме? Монда вариантлар юк: якыннарам белән аралашуга. «Җәлилнефть» идарәсендә эшләгәндә һәм әти-әнием исән вакытта туган авылым − Сарман районы Әлмәт авылына ял саен кайтырга тырыша идем. Һәм, һичшиксез, – 9 Майга, әтием Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Бүген гаиләбез белән (без биш туган) нигезебез турында кайгыртып торабыз. Бергәләп өстәл артына җыелабыз, яраткан җырларыбыз «Сарман», «Туган авылым»ны җырлыйбыз. Рухи көч алабыз. Мине «Нурлатнефть»кә билгеләгәндә Шәфәгать Фәхразович шаяртып: «Нурлатта синең туганнарың да, дусларың да юк танышлык буенча эшкә алырга. Димәк, уңдың дип санарга була − әкренләп лаеклы команда тупларсың». Аннан соң инде ун ел узды. Командама зарлана алмыйм. Кадрлар сайлау принциплары ун ел эчендә үзгәрмәде. Иң мөһиме − эшлекле сыйфатлар. Сүз уңаеннан әйтим, яшьләр моны тоя, күрә һәм нәтиҗә ясый. Бөтен нәрсәнең өстән яки элемтәләре булган әтиеңнең шалтыратуыннан түгел, үзеңнән торганын күргәч, эшкә мөнәсәбәт тә башка була. Хезмәт баскычы буйлап күтәреләсең дә. Намуслы, гадел юл белән.

Профессиянең абруе турында Күптән түгел генә беренче сыйныфка баручыларга портфельләр тапшырдык. Сабыйдан: «Үскәч, кем булырга телисең?» − дип сорыйм. «Омончы!» − ди бала, гәрчә ата-анасы нефтьче булса да. Мин моны безенең тармакка килергә теләүчеләр күп дигән сүзләр йөргәнгә әйтүем. Бу сүзләр чынбарлыкка туры килеп бетми. Мин килгәндә, Нурлатнефть» җитди кадрлар кытлыгы кичерә иде. Профильле вузларда һәм техникумнарда укый торган үзебезнең яшьләрне

барладык, практикага чакырдык, мәктәп тәмамлаучылар белән очрашуларга бардык, шулай итеп кенә вазгыятьне үзгәртә алдык. Һәм бүген дә булачак кадрлар турында алдан ук кайгыртабыз, кадрлар резервы төзедек, башкача юл юк. «Татнефть» кабул иткән яшь кадрларга ярдәм программасы бу эштә зур булышлык күрсәтә. Ә менә кызымны нефтьче булырга үгетли алмадым. Инде үгетләп бетердем дигәндә генә, мәктәпне тәмамлар алдыннан хокук белеме буенча олимпиадада җиңде һәм: «Юридик факультетка керәм!» − дип белдерде. Нәрсә эшләп була соң? Аның каравы бертуганым, бертуганнарымның балалары − барысы да нефтьчеләр. Хәләл җефетем егерме җиде ел «Татнефть» ААҖндә хезмәт куйды. Профессиябезнең абруе соңгы елларда, әлбәттә, бик күтәрелде. «Татнефть» — халыкара танылу алган бренд. Күптән түгел генә бер белгечне эшкә алдым. Алдагы урынында хезмәт хакы бездәгегә караганда югарырак булган. Нигә безгә килгән соң? Сездә эшләргә кызыграк, барысы да тотрыклы, киләчәк өчен куркырга кирәкми, ди. Ә хезмәт хакына килгәндә, вакыт күрсәтер, аның артуы өчен бөтен мөмкинчелекләр дә бар. Шәфәгать Тәхәветдинов мине цех башлыгы итеп билгеләгәндә, мин әле бик яшь идем. Күрәсең, тез буыннарым бик калтырагандыр: «Ә нигә мине? Минем буласым килми», – дим. Ә ул: «Син урынбасар булып күпме эшләдең?» − ди. «Өч ел», — дим. Нигә соң урынбасар булып эшләдең, башлык булырга теләмәгәч, диде ул. Билгеләде. Мин моның белән бездә һәрвакыт яшьләргә ышандылар диясем килә. Монда да авиациядәге кебек: штурвалны ышанып тапшырмыйлар икән, син беркайчан да яхшы очучы була алмыйсың. Әгәр шул вакытта ышаныч күрсәтмәгән булсалар, мин дә, ихтимал, беркайчан да җитәкче була алмас идем. Хезмәт чорымның башында шундый очрак булды. Безнең «Җәлилнефть»кә «Татнефть»нең баш геологы Ренат Мөслимов килде. Эшләр торышы турында аңа минем турыдан-туры җитәкчем хәбәр итәргә тиеш иде, ә ул, үч иткәндәй, авырып китте. Миңа тап-

җәмгыять

Визит карточкасы Илгиз Салихов, «Нурлатнефть» НГТИ башлыгы. ТРның дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча ТР Дәүләт Советы комитеты әгъзасы, техник фәннәр кандидаты. СССР Нефть сәнәгате министрлыгы премиясе лауреаты. Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты (1999). Россия Федерациясенең атказанган геологы. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнгән (2011). Бишенче сентябрьдә Илгиз Мисбаховичка алтмыш яшь тулды. Ихлас котлыйбыз!

шырдылар эшне. Мин 12нче блок 31нче катламдагы эш торышына бәя бирә башлаганчы, барысы да шома гына барды. «Бу блок начар эшли», – дим. Ә Мөслимов миңа: «Юк, блок яхшы, ә сез менә блок белән начар эшлисез!» − дип җавап кайтарды. Оят булып китте. Аның каравы бөтен гомергә җитәрлек сабак алдым. Проблема бар икән, аны «объектив» хәлләргә сылтауның мәгънәсе юк − хәл итәргә кирәк. Һәм чишелеше табылырга тиеш. Гомумән, мин остазларымнан уңдым. Университетның геофагын тәмамлаганнан соң, мин «Җәлилнефть» Нефть-газ табу идарәсенә килдем − кызыл дипломым үзем теләгән җирне сайлау хокукы бирде. Сүз уңаеннан әлеге НГТИ мәктәбе аша төрле вакытларда Татнефтьнең өч генераль директоры – Әгълим Касыймович Мөхәммәтҗанов, Ренат Гыймаделисламович Галиев, Шәфәгать Фәхразович Тәхәветдиновның узганын әйтеп китәргә кирәктер. Мин Шәфәгать Фәхразовичтан күп нәрсәгә өйрәндем. «Җәлилнефть»тә төп остазым ул вакыттагы баш геолог Владимир Георгиевич Халтурин булды. Шулай килеп чыкты ки, татар нефтен эшкәртә башлауга 70 ел тулу минем «Нурлатнефть» идарәсендә эшләвемнең 10 еллыгына туры килде. Бу вакыт эчендә нәрсә эшләргә өлгердек соң? 15  яңа чыганак эшкәртелде, табу күләме 1 миллион 880 мең тоннадан 2 миллион 232 мең тоннага кадәр артты. 45


җәмгыять перспектива

Идел буйлап – Элизиумга

Александр Игнатьев тексты 46

Девелоперлар елганы бүсә

Казан тирәләрен джентрификация чолгап алды: якын-тирә акча капчыкларының кубып «авылга» күчүе сәбәпле, масштаблы үзгәрешләр башланды, ә Казан үзе торак проектлары белән шәһәр читенә үк чыгып китте. Яшел Үзәндәге файдага яраклы җирләрне коттедж поселоклары басып алды. Югары Ослан районында виллалар күпләп арту белән беррәттән, инфраструктур төзелешләр дә киң җәелде: «Иннополис» IT-авылы һәм «Казан» тау чаңгысы комплексы, мультимодаль логистик үзәге һәм Свияжск утрау-шәһәре туристлык комплексын искә төшерү дә җитә. Хөкүмәт учреждениеләренең Иннополиска күчүе турындагы сүзләр дә ешрак яңгырый. «Идел гаване»на булачак Рублевканы да өстәсәк − байлар òàòàðñòàí

сентябрь 2013

Солтан Исхаков фотолары

Идел буе утрауларында алып барыла торган юл салу эшләре тәкәллефсезлеге һәм хокукый нигилизмы белән бер дә уңай тәэсир калдырмаса да, Казан үзәгеннән Идел аша салынган автомобиль күперенә 15 минутта җилдереп кенә килеп җитү Зөя логистик үзәге акционерларына, киләчәктә элиталы «Идел гаване»нда яшәячәк халыкка яки Иннополиска күчеп утыручыларга гына да кирәк булмаячак.


перспектива

җәмгыять

күз уңында тота. Мөгаен, трасса түләүле булыр − юкса потенциаль чит ил инвесторларына үз акчаларын бюджетныкына өстәүдән ни мәгънә?! План буенча, юлның беренче өлеше, моннан йөз ел элек кебек үк, Казан пристаненнан тимер юл вокзалы янындагы Посадская урамына узучы шоссе буйлап үтәчәк. 50нче елларда Куйбышев сусаклагычын тутырганнан соң калган өем «Локомотив» пляжына әйләнә, шулай ук ул сай урыннарны утраулардан да аерып тора. Идея өстендә эшләүчеләр дөрес әйтә, булачак трасса урынында йөз еллар элек коры җир булган, ә Идел елгасының юлы шәһәрдән җиде чакрым читтән узган. Тик язын су җәелеп, хәзерге чикләренә җитүен, пристаньнарның Казанкага, Адмиралтия бистәсенә күчүен никтер телгә алмыйлар. Моңарчы әле берничә ел элек «Татинвестгражданпроект» институты тарафыннан тәкъдим ителгән Адмиралтия дамбасын төзү концепциясе турында гына сүз барды, җәмәгатьчелек ягыннан каршылык сизелмәгән иде. Әмма дамбаны 60нчы елларда дачалар төзелгән утрауларда дәвам итү турында сүз чыккач, каршы төшүчеләр геометрик прогрессиядә үсә башлады.

