Issuu on Google+

Татарстан

Татарстан

№1 гыйнвар 2014 www.protatarstan.ru

WWW.PROTATARSTAN.RU

ОБЩЕСТВЕННО-ПОЛИТИЧЕСКОЕ ИЗДАНИЕ

ПРЕМИЯ

иҗтимагый - сәяси басма

«ГЛАВНЫЙ ПО ФАКТУ»

Реклама. 18+

Январь! Вторник! 28-е!

Партнеры мероприятия

ОАО «Промсвязьбанк». Ген. лицензия ЦБ РФ 3251

Стать партнером премии: (843) 222-09-76, (917) 397-87-92 Вероника Лукьянова

мәдәни эволюция


Мөхәррир сүзе

16 Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2, тел. (843) 222-09-79 tatarstan@tatmedia.com Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, Sabirov@tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatmedia.com «Икътисад» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Василина Олейник Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Нияз Игламов, Рузилә Мөхәммәтова, Гадел Хәеров Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Тышлыктагы коллаж: Виктор Шуматов Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Рушан Гыймалетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова

Әлеге санны әзерләгәндә, мин соцчелтәр буенча дусларымнан «мәдәният» темасына өч сүз тәкъдим итүләрен сорап, аларны ассоциацияләр уйнарга чакырдым. Шаляпин, театрлар һәм музейлар турындагы йөзләгән онлайн һәм оффлайн комментарийлар арасында «ирек» һәм «иҗат» сүзләре бары тик берәр мәртәбә генә очрады, аның каравы «культур-мультур» – берничә тапкыр. Әлбәттә, сайлап алу репрезентатив түгел, җирле колорит катнаш илтифатсызлык һәм юмор – массакүләм мәдәниятнең түбән сыйфатлы-

Журнал 1920 елдан нәшер ителә

лыгын күз уңында тоткан тотрыклы күрсәткеч. Шул ук вакытта җәмгыятькә

Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009

финанслар буенча гына бүленү хас түгел. Минемчә, көчәя барган төрлелекнең

Гомуми тираж:

чыгышына да (әгәр сезне «текәлек» түгел, музыка кызыксындыра икән) билет-

5000

данә, шул исәптән татар телендә – 1180

төп бәласе мәдәни бүленештә, һәм ул берничек тә кешенең матди статусын чагылдырмый. Операга, музейга һәм хәтта дөньякүләм танылган йолдызлар лар бәясе алырлык. Бу аңлы сайлау – Петросянны караргамы яки күргәзмәгә барыргамы. Башланып киткән 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде, министр тыйнак

Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» һәм «Медиа» рубрикалары материаллары реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № А-17 Басарга кул куелды: 15. 01. 2014

кына, килештерүдә дип, җентекләүләрдән баш тартса да, шактый кызыклы нәрсәләр булачагын вәгъдә итте. Димәк, көтәбез!?

Артем Тюрин

Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozjenovaei@tatmedia.com Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79 Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com

Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80

«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13

Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә

2014 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе – 449

сум 04 тиен

Реклама

Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com


Эчтәлек

Хакимият

Икътисад

Урыннарны алыштыруның файдасы турында

Кичектерелгән очыш

8

Җәмгыять

12

Андрей Макаревичның тормыш линиясе

46

«Ышанычым – театрда»

50

Эльмира Галимова: «Тукайның үзе белән яшәдем…»

52

Тиздән Арчада шәфталулар чәчәк атачак

56

Казан Кремленең «икенче төбе»

60

Афиша

64

Чыршы җыяр чак

16

Ялыктыргыч сәламәтләндерү

22

Елдан-ел яхшырак

26

Стакан яртылаш...

30

Диплом тотып, хезмәт биржасына

34

Мәдәният осталары, сез нәрсә белән?

40

1


Татарстан

саннарда

2,5

71%

2,9 ìëí

170650 чит ил гражданы

республикабыз территориясендә бүгенге көндә шулкадәрле Интернетфайдаланучы исәпләнә. Алардан Интернет челтәренә киңкырлы керүче 1 млн 300 меңнән артык абонент xDsl, Ethernet, Wi-Fi, WiMax, 3G, 4G технологияләреннән файдалана. Интернетка киңкырлы керү хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе Татарстан буенча 71%ка җитте, киләсе елга бу күрсәткечне 75%ка кадәр үстерү күздә тотыла. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА 2010–2016 ЕЛЛАРГА БЮДЖЕТ ӨЛКӘСЕ УЧРЕЖ ДЕНИЕЛӘРЕНДӘ ХЕЗМӘТКӘ ТҮЛӘҮ ФОНДЫ ДИНАМИКАСЫ

111,4

83

70,4

39,9

47,7

53,2

95,4

млрд.сум.

2015 ел

2016 ел

млрд сум.

млрд сум.

млрд сум.

млрд сум.

млрд сум.

млрд сум.

70 ìëðä ñóì – 2010 ел

2011 ел

2012 ел

2013 ел

2014 ел

республиканың 2013 елда бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакына юнәлтелгән акчаларның гомуми күләме әнә шулкадәр сумманы тәшкил итте.

1184 үрнәкнең 58е

ГОСТ таләпләренә туры килми! (Сүз республиканың 544 АЗСыннан алынган мотор ягулыклары үрнәкләре турында бара.) ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда ел дәвамында 2 млн 261 мең тонналап күптөрле мотор ягулыклары кулланыла, шул исәптән барлык маркадагы бензин – 1 млн 90 мең тонна, барлык маркадагы дизель ягулыгы – 1 млн 171 мең тонна.

2

мең катнашучы һәм 2 мең рәсми шәхес 2015 елда су спорты төрләре буенча Казанда узачак дөнья чемпионатына бөтен дөньяның 180 иленнән җыелачак. Ярышлар алты төр: йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү һәм су полосы, хай-дайвинг буенча үтәргә тиеш. Бүләкләрнең 70 комплекты уйналтылачак, бу – су спорты төрләре буенча үткәрелгән дөнья чемпионатлары тарихында рекордлы сан. республикада 2013 елның 11 аенда исәпкә алынган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 11%ка артыграк. Шушы ук вакыт дәвамында 1610 чит ил гражданы куып чыгарылган яки депортацияләнгән. Илгә керүне ябу буенча 2635 документ әзерләнгән. Легаль булмаган миграциянең җиде эре каналы юкка чыгарылган.

6,5

меңнән артык квалификацияле эшче һәм белгечне республикада ел саен сәнәгатьнең база предприятиеләре өчен әзерләп чыгарырга кирәк. Бу хакта ТР Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов хәбәр итте. Эшче белгечлекләренә ихтыяҗ 5 мең кешедән артып китә, югары белемле инженер кадрларына ихтыяҗ 1,5 мең кешегә якын.

15

меңнән артык трактор, 5 мең берәмлек йөк техникасы, 4,5 меңнән артык төрле комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы бүген республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә исәпләнә. Шул ук вакытта техниканың күпчелек өлеше 10 елдан артык кулланыла һәм яңартуны таләп итә. 2014 елдан башлап, Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуның өч еллык программасын тормышка ашыра башларга җыена. Программа кысаларында ел саен 2 млрд сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Техника сатып алырга тәгаенләнгән акчаның 40%ын (елына 2 млрд сум) ТР Хөкүмәте бүлеп бирәчәк, калган 60%ын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзләре табарга тиеш була. Татарстан

гыйнвар

2014


сәнәгать

Нәтиҗәле эшләү сәнгате «ТМС групп» – 2005 елда Татарстанның Көньяк-көнчыгыш нефть табу компанияләрен үзгәртеп корганда нигезләнгән күпфункцияле компания. Аның 4500гә якын персоналы нефть промыселы һәм бораулау җиһазларына, андагы җитештерүгә, сәнәгать куркынычсызлыгына техник диагностика һәм экспертиза үткәрүгә, хезмәт күрсәтүле арендага комплекслы хезмәт күрсәтүне тәэмин итә. Нигезләнгән көненнән башлап, компаниягә РФ Сәнәгать энергетикасы министрлыгының Мактаулы нефтьчесе, техник фәннәр кандидаты Ренат Нугайбәков җитәкчелек итә.

Реклама.

Шул вакытта ук җитештерүнең икенче баскычына күчү өчен аны оештыруга фәнни мөнәсәбәт кирәклеген аңлаганнар бит.

– Ренат Ардинатович, «ТМС групп» сакчыл җитештерү принципларын тормышка ашырудагы уңышлары өчен ике тапкыр Алексей Гастев исемендәге кубокка ия булды. Сезнең өчен бу танылу нәрсәне аңлата? – Бүгенге көндә Россиядә бик күп предприятиеләр сакчыл җитештерүне кертә. Бәйсез аудиторлар коллективы «ТМС групп» предприятиеләрендә сакчыл җитештерү элементларының эше ныграк күренүен таный икән, без, бәлки, яхшы эшлибездер. Без танылуга шат, ләкин моны рейтингта беренче урын бирелү дип санамыйбыз. Бизнеста иң яхшыларны базар күрсәтәчәк: кемнең товары яхшырак сатыла, шул иң уңышлысы дип табыла. Димәк, аның сыйфаты да югарырак, бәясе дә отышлы. Лин-технологияләр кертүгә без очраклы рәвештә килмәдек – бөтен дөнья сакчыл җитештерү кырында эшли. Ә Гастев кубогы бу традицияләрнең күптәнге булуы, әле 20нче елларда ук Россиядә хезмәт процессын оештыруның яңа формаларын эзләүләре турында искәртә.

– Җитештерүне оештыруның яңа ысуллары турында 2000нче еллар уртасына кадәр искә дә алмадылар... – Аның каравы, хәзер белемнең алыштыргысыз булуына төшенә баралар. Бизнеста идея вакуумын сакчыл җитештерү ысулларын кертү турындагы идея тутыра. Җитештерүчәнлекне, сыйфатны үстерү идеясе хәзер сәяси җитәкчеләрнең барлык чыгышларында һәм мәкаләләрендә социаль юнәлеш ала бара. Җитештерү чараларын табыш алу хакына эксплуатацияләүгә түгел, ә моның кем өчен, ягъни ил халкы өчен эшләнүенә басым ясала. Глобальләшү, җитештерүчәнлек һәм сыйфат үсешенә таләпләр, дөнья базары белән тизләтелгән интеграцияләшү, шул исәптән, яңа технологияләрне үзләштерү чорында, халыкны массакүләм җәлеп итәргә кирәк. Миңа, 1970 елда туган кеше буларак, халыкта идея булган чорга эләгү бәхете тиде. Без үзгәртеп корудан соңгы чорны күрдек, анда бернинди идея дә юк иде... – Лин-технологияләр берләштерүче идеяләр роленә бара дип саныйсызмы? – Хәзер Россия буенча һәм аеруча Татарстан Республикасы буенча сакчыл җитештерүгә керү геометрик прогрессиядә үсә, дип белдерергә була. Моңарчы бармак белән генә санарга мөмкин иде: КамАЗ, Казан вертолет җитештерү берләшмәсе... Хәзер – 130дан артык предприятие. Бу безнең хөкүмәтнең һәм бизнесның мөнәсәбәтен күрсәтә. Моны мәҗбүр итү юлы белән эшләп булмый. Әгәр җитәкче үзе керә алмаса, урынбасарларга кушып һәм боерык бирү – салымнарны көйләү яки җәза белән куркыту

юлы белән оештыру барып чыкмаячак. Бу идея, идеология, эшкә шундый мөнәсәбәт – монда гаеплене эзләмиләр, бәлки, сәбәпләрен эзлиләр һәм төзәтәләр. Бу коллектив хезмәт һәм аңа барысы да: заказчы һәм подрядчы да, эш бирүче һәм ялланып эшләүче дә җәлеп ителгән. Идеянең бәясе мөһим түгел – миллионнаргамы яисә сумнаргамы, алар барысы да югалтуларны киметүгә, гомуми нәтиҗәгә ирешүгә юнәлтелгән. – Хезмәтне фәнни оештыру, мөгаен, оештыручылардан да тиешле әзерлек таләп итәдер. Бу проблеманы ничек хәл итәсез? – Кадрларның профессиональлегенә торган саен таләпчәнрәк карыйбыз. Әмма бизнесның парадоксларына да юлыгырга туры килә: лаеклы рәвештә түләү, әмма шул ук вакытта хезмәт хакының тыйнак фондына ия булу; либераль җитәкчелек итү, әмма профессиональ булмауга түземсезлек күрсәтү. Без персоналны каяндыр «кызыктырып тартып алу» юлы белән җыймыйбыз, ә үзебезнең коллективта тәрбиялибез. Безгә 2–5 түгел, йөзләрчә кеше кирәк. Үзебезнең кадрлар әзреләү системасын – «эчке мәктәбебез»не булдырдык. Укыту системабыз даими, хәзер инде шундый фикергә киләбез: «урта дивизион»да һәм аннан да өстәрәк тиешле белемнәрнең булмавы – вазыйфаңа туры килмәү дигән сүз. Менә иртәгә мин һәм директорлар проект программалары белән идарә итү буенча имтихан тапшырачакбыз. Кирәкле белемнәрне кыска гына арада – 2–3 айда да үзләштерергә мөмкин, әмма тиешле юнәлештәге эш тәҗрибәсе тагын да кыйммәтрәк. Шуңа күрә осталыкны күтәрүнең барлык институтларыннан файдаланабыз, аларны без «Татнефть» составында эшләү тәҗрибәсеннән күчердек: осталар мәк3


сәнәгать

тәбе, менеджерлар мәктәбе, остазлык, проектлар. – Җитештерүне оештыру, кадрларны укыту – бу бик шәп, әмма җиһазларны һәм технологияләрне модернизацияләү зарурлыгын сез кире какмассыздыр бит? – Эш тәҗрибәбез буенча без нигезнең дә нигезе кадрлар икәнлеген күрәбез. Әмма «кәттә» станок яисә егәрле кран түгел. Акыллы, талантлы, эшкә җәлеп ителгән кадрлар теләсә нинди проблеманы хәл итә ала. Станок ул, ахыр чиктә, үзендә эшли белүче акыллы белгеч кирәк булган машина гына бит. – Кайчакта читкә тайпылу да күзәтелә: җитәкчеләр җитештерүне искергән җиһазларда лин-технологияләр ярдәмендә генә «экономияле» итеп күтәрергә тырышалар.

– Билгеле инде, бары тик кадрлар белән генә яисә бары тик модернизация ярдәмендә генә проблеманы хәл итеп булмый. Бу – НИОКР да, тәҗрибә-сәнәгать эше дә, башка предприятиеләрнең инновацион казанышлар тәҗрибәсен файдалану да, приборлар төзү дә, машиналар төзү дә, хезмәтне фәнни оештыру да, кадрлар потенциалы да. Болар һәммәсе комплекста гына максималь нәтиҗәлелекне бирәчәк. Без Американың әйләнеше 3,5 миллиард доллар тәшкил иткән фирмасында булдык, аның бораулау һәм нефть табу өлкәсендәге җиһазлары бик югары бәяләнә. Алар... 1949–52 еллар җиһазларында эшли һәм стандартлаштыру, кадрларны укыту, кыйммәтләрнең агымын тәртипкә салу нәтиҗәсендә югары сыйфатка ирешә.

Белешмә:

Реклама.

Җитештерүчәнлек лидерларының А.К.Гастев исемендәге кубогына конкурс – «Линфорум. Сакчыл җитештерү профессионаллары» Төбәкара иҗтимагый хәрәкәт инициативасы. Конкурс җитештерү системаларының нәтиҗәлелеген күтәрүдә югары күрсәткечләргә ирешкән компанияләр һәм корпорацияләр һәм шулай ук «сакчыл» төбәкләр һәм РПС буенча китап авторлары арасында үткәрелә. Компанияләр премия алуга һәм Гастев кубогына үзләренең нәтиҗәлелек программаларын тулысынча да, шулай ук аерым проектларын да тәкъдим итә ала. Компания группалары, холдинг һәм корпорацияләр өстәмә рәвештә тотрыклы үсеш өлкәсендә бәяләнә. Предприятие-конкурсантларга аудитны эксперт төркеме әгъзалары үткәрә, алар арасында җитештерү нәтиҗәлелеге буенча абруйлы һәм тәҗрибәле эксперт-консультантлар да, уңышлы компанияләрнең топ-менеджерлары да бар. Конкурс үткәрүгә стратегик контроль «Дао Тойота» авторы Джеффри Лайкер җитәкчелегендәге күзәтчелек советы тарафыннан ясала. Конкурс җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы Россиянең ел саен уздырыла торган «Җитештерү системалары үсеше» лин-форумында оештырыла.

4

Ышаныгыз, проблемаларның 60 проценты – кадрларда һәм логистикада. Менә бездә процесслы идарә итү системасы предприятиедә киң кулланылыш алган – 20 меңнән артык процесс, җитештерү белән идарә итү үзәге. Тикшерүләр шуны күрсәтә: кулланылыштагы җиһазларда хәзерге вакытта максималь ФЭК (КПД) ирешелми, җиһазның мөмкинлеге күпкә югарырак. Сәбәпләр төрле: логистика, артыгын җитештерү, артык сыйфат, көтеп торудагы югалтулар, сыйфатны югалту, станокларның тик торуы... Бездәге бер җитештерү урынын мисалга китерәм: шартлы рәвештә айга 100 әзерләмә бирәчәк яңа линия сатып алдык. Икенчесен дә алыргамы? Әмма ул да 25 процент ФЭК белән эшләсә, сезнең продукция кыйммәт торачак, базар аны алмаячак. Ә белгечләр бары тик «сакчыл җитештерү» ысулы ярдәмендә генә бер линияне 300 әзерләмәгә кадәр «кудылар». Башта үзең күргән югалтуларны алырга кирәк, аннары аңлы рәвештә инвестицияләр турында карар кабул итәргә. Әгәр предприятие җәлеп ителгән һәм ярдәм бар икән, монда вакыт аермасы зур түгел. – «ТМС групп»ның, Хөкүмәтнеке кебек үк, җитештерүне күтәрү буенча 2013– 2016 елларга каралган озак сроклы үз программасы бармы? – Әлбәттә. Безнең төп заказчыбыз – «Татнефть» компаниясе программага җәлеп ителгән бит. Әгәр хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү программасы булмаса, ул подрядчы белән эшли алмый. Анда хезмәт күрсәтү кыйммәткәрәк төшәчәк. Без заказчы белән үзара бәйләнештә һәм, заказчы белән яраштырып, без дә шундый ук җитештерүчәнлекне күтәрү бурычларын куйдык. Озак сроклы программаны мин «идеология программасы» дип атар идем. Ул расланган һәм тормышка ашырыла. Бу – хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү генә түгел, монда бердәм исәпләү үзәген оештыру да, процесслы идарә итү дә, персоналның компетентлыгын бәяләү дә, газета чыгару да... Әмма без программаның тормышка ашыру сроклары белән чикләнүен теләмибез, һәм Хөкүмәт моның даими нигездә эшләнүенә юнәлеш бирә. Бу җитештерү системасына, предприятиенең оештыру структурасына даими интеграцияләнгән процесслы, проектлы мөнәсәбәт. Бүгенге көндә компаниядә өстенлекле бурычлар билгеләнгән һәм куелган максатларга ирешү өчен тормышка ашырылырга тиешле проектлар портфеле булдырылган. Ел саен 350дән артык проект тормышка ашырыла. АларТатарстан

гыйнвар 2014


сәнәгать

дан «Станоклар сервисын үзәкләштерү», «Штангаларны механик юл белән чистарту», «НКТ-Сервис»ның Азнакай цехында НКТ ремонты буенча өстәмә линия монтажлау», «Бердәм сервис үзәге булдыру юлы белән насос штангаларын ремонтлауны үзәкләштерү» дип аталганнары аеруча нәтиҗәле булып чыкты. – Сез шул дәрәҗәдә сакчыл җитештерү белә мавыккансыз, өйдәгеләрегез сезне еш күрәме? – Мин дөрес баланс сакларга тырышам. Җитәкче барысын да үзе көйләргә-җайларга тиеш түгел. Син үзеңне күпмегә тарта алырсың? Бу эш белән 10–20 белгеч шөгыльләнсә, нәтиҗәлелек зуррак булачак. Ә җитәкче җаваплы кешеләр һәм процессларның нәтиҗәле булуы өчен җаваплы. Аерым моментларда предприятиене яхшыртырлык йогынты ясый алырлык кешеләргә уйланыр өчен вакытта кирәк. Предприятие оештырылган чакта, кичке сәгать 9да өемә кайтып киткәндә, мин хезмәткәрләремнең тәрәзәсендә ут янганын күрә идем – функциональ бүлекләр эшли иде әле. Болай ярамый! Алар җәмгыятьтә танылуга хезмәт итәләр, ә гаиләләре өйдә көтеп утыра. Стив Джобс сүзләре белән әйткәндә, баш белән эшләргә кирәк, ә көненә 24 сәгать түгел.

Беренче проект шундый булды – арттырып эшләүне бетерергә, кешеләрне бушатырга. Бу кыскарту түгел, ә персоналны югалтулардан аралау һәм аны яңа хезмәтләргә юнәлтү яки хезмәт күрсәтү санын арттыру. Шулай итеп, функциональ – бухгалтерлык, финанс, юридик хезмәтләр күрсәтү буенча «ТМС-БизнесСервис» дигән эчке аутсорсинг үзәге барлыкка килде. Шундый ук санда калып, компания ике тапкыр үсте, ә арттырып эшләү бетерелде диярлек: бәяләүнең рәсми һәм рәсми булмаган критерийлары буенча җитештерүчәнлек сизелерлек күтәрелде. Аннары компаниянең әйдәп баручы инженерларын һәм җитәкчеләрен укыту һәм сакчыллык технологияләренең төп инструментлары буенча – система «5 С» пилот проектларын ачу, кыйммәтләр булдыру агымын карталаштыру, Тraining Within Industry җитештерүендә укыту-өйрәтү һәм Тоtal Productive Maintnance җиһазына хезмәт күрсәтү системасын тормышка ашыру булды. – Сез кайчан совет ысулларыннан линтехнология категорияләренә күчтегез? Бу сезгә нәрсә белән килде: аттестат янындагы алтын медаль беләнме яки Уфа нефть институтының кызыл дипломы беләнме?

– Предприятие идарәсендә аңа ихтыяҗ тугач килде. Һәр акыллы җан иясенең мантыйгы – нәтиҗәсе күренәчәк эшне эшләү. Мин, укуны тәмамлагач һәм җитештерү практикасы вакытында, җитештерү эше совет заманнарыннан бирле югары дәрәҗәдә оештырылган «Татнефть» бүлекчәләрендә: нефть табу операторы, бригада мастеры, промысел башлыгы урынбасары, НГТИ башлыгы урынбасары булып эшләдем. Төзелештә, мәсәлән, барысы да проектлар һәм календарь план белән эшләнә – бер артык нәрсә дә юк. Максат, сроклар, бюджет һәм материаллар буенча чикләүләр төгәл билгеләнә. Анда мин бер генә инструментны күрмәдем, хәер, бәлки, ул булгандыр да: проект тәмамлангач, нәрсә эшләргә дигән сорауга җавапны. Төзелгән конвейер яки җитештерү циклы моннан соң да нормаль яшәсен өчен нишләргә? Хәзер без теориядә бу инструментны таптык һәм тормышта куллану элементларын эшләдек. Проект тормышка ашырылгач, циклны ничек сакларга икәнен беләбез. «Планлаштыр – эшлә – анализла – камилләштер» схемасы буенча хәрәкәт итеп, сыйфатны яхшыртуны дәвам итәргә һәм, сыйфатның һәм күләмнең яңа баскычына чыккач, барысын да яңадан кабатларга.

5


ай цитаталары

Рөстәм Миңнеханов,

ТР Президенты, – мигрантларның Россия башкаласыннан бүтән имин тормышлы шәһәрләргә һәм төбәкләргә агылу ихтималлыгы турындагы сорауга җавап биреп:

«Мәскәү – икмәкле шәһәр, безгә аннан кемнең дә булса килүе икеле. Андый хәл була калса, кире Мәскәүгә озатырбыз». Илсур Метшин,

Казан мэры, – янгынга каршы махсус режим вакытында пиротехникадан файдалануны өлешчә тыю турында:

«Шундый чаклар бар иде – без фейерверкның нәрсә икәнен дә белми идек, ә күңелдә Яңа ел күтәренкелеге һәм бәйрәм күбрәк иде. «Оливье» салаты, «С легким паром!» фильмы... Карарны үтибез». Энрике Пеньялоса,

Нью-Йоркның Транспорт һәм үсеш институты башлыгы, – урбанистикага яңа мөнәсәбәтләр турында:

«Без машинасыз шәһәрләр турында сөйлибез икән – бу тартудан исергән хиппиның уйлап чыгарган хыялы гына түгел». Александр Иванов,

Аd Маrginem нәшрияты директоры, – мәдәни Казан турында:

«Монда традицияләр артык күп, бу шундый каты, төргәкләнгән бәдәннәр. Ә заман мәдәнияте газсыман һәм сыек бәдәннәр белән эшли. Биредә коточкыч күп булган гүзәл тарихи кыйммәтләрдән боерык чыга. Алар белән үзгәрүе авыр».

Илья Никулин,

«Ак Барс» ХК сакчысы, – команданың баш тренеры Валерий Беловның чишенү бүлмәсендәге тәртибе турында:

«Валерий Геннадьевичны белгәнемнән бирле, миндә ул гомумән сүгенү сүзләрен белми торгандыр дигән тәэсир туды. Ул бит музыкаль белемгә ия».

Георгий Черданцев,

«НТВ-Плюс» комментаторы, – «Рубин» – «Амкар» Россия чемпионаты матчын трансляцияләүне туктату сәбәбе турында:

«Казанда бары тик чыбыклар гына катты. Шул дәрәҗәдә катты, футболны күрсәтми башлады. Катарга мөмкин булганның барысы да катты». 6

Татарстан

гыйнвар 2014


РОСКОШНАЯ МЕБЕЛЬ 3 000 000

РАСПРОДАЖА МЕБЕЛИ ИТАЛИИ И ФРАНЦИИ: БОЛЕЕ 200 МОДЕЛЕЙ

ДЛЯ НАСТОЯЩИХ ЦЕНИТЕЛЕЙ

БОЛЕЕ ПОСЕТИТЕЛЕЙ С 2000 ГОДА

15 000 КВ.М. МЕБЕЛИ

есть ли что то слаще ВЫГОДНЫХ ЦЕН? KENYA Умение пользоваться выгодным моментом —

Многолетний опыт испанских мастеров для удачливых людей! позволил создать коллекцию мебели «Kenya» в стиле экзотического и парадоксального КОЛЛЕКЦИИ ВОЗВРАЩЕНИЕ барокко. Подлинное произведение искусства, ИТАЛЬЯНСКОЙ ЛЕГЕНДЫ! выполненное вручную с использованием массива ценных пород дерева, натуральной кожи, мрамора и благородного серебра. Яркий альянс элитарности и Диваны экстравагантности является своеобразным свидетельством тонот мастера Джузеппе Николетти! кого эстетического вкуса владельца мебели и показателем его высокого социального статуса.

НА ЛЮБОЙ ВКУС

ИСПАНСКОЙ МЕБЕЛИ! мебель, сочетающая в себе, на первый взгляд, противоречивые формы и материалы, для истинных ценителей нестандартных решений в интерьерах. Диван 4-х местный

125 460 руб. Стол журнальный

РАСПРОДАЖА РОСКОШНЫХ ЛЮСТР итальянский дизайн, от 8000 руб.

К АРТИНЫ ДЛЯ ИНТЕРЬЕРОВ И ПОДАРКОВ

масло, холст, богатые рамы.

от 2 900 руб

90 890 руб.

PRESTIGE CASA

Бамбук, ротанг, тиковое и красное дерево, алюминий - эти оригинальные Потрясающий обеденный гарнитур, достойный комбинации материалов делают королевского зала. Восхитительная мебель, мебель актуальной изготовленная вручную в лучших традициях и востребованной для итальянских мастеров с использованием квартир и коттеджей.

эксклюзивных

ОЧАРОВАНИЕ СТАРИНЫ – СТИЛЬ ПРОВАНС

ФОНТАНЫ ДЛЯ ИНТЕРЬЕРОВ от 3 400 руб.

Реклама

LUDOVICO

мебель и предметы декора: Благородная классика отличается особым Коллекция JAMAICA представлены шармом благодаря ручной отделке. При шкатулки, ее создании используются исключительно интерьерные натуральные материалы с применением игрушки, часы, декоративные изысканной инкрустации. Каждая деталь, клетки, несущая тепло рук мастера, вызывает для подсвечники, неповторимые ощущения – используются такие эмоции увлажнения воздуха, зеркала, посуда, классическая мебель дарит кажатмосферу дый день. создают текстиль, Эксклюзивная мебель из Италии – украшение уюта и комфорта, цветочные горшки интерьера, атмосфера коши и способствуютрос здоровому ивашего другие милые дыханию. комфорта. мелочи.

(843) 5-119-702, 5-119-709

натуральных материалов. смелые фантазии в интерьера.

