Журнал Дуслык №9 2020

Page 39

ДЕТСКАЯ СТРАНИЦА

йөз ел йоклаган кыз турында әкият сөйләгән. Бүген ул әкият белән без дә таныштык.

Шаһзадәгә бу хикәя ошаган, һәм егет бәхетен сынап карарга булган. Сарай янына килгәч, агачлар аңа юл биргәннәр, аннары яңадан сарайны каплаганнар. Принц бик гаҗәпсенгән һәм курыккан, барлык хайваннар һәм кешеләр үлгән дип белгән. Әмма аларның сулаганнарын күргән һәм бары тик йоклаганнар икәнен аңлаган. Тиздән принц кыз яткан бүлмәгә кергән. Ул аның янына килеп, алсу иреннәрен үпкәч, кыз шулчак уянган. – Мин сезне бик озак көттем, – дигән кыз. Сарайдагы башка кешеләр дә уянганнар. Атлар кешнәп җибәргән, этләр дә койрыкларын болгый-болгый өргәннәр. Түбәдә, агачларда утырган кошлар матур итеп сайрый башлаган. Чебеннәр дә уянган, учак та кабынган. Тиздән шаһзадә һәм шаһбикә өйләнешкәннәр, аларның ике баласы туган. Сарайдагы шагыйрь гүзәл принцесса турында гаҗәеп матур җыр чыгарган. Җыр һәркемгә дә бик ошаган. Шул вакыттан бирле аны барысы да җырлаганнар. Ә җырны белмәүчеләр

Слова и выражения

кешнәп җибәргән – заржали койрыкларын болгый–болгый өргәннәр – начали лаять, размахивая хвостами • бәхетен сынап карарга – испытать счастье • юл биргәннәр – дали дорогу • шулчак уянган – тут же проснулась • өйләнешкәннәр – поженились • җыр чыгарган – сочинил песню • шул вакыттан бирле – с тех пор • •

Источник: https://www.azatliq.org 39


Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.