Закончылык эрозиясе һәм эшлеклеләр өчен төзелүче Идел буе Элизиумы турындагы күзаллаулар тулырак булыр. Ә сез Идел буйлап трасса ник кирәк дисез! Горький шоссесы инде автомобиль агымын берничек тә сыйдыра алмый, узган елның апрелендә «Татдорпроект» тәкъдим иткән концепция исә Елга портыннан «Волга» М-7 трассасына кадәр 17,5 км юл салуны күздә тота. Яңа трасса шәһәр үзәген дачалар, Яңа һәм Иске Аракчино, Займище белән тоташтыра. Тиз йөрешле бетон юл, тугыз күпер һәм юллар борылышлары автомобиль юллары күперенә кадәрге араны 15 минутта узарга мөмкинлек ача. Казандагы һәм тирә-яктагы барлык эре проектларның генподрядчигы «Казан» Җитештерүтөзелеш берләшмәсе» ҖЧҖнең (Свияжск ММЛҮ һәм Татфлот акционеры) әлеге проблеманы актуальләштерүе һич

тә гаҗәпләндерми, чөнки ул Зөядәге тау чаңгысы комплексы һәм «Идел гаване» хуҗаларына да чит түгел. Нишләп әле объектларны шәһәр белән тоташтырмаска, бер уңайдан ярыйсы гына акча да эшләп булачак. Әмма ТР транспорт министры хыялланган чит ил банклары белән инвестицион килешүләр юк әлегә,«Казан» ҖТБ эшне «хуҗалык ысулы» белән алып бара. Хәер, бераз алга китеш сизелә: Займище тирәсендәге күпбаскычлы юллар борылышы проектына ТР Транспорт министрлыгы заказ биргән. М-7 трассасының 780нче километрында объект астындагы мәйданчык су белән юыла, ә «Татдорпроект» тарафыннан «Волго-Вятскуправдор»га җибәрелгән концепция инде тикшерелеп, «Росавтодор»да карала. Бу ведомство аңа, рәсми проект нигезе буларак, техник шартлар да куя. Хосусыйдәүләт хезмәттәшлеге матди якны да

Хикмәт − дача хуҗаларының мөлкәткә өметләре, үз белдекләре белән килеп урнашкан җирләрне үзләренә калдыру яки шулар өчен компенсация алу хыялында гына түгел. Россия Хөкүмәте августта республика җитәкчелегенә, Росреестрга, РФ Генпрокуратурасына, РФ Төбәкләр үсеше министрлыгына утраулардагы дачаларның хуҗалары белән очрашып, уртак карарга килү тәкъдиме белән чыкты. Ул, мөгаен, утраудан «баш тартучы»ларны күздә тотып эшләнгәндер, һәм мәсьәлә уңай хәл ителергә мөмкин. Әмма ул юл төзелешенең ни хокукый, ни экологик чыгымнарына карамый. Әле 2010 елда ук, Казан шәһәре башкарма комитеты «Баско» Финанстөзелеш компаниясенә Аракчинодан җир кишәрлеге биргәч, ул җирләр Куйбышев сусаклагычы акваториясе хисабына өч тапкырга артты, экологлар табигатьне саклау прокуратурасы47


на һәм Россия табигатькә күзәтчелек идарәсенә мөрәҗәгать иттеләр. Тик юкка борчылганнар − бөтенесе закон буенча эшләнде. Төгәлрәк итеп әйткәндә − Куйбышев сусаклагычы барлыгын исәпкә алмаска мөмкинлек биргән законга ышыкланып. Социальэкологик берлекнең Татарстан бүлекчәсе җәмәгатьчелек вәкилләре исәпләүләре буенча (аэрокосмик мәгълүматлардан файдаланып), 2011−2012 елларда гына да сусаклагычның Казан шәһәре һәм Яшел Үзән районы Октябрь авыл җирлегенең административ чикләрендә төзүчеләр тарафыннан елгадан 62 гектар акватория үзләштерелгән. «Материкның коры җире»ннән килеп чыккан яңа җир мәйданнары чикләнә, әһәмиятле авыл хуҗалыгы һәм торак пункт җирләре буларак, кадастр исәбенә куела, ахырдан төзелешкә бирелә. «Баско» ФТК» ҖЧҖ әнә шулай Иске Аракчинода «Идел гаване» элиталы торак комплексы төзелешенә әйләнә. «ЭкоМирКазан» ҖЧҖ һәм «Тигран» ҖЧҖ ав-

48

томобиль күпереннән өстәрәк утраулар ала. Анда коттедж поселогы төзеләчәк. «Казан» ҖТБ» ҖЧҖ «Локомотив»тан Займищега кадәр трассаны хәтерләткән һәм әле проектта да булмаган «складларга салынасы» комлыкка урнаша. Күзәтчелек ведомстволары һәм хуҗалык субъектлары Куйбышев сусаклагычын компаниягә «төпне тирәнәйтү эшләренә», файдалы казылмаларны эзләү, чыгару һәм «складларга салу»да файдалануга тапшыралар. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итүенчә, юл 2018 елга төзелеп бетәчәк. Проектны раслаячакларына шик юк. Әмма вакыт кыйммәт: утраулар буенча үтүче дүрт полосалы шоссены 55 метр билгесенә кадәр җиткерергә − сусаклагычның рәсми дәрәҗәсеннән ике метрга күтәртергә кирәк. Ләкин проект әле бер генә программага да кертелмәгән, шуңа күрә аны төзелеш дип атап та булмый. Әйберләрне үз исемнәре белән атамау кагыйдәсе шәхсән «Казан» ҖТБ» ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншин

тарафыннан да җиренә җиткереп үтәлә: ул төзелеш турындагы хыялын сиздереп тә, бара торган эшләрне комны «складларга салу» дип атаудан узмады. Рөстәм Сәләхетдинов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең ТР буенча башлыгы урынбасары: − Юллар төзү турында беркем берни игълан итмәде. Трасса буенча экспертизага бер документ та юк. Хәзергә барысы да концепцияне тикшерү стадиясендә, «Казан» ҖТБнең моңа тулы хокукы бар. Тәкъдим итүләр һәм матбугатта күренүләр − пиар-компания, аларны эшкә теркәп булмый. Төрле ведомстволар белән килештерелгән бөтен рөхсәт документлары төпне тирәнәйтү һәм складларга салыну эшләренә генә карый. Куйбышев сусаклагычы чикләре раслангач, акваториянең үзенчә эшләвен дәгъваларга мөмкин. Шулай да Куйбышев сусаклагычы территориясендә кадастр паспорты булдырып, дәүләт үз хокукларын законлаштырып куйса яхшырак булыр иде. Артем Филиппов, Су ресурсларының Түбән Идел бассейны су идарәсе Федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча су ресурслары бүлеге башлыгы: – Куйбышев сусаклагычы чикләре картасы әзер.«Ростехинвентаризация» − Федераль БТИ» ФДУП белән 2012 елның 3 сентябрендәге дәүләт контракты буенча, «Су ресурслары буенча мәгълүмат фонды» ФДБУ Татарстан Республикасында су саклау зонасы чикләрен һәм Куйбышев сусаклагычындагы яр буе саклану полосасын билгеләү буенча материаллар әзерләде. Июль ахырында материаллар Су ресурслары бүлегенә һәм «Средволгаводхоз» ФДУнә башлангыч килешүгә җибәрелде. Алар безнең тарафтан каралды, кимчелекләр күрсәтелде. Ярларның катлаулы рельефы аркасында сусаклагыч чикләре, алда әйтелгән 1272 км га гына сыешмыйча, бераз сузылган булып чыкты, шуңа «ак таплар» калды, кабат мөрәҗәгатебездән соң, анда эшләр дәвам иттереләчәк. Ләкин болар, нигездә, халык аз утырган җирләр. Торак пунктлар эчендә барлык чикләр билгеләнгән. òàòàðñòàí

сентябрь 2013

Солтан Исхаков фотолары

җәмгыять перспектива


перспектива

«

Салым түләүчеләрне үзләрен санга сукмаулары, аларның фикере белән исәпләшмәүләре түбәнсетә.

1:100000 масштабындагы pdf форматлы төсле картабыз инде бар, әмма мәгълүматлар федераль агентлык белән дә килештерелә. Ул, эшне кабул итеп алып, Росреестрга тапшырырга тиеш. Быел кадастр учетына куярлар, дип өметләнәбез. Кемгәдер бирелгән участоклар белән «кисешүләр» булса, Росреестр картаны кабул итмәскә дә мөмкин. Картадан күренгәнчә, Иделдәге утраулар − су фонды, ләкин инде моңарчы булган утраулардагы кишәрлекләрне кадастр учетына куйганда аңлашылмаулар бар. Ызандашлык бездән башка гына карала. 2011 елның июлендә кабул ителгән ФЗ-246 акваториядәге яңа җир участокларын кадастр учетына куюны рөхсәт итә. Ләкин шушы вакыт эчендә безгә нибары бер генә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр, документлар пакеты тулы булмау сәбәпле, сорау кире кагылды.