Стол обеденный cо стеклом Она воплощает самые 41 100 руб. офорСтул млении дворцового с подушкой 11 150 руб. Книжный шкаф 49 660 руб. Книжный шкаф овальной формы 104 630 руб.

простой и современный дизайн, комфорт, практичность, морозо- и влагоустойчивость делают мебель идеально подходящей для сада, зоны у бассейна или террасы. Кресло

47 360 руб. Диван 3-х мест. 121 400 руб. Стол кофейный 31 430 руб. Стол приставной 14 530 руб. Оттоманка 14 180 руб.

Часы работы: ежедневно 10:00 - 20:00


хaкимият вакыйгалар

Урыннарны алыштыруның файдасы турында

тармак белән күпмедер идарә иткән дәүләт түрәсе үз урынында тагын күпмедер вакытка калмастыр кебек тоела. Ягъни элеккечә тагын бераз гына утыру... һәм тагын чүт-чүт кенә калу барып чыкмастыр. Озаклап кунакта утырып калган һәм күп ашау гадәте белән аерылып торган мәгълүм мультик герое Винни-Пух кебек.

Ш 

ул ук вакытта әлеге җитәкче хезмәткәрнең үз урынында уңышлы яисә уңышсыз эшләве-эшләмәве игътибарга алынмаячак. Вакыты җиткәч, аңа: «Вакыт чыкты, урыныңны алыштырырга кирәк», – дип әйтәчәкләр. Эш нәтиҗәләренә карап, горизонталь буенчамы, югарырак күтәрелепме, ә бәлки, карьерасының бер-ике баскычына түбәнгәрәктер – әмма гадәтләнгән кәнәфие белән барыбер хушлашырга туры киләчәк. Ә барысының да сәбәбе шул, декабрь башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР дәүләт хезмәткәрләрен ротацияләү турындагы карарга кул куйды. Документның төп максатлары республикада дәүләт хезмәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм коррупциягә каршы торуга бәйле, дип күрсәтелде. Шул ук вакытта республика башлыгы ТР Министрлар Кабинетына бер ай вакыт дәвамында ротацияләү яисә ротацияләү планы күздә тотылган дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларының исемлеген расларга һәм шулай ук карарны тормышка ашыру өчен зарури булган хокукый актларны кабул итәргә күрсәтмә бирде. Якын арада без максималь «ротацияара» срогының күпме вакыт тәшкил итәчәге, ротациянең мәҗбүри исемлегенә нинди вазыйфалар кертеләчәге турындагы сорауларыбызга җавап табачакбыз. Документ белән танышканда, башка килә торган иң беренче фикер: әлбәттә, түрәләрне әледән-әле күчереп утырту – зарури эш. Юкка гына экспертлар да бер ва-

Нияз Әхмәдуллин тексты 8

Татарстан

гыйнвар 2014

Фото: desktopclub.ru

Теге яисә бу коллектив яки


вакыйгалар

«

хaкимият

«Әмма, уйлап караганда, система һәм түрәләрне бер кәнәфидән икенчесенә автомат рәвештә диярлек күчерү өчен төгәл критерийлар җыелмасы кирәк».

зыйфада биш елдан артык эшләгән кеше «янып бетә» һәм иҗади эшкә кызыксынуы кими, дип расламыйдыр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ТР Президенты республиканың хакимият аппаратын ярыйсы гына актив «чистартты» һәм анда үз вазыйфаларын алыштыргысыз рәвештә ун һәм аннан да озаграк еллар буе биләгән «озын гомерлеләр» әллә ни күп тә калмады. Алмашка ни дәрәҗәдә нәтиҗәле идарәчеләр килүе һәм, кадрлар резервын әзерләүнең төгәл системасы булмау шартларында, аларның нинди критерийлар буенча сайлануы турында бәхәсләшергә мөмкин, әмма шулай да үзгәреш җилләре шактый гына түрә кабинетларын сафландырды. Хәзер ТР Министрлар Кабинеты алдында тагын бер гади булмаган бурыч тора: күпьеллык эш тәҗрибәсенә һәм үзенчәлекле тармакларда (мәсәлән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һ.б.ш.) бик югары компетенциягә ия булган түрәләргә карата ротация механизмнарын ничек яраштырырга? Әйе, алыштыргысыз кешеләр булмый, әмма күренеп торган нәтиҗәле профессионалны әлегә үзен берничек тә расламаган яңа кеше белән календарь сигналына карап кына алыштыру һәрвакытта да мантыйкка туры киләме? Бәлки, кабул ителә торган кагыйдәләргә шушы искәрмәләрне раслый торган кагыйдә вариантлары да кертелер. Билгеле инде, декабрь карары барлыкка килү күпсанлы шәрехләүләр ��ә китереп чыгарды. Ни гаҗәп, аларның күбесендә ротация беренче чиратта республика районнары һәм шәһәрләренең башлыкларына кагылырга тиеш, дигән фикер белдерелде. Бу ялгыш, чөнки район һәм шәһәр башлыклары муниципаль хакимият эшелонына керәләр, ә ул берничек тә, һәрхәлдә, рәсми рәвештә, дәүләт хакимиятенә бәйле түгел. ТР Президенты халык һәм муниципалитетларның вәкиллек органнары тарафыннан сайланган муниципаль берәмлек башлыкларын берничек тә билгели дә, урыныннан да күчерә алмый. Әлбәттә, республика башлыгының җирле үзидарә органнарында нинди кадрлар эшләвенә йогынтысын кире кагарга ярамый. Бу йогынтының шактый нәтиҗәле үз механизмнары бар, юкка гына соңгы өч елда күпчелек муниципалитет башлыклары алышынмады бит. Димәк, карар һич тә муниципалларга юнәлтелмәгән. Ул чакта кемгә? Дәүләт түрәләренәме? Беренче карашка, аларга йогынты ясау өчен болай да бернинди карар таләп ителми, республика башлыгының вәкаләтләре җитә. Әмма, уйлап караганда, система һәм түрәләрне бер кәнәфидән икенчесенә автомат рәвештә диярлек күчерү өчен төгәл критерийлар җыелмасы кирәк – ягъни «дәүләт кешеләре» күтәренке креативлыкларын югалтмыйча, шуңа алмашка «урыннардагы» кирәгеннән артык файдалы элемтәләрне табарга тиеш. Сүз уңаеннан, Татарстан Россиядә дәүләт хезмәткәрләрен ротацияләү турында документ кабул ителгән беренче төбәк булды. Димәк, республика инде ничәнче кат кадрларны ротацияләүнең уникаль тәҗрибәсен өйрәнү өчен беренче юл яручы һәм үзенчәлекле полигон булачак һәм аны, ихтимал, федерациянең башка субъектлары да кабул итәр. Ярар соң, уртаклашырбыз, безгә кызганыч түгел.

Андрей Большаков, Казан федераль университетының конфликтология кафедрасы мөдире, сәясәт фәннәре докторы – ТР Президентының дәүләт хезмәткәрләрен ротацияләү турындагы карары республика истеблишменты һәм сәяси комментаторлар даирәсендә шактый шау-шу кубарды. Чынлыкта, бу вакыйга әһәмиятле, көтелгән хәл, әмма дөнья тәҗрибәсе күзлегеннән караганда, аңлаешлы һәм типик күренеш. Күпсанлы демократик илләр һәм шактый гына «яңа демократияләр»нең халык һәм хакимият менеджменты инде күптән механизмнарны икътисадый менеджменттан дәүләт хакимияте өлкәсенә күчерү кирәклеген фаразлый. Шуңа күрә ротация, бер вазыйфада утыру вакытын чикләү инде күптән бюрократия һәм профессиональ сәясәтчеләр тормышын регламентлаучы өлкәгә күчте. Әлеге «яңа менеджмент» фикеренчә, биләгән вазыйфалар һәм позицияләр әледән-әле яңа кешеләр белән тутырылырга тиеш. Сүз уңаеннан, бу – профессорлар бер университеттан икенчесенә тыныч кына «миграцияләнгән» һәм мондый хәл норма дип саналган югары белем өлкәсенә дә бик туры килә. Мобиль булмаган профессор – чит ил университетларының күбесе өчен нонсенс ул. Россиядә хәл соңгы елларда гына, ягъни РФ Хөкүмәте РФ Президенты Владимир Путинның Россия университетларын (ким дигәндә, бишесен) әйдәп баручы 100 дөнья университеты когортасына кертү турындагы стратегик инициативасын тормышка ашырырга тотынгач кына үзгәрә башлады. Россия социумы тормышының аерымлык билгеләре аның һәрвакыт дәүләткә таянуында иде. Илебездәге «өстән ясалган» реформаларны тәнкыйтьләргә мөмкин, ләкин аларга альтернатива булган киң социаль тәртипсезлекләр турында да онытырга ярамый, аларны җәмгыятьнең хәзерге торышын көчләп революцион үзгәртергә омтылу дип санарга була. Бу очракта үсешнең эволюцион һәм тыныч юлы – сәясәт һәм хакимият элиталарын ротацияләү шуның бер элементы булып тора – өстенлеккә ия булып күренә. Татарстандагы сәяси хакимият ротациясенә килгәндә: түрәләрнең бер вазыйфада утыру вакытын төгәл билгеләргә кирәк. Кагыйдә буларак, алар дүрт-җиде елдан артмаска тиеш –шактый еллар элек идарә итү социологиясендә кабул ителгән һәм кайбер чит илләрнең конфликт-менеджмент тәҗрибәсе белән расланган эксперименталь мәгълүматлар әнә шундый. Ротациягә бик сак карарга кирәк , ул коррупциядән абсолют дәва була алмый. Заманча технологияләр коррупцион элемтәләрне бик тиз булдырырга мөмкинлек бирә, һәм түрәләрне даими алыштырып тору бернинди нәтиҗә бирмәячәк. Монысын да дөньядагы күп дәүләтләрнең тәҗрибәсе раслый. Шуңа күрә хәзер Татарстанда кертелә торган ротация принциплары яңача фикерли белгән, белемлерәк һәм профессиональ эшчәнлеккә әзерлекле кадрлар эзләүнең бер механизмы гына булып тора. Ниндидер вазыйфаларда кешеләрне алыштыру сәяси-хакимият менеджментының сыйфатын яхшыртуга һәм коррупциягә каршы торуга юнәлтелгән чаралар системасында гына нәтиҗәле булырга мөмкин.

9


фотопроект

Олимпия Уты – Казанда

10

Татарстан

гыйнвар 2014


фотопроект

«

Олимпия факелын кулыңа алу – ул, ни генә әйтсәң дә, дөнья тарихының бер өлеше. Кечкенә генә булса да, әмма аерылгысыз өлеше! Хезмәттәшләрең белән бергә, иңне-иңгә терәп, әлеге изге Утны бер-береңә тапшырып, туган шәһәрең урамнары буйлап берничә йөз метр араны йөгереп үтеп, дөнья масштабындагы грандиоз вакыйганың бер өлешенә әверелү могҗиза түгелмени?! Универсиадалы 2013 елны Олимпиадалы 2014 елдан аерып торган соңгы сәгатьләрнең әлеге берничә минутын «Татарстан» журналы редакциясе дистә еллар узганнан соң да горурланып искә алыр, дип уйлыйбыз.

Солтан Исхаков фотосы

11


икътисад

авиасәнәгать

Кичектерелгән очыш

С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең (КАҖБ) үзгәртеп корулардан соңгы тарихы – тулысы белән «Аллаһ ихтыяры»нда. Завод самолетларны янә серияләп чыгара башлармы – хәзер бу Россия хакимиятенә генә бәйле түгел: SSJ100 лоббие Ту-334 пассажир самолетын Фото: topwar.ru

«таптап» китте, ә Ан-70 хәрби-транспорт самолеты Россия белән Украина дуслыгы парадоксының тотыгына әйләнде. Владимир Матылицкий тексты 12

Татарстан

гыйнвар 2014


«

авиасәнәгать икътисад

Әмма бюджет акчалары менә берничә ел инде «Суперджет-100»гә ага, ул исә 80 процентка импорттан кергән комплектациягә бәйле һәм, бәйсез экспертлар фикеренчә, 4–7 миллиард долларга кадәр бюджет акчасын суырган инде.

Җиһазлардан – «санаулы» Ту-214 җыюга

Тулаем СССР һәм аерым алганда авиасәнәгать таркалу белән, С.П. Горбунов исемендәге КАҖБ пикега керде. Шуннан бирле коллектив СССР вакытында чыккан самолетларны ремонтлау һәм киңкүләм куллану товарлары җитештерүне киңәйтү бәрабәренә яшәде. 1998 елның апрелендә соңгы Ил-62М һава судносын җыйганнан соң, завод биш ел дәвамында шәһәр заказы буенча троллейбуслар яңарту белән шөгыльләнде. 1992 елның май аенда РФ Хөкүмәте Казан берләшмәсендә яңа Ту-214 урта магистраль лайнеры җитештерергә карар иткәннән соң, беренче ике машинаны җыеп, заказчыларга лизингка биргәнчегә кадәр дә дистә ел вакыт үтте. 20 ел инде республика җитәкчелеге һәм завод халкы самолетларны серияләп чыгару турында хыяллана. Ту-214 нигезендә җыелган санаулы гына «махсус борт»ларны исәпкә кертәсе дә юк – ел саен ике машина инде ул. 2007 елда, мәсәлән, сигезенче Ту-214 кулланылышка тапшырылды («серияләп» чыгаруның җиденче елына!) һәм РФ Сәнәгать министрлыгының Сәнәгать буенча федераль агентлыгы башлыгы Борис Алешин бу фактны болай дип шәрехләгән иде: «Бу елны завод бер генә самолет тапшырды, план буенча бишәү җыелырга тиеш иде. Җитештерүдәге тоткарлыклар, идарә итүче хезмәткәрләрнең әзерлексез булуы базар ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирми. Берәмләп җитештерүдән китеп, аз серияле, аннан соң серияләп җитештерүгә таба барырга кирәк». Шуннан бирле китә алмыйлар әле... Бүген РФ Президентының Эшләр идарәсендә Ту-214нең төрле модификациядәге бер дистә махсус борты бар, КАҖБның цехларында – тагын өч самолет, беренче Ту-214ОН һава судносы дәүләт сынавын үтте («Ачык һава» буенча килешү кысаларында инспекция очышлары өчен) һәм Куркынычсызлык буенча федераль хезмәтнең махсус билгеләнешле авиаотряды өчен эшләнгән Ту-214 ВПУ лайнерын сертификацияләү тәмамланды. Завод элеккечә зыянга эшли. РФ Хөкүмәтенең КАҖБда Ту-334 самолетын серияләп чыгару турында һәркайсы «ахыр-

гысы» дип кабул ителгән карарлары соңгы вакытта РФ премьерының Казанда Украина белән берлектә Ан-70 хәрби-транспорт һава судносын җыю турындагы «кире каккысыз» белдерүләре белән алышынды. Әмма бюджет акчалары менә берничә ел инде «Суперджет-100»гә ага, ул исә 80 процентка импорттан кергән комплектациягә бәйле һәм, бәйсез экспертлар фикеренчә, 4–7 миллиард долларга кадәр бюджет акчасын суырган инде. Ул «Сухой компаниясе» ААҖнең баласы, 2011 елга кадәр җәмгыятьнең генераль директоры Михаил Погосян иде (хәзер директорлар советы рәисе), 2011 елда ул «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖнең президенты булды. Ул «Сухойның гражданнар самолетлары» ЯАҖнең директорлар советы башлыгы да. 2001 елдан башлап, гражданнар авиатөзелешен үстерү буенча Туполев исемендәге Конструкторлык бюросы белән Ильюшин исемендәге Конструкторлык бюросының башта кул куелган проектларының ни өчен ФМПдан төшеп калуын аңларга була хәзер.

Беренче өметләр

Әле «мөстәкыйль» көн күргәндә ТР Хөкүмәте «Туполев» ААҖнә 50 урынлык төбәк пассажирлар самолетын эшләү өчен заказ биргән иде – алга таба ул Ту-324 дип аталды. 1996 елның февралендә РФ Хөкүмәте «С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә Ту-324 самолетын җитештерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү чара��ары турында» карар кабул итте. Проектны эшләү өчен Татарстан «Туполев» ААҖен «Айрбас Индастри»да кулланыла торган программа һәм техника белән тәэмин иткән иде, бу самолетны санлы технологияләрдә проектлау мөмкинлеге бирде. Ту-324 дәүләт комиссиясен үтте, җитештерү өчен техник яктан әзерлек башланды. КАҖБ өчен республика санлы станоклар һәм «Джемкор» тоташтыру автоматлары сатып алды. Авиация җиһазларының ФТИында машина өчен самолет белән ике пилот идарә итү мөмкинлеге бирә торган авионика эшләделәр. Ул күпмаксатлы Бе-200 бортында Европа нормалары буенча сертификация үтте. Ту-324 өчен Аи-22 двигателен «Прогресс» Запорожье машина төзү конструкторлык бюросы һәм «Мотор Сич» ААҖ эшләде.

Самолет идарә итү, тавыш һәм газ чыгару системасы буенча ИКАОның бөтен таләпләренә дә туры килә. 46 урынлык Ту-324тән тыш, туполевчылар 76 кешелек Ту-414 самолетын да эшләделәр. Ике машинаның да кабинасы һәм идарә итү системасы унификацияләнгән. Ту-324 һава судносын серияләп җитештерүне 2000 елга планлаштырганнар иде, әмма акча булмау сәбәпле, проектны гамәлгә ашыру эше тукталды. «Туполев» ААҖ якын магистральләрдә очучы Ту-334кә очарга яраклылык турында сертификат алганнан соң, Татарстан аны Казан авиация җитештерү берләшмәсендә җыю тәкъдиме белән чыкты, аны җитештерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен үз өстенә алу нияте белән. 2003–2004 елларда сертификатлар алынды, ә 2005 елда РФ Хөкүмәтенең беркем дә үтәми торган «Якын магистральдә очучы Ту-334 самолетын һәм аның модификацияләрен С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә серияләп җитештерүне оештыру турында» карары чыкты.

БАК сиздерми генә килде

Хәзер, күптән түгел Казан аэропортында булган фаҗигадән соң, Россиядә авиатөзелеш турындагы бәхәсләр янә актуальләште. Авиаһәлакәттән соң, самолетлар паркына анализ ясау чит илдән кайтарылган иске лайнерларны үзебездә җитештерелгәненә алыштыру кирәклеге турында фикерләргә этәрде. Советлар Союзы һәм Россия Геройларыннан торган сынаучы-очучылар төркеме Владимир Путинга хат белән мөрәҗәгать итте, алар хатта БАКнең башлыгы Михаил Погосянны турыдан-туры Ту-334 самолетын җитештерүне «җинаятьчел рәвештә өзү»дә, Хөкүмәт карарларын һәм шәхсән РФ Президентының серияләп җитештерүне башлау турындагы карарлары белән исәпләшмәүдә гаепләделәр. Бүген Россия күгендә 750 «тотылган» чит ил самолеты оча: аларны очарга яраклы итеп тоту өчен авиакомпанияләр ай саен 200 миллион доллар тирәсе акча сарыф итә. Чит илләрнең тотылган лайнерлары дәүләт бюджетыннан субсидияләр хисабына сатып алына. 13


авиасәнәгать

2008 елда тотрыклы рәвештә зыянга эшли торган КАҖБ акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелде, һәм алты меңлек коллектив алдында перспективалар балкый башлады. РФ Хөкүмәте аның устав капиталына дүрт миллиард сумнан артыграк акча бүлеп бирде. Акцияләрнең дәүләт пакеты «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖнең устав капиталына тапшырылды. Предприятие БАК составына кергәндә, Татарстан КАҖБнең ТР бюджетына булган бурычын реструктурлаштырды һәм аңа хосусый җир участогы бүлеп бирде. ТР Хөкүмәте катнашлыгында өч яклы килешүгә ярашлы, БАК предприятиене тулы көченә эшләтергә һәм аны техник яктан коралландыру өчен, үзенең җирләрен залогка салып, 10 миллиард сумлык кредит җәлеп итәргә вәгъдә бирде. Нәтиҗә нинди булды? 2011 ел нәтиҗәләре буенча, КАҖБ 3,7 миллиард сум керем алып, 1,75 миллиардлык зыянга эшләде. Елына бер-ике самолет җыеп кына, әллә ни күп табыш алып булмый шул. Барысы да начар, дип әйтеп булмый. «КАҖБ-Композит» заводы эшли башлады, ул Ил-76МД транспорт һава суднолары өчен канат һәм койрык өлешләрен җитештерә (аңа кергән инвестицияләр күләме 3,5 миллиард сум тәшкил итте). Уртак предприятиедә 200гә якын кеше эшли, проектта каралган егәрлеге белән эшли 14

башлауга эшчеләр саны ике тапкырга артачак. Ноябрьдә Superjet-100 самолеты өчен композит материаллардан эшләнгән канат һәм руль механизациясенең беренче элементлары сынауга тапшырылды. Вакыт үтү белән композит элементлар МС-21, Boeing һәм Airbus лайнерлары өчен дә эшләнәчәк.

Украинаның «һавадагы торнасы»

Былтыр җәй көне РФ премьеры Дмитрий Медведев Казанда булганда биредә Ан-70 хәрби-транспорт самолетларын җитештерә башлау карары турында белдергән иде. Күрәсең, «арткы планга күчерелгән» Ту-334кә алмашкадыр. 1984 елда СССР Оборона министрлыгының 30нчы ФТИның техник биреме буенча Украинаның Антонов исемендәге авиация фәнни-техник комплексы эшләгән Ан-70 – шулай ук һавадагы торна. Аның прототибын 1994 елда ук җыйганнар иде, һәм 2000нче еллар башына, 440 тапкыр очыш ясаганчы, аның 382 җитешсезлеге ачыкланган. Ахыр чиктә, сынаулар вакытында самолет озатып баручы истребитель белән бәрелешеп челпәрәмә килде, җиде кеше вафат булды. 2000нче елның гыйнварында Якутиягә кышкы сынауларга очучы икенче Ан-70нең очыш вакытында Омскида двигательләре эшләүдән туктаган. Зыян күрүчеләр юк, әмма фюзеляж урталай

ярылган. Машинаны төзәтеп, сынауларны дәвам иттерделәр... Бәяләмәләргә караганда, транспорт самолеты «өлкән яшьтә» булуына карамастан, картаймаган һәм хәтта Европаның А400М белән Россиянең Ил-476сыннан шактый ук өстен яклары бар. Мәсәлән, десантлау куркынычсызлыгы өчен самолетның тизлеге сәгатенә 200 километр сәгатьтән артырга тиеш түгел. Ан-70 сәгатенә 114 километр тизлек белән оча ала, ә Ил-476 тизлеген 240тан да киметә алмый. Ил-476 бетон җәелгән җирдән ике километрдан гына күтәрелеп китә ала, ә Ан-70кә исә туфраклы җирдән дә 700–800 метр озынлык җитә. Самолетның тактик-техник бәяләмәләре ни дәрәҗәдә аның реаль мөмкинлекләренә туры килүен әлегә безнең хәрбиләр тикшереп карый алмады – уртак дәүләт сынаулары үтәргә кирәк. Һәм Россия өчен тышкы сәясәттә һәм икътисадый элемтәләрендә кыйбласын билгели алмаган ил белән уртак хәрби самолет җитештерү кирәкме? СССР чорыннан җайга салынган элемтәләрне өзү, Россия тарафыннан самолетны эшләүгә киткән биш миллиард долларлык интеллектуаль өлештән баш тарту җиңел булмаса да. Күптән түгел генә әле Николай Азаров һәм Дмитрий Медведев Ан-70нең уртак очыш сынауларын 2014 елның 1 февраленә кадәр тәмамларга һәм нәтиҗәләргә карап, серияләп чыгару турында карар кабул итү турында килешкәннәр иде. РФ коралландыру дәүләт программасында 2020 елга кадәр 60 Ан-70 самолетына заказ бар, тагын 10ны 2017 елга кадәр Украинаның Оборона министрлыгы сатып алырга әзер. Ел саен украинлылар канатын, каурыйларын һәм двигателен эшләп бирәчәк серияле самолетларның унысын җыеп тапшыру КАҖБ өчен чәчәк атуга таба бер адым булыр иде. Әмма планнар тотрыклы түгел – Украина, ЕБ һәм Россия җитәкчелегенең сәяси амбицияләре тиз үзгәрүчән. Шунысы игътибарга лаек, Украинаны Ан-70 буенча Россия белән янәдән сөйләшүләр башларга европалыларның турылыгы этәрде дә инде. Сентябрьдә Николай Азаров: «Мин Франция җитәкчелеге һәм Airbus авиация компаниясенең җитәкчелеге белән очраштым, алар миңа сезнең самолет безнекеннән яхшырак, ләкин сезнең саТатарстан

гыйнвар 2014

Фото: government.ru, ru.wikipedia.org

икътисад


авиасәнәгать икътисад

«

Бүген Россия күгендә 750 «тотылган» чит ил самолеты оча, аларны очарга яраклы итеп тоту өчен авиакомпанияләр ай саен 200 миллион доллар тирәсе акча сарыф итә.

молет сату базарында урын тапмасын өчен, без барысын да эшләячәкбез, диделәр», – дип белдергән иде. Украинаның ЕБ белән Таможня берлеге арасында Евромәйданга чыгып озаклап бәргәләнүләре Россияне ялыктырды. РФдә дәүләт дәрәҗәсендә хәрби-сәнәгать өлкәсендә Украина белән эшләмәскә дигән карар кылу ихтималы да бар. Ан70 урынына, мөгаен, модернизацияләнгән Ил-476 җитештерә башларлар, ә Казан берләшмәсенең җыю цехлары эшсез кала.

Чишмә башына кайту?

Әлеге вакытта 2014 елның 1 апреленә КАҖБ белән «Туполев» ААҖ бердәм юридик затка берләштерү процессы юкка гына бармый. Яздан башлап аларның генераль директорлары берәү генә булачак. Александр Бобрышев урынына бу вазыйфага шушы көннәрдә генә Николай Савицких билгеләнде, элек ул «Берләштерелгән авиация корпорациясе» ААҖнең Махсус авиация программасы дирекциясен җитәкли иде. Бердәм инженерлык-техник үзәк булдырылган. Ул конструкторлык хезмәтенә дистанциядә килеш онлайнда калып документларны алып бару мөмкинлеге бирә. Матди-техник яктан тәэмин итүнең бердәм хезмәте формалаштырыла, «Туполев» ААҖ Жуковск очу-сынау һәм җиткерү базасының «Раменское» аэродромыннан Казанга күчерү мәсьәләсе тикшерелә. Чынлыкта Казан берләшмәсе

белән «Туполев» Конструкторлык бюросы сугыштан соң 1945 елда ук берләшкән иде инде. Шуннан соң завод 2,5 мең «Ту» самолетын җитештерде: күпчелек – стратегик бомбардировщиклар иде. Аларны 2008 елда Россия Һава кораллы көчләре «Виталий Копылов»ка тапшыргач, җитештерү бөтенләй туктатылды. Бөтенләйгә микән? Ихтимал, Казан берләшмәсе белән РФ Оборона министрлыгының Ту-22МЗ бомбардировщикларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү, шулай ук 2020 елга ул машиналарның 30ын Ту-22МЗ версиясе итеп (яңа авионика һәм югары төгәллекле корал урнаштырып) модернизацияләү турындагы килешүләренә очраклы гына кул куелмагандыр. Ту-160 «ак кошларына» да запчастьләр әзерләү һәм хезмәт күрсәтү турында килешү бар, аларның өчесен 2015 елның декабренә модернизациялиләр, 2020 елга исә – дистәдән артыгын. Бомбардировщиклардан башлаган идек, янә шуларга әйләнеп кайтабызмы? ТР Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев: – Мәскәү, беренче чиратта БАК һәм шәхсән Михаил Погосян хәл иткән инде – Казан заводында ахыргы продукция җитештерелмәячәк. Бары тик аерым бер компонентлар гына җитештереләчәк. Бу җәһәттән язма карарларның барлыгын

күрмәдем, әмма Мәскәүдәге гамәлләр һәм сөйләшүләрдән бары тик шундый нәтиҗә ясарга була. Аерым бер төеннәрне һәм агрегатларны Казанга тапшыруга Казан авиация җитештерү берләшмәсенең Технополис, Технопарк белән хезмәттәшлегенең киңәюе дә җирлек әзерли. Ту-334 буенча аны башка бөтенләй җитештермәү турында карар күптән кабул ителде инде, чөнки ул Суперджетның аналогы диярлек. ТР Премьер-министрының киңәшчесе Назир Кирәев: – Без җитештерүгә өмет өзмибез әле. Россиянең Ту-334кә охшашлы башка тәкъдимнәре юк. Ул чынлыкта Ту-204нең кыскартылган варианты: двигателе, канатлары һәм канатларының мәйданы кечерәк. Иркен магистраль самолетындагы кебек уңайлыкларын һәм хезмәт күрсәтүне саклаган хәлдә, аның тавышы азрак – Ту-204тән аермалы буларак, аның двигательләре койрык очында. Аның аналогы итеп Европаның А-318ен санарга була, әмма Ту-334, «европалыдан» һәм шул ук Суперджеттан аермалы буларак, Россиянең Ту-134, Як-42, Як-40 самолетларын кабул иткән бөтен аэропортларына да төшә ала. Ту-334 махсус максатлар өчен дә иң нык яраклаштырылганы: Ту-214нең махсус бортлары җиһазлары анда да урнаша ала, фезюляжлары бер үк төрле конструкцияле. Бу машиналар 60 процентка унификацияләнгән. Ту-214 серияләп чыгарыла башлаган икән, Ту-334не җитештерү өчен дә барысы да әзер дигән сүз.