Чынбарлык алдында калдырдылар «Вакытлыча складларга салынасы» пәрдәсе астында ашыгып юл салучы «Казан» ҖТБнең дә, әле юдырылмаган кишәрлекләрне кадастр исәбенә куярга теләүче муниципаль берәмлекләрнең дә максаты аңлашыла. Әмма салым түләүчеләрне үзләрен санга сукмаулары, аларның фикере белән гел дә

МОСКВА

җәмгыять

исәпләшмәүләре түбәнсетә. Утраулардагы юллар белән нәкъ шулай килеп чыкты да. Дамбаны күтәртеп бер ел узгач − 2012 елның апрелендә генә аны тәкъдим итеп, җәмәгатьчелекне чынбарлык алдында калдырдылар. Проектның заказчысы (Равил Җиһаншин) һәм эшкәртүчеләре («Татинвестгражданпроект» ДУП фәнни-җитештерү лабораториясе җитәкчесе Евгений Евсеев һәм «Татдорпроект»ның гендиректоры Елена Пановская) белән беррәттән аның пиарчысы булып инде Казанның вице-мэры Иршат Минкин чыга. Бүгенге көндә ТР транспорт министры Ленар Сафин да, РФ Транспорт министрлыгы яхшы мөнәсәбәттә дип, проектка ачыктан-ачык булыша. Менә шундый лобби килеп чыга. Кишәрлекләре сусаклагыч территориясенә кергәнлектән, аны моңарчы еллар буе хосусыйлаштырылмый йөргән дача хуҗалары шакката: транспорт инфраструктурасы үсешенең бер генә планында да әле каралмаган гамәл яңа концепция хаҗәтеннән бик җиңел хәл ителә икән ләбаса! Аңлашылганча, Равил Җиһаншин хакимият тарафыннан проектның хуплануын теге яки бу формада тоеп тора − «чыгарып ташларга» концепциясен эшләгәннәре өчен түләп тә маташмас иде. Җиде дистә Идел утравының кая караганын хәл итәсе бар әле, ләкин алар

магистраль төзелешенә кереп китәргә дә мөмкин, чөнки федераль властьлар сусаклагычка милек хокукын бирергә ашыкмый. Ничек кенә әйтмәсеннәр, бу юл кирәк. Ә аны төзегәндәге экологик чыгымнар, ихтимал, чамасыз купайтылган. Куйбышев сусаклагычын бүген асылда Иделнең иске юлына боралар. Начармы бу − сорау ачык килеш кала. Бер төркем белгечләр фикеренчә, буа буганнан соң су акрын ага башлау сәбәпле, ул урыннар сазлыкка әйләнгән − бу исә балыклар өчен дә, кешеләр өчен дә зыянлы, ә менә паразит суүсемнәр, авырулар китереп чыгаручы бактерияләр һәм зарарлы химик кушылмалар концентрациясе өчен менә дигән уңай җирлек. «Идел буйлап» трассасы проектын реализацияләгәндәге төзелеш чүпчары, күпер йә «аркылы» плотиналар торгызгандагы белән чагыштырганда (ә алар шактый), артып китмәскә тиеш. Трассаның токсикологик зарары аерым тема. Беренчедән, безнең инде Кама аша күпер салу тәҗрибәсе бар: аның да зур өлеше дамбага туры килә һәм елгага трассадан ЯММ һәм химик реагентлар эләгү турында бәхәсләр кузгатмый. Ә проектта яңгыр сулары канализациясе һәм чистарту корылмалары булу, төзелеш һәм эксплуатация шартларын төгәл үтәгәндә, су юлларына кагылышлы сорауларны юкка чыгара.

49


җәмгыять мәгариф

50

òàòàðñòàí

сентябрь 2013


мәгариф

җәмгыять

Һаман да аның турында Август уртасында Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе урынбасары Олег Смолин, комитет мәгариф турындагы федераль законга кайбер төзәтмәләр әзерләде, дип белдерде. Шуларның берсе Бердәм дәүләт имтиханнарына кагыла. Чыгарылыш укучылары, имеш, имтиханны «элеккечә» яки БДИ форматында бирүне сайлый алачаклар. Шул ук көнне диярлек илнең премьер-министры Дмитрий Медведев «БДИ системасы, совет чорында гамәлдә булганга караганда, аңлаешлырак һәм үтә күренмәлерәк» дип белдерде, димәк, аны юкка чыгаруның мәгънәсе юк кебек... Елена Добровольская тексты

Б

ердәм имтиханнар буенча илдә ун елга якын бәхәс бара, әмма әлегә аның киләчәк язмышы турында бернинди дә ачыклык күренми.

Егор Алеев фотосы

Җаваплар Интернеттан Иң баштан ук, Россия мәктәпләрендә әле эксперимент буларак кертелгән чорда ук, БДИ оештыру тирәсендә низаглар куба торды. Әле каядыр ерак районнарда балалар урынына күрше бүлмәдә утыручы аспирантлар (сүз уңаеннан, ерак районнарда имтихан бирүнең үтә күренмәле булмавы БДИ-туризм дигән күренеш китереп чыгарды, бу очракта укучылар укулар тәмамланыр алдыннан, төрле тикшерү комиссияләреннән ераккарак качып имтихан бирү өчен, кая да булса берәр авыл мәктәбенә күчәләр) имтихан язганлыгы ачыкланды. Яки имтихан уздыруны оештыручыларның берәрсе укучыга биремнәр язылган бланкларны аудиториядән алып чыгарга, соңрак җаваплары тутырылганнарын кире алып керергә булышуда тотылды. Даими рәвештә кайбер эшләр юкка чыгарыла барды, чөнки аларның авторларының имтихан вакытында кәрәзле телефоннан файдаланганлыгы ачыкланды. Көньяк регионнарда рус теленнән укучылар алган гаҗәеп югары баллар һәрвакыт ниндидер сораулар тууга җирлек булды. Һәм, әлбәттә инде, Ерак Көнчыгыш һәм Себердәге чыгарылыш укучыларының, имтиханнан

соң ук җавапларны Интернет челтәренә куеп, Россиянең урта полосасында яшәүче яшьтәшләренә «булышулары» турында ялкау гына сөйләмәде. Әмма июль аенда Россия генпрокурорының беренче урынбасары Александр Буксман хәбәр итүенчә, быел БДИ вакытында закон бозулар күп мәртәбәгә арткан. Татарстан да бу яктан искәрмә була алмады. Дөрес, республикада артык көчле җәнҗаллар ишетелмәде, әмма беренче имтихан − рус теленнән сигез укучыны чыгардылар: берсе шпаргалка белән тотылды, җидесе телефоннан файдаланган өчен. Өч имтиханнан соң инде 25 эш гамәлдән чыгарылды. Җинаять эше дә кузгатылды − аны «Вазыйфаи вәкаләтләрен арттыру» маддәсе буенча Азнакай мәктәпләренең берсендә директор урынбасары булып эшләүчегә карата ачтылар. Имтихан уздыру пункты җитәкчесе ярдәмчесе булган укытучы укучыларның берсеннән биремнәр язылган каралама ала һәм, аудиториядән алып чыгып, соңрак чишелешләре язылган бланкны кайтара. Әгәр инде гомумроссия буенча күзәтелгән тайпылышларга кайтсак, бу һәр сынау алдыннан әзер җаваплар язылган имтихан бланклары фотографияләренең Интернетта пәйда булуы иң киң таралган күренеш булды. Өстәвенә, алар имтихан башланырга якынча бер тәүлек кала барлыкка килде, ягъни ерак регионнардагы чыгарылыш укучыларының моңа катнашы юк, ә менә мәгълүматның турыдан-туры БДИгә контрольлек итүче органнардан саркып чыгуы турындагы фикер-

не бик күпләр әйтте. Шул ук ваытта РФ Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор түрәләре реаль бланкларны челтәргә алдан кую мөмкин түгел дип ышандырырга тырыштылар, янәсе КИМ (конроль-үлчәү материаллары, ягъни тест биремнәре) вариантлары бик күп, тик укучылар гына, үзләренә туры килгән биремнәр дә шул ук иде, җаваплары да туры килде, дип расладылар. Шулаймы-юкмы, әмма нәкъ менә быел мәгариф өлкәсендә югары вазыйфалардан китүләр күзәтелде һәм җәмәгатьчелек аларны БДИ проблемалары белән бәйләде. Әйтик, «үз теләге белән» эшеннән Рособрнадзор башлыгы Иван Муравьев китте, ә бераз соңрак Мәгариф министрлыгы башлыгының мәктәп белеме өчен җавап бирүче урынбасары Игорь Реморенко вазыйфасыннан азат ителде.

Яшерелгәнне күрсәтергә Россиядә бердәм имтиханны гамәлгә кертү чоры башында белемнәрне тест аша тикшерүнең үтә күренмәлелеген һәм объектив булуын уңай якларның берсе дип атадылар. Үз укытучыларыңның чыгарылыш имтиханнарында укучыга һәрвакыт югарырак билге куярга әзер булулары беркем өчен дә сер түгел. Ә инде кабул итү комиссиясе әгъзалары белән алдан ук «килешеп» ничә кешенең югары уку йортына керүе турында фаразларга гына кала иде... Әлеге юлларның авторына бер-ике таныш гаилә балаларының шактый абруйлы белгечлек алу өчен вузларга нинди51


җәмгыять мәгариф

дер тестларга кадәр үк керүе билгеле. Бер гаиләдә, әйтик, бала артык белемле булуы белән аерылып тормады, алар алдан ук кайгыртып куйдылар: соңгы уку елында керәсе вуз укытучысы – кабул итү комиссиясе әгъзасын табып, репетитор итеп ялладылар. Керү вакыты якынайгач, укытучы белән ачыктан-ачык сөйләштеләр − баланы имтиханда «батырмасыннар» өчен нәрсә эшләргә кирәк? Фәлән суммадагы акча таләп ителде. Һәм бала шома гына вузга кереп китте. Ә икенче гаиләдә конкурстан үтү өчен кызларының белеме җитәрлек дип санадылар − абруйлы мәктәп, алтын медаль... Керү имтиханында төп предмет буенча вуз укытучысы, баланың белемендәге кимчелекләрне тапканчы (ә алар, һичшиксез, иң акыллы балаларда да була), өстәмә сораулар яудыра. Нәтиҗәдә ата-ана биш ел буе кызларының коммерция бүлегендә укуы өчен түләргә мәҗбүр булдылар һәм, вакытында «кирәкле» репетитор табып, хәстәрен алдан ук күреп куймауларына үкенделәр. — Бүген, кызганычка, БДИ тапшырганда ришвәтчелек күренеше бар, әмма ул имтиханнар вуз эчендә кабул ителгән элеккеге чор белән чагыштырганда, шактый күпкә түбән, − дип саный Казан милли-тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) профессоры, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы 52

Исмәгыйль Хөснетдинов. − Ә бүгенге иҗтимагый резонанс нәкъ менә БДИ системасының ачык булуына бәйле, чөнки элеккеге система читләр өчен ябык, һәм гади кеше, ниндидер законсызлыкларны күреп, аларны фаш итү мөмкинлегенә ия түгел иде дияргә була. Шулай итеп, күргәнегезчә, безнең вузларга әзерлексез, белемнәре сай абитурентларның эләгүенә БДИ гаепле дип, өздереп әйтеп булмый − алар анда элек тә кергәннәр. Аның каравы, чыннан да акыллы, төпле, имтиханга җитди әзерләнгән чыгарылыш укучыларының бердәм имтиханны бик югары (максималь диярлек) балларга язып, үзләре хыялланган вузларга документ кына тапшырып, абруйлы белгечлекләргә укырга керүләре турында «бдилы» бүгенгедән мисаллар күп. Кабул итү комиссиясендә «кирәкле» кешене эзләү кебек түбәнсетә торган юлдан башка гына һәм әлеге кешегә мөгаен түләргә кирәк булган ата-ана акчасын янга калдырып. Сүз уңаеннан, бүген нәкъ менә шушы төпле укучыларның Казан вузларына гына түгел, Мәскәү, Питер югары уку йортларына керүләре дә сирәк очрак түгел, ә элеккеге система вакытында бу мөмкин хәл түгел иде дисәк тә, ялгышмабыз − башкала институтында читтән килгән абитуриентны имтихан биргәндә «батыру»ның бер кыенлыгы да булмады. Һәм хәзер беркая ба-