15


җәмгыять бәйрәмнән соң

Чыршы җыяр чак

кис, ылыслары күп коелмасын» – бу минем ел саен чыршыны җыеп алыр алдыннан әйтә торган сүзләрем. Минем кайнана булдыклы кеше, чыршыларны болай гына ташламый. Бәйрәмнәрдән соң ылыслы ботакларны җыеп, халык рецепты буенча кайнар су белән пешекли. Андый төнәтмә белән сәламәтлек өчен файдалы ванналар ясап була. Бәйрәмнәрдән соң «Раштуа агачлары»ннан файдалану ысулын халык үзе дә, шәһәр дә уйлап тапмады әле. Василина Олейник тексты 16

Б 

изәлгән чыршы Яңа ел, Раш туаны, Искечә яңа елны бәйрәм итүче уртакул россиялеләрнең якынча 14 гыйнварга кадәр күңелен күтәрә. Шуннан соң ясалма агач антресоль өсләренә алып куела, ә табигыйлары чүплеккә ташлана. Кулланылган чыршы, нарат һәм ак чыршыларны февраль ае уртасына кадәр подъезд янындагы кар көртләренә, балалар мәйданчыкларына утыртып куелган хәлдә, хәтта агач башларында да күрергә була. Коела торган яңа ел символын чүп контейнерына алып барып ташларга иренүчеләр шулай итеп шым гына тирә-якны «бизиләр» балконнан гына ыргытучылар да бар. Бу, әлбәттә, әхлаксызлык һәм шапшаклык, шулай да без хәзер мәсьәләнең әхлакый ягына түгел, ә гамәли ягына күз салыйк әле. Бәйрәм өчен киселгән меңләгән агачны чүп-чар полигонына илтеп ташлау аларны юк итүнең бердәнбер ысулымыни соң? Акылга сыймаслык исрафчыллык... Татарстан

гыйнвар 2014

Фото: 30.dn.ua

«Чыршының ботакларын җайлабрак


бәйрәмнән соң

«

җәмгыять

Бәйрәм өчен киселгән меңләгән агачны калдыклар полигонына илтеп ташлау, аларны юк итүнең бердәнбер ысулмыни соң? Акылга сыймаслык исрафчыллык... товар дип күрсәтелгән урында реклама хезмәтенең озын колакларына тап булабыз...

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң кипкән чыршылардан өелгән тауларны булдырмас өчен ясалма агачлар кулланырга тәкъдим итәләр. Аларны, имеш, күп тапкыр кулланып була, урынны күп алмый, җыела-сүтелә, табигатькә зыян китерми, аларны ел саен ташлыйсы да түгел. Шулай да, пластмасса алмаштыргыч, күпләр уйлаганча, экологик яктан бигүк файдалы түгел. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) россиялеләргә ясалма чыр-

шылар түгел, ә махсус питомникларда үстерелгән табигыйләрен сатып алырга инде ничә еллар мөрәҗәгать итә. Парадоксмы? Һич тә юк. Чөнки пластикларын ясау, чын чыршыны юк итүгә караганда, табигатькә күбрәк зыян китерә. Фонд сылтама итеп китергән Greens экология бюросы тикшеренүләре буенча, ярты метрлы ясалма чыршыны, Кытайда җитештереп, Россиягә китергәнче, 57 килограмм углерод двуокисе барлыкка килә, ә шул ук биеклектәге чын чыршыдан бүленеп чыккан парник газ күләме 2,6 килограммны тәшкил итә. Әле чыршының урманнан сату җиренә алып килү циклына туры килүен истә тотарга кирәк. Ясалма чыршыны уртача алты ел, ә табигый агачны бер тапкыр гына куллануга карамастан, чын чыршыдан чыккан зарарлы матдәләр күп тапкырга азрак. Шулай ук каты көнкүреш калдыклары полигонына эләккән ясалма чыршыларда булган матдәләр грунт суларын зарарларга мөмкин. Аларны яндыру шулай ук куркыныч, чөнки атмосферага төтен белән канцерогеннар да күтәрелә. Белгечләр, экология ягыннан зарарсыз булмаган вариант дип, питомникларда пестицидлар һәм гербицидлар кулланмыйча үстерелгән чыршыларны күрсәтә. Шуңа күрә яңа елның төп символын «дөрес» агачлар сатыла торган, рәсми чыршы базарларында алырга кирәк. Хәер, һәр нәрсәгә шикләнеп караучы замана кулланучысы белгечләрнең барлык киңәшенә дә ышанып бетмәскә мөмкин. Кыргый урманда чыршылар бер химиясез үсә дә, ә менә махсус питомникларда – кем белә бит? Өстәвенә, күп очракта иң яхшы

БӨЕКБРИТАНИЯ

ФРАНЦИЯ

КАНАДА

Табигый нәрсәнең ояты юк

ашлама итеп куллану өчен эшкәртәләр

ашлама итеп куллану өчен эшкәртәләр

Матур бизәнеп һәр елны безгә кунакка килә

Бу ел ахырына Татарстан урманчылары 24 мең чыршы һәм нарат, шулай ук 40 тоннага якын киселгән чыршы ботакларын сатарга планлаштырган иде. 2012 ел ахырына бу сан 26 меңгә җитте. Әле бу (рәсми һәм рәсми булмаган рәвештә) күрше төбәкләрдән китерелгән агачларны исәпкә алмаганда. «Яңа елга дип, урманчылар чыршыларны урманнан гына кисә, дип уйламагыз, – ди республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат секретаре Рәисә Гәрәева. Чыршыларны җиде-сигез ел дәвамында махсус плантацияләрдә үстерәләр. Җәй көне челләдә бигрәк тә кыенга туры килә. Аларны балалардай тәрбиялиләр! Бу гаять зур хезмәт». Мондый кертемнәр белән утильләштерү иң кулай чишелеш кебек тоела – сезонлы продуктның барысы да сатылып бетми бит. Алай түгел шул, диләр ведомствода, кулланылган чыршыларны эшкәртү мәсьәләсе ел да туа, шулай ук ел да әлеге мәсьәлә проектлар дәрәҗәсенә дә җитми. Күпме чыршының сатылмый калуы да билгесез, статистика алып барылмый. Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат секретаре сүзләренчә, рәсми чыршы базарлары эшләрен тәмамлагач, утильләштерер агачлар калмый, сатылмаган чыршыларны урманчылар балалар бакчаларына һәм хастаханәләргә бушлай тарата.

гриппка каршы дару әзерлиләр, ашлама итеп куллану өчен эшкәртәләр

17


җәмгыять бәйрәмнән соң

«

Ясалма чыршыны уртача алты ел, ә табигый агачны бер тапкыр гына куллануга карамастан, чын чыршыдан чыккан зарарлы матдәләр күп тапкырга азрак.

Шөбһәчел кешеләр хәзер дә аңлаган кыяфәт ясарлар, шулай да исегезгә төшерәм, без монда хисап һәм контроль турында түгел, ә утильләштерү турында сүз алып барабыз. Табигый чыршылар фатирларга, офис һәм банкет залларына нинди генә юл белән килеп эләксә дә, иң күп дигәндә, бер айдан әлеге тылсымлы атрибутлар чүп өеменә әвереләчәк. Әллә хафага төшермәстәй башка вариантлар да бармы?

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында «Яңа ел зиннәтләре» калдыкларын рациональ файдалану хакындагы минем сорауларымны шунда ук кире Урман хуҗалыгы министрлыгына юллыйлар. Югыйсә, бу хакта экологлар уйламый, тагын кем уйларга тиеш? Җитмәсә, Европа илләрендә инде кулланылган чыршыларны эшкәртүнең югары нәтиҗәле схемалары эшләп килә. Хәзер Германиядә яшәүче безнең якташыбыз Алинә Белкинс: «Бездә дә чыршылар чүп савытлары янында торалар», – ди. Әллә бик практик немецлар чыннан да чималны шулай ташлыймы? Юк шул, ташламый...

Безнең халыкның үзаңы, бәлки, әле бик югары түгелдер дә, ләкин чыршыларны җыю урыннары булдыру һәм халыкка рәхмәт белдерү буенча җитди адымнар ясалдымы соң? ИСПАНИЯ

18

терлекләр астына салу өчен технологик йомычка җитештерәләр

«Мин яши торган Лейпциг шәһәрендә чүпләрне төрләргә аеру гамәлгә куелган, – дип сөйли Алинә. – Йортлар янында, гадәттә, дүрт контейнер тора: кәгазь һәм картон, пластик, эшкәртеп булмаслык чүп һәм биокалдыклар өчен. Соңгысына яшелчә калдыклары, пакетлы чәй кебек нәрсәләр ташлана. Чыршылар биокалдык дип санала, тик чүп савытына сыймаганлыктан, аларны янәшәдә куялар. Чыршыларны, шулай ук, нәкъ чүп җыю көненә туры китереп урамга гына чыгарырга да рөхсәт ителә. Биокалдыкларны җыя торган машина чыршыларны да алып китә». Соңыннан Лейпциг чыршылары белән шәһәрне җылыталар. Аларны турыдан-туры мичкә ташлап түгел,

әлбәттә, башта каминнар өчен махсус брикетлар итеп хәзерлиләр. Дөресен әйткәндә, чыршыларның зур массасын файдалы куллануның иң кулай ысулыдыр бу. Ул агачлар череп юкка чыкканчы, халык чыршылардан тагын бер кат җылынсын. Германиядә генә түгел, шулай ук Австриядә, Голландиядә һәм Швециядә дә Яңа ел агачларын ягулык брикетларына әверелдерәләр. Ләкин чисталык һәм әз чыгым ягыннан, чыршыларны эшкәртүнең иң киң таралган ысулы – алардан вак йомычка-пычкы чүбе ясау. Аның белән шәһәр паркларын ашлыйлар, мал-туар астына да салалар. Бу ысул Бөекбритания, Фран-

ШВЕЦИЯ

ФИНЛЯНДИЯ

косметика ясыйлар, шәһәрләрне җылыту өчен, ягулык буларак кулланалар

косметика ясыйлар, җиһаз фабрикаларына җибәрәләр

Татарстан

гыйнвар 2014

Фото: riamotor.ru

Экология хакына – мичкә


«

бәйрәмнән соң

Ведомствода әйтүләренчә, кулланылган чыршыларны эшкәртү мәсьәләсе ел да туа, шулай ук ел да әлеге мәсьәлә проектлар дәрәҗәсенә дә җитми. Күпме чыршының сатылмый калуы да билгесез, статистика алып барылмый.

ция, Испания, Греция, АКШның күп шәһәрләрендә һәм Мексика башкаласында кулланыла. Чыршыларга «икенче тормыш» бирүнең гадәти булмаган ысуллары да бар. Мәсәлән, чыршыны сыерчык оялары, мебель, сувенир, песи бәдрәфләренә тутыргыч, кәгазь, бизәнү әйберләре, дару ясауда да кулланалар. Мондый утильләштерү экология өчен генә файдалы булып калмый, ә вакытлыча булса да, тотрыклы акча эшләү чыганагы да булып тора. Бу ерак чит илләрдә, ә якыннарында нәрсә? Харьковта сатылып бетмәгән чыршыларны зоопарктагы хайваннарга туклану өчен бирәләр. Чөнки ылыста файдалы матдәләр тулып ята. Бер С витамины гына да әфлисундагыга караганда күбрәк. Сүз уңаеннан, тояклыларга күбрәк чыршы ошый, ә менә филләр кәүсәсе йомшаграк булган нарат агачын үз итә. Россия шәһәрләренең тәҗрибәсен искә алмау дөрес булмас иде. Чыршыларны эшкәртү белән җитди рәвештә Саратов, Хабаровск, Липецк, Тамбовта һәм – иң кызыгы – Яр Чаллыда шөгыльләнәләр. Чаллы әлегә Татарстандагы чыршылар эшкәртелә торган бердәнбер шәһәр. Биредә вак йомычка ясау ысулын сай-

Чыршыларга «икенче тормыш» бирүнең гадәти булмаган ысуллары да бар. Мәсәлән, чыршыны сыерчык оялары, мебель, сувенир, песи бәдрәфләренә тутыргыч, кәгазь, бизәнү әйберләре, дару ясауда да кулланалар. АВСТРИЯ

җәмгыять

электр алу өчен биоягулыклы электр станцияләрендә кулланалар, ягулык буларак кулланалар, илнең төп чыршысыннан кошларга сыерчык оялары, җим савытлары ясыйлар

лаганнар. «Чаллы «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы»ның үз полигоны бар, шунда бөтен шәһәрдән чыршылар китерелә, – ди «Чаллыкоммунхуҗ» директоры Миңнефәнис Хәбибуллин. – Полигонда агачларны ваклау җайланмасы эшли, анда чыршылар ашламага әйләндерелә. «Горзеленхоз»ның зур плантацияләре бар. Идарәче компанияләр полигонга чыршыларны Иске яңа ел узуга ук китерә башлыйлар, һәм ул февраль башына кадәр сузылырга мөмкин». «Горзеленхоз» мәгълүматлары буенча, эшнең иң кызган вакытында шәһәрдән көн саен эшкәртүгә 7–8 трактор йөге Яңа ел агачлары китерелә. Ә чыршылардан ясалган йомычка-чүп алырга дип, фермер хуҗалыкларыннан да киләләр – сыерлар бик ярата икән.

Россиядәге утильләштерүнең эксперименталь схемасы муниципалитет белән идарәче компанияләр катнашыннан башка эшли алмый. Иң зур авырлык – транспорт мәсьәләсе: ташланган чыршыларны шәһәр буйлап җыеп, эшкәртү урынына алып бару бик кыен һәм зур чыгымнар таләп итә. Нәкъ шул сәбәпле, быел Томскида чыршылардан сыерлар өчен ашамлык ясау тәҗрибәсеннән баш тартканнар – чөнки ул артык кыйммәткә төшә. Көнбатыш илләрендә халыкның үзаңы коткара – чыршыларны җыю пунктларына кешеләр үзләре илтеп тапшыра, аннан агачларны махсус транспорт төяп алып китә. Мәсәлән, Мехико белән НьюЙоркта шулай эшлиләр. Мондый эшкә җаваплы караган өчен шәһәр халкына үсемлек орлыклары яисә чүлмәкләрдә чәчәкләр бүләк ителә. Безнең халыкның үзаңы, бәлки, әле бик югары түгелдер дә, ләкин чыршы-

ларны җыю урыннары булдыру һәм халыкка рәхмәт белдерү буенча җитди адымнар ясалдымы соң? Халыкны кызыксындырыгыз һәм аның күпчелеге җавап кайтарыр, мөгаен. Бу фараз бер дә нигезсез түгел – өч ел элек Казан зообакчасы тарафыннан башланган экспериментны гына искә төшерү җитә. Ул вакытта нәтиҗә бөтенләй көтелмәгән югарылыкта иде. Ә эшне бакча хезмәткәрләре үзләре тәрбияләгән җанварларны витаминлы азык белән сыйлыйсы килүдән башлаган иде. Алар Казан халкына Яңа елдан соң, чыршыларны мамык һәм башка шундый бизәкләрдән чистартып, зоопаркка китерүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Казан халкы көчен һәм белән вакытын кызганмыйча, дәррәү күтәрелеп, бу эштә катнашты. «Бик күп чыршы китерелгән иде, – дип сөйли Казан зообакчасы директоры урынбасары Гүзәл Горбанева. – Керү юлында бирделәр, капка төбендә калдыра иделәр. Хәтта артык калганын үзебезгә кире чыгарырга туры килде, ул кадәр чыршыны җәнлекләр барыбер ашап бетерә алмас иде. Икенче елда без, халкыбызның омтылышын истә тотып, бернинди белдерүләр бирмәдек. Ләкин чыршылар барыбер китерелде. Быел инде андый хәл булмады, чөнки җәнлекләргә витаминлы ризык сатып алынган иде». Бу чара кешеләрнең яхшы эштә ярдәм итәргә әзер булулары белән беррәттән, массакүләм ташланыла торган чыршы агачларын файдалануга да үз өлешләрен кертергә әзер булуларын күрсәтә. Артык нәрсә таләп ителми, бары тик Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләре халкына үзләрен яхшы яктан күрсәтү өчен бер форсат кына бирергә кирәк. Һәм, әлбәттә, оештыру һәм техник яктан ярдәм итәргә генә кала.

ГЕРМАНИЯ

США

Эксперименталь үзаң

шәһәрләрне җылыту өчен, ягулык буларак кулланалар

ашлама итеп куллану өчен эшкәртәләр

19


фотопроект

Яңа елга – тимераякларда

20

Татарстан

гыйнвар  2014


фотопроект

«

Яңа ел алдыннан казанлылар көтелмәгән бүләк алдылар – «Казан-арена» стадионы янындагы 2 га мәйданда «Нәфис» (NEFIS) шугалагы ачылды. Биредәге бозда берүк вакытта 2 мең кеше шуа ала. Яңа ел каникуллары вакытында гына да шугалак 25 меңнән артык халыкны кабул итте. Казандагы иң биек чыршыларның берсе (30 метрлы), төсле иллюминация, музыка бәйрәм кәефләрен тагын да күтәреп җибәрде. Кыска гына вакыт эчендә шугалак башкаланың кыш көннәрендәге иң матур урыннарының берсенә әверелде.

Солтан Исхаков фотосы

21


җәмгыять сәламәтлек

Былтыр башланган диспансеризациянең нияте изге иде: «Авыруны иртәрәк ачыклаган саен иртәрәк дәвалый башлыйбыз. Иртәрәк дәваласак, озаграк яшибез». Матур идея булып тоелды ул, тик менә аны тормышка ашыру гына бөтен кешегә дә канәгатьлек китермәде. Гомуми медицина тикшерүенә карата тискәре мөнәсәбәттә торучылар халык арасында да, табиблар арасында да бердәй тигез булып чыкты. Василина Олейник тексты 22

Татарстан

гыйнвар 2014

Николай Загорскийның «У земской больницы» картинасы. 1886 ел.

Ялыктыргыч сәламәтләндерү


«

Ө 

сәламәтлек

җәмгыять

Ихтыярсыздан уйланырга кала – болар барысы да кем өчен һәм нәрсә өчен эшләнде соң? Бөтен кешегә дә медицина ярдәме күрсәтү һәм гомуми энтузиазм турында матур хисаплар төзү өчен түгелме икән?

лкәннәрнең бөтен төркеменә дә киңкүләм диспансеризация үткәрә башлау турында Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы былтыр гыйнвар аенда игълан иткән иде. 18 яшьтән өлкән россиялеләрнең барысын да, яшь буенча өч төркемгә бүлеп, үзләре яшәгән районда иң якын урнашкан медицина учреждениеләренә сәламәтлекләрен тикшерергә чакырдылар. Ә менә программа өчен хисап формаларын ярты елдан соң гына расладылар. Ягъни ел башыннан дип шаулаган кампания, асылда, урыннарда июльдән генә башланып китте. Табиблар алдына кампанияне тормышка ашыру буенча ачык планнар да куелган иде: бөтен Россия буенча тугыз миллион кеше, шул исәптән 611 мең татарстанлының сәламәтлеген тикшереп, сәламәтлек паспортын тутырырга кирәк. Дәүләт бюджетыннан республикадагы диспансеризация өчен бер ир-атка 1567 сум, хатынкызга 1803 сум исәбеннән 231 миллион сум акча бүленде. Тик менә авырганда да озын-озын чиратлы һәм спартанлыларга хас булган сервислы дәвалау-профилактика учреждениеләренә барырга ашыкмаган гражданнар, җитди сәбәп булмаган килеш анализлар тапшырып, белгечләрдә каралырга атлыгып тормадылар. «Киңкүләм һәм бушлай» каралу тәмамланырга ике ай кала, план нибары 30 процентка гына үтәлгән иде. Шулай да 2013 елның 20 декабренә – могҗиза! – рекордлы саннарга сөенергә генә кала иде: республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 422 мең кеше (планның 70 проценты) медицина тикшерүе узып өлгергән! Шуңа да ашык-пошык «диспансеризацияләнгән»нәрнең медицина тикшерүен исем өчен генә үтүе турындагы зарына ышанырга була...

Поликлиник очрак

Казанның Яңа Савин районындагы поликлиникаларның берсендә диспансеризация турында мәгълүмат язылган стенд күренеп торган урынга эленгән. Айларга бүленгән таблицада – пландагы һәм чынбарлыктагы саннар: дәвалау учреждениесенең табиблары күпме кешене кабул итәргә тиеш булган һәм

ничә кеше килгән. Беренче графадагы саннар июльдән башлап октябрь аена кадәр (нәкъ шушы айда статистика өзелә) тотрыклы рәвештә үсә, ә менә икенче графа төрлелеге белән шатландыра. Мәсәлән, октябрьдә 102 кеше килер дип көтелгән, 12 се генә килгән. Пландагы күрсәткечләр белән чынбарлыктагылар туры килми диярлек. Күрәсең, халык үзенең сәламәтлегенә битараф карый. Яки хәзерге заман медицина учреждениеләренең эш үзенчәлеге белән яхшы танышмы? Раилә Хуҗәхмәтова 7 санлы сырхауханәнең терапевт бүлмәсе янындагы чиратта ике сәгать утыра, аннан соң хатынкызлар табибына керү өчен бер сәгать, хирургка сәгать ярым көтәргә туры килә. Аңа 30 яшь, ул декретта, әмма вакыт табып, медицина тикшерүе үтәргә килгән. Беренчел этап – скрининг – озак вакыт алмаган, ләкин соңыннан шактый вакыт көтәсе булган. Раилә ни өчен чиратта утырырга булган соң, дип сорыйм. Чөнки Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация үтәргә килүчеләр чиратта утырырга тиеш түгел, дип белдергән иде бит. «Регистратурада талон кирәкми, чират буенча, диделәр, – ди Раилә. – Менә көтәргә туры килде. Кешеләр белән дә әрләшәсе килми – барысы да көтә бит, алдан язылганнар. Министрлык ничек кенә вәгъдә итмәсен, башкача булмый – анысын аңлыйм». Терапевтка чиратта Казанда офис-менеджер булып эшләүче 24 яшьлек Светлана Сафиуллинага да утырырга туры килгән. Дөрес, тынчу коридорда ике сәгать буе көтеп утыруы бушка киткән – Светлананың Себер трактында урнашкан 6 санлы шәһәр сырхауханәсендә анализ нәтиҗәләрен югалтканнар. «Диспансеризациянең беренче этабын үтү өчен мин эштән сорап киттем, – дип сөйли Светлана. – Терапевтта каралу өчен икенче тапкыр эштән сорарга туры килде – ярый әле җитәкчелек каршы килмәде. Сырхауханәдә терапевтка мин чиратсыз да үтә ала идем, әмма гадәттә моның ничек булганын үзегез беләсез: талонлы авырулар күп, алар көтеп арыган һәм бик ачулы була. Мин дә көтәргә булдым. Әмма заяга булып чыкты! Минем бөтен анализ нәтиҗәләрен, анкетаны югалтканнар. Мин дә, табиблар да вакыт һәм

көчебезне юкка сарыф иттек булып чыга. Сырхауханәдә, әлбәттә, ул кәгазьләрне эзләп табарга вәгъдә иттеләр. Мин анда телефон номерымны язып калдырдым һәм менә шалтыратуларын көтәм». Без сөйләшкәндә, Светлана бу шалтыратуны ике атна көткән иде инде. Һәм ул шалтырату булган хәлдә дә медицина тикшерүен үтеп бетәргә җыенмавын әйтте. Эшләп торучы халыкка үзе теләп диспансеризация үтү чын мәгънәсендә җәзага әйләнә. Медицина учреждениеләре үзе теләп сырхауханәгә килүчеләрне вакытларын бушка уздыру һәм нервларын сынап карау белән җәзалый. Казанда яшәүче Евгений М., мәсәлән, сәламәтлеген тикшерү ниятеннән флюорография үтү этабында ук баш тарткан. «Мине флюорографиягә, анкета тутырып, анализлар тапшыргач җибәрделәр, – дип сөйли Евгений. – Мин аны шул ук көнне узармын, дип өметләнгән идем, ләкин алай гына булса икән ул! Рентгенны дәваханәдә түгел, ә шул аппарат урнаштырылган машинада үтәргә кирәк икән. Барсам, анда озын чират, җитмәсә, урамда. 40 минут көттем, өшеп беттем. Шуннан соң машина ишеге ачылды да табиб, башын чыгарып кына, тагын өч кешене кабул итәчәген әйтте – кабул итү сәгате үткән икән. Калганнар иртәгә килергә мөмкин, диде. Кайтып китәргә туры килде инде. Кабат барып тормадым да – эштән дә җибәрмәсләр иде». Татарстандагы диспансеризация тарихында мондый очраклар бердәнбер генә булган, дип уйлыйсызмы? Интернетта илебез медицинасы белән очрашуга барып, уңышсызлыкка очраган кешеләрнең хис-кичерешләрен белдергән шәрехләмәләрен мулдан табарга була. Ихтыярсыздан уйланырга кала – болар барысы да кем өчен һәм нәрсә өчен эшләнде соң? Бөтен кешегә дә медицина ярдәме күрсәтү һәм гомуми энтузиазм турында матур хисаплар төзү өчен түгелме икән? Ак халатлы чиновникларның диспансеризация кысаларында 2013 елның 1 ноябренә 270 онкология авырулары, тугыз меңгә якын кан әйләнеше системасы авырулары һәм 1,6 мең сулыш органнары авырулары очрагын ачыклавы турындагы рапортларына җиңел генә ышанып та булмый. 23


җәмгыять сәламәтлек

«

Пландагы күрсәткечләр белән чынбарлыктагылар туры килми диярлек. Күрәсең, халык үзенең сәламәтлегенә битараф карый. Яки хәзерге заман медицина учреждениеләренең эш үзенчәлеге белән яхшы танышмы?

Татьяна: «Болар барысы да исем өчен генә! Дәрвишләр бистәсендә диспансеризация буенча тәкъдим ителгән белгечләр арасында маммолог та бар иде, әмма сырхауханәдә, талон бетте, диделәр һәм аннан соң, баш тартам, дип яздырттылар. Менә шундый кайгырту!»

Виталий: «Терапевт: «Нәрсәдән зарланасыз?» – дип сорый. «Еш кына башым авырта», – дим. «Күбрәк саф һавада йөрергә кирәк», – дип җавап бирде табиб».

Рәмилә: «Диспансеризацияне үттем. Теш табибы бернинди коралсыз, махсус кәнәфигә утыртмый гына авызны ачтырып карады. Минем уртлардан китә диюемә каршы, теш табибына барырга кушты. Барысы да исем өчен генә эшләнә, дәүләт акчалары гына жәл».

«Хирургны үткәндә, ул миннән: «Авырткан җирегез бармы?»– дип сорады. Мин, юк, дидем, һәм ул тиз генә нәрсәдер язды. Коридорга чыккач, аның язганнарына күз салсам: «эче йомшак», «талак нормада» һ.б. Авырлыгымны һәм буемны минем сүзләрдән генә язып алды, шулай булгач, үзегез чамалагыз инде. Алар нинди дә булса авыруыгызны табарга иренә, тапса, дәвалап тормаячаклар. Бу вакытны бушка уздыру гына».

Алла (Яр Чаллы): «Хроник авыруларым булуга карамастан, миңа ультратавыш тикшерүе үтәргә кушмадылар, шулай ук неврологка да җибәрмәделәр, югыйсә проблемалар да бар иде – терапевт минем «умыртка» хәле турында белә 24

иде. Кан, сидек, ЭКГ, маммография, беренчел күренү бүлмәсе. Маммографиягә эләгә алмадым. ГЭСта 10 кв. метрлы коридорда 50ләп кеше чиратка тезелгән. Анда шәхси үзәк бар. Түләүле пациентларны кабул итә торган яктагы холлга керергә рөхсәт итмиләр. Бер эскәмия. Утырып көтәр урын юк, күрше холлдан куып чыгаралар. Ике сәгать тордым да, умыртка баганасы ыштан балакларына коелып төшәрдәй булгач, төкердем бу эшкә. Кайттым да киттем».

Кира (Яр Чаллы): «Тормыш иптәшем диспансеризация үткәндә аркасы авыртуга зарланган. Аны неврологка җибәргәннәр, дип уйлыйсызмы? Юк шул, терапевт мазь язып биргән. Кан, сидек, ЭКГ – шуның белән шул. 7 санлы сырхауханә. Бәлки, башкаларында икенче төрледер...»