рырга да кирәкми: үз балларыңны институтларга таратасың да (бер вузга гына түгел, берничәсенә җибәрү мөмкинлеге дә бар бит!) уңыш елмайган очракта кайсы вузда укырга кирәклеген генә сайлыйсың. Сүз уңаеннан шунысын билгеләп үтү дә мөһим, БДИда күчергәннәрнең барысы да югары баллар ала һәм абруйлы уку йортларына керә, дип тә әйтеп булмый. Тормыштан тагын бер мисал китерәм. Үз вакытында таныш чыгарылыш укучысы, математика буенча имтихан вакытында бәдрәф кабинкалары телефоннан репетиторларына биремнәрне әйтеп, алардан шунда ук телефоннан җавап алучылар белән тулган иде, дип сөйләде. Һәм нәрсә? Имтихан нәтиҗәләрен хәбәр иткәндә бәдрәфтә сөйләшүләр алып барырга яратучыларның күпчелегенең баллары уртача − 50 балл тирәсе генә булуы ачыклана. — Чөнки, әгәр укучы предметны белми икән, ул күчергән вакытта да хаталар ясый, — дип шәрехләде әлеге очракларны Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Татьяна Егорова. Ришвәтчелеккә килгәндә исә, шунысын әйтергә кирәк, коррупция ил тормышының гомумән барлык өлкәләрендә иң зур проблемаларның берсе саналганда, мәгариф кенә намуслылык үрнәге булып кала, дип уйлау беркатлылык булыр иде. Һәм БДИның монда гаебе юк, ул бары òàòàðñòàí

сентябрь 2013


мәгариф

«

җәмгыять

Югары мәктәпнең күп кенә мөгаллимнәре дә, БДИ абитуриентны фикерләргә сәләтле шәхес буларак күрсәтә алмый, дип саный.

тик күңелсез фактларны калкыта, әмма аларның сәбәпчесе була алмый. – Көнбатышта тест аша белемнәрне тикшерү күптәннән уздырыла, әмма бернинди җәнҗаллар турында ишетелгәне юк, – дип фикер йөртә Татьяна Егорова. – Ә бездә исә һәрвакытта да ниндидер кыек юллар табарга тырышалар, кагыйдәгә генә буйсынмаска булсын. БДИны күчереп, үзеңне ихтимал булган уңайсыз хәлләрдән коткарырга да мөмкин, чөнки әле ташламалы исемлек буенча вузга керү гарантиясе бирә торган медицина белешмәсен табарга була. Яки максатчан кабул итү аша вузга керү юлы да бар…

Күп белүчеме яки фикер иясеме? Бердәм дәүләт имтиханына каршы актив көрәшчеләр тагын башка мөһим кимчелекләрне ассызыклыйлар. Каршы булучылар гына нәрсә − хәтта имтихан бирүнең яңа системасы идеологларының берсе булган Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов тест системасының гуманитар фәннәрне өйрәнүгә начар йогынты ясавын танырга мәҗбүр. «Ел саен әдәбият буенча белемнәр түбәнәя бара, күп кенә укучылар текстны уку һәм аңлау сәләтен югалта», – дип белдерде ул. Монда да бәхәсләшеп булыр иде, чөнки тагын шул ук БДИ аша үткән яшьләр белән шәхси аралашу тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бүгенге буын белемнәрне тест аркылы тикшерүгә начар җайлашкан дип әйтеп булмый, һәм шул ук вакытта, әгәр кешедә иҗади башлангыч бар икән, хәтта БДИга «яраклаштырып» әзерләү фонында да ул беркая китми. — Шулай да телдән имтихан вакытында үз сәләтләрен менә дигән итеп күрсәтә алган укучылар бар, тик алар өчен рус теле буенча имтиханның өченче өлешендә тәкъдим ителгән схема буенча сочинение язу – проблема, – ди Татьяна Егорова. − Өстәвенә, БДИ грамоталылык проблемасын хәл итми. Укучы кагыйдәләрне белергә һәм тестны шәп итеп башкарып чыгарга мөмкин. Ә менә утырт син аны диктант язарга − «икеле»дән дә югарыракка язмаячак. Югары мәктәпнең күп кенә мөгаллимнәре дә, БДИ нигездә укучының

фактология буенча белемнәрен тикшерә, әмма абитуриентны фикерләргә сәләтле шәхес буларак күрсәтә алмый, дип саныйлар. Илебездә әле бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри рәвештә кертелгәнгә кадәр үк, КФУның физика факультеты профессоры Александр Фишман бу хакта үз фикерләрен җиткергән иде: — Әгәр абитуриент Ом законын бигүк яхшы белми, әмма фикер йөртә белә икән, мин аңа Ом законын өйрәтәм, ул шуның өчен физфакка керә дә. Әмма аңарга уйлый, фикерли, проблеманы чишә белү күнекмәләре салынмаган икән, миңа ул законнарны белсә дә кирәкми. — Без математиканы яхшы белүчене түгел, бәлки чиктәш өлкәләрдә дә белемле, яңаны үзләштерергә сәләтле, зирәк акылга ия белгеч әзерләргә тиешбез, – ди КНИТУ-КХТИның өзлексез белем буенча проректоры профессор Любовь Овсиенко да. − Вузлар − аерым алганда, безнеке – укучылар арасында әлеге күнекмәләрне ныгытуга этәргеч бирүче күп кенә бәйгеләр оештыра. Әмма боларның берсе дә вузга кергәндә исәпкә алынмый, бары тик БДИ баллары гына карала. Җәмгыятьтә бердәм имтиханның криминаль ягы актив тикшерелә, ә безне, вуз профессурасын, белем бирү нәтиҗәлелеге борчый. Без укыту һәм тәрбиядән торган мәгърифәтлелек идеясенең асылы үзгәрүен күрәбез, чөнки күпкырлы, якты шәхес формалаштыру процессы тукталды. Моңардан тыш, техник вузлар күп вакыт перспективалы студентларын югалталар, чөнки яхшы баллар кирәк булган мәктәп укытучылары укучыларны, химия яки физика кебек «катлаулы» БДИны түгел, имтихан өчен гадирәк тоелган җәмгыять белемен сайларга үгетлиләр, менә сезгә гуманитар якка авышу шуннан килеп чыга да! Безнең эксперт фикеренчә, бердәм дәүләт имтиханын бирү процедурасына нинди үзгәрешләр кертергә кирәк соң? – БДИ буенча балларга аттестат буенча уртача балл һәм абитуриентның башка уңышларын күрсәткән портфолио өстәлергә тиеш, – дип саный Любовь Овсиенко. − Өстәвенә, КИМдагы биремнәрнең тәгъбир ителешен һичшиксез үзгәртергә кирәк − алар төгәлрәк булырга, үзгәрмәскә тиеш. Бүген балалар еш кына биремнәрнең бигүк төгәл

формалаштырылмавы аркасында балларын югалталар. Сүз уңаеннан, КИМнардагы биремнәрнең бигүк төгәл булмавы — БДИга каршы булучыларның җитди аргументы. Хәер, Россия Иҗтимагый палатасының мәгариф буенча эксперт комиссиясе инде әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнә башлады һәм бердәм дәүләт имтиханы процедурасына үзгәрешләр кертү проектын тәкъдим итте. Алар арасында, аерым алганда, – бердәм ачык биремнәр банкы төзү тәкъдиме, ягъни биремнәрнең мөмкин булган һәм үзгәрешсез калырга тиешле берничә мең вариантын алдан ук бирү. Анда тагын башка тәкъдимнәр дә бар − мисалга, имтиханны икегә бүлергә: база өлешенә (тестлар ярдәмендә) һәм катлауландырылган өлешкә – биредә инде мәсьәләләр чишәргә һәм сочинение (чынын, бүгенге кебек схема буенча өч абзацтан торганын түгел) язарга тиеш булалар. Россия мәгариф министры Дмитрий Ливанов эксперт комиссиясенең күп кенә тәкъдимнәренең шактый конструктив булуы белән килеште, һәм, димәк, бердәм дәүләт имтиханын билгеле бер үзгәрешләр көтә шикелле. Менә укучыларга иске һәм яңа система арасында сайлау хокукы бирделәр, ди. Һәм иң мөһиме: моның мәгънәсе бармы? – Әгәр имтиханнарны вуз укытучылары кабул итә торган иске схемага әйләнеп кайтабыз икән, ришвәтчелек вуз дәрәҗәсенә күчәчәк, – дип саный Татьяна Егорова. − Бүген, минем фикеремчә, җәмгыятькә БДИдан башка яхшы яки яман булачагын төгәл әйтеп булмый. Һәм әлегә берәү бу проблеманы хәл итүнең идеаль вариантын тәкъдим итә алмады... Һәм бу чыннан да шулай. Чөнки бердәм дәүләт имтиханы, күргәнегезчә, начар да, яхшы да түгел. Бу бары тик ришвәтчелектән һәм арта баручы грамотасызлыктан интеккән җәмгыятьтә белемнәрне тикшерү формасы гына. Без аны күпме кирәк юкка чыгара яки никадәр кирәк камилләштерә алабыз, тик бүген БДИ гамәлдә булган җәмгыять парадигмасы үзгәрми торып, барлык бу үзгәрешләрнең бездәге белем бирү дәрәҗәсенә төптән йогынты ясавы шикле.

53


фотопроект

Хәерле иртә!

54

òàòàðñòàí

сентябрь  2013


фотопроект

Солтан Исхаков фотосы

55


җәмгыять сәнгать

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, мөгаллим, рәссамхаттат Нәҗип Нәккаш безгә үзенчәлекле рәссам, гарәп язуы белгече буларак бик яхшы билгеле. Каләм остасының эшләре Иран, Франция, Төркиядә танылу алды. Россия, Татарстанда уздырылган күргәзмәләрдә дә ул еш катнаша. Күзгә алай ук ташланып тормаган каллиграфиянең көчле, гүзәл, югары дәрәҗәдәге сәнгать икәне хакында Нәҗип ага сәгатьләр буе сөйли ала.

Мөршидә Кыямова тексты 56

òàòàðñòàí

сентябрь 2013

Газинур Хафизов фотосы

Нәҗип Нәккаш: «Илһамны Коръәннән алам»


«

сәнгать җәмгыять

Гарәп язуы ялгыз гарәп милләтенең генә хосусый язуы булмыйча, ә бөтен Шәрык, ислам галәменең язуыдыр. Төркиләрнең каһарманлык белән үткән дәверләре шушы язу белән мәңгеләштерелгән. (Игнац Кунош, тарихчы, венгр фольклорчысы.)

— Нәҗип абый, шәхсән үзегез бу өлкәгә ничегрәк килеп кердегез? — 1974 елда Казан университетында укый башладым. Ул вакытта фәкать безнең университетта гына гарәп язуын һәм телен өйрәнү мөмкинлеге бар иде. Ә рәсемгә һәвәслегем бала чактан, әтибабадан килә торган сәләт инде ул. Әтием гомере буе плакатлар, лозунглар ясады. Ферма мөдире, бригадир булып эшләгәндә агитация чарасы буларак яза иде ул аларны. Үзем бишенче сыйныфтан башлап стена газеталары чыгара башладым. Ә университетта укыганда «Әдәби сүз» стена газетасын бизәгәнемне хәтерлим. Кайбер вакытта ул безнең 5–6 метрга кадәр җитә торган иде. — Димәк, гарәп язуын университетта өйрәнгәнсез... — Әйе, шуннан соң матур язарга һәвәсләнеп киттем. Мең еллык тарихы булган гарәп язуы серлелеге белән үзенә җәлеп итте. Китаптагы үрнәкләрдән карап яздым, аннары атаклы сынчы Бакый Урманчыдан берничә дәрес алып калдым. Шәмаилләр эшли башлавымның тарихы болай: 1990 елның сентябрь аенда Сөембикә манарасына ай куйдылар. Яңгыр яварга җыена иде, берзаман болытлар ачылып китте, шул арада айны беркетеп тә өлгерделәр. Нык тәэсир итте бу вакыйга, шуннан кайтып шәмаил эшләдем. Коръәннән: «Хаклык килде, ялган юкка чыкты», дигән юлларны алдым. Татарның яраткан архитектура үрнәге чын мөселманча булды бит. Янәшәсенә Тукайның шигырьләрен яздым: «Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары...» Шәмаилнең татар халкы тормышында тоткан урыны шактый зур: ул −Аллаһу Тәгаләнең сүзләрен җиткерү чарасы. Хәтердән чыкса, укып искә төшерү өчен күз алдында торган урынга элгәннәр бит аны. Тар мәгънәдә шәмаил − Коръәннән Аллаһ сүзен җиткерү, аны мактау, аның исемнәрен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сыйфатларын язу. Ә киңрәк мәгънәдә алар каллиграфик картина буларак кабул ителә. Аның эстетик вазыйфасы да бар бит әле, гарәп язуы ул бик матур, аннан төрле фигуралар ясап була, киң кулланышлы язу рәвешләре генә дә 6 төрле!

— Матур язуның татар традицияләре бармы? — Бар. Ул Гали Мәхмүдевләрдән килә. Аннары типографик шәмаилләр бар безнең. XIХ гасыр ахыры ХХ гасыр башында менә дигән каллиграфлар җитешкән. Әйтик, Мөхәммәтҗан Хуҗасәедов. Төрекләр аннан күчермәләр ясаганнар. Әгәр безнең татар капиталистлары бетмәгән, революция булмаган булса, бу төр сәнгатебез нык күтәрелгән булыр иде. — Нәҗип абый, тарихтан укып белүебезчә, элек муллаларны да матур язарга өйрәткәннәр бит. — Чыннан да Мөхәммәдия, Галия кебек зуррак мәдрәсәләрендә каллиграфия дәресләре укытылган. Моңа бигрәк тә XIX гасырның урталарыннан игътибар итә башлаганнар. 1840нчы елларда Гали Мәхмүдев университетта укыта башлый. Минем хатынымның бабасының атасы Исмәгыйль мулла булган. Ул Казанда Апанай мәдрәсәсендә укыган. Мин аның 1890 елгы метрика кенәгәсе язуларын карадым, бик матур язылган. Димәк, шәкертләрне каллиграфиягә өйрәткәннәр. Борынгы метрика кәгазьләренә күз салгач ук, сәләтле кешеләрнең куллары аерылып тора. – Ә хәзерге чорда мәктәпләрдә хөсне хат − матур язу дәресләрен кертүгә ничек карыйсыз? – Бик уңай карыйм. Һәм бу эш җиренә җиткереп башкарылырга тиеш, дип саныйм. Ләкин хәзер моны белүчеләр дә бик аз. Балалар компьютерга бирелеп киттеләр. Хәзер балалар гомумән язуга зур игътибар бирмиләр. Без укыганда матур язу дигән дәрес бар иде. Без карага каләм белән манып яза торган идек. Бу очракта бала үзен җыеп тота, игътибарлырак та була, чөнки сыек кара белән сак эш итәргә кирәк. Үзеннән-үзе матур язарга омтыласың. Хөсне хат белән халык та кызыксына, соңгы елларда тугралар ясата башладылар. Бигрәк тә гаилә тугралары модага кереп китте. Юбилейларга заказ биреп куялар. Аларны татар нәкышләре белән бизим. Ул үзенә күрә бер реликвия, зур бер картина булып тора. Яңа мәчетләр төзелә, аларга эскизлар ясыйбыз. Соңгы вакытта ювелир эшләнмәләре өчен эскизлар да әзерлим.

– Сез еш кына күргәзмәләр барышында халык арасында да эшлисез. Моны чын осталар гына булдыра торгандыр? – Минем гадәтем − күргәзмәләрдә экспромт рәвештә эшләү. Гарәп язуы бик гүзәл, кешегә ул уңай тәэсир итә. Халык арасында эшләү, гарәп язуын пропагандалау да әле ул. Ә болай бер туграны ясау төрлечә була. Бер тәүлек эчендә дә ясарга мөмкин. Өчәр сәгать эчендә дә ясап куйгалыйм. Зур пыялага эшләнә торганнарына 3–4 көн сарыф ителә. Яраткан төсләремнән − фирүзә төсе. Борынгы төркиләрнең сөйгән төсе ул. Ачыклык, яктылык, иркенлек, күк символы. Кызыл төсне дә бик яратам. Бәйрәмнәр төсе, кызыл башлы сөлгеләр, җиләк-җимешләр төсе. Миңа күбрәк иҗат процессы ошый. Күргәзмәләр оештыру да күңелгә рәхәтлек бирә. Монда хезмәтеңнең нәтиҗәсе күренә, үз иҗатыңны башкаларга җиткерү – ул үзе зур казаныш. Үзе өчен генә иҗат иткән рәссам ул кызыклы түгел инде. Эшеңне күрсәтү киләчәккә стимул да бирә. — Димәк, хезмәтләрегезне халыкка илтеп җиткерүне дә азаккы урынга куймыйсыз? — Бер ел эчендә 5 күргәзмә оештырырга өлгердем. Әлбәттә, бу эштә миңа дусларым булыша. Казан федераль университеты каршындагы Филология һәм сәнгать институтының сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы мөдире Сәләхов Расих Фаруковичка рәхмәтлемен. Кукмара, Нократ Аланы, Түбән Кама, Федераль университеттагы күргәзмәләрне ул оештырды. — Мондый өлкәдә эшләү өчен гади рәссам булу гына җитми торгандыр? — Дөрес әйтәсез, монда гарәп язуын да су урынына эчәргә кирәк, монда Коръәнне дә, хәдисләрне дә, гомумән тарихны да яхшы белү сорала. Фарсы телен белү дә зарур. Сәнгатьнең бу төре әдәбият һәм дин белән дә катнашкан. Йолалардан, традицияләрдән дә хәбәрдар булуың мәслихәт. — Бу өлкәдә сезнең дәвамчыларыгыз бармы соң? 57


җәмгыять сәнгать

58

– Каллиграфия өлкәсендә өметле яшьләр бар. Фәнни яктан өйрәнүче Рөстәм Шәмсутов дигән безнең яшь галимебез бар. Ул Мәскәүдә архитектура факультетын тәмамлады. Татар филологиясендә белем алды. Лена Таҗиева җитәкчелегендә шәмаилләр тарихын өйрәнә башлады, монография чыгарды. Ни кызганыч, безнең сынлы сәнгать училищелары матур язарга өйрәтмиләр әлегә, профессионал хаттат-укытучылар җитми. Дизайнерлар өчен матур язу аеруча кирәк. Бигрәк тә шәһәрне бизәгәндә, төрле оешмаларның, кибетләрнең, фирмаларның исемнәрен язганда.

Безнең никадәр зур мәдәни мирас катламыбыз төшеп калды...

– Казанда мөселманнар да бик күп яши. Ләкин шуңа да карамастан, безнең башкалабызда гарәп язулары сирәк күренеш, алар урамнарыбызны, биналарыбызны бизәп тора дип һич кенә дә әйтеп булмый. Моңа сезнең карашыгыз нинди? – Шулай, гарәп язуы үрнәкләре юк дип әйтерлек. Моңа бездә гомумән игътибар җитми. Өстәге түрәләребезнең күбесе бу әйбердән куркалар. Кайсы аны бөтенләй белми һәм танымый. Гадәттә җитәкчеләребез күргәзмәләргә йөрмиләр. Күбесе рус культурасы, маргиналь мәдәният белән генә тәрбияләнгән. Көнбатышка табыналар, үзебездә нинди хәзинә ятканын сизенеп бетерә алмыйлар. Шуңа күрә Казанда кибетләрне, әле кибеткә кадәр мәчетнең үзен дә бик матур итеп бизәргә була. Мәчетнең исемен үк зур итеп язарга мөмкин югыйсә, урамнардагы такталарга кертеп җибәрергә мөмкин бит. Шул ук Камал театры бинасына исемен гарәпчә язып куйсак, нинди матур булыр иде. Милли бер үзенчәлек булыр иде, дип уйлыйм шәхсән үзем. Мең елдан артык кулланылган язу культурасын 1928 елны Сталин фәрманы белән бетерәләр. Төрки халыкларны берберсеннән аеру өчен, чөнки бу язу бөтен төрки мәдәниятен берләштереп торган.