Табиб арыды, табиб китә

Диспансеризация баррикадасының теге ягында табиблар булып, алар өчен әлеге проект бик зур проблемага әйләнгән: сырхауханәләрдә һәм медицина үзәкләрендә югарыдан төшерелгән планнар яна иде. Кадрлар җитмәү сәбәпле, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты күптән инде төп проблемага әйләнгән тармакта, ниндидер аңлашылмый торган мантыйкка ярашлы, чиновниклар медицинада янә сыйфаттан санга өстенлек бирделәр. Урыннарда исә бу сан артыннан куарга туры килде, шуңа да диспансеризациянең изге максатлары сиздерми генә икенче планга күчте, сан артыннан куу өскә чыкты. Диспансеризациянең ничек үтүе турында сораулардан турыдан-туры шуның белән шөгыльләнүче медицина хезмәткәрләренең йөзе караңгыланып китә. Үзең өчен дә, «теге егет» өчен дә эшләргә мәҗбүр булганда, программаны уңышлы башкарып чыгу мөмкин түгел, диләр алар. Чынлап авыручы Татарстан

гыйнвар 2014

Фото: chelny-izvest.ru

«Никотинка» (Яр Чаллы):


сәламәтлек

пациентлар янына сау-сәламәт кешеләрнең дә агымы килеп кушылды бит. Казан сырхауханәләренең УЗИ табибы аның учреждениесендә медицина хезмәткәрләренең эштән китүенең сәбәбе дип, диспансеризацияне атый. «Мин эшләгән сырхауханәдә әлеге программа үтә, – дип сөйли ул. – Нәтиҗәсе борчылырлык: рәттән эштән китәләр – табиблар да, шәфкать туташлары да. Безне шимбә көнне дә эшкә чыгарга мәҗбүр иттеләр. Сырхауханәдә ике УЗИ табибы бар, һәркайсыбызга көн саен 40– 50 кеше карарга туры килә. Норма – 15 кеше. Гомумән алганда, минем дә эштән китәсем, башка белгечлеккә күчәсем килә. Чөнки айга 17 мең сум хезмәт хакы өчен мондый эш күләме бик күпкә туры килә». Алабуганың дәвалау учреждениесендә эшләүче шәфкать туташы диспансеризациянең гадәти эш күләменә пациентлар санын гына түгел, ә документлар тутыру кебек эшләр өстәвен дә билгели. Алар хәзер күбрәк язу белән шөгыльләнә башлады, чөнки хәтта медицина тикшерүе үтү өчен беренчел анкетаны тутыру да бик күп вакыт ала, әле аннан соң да сәламәтлек паспортын тутырырга кирәк – монысы мәҗбүри документ. Моның белән җентекләп шөгыльләнергә кирәк, чөнки барысы да соңыннан хисапка керәсе мәгълүмат. Ә план үтәмәгәннәрне, ди Алабуга сырхауханәсе хезмәткәре, җитәкчелек отпусксыз калдыру белән яный.

Сәламәт кешене дәвалау – бозу гына

Табиблар Советлар Союзы чорында диспансеризациянең гадәти һәм җайга салынган күренеш булуы турында искә төшерә. Ләкин ул бер тапкыр медицина тикшерүе үтеп, анализлар тапшырудан күпкә киңрәк төшенчә иде. Ул исәптә торган хроник авырулы кешеләрне даими күзәтү астында тотып, дәвалау ысулыннан гыйбарәт иде. Ә халыкның калган төркемнәре: балалар, укучылар яки эшләүчеләр – медицина тикшерүе генә уза иде. Һәм «кампанияләрсез» генә, тыныч гадәти тәртиптә... Халык өчен дә, табиблар өчен дә иң уңайлы вариант – медицина тикшерүен предприятиеләрдә уздыру булып чыкты. 2013 елгы киңкүләм диспансеризациягә

җәмгыять

кадәр «Сәламәтлек» гомумдәүләт проекты кысаларында өстәмә тикшерүләр нәкъ шулай узган иде. Милли медицина палатасы экспертлары РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый тәкъдим белән чыккан иде. Диспансеризация үткәрү җаваплылыгын эш бирүче җилкәсенә салган очракта, экспертлар фикеренчә, халык отар гына иде: чиратлар булмау, табибларның исәпсез-хисапсыз кешеләр агымы урынына чагыштырмача зур булмаган коллективка гына игътибар күрсәтүе халыкның мондый профилактик чараларга карата скептикларча мөнәсәбәтен үзгәртә алыр иде. Хәзерге вакытта исә үзләренең сәламәтлегенә җиңелчә караучы гражданнар медицина тикшерүеннән баш тартырга хокуклы, ә эш бирүчеләр хезмәткәрләренең эш вакытында сырхауханәдә йөрүенә бер дә хәерхаһлы түгел. Һәм «клиент»ны ничек кирәк алай үзләренә җәлеп итәргә җаваплы булган табиблар шушы ике ут арасында бәргәләнә. Сүз уңаеннан, Милли медицина палатасы белгечләре кирәкмәгән кәгазьләрдән һәм диспансеризация схемасындагы «н��полеон план»нарыннан баш тартырга, тиешле финансларны алдан күрергә һәм яшь буенча критерийларны үзгәртергә тәкъдим иткән иде, ләкин РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы бу тәкъдимнәргә җавапсыз калды. Ул арада 2013 елгы диспансеризация ел саен үтә торган медицина күзәтүе практикасында әле беренче тапкыр гына үтте. Һәм бу юлы булса да «яхшырак булсын дип теләгән идек, һәрвакыттагыча килеп чыкты» гыйбарәсе яңгырамасын иде, дип телисе килә.

Гадел Вафин, ТР сәламәтлек саклау министры: – Эш барышына хәзерге вакытта булган кадрлар кытлыгы тәэсир итә, ләкин мин халыкны бу җәһәттән килеп туган проблемаларга аңлап карарга чакырам. Диспансеризацияне оештыру ягыннан уңайлырак итү өстендә эшләячәкбез. Һәм без бурычны хәл итә алырбыз, дип уйлыйм. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан куелган приоритет авыруны вакытында ачыклау ягыннан мөһим.


èêå ôèêåð

2014: фараз

Елдан-ел яхшырак

26

Татарстан

гыйнвар 2014


2014: фараз

èêå ôèêåð

Айдар Сәгъдиевтән уңай портрет Быел бернинди экстраординар үзгәрешләр көтелми, һәм әле тагын якындагы бер-ике елда, 1990нчы елларда советлар мирасында сакланып калган кебек, 2000нче еллар муллыгы хисабына иярдә калачакбыз. Ә менә аннан соң нәрсә буласын әйтүе кыенрак. Ул вакытта инде чынлап та үсеш турында кайгыртырга туры са безне пыр туздырачаклар».

Ә 

мма бусы – тулаем илгә кагыла, биредә, инерция буенча, «реиндустриальләштерү», «импортны алмаштыру», «эчке базарны үстерү» төшенчәләре модага кереп кенә бара, шул ук вакытта чималга бәйлелек аның хәлен елдан-ел начарайта гына. Татарстанда исә Россиянең калган төбәкләрендә әле тоемлана гына башлаган «держа вю» күптәннән инде тулы куәтенә бара. Һәм әлеге опусымның яртысына җитәрәк мин моның шулай икәнен дәлилләргә җыенам. Элеккеге кебек үк, якын киләчәктә дә Татарстандагы тормыш ике кыйммәткә – милләтара татулыкка һәм көндәшлеккә сәләтле җитештерүләр үсешен алга куюга нигезләнеп корылачак. Һәм тагын шунысы игътибарга лаек – ике фундамент та көчле тышкы тәэсиргә дучар ителә: беренчесе – илдә милли дулкын күтәрелү һәм республикада экзоген исламчылык һәм этник анклавлар барлыкка килүгә бәйле рәвештә, икенчесе – дөньядагы җитештерүнең торгынлыкка таруы сәбәпле. Йә, карап карыйк, Татарстанның быел һичшиксез сакланачак төп икътисадый өстенлекләре нинди соң? Беренче чиратта – биредә күптән инде законлы рәвештә үсешнең төп ноктасы саналган нефтянка һәм нефть химиясендә яңа җитештерүләр төзү, искеләрен заманчалаштыру, яңа эш урыннары булдыру. Еллык конкрет планнар, һәрвакыттагыча, искиткеч. Аларның күбесе хәзер инде бөтен ил нефть химиясенең төп үсеш ноктасына әйләнеп барган Кама кластерына кагыла. Бармакларны бөгә барыйк: – ТАНЕКОда берләштерелгән гидрокрекинг җайланмасын эшләтеп җибәрү;

уңай

киләчәк. Юк, Үсеш турында. «Алай-

– «Алабуга» махсус икътисадый зонасында берничә зур җитештерүне эшләтеп җибәрү; – эшкәртү тирәнлеге 98 процент булган авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын төзүне дәвам итү (ТАИФ-НК проекты, 2016 елда ачылырга тиеш); – Менделеевскида «Аммоний» ашлама һәм башка химик кушылмалар заводын төзүне дәвам итү (2015 елда ачылырга тиеш); – «Түбән Кама Нефтехим» комбинатында куәте елына бер миллион тонна булган этилен һәм аның нигезендәге продукция җитештерү комплексын тулы куәтенә төзү башлау; – Татнефтьнең үтә үзле нефть табу күләмен арттыруы; – энергетика тармагын заманчалаштыру (Казандагы ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2дә парлы газ чылбырлары, Түбән Кама ТЭЦында төзекләндерүнең беренче этабын төгәлләү). Моннан тыш, 2014 елда авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алуга киткән чыгымнарның 40 процентын субсидияләү программасы гамәлгә кертелә башлый, нәтиҗәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өч ел дәвамында 15 миллиард сумлык техниканы яңарта алачак. Шулай ук быел 164 мәктәп яңартылачак, сәләтле балалар өчен инновацион учреждениеләр челтәре үстереләчәк. Социаль үсешнең барлык программалары – ФАПлар төзү (барлыгы 400дән артыграк сәламәтлек саклау объекты төзелер һәм ремонтланыр, дип планлаштырыла), мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, ике контурлы казаннар кую һ.б. – гамәлдә калачак. Авыл торак пунктларында урамнарны яктырту системаларын һәм бюджет учреждениеләре җылылык үзәкләрен яңарту программалары эшли башлый. 24 программага барлыгы 12 миллиард сум акча тотылачак. Республикага креатив кешеләрне җәлеп итү һәм бер үк вакытта «Зур Казан» проектын гамәлгә кертү өчен, быел Иннополис һәм Смарт-сити төзелешләрендә актив фаза башланачак. Махсус икътисадый зона һәм рәсми булмаган рәвештә Россиянең IT-башкаласы статусын алган Иннополиста инде торак, технопарк һәм университет төзелә. 2015 елга аның беренче чираты төзелеп бетеп, биш мең халыкны кабул итәргә тиеш. Һәм инде «гасыр проекты» – югары тизлекле Мәскәү – Казан магистрале, Милли муллык фонды чараларына уртак финанслауга кагылышлы аңлашылмаучылыклар булуга карамастан, хакимият әле аңардан баш тартырга җыенмый. Сүз уңаеннан, федераль җитәкчелек үз вакытында әлеге кагылгысыз акча чүлмәген нефтькә бәяләр төшкән очракта дәүләтнең социаль йөкләмәләрен финанслау өчен ачарга вәгъдә иткән иде. Һәм инде аны инфраструктура проектлары өчен ачканнар икән, җитмәсә әле берьюлы 40 процентка бушатып (күбрәк алырга закон рөхсәт итми), димәк, Мәскәү нефтьнең арзанаюына исәп тотмый. Ә менә Кама Аланындагы АЭСны Татарстан, Россия Хөкүмәте сайтына урнаштырылган 2030 елга кадәр энер-

27


èêå ôèêåð

2014: фараз

Ноябрьдә ТРның рейтингын, беренче тапкыр инвестицион категория рейтингларына кертеп, «Baa3» дәрәҗәсенә кадәр («Тотрыклы» фаразы) күтәргән Moody’s Investors Service агентлыгы да якындагы елларда Татарстан икътисадының тотрыклы үсешенә өметләнә, аның тулай республика продукты үсеше илкүләм күрсәткечләрдән югарырак булыр, дип фаразлый. гетика тармагында РФнең территориаль планлаштыру схемасына каршы килеп, төзеп бетерергә җыенмый. Һәрхәлдә, үткән елның декабрендә журналистлар белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов ышандырганча, бу уйламыйча һәм яшерен эшләнмәячәк. Әйе, барысы да шуңа бара, 2014 елда да былтыр эре бизнес өчен базар вазгыятен начарайткан һәм табышка салына торган салымның җыелуын шактый киметкән дөньякүләм тенденцияләр сакланачак: икътисадый үсешнең әкренәюе, республика предприятиеләре продукциясенә ихтыяҗ кимү (бездә продукциянең яртысы экспортка җибәрелә), күп кенә товарларның бәясе төшү. Әмма барлык бу факторлар узган ел Татарстанда НДФЛ һәм милек салымнарын арттыру хисабына федераль һәм республика бюджетларына 343 миллиард сумга якын (2012 елдагыдан 2,6 процентка күбрәк) акча җыярга һәм төп капиталга инвестицияләр күләмен 535 миллиард сумга ( 6,8 процентка) кадәр арттырырга комачауламады. Дөрес анысы, 2013 елда тулай республика продукты 1520 миллиард сум гына тәшкил итте (үсеш – нибары 2 процент). Мондый темплар белән әлеге күрсәткеч 2016 елга кадәр 2 триллион сумга берничек тә җитмәячәк. Шул ук вакытта былтыр августта Татарстанның озак вакытлы рейтингын BBB дәрәҗәсенә кадәр күтәргән Fitch агентлыгы 2014–2015 елларда республика хакимиятенең икътисадый үсешне ел саен 6 процентка җиткерергә планлаштыруын билгеләп үтә. Бу очракта бюджетта һаман арта барган социаль йөкләнешне элекке хәленә кайтарып булачак. Ноябрьдә ТРның рейтингын, беренче тапкыр инвестицион категория рейтингларына кертеп, «Baa3» дәрәҗәсенә кадәр («Тотрыклы» фаразы) күтәргән Moody’s Investors Service агентлыгы да якындагы елларда Татарстан икътисадының тотрыклы үсешенә өметләнә, аның тулай республика продукты үсеше илкүләм күрсәткечләрдән югарырак булыр, дип фаразлый. Рейтинглардагы позицияләрнең яхшыруына, мөгаен, территориянең икътисадый тотрыклылыгы гына түгел, федераль бюджет кредитлары буенча бурычларны реструктуризацияләү нәтиҗәсендә бурыч йөкләмәләренең җиңеләюе дә йогынты ясагандыр. Татарстан хәзер базардагы үзләштерүләрне уңайлырак шартларда үткәрә алачак. 28

Рейтинглар турында сөйләшүне төгәлләп, Россия Президенты Владимир Путинның, 2014 елдан башлап, төбәкләрдә инвестицион климат торышы милли рейтингын кертү турында күрсәтмәсенә (ул «РФнең һәр субъектында эшмәкәрлек инициативасын гамәлгә кертүне бәяләү механизмына әйләнер») һәм илнең Doing Business Бөтендөнья банкы рейтингындагы позициясен 2013 елдагы 92нче урыннан 2018 елга 20нче урынга күтәрү бурычына игътибар итик. Менә шул, Doing Business үткәргән «Россиядә 2012 елда бизнесны алып бару» тикшеренүе нәтиҗәләре буенча Казан «бизнес алып бару җиңеллеге» рейтингында Россиянең 30 зур шәһәре арасында бишенче урынга куелган.

Ничек булса да, елның беренче яртысында үзләренең кабат сайлануында ышанычы нык булмаган БР депутатлары закон чыгару һәм башка эшчәнлек белән бик тырышып шөгыльләнер, дип фаразлап була. Билгеле инде, үзләренең керемен күрсәтмәс өчен депутат мандатыннан баш тартырга әзер булган халык вәкилләре бу исемлеккә керми. Татарстан

гыйнвар 2014


2014: фараз

èêå ôèêåð

Элеккеге кебек үк, якын киләчәктә дә Татарстандагы тормыш ике кыйммәткә – милләтара татулыкка һәм көндәшлеккә сәләтле җитештерүләр үсешен алга куюга нигезләнеп корылачак, әлеге ике фундамент та көчле тышкы тәэсиргә дучар ителсә дә.

уңай

Әлеге барлык икътисадый конструкциянең сәяси өскормасы Татарстанда 14 сентябрьдә үткәреләчәк республика парламентына сайлауларга бәйле рәвештә сизелерлек үзгәреш кичерәчәк. «Сизелерлек» дип, ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында ассызыклана, һәм безнең моңа ышанмаска нигезебез юк. Шул ук вакытта республика башлыгы парламентның персональ гына түгел, бәлки партия-сәяси составы да яңарыр, дигән ышанычын белдерде. Шунысы кызык: ул чакта Рөстәм Миңнеханов бер генә иҗтимагый структураны атады (ә партияләрне бөтенләй искә дә алмады) – «Россия өчен» халык фронты» гомумроссия хәрәкәтенең «берләштергеч потенциалын республика мәнфәгатьләрендә, шул исәптән сайлау алды чорында файдаланырга» өндәде. 2011 елда, мәсәлән, РФ Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан ул «Бердәм Россия» партиясен телгә алган иде. Моны ничек аңларга соң – «хакимият партиясе» бу юлы Татарстанда бердәнбер фаворит булмастыр дипме, әллә бердәмроссиялеләрне «тонуста» тоту ниятеннән дипме? Ничек булса да, елның беренче яртысында үзләренең кабат сайлануында ышанычы нык булмаган БР депутатлары закон чыгару һәм башка эшчәнлек белән бик тырышып шөгыльләнер, дип фаразлап була. Билгеле инде, үзләренең керемен күрсәтмәс өчен депутат мандатыннан баш тартырга әзер булган халык вәкилләре бу исемлеккә керми. Эш шунда: киләсе чакырылыштан башлап, ТР Дәүләт Советында даими булмаган нигездә эшләүче депутатлар (ә бу 100 кешенең 80е дигән

сүз) да үз табышлары турында мәгълүматны игълан итәргә тиеш. Шунлыктан парламентның бу яңартылуының менә шундый прозаик сәбәбе дә булырга мөмкин. Республика закон чыгаручыларының бик ашыгып, декларация бирергә ике көн вакыт кала, үзләре үк 2012 елда кабул иткән, ике урында эшләүче депутатларны керемнәре турында хисап бирергә мәҗбүр иткән төзәтмәдән баш тартулары да әлеге версия файдасына сөйли. Катлаулы икътисадый чорда оптимальләштерү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү кирәклеге турында сүзләр кабат баш калкытачак. Һәм әгәр әлеге сүзләр профессиональ спортка, төгәлрәге – уен төрләренә кагылса, мин бер дә гаҗәпләнмәм. Гәрчә бу өлкәдә карар кабул итүчеләр әлегә киресен сөйләсә дә. «Рубин» җитәкчелеген куып таратуның формаль сәбәбе нәкъ менә шундый – хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән булуы (әлеге терминны футболчыларга карата куллану көлке тоелса да). Мондый фараз һәр укучыга да уңай булып тоелмаса да, әмма, минем шәхси фикеремчә, барлык бу «кыйммәтле уенчыкларга» күптән арзанаерга вакыт инде. Ихтимал, нәкъ менә «Рубин» чыгарма булыр, чөнки аның өчен яңа стадион төзелгән, һәм ул, футболның дөньяда популярлыгы бик зур булганга, республикабызны җиһанда таныту өчен калган барлык Казан командаларын бергә кушкандагыдан да күбрәк эшли ала. 2018 елгы дөнья чемпионатын да данлыклы җирле футбол бренды белән каршылау зарур. Шул ук вакытта, монда объектив чик тә бар. «Рубин» барыбер Чемпионнар лигасында җиңә алмаячак, хәтта Россиядәге финанс узышларында да (мәсәлән, Газпром белән) аның җиңмәячәге тәгаен. Гомумән, Татарстан халкы спорт белән генә яшәргә тиеш түгел, киңрәк колачлау мәслихәт. Мәсәлән, Казаннан архитектура җәүһәре ясап була. Яки Евразия масштабындагы фән һәм мәгариф үзәге. Ә икесе дә бергә булса, тагын да яхшырак. Хәер, бу бер генә елда эшләнерлек эш түгел. P.S. Ә Татарстандагы югары вазыйфаи затны ничек атау буенча мин дә үземнең киңәшемне бирә алам – федераль закон таләбе дә үтәлерлек, үзебез дә сынатмаслык итеп. Республика җитәкчесен, Кытай Халык Республикасындагы кебек, «рәис» дип атарга була. Тәрҗемәдә бу да «президент» дигән сүз. Безнең колак өчен күнегелгәнрәк тә яңгырый.

29


èêå ôèêåð

2014: фараз

Стакан яртылаш...

Юкка сукранучы елакка санасагыз-санарсыз, тик мин 2014 елдан бернинди яхшылык та көтмим. Чөнки, мәсәлән, 23 февральдә Сочида Олимпиада тәмамланачак, ә аннан соң ничек тә булса очны-очка ялгап яшәргә туры киләчәк; чөнки язга Татарстан парламентында «сабан туе» башланачак – федераль законның республиканың югары вазыйфаи затын президент дип атаудан тыйган таләбен ничек тә канәгатьләндерү юлын табарга кирәк булачак. Һәм болар барысы да еврозонада дәвам иткән торгынлык белән Россия икътисадындагы акрынаю фонында барачак.

30

Татарстан

гыйнвар 2014


2014: фараз

èêå ôèêåð

Юрий Алаевтан тискәре фараз

Г 

икән, димәк, россиялеләрнең күпчелеге өчен дә бу шулай булып чыга. Без шулай җайлы гына сәясәткә күчәбез. Мәгълүм булганча, сәясәт (кайберәүләр дипломатия, ди) ул – мөмкинлекләр сәнгате. Татарстан сәясәтчеләре өчен 2014 елның иң мөһим мәсьәләсе: республика суверенитетының иң әһәмиятле символын – аның башлыгының президент дип аталуын саклап калып булырмы-юкмы? Нәкъ менә шул бүген төп атрибут булып тора: конституция, гимн һәм флаг федерациянең шактый субъектында бар, ә президент Татарстанда гына калды дип әйтеп була. (Башкортостанда әлегә шулай ук бар, әмма бу инде формальлек кенә: декабрьнең уннарында андагы парламентның юнәлешле комитетлары республика Конституция суды тәкъдим иткән закон проектын хуплады, аның буенча БРдагы югары җитәкче вазыйфасы русча «глава», башкортча исә «хаким» дип аталачак.) Мәкальдә «кырдагы бер кеше сугышчы түгел» диелсә дә, моннан чыгармалар булуы да мәгълүм бит. Нәрсә өчен көрәшәсең бит, барысы да шуңа бәйле. Татарстанның бүгенге казанышлары – саклап калынган һәм үсештәге сәнәгать һәм аграр комплекслары, иң алга киткән төбәкләрдән берсе дигән даны, федераль структуралар белән хөрмәткә лаек бик шәп үзара мөнәсәбәтләр – болар, сүз дә юк, күбесенчә үткән гасырның 90нчы еллары, суверенлашу һәм ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев чоры мирасы. Әмма бу мирас 20 елда туздырылып бетерелмәде, ә арттырыла бара. Нефть һәм химияне онытмыйча, республика hi-tech тармагындагы проектларны агрессив үткәрә – бусы инде икенче Президент, Владимир Путин үзе хәерхаһлык күрсәтә торган Рөстәм Миңнеханов кулы. Барысы да яхшы, әмма тормыш бер урында гына тормый бит, ә соңгы вакытта бик тиз тәгәри. Бүгенге вазгыять – сәяси, икътисадый, милләтара – шундый ки, бер мизгелдә барлык казанышлардан колак кагып була. Ниндидер базар тенденцияләре аркасында да түгел, «үзәкнең» сиңа булган мөнәсәбәте үзгәрүдән генә. Нәрсә аркасында диген әле? Символ аркасындамы?! Бәлки, ялгышамдыр, әмма мин, Рөстәм Нургалиевич та, прагматик буларак, нәкъ менә шулай уйлыйдыр, дип фаразларга җөрьәт итәм. Әле башка фикерләрдән дә тиз генә котылып булмый: Татарстан, суверенлык атрибутикасының төп элементыннан колак каккач, тагын да күбрәк югалтмасмы? Чөнки республиканың куәте һәм йогынтысы, ә алар белән бергә федераль Хөкүмәтнең конкрет преференцияләре дә тулай республика продукты үсешенә һәм масштаблы проектларны гамәлгә кертүгә генә түгел, «махсус» төбәк статусына да бәйле. Мәскәү Кремленә «бирелү» фактыннан ультрамилләтчеләр, төгәлрәк әйтсәк, бизнестагы һәм хакимияттәге позицияләреннән колак кагучы һәм әлеге ультра көчләрне, шул исәптән ваһһабчысәләфиләрне дә мобилизацияләргә сәләтле «бер төркем иптәшләр» файдаланмасмы? Авыр сайлау... Минем фикеремчә, нәтиҗәдә Татарстан 2015 елга, «Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару

тискәре

адирәгеннән – Олимпиададан башлыйк. Юкка хәвефләнү дип уйларга да буладыр, әмма минем фикеремчә, Сочидагы ярышларның ябылу тантанасына кадәр миллионнарча кеше, террорчыларның янауларын истән чыгармыйча, «булырмы-булмасмы» дип куркудан арына алмаячак. Һәм менә бу инде нәкъ «валидол таләп иткән хәвефләнү» булачак, аның белән чагыштырганда безнең спортчыларыбызның уңышлары өчен дулкынлану икенче планга чигенәчәк. Аллаһ сакласын, бернинди фаҗига да булмасын гына, ә инде РФ җыелмасының ничә медаль алуы әллә ни мөһим түгел. Билгеле инде, спортта да җиңүләргә ирешәсе килә, Олимпиада иңне-иңгә куеп эшләгән 80ләп дәүләт иминлеге хезмәтләренең (моңарчы күрелмәгәнчә, рекордлы хезмәттәшлек) триумфына гына әйләнмәсен иде. Медальләрне санауга килгәндә, аларны миннән башка да фаразлаучылар күп, җитмәсә әле моның белән спорт дисциплиналарындагы супербелгечләр шөгыльләнә. Әмма инде (редакция сорый икән), бакыйлыкка күчкән сигезаяк Паульгә ияреп, мин шуны фаразлый алам – безнең хоккейчылар ничек тә «алтын» алачак һәм, бөтен халык шатлансын өчен, шул да җитәчәк. Моңа Плющенко «көмеше», Волосажар–Траньковның беренче урыны, биатлондагы 11 комплект бүләкнең бишесе (шәхси узыш, масс-старт һәм эзәрлекләү узышы), бобслейда ир-атлар «көмеше», тимераякта узышуда ике «алтын», чаңгычыларның аерым старттагы «алтыны», скелетончылар «көмеше», шорт-тректа ике-өч медаль (шул исәптән берсе алтын) өстәлер, дип уйлыйм... Гомумкомандалар ярышында Норвегия һәм Канададан соң өченче урын алсак – бик яхшы. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: Владимир Путин өчен Сочи Олимпиадасын терактларсыз һәм оештыруда өзеклекләрсез, уңышлы үткәреп җибәрү бар җиңүләрдән дә мөһимрәк булачак. Путин өчен шулай

31


èêå ôèêåð

2014: фараз

(вәкиллекле) һәм башкарма дәүләт хакимияте органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» федераль канунның яңа редакциясенә тәңгәл рәвештә, президент урынына башлык (хаким) вазыйфасына ия булачак. Әмма әле моңа кадәр безгә көчле фрустрацияләр чоры кичерергә туры киләчәк. ТРның гамәлдәге Президентының нәкъ менә шул хаким булачагы да факт түгел әле. Эш шунда ки, әлеге хәлдән йөзне саклап калып кына түгел, бәлки Рөстәм Нургалиевичның шәхси абруен тагын да арттырып, шул ук вакытта радикаль фикерле татар милләтчеләренең дә ярсуын басып чыгу юлы бар. Бу – Рөстәм Миңнехановның Россия Хөкүмәте башлыгы итеп билгеләнүе. Мондый карар нәкъ менә гамәлдәге Министрлар Кабинеты эшеннән туйган һәм, инде алдарак әйтелгәнчә, Татарстан илбашына хәерхаһлы булган Владимир Путин рухында булыр иде. Чөнки Миңнехановның хәленнән килә, аның командасы гомумроссия күләмендәге масштаблы проектларны тартып барырга сәләтле. Алдарак әйтелгәннәрдән чыгып, Татарстан парламентына сайлаулардан соң, сентябрьдә формалашачак ТР Дәүләт Советының яңа составы кызыксыну уята. Еллык Юлламасында ТР Президенты «2014 елдагы сайлау нәтиҗәләре буенча республика парламентының партиясәяси һәм персональ составы сизелерлек яңарачак», дип 32