– Чит илләргә дә чыгасыздыр? – Иранда булдым. Анда ел саен Коръән күргәзмәсе оештырыла. Соңгы елларда Мәскәү халыкара каллиграфия күргәзмәләре оештыра, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Бөек Новгородта дөнья сәнгате: Кытай, Япония, Европа – барысы да урын алган була.

– Силикат кирпечтән салынган мәчетләр күңелегезне иҗатчы буларак та нык рәнҗетә торгандыр... — Алар иләмсез соры корылмалар, милли бизәкләрсез, гарәби язуларсыз гына биналар. Силикаттан эшләнгән мәчетләрнең архитектурасы да бик түбән. Мәсәлән, Мусин, Фучик урамнарындагы мәчетләр бик кечкенә һәм бик соры, төксе. Тирә-юнендәге 9–15 катлы йортлар арасында алар бөтенләй югалып калалар.

– Нәҗип ага, студент елларында сез биюче булган икән бит! Дәртле биюченең шундый сабырлык таләп итә торган һөнәр сайлавы әзрәк гаҗәбрәк тоела. – Университета укыган вакытта мин «Каз канаты» бию ансамбленә йөрдем. Шунда үзем өчен генә биергә өйрәндем. Төрле бәйрәм кичәләрендә ду китереп бии идем. Ә болай ял итүгә килгәндә, ул миңа эләкми дә диярлек. Хатынымның туган авылында бабайдан калган йорт бар, Казаннан 60 чакрым ераклыкта. Менә шунда табигатьтә йөрергә, балык тотарга яратам. Җиләк җыюдан да тәм табам. Татар җырларын яратып тыңлыйм. Безнең өч улыбыз, ике оныгыбыз бар. Кече улым минем шөгыльне белә. Ул сәнгать мәктәбен тәмамлады. Белеме буенча архитектор. Шәһәрне бизәүдә аның өлеше дә бар: күпер, эстакадалардагы татарча бизәкләр аның эскизы буенча эшләнгән.

– Үз гомерегездә зур шәхесләр белән очрашкансыз икән. – Бакый ага Урманчыдан мин берничә дәрес алдым, дип әйткән идем. Без, берничә кеше, аның фатирына барып дәрес алдык. Гомерем буе рәссамнар, галимнәр һәм язучылар белән аралашып яшәдем. Бакый ага кебек шәхесләребез китеп баргач, тормышыбыз ничектер примитив, кызыксыз тоела башлады. Бу минем фикер генә түгел, башкалар да, «вакландык», диләр. Зур шәхесләрнең йогынтысы, тәрбия көче сизелми. Алар ничектер югарыдан яшьләрне тотып, күзәтеп, кайгыртып тора иделәр. – Кабатлану булса да, иҗат кешесеннән сорамый булмый: илһам кайдан аласыз? – Рәсемгә булган һәвәслегем каллиграфияне дә җиңел үзләштерергә ярдәм итте. Яхшы шигырьләр укысам, күңелемдә балкыш туа. Шәкелен, композициясен төзисең. Кайбер вакытта Коръәнне актарганда тормыштагы күренешләргә аваздаш аятьләр табыла. Шулай ук борынгы шагыйрьләребезнең искиткеч гүзәл мәгънәле әсәрләренә таянам. Борынгы әдәбият белгече буларак, 32 ел буе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында борынгы татар прозасын барлау, дөньяга чыгару белән шөгыльләндем. – Якындагы планнарыгызны да белсәк иде... – Киләчәккә ниятем  – Шаехзадә Бабичның «Исемнәр бакчасы» дигән зур әсәренә алыну. Анда хатынкызларыбызның 41 гүзәл исемнәре китерелеп аларга дүртьюллыклар багышлана. Менә шундагы хатын-кыз исемнәрен тугралар шәкелендә ясап, Бабичның дүртьюллыкларын да кертеп, күркәм картиналар иҗат итәсем килә. òàòàðñòàí

сентябрь 2013


Реклама


җәмгыять караш

3 август көнне Төмәндә XIII Федераль сабантуй үткәреп, Аллага шөкер, 2013 елгы сабантуйлар графигын төгәлләдек шикелле. Инде чиновникларыбыз үткәрелгән сабантуйлар буенча исәп-хисап әзерли, сабантуйлар чорында алны-ялны белмичә эшләгән, казна хисабына халкына «җыр бүләк итеп йөргән» артистларыбыз гонорар көтеп, оештыручыларның бухгалтериясе ишеге төбен таптый торсын, ә без үзебез булдыра алганча, быелгы «сабантуйлар сезонына» нәтиҗә ясап карыйк. Рузилә Мөхәммәтова тексты 60

òàòàðñòàí

сентябрь 2013

Фотолар автордан алынды

Сабантуй «плуг бәйрәме» генә түгел


караш

«Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык буларак сакланып, һәр ел саен кабатланып килә, – дип башлана ТР Традицион мәдәният үзәге бастырып чыгарган махсус методик кулланмада сабантуй турындагы мәкаләнең кереш сүзе. – Тарих борылышларына карамастан, ул хәзерге XXI гасыр шартларында да Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарларның бербөтенлеген дәлилләүче, берләштерүче, дөньяга үзләрен Сабантуй бәйрәме хуҗалары буларак таныту мөмкинлеге бирүче казаныш буларак яши бирә…» Шактый катлаулы язылган, әлбәттә. Әмма бәйрәмебезне таныту, башкаларга дөрес итеп җиткерү өчен кирәкле кулланма чыгарылган. Сабантуебыз чыннан да халкыбызны берләштерәме? Милләтебезне Сабантуй хуҗалары буларак танытамы? Сабантуебызны «плуг бәйрәменә» генә кайтарып калдырмыйча, башкаларга аның асылын дөрес итеп аңлата алабызмы? Тәрәзәдән көз шакыганда, җәйнең башыннан алып азагынача дәвам иткән матур бәйрәмне бергәләп сагыныйк әле. Тәртибе шундый: сабантуйлар башта авылларда үткәрелә, аннары − район үзәгендә, аннары − Яр Чаллы, Яшел Үзән кебек эрерәк шәһәрләребездә, аннары − Казанда. Хәзер Россиянең татарлар яшәгән берәр төбәгендә Федераль сабантуй да үтә башлады. Әле бу «стандарт» сабантуйларга өстәп, әллә күпме «новомодный» сабантуйлар барлыкка килә тора − Балалар сабантуе, Артистлар сабантуе (быел булмады), Мәңгәр сабантуе (быел да булды), Төзүчеләр сабантуе (Төзүчеләр көне быел шушы форматта үткәрелде). Кукмарада Укытучылар сабантуе үткәнен дә хәтерлим. Кыскасы, өй салуның ние бар − мүклисе дә, чутлыйсы, дигәндәй, бер карасаң, сабантуй үткәрүнең берние дә юк кебек. Әмма кайда, кемнәр белән һәм ни өчен үткәрелүенә карап, сабантуй белән сабантуйның аермасы бар шул. Юрганыңа карап аягың сузасың, дигәндәй, авыл сабантуйлары нигездә җирле үзидарәнең мөмкинлекләреннән чыгып үткәрелә. Авылдан берәр «зуррак» кеше чыккан булса, сабантуй сәхнәсендә

бер-ике «йолдыз» да булырга мөмкин, андый «зуррак» кеше булмаса яки булып та саранрак булса, җирле үзешчәннәр концерты белән канәгатьләнергә туры киләчәк. Нәкъ менә шул авыл сабантуйлары азмы-күпме самимилекләрен саклап калдылар да бугай инде. Алар беренче чиратта − асылы милли бәйрәм булган традицион сабантуйлар. Инде милли генә түгел, сәяси чара булган сабантуйларга күз салыйк. Сабантуйлар графигы ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан, ТР Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, алар белән килешенеп төзелә. Быелгы график буенча Россия Федерациясенең 55 төбәгендә 154 сабантуй, якын һәм ерак чит илләрдә 72 сабантуй үткәрелде. Җәмгысы – 226 сабантуй. Алдагы еллар белән чагыштырганда, 2008 елда татарлар яшәгән чит төбәкләрдә 140 сабантуй уздырылган, 2009да − 169, 2010да − 251, 2011дә − 199. 2012 елда 211 сабантуй үткәрелеп, шуның 54е − Россия төбәкләрендә, 22се − элеккеге союздаш республикаларда, 65е − ерак чит илләрдә. Сабантуй үткәрүдә урыннардагы милләттәшләребезнең тырышлыгы зур роль уйный, җирле җитәкчеләргә милли бәйрәмнең кирәклеген аңлатып бирә беләләр, теләктәшлек табалар. Сүз дә, Татарстанның абруе да зур әһәмияткә ия. Читтәге милләттәшләребезгә сабантуйлар үткәрергә республика да ярдәм итә, диләр ТР Мәдәният министрлыгында. Татарлар күбрәк яшәгән яки сабантуйның шул җирлектәге оештыручысы активрак булган якларга республика җитәкчелеге вәкиле һәм иҗат коллективы бара. Чит илләрдә яшәүче татарлар да хәл кадәренчә сабантуй үткәрергә тырышалар. Лондонда, Берлинда, Тель-Авивта, Торонтода, Монреальда да сабантуйлар үткәрелде. 6 мең татар яшәгән Кытайның биш шәһәрендә сабантуй гөрләде. – Сабантуй үткәрү өчен көянтәләрне Әлкидән алып килдем. Таможняга: «Театр кую өчен реквизит», – дип аңлаттык. Ә сабантуйда киеп чаба торган «арыш капчыкларын» Европада таптык − аларны кофе җитештерә торган фирма бирде, реклама ролигында безнең «арыш капчыкларына» охшаш капчыклар күрдем

җәмгыять

дә барып сорадым. Андый капчыкларны Әлкидә дә табып бирә алмаганнар иде. Хәзер алар авылларда кулланылышта юк икән, дип сөйли Бельгия татарларын берләштереп торучы Лилия ханым Вәлиева.

Юрганыңа карап аягың сузасың, дигәндәй, авыл сабантуйлары нигездә җирле үзидарәнең мөмкинлекләреннән чыгып үткәрелә. Авылдан берәр «зуррак» кеше чыккан булса, сабантуй сәхнәсендә бер-ике «йолдыз» да булырга мөмкин, андый зуррак кеше булмаса яки булып та, саранрак булса, җирле үзешчәннәр концерты белән канәгатьләнергә туры киләчәк. Нәкъ менә шул авыл сабантуйлары азмы-күпме самимилекләрен саклап калдылар да бугай инде. 61


җәмгыять караш

Кайбер илләрдә сабантуй милләттәшләребез өчен җыелып аралашу гына булса, кайбер илләрдә, мәсәлән, быел Искешәһәрдә (Төркия) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Сүз уңаеннан, быел яңа төр сабантуйга нигез салынды − Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылы янындагы мәйданда I Халыкара Петербург Сабантуе уздырылды. Дөресрәге, моңарчы да үткәрелгән сабантуйга оештыручылар инициативасы белән «халыкара» дигән статус бирелде. Республиканың имиджы өчен кирәк, әмма бюджеты өчен шактый чыгымлы булган зур сабантуйларга килгәндә, быел Россия киңлекләрендә 13нче тапкыр Федераль сабантуй, 4нче тапкыр Бөтенроссия Авыл сабан туе үткәрелде, Казан Сабан туе Универсиаданың бер өлешенә үк әверелде дияргә мөмкин. Федераль сабантуй Төмәндә үткәрелсә, Бөтенроссия авыл сабантуен Барда (Пермь өлкәсе) кабул итте. Икесендә дә Татарстан Президенты үзе катнашты. Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында шул төбәкләрдәге Җәмигъ мәчетләрендә дә булып, татарлар белән дә очрашты. Кыскасы, мондый сабантуйлар җыр-бию һәм капчык сугышы гына түгел, ә зуррак максатларны да үз эченә ала. Әйтик, Казан сабантуе ул, гомумән, кунаклар өчен күргәзмә бәйрәмгә әверелеп бетте. Шәһәр кешесенең үзенә бу бәйрәм гомумән кирәкми дип беләм. Казан халкының бакчалы өлеше − бакчада, акчалы өлеше − Казаннан ерактарак, авылы булганнар − авылда, бернәрсәсе дә булмаганнар сәүдә үзәкләрендә ял итә. Гадәттә Казан сабантуе көннәрендә һәрвакыт ниндидер чара билгеләнә дә, кунаклар бер уңайдан милли бәйрәмебез белән дә танышып китәләр. Быел Универсиадага бәйле рәвештә Казан сабантуеның гадәттәге вакытыннан соңрак үтүе дә табигый иде. Кунаклар өчен әзерләнгән күргәзмә сабантуйга бөтен кеше дә иркен 62

керә алмады, әлбәттә. Әмма бүгенге заманда иминлекне саклау бик актуаль шул. Шуңа күрә, кунаклар − олы якта, йорттагылар кече якта ашый инде, үпкәләштән булмасын. Анысы да татар халкының борынгыдан килгән матур гадәте. Милли бәйрәмебезгә гомер-гомергә зур кунаклар чакырырга яратабыз без, аларны традицион уеннарда катнаштырып, кызык табабыз. Борис Ельцинның чүлмәк ватуын, Владимир Путинның катыктан көмеш акча табуын, Дмитрий Медведевның дага чүкүен искә төшерегез. Хәер, дага чүкүнең сабантуйга нинди катнашы бардыр − белмим. Оештыручылар анысын аңлатып мәшәкатьләнмәделәр булса кирәк − хәтердә калмаган. Хәер, сабантуйларда мотоцикллар узышкан, хатынкызлар тәгәрәшеп көрәшкән заманда тимер чүкү дә гаҗәп түгел. – Теләсә кайсы халык күренеше – ул тере организм, үзгәрешләр керү системасы ул аның асылында, – дигән иде ТР Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәният үзәге җитәкчесе Фәнзилә Хәкимова. – Үз яшәешебезгә яраклаштырылган сабантуйлар үткәрү мөмкинлеген саклый алабыз икән − димәк, әле аларны бетермибез. Бүгенге яшәешебезгә яраклы сабантуйларның ниндилеген вакытлы матбугат һәм рәсми сайтлар яхшы аңлата. «Стадион янында тематик милли йорт каралтылары урнаштырылган, ә стадионның үзендә театральләштерелгән тамаша һәм гадәти бәйрәм ярышлары узды», – дип яза Президент сайты Төмәндә узган Федераль сабантуй турында. «Бер атна дәвамында оештыручылар тарафыннан татар һәм керәшен «йорты», Универсиада мәйданчыгы, Казан Кремле макеты, һөнәрчеләр остаханәсе, бию һәм җыр сәхнәләре көйләнгән. Боларның барысы да килгән кунаклар арасында кызыксыну уятып, милләттәшләребезнең күңелләре булып китүенә сәбәпче булды»,  – дип яза Ленинград өлкәсендә

үткәрелгән Халыкара сабантуйны тамаша кылган Әлмәттәге коллегаларыбыз. «Сабантуй-2013 мөстәкыйль мәйданнарында алдагы елларның иң уңышлы иҗади проектлары тәкъдим ителгән. Алар арасында − 11 милли йорт каралты-курасы тасвирланган, анда агач халык эшләнмәләре, милли кухня, һөнәрчелек үрнәкләре (күн мозаика, Кукмара итекләре, татар чигү үрнәкләре һәм башкалар) бар. Теләге булган һәр кунак үзен балчыктан ясаучы, коючы, пешекче, балыкчы сыйфатында сынап карый алды. Моннан тыш, һәр йорт ишегалдында уникаль мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән. Рәсми затлар Кукмара районы ишегалдындагы татар йортына керде, биредә аларны татар милли костюмнарында хатын-кызлар каршы алды, аларның кайберләре кул эше белән мәшгуль иде», – дип яза «Татар-информ» мәгълүмат сайты быелгы Казан сабантуе турында. Әлбәттә, монда Кукмара эшчеләр поселогында үз йорты белән яшәгән татар абзые турында сүз бармый, рәсми затлар кергән ул йортның күргәзмә әсбап булуын бүгенге укучы яхшы белә. Кайсы татар хатыны бәйрәм барышында кул эше эшләп утырсын инде?! Татар кызлары бирнәлек сөлгеләрне кышкы озын кичләрдә чиккән ул, сабан чорында түгел. Шулаен шулай да… тик бүгенге сәяси-милли сабантуйлар берничек тә шушы күргәзмә каралты-курадан башка була алмый. Шунлыктан рәсми затлар чакырылган зур сабантуйларның сметасында «энхапешниклар» (народно-художественные промыслы) графасы, һичшиксез, бар. Сабантуйларның күргәзмә өлеше − алар карамагында. Читтәге сабантуйларга Татарстаннан рәсми затлар, иҗат коллективлары белән беррәттән муниципаль районнар да актив катнаша башлады. Мәсәлән, Федераль сабантуй Түбән Кама районы хезмәтчәннәреннән башка уза алмый. Алар быел Төмәндә милли бәйрәм уздыòàòàðñòàí

сентябрь 2013


караш

рып кайтканнан соң, киләсе елга Томск өлкәсендә сабантуй уздырырга әзерләнә башлаганнар, дип ишеттем. Быелгы сабантуйга 200 кешелек коллектив белән барган, 200 кг лы чәкчәк әзерләп, Төмәнне шаккаттырган, сабантуй мәйданында чын татар мунчасы яккан, һөнәрчеләре белән мастер-класслар әзерләгән районга киләсе елда да Федераль сабантуй уздыру кебек җаваплы эшне ышанып тапшырганнар. График буенча Бардада үткән Бөтенроссия авыл сабантуена – актанышлылар, Мәскәү сабантуена − чаллылылар, Петербургка әлмәтлеләр барды. Башка районнар да сабантуйсыз калмады. Ивановода үткәрелгән сабантуйга Апас делегациясе барып кайтса, Әстерхан сабантуенда Теләче җырчылары һәм биючеләре кунаклар күңелен ачкан, Ульяндагы милләттәшләребез янына буалылар юл тоткан, Димитровградка аксубайлылар барган, Пензага − минзәләлеләр… Бәлки, районнар өчен бу өстәмә мәшәкатьтер дә: каралты-кураңны, калфагыңны, итек-читегеңне төяп ел саен юлга чыгып кит әле! Әмма читтәге милләттәшләребезгә елга бер мәртәбә милли бәйрәм бүләк итү Татарстандагы һәр татарның «изге бурычыдыр». Милли бәйрәмнәребез − артистларыбыз өчен дә «урак өсте». Алар, әлбәттә, «энхапешниклар» кебек төянеп йөрергә яратмыйлар, тавышларын кесәгә салалар да юлга чыгалар. Һәммәсе дә республика бюджеты хисабыннан да, муниципаль районнар чакыруы буенча да, җирле байлар «кесәсеннән» дә акча эшләп калырга омтыла. Бүгенге сабантуйларга артистлар кирәк. Бүгенге сабантуй − ул концерт. Татарстан Хөкүмәте иҗат коллективларын шактый күп сабантуйларга йөртте. Кайсыларына зур-зур ансамбльләр китсә, кайсыларына бер-ике артист кына барды. Кемгә ничек тура килә инде: кемдер Себергә очса, кемдер − казна исәбеннән Гагра белән Сочида йөреп кайтты. Былтыр, мәсәлән, «Казан егетләре» Австралия татарларына татар эстрадасының «иң