ТР Дәүләт Советындагы хәзерге 100 депутатның яртысы диярлек пенсия яшендә, ә кайберәүләр инде биредә 90нчы еллар башыннан бирле утыра. Аларга алмашка Татарстанның киләчәктәге үсешен бераз башкачарак күрә торган яңа формация кешеләре килсә, мантыйкка ярашлы булыр иде. ышануын җиткерде һәм моның «безнең динамик заман таләбе» булуын өстәде. Партияләр буенча барысы да аңлашыла – Дәүләт Советында, бердәмроссиялеләр һәм коммунистлардан кала, башка фракцияләр пәйда булуы икеле, шунлыктан «сәяси» состав турында сөйләгәндә, республика башлыгы башка нәрсәне күздә тоткандыр. Ихтимал, парламентны күчерелмә мәгънәдә дә, туры мәгънәсендә дә иске партия кадрларыннан чистартуныдыр. Мәгълүм булганча, ТР Дәүләт Советындагы хәзерге 100 депутатның яртысы диярлек пенсия яшендә, ә кайберәүләр инде биредә 90нчы еллар башыннан – «Равноправие и законность» белән «Суверенитет» депутат Татарстан

гыйнвар 2014


2014: фараз

«

èêå ôèêåð

Татарстан сәясәтчеләре өчен 2014 елның иң мөһим мәсьәләсе: республика суверенитетының иң әһәмиятле символын – аның башлыгының президент дип аталуын саклап калып булырмы-юкмы? Мин инде күп тапкыр язганча, хәзер киләчәкне талау бара, ерак киләчәкне генә түгел, бәлки якындагы еллардагысын да. Бу сүзләремне 13 декабрьдә үткән республика Финанс министрлыгы, салым һәм казна органнарының өч яклы коллегиясендә ТР Президенты да кабатлады. Коллегиягә килгән РФ финанс министры Антон Силуановка мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов, бар бюджет хезмәт хакы һәм коммуналь хезмәтләргә чыгымга гына әйләнеп бара, инвестицияләрне кайгыртырга, кече һәм урта бизнесны үстерергә, инженерлык инфраструктурасын сакларга һәм үстерергә акча калмый да диярлек, дип белдерде. «Бүген без указларны үтәрбез, бу исә киләчәктә тулаем вазгыятькә зыян китерәчәк. Әйе, берничә мең кеше канәгать калыр, аларның эш хакы югары булыр. Әмма халыкның күпчелеге безне бик каты ачуланачак. Чөнки бүген без эшләргә тиеш эшләр – урамнарны яктырту, су кертү, инженерлык челтәрләрен ремонтлау – икенче планга китә», – дип нәтиҗә ясады республика башлыгы. Әлбәттә, безнең һәркайсыбыз – гади, кечкенә кешеләр – моңа каршы килә алыр иде: хезмәт хакының артуы минем өчен мөһим. Ә урамнарны яктырту, суүткәргечләрне ремонтлау һәм һәртөрле инвестицияләргә акча табу – бусы инде, түрә әфәнделәр, сезнең эш, сез шуның өчен куелган. Гомумән алганда, дөрестән дә шулай. Әмма бөтен ваклыкларда казына башласак, без түрәләрнең дә, гади кешеләрнең дә мәшәкате бер үк булуын аңлар идек. Статистикадан күренгәнчә, ТРда бер елда бюджеттагыларның хезмәт хакы 18 процентка арткан, һәм бу алар өчен яхшы. Әмма шул ук статистика җитештерүдәге хезмәткәрләрнең эш хакы турында бернинди мәгълүмат та бирми. Ә төп туклану продуктларына бәяләр ничегрәк? Казанлылар арасында популяр булган 20–21 сумлык 650 граммлы «Сельский» икмәге инде 23 сум тора. 350 граммлы каймак – 68–69 сум. Тавык йомыркасы көзен икеләтә кыйммәтләнде. Моңа аңлатмалар күп, ә менә берсе база булып тора: куллану товарлары һәм продуктларына бәя арту ул – Россия сумының арзанаюы нәтиҗәсе. Ярты ел элек кенә әле АКШ долларына якынча 30 сум бирәләр иде, хәзер исә – 33 сум. Чөнки төп керемне алган предприятиеләр хезмәткәрләренә эш хакын сумнарда түли, ә продукцияләрен доллар һәм еврога сата – бу шул ук нефтьчеләр, нефтехимиклар, металлурглар, шахтерлар... Тышкы базарда аларның продукциясенә ихтыяҗ кимегән саен, дисбалансны сумны арзанайтып тигезләү теләге көчлерәк була бара. Нәтиҗәдә импорт товарлары кыйммәтләнә, ә гомумроссия һәм Татарстан азык-төлек базары 80 процентка, бигрәк тә ит һәм сөт продуктлары, шуңа бәйле. Шунлыктан хезмәт хакының 18 процентка артуын да, пенсияләрнең 8 процентка индексацияләнүен дә инфляция һәман зуррак тизлектә ашап бетереп бара. Быел без, үрмәләп булса да, шуышып булса да, ничек тә ерып чыгарбыз, ә киләчәктә ни буласы, билгесез. Моны минем бәйрәм алды, оптимистик теләгем, дип санагыз.

тискәре

төркемнәре һәм фракцияләре төзелгән вакыттан бирле утыра. Аларга алмашка Татарстанның киләчәктәге үсешен бераз башкачарак күрә торган яңа формация кешеләре килсә, мантыйкка ярашлы булыр иде. Һәм нәкъ менә шул әхлакый йөкләмәләрдән азат яңа составның Татарстан җитәкчесе вазыйфасының атамасын үзгәртү өчен саф намус белән тавыш бирүе дә мантыйкка ярашлы булыр иде. Моңа бәйле рәвештә, табигый ки, Дәүләт Советының яңа башлыгы итеп кем сайланырга тиеш, дигән сорау туа. Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның барысы белән дә «иске» партиягә бурычлы булуы аңлашыла, ә икенче яктан караганда, парламент белән башка кеше идарә итүен күз алдына китерүе дә кыен. Монысы да бик авыр сайлау, дип әйтер идем мин. Әлегә исә барлык җөйләре дә шартларга җиткән ил һәм Татарстан икътисады фонында Президент Миңнеханов кризиска каршы штаб эшчәнлеген яңартырга карар кылды, республика Хөкүмәте каршындагы әлеге икътисадый совет 2008 елгы кризис чорында оештырылган иде. Ул аена ике тапкыр җыелыр һәм «хәлне тотрыклыландыру» буенча оператив режимда карарлар кабул итәр, дип планлаштырыла. Дөрес, «оператив режимда» нәрсә эшләп буласы аңлашылып бетми: кризис системалы һәм масштаблы. Детальләргә тирән кермичә генә санап карыйк әле. Татарстанга керемнәренең 60 процентын нефтянка бирә, җирле предприятиеләр продукциясенең 50 проценты (түгәрәкләп алганда, әлбәттә) экспортка чыгарыла, зур банкларның барысы да диярлек чит илләрдә фондлаша, предприятиене үстерү өчен акчаны да бурычка анда алалар – турыдан-туры яки Россия банклары аша (ТРда төп капиталга инвестицияләрнең 60 проценты диярлек инде кредитлы хуҗа субъектларының үз акчасы хисабына башкарыла). Татарстан өчен чит илләр ул – ерактагы АКШ яки хыялдагы Сингапур түгел, ә, нигездә, еврозона илләре. Ягъни бер өлеше инде тирән рецессия халәтендәге, икенчеләре исә шуңа төшеп бара торган илләр. Декабрь башында Франкфурт-на-Майнедә үткән матбугат конференциясендә Европа үзәк банкы президенты Марио Драги 2014 елдан нәрсә көтелүен хәбәр иткән иде: валюта берлегенең эчке тулай продукты 1,1 процентка артачак, инфляция дәрәҗәсе дә – нәкъ шулкадәр. Бу билгеле инде, 2013 ел нәтиҗәләрендәге минус 0,4 процент ЭТП түгел, әмма Россия (шул исәптән Татарстан) экспортчылары үз продукциясенә ихтыяҗның сизелерлек артуына исәп тотарлык та түгел. Ягъни безнең өчен сату базары (финанс ликвидлыгыныкы да) кими. Һәм кайдан табыш алып булуы аңлашылмый. Әмма шунысы аңлашыла: безгә, борынны канатып булса да, РФ Президенты Владимир Путинның 2012 елның маендагы указларын үтәргә кирәк, ягъни бюджеттагыларның хезмәт хакын һаман арттырырга, пенсияләрне индексацияләүне тәэмин итәргә, социаль мөһим башка маддәләргә акча табарга. Боларның барысына да бюджетның чыгым өлешенең 69 проценты китәчәк.

33


җәмгыять карьера

Диплом тотып, хезмәт биржасына

Тәҗрибә булмаганга, эшкә алмыйлар, эшкә алмаганга – тәҗрибә юк. Югары уку йортын тәмамлаучыларның яңаданяңалары ел саен кереп бата торган ябык әйләнә менә шуннан гыйбарәт. Хезмәт базарындагы экспертлар раславынча, вузларның элеккеге студентларын эшкә урнаштыру проблемасы республикада әлегә хәл ителмичә кала бирә. Шуның өстенә, башка төбәкләрнеке белән чагыштырганда, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе югары түгел, ә хакимияттәгеләр һәрдаим кадрлар җитмәве турында тәкърарлый.

Василина Олейник тексты 34

К 

азанның бик абруйлы вузларының берсен тәмамлаган Айгөл, сентябрьдә үк эш эзли башласа да, әлегәчә тапмаган. Аның резюмесы рекрутинг порталларының электрон базаларында эленеп торса да, хәзер ул кадрлар агентлыгына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Айгөл үзенең фамилиясен әйтергә теләми, биш ел дәвамында уңышлы укыганнан соң, әлегәчә эшсез булуын оятка саный. «Вузда укып алган «Хисапчылык исәбе, анализ һәм аудит» белгечлегем буенча эшкә урнашырга омтылам. Әмма, тәҗрибәм булмаганга, мине кире кагалар. Яисә бик аз хезмәт хакына башка эш тәкъдим итәләр, мин моңа ризалаша алмыйм, чөнки үзем Казанныкы булмаганга күрә, фатир яллап яшәргә туры килә», – дип зарлана вуз тәмамлаган кыз. Хәзерге көндә кадрлар агентлыгында Айгөлгә белгечлегенә туры килмәгән өлкәдә эшләп, үзен сынап карарга тәкъдим иткәннәр һәм берничә эш урыны тапканнар. Алда – яңа әңгәмә үткәрүләр… Татарстан

гыйнвар 2014


« Эзлиләр һәм тапмыйлар

карьера

җ��мгыять

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы уздырган мониторингтан күренгәнчә, республика буенча 1 октябрьгә 2013 елда уку йортларын тәмамлаучыларның 372се мәшгульлек үзәкләренә исәпкә баскан.

HeadHunter порталы мәгълүматларына караганда, быелгы көздә тәҗрибәсе булмаган белгечләрнең резюмелары, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ике ярым тапкыр диярлек ешрак урнаштырылган. Ә бу исә югары уку йорты тәмамлаучыларның эшкә урнашуы проблемасының яхшы ук кискенләшә баруын раслый. Республиканың Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында, техникум һәм училище тәмамлаучыларга караганда, вузда укып чыгучыларга эш табуы авыррак, дип өстиләр. «Мондый проблема күбесенчә югары һөнәри белем алучыларга кагыла, – ди ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының кадрларны һөнәри әзерләү бүлеге башлыгы Софья Тонконог. – Безгә, мин – инженер, тәҗрибәм юк, эшкә урнаша алмыйм, дип хатлар язалар, онлайн-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәләр. Шуның өстенә, инженерлар бөтен җирдә кирәк. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында хәтта уку йортын кызыл дипломга тәмамлаучылар бар. Әмма эш бирүчедә ихтыяҗ – тәҗрибәдә. Бу үтеп чыгып булмаслык әйләнә, аны өзеп булмый. Озаклап эш эзләгәннән соң, уку йортын тәмамлаучылар сәүдәгә яки тагын кая булса да урнаша, әмма үз белгечлеге буенча түгел. Хезмәт кенәгәсендәге беренче язма яшь кешенең белгечлеге буенча эшләмәвен раслаганга күрә, киләчәктә үз юнәлешендә эш эзләгәндә, аңа шулай ук берничек тә ярдәм итми». Хезмәт министрлыгы уздырган мониторингтан күренгәнчә, республика буенча 1 октябрьгә 2013 елда уку йортларын тәмамлаучыларның 372се мәшгульлек үзәкләренә исәпкә куелган. Шуларның 199ы – югары уку йортларын тәмамлаучылар, күбесе – юристлар һәм икътисадчылар. Әйтик, исәпкә куелганнарның нибары 46сы гына башлангыч һөнәри белем мәктәбен тәмамлаучылар. Яхшы ук сизелерлек аерма, саннар ихтыяҗның нигездә эшче һөнәр ияләренә булуын ачык күрсәтә. Шунысын да онытмаска кирәк: үзәкләргә теләмичә генә теркәләләр, аны килеп туган хәлләрдән җиңеп чыга алмау адымы кебек кабул итәләр, иң

соңгы вариантка саныйлар. Шунлыктан әлеге саннарның уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруга бәйле вазгыятьне тулысы белән чагылдырмавы бик мөмкин. Җитмәсә, укуны тәмамлаганнан соң ук, стартны «хезмәт биржасыннан» башлау, киләчәктә хезмәт баскычы буенча күтәрелү өчен, бер дә куанычлы хәл булып күренми, дип санаулары белән Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре хаклы. Аңлашыла да, потенциаль эш бирүче һичшиксез яшь белгечнең ирексездән берни белән дә шөгыльләнмичә ятуының сәбәпләре белән кызыксыначак һәм кандидатка әлеге тема буенча аңлашу, психологик яктан авыр булудан тыш, эш шартлары һәм хезмәт хакы турында фикер алышу процессын катлауландырачак. Сүз уңаеннан шунысын әйтеп узыйк, кайчак эшкә урнашырга теләүче яшьләр, хезмәт юлына басканда нигезсез югары таләпләр куя, аларның гоманлавынча, вуз дипломы дәрәҗәле вазыйфа биләүгә һәм зур хезмәт хакына гарантия бирә. Кагыйдә буларак, эш бирүченең моңа карашы бөтенләй башкача, шунлыктан еш кына кичәге студентның хыяллары, вакансияләр базарындагы чынбарлыкка бәрелеп, чәлпәрәмә килә. Республикада югары уку йортларын тәмамлаучыларга беренче эш тәҗрибәсе алу мөмкинлеген тудыруга юнәлдерелгән максатчан программалар гамәлдә. «Программалар бик әйбәт таяныч була ала, – дип сөйли Софья Тонконог. – Бу – тәҗрибә туплау өчен вакытлыча башкарыла торган эш. Эш бирүче киләчәктә тырышлыгы белән аерылып торучы хезмәткәрләрне, югарырак эш хакына, даими эшкә чакырырга мөмкин. Ә аннан соң, әлеге «программалы» предприятиеләрдә хезмәт баскычыннан күтәрелүгә дә өметләнергә була». Әмма министрлыкта әйтүләренчә, яңа гына диплом алучылар «батып баручыларны» әлеге ысул белән коткаруга сөенеч белдерми, чөнки, кагыйдә буларак, биредә 5205 сумлык минималь эш хакына гына исәп тотарга була. Танылган рекрутинг агентлыгы мәгълүматларына караганда, республикада кандидат-дебютантларга тәкъдим ителгән эш хакының күләме узган елның октябрендә 14750 сум тәшкил иткән, (хәбәр ителгәненең диапазоны 10 000

сумнан 50 000гә чаклы, әмма, гадәттә, саннарның беренчесе дөреслеккә якынрак була). Әмма тәҗрибәсез эшкә урнашырга исәп тотучылар уртача 23 500 мең сумлык хезмәт хакына өметләнә. Күргәнебезчә, кичәге студентларның өмете белән бүгенге эш бирүчеләрнең мөмкинлеге арасында аерма бик зурдан.

Башка фикер

Хезмәт министрлыгы белгечләре уку йортларын тәмамлаучыларның эш эзләвенә бәйле вазгыятьне тотрыклы дип санаса, рекрутинг өлкәсендәге башка экспертлар үзгәреш яралгылары тууын билгеләп үтә. Яшьләрдән йөз чөермиләр инде, аларны караштыргалап, алдан ук сайлап алалар, янәсе. Уку барышында ук, мондый хәлләр була икән.

Зита Дәүләтшина

Казан федераль университетының социаль яклау һәм эшкә урнаштыруны оештыру бүлеге башлыгы: – Бүгенге көндә булачак хезмәткәрләрне студентлар арасыннан алдан сайлап алу гамәле колач җәя бара. Уку дәверендә үк аларны стажировкага чакыралар, уку белән бер вакытта алып барырга җайлы булган хезмәттәшлек итү графигын тәкъдим итәләр. Әйтик, бер танылган провайдер-компания нәкъ менә шулай эшли. Үзләрен яхшы яктан күрсәтүчеләр, укып бетергәч, эшкә шунда бара, биредә аларны беләләр һәм көтәләр. Зур проектларга да әле генә вуз тәмамлаган яшь кадрлар кирәк. Күптән түгел уку йортын тәмамлаучылар арасыннан Сочида, Красная Полянада эшләр өчен белгечләр эзләдек.

Динар Хафизов

ТР Студентлар лигасының социаль эшчәнлек буенча вице-президенты, Студентларның электрон хезмәт биржасын оештыручы: – Ныгыган стереотиплар бүгенге көндә беркадәр үз позицияләрен җуя башлады. Икътисадчыларга эш табуы авыр дигән инану бар. Әмма безнең биржа буенча фикер йөртсәк, 35


җәмгыять карьера

«

Студентларның хезмәт биржасын оештыручылар фикеренчә, яшьләрнең үз белгечлеге буенча эшлисе килә, башка тәкъдимнәрне шунлыктан кире кагалар.

икътисадчыларга ихтыяҗ бар. «Менеджмент» белгечлеген алучыларга эш табуы җиңел түгел. Кайбер эш бирүчеләр нәкъ менә яшь белгечләр, уку йортын тәмамлаучылар белән кызыксына. Аларга социаль пакет, карьера үсеше, хезмәт хакы буенча ниндидер аерым бер төрле шартлар тәкъдим ителә. Яшь белгечләр аякка баса алсын өчен, аларның хезмәт хакларына аерым коэффициентлар кертүнең мисаллары бар. Студентларның хезмәт биржасын оештыручылар фикеренчә, яшьләрнең, башка төрдәге эшчәнлек өлкәләреннән булган альтернативалы тәкъдимнәрне кабул итүгә караганда, күбесенең үз белгечлеге буенча эшлисе килә. Әмма үзе теләгән белгечлеккә бик артык ихтыяҗ булмаган очракта, уку йортын тәмамлаучыга, дефицитлы вакансияне алу өчен, бик нык тырышырга туры килә.

Барыгызга да хәерле көннәр! 2013 ел тәмамланды, аның белән бергә, кызганычка, Татарстан Республикасында беренче балалар хосписы төзелешенә алынган Анжела Вавилова исемендәге Фондка күчерелгән хәйрия акчалары да бетеп бара. Төзелеш тәмамлануын 200гә якын дәвалап булмаслык авыруга дучар балалар көтә. Татарстан халкы тарафыннан 46 млн сумнан артык акча инде җыелды, әлеге акчалар хисабына хоспис бинасы «түбә астына» кертелә, эчке эшләр һәм хосписны җиһазлау өчен акча бик кирәк әле. Смета буенча, балалар хоспи-

36

Студентларның хезмәт биржасының бер сервисы әлеге юнәлештә эшли: диплом эшләрен онлайн-яклауда эш бирүчеләр дә катнаша ала. Табигый ки, студентларның эзләнү-тикшеренүләре шул юнәлештәге предприятиеләр өчен генә кызыклы, ә алар белгечлек буенча эш урыны бирә ала. Билгеле порталның рекрутинг хезмәтендә, тәҗрибәсе булмаган кешеләр өчен, эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр санының арта баруы хакында белдерәләр. Бер яктан караганда бу – сөенечле хәл, димәк, теләгән һәркем эшле була ала. Тик шунысы да аңлашыла: кыска гына вакыт эчендә үзләштереп була торган, тәҗрибә һәм махсус белем сорамый торган эшчәнлек төренә югары хезмәт хакы түләнүе һәм аның киләчәктә үсешкә китерәчәге шикле. Югары уку йортын тәмамлаучыларның бик сирәге генә, бары тик бик кыен хәлгә калганда гына, тормыш алып барырга акча

сы стационарының беренче чиратын ачу өчен 50 млн сум таләп ителә. Чын мәгънәсендә халык төзелешенә ярдәм итү бик гади. Әгәр Татарстанның битараф булмаган һәр кешесе яңа хоспис төзелешенә бары тик 500 сум гына салса да, без барысын да вакытында өлгертә алачакбыз һәм балалар зур ихтыяҗ булган Миһербанлылык йортына ия булачаклар. Хәйрия акчаларын җибәрү кыен түгел. Теләге булган һәркем 7715 номерына түбәндәге СМСны җибәрә ала: «Анжела» сүзе – ара калдырыла – «хәйрия суммасы». Теләсә нинди сумманы тапшыра аласыз. Җыелган акчаларның керүе һәм тотылуы турында хисапны Фондның сайтында табарга була: www.anjela-vavilova.ru. Акчаларны шулай ук түбәндәге реквизитлар буенча Анжела Вавилова Фондының исәп-хисап счетына җибәрергә дә була:

эшләү ниятеннән, үзенең хезмәт юлын копирайтер, call-үзәк операторы, сатучы-консультант, реклама агенты кебек мәшәкатьле, әмма әллә ни абруйлы булмаган һөнәрләрдән башлап җибәрергә ризалашыр.

Совет чоры үткәненә кире кайтмыйча

Ә менә дипломлы медикларга һәм аграрийларга вуз тәмамлауга ук эш табуы шактый җиңел. Әйтик, ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгында 2018 елга чаклы республикага якынча бер мең табибны һәм 2000 фельдшерны һәм шәфкать туташын, шул исәптән яшь белгечләрне, башка төбәкләрдән чакырып китерергә ниятлиләр. Әмма монда башка проблема бар: үзебездә укып чыккан яшьләр белгечлекләре буенча эшкә урнашырга атлыгып тормый. Сәбәпләре ачык күренә: башлангыч эш хакларының түбән булуы Получатель: Общественный благотворительный фонд помощи детям, больным лейкемией, Республики Татарстан, имени Анжелы Вавиловой Адрес юр. и факт: 420139, г. Казань, ул. Сафиуллина, 50-А. ОГРН: 1031659013363 р. сч.: 40703810600020000198 в ОАО «Ак Барс» банк г. Казани. к. сч. 30101810000000000805, БИК 049205805 ИНН/КПП 1660064436/165901001 Хөрмәт белән Владимир Вавилов, Анжела Вавилова Фонды идарәсе рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Казан шәһәренең Мактаулы гражданины. Элемтә өчен: (843)-268-30-99, Моб. 8-9033-420-831.

Татарстан

гыйнвар 2014


карьера

«

җәмгыять

Танылган рекрутинг агентлыгы мәгълүматларына караганда, республикада кандидат-дебютантларга тәкъдим ителгән эш хакының күләме узган елның октябрендә 14 750 сум тәшкил иткән.

һәм шәһәрдән китәргә теләмәү. Монда да килеп төртелдек микәнни? Узган елның октябрендә Татарстан хакимиятендә «Мәгариф турында» (канун проекты «Россия Федерациясендә мәгариф турында» кабул ителгән закон нигезендә эшләнгән) республика кануны каралды. Әлеге документның проектында, башкаларыннан тыш, Советлар Союзында кулланылган гамәлне киредән кайтару – уку йортларын тәмамлаучыларны эш урыннарына билгеләү, аларны үзләренә бирелгән эш урынында өч елга беркетеп калдыру тәкъдиме бар иде. Беренче чиратта иске алымга кайту тәкъдиме табибларга һәм авыл хуҗалыгы белгечләренә карый, республика районнары аларны көтә. Әмма нәтиҗәдә, Татарстанның «Мәгариф турында»гы кануны 2013 елның маенда бернинди «бүлү» һәм «беркетү»ләрдән тыш кына кабул ителде. Аның буенча, абитуриентка бары тик, «социаль ярдәм күрсәтү»гә алмашка, эшкә урнашты-

ру турында дәүләт белән килешү төзү мөмкинлеге генә бирелә, ягъни диплом алганнан соң, беркадәр вакытка эш урынына берегеп калу-калмау ирекле һәм тулысынча элеккеге студентның үзе кабул иткән карарынан тора. Хакимияттәгеләр совет чорының «мәҗбүриләп» эшкә билгеләү гамәлен, Россия Конституциясенә туры килмәве сәбәпле, кире кактылар. «Бүгенге көндә уку йортын тәмамлап чыгучы өчен иң кызыклы эш шарты – үз торагыңа ия булу мөмкинлегеннән гыйбарәт, – ди ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мәшгульлекнең актив формалары бүлеге башлыгы Ирина Посокова. – Берникадәр вакыт элек берничә төркемдә: Казан вузларының югары курс студентлары, югары сыйныф укучылары, ата-аналар арасында кечкенә генә социологик сораштыру уздырган идек, нәтиҗәләре шуны күрсәтте. Әйтик, сораштыруда катнашучы алдына шундый сорау куелды: сез кайсы эш урынын сайлар

идегез: зур хезмәт хакы бирү һәм хезмәт баскычыннан күтәрелү мөмкин булганынмы яисә эш хакы азрак, әмма тиз арада торак алу мөмкинлеге булганынмы дигән сорау куелды. Барысы да икенче вариантны сайлап алды». Нәрсә эшләргә? Минемчә, килеп туган вазгыятьтә «советча» эшкә билгеләүнең яңа төрен барлыкка китерү начар булмас иде. Аны Төп канунга һәм яңа шартларга яраклаштыру әмәлен табып, Хөкүмәт хисабына белем алып чыгучыларны, аларга һөнәрле булуга юллама биргән үз төбәкләренә ничек булса да игелек белән җавап бирүгә инандырып. Шул юл белән укып чыгучыларны эшкә урнаштыру проблемасын хәл итү гадиләштерелер, республика кадрлар кытлыгыннан котылыр иде. Дипломлы булуны, белем алудан бигрәк, армиядән котылу юлы дип санап, вузларга керергә омтылучы абитуриентлар үзләре дә, анда кергәнче киләчәк тормышлары турында ныклап уйланырлар иде.

16 февраля 2014 года, Lotte Hotel Moscow

UNIS FAIR 2 014 лучшие университеты мира

VIII международная выставка

В UNIS FAIR 2014 примут участие более 40 лучших вузов из Великобритании, Италии, Швейцарии, Австралии, Канады, США, Ирландии. Наряду с возможностью пообщаться с представителями лучших вузов мира, каждый из вас может получить бесплатную консультацию специалиста компании ITEC, который поможет подобрать наиболее подходящие ВУЗы и формы обучения, а также ознакомиться с программами бакалавриата (ВА, BSc) и магистратуры (МА, MSc, MBA), узнать о пакетах дополнительного образования, рассмотреть предложения престижных зарубежных университетов и колледжей, узнать больше о правилах поступления и оформления документов.

15 февраля отель «Мираж» с 12:00 до 18:00 Реклама. 12+

278-17-00

www.itecgroup.ru

Бесплатная консультация специалиста компании ITEC Представители престижных зарубежных университетов Программы бакалавриата, магистратуры, MBA, языковые курсы

37


фотопроект

38

Татарстан

гыйнвар  2014


фотопроект

Татар җыры «

Татар эстрадасы башкаручыларының «Татар җыры» XIV халыкара фестиваленең «Ел ташкыны» номинациясендә «Ак күлмәкләрем» җыры белән Алинә Даутова (рәсемдә) җиңүче дип табылды. Җыр фестивале узган елның декабре ахырында Казанда узды. «Ел җырчысы» номинациясендә Салават Фәтхетдинов җиңде.

Фото «Барс-Медиа» компаниясе матбугат хезмәтеннән алынды.

39


җәмгыять әңгәмәдәш

Мәдәният осталары, сез нәрсә белән?

Артем Тюрин, Николай Коновалов тексты 40

Татарстан

гыйнвар 2014


әңгәмәдәш

Бүгенге көндә республикада мәдәният өлкәсе хезмәткәренең уртача хезмәт хакы икътисадныкына карата 56,1 процентны тәшкил итә. 2018 елга әлеге сан 100 процентка җитәчәк. Кытайлыларга рәхәт — алар өчен бер генә Зәңгәр ат елы, әлеге балачак бәхете белән нишләргә кирәклеген гадәттәгечә фэн-шуй әйтеп бирәчәк. Ә менә татарстанлыларга авыррак, чөнки республика үзенең эксклюзив Мәдәният елын да каршылый, һәм инде аны эксплуатацияләү буенча бернинди дә инструкцияләр каралмаган. Шуңа күрә быел ничек итеп дөрес яшәргә, сөйләшергә һәм чираттагы башкала статусын ничек итеп лаеклы кабул итәргә (хәбәрдар булмаганнар өчен: апрельдән Казан — төрки дөнья үзәгенә әвереләчәк) кирәклеген белү өчен, без иң мәгълүматлы чыганак — Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибгатуллинга мөрәҗәгать итәргә булдык.