матур үрнәкләрен» күрсәтеп кайттылар. Быел да Аделаидада 15 декабрьдә сабантуй планлаштырылган. Мөгаен, берәр иҗат коллективы барып кайтыр. Җирле халыкның милли бәйрәмен үзебездә һәм чит төбәкләрдә үткәрү өчен казнадан шактый акчалар бүлгән республика башка халыкларның бәйрәмнәренә игътибарсыз кала алмый. Татарстан кебек толерантлыгын байрак итеп күтәргән республика бигрәк тә. Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре кайсыдыр бер муниципаль район җирлегендә үткәрелә. Оештыру чыгымнары өчен республика бюджетыннан күпмедер күләмдә акчалар да каралган. Ел саен чувашлар өчен – «Уяв», марилар өчен − «Семык», удмуртлар өчен «Гырон быдтон» үтә. Быел милли бәйрәмнәрнең сабантуйдан тыш тагын берсе  – керәшен татарларының Питрау бәйрәме Мәдәни Универсиада программасына да кертелгән иде. «Керәшен фольклоры бәйрәме»н Универсиада кунаклары да тамаша кыла алды. Республикакүләм уздырыла торган Питрауның даими пропискасы бар − Мамадыш районының Җөри авылы. Питрау биредә рәсми бәйрәм буларак 14нче ел рәттән үткәрелде. Әни балачакта кич озаклап утырганда: «Ятыгыз әйдә, Яфрак бәйрәме түгел», – дип ачулана иде. Хәзер аңладым − Яфрак бәйрәме, Питрау диюем, төне буе бара икән ул, безнең сабантуйның төнге варианты кебегрәк инде, ягъни мәсәлән. Питрауның үз үзенчәлекләре сакланса да, рәсми кунакларга күрсәтелә торган «Керәшен йорты ишегалды», тимерчеләр һәм кәрҗин үрү осталарын китереп утырту, театральләштерелгән күренешләр (бу очракта, печән өсте күренеше) кебек «заманча сабантуй» элементларыннан котыла алмаганнар, Универсиада рухын саклау өчен хәтта акробатлар да бар иде, ди. Быел оештыручылар Питрауның «Димче Гөрпи почмагын» да шактый рекламаладылар. Чөнки Питрауда керәшен

җәмгыять

егетләре кыз сайлыйлар, ди. Яңа кавышкан парларга Питрауда танышулары хакында сертификат һәм киләчәктә аланга законлы ир белән хатын сыйфатында кайтырга чакыру тапшырыла, дип хәбәр иткән иде оештыручылар. Хөкүмәт җитәкчеләре илнең демографик хәлен рәтләү өчен төрле карарлар кабул итеп маташканда, керәшеннәр барысын гап-гади генә хәл иткәннәр дә куйганнар − демографияне тәртипкә салу өчен егет белән кыз башта танышып, профессиональ димченең үткен күзе аша үткәрелеп, кавышырга тиешләр. Демография шуннан башлана… Киләсе елга федераль сабантуй − 14нче, Бөтенроссия авыл сабантуе 5нче мәртәбә үткәреләчәк. Хәер, әле график буенча быел тагын бер сабантуй үткәрәсебез калган икән. 15 декабрьдә Аделаида шәһәрендә сабантуй узачак. Татарстаннан да иҗат коллективын көтәләр. Барырлар, ник бармасыннар… Сабантуй ул Австралиядә дә сабантуй. Андагы 500 татар да безнең кардәшләребез ләбаса.

Милли бәйрәмнәребез − артистларыбыз өчен дә «урак өсте». Алар, әлбәттә, «энхапешниклар» кебек төянеп йөрергә яратмыйлар, тавышларын кесәгә салалар да юлга чыгалар. Һәммәсе дә республика бюджеты хисабыннан да, муниципаль районнар чакыруы буенча да, җирле байлар «кесәсеннән» дә акча эшләп калырга омтыла. Бүгенге сабантуйларга артистлар кирәк. Бүгенге сабантуй − ул концерт. 63


җәмгыять афиша

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры «Алтын Урда» балеты Премьера! Резеда Ахиярова музыкасы. Ренат Харис либреттосы. Куючы балетмейстер − Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун (СанктПетербург). Музыкаль җитәкче һәм дирижер − Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов.

«Сүнгән йолдызлар» 1914 ел. Явыз тәкъдир хакимлек итеп, халык язмышлары күптән хәл ителеп куелганда – вакыйгаларның азагы котылгысыз... Бары тик көчле, эчкерсез, тирән Мәхәббәт кенә Үлемне дә җиңәргә сәләтле...

22, 23 сентябрь,12+

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Шомбай-fest» фестивале Казанда курчак театрларының I халыкара «Шомбай-fest» фестивале уздырыла. Фестиваль кысаларында (23 сентябрь, 15.00 сәгатьтә) А.Хәеров әсәре буенча «Өч кыз» лирик әкияте дә куела.

26 сентябрь, 18:30, 16+

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры

23-28 сентябрь, 0+

Әтнә Татар дәүләт драма театры

«Мәхәббәт FM» Премьера! Спектакльдә вакыйгалар автор тарафыннан уйлап чыгарылган «Мәхәббәт FM» дип аталган Казандагы бер радиостанциядә башланып китә. Иләс Миләсов һәм Чулпан – коллегалар. Егет – ди-джей, кыз − тавыш режиссеры. Араларында җаваплы мәхәббәт булса да, әлеге пар хисләрен тануга озын-озак сынаулар аша килә. Башка геройлар да үзләренчә мәхәббәтләрен эзлиләр. Режиссер һәм драматург − Илгиз Зәйниев. Төп рольләрдә Эмиль Талипов һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова. 5, 6, 11, 25 октябрь, 16+ 64

«Адашкан күңел» Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча сәхнәләштерелә. Премьерасы 2013 елның 28 июнендә булган иде. Сәхнәгә куючы режиссер: Рамил Фазлыев. 29 сентябрь, 16+ татарстан

сентябрь 2013


Мөхәррир сүзе

тор к е т и арх

Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 3 Тел.: (843) 222-09-79 Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, e-mail: tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, e-mail: Sabirov@ tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, e-mail: Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, e-mail: Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatamedia.com «Икътисад» рубрикасы мөхәррире: Татьяна Колчина, e-mail: Kolchina@ tatmedia.com «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская, Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Андрей Григорьев, Айдар Сәгъдиев, Александр Игнатьев, Елена Добровольская, Рузилә Мөхәммәтова, Мөршидә Кыямова Фотографлар: Егор Алеев, Илдар Мөхәммәтҗанов, Газинур Хафизов Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, e-mail Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Равил Шәрәфетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова

Җирле популяр интенет-газеталарның берсендә танылган журналистның авторлык колонкасы әлеге мәкаләм

нди о т е . .П ФИ

өчен көтелмәгән сәбәп булды. Көнбатышта «традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне» пропагандалауны тыю турындагы Россия законына карата шау-шу куптарулары аның ачуын кабарткан. Әйтергә кирәк, минемчә дә, биредә артык сөенер урын юк. Төгәлрәк әйткәндә: кайбер закон чыгаручыларның күзгә ташланган шәхси проблемалары һәм алар кабул иткән законнар, талантлы Бой Джордж твиттеры, гаҗәеп Стивен Фрайның әйткән сүзләре, аякларын буяган спортчылар һәм гей-олимпиадалар, барлык гомосексуалистлар һәм гомофоблар һәм гомумән алар күперткән куыклар − берсе дә шатландырмый. Алай гына да түгел, мин гомумән һәртөрле пропагандистларны яратып бетермәдем. Әмма балаларның салават күперенә нигә орынырга иде инде? Колонканы укый башлагач, мин автор ишекне бутаган, һәм мәкалә каты режимлы

200 еллык тарих

колониядә чыгарыла торган стена газетасы өчен язылган дип уйлаган идем − тоны, лексикасы, авторлык, гафу итегез, позициясе буенча. «Блатной» телдә язылган текстны анализлау күңелне болгата, бу эшне Роскомнадзорга калдырыйк. Шулай да, өч көн торганнан соң, текстны юкка чыгардылар, тик күп кенә блогерлар аны күчереп алырга өлгерделәр, шуңа да тиешле запрос буенча аны табарга була.

Журнал 1920 елдан нәшер ителә Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009 Гомуми тираж:

5500

данә, шул исәптән татар телендә – 1278 Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» рубрикасында материаллар реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № C-1985 Басарга кул куелды: 11. 09. 2013

Мин һәр кеше үз позициясен ачык белдерергә хокуклы һәм шундый мөмкинлеккә ия булырга тиеш, дип саныйм. Шул демократия була да бугай инде. Әмма монда бер искәрмә бар: әгәр ММЧнда профессиональ журналистның сүзләре узган гасырның 30нчы елларында Мюнхен сыраханәсендәге белеме ярты-йорты булган бюргерны хәтерләтә икән, монда инде демократия тәмамланып, карагруһчылык башланды, дигән сүз. Уйларың да төрле булырга мөмкин, башкача ярата торганнарны сөргәннән яки бөтенләй юкка чыгарганнан соң, илдә бәхет һәм иминлек чәчәк атачак, дип күз алдына да китерергә була, әмма мондыйны минем өчен моңа кадәр абруйга ия ММЧнда бастырып чыгарганнар икән, бу, сүз иреге түгел, бәлки газетага да, авторга да хөрмәт арттырмаган йөгәнсезлек буладыр. Әлеге факт, ким дигәндә, тагын бер оешма — Журналистлар берлеген дә кызыксындырыр, дип уйлау беркатлылык булып чыкты, югыйсә профессиональ журналистика этикасы сорауларына, асылда, ул битараф калырга тиеш түгел. Тик соңгы мәртәбә кайчан һәм нәрсәгә карата аның нинди дә булса берәр фикере яңгырады икән? Артем Тюрин

Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozgenovaei@tatmedia.com Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79 Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80

«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13

Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә

2014 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе – 449

сум 04 тиен

Казан, Профсоюзная ур., 4 тел. (843) 293-70-70 www.kremlin-kazan.ru


Татарстан СЕНТЯБРЬ 2013 WWW.PROTATARSTAN.RU

ИҖТИМАГЫЙ - СӘЯСИ БАСМА

Корыган сөт елгалары Нефть-химия пасьянсы: балалар яуга китә Миллиард сумлык футбол: «Казан-Арена»ның киләчәге Сабантуй «плуг бәйрәме» генә түгел Нәҗип Нәккаш: «Зур шәхесләрнең йогынтысы, тәрбия көче юк»

Иҗтимагый-сәяси басма "Татарстан", сентябрь, 2013