: Солтан Исхаков фотосы

«

җәмгыять

–Айрат Миңнемуллович, киләсе ел Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителде, һәм министрлык сайтында булса да әлеге юнәлешне яктыртучы чаралар исемлеген күрү мантыйкка ярашлы булыр иде. Әлегә мондый исемлекне күрү насыйп булмады. — Әлеге исемлек ахыргы мәртәбә килештерү һәм раслау өчен әзерләнгәнгә, бу  шулай килеп чыкты. Мөһим чаралар бик күп көтелә. Кайберләре турында сөйләү иртәрәктер дә. 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстанда Мәдәният елын ачарга телибез. Ә инде 26 апрель – Габдулла Тукай туган көндә (Туган тел көне дә) Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан итү көтелә. Әлеге вакыйга уңаеннан, Казанга бик күп кунак: алдагы елларда ТӨРКСОЙ башкалалары булган шәһәрләр вәкилләре, мэрлар һәм губернаторлар, якын һәм ерак чит илләрнең иҗат коллективлары да киләчәк. Әлбәттә, бу ике зур вакыйгадан тыш та, шактый нәрсәләр оештыру каралды, тик бөтен серләрне ачып бетермим, чөнки тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә, алдан

катырак кычкырган саен, барысының да тиешенчә гамәлгә ашуы кими бара. Өстәвенә, финансларны ахыргы мәртәбә килештерәсе бар әле. — Финанслау дигәннән, быелгы елның «мәдәни» бюджеты узган елгысыннан аерыламы? — Әйтик, безне 2014 елгы бюджет канәгатьләндерә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу яктан узган елны да, быел да мәдәниятне кыерсытмадылар. Ә инде төгәл саннарга килгәндә, гафу итегез, әйтә алмыйм. Шунысын гына әйтәм, без гадәттәгечә федераль грантларга да, спонсорлык ярдәменә дә исәп тотабыз. Безгә Мәдәният елына дип тә, «төрки дөнья» өчен дә өстәмә акчалар бүленер, дип уйлыйм — бу һичшиксез булырга тиеш, чөнки бу  акчалар бик кирәк. Төгәл саннар әлегә юк, алар бүген дә, иртәгә дә  әле булмаячак, чөнки сөйләшүләр бара. Шул исәптән халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән дә, алар да билгеле бер күләмдә акчалар кертәчәк. — Мәдәният министрлыгының эшендә ниндидер чараларны һәм 41


җәмгыять әңгәмәдәш

башлангычларны гамәлгә ашыру кичектергесез, кайсыларындыр калдырып тору мөмкин булуын билгеләүче өстенлекләр исемлеге бармы? – Барысы да беренчел – фестивальдән алып кечкенә генә авыл клубына кадәр. Барысы да мөһим һәм бернәрсә дә көтеп тора алмый, чөнки соңга калу – нәрсәнедер югалту ул. – Ул  вакытта тагын иң  мөһим якка басым ясыйм – мәдәният учреждениеләре, аерым алганда, театр хезмәткәрләренең гадел булмаган түбән хезмәт хакларын күтәрү өстенлекле юнәлеш саналамы? – Ә ул хезмәт хаклары алай ук түбән түгел инде, бу шәһәрдәгеләргә генә түгел, авыллардагыларга да кагыла. Мин хәзер хәтта Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан учреждениеләргә һәм аерым хезмәткәрләргә ниндидер казанышлар өчен бирелә торган грантлар турында сүз алып бармыйм, мин глобаль үзгәрешләр турында сөйлим. Матди стимуллар үсешенә этәрүче «юл картасы» эшләнде. Мәсәлән, бүгенге

42

Бер татар театры өчен күңелем борчыла. Кайсысы өчен икәнлеген әйтә алмыйм. көндә республикада мәдәният өлкәсе хезмәткәренең уртача хезмәт хакы икътисадныкына карата 56,1 процентны тәшкил итә. 2018 елга әлеге сан 100 процентка җитәчәк, бу хыял һәм теләкләр генә түгел, бәлки төгәл билгеләнгән һәм ныгытылган программа. — Стратегик планнар белән аңлашыла, алар хәтта оптимизм да уята, тактик моментка төгәллек кертик әле: ТЮЗга яңа режиссер билгеләү буенча нәрсә әйтәсез? — ТЮЗдагылар әлегә эзли, сайлый, без дә карыйбыз, чакырачакбыз, берничә кандидатура күз уңында тотыла инде. Өстәвенә, алар арасында үзебезнекеләр дә, Мәскәүнеке, Санкт-Петербургныкылар да бар… Үзегез аңлыйсыздыр, шартлар турында килешергә, кешенең безгә туры киләме-юкмы икәнлеген аңларга кирәк. Кандидатлар үзләрен күрсәтсеннәр, моның өчен без аларга спектакль куярга мөмкинлек бирәчәбез, аннан соң нәрсә килеп чыкканын бәяләрбез. Ягъни бөтен җирдәге кебек сынау шарты белән алабыз. Гый-

нвар урталарына бу мәсьәләдә ачыклык булыр, дип уйлыйм. — Һәм яңадан глобаль нәрсәләр турында. 1990нчы еллар буынының мәдәнилек-мәгърифәтлелек дәрәҗәсе хафага сала, аннан соңгы елларда туганнарның күпчелеге без теләгәнчә яхшы тәрбия һәм белем алмаган. Узган гасырның 20–30нчы елларында уку-язу һәм рухи үсеш проблемасын «ликбез»лар һәм идеологик тәрбия аша чиштеләр, хәзер массалар яңадан грамотасызлыкка таба бара, югары идеаллар да җуелды. Бүгенге көндә мәдәният әһелләре кулында кешеләргә, беренче чиратта яшьләргә рухилык һәм югары әхлакый кыйммәтләрне кайтарырга булышырлык ниндидер яңа ысул-чаралар бармы? — Мин бүгенге көнне артык хафаланырлык, дип бәяләмәс идем. Әлбәттә, шундый зур илнең таркалуы белән күп кенә идеологик һәм рухи-әхлакый ориентирлар югалды. Әмма шунысын да онытмаска кирәк, һәр халык һәм дәүләт бер сәяси стройның гамәлдә булуы вакытыннан күпкә баерак тарихка ия, аның күпкә тирәнрәк тамырлары бар. Рухилык, югары әхлак һәм ватанпәрварлык хисләре — безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятебезнең нигезе. — Рухилык һәм әхлакның ныгуына мәдәният учреждениеләре дә ярдәм итәргә тиеш, тик тормыш чынбарлыгы аларның күбесен «коммерция ягыннан перспективасыз» итте. Катлаулы икътисадый шартларда музейларга, китапханәләргә, кайбер театрларга ничек исән-имин калырга? Аларга яңадан «яшәр өчен эшләргә өйрәнергә» тәкъдим ителерме яки, финанс вазгыятенә һәм әлеге хезмәтләргә ихтыяҗ булуга карап, аларның форматларын оешкан төстә үзгәртү ысулы уйлап табылырмы? — Бездә коммерция максатлары беркайчан да иң алга куелмады. Акча булган җирдә һәрвакыт актив кешеләр табыла, алар дәүләт ярдәме беләнме, андый ярдәмсезме үз идеяләрен тормышка ашыралар, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә. Без исә, дәүләт органы буларак, социаль юнәлешле проектлар Татарстан

гыйнвар 2014

Фото: www.kazan-tuz.ru, www.kinopoisk.ru

«


әңгәмәдәш

белән шөгыльләнәбез. Бу яктан безнең республикада мәдәният өлкәсендәге өстенлекләр һәм мәдәни эшчәнлекнең төп төрләренә ярдәм күрсәтү ысуллары төгәл билгеләнгән. Аңлашыла ки, шартларның алмашынуына ярашлы рәвештә күп нәрсәләргә үзгәрешләр таләп ителә. Әйтик, вакыт китапханә эшенең форматын үзгәртүне таләп итә  – әгәр элегрәк алар беренче чиратта мәгълүмат табу чыганагы булсалар, бүген Интернет белән эшләү тизрәк тә, уңайлырак та. Шуңа күрә китапханәләрнең роле дә  үзгәрергә тиеш — без аларны кешеләр өчен кызыксынулар буенча ниндидер аралашу үзәге буларак күрәбез, һәм алар заманча технологияләргә ия, дистанцион хезмәт күрсәтергә сәләтле күпфункцияле мәдәни үзәкләр рәвешендә үсәргә тиеш. Музейларга килгәндә исә... Татарстанның музейлар челтәре  — Россиядә иң эреләрдән, ул 128 учреждениене берләштерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музейларга йөрүчеләр саны кимеми, арта гына! Аңлашыла

ки, алардагы экспозицияләрне күрсәтү ысуллары заманча техник чаралар һәм мәгълүматны тапшыруның яңа юллары ярдәмендә үзгәрергә тиеш. Әлегә тиешле техника белән барысын да тәэмин итеп бетереп булмый. Аның каравы, андагы хезмәткәрләргә хезмәт хакын күтәрү мөмкин булды  — соңгы елда үсеш уртача 145 процентны тәшкил итә. Шулай итеп, мәдәни учреждениеләр хезмәтенә ихтыяҗ да, әлеге хезмәтләрне күрсәтүчеләргә матди яктан булышырга мөмкинлекләр дә бар. — Мәдәни учреждениеләр кешеләрне гасырлар буена тупланган тарихи һәм рухи мирас белән таныштырырга тулысынча әзер. Ә менә идеалларга һәм әхлакый кыйммәтләргә килгәндә ничегрәк? Төрле илләрдә һәм төрле чорларда үз-үзеңне тотышны билгеләгән, җәмгыятькә адресланган күпләгән кагыйдәләр җыелмалары булган — «джентльмен кодексы» һәм сарай этикетыннан алып, «коммунизм төзүче яшьләрнең мораль кодексына» кадәр. Көчәя барган рухи-

җәмгыять

сызлыкка каршы көрәшкә юнәлтелгән шуларга охшашлы ниндидер социаль нормалар эшләргә вакыт җитмәдеме икән? — Минем уйлавымча, без нинди дә булса юллар аша җәмгыятькә үз-үзеңне тотышның ниндидер кагыйдәләрен тагарга мөмкин булган чорда яшәмибез. Бездә нормалар бар – бу мәдәниятләрнең һәм милли аерымлыкларның күптөрлелеге шартларында яши белү сәләтебез. Алар гаять зур күпмилләтле илнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, гасырлар буена тупланган. Бүген безнең җәмгыятебезгә ят кагыйдәләрне һәм социаль нормаларны тагарга омтылу йогынтысын, ә кайчак аерым бер көчләрнең шул максатта катгый теләген тою — икенче мәсьәлә. Менә бу җирдә инде үзебезнең казанышларны саклый алуыбызны күрсәтергә тиешбез. Безнең принципларыбыз һәм мәдәниятебез чит көчләрнең йогынтысы каршында югалып калган күп кенә илләр өчен үрнәк булып тора ала. Башкаларның рухи кыйммәтләрен хөрмәтләп, үз кыйммәтләреңне саклый 43


белү — безнең илдә үз-үзеңне тотуның табигый кагыйдәсе. – Сез үзегез шәхсән нәрсәне Татарстан мәдәниятенең төп проблемасы дип саныйсыз? – Без ул хакта, ягъни әлеге проблема турында сөйләштек инде  — бу  мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең эш хаклары. Алар инде арта, артистларга да, музей хезмәткәрләренә дә, безнең башка хезмәткәрләргә яшәргә җиңелрәк була бара. 2018 елга проблема тулысынча хәл ителергә тиеш, дип ниятлибез. Һәм безнең дә мәдәният хезмәткәрләреннән тагын да югарырак сыйфатлы хезмәт таләп итү хокукыбыз барлыкка киләчәк. – Мәдәният өлкәсе белгечләренең эш сыйфатын ничек бәяләргә — критерий булып нәрсә хезмәт итә? – Критерийлар шактый, аңа мәдәният учреждениеләренә йөрүчеләр саны да, эш формаларының төрлелеге дә, әйтик, мәсәлән, театр залларының тулылыгы да керә. Аңлашыла ки, тиешле күрсәткечләргә билгеле бер хәйләле юллар яки, массакүләм тамашачыны җәлеп итү өчен, махсус «планканы төшерү» аша да ирешергә була, тик без, сан артыннан куу сыйфатка 44

зыян китермәсенгә, күзәтеп торачакбыз. – Республика районнарында мәдәниятнең торышын, аның дәрәҗәсен сез ничек бәяләр идегез — Мәдәният сарайлары һәм клублар да ачыла, хәрәкәт, яхшы якка ниндидер үзгәрешләр күзәтелә? – Район белән район арасында аерма бар. Әйтик, менә Сарман районы — анда кинопремьералар да, чаралар да уздырылып тора, халык барысы белән дә кызыксына. Кинога игътибар күрсәтелә торган иң яхшы авыл районы ул. Мәдәният ягыннан алга киткән башка районнар да бар — Арча, Саба, Актаныш, Апас, Буа... – Артта калганнар исәбендә кемнәр соң ул очракта? – Әйтә алмыйм. Барысы да лаеклы күренергә тырыша, тик мөмкинлекләр төрле. – Аңлыйм, беркемне дә үпкәләтергә теләмисез. Ул вакытта менә нәрсә турында сөйләшик әле: гади генә булмаган 90нчы елларда сез озак вакытлар Татарстан киноиндустриясе җитәкчеләренең берсе булдыгыз, һәм республика кинематографының ничек яшәве турында сездән сорамый, кемнән сорыйсың. Аерым алганда, уз-

ган елның апрелендә Казанга иң танылган режиссерларның берсе Александр Сокуров килгән иде. Әлеге визитына кадәр бераз иртәрәк миңа биргән интервьюсында ул менә дигән региональ кинохроника студияләренең, шул исәптән Казанныкының массакүләм юкка чыга баруына һәм аңа бәйле рәвештә җирле кинопродукциянең аутентиклыгы югалуына зарланган иде. Чыннан да эшләр шулай ук мөшкелмени? – Казан кинохроника студиясе — федераль оешма, тиешле буйсынуы һәм финанслары белән. Бүген үзәкнең төбәкләргә карата булган мөнәсәбәте тулысы белән аңа да кагыла. Һәм бу үзгәрешләр — яхшыга. Россиянең яңа мәдәният министры Владимир Мединский төбәкләргә, шул исәптән кино тармагына зур игътибар бирә. Безнең кинохроника студиясенең хәле шатланырлык булмавы белән килешәм, ләкин без вазгыятьне үзгәртү өчен тырышабыз. Аерым алганда, документаль фильм төшерүгә конкурс игълан итәбез, бу ярдәм итәргә тиеш. – Нәфис фильмнар белән эшләр ничегрәк? Казанда «Кабан күле хәзинәләре» дип аталган маҗаралы фильм төшерүгә зур өметләр баглавыбыз истә әле. Ул  прокатка икенТатарстан

гыйнвар 2014

Фото: Солтан Исхаков, www.art16.ru

җәмгыять әңгәмәдәш


әңгәмәдәш

«

җәмгыять

Татарстанның музейлар челтәре – Россиядә иң эреләрдән, ул 128 учреждениене берләштерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музейларга йөрүчеләр саны кимеми, арта гына!

че исем белән чыкты һәм, кызганычка, уңышсызлыкка дучар булды. Сүз уңаеннан, аны дәүләт финансладымы? – Хәтерем ялгышмаса, ул спонсорлар акчаларына төшерелде. Ә инде фильмнарны төшерүдә бюджет акчаларын файдала-

нуга килгәндә, анда киноны махсус нәфис, документаль һәм тагын нинди дә булса башка төрләргә бүлү юк — бөтенесе дә гомуми «кинопроизводство» юлында каралган. Сыйфатлы нәфис фильмнар төшерү буенча бер нәрсә әйтә алам: яхшы база кирәк, техник та, иҗади да, һәм яхшы кадрлар мәктәбе таләп ителә. Икътисадый чынбарлыкны исәпкә алганда, әлегә республиканың мондый базаны үзендә булдыра алмавын танырга кирәк. Кинематографистларны үпкәләтәсем килми, тик куәтле, көчле мәктәбебез дә юк. – Айрат Миңнемуллович, республиканың мәдәният министры кебек югары вазыйфада ниндидер вакыт эшләгәннән соң, сездән сорыйсы килә: нәрсә белән горурланасыз, нәрсә өчен, бәлки, ояттыр? – Бу авыр сорау, чөнки мин бу турыда ничектер уйлаганым юк. Минемчә, әлегә оялырлык нәрсәләр юк — эш бара, нәтиҗәсез дип әйтеп булмый. Мактанырга исә бөтенләй уңайсыз — министрлык эшенә бәяне башкалар бирсә, дөресрәктер. Хәер, әйтергә дә буладыр, мин «Музыка веры» проекты белән горурланам — тырышабыз, эшлибез, булышабыз. Һәм, мөгаен, театрлар — опера, Камал театрлары уңышы белән горурланамдыр. Симфоник оркестр

белән горурланам. Алар өчен авыр заманнар булды, гомумән алганда, әлеге кыенлыкларның артта калуында министрлык җитәкчелегенең өлеше дә бар. Без эре фестивальләребезне югалтмадык, аларны уздыру дәрәҗәсен төшермәдек. Миндә нәрсәләрнең борчылу тудыруына килгәндә исә, бар нәрсә һәм бар кеше өчен борчылам, кайгырам. – Һәм иң ахырда – үзегезнең мәдәни кызыксынуларыгыз турында сөйләгез әле. Яраткан язучыларыгыз кем, нинди фильмнарга өстенлек бирәсез, соңгы тапкыр театрда нинди спектакль карадыгыз? Һәм тагын – ничек һәм кайда ял итәсез? — Язучыларым… Алар күп, ләкин уйлап тормый гына, бик тиз җавап биргәндә, искә төшерсәк, болай була: үзенең «Война и мир»ы белән Лев Толстой, Пушкин, Тукай. Һәм тагын Мединский — ул күптән түгел генә миңа үзенең «Война» китабын бүләк итте, ошады. Фильмнар карарга бөтенләй вакыт калмый, әгәр табыла икән, җиңелрәк тарихи-маҗаралы фильмнар сайлыйм, баш беразга уйлардан ял итсен өчен. Соңгы тапкыр караган спектаклем — «Банкрот». Ял итү мәсьәләсендә, башкалар кебек үк – хатыным белән Төркиягә диңгездә ял итәргә барам.

45


Солтан Исхаков фотосы

җәмгыять    караш

46

Татарстан

гыйнвар 2014


караш

җәмгыять

Андрей Макаревичның тормыш линиясе Мин беркайчан бернинди сәяси протестант булмадым. Әгәр нинди дә булса ахмаклык йә мәгънәсезлек ошамаса, мин бу хакта җыр яздым. «Марионетки» җыры һич тә партиянең XX съезды турында түгел, ул җәмгыять структурасындагы кешеләр мөнәсәбәтен чагылдыра. Менә шуңа да «совок» җимерелсә дә, әлеге җырны һаман сорыйлар әле. Аны аерым бер тар кысалардагы сәяси сатира итеп кенә карарга кирәкми. Мин аннан берникадәр өстен идем. Кеше үзен ирекле итеп тоярга тиеш. Оятсыз рәвештә күрәләтә алдасалар – бу аны түбәнсетү була. Ул моңа юл куймаска тиеш. Ә без шуны көн саен кичерәбез. Рубенс һәм Гойя сарай даирәсенә якын торганнар. Державин югары дәүләт постын биләгән. Шагыйрь дә, рәссам да үз эшләре белән шөгыльләнергә тиеш, дип исәплим мин, ә кем белән дус булу – анысы аларның шәхси эше. Рәссам король белән дус булса, нәрсә, ул рәссам беткән кеше, дигән сүзмени? Нәрсә эшли ул – монысы икенче әйбер. Дәүләт заказларын үти икән, анысы да аның намусында. Мин дәүләт заказлары үтәмим. Бүгенге көн вакыйгалары җырга илһамландырмый. Әмма, кызганычка, башка вакыйгалар юк та. Шулай булгач, берничек тә шатландыра алмыйм. Күңел кайтулар шулай ук файдага. Әгәр кеше, өмете өзелеп, башын элмәккә тыкмаса, ул ниндидер башка төр яңа ачышларга күчә. Белмим, нигәдер сутаналы кешеләр (аллалар түгел бит инде!), бервакыт бергә җыелып, моннан соң һәм бөтен гомергә дүрт Евангелия дөньяның барлык христианнары өчен канун, ә калганнар ересь була дип хәл итеп куйганнар. Ничек инде алар безнең барыбыз өчен шулай хәл итә алган? Яңакларны кабартып, патриотизм турында кычкырып йөрү кирәк түгел. Патриотизм – туган илеңне ярату ул. Бербереңне күралмаган хәлдә ватаныңны ярату мөмкин түгел. Чөнки ватан – хакимият тә, дәүләт тә, кырда үсеп утырРоссия ММЧ материаллары буенча

ган каен да түгел ул. Ватан – ул без барыбыз бергә. Мин, син, ул, алар. Бер-беребезне түбәнсетүдән, талаудан туктамый, үзебезне һәм тирә-юньдәгеләрне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнми торып, беркем дә һәм бернәрсә дә булышмаячак безгә. Аллаһы Тәгалә дә, патриарх та, координацион совет та. Хәтта Путин да. Элеккеге тормышыбызда (совет чорында. – ред. искәрмәсе) принципта булырга тиеш булмаган әйберләр бар иде. Бүгенге тормышыбызда исә, принципта, бөтен әйбер мөмкин, һәм ул синең үзеңнән тора. Бар аерма шунда гына. Художник – художник кына булсын инде, һәм ул шуннан гайре беркемгә бернәрсә тиеш түгел. Әгәр художник икән, калганы аның шәхсән үз эше – хакимият белән дуслашамы ул, аңа каршы буламы, аның барын-югын да белмиме... Гомумән, минемчә, бу тулысы белән хакимиятнең бүген ниләр эшләвенә бәйләнгән. Әгәр ул хакимият һәм тормыш нинди булырга тиешлекне художник күзаллаганнарның капма-каршысы рәвешендә китереп куя икән, художник бу турыда әйтергә тиеш. Яки ул сфералар музыкасы белән аралаша ала – бу аның үз эше. Бу очракта беркем беркемгә бернәрсә дә тиеш түгел. Үземдә булганнарны барыбер беркемгә дә тапшыра алмаячакмын. Гитаралы кеше дистә еллар, ә бәлки 15 еллардыр, инде мессия булудан туктады. Чөнки андый чор узды. Бернәрсә дә мәңгелек түгел. Бу эпоха тәмамланды, һәм аңа табигый хәл итеп карарга кирәк. Чиркәү хакимиятнең сәяси департаментына әверелеп бара, миңа бу ошамый. Бу коточкыч. Һәрвакыт ниндидер эчке дошманнар эзләү... Чит илдә безне нәрсә өчен яратмыйлар? Сәясәтебез үзгәрде. Миңа калса, ул бик тупас һәм ярыйсы гына агрессив, ул бөтенләй безгә яхшы мөнәсәбәт тудыруга юнәлтелмәгән. Нәрсә өчен безне яратырга, ди? Кешелек тарихында бер генә революциядән соң да яхшырак булганын белмим.

Мин теләсә кайда яши алыр идем, ләкин чит илдә нәрсәнедер башлап җибәрер өчен, бераз соңрак инде. Башка мәдәнияттә, башка мохитта эрер өчен мин бигүк яшь түгел. Ә яшәүгә килгәндә, теләсә кайсы илдә яши алам: Израиль, Америка, Уганда.... Музыкантларның, бәлки, танышлары күптер дә, ә дуслары чынлап та аз менә. Гадәттә бергә эшләгән кешеләр белән генә дуслашабыз – чынлап, репетицияләр вакытында үзара ничек сөйләшкәнебезне тыңлап карасагыз иде сез! Безнең коллективта аралашуның үз стиле барлыкка килде – метафоралар, ымлыклар, ә кайчагында сүгенү сүзләре дә хутка китә. Кызганычка, хатын-кыз җенесенә карата булган шәхси тормыш та эштәге тирәлектән ерак китми. Кайчагында мин бу хакта чын-чынлап котым алынып уйлап куям. Президентның яки премьерның югарыдагы һәр төчкерүе һәм сулавы түбәндә җир тетрәү һәм убылу кебек кабул ителү, бер яктан, миңа ошамый. Икенче яктан, бу безнең ил белән җитәкчелек итүнең генетик стиле түгел микән, дип тә шикләнәм. Иван Грозныйдан башлап, гел шулай була килгән бит. Монда инде бернишләп булмый. Эш җитәкчелектә генә дә түгел биредә.

Визит карточкасы Андрей Вадимович Макаревич (1953 елның 11 декабрендә Мәскәүдә туган) – музыкант, җырчы, шагыйрь, композитор, рәссам, продюсер, телевидениедә алып баручы. Россиянең халык артисты. 1969 елда битломан классташлары белән «Машина времени» төркемен оештыра. Андрей Макаревичның алдагы иҗаты тулысынча шуның белән бәйле – ул бүген дә төркемнең җитәкчесе, шулай ук күп җыр текстлары авторы, композиторы һәм башкаручысы. «Машина времени»ның беренче (пират) дискы АКШта 1981 елда ук чыккан. СССРда төркемнең беренче альбомы 1986 елда гына дөнья күрә («В добрый час»). 2001 елда Андрей Макаревич «Оркестр креольского танго» проектын оештыра.

47


җәмгыять    караш

«Сезнең өчен башка халык юк минем», – дигән Ходай Тәгалә. Кайчандыр бик күптән инде кешене картлар рәтенә кертә торган бер кагыйдә чыгардым үзем өчен. Кабул итә алудан туктап, искә төшерүләр белән генә яши башлаган кеше карт була. Нишләмәк кирәк, хәзерге вакытта нәрсә белән шөгыльләнүемә карап, мине дә кыю рәвештә шушы категориягә кертеп була... Көндәлек тормышта матурлыкны күрергә өйрәнегез! Мин бернәрсә белән дә көрәш­ мәдем һәм көрәшмим, миннән ялкынлы көрәшче ясау кирәкми! Миңа эш белән шөгыльләнергә комачауласалар, бу шундук җавап реакциясен тудыра, һәм кемдер моны минем көрәшүем дип кабул итә. Шома кешеләргә совет чорында җиңел булды. Ләкин мин андыйлардан түгел, уйларга да куркыныч: планетаның алтыдан бер өлешендә генә яшәп, бүтән бер илне дә, бер океанны да күрмичә гомер кичергән булыр идем. Су астындагы чын акуланы гомердә дә күрмичә... Мин аңламыйм, ни өчен бер генә игелекле гамәл дә сине чираттагысына илһамландырмый икән, шул ук вакытта бөтен юньсезлекләр бер-берсе белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән була (эчкәч – тартасы килә, тарткач – тагын өстисе килә, өстәгәч – кызлар янына барасы килә һ.б.)? 48

Совет чорында пенсионерлар яхшырак яшәде, дигән матур әкият сөйлиләр хәзер безгә. Юк шул, хикмәт – калганнар барысы да начаррак яшәде, шуңа күрә байлар һәм ярлылар арасында шок ясарлык аерма булмады. Бөтенесе ярлы иде. Ә иртәдән кефир өчен сәгать ярым чиратта торганнарны беркем дә хәтерләми. Ә мин «Диета» кибетендәге ул чиратларны хәтерлим әле. Бездә һәрвакыт шулай булды. Заманча сәнгать дигәндә, соңгы тапкыр Мәскәү биенналенда күр­ гәннәрне атарга яраса, – чынында да шулай, чөнки анда бөтен дөньякүләм дәрәҗәдәге күп художниклар катнашты – мин аны сәнгать дип әйтмәс идем. Башка термин белән атар идем. Анда кызык әйберләр, табышлар, стеб күп. Ләкин сәнгатьне тәшкил итә торган ике мөһим нәрсә – мәхәббәт һәм Ходай Тәгалә юк иде. Аңламыйм, йоклар алдыннан нишл��п мин газетаны да ачып, шул ук вакытта телевизорны да кабызам икән, гәрчә тегесен дә, монысын да күралмас хәлдә булсам да? Һәм ни өчен Интернетта барган әңгәмәләрне сукыр кешеләрнең караңгы бүлмәдәге мәгънәсез мыгырдануы дип кабул итәм икән? Бүген заманча сәнгать дип аталган әйбер салкын исәп белән эш йөртүче жуликлар тарафыннан эшләнә. Алар

өчен болар өстендә нәкъ менә «сәнгать» дигән язу эленеп тору зарур, юкса кем миллионнар түләр иде? Планета белән бергә үзен дә юкка чыгарыр өчен кешелек бөтенесен дә эшләде диярлек. Җирдә бөтен тереклек юкка чыгарыла торган тизлек – ул ташкын кебек кенә дә түгел, ул космик тизлек. Тормыш үсешенә киткән вакыт белән чагыштырганда, ул бүлмәдәге утны сүндерүгә тиң. Планета масштабларыннан караганда, мин шөгыльләнгәннәр – ул борчаның самолетны тешләве кебек кенә икәнен чамалыйм. Чөнки дөнья производствосын планетаны пычратмаска инандыру, ягъни акча эшләүне туктату яки азрак эшләү – мәгънәсезлек. Кеше табигате белән үк андый адымга бармаячак. Мин гомерем буе үземне дилетант итеп тойдым. Гаҗәеп кызык ул. Профессионал булу күңелсез. Син, үзең дә сизмәстән, бөтен нәрсәне беләсең, бөтенесен өйрәтәсең. Бөтен сүзләрне «мин»нән башлыйсың. Ә бераздан бөтенләй «минем иҗат» дип сөйләүгә күчәсең. Бу – маңгайга бер ату белән кешеләрне шундук үтерү. Шунысын аңламыйм, дөньяда барыннан да ныграк яраткан хатын­ кызларым белән мин нигәдер бер дә бәхетле була алмадым. Татарстан

гыйнвар  2014


җәмгыять фикер

«Ышанычым – театрда»

Узган ел дәвамында безнең илдә күп нәрсәләр үзгәрде. Тоталь перформанс чоры үз көченә керде. Акылга сыймаслык законнар, клерикаль-патриотик психоз, законсызлык, эчке һәм тышкы дошманнарны эзләү, җир һәм һава һәлакәтләре. Бик күп структура һәм инфраструктураларның гомумән диярлек җимерелүе. Чын коллапска кадәр әле ерак, тик Урта гасырга таба актив хәрәкәтне нәрсә беләндер бутап булмый. СССРны явызлык империясе, дип атадылар. Хәзерге Россия – абсурд империясе.

Ә 

ле бер ел элек мин тормышыбызның уңай мизгелләрен эзләргә әзер идем һәм таба да идем. Бүген мин моңа кыюлык кыла алмамдыр. Бүгенге яшәештә өметләр өзелә. Региональ хакимият көчле булган җирдә, мәсәлән, бездә, Татарстанда эшләр яхшырак бара. Тик без бердәм мәгълүмати киңлектә яшибез, һәм киләчәкне бары тик беркатлы кешеләр генә салават күпере төсләрендә күзаллый. Безнең республикабыз өчен бу ел авырлардан булды: «Рубин» уеныннан алып чиркәүләрне яндыруга кадәр. Ярый әле Универсиада имин генә үтте... Әлеге шартларда театр рухи сафлыкны саклый торган бердәнбер үзәк дип атарлык ялгыз урын булып калды. Башка социаль институтлар бу сәләтләрен йә югалтканнар, яисә халыкның таркалуына тагын да күбрәк йогынты ясыйлар. Театр исә сәнгатьнең бер төре буларак социаль төркемнәр арасына чөй какмый. Тормышыбызның иң

Театр тәнкыйтьчесе, «Алтын битлек» Россия театр премиясе экспертлары советы әгъзасы Нияз Игламов тексты 50

Татарстан

гыйнвар 2014


Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин

« авыр якларын чагылдыручы кырыс театр да халыкны читләштерми. Театрлар да һәм алардагы тамашачылар да төрле. «Кече театр»ның һәм «Практика» театрының публикасы төрле, тик тамашачылары арасында эчке каршылыклар юк. Театр фикерләргә һәм башкалар позициясен лаеклы кабул итәргә өйрәтә. Гәрчә, бу иң мөһиме булмаса да. Иң әһәмиятлесе – театр битараф булмаска, хисләр тәрбияләргә, көләргә (шул исәптән үз-үзеңнән дә), кызганырга өйрәтә. Бу хәзер хаоска каршы торырлык нәрсәләр. Мәктәп тә, армия дә, уку йорты да, спорт та, сәясәт тә, шулай ук башкалар да – һичбер нәрсә мондый сәләткә ия түгел. Бер-берсенең сәнгати зәвыклары аерылса да, бер-берсенең уңышлары ошап бетмәсә де, Качалов театрын сөючеләр Камал театры тамашачылары белән капка төпләрендә сугышмый бит. Яраткан театрның уңышлы спектакле тамашачыларга, ВДВ көнендә десантчылар яисә футбол клублары фанатлары кебек, фонтаннарда коенырга, урам буйлап кычкырып йөрергә этәргеч бирми. Театр, сәнгатьнең бер төре буларак, һәрвакыт тамашачы белән кеше турында әңгәмә кора, башкаларның дөрес һәм ялгыш гамәлләрен төшенергә өйрәтә. Ул бернинди үгет-нәсихәтсез генә, үзара ярдәмләшергә өйрәтә. Чөнки бу театрның нигезенә салынган, тамашачы, кеше аның бер өлеше. Халык төрле театрларны, театр мәктәпләрен, төрле авторлар һәм режиссерларны яратырга мөмкин. Миңа, мәсәлән, Мәскәүнең «Ай театры»н сөючеләрнең соклануларын уртаклашу гаять авыр, тик, төрле сәбәпләр аркасында театрга йөрмәүчеләр белән сөйләшүгә караганда, алар белән уртак сүзләрем күбрәк. Бу кешеләр төрле социаль катламга карый, төрле интеллектка ия, бандит яки академик була ала. Тик иң кызганычы, аратирә булса да театрга килүче коллегаларыннан тегеләре дә, болары да кырыс табигатьле булулары, хисләр ярлылыгы һәм күңел катылыгы белән аерылып тора. Дөньяда андый кешеләрнең күбрәк булуы аңлашыла – һәм бу тормышта уңай якка үзгәрешләрнең аз булуы сәбәпләренең берсе. Башка социаль институтлар нормаль эшләгән илләрдә бу

фикер

җәмгыять

Исән калу өчен, хаоска һәм түрәләр башбаштаклыгына, нинди дә булса милли идея юклыгына каршы тору өчен, кеше театр тәҗрибәсенә генә таяна ала. ул кадәр куркыныч түгел. Ә бездә нәрсә? Исән калу өчен, хаоска һәм түрәләр башбаштаклыгына, нинди дә булса милли идея юклыгына каршы тору өчен, кеше театр тәҗрибәсенә генә таяна ала. Бу ясалма хуш күңеллелек түгел, мин дөньяга алсу күзлек аша карамыйм. Театрга йөрү дәрәҗәсе һәм урам вандализмы очраклары арасында фәнни нигезләнгән бәйләнеш бар (мондый тикшеренүләрне Германиянең бик күп шәһәрләрендә уздырдылар). Россиянең үзенчәлекле юлы турында гына сөйләргә кирәкми, һәр илнең үзенең үзенчәлекле үсеш юлы бар. Үзенчәлеккә ия булу хасиятен театр турындагы фикерләрдән курыкмыйча аерып карарга мөмкин. Карашымны раслау өчен, «Алтын битлек» экспертлары советында эшләү тәҗрибәсенә таяна алам. Мактану өчен түгел, чынлап та илебезнең күп шәһәрләрендә булып, үзгәрешләрне, үз күзләрем белән күрергә туры килгәнгә. Театр өлкәсендә бу катлаулы ел онытылмас һәм якты булды. Мәскәүдә, Петербургта, Россия провинцияләрендә сыйфаты белән таң калдыра торган күп кенә тамашалар булуы юкка гына түгел. Мәсләксезлек һәм халыкның таркалуы тормышка мәшһүр театр демонын чакырды. Безнең илдә шулай инде – тормыш нихәтле начар булса, театр шулкадәр яхшырак. Идеологик тыюлар күп булган Сталин чорында да театр актер сәнгате чикләрендә үсте. Тик чагыштыру гөнаһ булыр иде. Безнең тормыш бүген күбрәк «Хрущев җепшеклеге» һәм Брежнев чорының башлангыч елларын хәтерләтә, һәм шул исемдәге сериалның уңышы, фильмның яхшы булуына гына бәйле түгел. Аллюзияләр хакында әйтмичә дә, турыдан-туры охшашлыклар шактый күп. Мәсәлән, Украина элекке Чехословакия хәлендә түгел идемени? Дөрес, гаскәрләр кертелмәде, бурычка акча гына биреп торылды. Мине сүзгә-сүз аңларга кирәкми, үзегез уйлап бетерегез. Ходорковскийның колониядән Германиягә сәяхәте дә, бу персонажга карата нинди генә мөнәсәбәттә булган очракта да, 70нче еллар башындагы хәлләрне хәтерләтә. Хәер, без театр хакында сөйләшәбез бит. Мин «Современник» һәм «Таганка»-

ның барлыкка килү чорына, Эфрос һәм Товстоногов данына якын күренешне күзәтәм. Хәзерге Россия театры үзенең функцияләрен киңәйтте һәм эшчәнлек даирәсен арттыруны дәвам итә. Бик күп социаль проектлар барлыкка килде – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һәм аларның үзләре катнашында спектакльләр, лекция-спектакльләр, зал белән дискуссия кору спектакльләре, уйландыра торган спектакльләр. Театр тамашачысы бүген уңышка күбрәк ирешүчән, ә театрны санламаучы кеше – оттыручан. Яңа театр җепшеклегенең шытымнары Казан җирендә дә, республиканың башка шәһәрләрендә дә барлыкка килде. Хәзергә алар чагыштырмача кыюсызрак булса да, бу – вакыт һәм теләк мәсьәләсе. Минем дустым һәм укытучым, искиткеч театр эшлеклесе Олег Лоевский сүзләренчә, «театр теләсә кайсы вакытта начар уйнау хокукы өчен көрәшә». Бу гадел дә. Театр ул шундый урын, биредә еллар буе берни эшләмичә дә, кайнап торган эшчәнлек күрсәтеп һәм күкрәк сугып, уңышлар хакында сөйләп була. Шуңа да тамашачы гына театрга йөрергә тиеш түгел, ә театр да халыкка, хәзерге һәм булачак тамашачыга якынлашырга, үзгәрергә, яңалыкны үзләштерергә һәм кешеләр белән уртаклашырга тиеш. Бу безнең замананың тагын бер билгесе – илнең иң яхшы театрлары максатчан булмаган аудитория белән активрак эшли һәм яңа заман кешеләрен җәлеп итә башлады. Шулай итеп кенә ябырылып килә торган хаосны туктатырга мөмкин булмаса да, тоткарларга һәм киләчәк каршында үз бурычыңны үтәргә мөмкин. Төрле нәрсәгә – яхшылыкка һәм яктылыкка, илаһи акылга һәм абстракт гаделлеккә, җир йөзендәге байлыкларга һәм уңышлы мизгелгә ышанып була. Минем ышанычым театрда, киңрәк әйткәндә – мәдәнияттә. Бу беркайчан да искерми, эчтәлек ягыннан тузмый, калыбын даими үзгәртә һәм камилләштерә торган күренеш. Сәнгать тормышыбыздан баерак һәм ышанычлырак, кулъязмалар янмый, файллар юкка чыкмый. Театр белән эчке дөньясын баеткан кеше камилрәк була, ә хаос иртәме-соңмы логос белән алышына. Киләчәк яңа театр елы белән котлыйм! 51


җәмгыять тормыш линиясе

Эльмира Галимова: «Тукайның үзе белән яшәдем…»

Сизәсезме, үткән гасырда ир-ат иҗатчыларыбыз нигез салган һәм алар таланты, тырышлыгы белән күтәрелгән татар профессиональ музыкасы бүген хатын-кыз җилкәсенә күчеп бара.

Э 

Европада хатын-кыз композиторлар лидерлык алды дияр идем. Алар күбрәк яза, күбрәк эшли. Аларны күп тыңлыйм, чөнки тенденцияне белергә кирәк. Кечкенә вакытта Луиза Батыр-Болгарины ярата идем, үсә төшкәч, Резидә Әхиярова, Мәсгудә Шәмсетдинованы тыңлый башладым. Мәсгудә апада фәлсәфилек көчле булса, Резидә апа хатын-кызның бөтен назын, күңел халәтен бирә ала. Лирик теманы хатын-кыздан әйбәтрәк язып булмыйдыр, дим. Ир кеше прагматик бит. Хатын-кыз ана буларак табигый халәтне нәзберек итеп, нечкә итеп тапшыра ала. Наз хатын-кызда үтемлерәк.

страданың шоуга әйләнеп өлгермәгән елларында гаҗәеп халыкчан матур җырларын тудырган Луиза Батыр-Болгари дисеңме, гаять фәлсәфи, үзенчәлекле музыка авторы, җаны Татарстанга гына сыялмыйча, океан артына ук барып төпләнгән Мәсгудә Шәмсетдиновамы, үлгән татар операсын тергезергә алынган, соңгы елларда татар сәхнәсендә «Алтын Урда» балеты һәм «Шагыйрь мәхәббәте» операсы куелган Резеда Әхияровамы, Александр Сладковскийның үзен татар операсы проектына этәргән Зөлфия Рәүповамы… һәм, ниһаять, яшь композитор, оратория, арт-опера, күпсанлы симфоник әсәрләр һәм матур җырлар авторы Эльмира Галимова… Хәер, исемлекне бәлки Софья Гобәйдуллинадан ук башларга кирәк булгандыр. Милли музыка иҗат итмәсә соң… Ул дөньяга билгеле татар кызы. Әйе, бүген татар музыкасы дөньясында «һава торышын» хатын-кыз ясый. Бүген журнал укучыларын актив иҗат итүче татар композиторы Эльмира Галимова белән таныштырырга телим.

Минем өчен миллилек беренче урында. Бу минем эчке сиземләвем белән килә. Язганда борынгы мотивларны кулланам, аның үз фабуласы бар. Миллилекне моң диләр. Моң ул – борынгы көйләребез, «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк»ләр… Аларны анализласаң, фабулаларын карасаң, миллилекнең сере ачыла.

Барысы да әти-әни уенчыклар кибетеннән алып биргән уенчык пианинодан башланды. Мин уенчык

«Зәйтүнәкәй»не бер ай эчендә яздым. Язганда, әйтерсең лә, Тукайның үзе белән яшәдем… Миңа Шәрекъ клуб-

52

Һәр концертка премьера әзерләргә тырышам. Күбрәк язган саен музыкаль телең остара. Мин төнлә – бала йоклагач язам. Ниндидер әсәр язар алдыннан, бөтенләй бернәрсә тыңламыйм. Хәтта радио тыңласаң да, ишетелгән көй бәйләнә, ияреп йөри. Башкаларның көе теоретик яктан гына игътибарга алынырга тиеш. Яңа сүзебезне әйтә алмасак – иҗат нигә кирәк?..

ында Тукай үзе җырлагандыр, мине аны ишетәмдер кебек тоела башлады. Тукайга багышланган «Ак канатлы шагыйрь» гимнын комиссия кабул иткәндә: «Тукай чоры сизелә», дигән нәтиҗә ясалды. Димәк, сиземләвем дөрес булган. Гимн Мәскәүдә Тукай һәйкәлен ачканда уйнатылды. Кариев исемендәге театрда куелган «Зәйтүнәкәй» спектакле – драма театрындагы беренче зур эшем. Үтемле спектакль килеп чыкты – аны караган тамашачы елап чыга иде. Әлеге театрның баш режиссёры Ренат Әюпов белән тагын бер әсәрне сәхнәгә чыгарырга җыенабыз. Бик кызыклы булачак.

Визит карточкасы Эльмира тумышы белән Чаллы каласыннан. 15 яшендә Казанга килеп Казан музыка училищесын (теория, вокал бүлекләрен) һәм Казан дәүләт консерваториясенең композиция классын тәмамлый. Эльмира Галимова – «Сөембикә канаты» арт-операсы, «Изге ядкарь» ораториясе, Г.Кариев театрында куелган «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасы һ.б. авторы, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты һәм дипломанты. Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясенең 2013 елгы лауреаты. Композитор «La Primavera» Казан камера оркестры, Казахстанның Дәүләт симфоник оркестры, ТР дәүләт квартеты, «Мирас» инструменталь ансамбле, «Болгарлар» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән хезмәттәшлек итә. «Фрески», «Симфоник аллегория» һәм «Небеса-зеркала» әсәрләрен «Татарстан композиторларының яңа музыкасы» программасы кысаларында ТР Дәүләт симфоник оркестры башкарды. Быел өр-яңа академик музыканы пропагандалау белән шөгыльләнүче Халыкара заман музыкасы җәмгыяте (ISCM) дөньяның иң яхшы композиторлары исемлегенә кертеп, Эльмираның әсәрләрен халыкара фестивальдә яңгыратты. Шушы көннәрдә «Ла Примавера» белән берлектә Эльмира Галимова һәм дөньякүләм танылган композитор Беньямин Йосыповның уртак концерты үтте. Эльмира Галимова ире – җырчы Илнар Гәрәев белән кызлары Индираны үстерә.

Татарстан

гыйнвар 2014

Фотолар автордан алынды

Рузилә Мөхәммәтова тексты

клавишалардан чын көй чыгарырга тырышканмын. Әти-әни үзләренең музыкаль белемнәре булмаса да, минем музыкальлегемне тоеп, дөрес юнәлеш бирә белделәр. Хәзер үземне еш кына әнием белән чагыштырам: ул мине тәрбияләгән кадәр, мин баламны тәрбияли алырмынмы икән, дим. Мине ике мәктәптә укыта алдылар, теләгән бөтен конкурсларыма йөрттеләр. Әнием сәхнә киемнәремә кадәр үзе текте. Бүген яшь композитор Эльмира Галимова бар икән – бу әтиәниемнең тырышлыгы, аларның роле.


Текст: по материалам российских СМИ


җәмгыять тормыш линиясе

Театрлар белән күбрәк хезмәттәшлек итәсем килә, эшем күп булса да, заказларын кире какмыйм. Минзәлә театрыннан да заказ бар. Апрель аенда яңа либретто тапшырачаклар, аны көтәм. Камал театры да хезмәттәшлек итәргә чакырды. Казан консерваториясен тә­ мамлагач, миңа андагы аспиранту­ рада урын булмады. Шулай да фән өлкәсендә эшләргә язган икән: эш эзләп йөргәндә, ИЯЛИга килеп эләктем һәм, әлбәттә, фәнни эш белән шөгыльләнә башладым. Диссертациямдә Пермь татарларының этногенезын өйрәнеп, гаҗәеп кызыклы әйберләр таптым. Анда татар, керәшен татарлары, удмурт халыклары фольклоры кушылган… Хәер, әле якланмаган диссертация турында алдан сөйләшмик. Эстраданы бик яратам. Шуңа тегесен дә, монысын да тигез алып барырга тырышам. Эстрада өчен язылган җырларым байтак. Аларның күбесен ирем Илнар Гәрәев җырлый. Яңа елдан соң аның альбомын чыгарырга җыенабыз. Безне тамашачы дуэт буларак ярата. Әмма эстрада хобби булып кына кала. Төп юнәлеш – классик музыка. Нишләптер бездә шундый тен­ денция: җырчылар авторларга акча 54

түләмәс өчен, үзләре язарга тотына. Ниләр язылганын күрәсездер… Авырганда парацетомол эчәргә кирәген бөтенебез белә. Ләкин бит без табиб түгел, чөнки без аңа укымаган. Җырчылар да шуның кебек, булдыра алганча язып карыйлар инде, язганнары үзләренә матур булып тоела. Ә читтән ничек ишетелә, сыйфатлымы ул, кирәклеме ул? Андый җырдан зәвык кына бозыла. Бу чирдән арынырга кирәк. Һәр эшнең үз остасы булырга тиеш. Балачакта Резидә Әхиярованың, рояльдә уйнап, романслар башкаруы­ на кызыга идем. Әти-әни: «Аның кебек булу өчен укырга кирәк», – диделәр. Бөтен ата-ана баласына: «Укырга кирәк», – дип әйтеп торсын иде. Эстрадада белемлеләр, фикерлеләр, зәвыклыларны алсаң – алар уннан артмыйдыр. Калганы – сәхнәгә матур күлмәк киеп чыгарга кызыгучылар гына. Әнием ягыннан мин Мөдәррис Әгъләмовның һәм Гөлшат Зәйнашеваларның ерак туганымын. 11–12 яшьләремдә автор-башкаручы буларак «Тургай» балалар конкурсында катнаштым. Гөлшат апа анда жюри әгъзасы иде: «Бу баланың киләчәге өметле» дип мине сәхнәгә менеп котлады. Конкурстан соң радиокомитетта

очраклы гына Гөлшат апаны очратып, әни, уңайсызланып кына, ерак туганнар икәнлегебезне әйтте. Гөлшат апа безнең белән бик җылы аралашты, миңа үзенең «Тукай маршы», «Иртәнге җыр», «Туган авыл» кебек шигырьләрен бирде. Мин аларга көй яздым. Гөлшат апа карап торышка ирләр гайрәте булган көчле хатын-кыз булып тоелса да, гаҗәеп лирик шагыйрә иде. Кызганыч, Мөдәррис абый белән генә аралашып өлгерә алмадым. «Янына ничек барыйм? Туганлыкны аңлата алырмынмы?» дип икеләнеп йөргән арада Мөдәррис абый дөнья куйды. Аның шигырьләрен яратып укыйм. Ул Тукай дәрәҗәсендә иҗат итә алган бөек шәхес. «Әни булып эшләү» – төп вазый­ фам. Баланы таптың да, балалар бакчасына тапшырдың түгел – даими шөгыльләнергә кирәк. Хәзер, күреп торасыз, дөнья нинди ритмда бара! Без берни дә белмичә укырга кердек. Хәзер алай түгел. «Баланың кем буласы балачактан билгеле», дигән әбибабаларыбыз. Баланың үз-үзен тотышыннан анализ ясап, дөрес юнәлеш күрсәтергә кирәк. Кызым Индирага биш яшь. Иҗатка тартыла. Сөенечлеме бу, аянычлымы – белмим, анысын әле төгәл әйтеп булмый… Татарстан

гыйнвар  2014


җәмгыять климат

Тиздән Арчада шәфталулар чәчәк атачак

Гасыр азагына таба Татарстанда шәфталулар, йөземнәр мәмрәп пешәчәк, ә бөе (тарантул) белән саранча безнең җирлек өчен гадәти бер нәрсәгә әвереләчәк – хәзерге чикерткәләр белән без күнеккән үрмәкүчләр кебек... Василина Олейник тексты 56

Татарстан

гыйнвар 2014


климат җәмгыять

Ә 

«

Глобаль җылынуның иң актив фазасы 1976 елда башланды, ди экспертлар.

киятме? Әкият түгел, җитди фараз бу, һәм бу фаразлар торган саен ныграк ышандыра. Кыска яз, коры җәй, температура рекордлары белән хәйран итүче озакка сузылган көз, әледән-әле кабатланучы җил-давыллар һәм, узган елдагыча, тропикларда гына ява торган яңгырлар – болар бар да тиздән климат алышынуын белдерүче билгеләр. Бу хакта галимнәр безне шактыйдан кисәтә инде. Бу үзгәрешләрнең ахыр нәтиҗәләренә әзерләнә торырга да вакыт һәм, әйтергә кирәк, бик ныклап әзерләнү мәслихәт.

Җәйләр озынрак

– Планетабыздагы климатның глобаль үзгәрүенә инде дәлилләр җитәрлек, – ди КФУның Экология һәм география институтының метеорология, климотология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев. – Әгәр дә Евразия җирлеген карасак, ә Россия нәкъ менә шушы җирлектә урнашкан, 1976 елдан башлап, монда температура берьярым градуска җылынды. Безнең җирлекләрдә глобаль җылыну Себер һәм Байкал артында аеруча ныграк беленә. Татарстанда гыйнвар аеның уртача айлык температурасы ике градуска җылынса, июльнеке бер градуска артык. Күргәнегезчә, глобус белән тулаем чагыштырганда, төньяк төбәкләр ныграк җылына. Татарстанда җәйләр озынрак, ә язлар кыскарак була башлады, һәм бу шактый ук сизелерлек. Монда берничә моментны ачыклап китәргә кирәк. Мәсәлән, без, гади халык, яз белән җәйне календарьга карап билгелибез. Синоптиклар өчен исә җәй көннең уртача температурасы Цельсий буенча плюс унбиштән түбән төшүдән туктагач кына башлана. Яз – «җәйге» градусларның нольдән башлап унбиш градуска кадәр булган аралыгы. Менә мәсәлән, 1966 елда Татарстанда шушындый фәнни-нигезләнелгән яз 65 көн дәвам иткән, ә 2012 елда – 50 көн. Кыш килүен синоптиклар тәүлекнең уртача температурасы нольгә төшкән көннән, ә кышның тәмамлануын температураның янәдән нольгә менүеннән башлап билгели. Һәм шушындый – нольдән нольгә кадәрге кыш – күзәтүләрдән

күренгәнчә, уртача алганда шулай ук кыскарган. 1967 елда ул 150 көн дәвам иткән булса, 2012 елда – 135 көн. Кайсыбер елларда бик зур тайпылышлар да булгалый, мәсәлән, 2005 елда Татарстан нибары 95 көн генә кышлаган. Әмма иң мөһиме – кыш хәзер җылырак. Мәсәлән, терекөмеш баганасы минус егерме биштән түбәнрәк төшкән көннәр аз. Җәй көне безнең төбәкләрдә тәүлекнең уртача температурасы берникадәр артты, хәзер эссе көннәр күбрәк. 2010 елны берсе белән дә чагыштырырлык түгел, халык хәтеренә ул коточкыч эсселеге һәм корылыгы белән кереп калды. Татарстанда глобаль җылынуны иң элек авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз җилкәләрендә татыды: җәйге корылык инде менә берничә ел рәттән аларның уңыш алуга өметләрен чәлпәрәмә китерә. – Климатның җылынуы безнең төбәкләрдә авыл хуҗылыгына бер дә файдага түгел, – ди АСКның Экологик стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге директоры Роберт Ильязов. – Узган еллардагы уңышсызлык – шуның нәтиҗәсе. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында бу мәсьәләне инде тикшерәләр, безнең территориядә игү өчен яраклы, корылыкка чыдам культура төрләре белән

шөгыльләнәләр. Ул гына да түгел, үсемлекләр дөньясы яңача температураларга җайлаша, дым җитәрлек булмаганлыктан, туфрактагы микрофлора үзгәрә. Ильязов фикеренчә, кышның җепшек булуы, язның җылы килүе җәйге корылык кебек үк хәтәр нәрсә. Шуның аркасында күсе-тычканнар, төрле чир таратучылар үрчи. Басуларда көздән чәчелгән уҗымнар нишли? Әйтик, көзнең озын һәм җылы килүеннән алар көч алып үсеп китте, ди. Ә кар яумый да яумый, һәм ачык яткан уҗым һаваның көндез җебетеп, төнгә катыруы аркасында һәлак була. Алар белән бергә бөреләре бүрткән башка үсемлекләр, кышкы йокыга талмый калган бөҗәкләр дә юк була. Бөҗәкләр юкка чыкты исә, үсемлекләрне серкәләндерү белән бәйле кыенлык баш калкыта...

Килмешәкләр һәм үзебезнекеләр

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы климатның җылынуына мөнәсәбәтен үзенчә белдерә. Узган ел Чаллы тирәсендә бөе күренгән. Казанда исә үрмәкүчләрнең башка төре – моңарчы бездә гомер булмаган аргиоплар табылган. 2005 елдан биологлар шәһәр һәм авылларда суфи чикерткәләр (бо57


җәмгыять климат

«

Татарстандагы табигать бәла-казалары дигәндә, метеорологлар көчле җилләрне, давылларны, өермәләрне атый.

гомоллар) пәйда булуын әйтә, узган җәйдә алар тагын арткан: килмешәкләр Татарстанның көньягыннан башкалага якынрак күченгән икән. Иң күңелсез яңалык – безгә саранча явы ябырылды, элек ул Россиянең көньяк районнарында гына була торган иде. 2013 елның җәендә алар Татарстанның көньягына ябырылды. Идел-Кама тыюлыгы дендариенда безнең өчен экзотик булган үсемлекләр чәчәк ата һәм җимеш бирә башлаган. Бәлки, алар безнең шартларга инде ияләшкәндер дә, әмма монда эшләүчеләр бакчаны яңа гына утырткан 1921 елдан соң дендарийдагы уртача еллык температура дүрт градуска артты, диләр. Гомумән, табигать аптырашта. – Соңгы елларда без температура сикерешләренең ешаюын күрәбез, – ди КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институтының табигатьне тергезү һәм судан файдалану кафедрасы җитәкчесе профессор Нәфисә Минһаҗева. – Бу бигрәк тә җепшек кышларда еш күзәтелә торган хәл, җепшек көнне температура кинәт кенә төшеп китеп, тәүлек эчендә чатнама салкын башлана яисә киресенчә. Табигать мондый үзгәрешләргә авыр ияләшә. Озакка сузылган көзне үсемлекләр яз белән бутый башлый. Аларның бөреләре бүртә, шуннан соң килгән салкыннарда ул бөреләр өши. Соңгы елларда өшегән һәм корыган агач-куаклар күбәйде, бу аермачык. Хайваннар дөньясында да шушы ук хәл. Белмим, шәһәр халкы тойдымы, юкмы – шәһәрдә кышлаучы кошларның саны артты. Казанның Болак елгасында кыр үрдәкләре, чүрәкәйләр, хәтта акчарлаклар кыш чыга. Кошларның очып китәр вакытлары үтеп, елга-күлләр ката да, алар шушындый җылы сулыкларга килеп тула. Ишләре арта һәм алар суыктан, ачлыктан кырыла башлый. Әйтергә кирәк, табигатьнең җылынуы аркасында кайсыбер тереклек ияләре юкка чыгачак... Нәфисә Мансуровна күзәтүенчә, сулыкларда боз елдан-елга соңрак ката,

Татарстанда җәйләр озынрак, ә язлар кыскарак була башлады, дип белдерә бүген галимнәр. 58

аның калынлыгы да кими. Бу исә кайбер төрләрнең яшәү графигын боза. Профессор сүзләренә караганда, режим үзгәрде исә, төрләрнең күптөрлелеге дә үзгәрә. Бу тенденцияләрнең берсе – көньяк зонада яшәүче тереклек ияләренең безнең киңлекләргә күченүе – инде бүгеннән үк күренә.

Безнең өстә зилзилә?

Климат үзгәрүгә бәйле вәгъдә ителгән бәла-казалар белән хәлләр ничек тора соң? Кытай, Америка, Филиппин, Россиянең Ерак Көнчыгышыннан быел килеп ирешкән күңелсез вакыйгалар тенденцияне раслый: кая карама – тайфун, су басулар, давыл һәм гарасат... Шушы вакыйгаларны күргәч, сезнең белән бергәләп үзебез өчен шыпырт кына шатланырга кала. Бәла-казалардан имин җирдә яшибез, җәмәгать! Шушындый табигать казалары вакытында Татарстанның хәле кызыгырлык. Тигез җирдә урнашкан республикабыз кайнап торган океаннардан, сусыз чүлләрдән ерак тора. Татарстанның климаты уртача һәм бертөрле, Бөгелмә калкулыгы итәгендә урнашкан көньяккөнчыгыш районнар гына гомуми картинадан берникадәр аерыла. Шулай булгач, җылынуны хәвефсез генә уздырып җибәрербез – бераз казасы булмый калмас анысы, тик зур югалтулар да кичермәбез. Галимнәргә ышансак. Хәер, Татарстандагы табигать бәлаказалары дигәндә, метеорологлар көчле җилләрне, давылларны, өермәләрне атый. Җилләргә ачык җирдә утырган республикабыз диңгезләрдән ерак булса да, Атлантика йогынтысына бирешүчән, Төньяк боз океанының йогынтысы аннан аз гына кайтыш. Көньяктан безгә Урта диңгез һәм Балкан җилләре үтеп керә. Нәкъ менә шушы көньяктан исүче җилләр аркасында узган ел октябрь һәм ноябрь аенда температура нормадан 10 градуска югары торды да инде. Әгәр дә җылыну шулай дәвам итсә, өстәвенә, шушы тизлектә дә барса, дөньяның төрле ягыннан агылып, Татарстан күгендә очрашучы салкын һәм җылы һава агымнары бәрелешеп, безгә җил-давыл, гарасат вәгъдә итә. Аның башлангычы бар инде: соңгы берничә ел эчендә Татарстан территориясендә

мондый давыллар берничә мәртәбә булды. Ә 2008 елда Казансу елгасы өстеннән Көньяк Америка «интерьеры» өчен генә төс булган чып-чын өермә узды... Бөгелмә калкулыгында урнашкан районнарда, җилләр болай да көчлерәк исүче диңгез өсте тигезлегеннән давыллар бер-бер артлы узып кына торачак. Җил энергетикасы өчен республиканың бу территориясе бик тә перспективалы дип табылды, тик файдалы кебек күренгән һава агымы зур казалар салучы зилзиләләргә охшап калмасын иде инде. Татарстанда су басулар да булырга мөмкин. Алар Куйбышев сусаклагычы тирәсендә һәм берничә елгага якын Татарстан

гыйнвар 2014


климат җәмгыять

«

Температура болай артып торганда, гасыр ахырында Татарстанны нәрсә көтә дип фаразласак, ул күренеш сезгә әкият булып күренер.

урнашкан район һәм объектларга зур күңелсезлекләр белән яный. Монда инде кыска яз үз ролен уйнаячак: кар кинәт кенә эри башласа, елга тамакларына

Татарстанда глобаль җылынуны иң элек авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз җилкәләрендә татыды: җәйге корылык инде менә берничә ел рәттән аларның уңыш алуга өметләрен чәлпәрәмә китерә.

боз килеп бөялеп, елгалар җәелсә, су баса. Бәхетебезгә, әлегә метеорологлар су басулар ешайды дими. Тик глобаль җылыну аркасында барлыкка килгән күңелсез хәлләр исемлегеннән су басуны сызып ташларга туры килмәс, мөгаен. Алда – давыллар, шәфталулар һәм корткычлар – Җәй көне температура арту белән бергә болытлар кими башлады, бу исә радиацияне арттыра, – ди Юрий Переведенцев. – Республиканың климаты торган саен континентальрәк, корырак була бара. Явым-төшемнәр әлегә үзгәрмәде. Аларның күләме әллә ни артмады. Көньяк циклоннар йогынтысын-

да Татарстанның көньягында бераз гына артуы күзәтелә. Җәйге яңгырларның берникадәр арту тенденциясе бар. Әмма бу коеп яуган көчле яңг��рларга гына нисбәтле, ә аларның игеннәргә тәэсире юк. Температура болай артып торганда, гасыр ахырында Татарстанны нәрсә көтә дип фаразласак, ул күренеш сезгә әкият булып күренер. Төзүчеләргә температураның кинәт үзгәрүенә һәм бәлки әле давылларга чыдам йортлар төзергә туры киләчәк. Бөгелмә районында җил генераторлары эшли башлар – «зилзиләләр» тиккә генә исмәс бит инде, файдаланып калырга кирәк. Кышлар кыска килгәнлектән, игенчеләр, уҗым ашлыгы чәчүдән туктап, җылы яратучан һәм корылыкка чыдам культуралар игәргә керешер. Аларга җирне ясалма сугару мәсьәләсен хәл итеп, авыл хуҗалыгындагы эш алымнарын төптән үзгәртергә туры киләчәк. Кайбер елгалар корыячак. Республика халкы шәфталулар һәм өрекләр үстерәчәк, дача сезоны иртәрәк башланып, соңрак тәмамланачак. Су һәм азыктөлек белән күчә торган йогышлы һәм паразитар авырулар артачак, эссе кагулар исә инсульт чирен көчәйтәчәк. Кояш радиациясе хакында да онытырга ярамый – ул артачак, һәм бу мәсьәләне берәр ничек хәл итәргә туры киләчәк. Ул гына да түгел, безнең якларда моңарчы күрелмәгән бөҗәкләр үрчер. Алар арасында игеннәргә, яшелчәләргә зыян сала торганнары да, кешеләрне тешли торганнары да мыжлап торачак. Бездә гомер-гомергә яшәгән кайбер хайваннар һәм бөҗәкләр салкынрак якларны эзләп, күчеп китәчәк, яисә яңа шартларга ияләшә алмыйча, бөтенләй дә юкка чыгачак. Һәм болар әле үзгәрешләрнең бер өлеше генә – голобаль җылыну безгә әллә нәрсәләр дә күрсәтер, бәлки.... Хәер, профессор Юрий Переведенцев безне тынычландырмакчы: климат үзгәрешләренең тизлеге бераз акрынайды, ди. Икенче яктан, галимнәр климатның төгәл генә ничек буласын әйтә алмый, климатны өйрәнү фәне үзе дә фаразларга гына нигезләнгән фән бит ул. Әлегә бер нәрсә бәхәссез – җылыта... 59


җәмгыять юл күрсәткеч

Казан Кремленең «икенче төбе»

Безнең Кремль аркылыгы-буйга йөреп чыгылган инде – ләкин анда туган якны өйрәнүчеләр тарафыннан тасвирланмый калган берәр нәрсәне эзләү шуның белән кызыклы да. Чал тарихлы Кремль ташларына яңа күз белән карарга тырышканда, бәлки, иске кальгәнең, тузган камзуллар астында саргаеп беткән мәхәббәт хатларын яшергән әби сандыгы кебек, икенче төбе дә ачылыр иде. Гадел Хәеров тексты 60

Татарстан

гыйнвар 2014


«

юл күрсәткеч

җәмгыять

Узган гасырның 80 елларында Спас манарасында Росреставрация ташчыларының киенү-чишенү бүлмәсе урнашкан иде. «Казан вакытының сакчысы» Вачевның салкын бүлмәсе дә шушында ук.

Ш 

улай итеп, «Кремлевская» метро станциясеннән чыгабыз да тауга менәбез. Элек үргә таба трамвайда менеп була иде һәм ул чыңлыйчыңлый университетка таба шуыша иде. Шәһәрдә электр станциясенең егәрлеге җитмәгәндә, пассажирлар еш кына трамвайдан төшәләр дә, бергәләшеп, җигүле атларны һәм «барабыз»ларны сагына-сагына вагонны этәләр. Таш түшәлгән юлның бөтен матурлыгын тоеп карыйм дисәң, брусчатка җәелгән юлдан менәргә була – элекке заманнарда шәһәр үзәге тулаем шуның белән түшәлгән булган. Казан аксакаллары Гомәр Усманов чорында иске ташлар өстенә асфальт җәйгәнне хәтерли әле: Политбюроның Мәскәүдәге кадерле вә карт кунаклары Казандагы иптәшләре янына «ЗИМ» маркалы машиналарда килгәндә, аларны артык селкетмәсен өчен шулай эшләгәннәр. Соңыннан чорлар алышынды, һәм асфальт астыннан хатын-кызларның биек үкчәләрен сындыра-сындыра йомры ташлар борын төртте. Ике теләнче яныннан үтеп китәбез (биредә аларның ноктасы), патша заманында алар монда тулы бер әртил торган. Бер городовой тырыша-тырыша хәер эстәүчеләрне куа торган булган, ә инде авырып эшли алмый башлагач, үзе шул мәхлуклар сафында теләнергә чыгып басып караган. Ләкин тегеләре, аяккулларының исән өлеше һәм кәстил таяклары белән аның бөкресенә йә муен астына суга-суга, үз араларыннан куганнар!

Әхлак бер генә: кешеләргә карата нинди булсаң, алар да сиңа шундый... Чыршылар артына борынгы Иван монастыре яшеренгән. Беренче булып аның кельяларында Казанны алганда яраланган укчылар яшәгән. Дөрес, инвалид-ветераннар артык игелеклелек белән аерылмаган. Гыйбадәт кылу урынына тәртипсезләнгәннәр һәм чиркәү шәрабын эчкәннән соң, кальгә диварларына кабаттан һөҗүм ясарга тырышып караганнар. Монахлар тынгысыз «кунак»ларны ладан белән ипкә китерергә тырышкан – тегеләре исә ачуланып тәмәке төтене генә өргән. Шулай да әкрен-әкрен ничектер тынычланганнар.

Әйбәт торабызмы?

Гранит баскычлардан күтәреләбез дә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең киң җилкәсе артына килеп чыгабыз. Мөгаен, һәйкәлне Иделгә таба, халык агымына каратып борып кую дөресрәк булыр иде. Дөрес, якынча шул урындарак торган Александр II бөтенләй Кремльгә караган, шул ук вакытта патша үзен әйләндереп алган биналарның стилистикасына күбрәк туры килгән һәм җирлеккә максималь дәрәҗәдә яраклаштырылган булган. Әйткәндәй, аны кысык күзле итеп ясамаганнар (Улан-Удэда Ленинны үзгәрткән кебек), аның каравы бизәкле рәшәткәдә кечкенә генә очар еланнар – Зилант сыннары куелган. Матур да, мәгънәле дә. Әйткәндәй, Казанның бер аксакалы Нил Федорович Вахрушин җиңүче пролетариат 1918 елда инде кирәге калмаган патшаны җимергәндә, аның таҗ

61


җәмгыять юл күрсәткеч

«

кидерелгән башы өзелеп түбәнгә таба тәгәрәп китте һәм агач койманы ватып, Болакка чумды, дип хәтерли. Ул баш баткан урынны да күрсәтте.

Декоратив кальгә

га ярдәмче булып урнаштым. Иртә белән сыра алырга чабам, төш вакытында «Мичурин яшьләре»нә (кортлаган алмадан куелган шәраб) барып киләм, кичтән – аракыга. Тагын бер ярдәмче бар иде – акылыннан язган Вакыйф бабай. Ул Кремльдә туристлардан калган «чебурашка»ларны җыя иде. Көненә өч капчык җыярга тиеш, ә ул бик тиз җыела иде! Безнең совет туристы файдалы эш белән күңелгә ятышлы гамәлне һәрвакыт бергә башкара ала иде, күңелгә ятышлы дигәне, асылда, шешәле сыра эчүдән гыйбарәт. Эчемлекләр ташудан калган вакытта мин күтәргеч механизмга юнылган таш төяп күтәртә идем. Дөресен әйткәндә, Казан Кремленең кальгә диварларының зур өлеше, Консистор һәм Тайницкая манараларыннан тыш, каравыл манараларын да кертеп – яңа төзелгән. Мин кергән яктан сул манараларның алгы өлешен күтәрүдә шәхсән үзем катнаштым һәм, билгеле, шуның белән горурланам да – ЮНЕСКО һәйкәле төзелешендә шәхсән катнашуы белән бик азлар гына мактана аладыр.

Манарадагы кабер ташлары һәм «ампиратор»

Бервакыт мин кызыксынуымны җиңә алмыйча, нәкъ менә метро станциясе өстендәге Көньяк-көнбатыштагы манарага мендем һәм анда ничек кирәк алай таралып ятучы кабер ташларына тап булдым. «Ерь» һәм «ять»ләр кушып уелган язулар, эпитафияләрдә генерал, кенәз, дин

әһелләре, мактаулы гражданнар искә алына... Соңрак белдем, кальгә дивары артында янәшәдә генә Спас-Преображенский монастыреның билгеле шәхесләр өчен зираты урнашкан булган икән. Инкыйлабтан соң, зиратны җир белән тигезләгәннәр, кабер ташларын һәм тәреләрне манарага китереп аударганнар. Ярый әле урам ташы итеп җәймәгәннәр – тарихта андый хәлнең дә булганы бар. Кремльгә керү белән уң якта «г» хәрефе формасында шыксыз гына бер йорт сакланып калган. Бу гаупвахта бинасы, анда кайчандыр Емельян Пугачевны тотканнар. Бирегә аны кабакларда үзен «ампиратор» Петр III дип таныштырган зимагур буларак утыртып куйганнар. Ул вакытта Пугачев куркыныч янамый торган акылга тулы түгел кешене хәтерләткән. Ристаннарны бер чылбырга бәйләгәннәр һәм яннарына бер конвоир куйганнар да кулларына сәдака салыр өчен савыт тоттырып, шәһәр буйлап хәер эстәтеп йөрткәннәр. Емелька шундый нык ябыккан, кулларын богаулардан җиңел генә суырып ала алган. Берсендә ул шулай эшләгән дә – һәм Георгиев (хәзерге Петербург) урамы буйлап шылдырган, пычрак табаннары гына ялтырап калган. Конвоир үзе дә тоткыннарга эләктереп куелган булганга, аның артыннан куып тормаган. Пугачевны ниндидер бер өндә староверлар яшереп тоткан – ул да бит ике бармагы белән чукына торган була. Сыену урыны хәзерге кара гөмбәзле Покров Изге Богородица соборы (Петербург

Фото: government.ru, ru.wikipedia.org

Спас манарасы элек охрага буялган булган, ә өстә Италия сәгатьләре ялтырап торган. Аның селкенми торган бердәнбер теле тирәсендә циферблат үзе әйләнеп йөргән. Манара капкалары аша кальгәгә төп-төгәл чирек гасыр аерма белән Александр Пушкин, Александр Дюма үткән. Ни кызганыч, очрашмаганнар – французча сөйләшерләр, Пушкин исә, мөгаен, татар телендә белгән сүзләрен дә кыстырган булыр иде. Аның куен дәфтәрендә безнеңчә ким дигәндә өч төшенчә урын алган: «чумара», «аракы» һәм «матур кыз». Шаян тылмач боларның барысын да «яхшы» дип тәрҗемә иткән. Ягъни төгәл түгел, аның каравы дөрес! Кальгәгә көн саен меңнәрчә турист үтә. Нигә үтмәскә әле – керү ирекле, 1552 елдагыча түгел инде... Узган гасырның 80нче елларында Спас манарасында Росреставрация ташчыларының киенү-чишенү бүлмәсе урнашкан иде. «Казан вакытының сакчысы» Вачевның салкын бүлмәсе дә шушында ук. Истә әле, озын буйлы, чал чәчле карт күгәрчен тизәгеннән акка әйләнгән баскыч буйлап бүлмәсенә күтәрелә, һәм ул миңа һәрвакыт теш казналары белән «тик-так» дип йөридер, ә аяклары маятник кебек тегендә-монда хәрәкәтләнәдер кебек тоела иде. Ул вакытта мине универдан куганнар иде, һәм мин ташчылар-

Кремльгә керү белән уң якта «г» хәрефе формасында шыксыз гына бер йорт сакланып калган. Бу гаупвахта бинасы, анда кайчандыр Емельян Пугачевны тотканнар.

62

Татарстан

гыйнвар 2014


«

юл күрсәткеч

җәмгыять

Комиссарлар тәмәке суыра-суыра чехлардан Казан турында кызыксынганнар. Чехлар: «Град – добре. Самогон много – не добре», – дип җавап биргән. Соңыннан поручик «атой!» дип команда биргән, һәм залп яңгыраган...

урамына чыга торган Иске урам) артындагы тауның балчыклы битләвендә урнашкан була. Төнлә качкынны көймәгә утыртып, Идел буйлап түбәнгә озатканнар, бармак белән Җаек елгасына таба күрсәткәннәр. Шулай да бер ел үткәч, ул әйләнеп кайткан – бу юлы кызыл кафтаннан, сафьян итекләрдән һәм кара атка атланып. Һаман шул сүзләрне кабатлый икән: «Мин – патша!» Бу юлы ул ялгызы түгел, гаскәр белән килгән һәм үзен рәнҗеткәннәрнең барысын да патшаларча җәзалаган!

Шундый төрле үтерешләр…

Пугачев яклылар Кремльгә булган тупларының икесеннән дә ата. Кальгәдә башлык чиновниклар һәм аларның гаиләләре белән куркудан калтырап тора. Алар барысы бергә куркуларыннан шундый итеп кычкыралар, кальгәнең рухы сынган гарнизоны берничә тапкыр бирелергә омтылыш ясый. Тупларның берсе шартлап ярылган, икенчесе сафтан чыкканда, дивар инде ярыла башлаган була. Сугышчыларга ул вакытта тын алгысыз эссе һава торышы нык комачаулый: эсселектән мылтыклардагы дары үзеннән-үзе кабынып китә, кошлар очып барган җиреннән егылып төшә, агач корылмалар кечкенә генә очкыннан да дөрләп кабына, дип хәтерләгәннәр ул елны. Кешеләр эсселектән Казансу елгасына муеннан кереп басып котыла торган бул-

ганнар. Һава торышы бер хәл анысы, ә фетнәчеләр шәһәрне алалар, талыйлар һәм яндыралар. Казан Кремленең таш версиясенә пугачевчыларның гына түгел, яшь Кызыл армиянең дә һөҗүменә каршы торырга туры килә. Бонус рәвешендә – кино төшергәндәге һөҗүмнәр: 1918 елда «Казаны алу» дигән документаль фильм төшергәндә, ә 1927 елда – «Булат Батыр» беренче татар тулы метражлы уен фильмы. Ул вакытта Кремльгә очраклы рәвештә чын хәрби туптан аталар. Сөйләүләренә караганда, актерлар арасында яраланучылар булган, ә инде кайтарып булмастай югалтулар исемлегендә гример бар, ул йөрәк өянәгеннән дөнья куйган. Ә сез кино, дисез... Кремль гаупвахтасының идән астында 1918 елның көзендә шәһәрне алган каппельчы комиссарлар Яков Шейнкман, Абрам Комлев, Мулланур Вахитов һәм башка әсир төшкән большевикларны бикләп тота. Тегеләр төн буенча «Интернационал»ны җырлап чыга, ә таң белән тавышлары карлыккан әсирләрне Консистор манарасы янында диварга алып чыгып териләр. Атарга тиешле команда ак чехлардан торган. Алар комиссарларга соңгы тапкыр тәмәке көйрәтергә дә рөхсәт иткәннәр. Комиссарлар тәмәке суыра-суыра алардан Казан турында кызыксынганнар. Чехлар: «Град – добре. Самогон много – не добре», – дип җавап биргән. Соңыннан поручик «атой!» дип команда биргән, чех телендә «сау бул» дигәнне аңлата, һәм

залп яңгыраган... Бу турыда атучыларның берсе – танылган язучы Ярослав Гашек искә төшереп сөйләгән. Һәм менә шунысы кызыклы – Казанда якташларына карата кансыз рәвештә кыланып булачак «кыю солдат Швейк»ның авторы кискен рәвештә сәяси ориентациясен алыштыра да большевиклар ягына чыга. Кызылланган чехка күн пәлтә, фуражка һәм наган бирәләр дә Бөгелмәгә комиссар итеп озаталар. Анда ул экспрессхөкемдар ролендә тәҗрибә туплап өлгергән кеше буларак, үзе үк хөкем карары чыгара һәм үзе үк шул карарны тормышка ашыра – үзенә өч җәлладка дигән коры паек белән көмешкә яздырып ала. Моны ул явыз булганга түгел, ә иҗади эзләнүләр өчен эшли – язучы буларак, аңа чираттагы «контр»ны юк итүдән алган тәэссоратлар кызык була! Шул ук вакытта документларга ул үзенең чын фамилиясе урынына – ничек уйлыйсыз? Дөрес! – «Швейк» дип кул куя (ул документлар әле дә исән)! Соңыннан Гашек: «Мин үземнең героема сугышның бөтен коточкыч якларын күрсәтәсем килде», – дип яза. Нишлисең, персонаж авторына караганда күпкә кешелеклерәк булып чыккан. Аның каравы Швейк аркасында Гашекны хәтерлиләр. Аклы-кызыллы чех атып үтергән Яков Шейкман да онытылып бетмәгән әле – Казанның иң кыска тыкырыгы (500 метр) аның исемен йөртә, гәрчә 20 ел инде бу тыкырыкка, мәсәлән, Хан исеме биргәндә, мантыйкка ярашлырак булыр иде, ни дисәң дә, ул Кремль урамын бөтен кальгә аша дәвам иттерә бит...

63


җәмгыять афиша

С.Сәйдәшев исемендәге ТР Дәүләт Зур концерт залы

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә

Уфа «Нур» Татар дәүләт театры гастрольләре «Ак бүре» Премьера. Концерт башкаруында. Татар телендә дүрт күренешле эпик операәкият – Дәүләт симфоник оркестрының яңа проекты. Композитор – Зөлфия Рәүпова, либретто авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин. Музыкаль җитәкче һәм дирижер – РФнең атказанган артисты Александр Сладковский. Ак Бүре дөнья яратылышы, Тәңренең җиргә яңа ыруг тудыруы һәм үзенә шул ыругны саклау, яклау бурычы йөкләнүе турында сөйли башлый. Бу ыругның юлбашчысы – олуг Хан, Ханның өч улы һәм дөньяда бер чибәр Ханбикәсе бар иде, ди... Кинәт кайгы килә: Ханбикәне өч башлы Дию урлап алып китә. Ханның өлкән уллары әниләрен эзләргә чыга, әмма икесе дә бихәбәр югала. Еллар уза. Ханның кече улы – Тәгин үсеп җитә. Көннәрдән бер көнне ул әтисеннән үзенең туганнары, әнисе турында кызыксына – алар булырга тиеш бит, аңа Кам Ана шулай диде… 25 гыйнвар, 17:00, 12+

«С любовью из страны Советов» ТР Дәүләт камера хоры яңа проект тәкъдим итә. Концерт СССРда популяр булган җырлардан төзелә: Майя Кристалинскаяны, Валерий Ободзинскийны, Мөслим Магомаевны, Полад Бюльбюль-оглыны, Пятницкий хорын, «Цветы», «Песняры» вокаль-инструменталь ансамбльләрен исегезгә төшерерсез. Хор башкаруында «ремикс»лар яңгыраячак. Үзенчәлекле «Заявкалар буенча концерт»ка тәкъдимнәрегезне director.choir@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. 28 февраль, 18:30, 16+ 64

М.Фәйзи, «Ак калфак», музыкаль драма. 23 гыйнвар, 19:00 16+ Р.Нурлыгаянов, «Ак чәчәк – сиңа бүләк», мелодрама. 24 гыйнвар,19:00, 12+ Ш.Хөсәенов, «Әниемнең ак күлмәге», драма. 25 гыйнвар, 19:00, 12+. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Сәвия Сираеваның бенефисы. «Нурлы сәфәр», театрлаштырылган тамаша. 26 гыйнвар, 19:00, 12+

Әлмәт драма театры гастрольләре Театр оешуга 70 еллык уңаеннан, Казан тамашачысына соңгы еллардагы премьералар – татар классиклары Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар» (12+) һәм Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» (12+) комедияләре, Илгиз Зәйниевнең «Тугантумача» (12+) һәм «Сагынуларга ни чара?» (12+) спектакльләре тәкъдим ителә (Зур сәхнәдә). Кече сәхнәдә режиссер Искәндәр Сакаев куйган дөнья классиклары Бертольд Брехтның «Туй» (16+), Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сы (16+), шунда ук балалар өчен Т.Миңнуллинның «Акбай һәм сарык малае» (0+) әкияте була. Гастрольләр 8 февральдә «Татар театрыннан концерт-тамаша» белән төгәлләнәчәк. 4–8 февраль, 19:00.

К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры

«Соңгы риваять» Премьера! Мәдинә Маликова әсәре буенча куелган спектакль. Спектакльнең режиссеры – РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. 27, 28 февраль, 18:30, 12+ Татарстан

гыйнвар 2014


Мөхәррир сүзе

16 Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2, тел. (843) 222-09-79 tatarstan@tatmedia.com Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, Sabirov@tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatmedia.com «Икътисад» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Василина Олейник Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Нияз Игламов, Рузилә Мөхәммәтова, Гадел Хәеров Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Тышлыктагы коллаж: Виктор Шуматов Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Рушан Гыймалетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова

Әлеге санны әзерләгәндә, мин соцчелтәр буенча дусларымнан «мәдәният» темасына өч сүз тәкъдим итүләрен сорап, аларны ассоциацияләр уйнарга чакырдым. Шаляпин, театрлар һәм музейлар турындагы йөзләгән онлайн һәм оффлайн комментарийлар арасында «ирек» һәм «иҗат» сүзләре бары тик берәр мәртәбә генә очрады, аның каравы «культур-мультур» – берничә тапкыр. Әлбәттә, сайлап алу репрезентатив түгел, җирле колорит катнаш илтифатсызлык һәм юмор – массакүләм мәдәниятнең түбән сыйфатлы-

Журнал 1920 елдан нәшер ителә

лыгын күз уңында тоткан тотрыклы күрсәткеч. Шул ук вакытта җәмгыятькә

Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009

финанслар буенча гына бүленү хас түгел. Минемчә, көчәя барган төрлелекнең

Гомуми тираж:

чыгышына да (әгәр сезне «текәлек» түгел, музыка кызыксындыра икән) билет-

5000

данә, шул исәптән татар телендә – 1180

төп бәласе мәдәни бүленештә, һәм ул берничек тә кешенең матди статусын чагылдырмый. Операга, музейга һәм хәтта дөньякүләм танылган йолдызлар лар бәясе алырлык. Бу аңлы сайлау – Петросянны караргамы яки күргәзмәгә барыргамы. Башланып киткән 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде, министр тыйнак

Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башк�� «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» һәм «Медиа» рубрикалары материаллары реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № А-17 Басарга кул куелды: 15. 01. 2014

кына, килештерүдә дип, җентекләүләрдән баш тартса да, шактый кызыклы нәрсәләр булачагын вәгъдә итте. Димәк, көтәбез!?

Артем Тюрин

Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozjenovaei@tatmedia.com Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79 Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com

Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80

«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13

Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә

2014 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе – 449

сум 04 тиен

Реклама

Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com


Татарстан

Татарстан

№1 гыйнвар 2014 www.protatarstan.ru

WWW.PROTATARSTAN.RU

ОБЩЕСТВЕННО-ПОЛИТИЧЕСКОЕ ИЗДАНИЕ

ПРЕМИЯ

иҗтимагый - сәяси басма

«ГЛАВНЫЙ ПО ФАКТУ»

Реклама. 18+

Январь! Вторник! 28-е!

Партнеры мероприятия

ОАО «Промсвязьбанк». Ген. лицензия ЦБ РФ 3251

Стать партнером премии: (843) 222-09-76, (917) 397-87-92 Вероника Лукьянова

мәдәни эволюция


Иҗтимагый-сәяси басма "Татарстан", январь, 2014